Н. Г. ЧЕРНЫШЕВСКИЙНЫҢ ТАТАРЧА КУЛЪЯЗМАЛАРЫ СССР

Үзәк Дәүләт Әдәбият һәм Сәнгать архивы фондында Н. Г. Чернышевский- ның иске имлябыз белән гарәп графикасы нигезендә язылган берничә берәмлек татарча кулъязмалары саклана' Аларның язылган вакыты Н. Г Чернышевскийның Саратов дини семинариясендә укыган елларга туры килә Кайберләре исә соңрак та язылганнар Мәсәлән. 896 номер астында сакланучы кулъязманың сиксән жиденче битендә— 3 П 1849 88—89 битләрендә - Касыйдәи шәриф» исемле бәеттән соң шулай ук гарәп графикасы белән Николай Чернышевский тарих 1260 елында яздым» дип күрсәтелгән Кулъязмаларның барысы да татар телендәге чыганаклардан күчерелгән булуларына шик тумый Аларның күпчелеге тарихи, ә кайберләре дини эчтәлекле текстлар, мөнәҗәтләрдән гыйбарәт Н Г Чернышевскийның тәрҗемәи хәленнән мәгълүм булганча, ул Саратов семинариясенә укырга 1828 елның 24 июлендә керешә Бу вакытта аңа ундүрт яшь була Семинариядә ул Көнбатыш Европа. Шәрык һәм татар телләрен өйрәнә Шәрык һәм татар телләрен семинариядә Г С Саблуков укыткан Үзенең остазына Н. Г Чернышевский гомере буена тирән ихтирам хисен саклап кала Татар телен камил белү өченме, әллә инде тарихны күбрәк яратканга күрәме Н Г Чернышевский тарихи эчтәлекле чыганакларга күбрәк игътибар биргән Аның кулъязмалары арасында Ибраһим Хәлфин төзегән -Әхвәле Чыңгыз хан вә Аксак Тимер- исемле китаптан күчереп алынган текстлар да шактый урын алып тора Текстлар тоташтан күчерелмәгән Мәсәлән, кереш өлешендәге кайбер тарихи мәгълүматлар кулъязмада урта өлештә урын алганнар, текстлар да шактый гына кыскартылып бәян ителәләр И. Хәлфин китабындагы баб. ягъни бүлек исемнәре дә беркадәр үзгәртеп бирелгән Н Г Чернышевский аларны текстларның эчтәлегеннән чыгып атаган Мәсәлән. 91—94 битләрдә «Әүвәл Җучи ханны бәйан кыйлале» дип. ә 95—100 битләрдә -Үзбәк хан үлгәндин соң Җанибәк ханны хан кыйлдылар» дигән исем аегында хикәя ителә Бу текстларның күчерелешләрендә кыскартулар юк дияргә була Йөзенче битнең икенче ягыннан башлап -Я рабби - хикәясе башлана Бу хикәядә «Кыйссасел әнбия- (Пәйгамбәрләр тарихы) китабыннан алынган сюжетлар да шактый Башка дини китаплардан, яисә риваятьләрдән алынганнары да бар Фазыйләтел кадир- (Бөек көч) исемле хикәя әнә шундыйлардан Соңгысын без Әбелмәних Каргалый- ның (1782—1833’) -Хикәяте сәни исемле әсәре белән чагыштырып чыктык Н Г Чернышевскийның «Фазыйләтел кадир» һәм Ә Каргалыйның -Хикәяте сәни әсәре икесе дә бер үк сюжетка корылган Ш С Садретдинов фикеренчә «бу сюжетка нигезләнеп. Көнбатыш Европа әдәбиятларында күп кенә әсәрләр язылган2 Бу хикәятнең күләме зур түгел, шуңа күрә без аны тулысынча китерәбез Фазыйләтел кадир3 Бәни Исраил заманында Шәмсүн исемле кеше бар ирде, үзе вәлиләрдән ирде Бәгъзе галимнәр пәйгамбәрләрдән дип әйтделәр. Ул Шәмсун кяферләре берлән сугыш кыйлды. Мең ай аның сугыша торган коралы тәвә йаңагы ирде. Хәтта кяферләр бик гаҗиз булдылар, һич тәкатьләре калмады Кяферләр хатынына әйтделәр: әгәр йоклагач иреңнең кул вә аякларыны багъласаң. без сиңа телә- ! СССР Үзәк Дәүләт адабият һ.<м сәнгать архивы I ф I тасвирлама 298 эш Алга таба — ҮДӘСА Миннегплов X Садретдинов Ш XIX йоз татар адабияты лдкярларс Казан 1982 98 б 1 СССР ҮДӘСА, 1ф . 1 таса. 298 эш. 90 6 гэн кадэре мал бирер идек диделәр. Хатыны риза булды Бу кон сугыш кыйлуп кич кайтып ятды. уйкуга китде Хатыны килеп кул- аякларыны йеб берлән багълады Йокыдан уйганса, кулларын багъ- лаулы күрде Хатынына әйтде: Минем кулларымны кем бәйләде9 Хатыны әйтде Мин бәйләдем, куәтеңне сынамак очен. Кулларыны тетрәткәч, йебләр парә-парә булып озелде. Ул көн йәнә сугыш кыйлуп күп кяферләрне харап кыйлып кайтып арып ятды. Йоклап булды Хатыны тимерчедән зәнҗирләр ясатып кул-аякларын багълады. Шәмсүн уйгануб әйтде: Минем кул- аягымны кем багълады? Хатыны әйтде: Мин багъладым, синең куәтеңне сынамак өчен Шәмсүн әйтде: Әй хатын, мин аллаһ тәгаләнең вәлиләрендәнмен. Дөньяда һич нәрсә тәкать тотмас, мәгәр үз толымыңны (толымымны?) кисеб бәйләсәң, аны өзалмасмын дип кулларыны тибрәтде, зәнҗирләр парә-парә булды. Хатыны залим бу сүзне эченә салды. (Шәмсүн) өйүдән газага барды, күп кяферләрне харап кыйлып кайтып ятды. Йокыга киткәч хатыны толымыны кисеп кул-аякларыны багълап кяферләрә кычкырды. Кяферләр килеп Шәмсүнне шәһид итделәр. Кулъязмаларда битләрнең номерлары бары тик бер яктан гына куелган Мәсәлән. «Әүүәлге баб ' 108 биттән башлана һәм Ходай тәгаләнең Адәм галәйһи сәләмне яратканының зикре - дип атала, 112 биттә «Төрек, Хәзәр. Сакалиб. Рус. Мин. Чиң. Ки- мари тарихы* турында языла. 114 биттә «Татар ханның зикре башлана Болардан соң 116—130 битләрдә төрле эчтәлектәге шигъри мөнәҗәтләр язылган Шактый гына зур татарча сүзлек тә бар Текстлар иске татар имлясы белән башкарылган дидек Гарәп хәрефләренә нигезләнгән татар әлифбасының хәрефләре Н Г Чернышевский тарафыннан аның үзенә генә хас ысул белән язылган булуын да искәртеп үтәсе килә Ул борынгы славян язуы элементларын да кулланганга охшый Хәрефләр бик тигез һәм пөхтә итеп язылганнар Биредә күбрәк нәсх ■ язуы төре кулланылган, ә мөнәҗәтләр исә фарсы язуы буларак билгеле булган почерк төре -тәгъликъ» белән башкарылган. Н Г Чер- нышевскийның татарлар арасында киң таралган гарәп язуы төрләреннән яхшы хәбәрдар булуына ишарә ясый торган дәлилләр кулъязмада аз түгел Текстларда гарәп. фарсы теленнән кергән сүзләрнең күләме шул заманда гамәлдә булган татар әдәби телендәгечә үк. ягъни тиешенчә генә кулланылган Н. Г. Чернышевскийның улы Михаил Николаевич әтисенең көндәлегендә аның үзенә генә хас шартлы система белән язылган кыен, аңлашылмый торган сүзләрнең, гыйбарәләрнең күплеге турында әйтә4 Мондый күренеш татар телендәге кулъязмаларга кагылмый дисәк тә була Чөнки барлык текстлар да иркен укыла торган итеп язылган Н. Г. Чернышевскийның кулъязмаларыннан укучыларга тәкъдим ителә торган өзекләр фактик материал буларак китерелә. Аларга әдәби яки грамматик анализ ясау максат итеп куелмады Гәрчә татар әдәбиятында, татар матбугатында Н. Г Чернышевскийның татар телен өйрәнгән булуы турында язылып килсә дә. аның кулъязмаларыннан үрнәкләрнең бирелгәне булмады Кереш сүзебезне Мәскәү дәүләт университеты профессоры М Всеволодованың ’Правда» газетасында басылган мондый юллары белән тәмамлыйсы килә Милли телләргә һәм мәдәниятләргә ихтирамны тәрбияләү — мәктәптә үк башланган булуы мөһим Н. Г Чернышевскийның Саратов дини семинариясендә укыганда татар теленнән бишле булуын искә төшерик. Дини семинария өчен уку планын төзүчеләр дин эшлеклеләренә күрше халык телен өйрәтүне тиешле тапканнар • (1989. 6 март. 68 сан) Тирән мәгънәле, гыйбрәтле һәм уйланырга мәҗбүр итә торган, игътибарга лаек сүзләр

 

Әүвәл Җучи ханны бәйан кыйлале 5 Җучи хан анасының атын Бөртә Кучын диерләр. Бөртә Кучын хамилә ирде. Чыңгыз ханның ераклыкында Миркәт халкының ханы Чыңгыз ханның өйүнә чабды, оланча кыйлып алып китде Уң ханның хатыны Бөртә Кучынның ийкәчесе ирде Уң хан берлән Миркәт ханның арасында дустлык бар ирде Ул сәбәбен Уң хан Бөртә Ку- чынны теләп алды, Чыңгыз ханга йибәрде Аның өчен кем Уң хан берлән Чыңгыз ханның атасы Йәсүки баһадир дуст ирде Әлкыйс- са Бөртә Кучын Җучи ханны тугурды. Ул йирдә кәһуарә йук ирде. Кем аны салгайлар әйтте: агырмазсун дип хәмердин бер нәмәрсә тәгъбийә кыйлып. аның эчигә салып алып килделәр. Чыңгыз хан бер угылны күреп хушхаль булды, кем безгә Җучи килде тиде Магул телендә Җучи тип йаңлы килгән миһманны әйтерләр. Ул сәбәбдән әйтте Җучи куйдылар Мәгълүм булсун кем, Җучи хан атасындан борын үлде Аның зикре Мөхәммәд Чыңгыз ханның дастанында тәхрир табып ирде Чыңгыз хан Җучи ханның үлгәнене ишеткәндин соң гаҗәп пәришан булып газа тотды Ул вакытда мәмләкәт маслахате өчен угъланлары вә өмараларыга һәммә пәнд мәслихәт итә башлады, вә васыйәт-әмиз сүзләшә башлады Фил җөмлә газадин соң Үтәчкингә әйтдекем син Дәште Кыпчакка баргыл, Җучи ханның икеләнче угълы Бату, ләкабе Саин хан торыр, атасының тәхетендә ултуртып энеләрене, өмараларыны аңа табигъ кыйлгыл. Әгәр энеләре вә өмара- лары сүзеңне тотмасалар, үзең анда торгыл, миңа гарасә дәште йибәргел. без аның фикрене кыйлале тип ийбәрде... Сүзлек: Хамилә ирде — йокле иде кәһуарә — бишек Хушхаль булды — шатланды Тәгъбийа кыйлып — каптырып тутырып салып миһман — кунак зикре — искә алу тәхрир табып — язылып пәришан булып — кайгырып. хәсрәтләнеп маслахате очен — тынычлыгы очен (мәнфәгатьләре өчен) пәнд — канаш нәсихәт Табигъ кыйл — буйсындыр, гарасә даште Иибар — чакыру жибәр ярдәм сорап атчабар жибәр Үзбәк хан үлгәндин соң Җанибәк ханны хан кыйлдылар . Бәркәдән соң Меңгү Тимур хан булды Ул ил вә олысны забт кыйлмакга мәшгуль булды вә агасы Батухан дәстурегә гамәл кыйлды Тәкый Ак Урда тикән мәмләкәтне Баһадурхан бин Шәйбани ханга бирде. Кырым вилайәтене Уран Тимур бин Тукай Тимурга бирде вә үзе Болгари мәмләкәтегә барды. Тәкый ике йылдин соң мозаффар булып кайтып килделәр. Андин соң сансыз чириге берлән Абка хан өстигә атланып Иран мәмләкәтегә барды, тәкый Аб- ка хан берлән солых кыйлып кайтып килде Һәмишә бер берегә пәшкәшләр берлән барыш-килеш кыйлыр ирделәр. Тарих алты йөз сиксәндә Абка хан дөньядин нәкъль кыйлды, аның урныга Әхмәд хан мөселман ирде берничә вакытдин соң Аргун бин Абка ханның кулында шәһид булды (97—98 битләр) Сүзлек Забт кыйлмяк — басып алу дастуре — үрнәге кануны; тикән — дигән: мозаффар булып — «иңеп һәмишә— һәрвакыт пәшкәшләр — кыйммәтле зиннәтле бүләкләр: нәкъль кыйлды — күчте (үлде! Касыйдәм шәриф Вөҗүдем җөмләсе гысьян нәмән миндә хәйр нә ихсан бу халәт берлән йә гыйфран. Халаекның кеме заһид, кеме галим, кеме габид кеме суфый, кеме мөршид ҮДӘСА I ф I тасв Ш зш 91 б Кеме гыйлмен гайан кыйлгай. кеме зөһдин бәйан кыйлгай гамәллекләр аман булгай. Әгәр фазлың берлән сөйүрсәң, котылгаймын гафу кыйлсаң вә кәррә гаделең белән сөйүрсәң. Тәнемдин туным суйганда, җаным ләхеткә куйганда, башымдин суны койганда. Ата-ана башы берлән углыгыз күз яше берлән булыр башлыг башы берлән, Уша көн йа Рәсүл аллаһ сәвенүрсәң сиңа валлаһ шәфәгать кыйлмасаң нягаһ, Алайы Шәмседдин үзе китде. камугъ яранларың йанды Сүзлек Касыйдән шәрнф — олугь (беек, гүзәл I поэма. Вожүдем — барлыгым бар булуым; гысъян неыән — буйсынмаучы мин түгел ихсан—шәфкать яхшылык гыйфран — бәхилләү гафу итү халаек — кешеләр заһид — аскет, дәрвиш габид—кол мершид — житәкче. хуҗа; зөһд — пакьлек, сафлык; кәррә — кабат, тагын ушал кан — шул кен нягаһ — кинәт камугъ — барлык барысы

Реклама