Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ УКАЗЫ

Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Татар алфавитын латинлаштырылган алфавиттан рус графикасы нигезендәге алфавитка күчерү турында»гы Указына үзгәрешләр кертү турында Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы карар бирә: 1. Татар алфавитын һәм орфографиясен камилләштерү максатында, киң җәмәгатьчелек соравы буенча, татар алфавитына өстәмә „1^“, „г“, „у“ хәрефләрен кертергә; аларны сүзнең башында, уртасында һәм азагында калын сузыклар белән дә, нечкә сузыклар белән дә язуны билгеләргә. 2. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының «Татар алфавитын латинлаштырылган алфавиттан рус графикасы нигезендәге алфавитка күчерү турында »гы 1939 ел, 5 май Указының беренче пунктындагы 2 нче абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «41 хәрефтән торган бердәм дәүләт татар алфавитын түбәндәге тәртиптә, графикада һәм билгеләмәдә расларга (1 нче кушымта)». 3. Татар әдәби теле орфографиясенең Татарстан АССР Халык мәгарифе министрлыгы һәм СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тәкъдим иткән нигезләрен расларга. 4. Уку йортларында һәм матбугатта татар әдәби теленең камил- ләштерелгән алфавитын һәм орфографиясен 1990 елның 1 сентябреннән кертә башларга. 5. Татарстан АССР Министрлар Советына 1989 елның 1 сентябренә кадәр камилләштерелгән алфавит һәм орфографияне кертү буенча практик чаралар эшләргә. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш МОСТАЕВ. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Секретаре Д. ДӘҮЛӘТШИНА