Туфраксыз басу

Хәмзә Бадретдинов

 

— Бу такта җирне алмаштыра... Күргәзмә залындагылар, әлбәттә, моңа ышанып бетмәделәр, экскурсоводның әлеге сүзләрен шаяртуга алдылар. — Тактага яшелчә орлыгын ничек күмәләр соң? — Үсемлек тамыры үтеп керә алмый ич анда. Борау түгел лә ул... Моңарчы меңәрләгән кунакларны күргәзмә белән таныштырырга өлгергән мөлаем ханым әлеге фикерләрне сабырлык белән тыңлап бетерде. Аннары, дәлилләр китереп, күңелләрдәге шик-шөбһәне таратып ташлады: — Бу тәҗрибәләрне С. М. Киров исемендәге текстиль һәм җиңел промышлеи- үткәрүче җепселле-күзәнәкле материалларда кытай кәбестәсе, төче торма үстерделәр. Яшелчәләр утызбиш-кырык көндә уңыш бирде. Экскурсовод, ниһаять, хикмәтле тактаны кулына алды; — Менә нинди җиңел ул! Очыргыч кебек. Үзе урынны да күп алмый. Химик эшкәртүләргә һәм җылылыкка бирешми, суны тигез тарата... Гаҗәп күренеш! Кеше акылы нинди генә ачышлар ясамый. Җирнең дә алмашын булдырганнар бит! Кемнең башы җитте икән моңа? ♦ Интенсификация-90» күргәзмәсенә куелган серле экспонатның тасвирламасына авторларның фамилияләре язылган. Исемлектә Г. М. Мөбарәкшин да бар. Гаделша Мөбарәкҗановичның мондый күргәзмәләрдә беренче мәртәбә катнашуы түгел. Халык хуҗалыгы үсешенә өлеш керткәне өчен ул Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медаленә лаек булды. Ленинград дәүләт текстиль һәм җиңел промышленность институтының химик җепселләр технологиясе лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, химия фәннәре кандидаты Гаделша Мөба рәкҗанович дүрт дистәдән артык фәнни хезмәт бастырырга да өлгерде. Кырык өч яшьлек галимнең унбер ачышы «Авторлык таныклыгы» белән ныгытылды. Max сус рөхсәт алып, яңалыкларның кайберләрен Америка. Англия, Франция, Швециядә куллана башладылар. — Гаделшаны галим булыр дип кем уйлаган?! — дигән иде берчак аның авылдашы Габделхак Минкин.— Урта белем алгач, ул Сатмышта укытып йөрде әле. Бер очрашкач әйттем үзенә: «Энекәш, укырга кирәк сиңа!..-». Гаделша Апае районының Югары Акхуҗа авылында яшәүче мөхтәрәм авылдашы Габделхак абый сүзләрен ихтирам белән искә төшерә: — Акыллы киңәше өчен рәхмәт инде аңа! Хәер, Г. Мөбарәкшинның рәхмәт әйтәсе кешеләре байтак. Ни дисәң дә, игелекләре белән күңелгә кереп калучылар беркайчан онытылмый. Андыйларны искә төшерәсе килеп кенә тора. Федровский урта мәктәбе химия укытучысы М. К. Опылева турында Гаделша кемнәргә сөйләмәде инде. Маргарита Константиновнаның көчле химик икәнен хәзер аның студентлары да беләләр. Гаделша С. М. Киров исемендәге Казан дәүләт химия-технология институтын да хәтерендә бик еш яңарта. Институт II <К У . М 10 Остаханэ 161 ректоры П. А. Кирпичниковның мавыктыргыч лекцияләре үзе генә дә ни тора! Ул аларны дәфтәрендә кадерләп саклый. Укытучысы Н. С. Әхмәтовның Мәскәүдә басылган «Неорганик химия»се кулыннан төшми. Институтны бетергәч, «Органик синтез» берләшмәсенең газ бүлеп чыгару җайланмасын монтажлаганда Гаделша күпме дуслар тапты! 1969 елда алар егетне Ленинградка озатып калдылар. Дөньядагы иң гүзәл шәһәрләрнең берсе булган Ленинградта Гаделшаның апасы яши. Ул энесен үзе белән «Киров» заводына алып килә. Гаделша сыек азот һәм сыек кислород җитештерүче цехка урнаша. Производство процессларының, технологиянең камиллектән ифрат ерак торуы гаҗәпсендерә аны. Аларны ничек җайга салырга соң? Нишләргә? Шуңа охшаш сораулар егеткә тынгылык бирми башлый. Аларга җавап эзләү исә Гаделшаны зур фән дөньясына китереп чыгара. Ачышларны, әлбәттә, коры теләк белән генә ясап булмый, моның өчен шартлар кирәк. «Киров» заводы белән фәнни бәйләнештә торучы текстиль һәм җиңел промышленность институтында андый уңайлыклар бар. «Әйдә, безгә кил,— ди беркөнне профессор Л. А. Вульфсон Г Мөбарәкшинга — Тәҗрибәләреңне лабораториядә үткәрерсең! » Чакыру кабул ителә. Фәнни җитәкче белән аспирант үз алларына: «Ион үткәрүче җепселләр җитештерүнең иң гади ысулын табарга!» — диген максат куялар. Ни өчен дигәндә, технология катлаулы, беренчел чималны җепсел хәленә китергәнче дүрт мәртәбә эшкәртергә туры килә. Моның өчен дүрт сәгать вакыт сарыф ителә. Әгәр җепселләрне »төзү» һәм юу процессларын берләштерсәң? Отышлы булачак. Үткәргән тәҗрибәләр нәкъ шуны раслыйлар: эшкәртү вакыты уртача бер сәгатькә калгач, экономик чыгымнар биш-алты тапкыр кими! Лаборатория шартларында ясалганнан соң да әле, ачышны производствога керткәләгәнче, күп вакыт үтә. Мәсьәлә никадәр тизрәк хәл ителсә, аның халык хуҗалыгына файдасы шулкадәр күбрәк булачак бит. Бу хакыйкатьне Г. Мөбарәкшин кемнәрнең генә исләренә төшермәде. «Союзхимпласт» производство идарәсе начальнигы Вячеслав Сергеевич Антипов белән очрашты. «Пластмасса» фәнни-производство берләшмәсе директоры Рубен Агасеевич Макартчян белән бәхәс куертты. Монда бөтендөньяга атаклы галим, ион үткәрүче сумала ясау серләрен өйрәнгән техник фәннәр докторы Кирилл Максимович Солдатзе белән танышты. Аларның хуплауларына ирешкәч Гаделша СССР химия промышленносте министры урынбасары Владимир Сергеевич Смирнов янына керде, мәсьәләне кистереп куйды: — Ачыш Германия. Америка. Англия, Франция, Япония. Финляндия хөкүмәтләрен дә кызыксындыра инде, аны алдан үзебездә кулланышка кертмәсәк, сәер булыр бит? — диде. Ниһаять. Мәскәүдән килгән телеграммада ион һәм электр үткәрүче җепселләр җитештерүнең СССР химия промышленносте планына кертелүен хәбәр итәләр. «Союзхимпласт»ның Новопольск шәһәрендәге «Полимер» производство берләшмәсенә аны ясау бурычы йөкләнә. Биредә ел саен мең тоннага кадәр продукция җитештерү күздә тотыла. Мондый җепселләр нәрсәгә кирәк соң? Мондый сорау бирелсә, Гаделша Мөбарәкҗанович тагын да ачылып китә. Өстәлгә төрле төскә буялган материалларны җәеп сала да. сүзен дәлилләп, ак кәгазь битләрен сызымнар белән чуарлый, ачышлары турында ялкынланып-кайнарланып сөйли: — Иң мөһиме — җепселле-күзәнәкле материал бик гади ысул белән җитештерелә, арзанга төшә. Үзфинанслау, хуҗалык исәбе турында сүз барганда, бу бик әһәмиятле! Икенчедән, кулланучыларның теләкләрен искә алып, аны теләсә нинди формада • коярга» мөмкин. Химик яктан да нык — уалмый, күләмен һәм авырлыгын югалтмый... — Ул нинди тармакларда файдаланыла? — Җепселле-күзәнәкле материалны күп җирдә фильтр буларак кулланалар. Ул химия, электроника, металлургия предприятиеләреннән чыга торган агулы матдәләрне йота, табигать чисталыгын саклый. Агымсулардагы буяуларны, сирәк очрый торган төсле металларны сеңдерә. Промышленностька суны минераль матдәләрдән арындырып бирә ала. торбаларны юшкыннан, тутыгудан саклый. Дөрес, хәзергә бу максатта күбесенчә сумаладан файдаланалар. Аның исә яртысы чит илдән сатып алына Өстәвенә, үзе тиз уала, күләмен үзгәртә. Җепселлекүзәнәкле материал бу яктан бик тә ышанычлы. Ә теплицаларда ул туфракны алмаштыра. Җепселләр медицинада да кулланыла — Апае хирургы Үзбәк Гайнуллин полипропен җеп белән яраларны тегә... Һичшиксез, әлеге арзан материал киләчәктә башка тармакларда да урынын табар. Ни дисәң дә. хәзер аның үзенчәлекләрен өйрәнүче галимнәр күбәйде. Гаделша Мөба рәкҗанович җитәкчелегендә диплом яклаучы Ташкент. Бөгелмә, Түбән Кама егетләре дә зур тикшерүләр алып бара. Ихтимал, тиздән Казан химия-технология инсти туты студентлары да үз сүзләрен әйтер әле. Казанга соңгы кайтуында Р. Мебарәкшин синтетик каучук кафедрасында җепселле-күзәнәкле материалларның бик күп үрнәкләрен калдырып китте. Эзләнергә генә кирәк! Тикшеренүләр күп җирдә алып барыла дип, Гаделша үзе дә тынычланып калмаган. билгеле. Лабораториядә көннәр буе мәш килә. Төрле шәһәрләрнең химия заводларында еш була: ачышларын производствода тикшереп карый. Кайчакта атналар буе югалып тора. Хатыны, программист-математик Әлфия ханым, мәктәптә укучы кызлары Динә белән Диләрә зарыгып көтәләр үзен. — Әле яхшы кайтып җиттең.— дип каршылады аны соңгы сәфәрдән хатыны.— Казаннан җырчы Илһам Шакиров килгән, билетлар алып куйдым. Гел «биш»легә генә укучы Динә дә шатлыгын уртаклашырга ашыкты: — Әти, әти, Апастан татарча китаплар җибәргәннәр! Марка, конверт, открытка җыючы филателист Диләрәнең дә әтисе белән уртак лашырдай сөенечләре бар: — Әти, кара әле, мондый маркалар бездә юк иде бит! — дип. яңа табышларын күрсәтә. Аларга кызыгып карап торасың: нинди бәхетле гаилә бу! Болай бер-берсенең күңелләрен, рухларын баетып яшәгәч, Мөбарәкшиннар әллә нинди ачышларга ирешер әле!

Реклама