Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Hyp Эхмәдиев

Васыять

Колыма Мин — Колыма... Ләйсән яңгыр түгел, Кан-яшь белән кат-кат юылд. м. Җирнең авыр яраҗәрәхәте. Кешеләрнең Зират кебек соңгы юлы мин. Мин — Колыма... Кеше язмышларын Төенләдем, ләкин чишмәдем. Тиран гипнозында мин дә корбан — Тыныч яши идем, нишләдем? Иң каһәрле сүзгә әверелдем, Әйтерсең лә мин бер бәддога! Гаебем ни, аңлатыгыз, зинһар, Керегезче хәлгә чак кына. Җәһәннәмнән курка белмәгәннәр, Ишетелсә минем исемем, Ток тоткандай куя калтыранып, Сизгер дә соң җаны кешенең... Куркаклыкта гаеплисем килми, Аларның да хәлен аңларлык: Килгән эзләр чутсыз. Кайтканнарын Бармак белән генә санарлык. Мин дә корбан, Битем тоткыннарның Каны, тире белән юылган. Атлантида сыман, су астына Китәр идем, килсә кулымнан. Нур ЭХМӘДИЕВ (1946) — шагыйрь, прозаик; берничә китап авторы. Әлмәттә яши. Алтын сарай мирас итә алмыйм. Кичерерсең инде, и улым! Юк. кызганмас идем синнән аны.— Улым, син бит — минем уң кулым. Алтын сарайларны үзең төзе, Минем мирас — бәһа биргесез: Йөз аклыгын байрак итәр җирле — Татарстан дигән илле сез! Мин калдырам сиңа рух ныклыгы. Моңнар ташып торган телемне. Шушыларны кабул итсәң генә. Тыныч каршылармын үлемне. Мирасымда — тапланмаган Намус Йөз сыналган Иман калдырам. Җиде буын бабам бәхиллеге Сиңа кала бар да, ал, олан! Тик онытсаң туган моң-телеңне, Мин хыянәт диеп аңлармын. Каберемнән сикереп чыгалмасам, Ләхетемдә көе каргармын! Алтын сарай мирас итмим сиңа. Кичерерсең инде, и улым! Соң сулышка кадәр халкың белән Аерылмас булсын үз юлың. Халыкларның була аз санлысы — вак һәм кече түгел, Хакыйкать гел ачы була — баллы, төче түгел. Милләтеннән һәм теленнән йөз чөергән Кем буладыр, белмим, ләкин Кеше түгел! Төнге шом Инде Әлмәт тәмле төшләр күрә Шәһәр чумган татлы йокыга. Төн җитүгә, һәрчак борчу били, Пошаманга төшәм, куркуга. Кап-караңгы. Сыңар йолдыз да юк, Ай күренми тагын бүген дә. Болыт түгел, Тауда нефть яна, Төтен, сөрем Әлмәт күгендә. Төтен, сөрем көннең көнендә. Торбалардан очкан цемент, тузан, Шымчы кебек керә ярыктан. Сулыш юлын күкерт исе буа, Саф һавага халык зарыккан. Тизрәк узса иде шомлы бу төн. Якты керсен иде өйләргә.— Трибунага чыгып басар идек... Бар да әйбәт, диеп сөйләргә! Ярлыкагыз, Ләгънәт, каһәр тыңлап. Язганмыни яшәү гомергә? Мин — Колыма. Беркөн оятымнан Әйләнермен янып күмергә... II Каберләре кайда? Ыңгырашты тайга: — Телмә, телмә, сорап, бәгырьне! Черкидән күп иде ул корбаннар, Каян җиткерсеннәр каберне? һәр киселгән агач — кеше җаны, һәр салынган шпал — гомердер. Ничек салынганын аңлый алса, Түзмәс рельс, түзмәс, бөгелер. Тепловозлар калтыраныр иде, Куырылыр иде аңыннан. Мең процент файда алынгандыр Политкаторжаннар җаныннан! Иң зур зират — мин ул. Әйе, мин ул — Тоташ зират, ялгыз каберсез. Кеше кебек кем бар галиҗәнаб, Кеше кебек кем бар кадерсез?.. Җавап табу җиңел түгел монда. Сорау арты сорау — күп алар. Сталинга охшап, бертуктаусыз Төрепкәсен тарта сопкалар... Эльс Гадел Туган авылны сагыну Кеше баласы микән мин, бүре баласы микән? — ник күңелнең иң түрендә һаман Салагыш икән? Җитмәгәнме миңа Казан, Мәскәве җитмәгәнме? Бүреккә салмаганнар бит, базарга китмәгәнмен. Урманны сагына күңел,— хет үтер, хет ела син, Нигездән аерма икән хәтта бүре баласын. Елат әле. елыйм әле, сал җаныма, сал сагыш! — Гел яктырсын күз төбемдә күз яшедәй Салагыш. Көзге шаяру АҺ, кышкы җылы салкыннар! Аһ, шәрыкъ наяннары! Ачтыгыз күңелем, ачтыгыз... Ә аннан соң? Аннары? Җаннары булган кешенең Дөрләмәсме каннары?! Бер күз генә ташла сезгә,— «Беттем» диген аннары! Аннан син — син түгел инде: Уттай янып гыйшкыңда, Кереп үк ятыр булырсың Көртнең итәк астына. «Менә бит...» дигәндәй булып, «Менә бит, ә!» дигәндәй. Көләрләр көлемсәр җилләр, Тел шартлатып көләрләр. Тик, адәм көлкесе түгел. Син — җил көлкесе генә, «Көрт астына җен качты»,— дип Җил, әй, өркесен сәнә. ...Аһ, менә нишләтәсез сез, Туган як наяннары! Бер күз генә ташла сезгә,— «Беттем» диген аннары. Шәһәр аты ...Юлда егылып үлгән шәһәр аты. Машиналар белән ярышканмы, йөге әллә артык карышканмы,— юлда егылып үлгән шәһәр аты. Ялларына, күз тимәсен диеп, кызыл чүпрәк кушып үргән йөкче. ...Күзләрендә атның — буй җиткереп, өлгереп кенә килгән яшькелт солы төсе. Эльс ГАДЕЛ — танылган радио һәм телевидение дикторы, редакторы. Шигырьләре кендәлек матбугатта басыла килде. Журналыбызда беренче тапкыр тәкъдим ителә. Соңгысы Мең кат кадалгач хәнҗәрең. Мин сабыннан тоттым да Эчкәрәк аны батырдым. Сау калудан курыктым да. Сау бул! Сау бул, чабаталы егет. Без киттек, башмак киеп. Без күргәнне дошманнар да Күрмәсен башка, диеп. Киттек! Башмак башлары да Таш юлда туза икән... Елап та гомер, Җырлап та Башыңнан уза икән. Мин бүген, чабата киеп, Болыннан уздым әле, Өнемдә түгел, төшемдә Сиңа кул суздым әле. Их, чабаталы малай чак, Тилекәем, хыялый! Бәхетле күк көннәремә Сиңа җитү каяле! Ике ҖЫЛЫ Кул җылымны бирәм сезгә, дисең... Ә күңлеңә халкың җыйганны? Тән җылысы — шәм җылысы гына, Җан җылысы җылыта җиһанны. Сездә — салават күпере Сездә — салават күпере, бездә — яңгырлар... Яшен авазы, бәлки, анда да барып яңгырар. Үксү авазым булырмы, үкенүемме ул. шатлыгымнан күкләргә бер сикерүемме ул,— ишетелсә шундый аваз, «ул — синдер» диген... күперегезгә нурларны мин бит иңдердем. Көз Көн йөзләре бигрәк сары — моңдыр инде: Көзнең шәмдәй калгып сүнәр соңы килде. Кыштыр-кыштыр хушлаша җәй сукмакларда. Бик тиз кайтмас инде җылы бу якларга. Күкнең битен юучылар уңган икән, «Бу зәңгәрлек безнең китәр юллар микән?»— Дип муенын сузган өскә киек казлар. Җырлыйлармы, елыйлармы, белмим, алар. Ә тәхтеннән Кояш һаман көлгән була. Салкын алтын белән Җирне күмгән була. Юк, җылытмый алтын, алтын вакытың киткәч, — Дәртдәрманың кай дәрьяга акты, бикәч? Йокы аралаш Җир сораудан мышнап куя. Сары яфрак белән тунын тышлап туя... Бу хикмәтне күреп йөреп җил дә арый, «Төшме бу. өнме?»— дип, борынын капшап карый. Яныма кил әле, туган. Тыңла: яна бәгырь, Көннәрем санаулы, диләр,— Дөрес сөйлиләрдер! Син өйгә кайтырсың тиздән, Ә мин... Бу язмышым белән һичкем кызыксынмас. Үзен, борчып тормас. Кемдер ялгыш сорап куйса. Яраланды, диген,— Патша өчен җанын бирде, Ятып калды, диген, Ә табиблар начар, диген. Тырышмады алар, диген, һәм әйт: юллады сезгә, дип. Соңгы сәламнәрен. Исән түгелләрдер, шаять, Әти белән әни... Мин аларны, аңлыйсыңмы, Елатасым килми; Әгәр исән була калса. Син әйт: хат язарга ялкау, Ул походта, диген. Бик еракта, диген. Күршедә бер кыз бар... Ара Өзек аның белән... Минем турыда ул кызый Сораштырмас, беләм! Ләкин аңа сөйлә дөресен, Буш йөрәкне жәлләмә син; Елап алсын бераз,— Аңа берни булмас! М. Ю. Лермонтовның тууына 175 ел М. Ю. Лермонтов Болытлар Сез, болытлар,— мәңге мөсафирлар! Энҗе тезмә булып агыласыз. Газиз төн ягыннан, минем кебек, Сөрелгәнсез күя көньякка сез. Кемнәр куа сезне: явызлыкмы? Язмышыгыз сезнең шундый мәллә? Әллә дусларыгыз, яла ягып, Төшердеме сезне шушы хәлгә? Юк, буш кырлар туйдырганнар сезне... Аңламыйсыз кеше кайгысын сез. Мәңге иреклеләр, сез яшисез Сөргенсез һәм мәңге туган илсез. 1840 Васыять Мин ялгызым гына юлга чыгам; Юл җемелди алда төн аша; Чиксез күкне тыңлап, дөнья тынган, Йолдыз белән йолдыз серләшә. 2 Күкләр тантаналы, күкләр сәер! Ә җир йоклый күксел томанда... Нигә сыкрый әле минем бәгырь? Нәрсә көтәм? Ни хис бу җанда? 3 Мин тормыштан һични көтмим инде. Үкенмичә карыйм үткәнгә; Мин гел тынлык эзлим! Теләр идем, Онытылып, йоклап китәргә. 4 Тик кабердә түгел! Теләр идем Рәхәтләнеп, мәңге йокларга: Күкрәгемдә йөрәк типсен иде, Җиңел булсын иде суларга. Гыйшык җыры яңгырап торсын иде, Йөрәгемә үтеп һәм сеңеп, Мәгърур имән гел шауласын иде, Баш очыма минем иелеп. 1841 Камил МОСТ АФИН тәрҗемәләре.