Логотип Казан Утлары
Публицистика

 УЙНАГЫЗ, НӘНИЛӘР

Балалар уенын күзәтү һәм алардан такмаклар язып алу — кызыклы шөгыль Кызыгы шунда бу вакытта фольклорчыга алар мохитендә «шпионлык ■ итәргә дә, сакаллы сабый булып шар сугып йөрергә дә туры килә Безнең фольклор экспедицияләре җәй көннәрендә уза. Билгеле инде бу вакытта бала-чага су буенда чупырдаша Авылга барып урнашкач, мин дә алар янына китәм. Балаларга якынрак җиргә тәгәрим дә. ятам шунда китап тоткан булып, укыган кыяфәттә Ә үземнең кәгазь-каләм әзер, колак торган, күзем тегеләрдә: ни уйныйлар, ни сөйләшәләр, берәр кызыклы такмак-такмаза ычкындырмаслармы дим... Озак көттермиләр Менә авыл ягыннан бер малай йөгереп килеп җитә дә, ярга басып, такмаклый башлый Исәнлеккә-саул ыкка, Тазалыкка, байлыкка. Бакаларга ярлыкка Су анасы, сукырайма Миңа — саулык. Сиңа — яулык Шулай ди дә бу малай -чулт» итеп суга чума Ә мин аның такмагын тиз генә кәгазьгә теркәп куям һәм тагын китапка -чумган» булам Менә бервакыт су коенып арыган бер төркем кыз балалар түгәрәккә басалар да Без. без. без идек. Без унике кыз идек,— ДИП, «Кап-коп. Якуб» уенын башлыйлар. Такмаклыйлар-такмаклыйлар да болар, авызларын йомалар һәм. төрлечә кыланып, бер-берсен көлдерергә тырышалар Арадан берәү пырхылдап җибәрә Иптәшләре аңа җәза эзли башлыйлар Берсе әйтә Җырла» —ди. берсе әйтә «Бие»—ди «Юк — ди теге «пырхылдык» кыз.— әкият сөйлим әле мин сезгә».— ди Бик җитди кыяфәттә башлап та китә бу әкиятен — Борын-борын заманнарда булган, ди. бик бай бер кеше — авызында булган, ди. бары бер теше Аның булган, ди бик олы бер эшләпәсе Көннәрдән бер көнне бу эшләпәсен элеп куйган, ди. киртәгә—калганын сөйләрмен иртәгә! Кызлар үртәлеп Сөйләле берәр юньлерәк әкият» — дип. аңа ябышалар Ә «пыр- хылдык»: Ярар, сөйлим ди дә. тагын шул ук әкиятне башлап китә. Тегеләрнең үртәлеп ачулары ук килә башлый КӨЛМӘ кешедән, Авызың өшегән. Анаң мәрхүм дә Көлде-көлде дә. Авызын ерып үлде.— ди аңа берсе үпкәләгән булып. Шулчак кызлар янына суда озак уйнаудан туңып, каз йоннары калыккан бер малай килде Нәрсә әкият сөйлә дип тинтерәтәләр мәллә’» —ди ул тешләрен шакылдатып— Синең өчен үзем генә сөйләп бирим булмаса» Шулай диде дә бу эре генә кыяфәт белән тезеп тә китте Б Шулай бервакыт җиктем чикерткә. Киттем урманга, азрак утын урларга Килеп чыкты бер кеше, авызында бер теше — Чей парень, да. чей парень? — Чиен тугел, корысын карыйм. Сугып җибәрдем колак төбенә — Барып төштем куак төбенә. Өйгә кайттым — хатын бәрәңге пешергән: Эреләрен үзе ашаган, вакларын миңа калдырган Шул вак бәрәңгеләрне кесәгә тутырдым дагын. Эт өрдереп, кеше көлдереп, Ындыр артлатып, бармак шартлатып Чыгып киттем тагын Барып кердем бер өйгә — тегермәнче Гүрийгә. Тегермәнче Гурий бай чыгарып куйды май. Чыгарып куйды катык, утырам катып. Чыгарып куйды кашык, утырам баш кашып Шуннан пешерделәр чумар, кеше саен унар Килеп керде Зәйнәп, сумаласын чәйнәп. Килеп керде Кашшаф, сукыр чикләвек ашап. Килеп керде Максим, ашап бетерде сапчим. Килеп керде Гали, таба төбен ялый. Килеп керде Вәли. «Миңа юк»,— дип әрли. Килеп керде Мортаза, сугып екты бик таза. Чыгып киттем буага, борын канын юарга. Ике черки, бер кигәвен тотындылар куарга Көчкә кайттым өйгә. туным элдем чөйгә Абый дулый башлады, тунны алып ташлады Шуннан киттем ауга, бурегә каршы яуга. Очырады аю. минем уем — таю Кайтып килә идем, таптым чумадан Чумаданда — наган! Бу ялганны тыңлаучылар барысы да надан! Малай сөйләп бетерде дә кукыраеп кына китеп тә барды Кызлар чыркылдашып көлә калдылар Тик бераздан, надан" дип үртәп китүе ошамады ахры, малайларга таба карап хор белән такмаклый башладылар. Малайлар, малайлар — Чүплектәге калайлар! Кызлар, кызлар — Кадагы йолдызлар! Тик малайларның моңа исләре китмәде Кызлар, үртәшүне күтәреп алучы булмагач. малайларга кул селтәп, чирәмгә тезелешеп утырдылар да күргән-белгәнне сөйли башладылар - Мин күрше авылдан хат алдым бит әле.—дип сүзгә кушылды берсе,—укып күрсәтимме? ' Укы. укы!»—диеште иптәшләре Ул укып китте Хат башы, иске мунча ташы. Кара кәҗә башы Сәлам бездән сезләргә. Чепи күзләргә; чүбек башларга — Рөхсәт итегез сезгә хат яза башларга Сезгә исмәгән җилләр аша Суганлап, тозлап, борычлап. Чабатага тычкан җигеп. Сәламнәр төяп җибәрәм Үземнең хәлгә килгәндә. Исән-сау яшәп торам. Көнгә биш-алты ипи орам Эшләрем авыр — тик торудан бушамыйм Хат язсагыз, минем адрес: Город Казан, улица Рамазан Әбиләрдә кунам, бабайларда торам. Бирсәләр ашыйм, бирмәсәләр җилкә кашыйм Урамыбыз улица, тавыгыбыз курица. Капка номеры ишектә, үзем йоклыйм бишектә Кызлар, көлә-көлә эчләре катып, чирәмгә тәгәрәшәләр. Минем дә түзәр әмәл калмады кычкырып көлеп җибәрүемне сизми дә калдым Кызлар дәррәү миңа таба борылдылар һәм аптырашып бер-берсенә караштылар Батырраклары яныма ук килеп, сораштыра да башлады кем мин. каян килгән, ни эшлим, янәсе Сизеп торам минем шпионлыгым фаш ителде Ярый, тотынабыз танышырга, фикер алышырга Шул арада минем янга бөтен бала-чага җыела Сүз артыннан сүз китә, акрынлап халык иҗаты тарафынарак юнәлтәм мин әңгәмәне, балалар фольклоры турында сөйлим Аннан тотынам алар ярата торган такмак-такмазалар сибәргә Рәхәтләнеп көлә болар Ә мин һаман саен сөйлим дә сөйлим, тегеләр көлә дә көлә Бервакыт сизелә башлый үзләренең дә миңа сөйлиселәре килә башлый боларның Кайберләре сүз арасында. “Ә бездә аны икенче төрлерәк әйтәләр».— дип тә ычкындыргалый- лар Тоеп торам вакыт җитте, «ташы кызды* боларның. хәзер үзләреннән дә сөйләтергә була Магнитофонны тоташтырам да «•Әйдәгез, сез сөйләгез инде, кем күбрәк белә’—дим Балалар бер-берсен уздырып китәләр сөйләп, китәләр сөйләп — Әтәч менгән читәнгә. «Кикерикукм итәргә. Әтәчкә дә хәбәр килгән Армиягә китәргә Әтәч әйтә- « Бармыйм*.— ди. Чебеш әйтә: «Калмыйм.— ди.— Син армиягә китсәң. Бер күкәй дә салҗыйм».— ди Әтәч армиягә китте. Чабатага утырып Чебеш мескен карап калды Күзкәйләрен тутырып Шулай балаларның ишеткән-белгәннәрен язып, уеннар уйнап көннең кичкә авышканын да сизми калабыз Нәни дуслар өйләренә тарала Мин дә. көннең бушка узмавына сөенеп, авылга таба атлыйм Балаларның үз көнкүреше, үз гореф-гадәтләре, үз традицияләре, әгәр шулай әйтергә яраса үз этнографиясе бар Нәниләр көнкүреше, зурлар тормышы белән тыгыз бәйләнештә булуга карамастан, үзгәчәрәк калыплашкан Бу үзенчәлекләр алар мохитендә кулланыла торган халык иҗаты әсәрләрендә дә чагыла • Балалар фольклоры* зурларның балалар өчен башкарыла торган һәм нәниләрнең үз мохитендә башкарыла торган әсәрләрне үз эченә ала Татар балалар фольклоры составында һәрберсенең үз поэтик үзенчәлекләре булган егермеләп жанр Балалар фольклорының үзенчәлекле төркем булып оешу процессы зурларның поэтик иҗаты белән тыгыз мөнәсәбәттә барган Кешелек җәмгыяте иҗтимагый һәм фикри үсешнең югарырак баскычка күтәрелгән саен халык репертуарында яшәп килгән фольклор әсәрләренең бер өлеше тормыш-көнкүрештә үзенең кыйммәтен югалта килгән һәм балалар мохитенә күчкән. Шулай итеп, гасырлар дәвамында кешелек җәмгыяте үзенең ‘балалык- чорында кулланган фольклор әсәрләрен яшь буынга бүләк итә* барган Аларның күбесе зурлар репертуарыннан бөтенләй төшеп калган һәм нәниләр телендә хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән Шуңа күрә, балалар фольклоры халкыбызның борынгы халык поэзиясе үрнәкләрен, гореф-гадәтләрен, ырым- ышаңуларын, тел үрнәкләрен, тормыш-көнкүреш картиналарын күзаллау өчен дә әһәмиятле чыганак булып хезмәт итә. Балалар фольклорының тәрбияви әһәмияте гаять зур. Ул әсәрләр, язма әдәбият әле булмаган чорларда, бик күп гасырлар буенча яшь буынның рухын тәрбияләп килгән Аларның әһәмияте безнең чорда да югалмый Балалар фольклоры, гасырлар дәвамында нәниләрнең эстетик зәвыкларына яраклашып формалашкан әсәрләр буларак, бер яктан, халык тәҗрибәсе белән сыналган тәрбияви чараларның саекмас чишмәсе ролен үтәсә икенче яктан, балаларның рухи дөньясын танып белүдә әһәмиятле хәзинә булып хезмәт итә Нәниләр дөньясын, аларның эстетик ихтыяҗларын тирәнтен белү балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче әдипләр өчен бигрәк тә мөһим Бу нәүбәттән, галим һәм язучы Г Толымбайскийның сүзләрен искә төшерү урынлы булыр Безнең өстебездә һәрвакыт балаларга матур әдәбият тудыру бурычы тора бит.— дип язды ул — без инде балалар әдәбиятын балалар теле белән бирү балалар кызыгырлык итү өчен, әлбәттә балалар фольклорын яхшы итеп өйрәнмичә булдыра алмыйбыз Чыннан да. балалар фольклоры — нәниләр әдәбиятының нигез ташы ул 166 Балалар әдәбияты кебек үк, халкыбызның гасырлар буенча тупланып килгән бай фольклор хәзинәсенә таянып үсеп киткән Татар балалар поэзиясе үсеше тигез юлдан гына бармады Вакыт-вакыт балалар шигъриятен әйләнә-тирәлекне үтә гадиләштереп тасвирлау рәвешендәге яисә коры дидактика, декларатив әсәрләр күмеп китте Бу, беренче чиратта, балалар психологиясенең нечкәлекләренә төшенә алмау, аларның эстетик ихтыяҗларын белмәү һәм балалар фольклорыннан килгән шигъри кануннарга игътибар җитенкерәмәү нәтиҗәсе иде Соңгы утыз ел эчендә татар балалар поэзиясе нәниләр психологиясенә һәм аларның эстетик ихтыяҗларына шактый якынайды Әмма аерым шагыйрьләрнең гап-гади рифмалы тасвирламалар корып, нәни укучыларга тәкъдим итү очраклары хәзерге чорда да еш очрый Шуның өчен балалар фольклорының кайбер төп поэтик үзенчәлекләрен күзаллап узу файдалы булыр дип уйлыйм Балалар фольклорында игътибарны иң җәлеп иткән нәрсә шул нәниләр телендәге егермеләп жанрның көнкүрештә кулланылыш максаты, ягъни төп функциясе — уйнау җорлану, уен төсмере булмаган бер генә әсәр дә юк Кыскасы фольклор әсәрләре балаларның күңел ачу. уйнау чаралары ролен үтиләр Әмма ул максатсыз мәгънәсез уен түгел Нинди генә әсәрне алма, аның эчтәлегендә эстетик, педагогик яки баланың акыл һәм физик үсешен оештыруга юнәлдерелгән ният, идея салынган. Балалар фольклорының бу функциональ үзенчәлеге тиктомалдан гына килеп чыккан нәрсә түгел. Ул күп гасырлар дәвамында халык иҗатының балалар психологиясенә һәм эстетик ихтыяҗларына яраклашып формалашуы нәтиҗәсендә туган Аларның уен төсендә формалашуы гаҗәп тә түгел, чөнки нәниләрнең төп шөгыле — уен Алар уен аша әйләнә-тирәлекне танып белә, уен аркылы хезмәт күнекмәләре ала. уен аша яшәргә, тормыш көтәргә өйрәнә. Балалар җисми объектлар белән генә түгел, сүзләр белән дә уйный Фольклор әсәрләре дә баланың сүз-тел сферасында уйнап, юаныч ала торган «уенчыкларлы алар Әдипләр тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр дә шул «уенчыклар" вазифасын үтәргә тиеш дип уйлыйм мин. Әгәр дә син нәни укучыга шигъри телдә фикер әйтергә телисең икән, әйтәсе сүзеңә уен төсмере сал. Сүзең калейдоскоптагы бизәкләр шикелле төрләнеп, алмашынып, баланың игътибарын тартып, уйнарга кызыктырып. ■ кытыклап» торсын Аңа бернинди бизәге булмаган рифмалы тасвирлама тәкъдим итү—курай сораган балага юнылмаган агач таяк тоттыру белән бер ул Нәниләр шигъриятенә ничек уен төсмере бирергә, аларны кызыктыра торган нинди бизәкләр табарга’ Бу сорауларга җавап бирүе җиңел түгел Әмма балалар фольклоры шигъриятенә күз салу бу мәсьәләгә беркадәр ачыклык кертә ала Балалар телендә формалашкан халык иҗаты әсәрләренең һәм хәзерге язма балалар шигъриятенең поэтикасын чагыштырып караганда, шул нәрсә күзгә чалына балалар фольклорында оешкан күп кенә матур поэтик чаралар язма әдәбиятта дәвам иттерелеп үсеп китә алмаганнар Балалар поэзиясен төрләндереп, балкытып җибәрердәй чаралар нәниләр әдәбиятының нигезе — балалар фольклорында калып, онытылганнар һәм үзләренең күреп алып, үстереп җибәрүчеләрен көтеп яталар Шундый 'онытылган - поэтик чараларның бер өлеше әсәрнең композиция корылышына карый. Балалар фольклорын бу яктан анализлау шуны күрсәтә: гадәттә, ул әсәрләрдә экспозиция бик кыска булып (ул кайчакта бер яки ике сүздән генә торырга мөмкин, вакыйгалар үстерелеше динамик төстә кульминациягә омтыла һәм чишелеш -капылт- кына, көтмәгәндә килә Чишелеш еш кына очракта абсурд булып чыгарга да мөмкин Сюжет төзелешенә караган үзенчәлекләр дә бар Балалар фольклоры әсәрләре күп вакыйгалы хәлләр яисә тасвирлау объекты кечкенә генә такмаза эчендә дә әллә ничәгә төрләнергә мөмкин Бу балаларның психологик халәтеннән килә торон сыйфат булса кирәк. Алар бер объектта яки вакыйгада озак тукталып тора алмыйлар, тизрәк икенчеләренә, өченчеләренә күчәләр. Еш кына әсәрләр вакыйга һәм объектларны санап китү рәвешен ала. Кыскасы, алар, калейдоскопта бизәкләр төрләнеп торган шикелле, гел алмашынып торалар. Сюжетны тормыш-көнкүреш картиналарын астан өскә китереп тасвирлау бер әйбер сыйфатларын юри икенчесенеке белән бутау, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен чуалту, бер төрле хәбәр әйтеп, шундук инкарь итү рәвешендә төзү дә — балаларның яраткан алымы Н. Исәнбәт мондый әсәрләрне «чуалтмышлар һәм киреләмешләр» Дип атады Менә шундый әсәрләрдән бер өзек: Борын-борын чакта. Мин бай чакта. Бер салмалык Он бар чакта. Әти яшъ чакта. Үзел карт чакта, Бөгелмәгән җәя белән, Юнылмаган ук белән, Атып салдым саескан 1920 елларда вакыйгаларны шулай -зир-зәбәр» китереп тасвирлау тибындагы әсәрләр нәниләрнең интеллектуаль һәм рухи үсешенә зыян китерә, дип исбатларга тырышучы педагоглар булды Алар шундый дәгъва белән башлыча К И Чуковский ижатына ябырылганнар иде Язучы хаклы рәвештә аларга каршы чыкты К И Чуковский үзенең «Гакыллы акылсызлыклар- («Лепые нелепицы») һәм «Икедән бишкә кадәр» («От двух до пяти») дигән атаклы хезмәтләрендә чуалтмышлар кору балаларның закончалыклы бер психик һәм эстетик заруриятеннән килеп чыккан булуын, нәниләрнең рухи һәм гакыл үсешендә аларның зур әһәмият тотуын исбат итте «Әгәр дә чуалтмышлар чынбарлыктагы идея һәм объектларның үзара мөнәсәбәтен томаласа, бала өчен бу куркыныч булыр иде.— дип язды ул.— Ләкин алар каплау түгел, киресенчә, күпертеп, ачыклап, ассызыклап күрсәтәләр Алар баланың чынбарлыкны танып-белүен көчәйтәләр» 1 Хәзерге заман педагоглары да аның фикерен куәтлиләр «Бала (чуалтмышларны — Р Я ) сөйләү барышында «кирегә әйләндерелгән* нәрсәләрне күңеленнән үз урынына куярга тиеш.—дип яза мәсәлән. профессор Я И Ханбиков — Бу аңарда үзенчә бер төрле интеллектуаль канәгатьләнү хисе уята» 2 Сюжетны чуалтмышлар формасында кору — аерым шагыйрьләр тарафыннан уйлап чыгарылган алым түгел Ул балалар поэзиясенең нигезе булган нәниләр фольклорында халыкның эстетик, педагогик ихтыяжлары нигезендә формалашкан Бу хәтта бер татар фольклорына гына хас әйбер дә түгел Славян халыклары, инглиз, француз, немец һ б балалар фольклорында да шундый ук хәл Балалар фольклорында сюжетны чылбыр рәвешендә төзү алымы да бик популяр Ул. гадәттә, берәр объектның сыйфат үзгәрешләрен санау яки башта күренешнең нәтижәсен күрсәтеп соңыннан аны тудырган сәбәпләрне санау — шулай итеп, билгеле бер логик тезем ясау рәвешендә була Бу бигрәк тә такмазалар жанрына хас алым Менә шундый әсәрләрнең берсе Ай-ли, чумадан, Көянтәсе булыр иде. Әби битен юмаган Әтисе ясамаган Әйтергә кирәк, бу рәвештәге сюжет кору алымының татар балалар шагыйрьләре тарафыннан гамәлгә кертелгәне юк әле Сюжетны диалог (әйтеш) формасында төзү алымы турында да шуны әйтергә туры килә. Андый әсәрләрдән бер мисал китерик — Тем, тем, Темофей, Төнлә кая барасың? — Яңавылга яу килгән. Шуны куа барамын — Аның өчен ни бирәләр? — Бармак башы ит бирәләр — Аны кая куясың? — Кызган ташка ку ялын. — Кулыц пешсә, нишләрсең? — Агымсуда юарлын — Агып китсәц, нишләрсең? — Ауный-ауный елармын Балалар фольклорында бик популяр булган мондый сюжет кору алымы язма әдәбиятта да дәвам иттерелергә бик лаеклы. Балалар фольклорының образлар системасында да бер үзенчәлек күзгә ташлана Нәниләрнең психик һәм эстетик ихтыяжлары шуны таләп итә. күрәсең әсәрләрдәге барлык объектлар, предмет һәм күренешләр жанлы итеп тасвирлана Балалар кайЧуковский К И От двух до пяти Киев 1959, 305 б Ханбиков Я И Из истории педагогической мысли татарского народа Казань. Әтисе ясар иде, Агачлары булмаган Агачлары булыр иде, Лесник агач бирмәгән Шуныц өчен әбекәй Битен юмый башлаган Әби битен юар иде, Комганда су булмаган Комганда су булыр иде. Кызы суга бармаган Кызы суга барыр иде, Көятнәсе булмаган 1967 109 6 вакыт жансыз предметларны да башка сыймаслык эшләр эшләргә «мәҗбүр итәләр» Мэсалэн. әлеге такмактагы кебек Трактор .менгән читәнгә Тыпырчына китәргә Өй артына мунча килгән, Юл сорыйдыр китәргә Хайваннар, кош-кортлар, җәнлекләр образы балалар фольклорында төп урынны алып тора Тик алар үз сыйфатларында түгел, ә кеше сыйфатларына ия итеп тасвирланалар Алар кешеләр кебек үк тормыш көтәләр, уйныйлар-көләләр. ашыйлар-зчә- лэр В. И Ленинның әкиятләр турында әйткән кызыклы фикере бар -Әгәр сез балаларга сөйләгән әкияттә әтәч белән песи кешеләрчә сөйләшмәсә,— ди ул.— балалар ул әкият белән кызыксынмаслар иде" Бу — балалар фольклорының бөтен жанрларындагы образларга да карый Сөйләшмәгән, хәрәкәт итмәгән җансыз объектлар һәм образлар юк балалар фольклорында. Шигырь тозелеше һәм шигъри форма ягыннан караганда да нәниләр фольклорының аерым хасиятләре бар. Нәниләрнең поэтик иҗат әсәрләре, нигездә, ике төрле алым белән төзелә һәм башкарыла такмаклау һәм такмазалау Әйтергә кирәк, бу шигъри формалар фольклорчы һәм әдәбиятчы галимнәр тарафыннан әлегә кадәр ныклап өйрәнелмәгән Гадәттә, без «такмак» дигәннән бию вакытында башкарыла торган яки тиз ритм белән кыска көйгә җырлана торган шаян эчтәлектәге әсәрләрне аңлыйбыз. Мондый әсәрләр нәниләр фольклорында күп Әмма аларның репертуарында тагын бер төркем такмаклар бар. Алар — сөйләм такмаклары Бу төр шигъри әсәрләр көйләп яки җырлап түгел, ә нәкъ менә сөйләп башкарылалар Алар, гадәттә, төгәл һәм саф ритм- рифмалы булып, гаять тә динамик төстә һәр иҗек аша басым ясап төшереп такмак- ланалар Мәсәлән Әби коймак пешерә, Бабай кабык төшерә Мин дә коймак сорасам, Кабык белән төшерә Такмазаларның үзенчәлеге шунда ки. алар барлык шигъри кануннарга да буйсынмый Такмазаларда шигъри үлчәм һәм ритмика даими булмый, ул бер әсәр эчендә әллә ничәгә төрләнергә, ә кайвакытларда бөтенләй югалырга мөмкин Ләкин әсәрне шигъри калып эчендә тотучы бер компонент даими кала. Ул — рифма Шуның өчен такмазалар кайчак рифмалаштырылган прозага охшап кала Бөек пролетар язучы М Горькийның язучыларга әйткән бер канатлы сүзе бар. • Сүз сәнгатенең башы — фольклорда Үзегезнең фольклорыгызны җыегыз, аңардан өйрәнегез...»— дигән ул Бу сүзләр балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче әдипләргә дә турыдан-туры кагыла Татар балалар фольклоры бөтенләй үк кул тимәгән өлкә түгел. Аны җыюга, өйрәнүгә язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт зур көч куйды Әдипнең «Балалар фольклоры» (1941), «Нәниләр шатлана» (1967), «Балалар дөньясы» (1970), «Балалар фольклоры» (1984) дигән җыентыкларында урнаштырылган материаллары һәм фәнни күзәтүләре зур әһәмияткә ия Моннан тыш X. Бәдигый, Г Рәхимнәрнең архив материаллары арасында, Г Ибра- һимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының һәм Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы фольклор фондында да байтак материаллар бар Алдагы көндә шуларны туплап. «Татар халык иҗаты» сериясендә «Балалар фольклоры» дигән китап чыгару да күз алдында тотыла. Әгәр әдәбият сөючеләр арасында нәниләр фольклоры белән кызыксынучылар булса, язып алынган әсәрләрен Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты секторына (420111, Казан, Лобачевский ур.. 2/31. ИЯЛИ) җибәрә алалар