ӨМЕТЛӘНЕП КӨТӘБЕЗ

Безнең язучылар гомер-гомергә, матур әдәбият әсәрләре белән беррәттән, публицистик мәкалә, очерк, документаль хикәя-повестьлар да иҗат итә. Мондый ихтыяҗ тормыш таләбеннән килеп чыга. Соңгы вакытта исә. илдә барган революцион үзгәртеп коруларга бәйле төстә, бу жанрга игътибар тагын да арта төште. Язучылары быз, күңел түрендәге сүзләрен халыкка бүген үк ирештерү өчен, инде башлаган әдәби әсәрләрен читкә куеп торып, мәкалә яки очеркка тотына, укучы үтенече буенча юлга ашыга, радио яки телевидение аша чыгышлар ясый. Кызганыч ки. бездә, татар әдәбиятында, бары тик публицистика белән генә шөгыльләнүче язучылар юк дәрәҗәсендә. Шунлыктан без һәр яшь публицистны тансыклап көтеп алабыз, аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, аларга зур өметләр баглыйбыз. Журналның бу санында бирелгән «Туфраксыз басу» исемле очерк авторы Хәмзә Бадретдинов — шуларның берсе. Ул укучыларга яхшы ук таныш. Журналда аның берничә әсәре басылды. Автор 1987 елда яшь очеркистларның Пицунда шәһәрендә уздырылган VII Бөтенроссия семинарына җибәрелде. Ул анда, үз әсәрләрен РСФСРның күренекле публицистлары хөкеменә тапшырып, хуплаулар һәм бик кирәкле тәнкыйть сүзләре ишетеп кайтты. Инде «Туфраксыз басу» очеркына карата берничә сүз. Автор бу язмасында укучыны Ленинградта яшәп иҗат итүче галимебез. Апае егете Гаделша Мөбарәкшин белән таныштыра. Язма үзенең җыйнаклыгы, мәгълүматларга шактый бай булуы ягыннан ифрат отышлы. Гаделша кебек якташларыбыз, аларның дөньякүләм әһәмиятле гамәлләре турында белгәч, туган халкыбыз өчен табигый горурлык хисе уяна. Әмма, очеркны укып бетергәч, Хәмзәнең шушы табышлардан тулысынча фай даланып җитмәгәнлеген дә тоясың. Авторның кыю-кыю фикерләрен ишетәсе килә: әйтик, ни өчен шундый да талантлы галим әлеге ачышларны Татарстанда яшәгәндә үк ясый алмаган? Ник соң без сәләтле кешеләребезне һаман тибәрәбез? Дөп дөресен әйткәндә, бу — бердәнбер генә егет түгел бит. Безнең игьтибарсызлыктан гаҗизләнеп әллә кайларга (хәтта чит-ят илләргә) китүче һәм анда бик тә күркәм эшләр башкаручы талантларыбыз шактый. Алар Татарстанда артыкмыни соң?! Кеше кадерен санга сукмавыбыз, ваемсызлыгыбыз, милли кадрларны җилгә очырып утыруыбыз тагын кайчангача дәвам итәр? Аннары, очерк каһарманы, химик буларак, иң четереклеләрдән саналган мәсьәләгә — табигатьне саклауга, экологиягә ниндирәк карашта икән? Аның «Туфраксыз басуы» адәм балаларының сәламәтлегенә зыян салмасмы? Автор бүгенге көннең үзәгендә торучы бик тә мөһим шушындый мәсьәлә ләрне куертып җибәрсә, әлеге язма укып туймаслык булыр иде. Бу очракта аның укучыга үз фикерләрен гомумиләштереп бирергә дә, теләктәшләр һәм бәхәсләшүчеләр тупларга да мөмкинлеге артачак иде. Күрәсең, бу кадәресе тәҗрибәдән киләдер. Шулай фараз кылыйк та. авторга уңышлар теләп, аның яңадан-яңа кызыклы язмаларын көтеп калыйк! 

Реклама