Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

Эльмира Шарифуллина Эзләдек, исем эзләдек... Тудырдым, Исем эзләдек Йолдызлар арасыннан. Күзләре җете булсын дип Зәңгәр күк карашыннан, Раушан диеп исем куштык Баш балам — багалмама. Әй, күгем! Минем баламны Биеккә дәш — алдама! Тудырдым, Исем эзләдек Кызыма — уртанчыма. Фирүзә дип исем куштык Аңа — бәгырь тамчыма: Фирүзә диңгезләр кебек Киң булсын барыр юлы, Фирүзә җилләрдә генә Дулкынлансын толымы... Тудырдым, Исем эзләдек Чәчәкләр арасыннан. Төпчек кызым төпле булсын, Бер назлы карашыннан Нур агылсын йолдызларга, Нур агылсын диңгезгә. Туган якта чәчәк аткан Резидәдәй, тиң гөлгә... Тудырдым, Исем эзләдек Күктән, Судан һәм Җирдән. Каян табылса да исеме. Бәхете — Туган илдә! Бәби кайтты бүген өйгә, Җыру туды яңа көйгә: — Ризыккае мул булсын, мул булсын, Килер җире киң булсын, киң булсын,— Дип теләде әбисе дә, Дип теләде әнисе дә. Кардәш-күрше котлады. Изрәп бәби йоклады. Бәхет кайтты бүген өйгә, Сихәтле сүз сеңде көйгә: — Бул йөзебез аклыгы, аклыгы, Син бар дөнья шатлыгы, шатлыгы, Татлы балам баласы,— дип, Кызым аның анасы,— дип, Такмаклады бабасы, Кабатлады атасы! Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА — шагыйрә, өч шигырь китабы авторы. Проза әсәрләре дә яза. Казанда яши. Вакыт житкән, < Яучылары белән < Юлга чыккан инде юртаклар. < Кызларымны туйлап биргәнчакта < Шатлыгымны кемнәр уртаклар? Егет куенына кергән мәлдә Алтын алма кебек кыз балам, I Мин тартынып кемгә сыенырмын, ( Кемгә серем сыяр, йә аллам. Тыныч кына атлый идем. Уйны Кузгаттымы, белмим, ак көртләр. Су ташкыны кебек агып чыкты. Бәреп чыкты бүген пакь хисләр. «Ир шәүләсе — гарше күләгәсе». Саклап торыр яман күзләрдән. Сөелеп кенә яшәсәгез иде, Өстен булып бәгьзе сүзләрдән. Без күрмәгән бәхет сезгә булсын,— Эшләп тапсын аны кулыгыз. Берберегезгә дөнья бәяседәй Олы бәя биреп торыгыз! ...Тау битенә инде урман үскән Без килмичә торган арада. Чагылдырып күзне, кәүсәләрдән Истәлекләр ахры тарала... Бишек җыры Туган өемдә тирбәтәм, Туган телемдә жыр әйтәм: — Багалмам син, бергенәм, былбылым, Җанда жыр уятучы бер кылым, Эңже-мәржән, асыл ташым, Серле күзем, сәйлән кашым, Әлли ит син, бәлли ит син, нарасый. Игелекле булып үс, ярабби! Туган илемдә тирбәтәм, Туган телемдә жыр әйтәм: — Газиз балам, жимешем, сандугач. Өем нурга күмелде син тугач... Йөрәк парәм, асыл кошым, Назлы гөлем, матур кешем, Әлли ит син, бәлли ит син, нарасый, Игелекле булып үс, ярабби! Ятим Җилләр безне кай тарафка ташлар. Кая тартыр ризык булган ашлар, Ник кадерсез булды безнең башлар? Кендегем күк өзек өметем: Син — ятим. Туган идем бәхет табар өчен, Язмыш шулай салып таптадымы? Мин тудым дип, ишек кагар өчен. Җинаятьне кеше акладымы? Җирдә йолдыз булып янар өчен, Бар дөньяны болыт капладымы? — Бәгыремә төште сәер исем: Нигә һаман яши шул исем: Син — ятим. Син — ятим!.. Кемгә сыенырмын? Таң нурларын ягып йөзләремә, Кояш назын салып күзләремә, Туган идем дөнья йөзләренә... Сәер исем керде сүзләремә: Син — ятим... Ап-ак дөнья уртасында Әйләнәмдә сихри аклык, Чорнап алган якты пакьлек Бетмәс кебек тоела. Әллә минем карашымнан. Ылыслары арасыннан Энҗе карлар коела. Коелалар энҗе карлар. Сагындыра иске ярлар, Җанны салкын кар сыра... Ак патшалык уртасында. Күз күреме ноктасында Кеше — кара тап тора... Бу мәхәббәт Горур идем... Горур идем. Түгел үземә күрә... Башкаемны иеп, килдем сиңа, түрә. Инәлепләр сорыйм: ярдәм әйлә. Балакаем үлә, балам үлә... Үзем түгел, сабый хакларына Гозеремне тыңла, тәкәллефле түрә! Иренеп әйткән бер әмерең җитә: Синең кулда бүген тылсым-сүрә. Йөз суымны түгеп басып торам, Ярдәмеңне боер, и, вәкарьле түрә. Горур башым — аяк асларыңда: Балам тернәкләнә... җаным үлә. Тылсымлыдыр бу мәхәббәт — Бер караштан ярала. Ярты сүздән коелып төшә, Шашып яна-яна да. И, кызык соң бу мәхәббәт — Канга ялкын йөгертә. Елларга сузылыр эшне Секундында өлгертә. Кыен да соң бу мәхәббәт — Кайчак ашны таш итә. Утлы табага бастыра, Үрлекырлы сикертә, Хисе артык булганнарны Йокысыз, төнсез итә. Якты гамәл бу мәхәббәт, Кайтмас мизгел — һәр караш. Бәхетсез түгел — кайчандыр Сөелгән, сөенгән баш... Кышка Мамык кебек карга басып, Атлыйм ап-ак дөньядан. Күпереп тула баскан эзем, Күпереп тула яңадан. Барам да барам — аклыктан Сихерләнгәнмен бугай. Ул гүзәлдер бу агачлар. Ул гүзәлдер бу тугай. соклану Тирә-юньгә сокланудан Шашып китмәсәм кана. Хисләремнең ялкыныннан Битләрем дөрләп яна. Салкын аклык күңелләрне Шулай алдый алганын Аңладым да... салмакладым Үтәр юлның калганын. Сурәтең ясыйм да... Нурихан Фәттахка Зәңгәр күк фонына бастырып, Кояшны элеп бер почмакка. Мәңгелек сурәтең ясыйм, дип. Ут яктым — нур сорап учактан. Зәңгәр күк — чисталык билгесе. Гаделлек, гадилек символы. Син Кеше исемен йөрттең дә Калдың шул йолага гел тугры. Ә кояш — иң изге, гали көч, Кодрәте киң дә киң... ай-һай, киң! Син минем хыялым түрендә Шул кояш, зәңгәр күк, нурга тиң. Ясыймын сыныңны чын итеп, Ә аннан табынам, таң калып! ...һай. мин дә балкысам, кемнеңдер Уенда сурәтем ясалып... Зәңгәр дулкын Сикергечле уйныйм әле: — Берәү, икәү... тугызак. Сикергечем — зәңгәр дулкын. Берсе эре. берсе вак. Дугай, дугай үзләре лә. Өчәү, дүртәү... тугызак. Йөгерешеп килә алар: Берсе зәңгәр, берсе ак. Сикергечем — зәңгәр дулкын. Бишәү, алтау... тугызак. Берсе ярда, берсе янда. Калганнары бик ерак. Саныйм, саныйм дулкыннарны: Җидәү, сигез, тугызак... Хисапсыз күп дулкыннар да Берсе парлы, берсе так... Берәү, икәү... тугызак. Өчәү, дүртәү... тугызак. Бишәү, алтау... тугызак. Җидәү, сигез... тугызак... Ренат Харис Кәрван Кояш бата. Ай калка, җемелдәшә йолдызлар... Юллылар алга атлый. Нишли икән юлсызлар? Бик авырдыр аларга, юлдан сапкач көидезен: кай тарафка китәргә, юл итәргә кем эзен? Йолдыз сүнәр... Ай батар... Таң атар... Кояш чыгар... Ни әйтерләр кәрванга адашкан юлбашчылар?.. Ике гаскәр Ренат ХАРИС (1941) — шагыйрь, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән егермегә якын китап авторы. Казанда яши. Күңелемдә минем ак гаскәр бар... һәм бар анда кара гаскәр дә. Бер-берсенә алар гомер буе торды төрле ызгыш хәстәрләп. Көн дә алар ярсып сугыштылар. Кара ота, йә ак мат куя. Ә мин гадел, имеш: җиңүчегә чын күңелдән җырлыйм мәдхия. Җиңүчегә, имеш, хаклык юлдаш! Җиңү китермәде җиңеллек... Хәзер генә мин аңладым бугай: «җиңә-җиңә» яшәп җиңелдек. «җиңә-җиңә» яшәп сукырайдык, һәм күрмәдек юлда хәтәрне, вак-төяккә генә абындык та, йөрәк ярыгына мәтәлдек...— таш тоз- булып, ачу ташы булып... Әрни-әрни хәзер айныйбыз, һәм күрәбез куык җиңүләрдән туган мәдхияләр кайгысын. Күңелемдә минем ике гаскәр... Көн дә алар ярсып сугыша. Орышлары ихласланган саен иркенәер кебек сулышлар. Уйланабыз ...У йланабыз, уйланабыз... Төштә, өндә уйланабыз: хөр яшәгән кебек идек — уйнаганбыз, уйнаганбыз! ...Ләкин уйнап туймаганбыз, нәфсебезне кыймаганбыз... Хөрлек безгә капка ачкан, без капкага сыймаганбыз, этешкәнбез, төртешкәнбез... Сизмәгәнбез-тоймаганбыз — хөрлекнең капкасы ватык, ә үзебез кыйналганбыз. Уйнаганбыз, уйнаганбыз... Эштә, төштә уйнаганбыз. Азарттан ничек чыгыйк дип, уйланабыз, уйланабыз... Дилбегә Туры юлга чыккач кына җибәрәләр дилбегәне. Җибәрдем дә уйга калдым: мин белгәнне Ил беләме? Канәгатьсезлек Тамыр очы якты җиргә чыкты килеп. «Ә бу нәрсә?»—диде үз алмасын күреп. «Яшәвеңнең мәгънәсе ул»,— дигән идем, тамыр тизрәк кара җиргә китте кереп... Миңнәр Миңле кеше бәхетле була. Халык юравы. Аркам миңле булгангадыр — авырны күп күтәрдем. Белмим кайчан авармын... Беләк миңле — эшлим, эшлим туктамый, үзем табып киям җитмеш нукта мин. Авыз миңле — бусы да рас, ач түгел; бик тук булсам, бетәр иде ачы тел. Колагым миңле дә түгел. Ни файда? — Күпме нахак сүз ишетәм шулай да... Ике күзгә бер генә дә миңем юк, ә күз тулы утлы дым һәм дымлы ут. « Килеп җитте менә тагы сабантуйлар... Көрәшәләр җанда төрле-төрле уйлар, белеп булмый әле кайсы кайсын егар — яңасымы, искесеме өстен чыгар... Яңа — кыю! Иске — җайлы! Кайсысына хәсрәт азрак, бәхет бераз күбрәк сыйган? һәм быел да, үҗәт марофончы кебек, йөгерешкә чыкты җитмеш яшьлек өмет, сәерлеге артты аның елдан елга: әллә кая китә иде ярты юлда, беркайчан да җитми иде финишына... Бигрәкләр дә җан борчыла менә шуңа! Ләкин хыял һаман матур булып кала, баганага менеп ел да әтәч ала... Кәшә авылы Кәшә белән Васильевка арасында шундый күлләр иде! Шундый таллык! Шул таллыкта, шул күлләрдә без Тарзан да, Робинзон да була алдык. Кәшә күленең суы шундый җылы иде, шундый тонык, шундый серле! Шул суларда без капитан Грант булып, йә капитан Немо булып йөрдек. Кәшә сабантуе кебек зур сабантуй Казанда да хәтта юктыр. Егылганга беренче тапкыр шунда еладым мин, беренче тапкыр шунда ектым... Кәшә урамында шәһәрдән кайткан кунак кызы күргән идем ерак язда, гомер буе шуңа, адресын, исемен белмичә, хат кебек нәрсә язам; язам, язам, язам, язам — һаман бетми... Ә гомер үтә тора... Язганымны, әрәм булмасын дип, бер барып ирешер әле дип, китап итә торам. Мәхәббәт авырлыгы Кырык давыл аша узып, сакланып кала алган оялчан елмаю күрсәм, хәтта югалып калам. Маңгайдагы җыерчыклар, күз төбендәге сырлар сөю-сөелү серләрен менә ачарлар сыман. Ачылсалар, мин аларны күтәрә алырмынмы? — Хатынкызның һәр серендә мәхәббәт авырлыгы. Җиргә төшермә Төшермәче мине җиргә син... Аяк очымны да тидертмә — сөюемнең биек очышы аһ, тилертә мине, тилертә. Төшеп килгән аккош мамыгын сулышыңа салып этәр син, күзләреңнән аккан җылылык йолдызларга мине күтәрсен. Йолдыз нурларыннан сүз эрләп. Җир белмәгән җырлар чигәрмен... «Бар, оч!»— дидең... Ачтың кочагың... Ә кулларым синнән җибәрми. Очырмачы мине күккә син... Ирек биреп, мине тилмертмә... Җырның җиргә тамыр җәюе нирванәгә салып тилертә! Бәхетлеме син бүген? — Хәтерлим: бөтен дөньяны вәгъдә иткән идем кайчандыр... Мин сиңа үземне генә бирә алдым — алдадым... — һәм сүзеңдә тора алдың, кадерлем! Тәрәзәдән кулны сузып, тартып алдым бер болыт. Язу өстәлемдә болыт тора ап-ак үр булып. Кар тавы күк... Юк. мәрмәр күк! Үземне рәссам итеп тойдым да, алмакчы булдым мәрмәрнең читен китеп — сыныңны синең ясарга иде татлы исәбем, онытканмын хәрәкәттән җил чыгасын — исәсен... Булачак сының таркалды, таралды томан сыман... Шул томанны гына хәзер утырам инде сулап. Минутлык төшенкелек Тартып алчы мине, йолдыз, салчы якты ташыңа — җирнең карасы аяктан саркып менде башыма. Телемә артык еш килә керләнеп беткән сүзләр. Якты дөньяны томалап, томан куера күздә. Берни дә аңлыйсы килми, бернәрсә аңлатасы... Бүгенге ыгы-зыгылар ул бит ходай хатасы... Тартып алчы мине, йолдыз, коткарчы каралыктан. Ялварыр идемме сиңа, ялварам чара юктан... Юк, тыңлама мине, йолдыз! Минутлык төшенкелек бөтен узган гомеремнән алмакчы булды көлеп. Мин бит үзем гомер буе суздым коткару кулы һәм күпләрне һич мәгънәсез үлемнән калдым йолып, аларның сүнгән күзенә үз нурымны өстәдем... Яшәвемнең, ни булса да, уз яме һәм үз тәме. Миңамы җебеп торырга?! Тәнем, акылым исән! Төшенкелекнең ү