ФИДАЯ

Хәзерге үзгәртеп кору, яңарыш чорында төрле югарылыктагы җитәкчеләргә бик күп үпкә һәм хәтта гаепләү сүзләре әйтелә, җитәкче оешмалар тәнкыйть ителә. Шул ук вакытта, алга бару юлларын билгеләгәндә, без җитәкчеләребезнең сүзенә колак салабыз, күп очракта депутатларыбыз итеп тә шуларны сайлыйбыз. Чөнки җитәкчеләрнең бик күбесе — халыкның иң актив, эшчән, уңган, акыллы уллары бит. Әгәр дә торгынлык чорында аларның эшчәнлеге, тырышлыгы, кылганнары илнең алга баруына хезмәт итмичә, киресенчә, җәмгыятебезне артка сөйрәгән икән, моңа еш кына алар үзләре түгел, ә бәлки ныгып алган тәртипләр системасы гаепле. Әйе, җитәкче урынга күтәрелгән кеше заманында шундый тәгәрмәчләр арасына барып эләккән иде ки, ул һәрвакыт намусы һәм акылы кушканча гына хәрәкәт итә алмады, шуларга көйләнергә тиеш булды. Әгәр дә көйләнмәсә, җайланмаса.— очып төште. Романның баш герое Фидая нәкъ менә шундыйлардан — көйләнә, җайлана аямаучылардан, үз алдына куйган максатыннан ваз кичмәү- челәрдән. Шунысын да әйтергә кирәк: җитәкчеләр арасында хатын кызлар аз безнең, аларга бу өлкәдә эшләү, үзләрен чын актив шәхес итеп исбат итү бигрәк тә кыен, чөнки җитәкчелек эшенең бөтен рәвеше, барышы, агышы фәкать ирләр холкына, ирләр табигатенә яраклашты рылган, аларның үзара кырыс, күп очракта хәтта дорфа мөнәсәбәтенә корылган. Андый мохитта, билгеле инде, хатын-кыз чәүкәләр арасында гы ак күгәрчен кебек чит-ят иде. Фидая да шул ак күгәрчен кебек. Ул бу тәгәрмәчтә озак әйләнә алмый, атылып төшә. Ләкин, үзе егылганчы, кешеләргә булдыра алган кадәр яхшылык эшләп калырга ашыга. Бу әсәремдә мин заманыбыз хатын-кызлары язмышының бер чагылышын тасвирлап бирергә тырыштым.

Реклама