ФИДАЯ


омырт чәчәк аткан чак иде. Төн. 1ирән ярлар арасыннан аккан елганың ике ягына сузылып утырган авыл, биек-биек тирәкләр, өянкеләр астына ышыкланып, йокыга талган Агач башларына терәлгән салынкы болыттан, яңгыр дисәң яңгыр түгел, дым коела кебек, ара-тирә йөгереп узган җил генә яфраклардан эре тамчыларны сибеп китә Ерактан, авыл өстендәге олы юлдан тигез гүләү ишетелеп куя. кайдадыр трактор гөрелди Тик бу тавышлар авыл йортларын урап алган тынлыкны көчәйтә генә, ә урам баганаларындагы
иртәнге җил болытларны таратыр, яңгыр туктар, тирә-юнь яшеллеге. чәчәкләре белән балкып, нурга күмелер Әнә бит. төн карасы аша аксыл томан йомарламнары булып шәпләнгән шомырт агачлары шундый иртәнең килерен хәзердән хәбәр итә сыман Шуңа күрә ир- тәнең хәерле, ямьле килеренә ышанганга, һәммә җан иясе гыныч
Хәер, барысы да йокламый икән әле Әнә. олы урамда, мәктәп ихатасына урнашкан бер йортның өч тәрәзәсеннән дә гөлт итеп яктылык сибелде, алар каршында энҗе бөртекләре булып, тамчылар җемелдәште. Караңгылыкны бозган бу тәрәзә артында ниндидер борчу, тынгысызлык, хәтта хәвеф бардыр кебек тоелды Йокының татлы сәгатендә вакытсыз, урынсыз кебек иде ул
Бу хисне тагын да көчәйтеп, йортның тышкы ишеге каерылып ачылды, эчтән бөркелгән яктылыкта күлмәкчән генә яланбаш хатын шәүләсе күренде Менә ул. озын кунычлы резин итекләрен лаштыр-лоштыр китереп, ашыгып урамга чыкты, биегәителгән урта юл буйлап югары очка таба йөгереп китте Сирәк лампочкалар, пыскак
Мәдинә МАЛИКОВА (1935) - здип, к Казан каласы таш кала 'Янар гаулар яктысын Са», * Шлфкатъ» һем башка асарлар авторы. Татарстанның һем РСФСРның атказанса» л«.нМнилг гезлмгклрс Казанда лши
лампочкалар караңгылыкны куерта гына сыман Мондый төннәрдә авылларда аеруча моңсу була һәр йорт, башкалардан ерагаеп, бар җиһанда бер ялгызы калгандай тоела
Шунысы юанычлы май төннәре тиз үтә Озакламый таң агар.
йоклый, алдагы көнгә көч җыя.
яңгыр күзне алыштыра, хатын бик ашыга иде. шуңамы, әллә артык кабалангангамы, абынды-сөртенде. бер-ике мәртәбә янтаеп китеп, кулы белән таянды, әмма моны сизмәде дә кебек, үзалдына сөйләнә- сөйләнә. сулкылдый-сулкылдый йөгерә бирде Биегәеп, каралып утырган идарә, клуб биналары турыннан узды, ниһаять күпергә илткән киң тыкрыкның каршы ягындагы ихатага җиткәч туктады, пычранган бармагы белән капка баганасындагы төймәгә басты Якындагы багана башыннан төшкән яктылыкта капка түбәсендәге «Медпункт» дигән язу аермачык укыла иде Хатын сабырсызланды, төймәгә озак-озак басып торды, аннары йодрыгы белән дөбердәтергә кереште
Ниһаять, дымнан бүрткән өй ишегенең сыкрангандай шыгырдап ачылганы ишетелде, йокыдан карлыккан, әмма ягымлы хатын-кыз тавышы:
— Ишетәм, ишетәм, хәзер ачам. — диде.
— Мөнирә, мин бу! Киенеп чык тизрәк!
— Хәзер, хәзер Үзең дә яңгыр астында торма, кер. — дип сөйлә- нә-сөйләнә. капканы ачты Мөнирә
Биш минут үткәндерме-юкмы. алар кире әйләнеп тә чыктылар. Мөнирә плащ кигән, юлдашының да иңенә куртка салган иде Ишек төбендә аларны унбиш яшьләрдәге кыз бала озатып калды.
— Кызым, син дә озаклама, тиз генә киен дә килеп җит, — диде аңа Мөнирә.
Юлдашы бераз тынычлана төшкән иде булса кирәк:
— Аны кузгатмаган булсаң да ярар иде. — диде — Йокласын иде тыныч кына
Аның тавышында баягы сулкылдау сизелми иде инде
— Килеп китсен. — диде Мөнирә гади генә. — Бәлки кирәк булыр
— Үзең генә ярдәм итә алмассың микәнни9 — Хатынның тагын сулышы киселде.
— Кирәге булмаса. әйләнер дә кайтыр. Яшь кешегә нәрсә ул! — диде Мөнирә тыныч, хәтта битараф булырга тырышып.
Алар ашыгып кире түбән очка таба киттеләр Мөнирәнең сул кулында кечкенә чемодан, уң кулы белән юлдашын култыклап алган, аны егылудан сакларга тырыша иде.
Мәктәп ишегалдына кергәч, хатын
— Иркә уянмаган иде. — диде.
— Шыпырт кына керербез, аны борчымабыз. — дип пышылдап диярлек җавап бирде Мөнирә.
Алар өйгә кереп озак та тормадылар, хатын янә урамга атылып чыкты, янә югары очка йөгерде Бу юлы медпунктка түгел, аны узып, күперне дә чыгып, аръякка, куе. шомлы агачлар каршына — рәт булып тезелеп баскан йортларның берсенә Үрсәләнеп капканы какты Бөтен урамны аякка бастырырлык иде кебек, күршеләрнең этләре яман өрде. кайдадыр казлар каңгылдашты. Ә эчтә көттерделәр, бик озак көттерделәр сыман тоелды. Ниһаять, ишек шыгырдады, калын, ачулы хатын-кыз тавышы ишетелде
— Ни кыланасыз ул хәтле? Ут чыктымы әллә9
— Машина кирәк' Машина! Мәгъсүмнең хәле начарайды'—дип җавап бирде хатын, ике кулы белән капкага таянып. Эчтәге хатын, сөйләнә-сөйләнә. ашыкмый гына капка бикләрен ачарга кереште
— Мин монда машина кочаклап ятаммы әллә? Таптылар, киләләр дә куыралар' Көн юк. төн юк!
— Син бит авылның хуҗасы! Председательгә бармый, кая барыйм?
— Хуҗа дигәч тә. алла кодрәте юк ич минем кулда' Мондый төндә яхшы хуҗа этен дә урамга куып чыгармый Аның шоферын 6
кузгатасы, машинасын кабызасы Бар әнә. Уралга әйт үзең, мин кушты диярсең.
Хатын капканың ачылып беткәнен көтеп тормады кире йөгерде. Тагын бер капканы кагып аннан чыкканнарын көткәнче хәлне аңлатканчы. машинаның ватылганын, аны тиз генә кузгатып булмасын төшенгәнче бөтен бер гомер узгандай тоелды Хатын кире йөгереп * кайтканда, аның кызган маңгаена тамган яңгыр чыжлап парга әйләнә < кебек иде Мөнирә аны ишек төбенә чыгып каршы алды хәлне сүз- = сез аңлады
— Бар. Гыйззетдингә йөгер. — диде —Баштук шуны гына дә- < шәсе калган. ®
Гыйззетдин аръякта, председательнең күршесендә Хатын кире * йөгерде Бу юлның очы-кырые юк иде сыман Ләкин ниндидер код- = рәт белән, ниһаять, саташуга охшаш чабуның да ахыры җитте Ха- < тын тәбәнәк капканы ачып кергәндә, өй эчендә ут кабынып ишек я ачылды Озак аңлатырга кирәк булмады. Гыйззетдин шундук ишег- ’ алды түрендәге сарайның киң капкасын ачып җибәрде машинасын х кабыза башлады, өйдән аның хатыны йөгереп чыкты, ул да хәлне тиз аңлап, иренең өс киемнәрен алып чыгып бирде Аңарчы бөтен > дөнья тукталып торган кебек иде. кинәт һәммәсе хәрәкәткә килгәндәй булды берничә минуттан -<Нива- машинасы мәктәп турына килеп туктады, фаралары белән түрдәге өй ишеген яктыртты, аннан медсестра Мөнирә озын буйлы ир кешенең беләгеннән нык тотып алып чыгып килә иде инде Кызы да килеп җиткән икән, ул да чык- макчы иде. әнисе:
— Зиләйлә, кызым, син монда гына йокла. Иркәгә иптәш булырсың. — диде. Каршына килгән хатынга
— Менә. Зиләйләнең килүе ярады бит әле, Иркә өчен борчыласы юк. — дип куйды
Мөнирә алга. Гыйззетдин белән янәшә, ир белән хатын арткы утыргычка утырдылар Машина нык гүләп урта юлга күтәрелде
Гыйззетдин артка борыла төшеп сорады.
— Район больницасынамы’
Кармашка барабыз. — диде аңа Мөнирә — Билал абыйга
— Анысы Билал кебеге район больницасында юк инде — дип. ничектер бик йомшак кына аның белән килеште Гыйззетдин
Машина дымлы караңгылыкны фаралары белән ертып, әүмән-тәү- мән килеп, авылдан чыгып китте
Арттагы утыргычта ирен биленнән кочаклап утырган хатынга хәзер инде сулышына кабып каядыр чабарга, кемнәргәдер хәлнең авырлыгын кабаланып аңлатырга, ярдәм көтәргә кирәкми Хәл-әхвәл башкалар кулына тапшырылган Башын суза төшеп күн фуражка астыннан елтыр күзләрен алга төбәгән, вак яңгыр һәм туктаусыз чәчрәгән пычрак белән томаланган пыяла аша юл сикәлтәләрен күрергә азапланган Гыйззетдин, биш чакрым араны күпме вакыттан уздырып. Кармашка кайчан килеп җиткерер'’ Участок больницасының баш врачы Билал Газимов ни әйтер’’ Аннары авыруны ничек дәвалар? Берсенә дә катнашып та. газизеңә ярдәм итеп тә булмый Бу хәл хатынны шомландыра, шул ук вакытта җегәрен алып, хәлсезләндерә дә иде Аның зиһене томаланып китте, аннан соңгы вакыйгалар хәтеренә яман төш кебек өзек-төтек булып кына сеңеп калдылар
Юлның сикәлтәләре хисапсыз иде. һәркайсында йөрәк туктап торгандай булды Хатын, кесәсеннән кулъяулык алып, иренә сузды Яулык каралды Артына әледән-әле борылып карап килгән Мөнирә каяндыр алып мамык кисәге сузды Ул да тиз каралды авырайды Кан Иң тирән чокырлар Кармаш урамында иде булса кирәк, алары соңгы көчне алды
Участок больницасына олы урамнан борылып, үргә менәсе иде
Ниһаять, килеп җиттеләр Хатынның хәтеренә бик нык уелып калды болдырда ире басып тора, биленнән больницаның м<-Д‘11 тРасы Гөлфия кочып алган Кара плащ өстеннән. Мәгъсүмнең сынын икегә аергандай итеп, ак халат җиңе сузылган Ул башын артка каерып, аңа. хатынына карый, суырылган агарган йөзендә хәлсез елмаю Юаткан да шикелле ул. шул ук вакытта бәхилләшкән дә кебек Ишек өстенә беркетелгән олы лампаның көчле яктысында бу караш, бигрәк тә караңгы машина эченнән чыкканнан соң. бик ачык күренде Лампа яктысы аяусыз иде. ул стеналарның, ишекнең искелеген, тузганлыгын, бинаның кечкенә, шыксыз икәнлеген аеруча ачык итеп күрсәтте Гүяки ул Күрегез, мәңгелек караңгылыкка илтә торган юлның башы шушы була — дип. аяусыз битарафлык белән кисәтә иде кебек. Кинәт Ул моннан чыкмаячак'— дигән уй бәгырьне ярып үтте — Үз аягы белән чыга алмаячак ул моннан . Кире кайтмаска китергәнмен...»
Ах. үкенечкә булды аның бу уе' Шушы төндә ул кулыннан килгәннең һәммәсен эшләде, кылганнары өчен үкенерлек булмады, ләкин шомлануы, алдан хәсрәтләнә башлавы, әлеге өметсез уе Шушы ишек төбендә ул аның белән хушлаша башлады, мәңгелеккә араларның өзелгәнен шундук тойды һәм моңа иренең бәхилләшкәндәй елмаюы түгел. — һич юк. чөнки Билал да. Гөлфия дә артык борчылырга сәбәп юклыгын сүзләре, йөзләре, хәрәкәтләре белән аңлатып тордылар. — өметсезлеккә шушы хан заманыннан калган бинаның шомлы. битараф, ваемсыз кыяфәте, рәвеше сәбәп булды Гүяки аның эчендә инде бик күпләрнең соңгы сулышы өзелеп, караңгылыкта, тынлыкта юкка чыккан һәм бу монда бик тә гадәти хәл иде.
Ике көннән, тагын шул ук - Нива’га утырып больницадан китеп барганда, хатын, артка каерылып, керфек тә какмый, күздән югалганчы шул бинага карады Дөрес, ихатаны төзекләндерергә тырышканнар. коймаларның эчен сарыга, тышын зәңгәргә буяганнар, өметсезлекне. шомны куарга маташканнар Тәрәзә кашагалары да акка манылган. Әмма бу буяулар сиксән яшьлек карчык битенә ягылган иннек-кершән кебек кенә Күпме яңгырлар юып, күпме карлар сыйпап узган бу соры бүрәнәләрне9 Күпме күзләр аларга өмет белән текәлгән дә. яннарында күпме яшьләр түгелгән9 Кем алган аларның исәбен? Шуларга тагын берәүнең ачы яшьләре кушыла икән, аннан ни үзгәрә9
Хатын тирә-ягын күздән кичерде Нык ихаталар эчендә, түбәләре хикмәт сырлап ясалган биек капкалар артында, шифер астында, челтәрле кәрнизләр, иркен верандалары белән көязләнеп утырган йортларны, авыл очындагы озын ак ферма биналарын, очарга әзерләнгән зур-зур ракеталардай, борыннарын болытларга төбәп баскан силос манараларын күрде Бу йортларда, бу биналар тирәсендә җиргә нык-нык басып, ашаганда колагы селкенә һәм эшләгәндә йөрәге җилкенә торган кешеләр яши алар тагын да шәбрәк өйләр салу, тагын да матуррак киенү, тагын да күбрәк рәхәтләр күрү турында уйлыйлар. Аяк астында җирнең ныклыгын тоймый башлаганнар өчен йөрәге нечкә җепкә эленеп торгандай көч-хәл -ибә башлаганнар өчен сызланудан сыгылып төшкәннәр өчен, әҗәл белән йөзгә-йөз очрашканнар өчен әнә шул иске, шомлы бина Кинәт хатынның зиһене ачылып киткәндәй булды -Ничек мин бу хәлгә түздем икән9 — дип уйлады ул.— Нигә мин бөтен халыкка, «Без нишләп болай ваемсыз нигә без гомеребезнең иң авыр минутлары киләсен уйламыйбыз, нигә аны кайгыртмыйбыз9'— дип кычкырмадым икән9 Ни өчен мин Җанда гайрәт тәндә көч барда тегенди-мондый җитмәүчелеккә дә түзеп була кеше кулларына калганда ниләр күрәсебезне уйлыйк' — димәдем икән?»
Ә бина әле нык тора, аны кузгатып та. үзгәртеп тә булмас кебек 8
гүяки аның тирәсендә вакыт үзе туктап калган, баш өстенә ишелердәй булып салынган болытлар да. үзәккә үтеп сибелгән яңгыр да үтмәскә килгән сыман иде
Ләкин гомер агышы туктамый, үтмәстәй тоелган җил-яңгырлар да үтә. донья үзгәреп тора
Ул елның маенда күк йөзен атналар буе каплап торган салынкы болытлар да. вакыт җиткәч, таралды, үз нәүбәтендә эссе җәй иртә кыраулы көз килде Аннан соң да бер ел узып, көзге болытлар янә яшь коярга кереште
Иртән күзен ачуга Давыт Тагын. — дип уйлады —һаман туктамаган. коюын белә- Парланган тәрәзәләр болай да сүрән көн яктысын саран үткәрә, өй кыегыннан тигезле-тигезсез коелган тамчылар гүяки тыштагы салкын күлдәвеккә түгел, бәгырьгә тама иде
Аш бүлмәсеннән Фазиләнең савыт-саба шалтыратканы ишетелде Әнә ул ишектән башын сузып.
— Давыт ишетәсеңме соң? — дип сорады — Телефон шылтырый бит. ник алмыйсың9
Әйе шул. шылтырый, тик Давытның тыңлыйсы килми, рәтле сүз әйтмәсләрен күңеле сизә Әмма кемдер аны бик кирәксенә, ахры ямьсез зыңгылдау колакны ертып, озак-озак кабатлана. Тыңламый котылып булмас, мөгаен
— Алло!
Директорның секретаре икән.
— Давыт абый, хәерле иртә! — Тавышы дәртле, сөенче әйтә диярсең Яшең унҗидедә чакта көзге яңгыр гына кәефне җимерә алмый шул — Телефонограмма сезгә1
— Йә. укып күрсәг әле. туйга чакыралармы әллә9
— Ю-ук, туйга түгел' Нәрсәгә икәнен әйтмәгәннәр ■ Урман хуҗалыгының баш инженеры иптәш Гаяровны сәгать тугызга иптәш Нурханова . •
Бу урында кыз тотлыгып калды Аннары гаҗәпләнгәндәй
— «Үтенеп» дип язылган монда. — диде — Нурханова сезне үтенеп чакыра!
Телефонограммаларда - үтенеп» сүзен гомер очратмаган Давыт та сәерсенеп куйды
— Кем ул Нурханова? — дип сорады
— Соң. шул теге райбашкарма председателенең яңа урынбасарыдыр инде! —диде кыз — Әле күптән түгел генә куелган'
Ә. әйе бит әле. берничә ай элек Гайнуллинны Казанга, министрлыкка эшкә алдылар Аның урынына хатын-кызны куйганнар иде моңарчы эш төшмәгәч онытылып киткән
Пычрак ярып районга барып йөрисе килми иде. Телефоннан гына сөйләшеп алсаң ярамас микән’ Әмма Давыт бу уеннан шундук кире кайтты Беренче юлында бармый калу ярамас Җитмәсә, башкармада аның үз йомышы да бар иде
Иренең китәргә җыенганын күргәч. Фазиләнең чырае каралып чыкты
— Синсез тора алмыйлармы әллә’ Инде бер буш көнең булыр өйне карарсың, дигән идем Шимбә ләбаса бүген' Тәрәзә бикләре какшап беткән әнә. югач, рәтләп ябып булмады Абзар ишеген дә карыйсы бар
Өстәл янында чәй эчеп утырган Давыт дәшмәде, ишек кырыенда сыерга он суы болгатып азапланган хатынының аркасына, кыршыл
ган бәрхет жакетына гаеп эзләп карады Икесе дә озын буйлы, озынчарак йөзле. кара чәчле булгангамы, әллә холык-фигыльләрен дә охшатыпмы аларны кайчакта абыйлы-сеңелле дип беләләр, танышлары да. бигрәк пар килгәнсез, ничек шулай табыштыгыз, дип. кызыгып карый иде. Ләкин менә мондый көннәрне үзеңә охшаган хатыныңны түгел. үз-үзеңне күрәсең килмәгән чаклар була Бигрәк тә каршыңда кирле-мырлы сүз сөйләшеп торсалар
Фазилә борылып карамады әмма иренең уйларын аркасы белән үк тоеп торган икән Чиләген күтәреп ишектән чыгып киткәндә
— Бар. бар. юлда батып ятканда, әйткән ие бу. диярсең әле. — диде.
Давыт каты пешкән йомыркага төелә язды Ир өйрәтеп маташкан була тагын, йомырка пешерә белмәгән башы белән!»
Башка вакытта. -Газиг-ын кабызып юлга чыккач, аның күңеле тынычлана, моторның тигез гөрелтесе гүяки йөрәк тибешен дә бер җайга сала торган иде Әмма бүген алай булмады Әллә томан, әллә вак яңгыр пәрдәсе астында каралып яткан шәрә басулар, соры-коңгырт яфракларын инде коеп бетерә язган, шәбәреп мескен кыяфәткә кергән каенлыклар алгы пыялага тук таусыз чәчрәп сыланган сыек лай эчтәге ачуны отыры кабарта гына барды Кайчаннан бирле коя бит инде, очы-кырые һич күренми1 ■ Соңгы атнаның көннәре дә. соры сутулы юл чокырлары кебек бертөсле, ямьсез, эчпошыргыч тоела иде.
Шушы соры, салкын, юеш. күңелне изә торган сәгатьләрдә аның бөтен яшәешен үзгәртәчәк, язмышын хәл итәчәк вакыйгаларның яралганын. соңыннан үзенең дә нәкъ шушы иртәне күп тапкырлар сагынып һәм сызланып искә алачагын белми иде әле ул
Хәер, безнең кайсыбыз гына киләчәген алдан күрә ала соң'’ Күпчелек очракта без. бу дөньяда һәммә нәрсә кабатланып тора, кичә баеган кояш бүген иртән тагын чыга, сүрелгән ай. атна үтүгә, яңадан туа. көз артыннан кыш килә, аннары яз җитә, дип уйлыйбыз Ә бит бүгенге таң кичәгечә түгел, өченче көндәгечә дә түгел, бәлки өр-яңача ата. җилләр бүтәнчә исә. кошлар башкача сайрый Шәфәкъ нурлары да. офык сызыгы артыннан, моңарчы күрелмәгән төсләр бөркеп, өянке-тирәк ябалдашларын төсләргә маналар
Безнең баш очыннан бер мәртәбә агылып узган болытлар беркайчан да кире әйләнеп кайтмыйлар
Тик безнең күзләргә — җетелек, күңелләргә сизгерлек җитенкерәми шул. таң балкышларын һәм болыт агышларын төсмерләре белән аерып күрә белмибез, язмышыбыздагы борылышларны башында сизми калуыбыз да шуннан киләдер, мөгаен
Райбашкарманың аксыл-сарыга буялган ике катлы бинасы янына килеп туктагач. Давыт, машинадан төшеп, кызган йөзен күтәреп, бераз вакыт салкын яңгырга куеп торды, тынычланырга, суынырга тырышты Җитәкче янына кызуланып кәефсезләнеп барып керү беркайчан да хәерлегә булмый Ишектән бераз читтәрәк ләмле су тулы озынча калай савыт тора иде. Давыт андагы озын саплы пумала белән ботинкаларын озаклап юды
Яңа җитәкче янына, бигрәк тә хатын-кыз каршына барасын уйлап урманчылар формасын кигән иде ул Эчкә кереп, гардеробка шинелен- фуражкасын элеп куйгач, зур көзге каршына басып, кителен тарткалады бөтен кыяфәтен җентекләп күздән чигерде.
Форма килешә аңа. пөхтә-ыспай. үзенә таманлап махсус тегелгән Буй-сын да. аллага шөкер, халык арасында югалып кала торган түгел һәркайда диярлек бер башка биегәеп тора ул — метр да туксан сантиметр' Куе кара чәче артык шома да. килешсез тырпаючан да түгел җай гына дулкынланып ятып тора Йөз ак. күзләр тере.
Урынбасарның бүлмәсе икенче катта, коридорның аргы башында ук иде Ике яктан тезелеп киткән бертөсле ишекләр турыннан узганда 10
Давыт ирексездән чыраен сытты пычкы чүбеннән укмаштырылган бу ишекләрнең өсте фанер булып, имән тактага охшатып майлы буяу белән буялган иде. Мондый ясалмалыкны күңеле кабул итмәгән Давытка биредәге бертөсле бүлмәләрдә утырган кешеләрдә дә шундый ук ясалмалык бардыр сыман тоелды в
Аргы баштагы ишек тә — башкаларның игезәк сыңары Әгәр ул _ бикле булып чыкса. Давыт сөенәчәк кенә иде Әмма аның бу яшерен 5 өмете акланмады йозакта бер бәйләм ачкыч эленеп тора, димәк, хуҗа | урынында. Бүлмәнең элекке хуҗасы Гайнуллинны исенә төше- ф pen. Давыт көрсенеп куйды ул. каршы килеп, ике куллап исәнләшә. < өстәл аша түгел, янәшә утырып, ачык итеп сөйләшә торган иде ® Дөнья рәтен белә Гайнуллин, ә яши белгән кешегә урман кирәк — ял s иткәндә дә. тормыш көткәндә дә... *
Эчтән яңгыравык нечкә тавыш ишетелде. Давыт ишекне ачкан- < чы. аңа кадакланган яңа язуны укыды «Нурханова Фидая Госманов- г на» Ят исем, телгә дә бик үк җайлы түгел сыман Давыт, көрсенеп. - эчкә атлады =
Иң беренче күзгә ташланганы гөлләр булды. Почмак бүлмә бул- о ганга, тәрәзәләр ике якка карый: аларның төпләре тулы бүрек-бү- * рек кызыл чәчкә аткан яраннар, тамчы гөлләр, мондагы элекке ирләрчә кырыслыкка күнеккән Давытның күзе камашкандай булды
Түр өстәл артында аягөсте басып, аңа таба уң кулын сузган хатынны күргәч, ул тагын да ныграк сәерсенеп китте Мондый кабинетларга. дәрәҗәле өстәлләр артына кереп утырган хатыннар, гадәттә, ир кыяфәтлерәк, тупасрак чырайлы һәм бәдәнле була, алар, бу охшашлыкны тагын да көчәйтергә теләгәндәй, коңгырт яисә зәңгәр костюм киеп йөри Ә бу исә челтәрле изүе күкрәкләренә сыланып торган нечкә билен кысып алган ачык көрән төстәге бәйләгән күлмәктән иде Анысы бер хәл. иң гаҗәбе шунда — бу хатын чибәр, чынлап торып бик чибәр иде Дөрес. Давытның исенә төште, район җыелышларында бу хатынның күзгә чалынып киткәләгәне бар иде. ләкин ул чакта аңа текәлеп каралмаган икән Хәзер менә, якын ук килгәч, аның чибәрлеге гаҗәпкә калдыра, караган саен карыйсыны китерә Бөтен җире килешле сул яктан кыеклап ачылган алтын-сары чәчләре дул-кынланып иңнәренә төшкән, ак түгәрәк йөзе тулган ай кебек яктырып тора, зәңгәр күзләренең карашы үткен һәм уйчан, ә бераз эрерәк әмма тигез ак тешләреннән тулы иреннәреннән саф күңелле кешеләрдә була торган якты елмаю сирпелә иде
Фамилияләрен әйтеп танышканда. Давыт каушавыннан аның кулын учында озаграк тотты бугай, нечкә, нык бармаклар кош баласы кебек тыпырчынып куйдылар Давыт кызарынып чыкты
Нурханова үз өстәленә терәп куелган өстәл кырыендагы тирән кәнәфигә ишарә ясады — утырырга тәкъдим итте. Давытның фикере чуалганын сизмәмешкә салышмады, гади генә итеп
- Форма кигән кешене күргәч, үзем дә бераз каушап киттем әле. — дип елмайды Күренеп тора, үзе ул тамчы да каушамаган, моны фәкать сүзне ипле башлап җибәрү өчен генә әйткән иде Әмма Давыт биреште, саламга тотынгандай, бу сүзне ялгап китте
— Безнең эш хәрби хезмәткә тиң. — диде. — белмәгәннәр каушап төшсә дә гаҗәп түгел Урман сакчыларына форма киемен заманында Петр Беренче керткән Килегез безгә, бик шәп музеебыз бар. карап китәрсез
Кәнәфигә утыргач, Давыт кинәт кечерәеп китте, үзенең башы өстәл артындагы биегрәк урындыкта утырган Нурханованың башы белән бертигез икәнен күрде, башкаларга өстән карарга күнеккәнгә, үзен җайсыз хис итте Ләкин аягөсте басып сөйләшеп булмый бит инде! Ул аякларын сузып җибәргән иде, ботинкалаларының икенче якка ук сузылып чыкканын тойды Нурханованың да шунда караганын
күреп, тезләрен өстәл аратасына бәреп, аякларын кире тартты Каһәр суккыры. Гайнуллин заманында да шушы кәнәфидә утыра торган иде ләбаса, аягын нишләтә иде соң әле’ Җитмәсә, бүлмә хуҗасына ян белән утырып, муенны борып сөйләшү дә шактый җайсыз икән!
Ә Нурханова аның көйсезлекләрен сизми дә кебек, тыныч кына, нечкә тавыш белән, үзенең инде урман хуҗалыгы музеенда булганын сөйли Ул Баллыболын мәктәбендә директор булып эшләгән икән, урман хуҗалыгына укучы балаларны алып барган, андагы цехларны да караганнар, бизәкле кашыклар, савытларны ничек эшләгәннәрен күргәннәр, фанер цехында булганнар
— Агач савыт-саба эшләү цехыгыз бик ошый безгә. Хәл кадәренчә ала идек без аларны Мәктәп олимпиадаларында җиңеп чыккан балаларга бик матур бүләк бит.
Ә Давытның башында бер генә уй буталды моңа миннән ни кирәк9 Ул бит инде бу пычракта егерме чакрымнан Давытны үзенең кем булып эшләгәнен һәм урман хуҗалыгына ник барганын сөйләр өчен чакырып китермәгәндер. Араларны җайлау-майлау. Давытның күңелен йомшарту максаты белән сөйли ул боларны. Акыллы ир- җитәкче дә шулай итәр иде. син менә моны бир дә тегене эшлә, дип йомышын сөйләргә керешкәнче, бераз вакыт юк-бар сүз үрчетеп алыр иде
Ләкин бу чибәр хатынның йомшак, нечкә тавыш белән ирләр сүзе сөйләп утыруын күңел кабул итәргә теләмәде. Урмандагы һәр кош үзенчә сайраган шикелле, адәм балалары да. кыяфәтләренә. утыргЪн урыннарына, ниһаять, җенесләренә карап, үзләренчә сөйләшергә тиешләр Һәм Давыт, сәерсенүен һәм ризасызлыгын яшерә алмыйча, күке булып кычкырган уткойрыкка тап булгандай, керфек тә какмый Нурханованың йөзенә текәлде. Ярый ла ул үзе генә шулай сәер сайраса, ягъни сөйләсә' Бу кош үз тавышы белән сайрамый икән, аңа шулай ук үзеңә хас булмаганча итеп җавап бирергә кирәк микән инде9 Әгәр бу хатын белән башка җирдә, әйтик, клубта, театрда, кунакта очрашсалар. Давыт белер иде ничек сайрарга, югалып кала торганнардан түгел1 Ләкин урыны нинди бит' Шушындый җитди, рәсми урынга шушындый чибәр хатынны кертеп утыртырга кайсы түрәнең акыллы башы җитте икән9 Хатын-кызны күтәрәләр, имеш. Таптылар гадәт1 Хәзер Давыт нишләргә тиеш инде менә? Иң яхшысы шу-шы минутта өстәл артыннан бу хатынны күтәреп кенә алу булыр иде дә бит.
Давыт буталчык уйларының очына чыга алмады, йөзенә салкын җил бәргәндәй, артка тайчанып куйды Нурханованың ак йөзеннән, боз кыйпылчыкларына әверелгән зәңгәр күзләреннән котып салкыны бөркелгәндәй иде Ай-Һай, сизгер икән үзе дә. Давытның уйнак уйларын тоеп та алган' Озаграк шулай карап утырса, үпкәң шешәр алла сакласын'
Хәер. Нурханованың араларны бөтенләй суытасы килми иде әле, ул. бераз җитдиләнеп, тәрәзә төбендәге гөлләргә карап торды аннары, зур сүз башлаганын сиздереп, көрсенеп куйды, терсәкләрен өстәлгә терәп, кул бармакларын бер-берсенә аралаштырып кысты Аның сул кулында, атсыз бармагында гади генә нечкә алтын балдак ялтырый иде
— Сезнең белән киңәшәсе бар иде. — диде ул.
Давыт дәшмәде. Киңәшәсе булгач, үзең генә килеп китсәң дә зыян булмас иде . — дип уйлады эченнән. Шундук үз сүзенә җавабын да тапты: анда барса. Давыт белән астан карап сөйләшергә туры киләчәк шул аңа
— Суыклар башланганчы. Кармаш больницасының котельныен көйләп җибәрергә, инфекция бүлеге корпусының түбәсен ябарга кирәк иде. — дип дәвам итте Нурханова Давыт тагын авыз ачмады 12
Кайсыдыр авылдагы участок больницасына аның ни катнашы бар9 Курханова аңа туп-туры текәлде дә
— Утыз кубометр такта кирәк. — диде
Тынлык урнашты Алар бер-берсенең күзенә шактый озак туры карап тордылар Ниһаять. Давыт авызын ачты:
— Такта кирәкмәгән кеше юктыр инде ул безнең районда. — дип. көлемсерәде — Тик нигә аны миннән сорыйсы иттегез9 Лесхоз директоры иптәш Мингалимовка кушыгыз гына Район үз кулыгызда бит
— Сөйләштем Бирә алмыйм, ди Көз Ел ахырынача тәмамлыйсы төзелешләр күп һәр кубометр учетта Ә бу төзелеш аның планына кертелмәгән
— Планга кертмәгәнсез, учетка куймагансыз, хәзер инде мин такта урлап китерер дип өметләнәсезме әллә?
Нурханова. аның күзләренә туп-туры карап, өзеп-өзеп
— Әйе. урлап китерерсез дип өметләнәм. — диде
Давыт сызгырып җибәрүдән чак тыелып калды Әйе-е, ишетмә- сәң ишет' Ә ул. мондый югары урынга шыр тилеләрне утыртмыйлар, дип ышанып йөри иде моңарчы' Чибәрлек булгач, акыл гел кирәкми икән бит менә, менеп утырган, хәзер инде Давытны әвәрә итмәкче* Юк инде апакаем, барып чыкмас' Матур хатыннар күп ул дөньяда, ә Давыт үз-үзенә бер генә'
Ә Нурханова Кармаш больницасы хакында сөйли иде Районның мәйданы зур. җитмәсә кыяр кебек озынга сузылган, бер башыннан икенче башына туксан биш чакрым Ә район үзәге Суташ бер кырый- дарак Уртада. Суташтан утыз чакрымдагы Кармашта - Ашыгыч ярдәм үзәге ачу. хирургия бүлеге булдыру планлаштырылган Бу планны тормышка ашыру район халкы өчен бик тә. бик тә мөһим
Урынбасар сөйли бирде, сүзе Давытның бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга торды Аның фәкать бер генә сорауга җавап аласы килә иде моңарчы кара-каршы килеп, ике авыз да сүз сөйләшмәгән килеш, нишләп әле бу Нурханова нәкъ менә Давытка шундый четерекле үтенеч белән морәҗәгать итәргә булган9
Бу сорау кычкырып әйтелмәде әмма урынбасар үзенең шактый озынга сузылган сүзен нәкъ менә шушы аңлату белән төгәлләде
— Сез яшь кеше, тәвәккәл, уңган, алда торган эшләрнең иң мөһимен аерып ала беләсез Районда күпме урманнар утыртуны оештырдыгыз. Урман хуҗалыгында күпме яңалык керттегез Бизәкле савыт-саба цехын ачу да сезнең гайрәт белән эшләнде, диләр Минемчә. больница торгызу эше дә сезне рухландырырга тиеш Халык өчен кирәк бит. ә бәлки агач кашыклардан кирәгрәктер дә әле
Монысы авыртканрак җиргә тиде Ул цех артыннан Давытка күп йөрергә, күп мәртәбәләр агач кашык булмаса. тимере дә ярап тора әле, ашарга гына булсын» дигән сүзләрне ишетергә туры килде Ә хәзер әнә район җитәкчеләре иркенләп мактаналар шул кашыклар белән'
Ярый безгә, каткан тезгә буяулы кашык ясау да». — дип уйлады Давыт Иң мөһимен сез күрерсез инде Урыныгыз да югары, яшегез дә бездән өлкәнрәк күренә — утызга таба барасыз булса кирәк Аннары килеп, больница кадәр больницаны тегеннән-моннан йолкыштырып, урлаштырып, коры тәвәккәллек белән генә төзеп була микән әле9 Давытка калса Кармаш үрендәге ул берничә бүлмәле корылманы, тирә-юнендәге сарай-келәтләре белән бергә бульдозер китертеп, сыдыртып кына ташларга күптән вакыт иде инде Дөрес, моннан ике-өч ел элек килгән баш врач Газимов. аның тирәсенә агачлар утырттырып, койма-капкаларын. тәрәзә яңакларын буятып куйды куюын Аннан гына больница рәтләнәме9
Хәер, бу хакта сүз үрчетеп вакыт уздыруда мәгънә юклыгы күренеп гора иде Хатын-кыз. кая гына күтәрелсә дә хатын-кыз
булып кала Давыт үз-үзен кулга алган кыюланган иде инде Ул. кулларын җәеп, ясалма елмайды:
— Бөтенесен аңлыйбыз. Фидая — каһәр, атасының исеме онытылып китте тагын'
— Госмановна.—дип аның исенә төшерде Нурханова
— Әйе. Фидая Госмановна Мөмкин булса, бөтенесен эшләр идек, җае бер дә күренми бит әле Тора-торып берәр әмәле табылмасмы, истә тотарбыз!
Ләкин истә тотмаячагы, бусагадан чыгуга онытачагы көн кебек ачык иде
— Безнең һич кичектереп булмый торган зур эшебез бар бит әле Баллыболынның буасы кырына нарат утыртырга планлашты- рылган иде Үсентеләре дә кайтарылды, кешесе юк. Мәктәп балаларны бирми! Әллә нинди кире беткән директор утыра анда. Сезнең бер сүзегез җитә, әйтегез әле шуңа!
Нурханова. карашын түбән төшереп, өстәлдәге кәгазьләргә төбәлде Озын алтынсу керфекләреннән ак яңагына күләгә төшкәндәй булды. киң. шома маңгаенда уйлану чагылды Бу рәвешле, нәкъ кирәкле минутта бөтен дикъкатьне бер ноктага туплап, бер мәсьәлә турында тирәннән уйлану—ир-егетләрнең иң төплеләренә хас сыйфат. Хатын-кыз. кагыйдә буларак, теленә беренче килгәнне әйтеп сала да. соңыннан кайтып уйлагач, үкенә Әмма ирләргә хас булганча төптән уйлану Нурханованың мөлаемлыгын киметмәде, тик аны серлерәк. аңлаешсызрак итте, ерагайтты кебек. Давытның күңеле йомшый башлаган иде инде. Нурханова башын күтәрде дә:
— Хәзергә булмый. — диде — Балалар бәрәңгедә.
— Менә күрдегезме9 — диде Давыт аягөсте басып һәм, бу юлы инде, гадәтенчә, күзләрен кыса төшеп, өстән аска карады. — Беребез дә ходай тәгалә түгел, кодрәтебез чикләнгән!
Саубуллашканда икесе дә көчәнеп диярлек елмайдылар, ләкин бер-берсенә ошамаганнарын. ризасыз калганнарын һәм киләчәктә бер-берсеннән читтәрәк торырга тырышачакларын икесе дә аңлыйлар иде
Алай да. ишекне ачып, бусаганы атлар алдыннан. Давыт артына борылып карады Нурханова. урыныннан торып, тәрәзә янына барып баскан иде инде Ул. Давытның карашын тоеп, бөдрәләрен сирпеп башын борды һәм боздай салкын күз карашы белән ишекне тышкы ягыннан ябарга әмер биргәндәй итте
Әйе-е. —дип уйлады Давыт, коридор буйлап кире киткәндә. — һәркемнең, һәрнәрсәнең үз урыны бар. Ташлы тауда тал үсми, сазламыкта чыршы-нарат мантымый. Биеп торган чаптарларга авыр йөк тарттырмыйлар, бөдрә йонлы әнчекләрне бүрегә өстермиләр. Иптәш Нурханова кебек Чибәркәйләрнең дә урыны җитәкче өстәле артында түгел Әнә. культура йорты урам аша гына! Шунда баш булып алсын иде дә. җырчы-биючеләрне өндәсен иде һәртөрле тәвәккәллекләргә!
Зиһене тәмам таралып төшеп килгән Давыт баскыч борылышында берәүнең кочагына барып кергәнен дә сизми калды Районның төзү- монтаж идарәсе начальнигы Тавис Мирхуҗин икән Бик яхшы таныш кеше, чөнки урманда еш була, яши белә' Куе кара кашлары җыерылган, киң борыны салынган чагын күрмәссең. Бу юлы да әнә болай да кысык кара күзләрен ярык кына калдырып, киң чыраеннан май саркыгандай итеп, шук һәм хәйләкәр елмаеп тора
— Багана, багана, баскычларда аунама’ — ди көйләп — Кайсы хәерсез начальник өнсез итте9
— Ә. исәнме, син дә килеп ятасыңмыни? — диде Давыт Аның кемдә булганын әйтәсе килми иде.
— Әллә үзе иртәдән шулай явызланамы9— Мирхуҗинның . үзе 14
дигәне райбашкарма рәисе Искәндәрев иде Давыт сорауга җавап бирми котылып булмасын аңлады
— Аннан түгел —диде—Урынбасары белән сөйләштек
— Ә-ә, Нурхановада булдыңмыни' Фидая Госмановнада’ Син дә ул сукмакны таптый башладыңмыни инде?— Мирхуҗин отыры шукланды. х
— Үзе чакырып алды Агач материаллар кирәк икән
— Булдымы соң7— Бусы инде хәйләкәр үчекләү аралаш әйтелде. | — Нәрсә’— Давыт аңламамышка салынды ♦
— Агач материалын бирдеңме соң’ <
- — Бездә каян булсын ул’ Бөтен төзү материалы сезнең кулда “ бит.— Давыт Мирхуҗинны әйләнебрәк үтмәкче иде. теге уңга бер * адым атлап, каршысына ук басты, башын артка ташлап, аның йөзен- * дәге үзгәрешләрне күзәтте *
— Тәжрибәсезлеге белән чакыргандыр инде мине эш рәтен о белмәгәнгә. . х
Алай димә1— Мирхужин ияген чөеп куйды — Булыр сиңа = тәҗрибәсез' Белә ул егетләрнең кайсын чакырырга' Бөтенесе үз ку- » лында икәнен аңлый Бик нык үсеп китте бит бик кинәттән зур кеше булды Уңган хатыннар шулай инде безнең заманда, ирдән арынуга, мантып-үсеп китәләр
Мирхуҗинга чын күңелдән кызыгып карады Давыт Рәхәт тә яши инде кайбер кешеләр бу дөньяда' Ни булса да күңелен төшерми, бөтен көйсезлекләргә көлеп кенә карый атна буе койган яңгыр да кәефен кырмаган, тулган ай кебек балкып тора Менә хәзер дә. аны күргәч сулыш иркенәеп китте, әле генә булган күңелсез сөйләшү бер мәзәк сыман гына тоела башлады Давытның да иреннәре их- тыярсыздан җәелеп килә, ул инде шунда ук Нур ханов а белән булган әңгәмәне көлкегә сабыштырып сөйләп тә бирмәкче иде. тик бүлдерделәр аскы катның коридорында шау-шу ишетелде кемнәрдер дөбер-дөбер баскычтан менә башшлады Давыт белән Мирхужин. стенага елышыбрак, ал арга юл бирделәр Йөзләре агарынган талчыккан кыяфәтле биш-алты ир-атның һәм кыска соры пальтосы өстеннән озын кызыл шарф очларын чыгарып салган бер хатын-кызның моңарчы районда күзгә-башка чалынганы юк иде Киемнәре дә авыл җире өчен ятышлы түгел замша һәм күн курткалар джинсы чалбарлар җитмәсә, ирләрнең икесе сакал җибәргән иде Алар Мирхужиннан Нурхане®а бүлмәсен сорадылар
— Күрдеңме’— дип каш сикертте Мирхужин Давытка, тегеләр узып киткәч — Озакламый ул Нурхановага коридор буйлап чират тезелеп торачак әле' Минем юлга аркылы төште бит болар Соңрак керергә туры килер инде
Алар сойЛӘШӘ-сөйләшэ ишектән чыкканда райбашкарма каршына зәңгәр -Жигули килеп туктады
— Кара. Баллыболын алашасы килеп ята! — диде Мирхужин. елмаю аша пошаман белән — Эләктерә күрмәсен тагын' Берәр нәрсә сорый башласа, котылам димә'
Һәм зәңгәр ЖИГУЛИ- НЫ ерактанрак әйләнергә тырышып, шы- пан-шыпан урамның теге ягына юнәлде Газиг»ына утырды да. тиз генә кабызып китеп тә барды
■ ЖИГУЛИ нык ишеге ачылып аннан кырык яшьләрдәге таза гәүдәле бер хатын җайсыз гына хәрәкәт белән килеп чыкты Бу шул үзе ирләр үзара сөйләшкәндә -Баллыболын алашасы- дип телгә алынган Үзәк колхозы председателе Ниса Таштимерова иде
Таштимерова баш кагып кына Давытның сәламен алды да. ана аркасы белән борылып аяк киемен юа торган сулы улакка юнәлде Аркасыннан караганда аны чыннан да. ирләрдән аерырлык түгел иде озын КУНЫЧЛЫ резин итек кигән аяклар җиргә тезләрен нык
аерып баса, калын кара плащ астында киң җилкәләр уйнаклап тора, кара берет читеннән кыска киселгән чәч очлары гына тырпаен күренә.
Таштимерова районга гына машина белән килә, авыл арасында ат белән йөри, чыбыркысын кулыннан төшерми, диләр Ул пәһлеван ирләргә хас калын тавыш белән, командирларча каты итеп сөйләшә, кызып киткән чакларында кире беткәннәргә чыбыркы белән тамызып алырга да күп сорамый, имеш Бер мәсьәләдә дә ирләрдән калышмаска тырыша, имеш. Таштимерова. Шулай берчак мәҗлестә бәхәсләшеп, бер стакан аракыны тын да алмый эчеп бетергән, дип сөйлиләр Ничек эчкән диген әле! Ике кулын аркасына чалыштырып куйган, мөлдерәмә тулы стаканны тешләп күтәргән һәм шул килеш чөмергән! Аракысы тегенди-мондый гына түгел. Посольский булган. ди.
Моннан алты-җиде ел элек, председатель булып өченчеме-дүр- тенчеме ел эшләгән чорында, җае чыккан саен мәҗлес кору модада чакта, егетлеген исбат итү өчен кыланган ул моны һәм. чыннан да. телгә кереп калган бу «егетлек»' Даны еллар аша үтеп. Давыт кебек яшь кадрларга да килеп иреште менә. Ирләрнең төрлесе Таштимерова турында төрлечә сөйли: бар сукранучысы, бар сокланучысы, әмма һәммәсе аны гайре табигый күренеш сыманрак кабул итәләр, шул ук вакытта, зур хуҗалык белән җитәкчелек итәргә алынган хатын-кыз шундый булырга тиештер, башкача мөмкин түгелдер, дип исәплиләр.
Әйтик, бүгенге көндә Давыттан такта таптыру уе башына килсә, ягъни шул ук Нурханова урынында булса, нишләр иде икән бу җитәкче9 Беренчедән. Баллыболын алашасы телефон аша. үтенеп сорыйм >. дип хәбәр салып маташмас иде Аның кебекләр, гомумән, үтенә белми, таләп итә! Зәңгәр Жигули*ен түбәсеннән сазга батырып, урман хуҗалыгы конторасының каршына килеп туктар иде дә ул. бүлмәгә кереп, гайрәтле тавыш белән:
— Давай, шул хәтле такта бир!—дияр иде.
Бирми кара син аңа. чыбыркысын сызгыртырга да күп сорамас. Кая керер тишек тапмассың, соңгысын биреп котылырсың!
Һәм ул хаклы да бик тырышса. Давыт бераз такта тапмаслык- мыни? Алай да Нурханованы тыңламыйча дөрес эшләдем.— дип уйлады ул.— үз урынына утырмаганын белеп торсын'»
Таштимерова. иелә төшеп, озын саплы пумала белән итек кунычын ышкый иде. Плащ итәге тырпаеп күтәрелгән, астан сызылып ап-ак челтәр күренә. Эчке күлмәк итәге
Давытка ул кинәт бик кызганыч булып тоелды. «Хатын-кыз хатын-кыз булып кала инде.— диде ул. көрсенеп.—ходай шулай яраткач. әллә кая китә алмый.
3
Ә Нурханова. тәрәзә янына басып, гөл чәчәкләре аша үрелеп тышка, яфаклары тутык төсенә кергән, шәбәргән агачларга, ишегалдының юеш асфальтына, яссы кара түбәле гаражларга карап тора иде Әнә. андагы киң итеп ачылган капкаларның берсеннән яшел Газик килеп чыкты, ишегалды уртасында туктады, аның ишеген ачып, кара мыеклы яшь егет күтәрелеп тәрәзәгә карады Бу _____________________________________________
Балкыш — Нурханованың шоферы иде. Нурханова аңа урам якка чыгарга ым какты.
Үзе авыр сулап куйды. Көне нинди бит. көне! Өстә — соры болыт юрганы, аста—кара боламыкка әверелгән басулар, уртада ______ теләсә
нинди плащ аркылы дым булып саркып керә торган вак яңгып Инде икенче атнага сузылган үзгәрешсез күренеш. Йөзләрне сүрелдерә. кулдан эшне төшерә, күңелне изә торган мохит. Хәер борынгы гадәтләрне искә төшереп, мунча ягып бәлеш пешереп.самавь
янында гәп корып утырсаң, көн болай ямьсез күренмәс иде Тик заманы ул түгел. Фидаяның язмышы андый түгел Аның гаме — халык гаме, ә халык кырда, бәрәңге алуда. Район җитәкчеләренең һәркайсы аерым колхозларга беркетелгән. Нурханова «Үзәк-кә барырга тиеш Хәзер ул анда барыр, ләм ерып басу буйлап йөрер кеше- * ләрнең күңелен күтәрерлек сүзләр табарга тырышыр
Ләкин ул гына да түгел әле: Нурханованың беркем кушмаган. 5 ләкин үзе өчен иң мөһим дип санаган тагын бер эше бар Кармаш | участок больницасы котельные янына утыз тонналы кран китертеп. * егерме дүрт метр озынлыктагы юан торбаны утыртып куярга ки- < рәк Бернинди оешма планга кертмәгән бу эшне иртәгә, ягъни як- “ шәмбе көнне башкарып кую кулай Бүтән көнне кранны бирмәячәк- * ләр Дөрес, тиешле оешма белән кранны китертү хакында сөйлә- i- шенгән. баш врач Газимовка кат-кат әйтелгән Тик шулай да кешегә * ышанып торырга ярамый, үзеңә тикшерергә кирәк Юк аркасында э зур эшләр туктап кала кайчакта Торба утыртасы нигез тиешенчә = эшләнгәнме9 Кран торыр урын ныкмы? Тросы, ыргагы кирәк бу- * лыр. алары яраклымы9
Минем дә. Газимовның да башы җитәрлек түгел моңа.— дип * уйлады Нурханова — Төзү-монтаж идарәсенә Мирхуҗинга сугылып чыгарга кирәк Үзе барып карап кайтсын, йә булмаса. берәр ышанычлы кешесен җибәрсен Менә хәзер, үзем белән үк алып барырга була"
Ул. телефонын алып. Мирхуҗинга шалтыратты Секретарь кыз җавап бирде Кайдадыр шушы тирәдә йөри иде әле-.— диде
Нурханова, юл уңаеннан сугылып чыгарга ниятләп, ишек янындагы элгечтән күн пальтосын алган иде. коридорда күп һәм тигезсез аяк тавышлары ишетеп, тынып калды Ходаем, миңа гына кермәсеннәр иде ■ Ләкин теләге кабул булмады, күңеле белеп шомланган икән, адымнар якын ук килеп туктады, ишек шакыдылар
— Керегез'
Ишек әкрен генә ачыла башлады, анда зур авызлы киң чырай пәйда булды, күшеккән калын иреннәр ачылып карлыккан тавыш
— Фидая Госмановна биредәме9—дип сорады
Аннары бу кешенең киң җилкәсе, нык бәдәне күренде аның артыннан кыюсыз гына алты-җиде кеше килеп керде
— Чакырылмаган кунаклар килде.— диде ир кеше елмаеп — Казаннан без. рәссамнар күргәзмә белән килдек Сезнең белән алдан сөйләшү буенча
Нурханова пальтосын кире чөйгә элде дә. кунакларга кул биреп. танышып чыкты
— Мин җитәкче булам инде Тәүзих Әхмәдуллин.— диде кырык яшьләр тирәсендәге киң чырайлы кеше Килгәннәрнең күбесе яшькә аның чамасындарак. берсе чандыр гәүдәле, какча яңаклы, чал чәчле абзый ә озын кызыл шарфын кыска пальтосы өстеннән чыгарып салган хатын-кыз арада иң яше. ул егерме бишләр тирәсендә иде
— Рамилә.— диде ул. салкын, юеш бармакларын Фидаяның учына төртеп.
— Вакытсызрак килеп төштек бугай, гафу итегез инде.— диде Тәүзих — Коя да коя Билгеләнгән вакытка килеп булмады, шәһәрдәге бөтен транспортны авылларга бәрәңге алырга җибәрделәр Менә кинәт кенә бер автобус бирделәр дә. форсатны ычкындырмаска булдык Ашыгырга туры килде, сезгә шалтыратып әйтергә дә өлгермәдек
Аның сүзләреннән Нурханова хәлне төшенә башлады Күрәсең, районда Казан рәссамнарының күргәзмәсен уздыру хакында Гайнуллин белән килешү булгандыр Әйтәсе дә юк. әйбәт эш. ләкин
иллә дә вакытсыз килеп төштеләр инде'
Алай да сер бирергә ярамый иде Фидая кунакларга елмаеп, ачык йөз белән карады, стена янындагы урындыкларга утырырга тәкъдим итте
— Матурлык белән очрашу беркайчан да вакытсыз булмый.— диде — Хуш килдегез' Хәзер урнашырсыз, чәй хәстәрләрбез!
Ул телефонга тотынды Ресторанга — табын әзерләсеннәр, кунакханәгә— урын кирәк Кирәген кирәк, ләкин алар әйткәнче үк урын югын белеп тора Нурханова: кунак йорты читтән килгән шоферлар белән шыгрым тулы Җәелмә ятаклар куярга, диваннарга урын җәяргә Ә бу күгәргән чырайлы, зур күзле, кызыл шарфлы Рамиләне Нурханова үзенә генә алып кайтырга булды.
— Курыкмагыз. мин сезне кыерсытмам.— дип. үз итеп күз кысты.
Райбашкарманың культура бүлегенә һәм культура йортына — картиналарны автобустан алып кертеп куйсыннар, эләргә урын җайласыннар бауларын кадакларын барласыннар Үзе телефоннан сөйләште Фидая, үзе килгәннәрне күзәтте. Шактый йончыган күшеккәннәр, чал чәчле абзый йөткергәләп тә куя Авырып ятмасыннар тагын, монда килеп артык мәшәкать ясап Фидая тагын гостиницаны алды кичкә кайнар чәй. мәтрүшкә, сөт Алдан кайгырту арзангарак төшә
Кунакларны хөрмәт йөзеннән, чәйгә үзе алып керергә булды Балкыш машинасын ишек төбендәге чиста асфальт кырыена ук китереп терәгән — хуҗасының матур итекләре пычранмасын диюе инде Шоферлар озак-озак көтәргә өйрәнгән халык, китабын алган да. гамьсез генә укып утыра
Барасы юл ерак түгел, апы урамга чыгасы да чак кына эчкә- рәк керәсе Ләкин шул чак кына дигәне—тоташ саз. Фидая Рамилә белән чал чәчле абзыйга үз машинасына утырырга тәкъдим итте, башкалар үзләрен алып килгән автобуска утырдылар.
Ресторан залының бер як стенасы тоташ тәрәзә диярлек, биек иркен, якты Ләкин шыксыз тоела, чөнки салкын Хәзерге вакытта бина төзегәндә иңгә-буйга биеклеккә киң җәелергә тырышалар, пыяланы да кызганмыйлар Ә менә андый залларны ничек җылытып бетерергә— анысын уйлаган кеше юк.
Зур залның түрендә берничә өстәлне бергә кушып әзерләгән табында, шул хакта сөйләшеп алдылар Стеналарга майлы буяу белән сүрәтләр ясалган — калфаклы кызлар, баһадир егетләр, башаклар. тракторлар Рамилә күзләрен зур ачып аларны җентекләп карады, тулы ирен читләрендә канәгатьсезлек чагылып узгаңдай булды.
— Ошамыймы әллә?—дип сорады аңа каршы утырган Нурханова.
— Ну. ничек дип әйтим — Рамилә килү белән хуҗаларның әйберсен хурларга кыенсына иде—Дәүләт премиясенә үк тәкъдим итәрлек димәс идем
Башкалар пырхылдашып куйдылар
— Ә без риза.— диде Фидая, барысына да яхшы ишелтелсен өчен кычкыра төшеп — Безгә матур тоела, чөнки аннан яхшысын сирәк күрәбез. Зәвыгыбыз шундый Зәвыкны бит аны тәрбияләргә кирәк. Яхшы әсәрләр белән
— Шуны уйлап килдек бит инде,— диде Әхмәдуллин өстәлнең аргы башыннан — Щуңа тырышып йөрү
— Гомер эченә бер килү — нәрсә ул’ Зәвыкны аны даими тәрбияләсәң генә .
— Ничек — даими?—дип сорады Рамилә.
— Үзегезне монда мәҗбүри алып калмабыз, курыкмагыз дИ_
де Фидая, көлеп — Эшегез халык күз алдында торсын иде.
— Ну без мин сезгә кайбер картиналарымны бүләк итә алам —диде Рамилә
Нурханова аның беркатлылыгыннан рәхәтләнеп көлде
— Ә без бушка алмыйбыз, түләп кенә Байлыгыбыз җитәрлек * Яңа төзелешләрне бизәргә ярдәм итегез безгә! s
— Нинди төзелешләрне9
— Менә хәзер участок больницасы салына. Әгәр шуның стена- | лары чын зәвык белән бизәлсә, ә9 Бөтен район халкына яхшылык ф булыр иде Анда бармаган кеше сирәк килгәне берсе озаклап чи- < ратта утыра. “
— Ансыз булмый инде-е.— дип сузды өлкән рәссам
— Андагы рәсемнәрне кешеләр ашыкмыйча, иркенләп, теләгән- * чә, рәхәтләнеп, кат-кат карый ала Шулай бит9
Рамилә эчә торган чәен, тәмләп ашый башлаган чәкчәген оны- * тыл. керфек тә какмый Нурханованың йөзенә текәлде янәсе, чын- х лап сөйлиме, әллә көлкегә калдырмакчымы9 Больницаны зәвык * тәрбияләү урыны итәргә маташу—бу ни дигән сүз9 ®
— Шаярта да беләсез икән сез. Фидая Госмановна.— диде Әхмә- s дуллин. башын чайкап — Больницада күртәзмә Ха-ха-ха' Тарихта булганы юк андыйның'
— Ә без менә булдырыйк та. үзебезнең тарихка шундый яңалык язып куйыйк Тарихка бит аңа. гомумән, яңалыклар гына языла. искелекләр түгел.— Нурханова моны бик җитди итеп әйтте
— Ә чыннан да.— диде Рамилә, уйланып — Больницаларда да кеше яши инде
Барысының да дәррәү көлешкәнен күреп. Рамилә кызарынды, тотлыкты, сүзен төзәтергә азапланды
— Кеше күп йөри, дигәнем Әнә. сугыш турында кинолар күрсәтәләр. анда госпитальләрдә артистлар концерт куя торган булганнар бит! Барыбер сәнгать Кешеләргә тизрәк терелергә ярдәм иткәц
Нурханова аңа бик җитди итеп, текәлеп карады
— Димәк, сез больница бинасын бизәргә алынасыз9—диде
Барысы да тынып калдылар Рамилә каушап китте
— Карарга кирәк башта диде Бинасы ниндидер бит
— Алайса, мин сезгә бүген үк больницаны күрсәтергә алып барам'— диде Нурханова. тик шунда VK үзенең артыгырак кабаланганын сизеп алды юлдан килгән кешене юлга алып чыгып китү ярыймы9 Файдасы булырмы’
— Юк. иртәгә барырбыз,—дип төзәтте ул сүзен һәм нокта куелганга санап, сүзне башкага күчерде
— Без дә монда артта калмыйбыз, озакламый һәрьяклап шәһәрне куып җитәчәкбез, узып та китәрбез әле! Әйтик менә бу ресторан шәһәрдәгедән киммени?
Барысы да бертавыштан сый-нигьмәтне мактарга керештеләр, коймак-чәкчәк бик тәмле, итне, каймакны әйткән дә юк
— Хәзер юллар яхшы, якыннарыгызны алып, бер кич утырырга килеп китсәгез дә була,— диде Нурханова
- Кичләрен чират тезелмиме соң ишек төбенә9
— Чираттан куркасы юк.-- диде Нурханова — Авыл халкы ресторанда утыруны гаеп саный, килгән-киткән төзүчеләр, узгынчы шоферлар баштарак киләләр иде. Сут аш кызларын сыйларга да дәртләре бар иде. тик караңгы төшкәч бу ишекнең бусагасын кем атлап кергәнгә хәтле бөтен район халкы диярлек белеп тора, айлар буе сүз йөри Кызларны чакырып булмагач, егетләр дә кызык тапмый башлады, кичләрен буш тора бу зал. көндезләрен гади ашханә кебек «Ресторан» дигәннән ишеге өстенә кадакланган язу гына калды
— Әйе. монда аквариумда утыргандай шул,—диде Тәүзих тәрәзәдән урам якка карап — Бигрәк тә ут яктысында
— Алайса, ник төзегәннәр соң аны9—дип сорады Рамилә, гаҗәпләнеп — Башка төзер бина булмагандыр.— дип үз-үзенә җавап бирде аннары.
Ирләр тагын елмаештылар Алар, күрәсең, үз араларындагы бу яшь хатынны сабый чутында йөртәләр иде
Нурханова җитди итеп әйтте:
— Мин үзем дә шул сорауга җавап эзлим, таба алганым юк әле.— Аннары бу хакта сүзне туктатып:
— Мин сезне хәзер өйгә кайтарып куям—диде—Ял итә торырсыз Өйдә хәзер беркем дә юк Алтыдан соң минем каенанам кызымны бакчадан кайтарып куя. Аңарчы үзем дә кайтып җитәрмен әле.
4
Шәһәр кызы Рамилә авылда сирәк була, шунлыктан тирә-юньдәге һәрнәрсә анда зур кызыксыну уята, гаҗәпләндерә иде. Район үзәге Суташтан Кармаш авылына илтә торган утыз чакрымлык юл аңа бик озын булып тоелды Газик - машинасының арткы утыргычыннан алга таба муенын сузып, буразналар белән сырланган кара басуларны, томан өртелгән ямансу агачлыкларны, олы юлдан читтәрәк утырган, көзге моңсулыкка уралган авылларны бөтен төсмерләре белән күңеленә сеңдереп куярга тырышкандай, күзләрен зур ачып күзәтеп барды
Анда-санда тракторлар Рамилә моңарчы күрмәгән машиналар күзгә чалынып кала, алар тирәсендәге кешеләр хәрәкәтсез, күшеккән. көчсез, хәтта кызганыч булып тоела иде
— Бәрәңгене алып бетереп булмый бит әле.— диде алгы утыргычтагы Нурханова— Гаҗизләндек инде Кинәт суытып җибәрүе бар. аннары җылытса да. өшегән балчыктан алып булмаячак'
Ниһаять. «Газик- чайкала-чайкала. олы юлдан төште дә зур гына авыл урамына кереп, дыңгырдый, моторын эчләрне актарырдай улата башлады Олы урамнан шактый баргач, сөзәк үргә таба күтәрелгән ян урамга борылдылар Урамның ике ягына икешәр рәт итеп тупыл утыртылган, машина аллеядан барган кебек тоела, юл да монда төзегрәк иде Бик матур, уңайлы берәр җиргә илтергә тиеш кебек иде мондый юл.
Чыннан да. урам кыска гына икән, машина төзек койма белән әйләндереп алынган ихата янына килеп туктады Капка өстенә эре. матур итеп, зәңгәргә сары белән Кармаш участок больницасы дип язылган иде Ихатадан читтә дә вак-төяк корылмалар, өйләр күрен- гәли. Рамилә гаҗәпләнеп капка артындагы бүрәнә йортка карады. Бик борынгы булырга тиеш, бүрәнәләре нык каралган Дөрес, төзек үзе. янтаймаган Элекке заманда алпавытлар мондый йортларны ул заман өчен биек, нык итеп торгызганнар. Эчендә ким дигәндә унлап бүлмәсе бардыр Ләкин больницасы кая соң9
Рамилә борылып. Нурхановадан шуны сорамакчы иде. ләкин председатель урынбасарын машинадан төшүгә эләктереп алдылар Ак халаты өстеннән плащ кия-кия бина ишегеннән кечерәк кенә, әмма нык бәдәнле, сары чәчле бер ир-ат килеп чыкты Мондый кешеләр тиз картаймый, аңарга утызны да. кырыкны да биреп була Аның артыннан ак халат, ак башлык кигән — медсестрамы врачмы—утыз бишләр тирәсендәге, сипкелле, мөлаем йөзе борчу- лы бер хатын-кыз күренде Алар исәнме-саумы диделәрме, юкмы кызып-кызып үз сүзләрен сөйли башладылар
— Килделәр килүен.— диде ир кеше Нурхановага — Тик кузга
та алмыйлар әле. майлыйлар да җайлыйлар, ә миңа авыруны карарга туры килде
— Беләм мин аларның нинди май өмет иткәнен'—диде сипкелле хатын, күк күзләреннән ут чәчеп.— Булнис янына килгән шабаш- никның борын тишекләре үгез танавыдай киңәйгән була, спирт исен аулый! _
— Анысы шулай инде,— дип. кыенсынып кына аның сүзен җөп- S ләгәндәй итте ир кеше. Ул әкрен, сабыр гына, йомшак тавыш белән ? сөйли, теге хатынга каршы да төшми, аны бик үк хупламый да ке- ф бек иде—Ял көнне эш кузгатканда запассыз булмый да бит алдан < хәстәрен күрә алмадык Син Гөлфия, артык кызма, тәртибе шул ® аның, бездән генә калмаган! х
— Шул-шул менә, алар тирәсендә «Әйдәгез, егетләр, әйдә- 5 гез! — дип. шешә болгап йөгерергә кирәк Шунда алар торбаңны < гына түгел, булнисеңне күтәреп күк гөмбәзенә элеп куялар Юк * инде, бездән андыйны өмет итмәгез!— диде Гөлфия бу юлы Нурха- х новага туп-туры. керфек тә какмый текәлеп — Син дә кушма. Фи- х дая, ярамаган эшне, Билал да мәҗбүр итмәсен Ирем дип тә тор- ? мыйм. начальнигым дип тә. күзләренә тамчысын чалындырмыйм я Сейфка бикләп куйдым бөтен запасны җанымны алсалар да бирмим ачкычны!
Ул ике кулын халат кесәләренә батырды, ак тукыма аша Йодрыклар шәйләнде.
Боларны читтән күзәтеп торган Рамилә бөтенесен шундук аңлады— иҗат кешесе буларак, ул башкаларның узара мөнәсәбәтендәге нечкәлекләрне тиз эләктереп ала иде Билал дигәне — баш врач. Гөлфиясе—аның хатыны һәм өлкән медсестра, сүз ниндидер ша- башниклардан нидер эшләтү хакында бара
Төркем, сөйләшә-гәпләшә бинаны әйләнеп, ишегалдына таба юнәлде. Рамилә, арттарак калып, аларга иярде
Ихата артыннан коймалар алынган, анда төзелеш башланган икән Иркен ихатаның буеннан-буена сузып, биек итеп, бетоннан нигез салып куелган, аның артында кечерәк ак кирпеч бина калкып тора Баш врач белән медсестраның кәефен кырган кранчылар шуның артында икән Анда утыз метрлап озынлыктагы, биниһая юан тутыккан торба ята. янында биек кран, аның сары кабинасы эчендә икәү утыра, җирдән тагын икәү башларын күтәреп алар белән сөйләшеп тора иде Алар якынаеп килүчеләргә бер дә искитмәгән кыяфәт белән карадылар Нишләр икән Нурханова9 Тик торганнары вакытны әрәм иткәннәре өчен тиргәргә керешерме, әллә ясалма елмаеп. кызыл сүзләр белән дәртләндерергә маташырмы9 Рамилә өчен бу кызык иде Ләкин ул Нурханованың тегеләр белән ни сөй-ләшкәнен ишетми дә калды, чөнки Рамилә якын килеп җиткәндә, ул инде -Хәзер'• дип кире борылды, ашыгып кире китте Рамилә тагын аңа иярде Нурханова капка төбенә чыкты да машинасында китап укып утырган шоферга
— Бар. тиз генә кайтып кил әле.— диде Үзе утыргычтан кара сумкасын алып, егерме бишлек чыгарды — Менә акча
— Фидая Госмановна, кибеттә юктыр бүген якшәмбе бит
— Зиннәтовның өенә бар. Мин моннан шалтыратып куярмын
-Аракыга җибәрә инде әллә9 — дип шаккатты Рамилә — Шулай шул Үз акчасын биреп' Менә сиңа җитәкче'
Алар кире әйләнеп килгәндә, торбага трос салынган мотор нык гөрли, кранның озын борыны бик салмак кына борыла да башлаган иде инде Кабинадагыларның берсе якын килмәскә кушып кул болгады Рамилә бина почмагы янында торган Голфия белән янәшә туктады, шунда ук больницадан ак халат өстеннән иңнәренә пальто салган берничә кыз чыгып бастылар, больница тәрәзәләрендә борын-
нарын пыялага терәгән йөзләр чалынды
— Вира! Пошел*
Торбаның бер очы җирдән калкына башлады.
<Эх альбомымны, карандашларымны аласым калган!—дип үкенде Рамилә.— Нурханова да әйтмәде, ичмасам, мондый зш буласын! »
Ул тирә-якны күздән кичерде Манзарасы ни тора* Алар биектә торганга, офыклар киң. калкулык артында ерым, аннан авыл урамнары. аннары киң басулар, алар артында томанга төренгән урманнар Сулышны киңәйтә, кешене үстереп җибәрә торган күренеш
— Әйткәнен эшли безнең Фидая.— диде Гөлфия.— Болар барсы да ул кузгаткан эш бит. Бер җәй эчендә шушы хәтле хикмәтне башкарды Нигезен дә салдырды, котельныен да торгызды. Казаннан килгән студентларны көн-төн эшләтте. Ут өерделәр! Очына чыга алса гына ярар иде.
— Ә нишләп чыга алмасын9—дип сорады Рамилә.
— һи. төзү эшенең хикмәтләре! Теләсә кайчан туктый да кала ул! Кирпече булса — комы юк. комы булса — цементы юк. тактасы юк. алары булса—эшчесе юк. эшчесе булса, китерергә машинасы юк! Унар-егермешәр елга сузыла мондый корылышлар! Безнең Билал монда килүгә чаба башлаган иде. кузгата да алмады! Районның үзендә янып-көеп йөрүчесе булмагач, баш врач кына әллә ни кыра алмый шул!
Кран торбаны җирдән аерып алган, ул юан троста салмак кына чайкалып асылынып тора, өч ир кеше аны астан бау белән тартып түбәнге башын тиешле урынга, әзер нигезгә утыртырга тырышалар иде Нурханова бөтен гәүдәсе белән кылдай тартылган, әйтерсең күз карашы, йөрәк тибеше белән тегеләргә булышырга тырыша иде.
Юкка калдырдым альбомны. .»—дип тагын үкенде Рамилә.
Торбаны, ниһаять, нигезенә утыртып, өч яктан трос белән бәйлиләр иде инде, больница артыннан гаҗәеп кыяфәтле бер ир-ат килеп чыкты. Соңгы мода белән тегелгән өр-яңа ачык коңгырт плащ, ялтыравык кара ботинка кигән, төз ыспай гәүдәле, утызлар тирәсендәге бу кешенең аяк басуларында ук үзенә бер затлык, нәзакәт. үз дәрәҗәсен белү сизелеп тора. Плащы төсендәге эшләпәсе маңгаен каплаган, йөз сызыклары бик камил
— Кем бу?—дип сорады Рамилә Гөлфиядән пышылдап кына
— Роберт Албертович бу безнең. Йосыпов
Мәскәүдән килгән вәкилдер.— дип уйлады Рамилә — Йә берәр галимдер, докторлык диссертациясенә материал җыярга килгәндер».
— Безнең гинекологыбыз.— дип өстәде ул арада Гөлфия
Хатын-кыз врачымы9 Рамиләнең ышанасы килмәде: бу кеше белән фәкать халык язмышы, сәнгать хакында гына сөйләшеп буладыр, аңа яшерен, эчке серләреңне чишү мөмкин түгелдер кебек иде.
Хәер, авыл халкы чит итмәгән, күрәсең, үзен. Чибәр кеше әле генә өйләнгән икән, бәлки, авыл кызынадыр һәрхәлдә. Нурханова аны башлы-күзле булуы белән котлады
— Монда тамырланып бик әйбәт иткәнсез.— диде—Яңа больницада эшне җайлап җибәрергә яшьләр кирәк безгә*
Йосыпов ачык елмаеп, калын, йорәккә ятышлы тавыш белән, һәр сүзенең тәмен татыгандай ашыкмый гына җавап бирде-
— Минем ниятне беләсез бит инде. Фидая Госмановна
— Ул уегыздан кире кайтмалыгызмыни әле? Инде гаилә дә корып җибәргәч, башкачарак уйларсыз дигән идем*
Доктор китәргә йөри икән Күрше районга, туган ягына олыгайган ата-анасы янына. Авылда да нинди шәп егетләр үсә. ә9 ________________ дип
уйлады Рамилә.— Чын зыялы булу өчен атаң-бабаңның да зыялы 22
булуы шарт диләр тагын'
Ул арада баш врач та якынрак килеп сүзгә кушылды
— Мин сиңа әйтәм бит. атаң белән анаңны монда алып кил' Менә дигән йорт салып бирербез'
— Аларны нигезеннән куптарып булмый.— диде Йосыпов йом- ♦ шак. салмак кына. <
— Теләсә нәрсә әйт. мин моны җавапсызлык дип саныйм—ди- = де Газимов кызып.— Врачлары булмаса. бина салып куюда ни мәгь- е нә? Чирлене таш стена дәваламый' Кадрлар турында кайгыртырга * кирәк, Фидая Госмановна! Аптырадык бит инде' Институт бетереп £ киләләр, эшкә өйрәтеп кенә җиткерәбез, китәләр дә баралар
Ә Йосыповның исе дә китми, эшләпәсе астыннан көлемсерәп = тора
Аста, авыл читендәге юлда атлы тарантас күренде, ул. борылып ж үргә менә башлады Менә ул менеп җитте, тарантастан кара беретлы 2 киң җилкәле кеше сикереп төште Аның юбкадан икәнен күреп Ра- ~ милә аптырап китте, ул аны ир-ат дип уйлаган иде
Хатынның җилдән каралган киң бите ачулы иде Ул кулындагы зг кыска камчысы белән итәгенә ябышкан үлән сабакларын каккалагандай итте дә. туп-туры Газимовка юнәлде Коры гына сәлам бирде басу җилләрендә тупасланган калын тавышы белән
— Безнең колхозга дигән пар казанын син апкиткәнсең икән ә’— диде
Газимов каушап китте, артка чигенде. Таштимерова белән — ә бу нәкъ шул иде — кара-каршы Нурханова басып калды
— Пар казанын монда китерергә мин куштым,— диде Нурханова тыныч кына
Алар буйга икесе бер чама, күзләренә туп-туры карашып торалар. әмма резин итекле аякларын ерып баскан, киңчә гәүдәле Таштимерова каршында нечкә билле Нурханова көчсез һәм кечкенә булып күренә иде.
— Нишләп алай безгә дигәнне бүтәннәргә бирәсең’— Таштимерова. сабырсызланып, чыбыркысы белән итек кунычына суккалады
— Монда кирәгрәк бит. Ниса апа.— Нурханова сабыр иде - Сезгә дә табарбыз, булыр
— Шул булыр дигәнен монда китерергә иде' Колхозны таларга түгел' Начальник булдым дигәч тә ферманы суытып катырырга кем хокук биргән сиңа’
Таштимерова. кычкырынган саен, ярсый барды Әгәр шунда Нурханова чигенмәсә. аны йә күкрәге белән этеп җибәрер яисә чыбыркысы белән сыптырыр кебек иде
—■ Әллә син мондый эшләрнең ничек эшләнгәнен белмиләр дисеңме’ Ирдән арынуың булды, күтәрелеп тә киттең' Беләбез ник икәнен, белмиләр дип уйлама!
Аның тавышы тырпаеп-калкып торган нигез ташларына, биек кранга, үрә баскан юан торбага, больница стеналарына бәргәләнеп көчәеп, үр астында яткан авыл өйләренә кадәр барып ирешә кебек иде Газимов куркынган кыяфәт белән Чаштимеровага таба атлады
Әкренрәк сөйләш'
Нисаның камчысы янтыгы янында уйнаклый иде
Краныгыз урыныннан купмасын, шушында торсын' Хәзер машина китертәм дә. казанны урыныннан куптарып алып китәм' Менә күреп торыгыз' Ирләр каршында итәк җилпеп үз дигәннәрен итәргә күнекмәсеннәр әле' Барып чыкмас'
Бөтенесе әсәреп киттеләр Тик Нурханованың гына йөзе үзгәрмәде бугай
Монда сөйләшә торган сүз түгел, минем кабинетка килерсең.
шунда хәл итербез.— диде ул нык итеп.
— Төкерәм мин синең кабинетыңа! Минем, халыктан качып, бикләнеп эшли торган эшем юк! Әйтәсе сүземне теләсә кем каршында шартлатып әйтәм! Үземә тиешлене алам!
Таштимерова тарантасына сикереп менеп утырды да. чыбыркысын болгап, үр астына төшеп тә китте.
Нинди сирәк очрый торган тип! — дип аның артыннан сокланып карап калды Рамилә. — Тәмәке тартып, чәч кырдырып, тупас сөйләшеп йөргән кызлар белән генә чагыштырырлыкмыни моны' Чын мужик иткән үзен!»
Нурханованың шоферы әйләнеп килгән, юлы уңган икән, эшчеләр канәгать кыяфәт белән ишегалдыннан аулаграк урын эзләп чыгып киттеләр. Әле генә шау-гөр килеп торган калкулык өсте тынып калды Мондагы ыгы-зыгының хатирәсе булып, биек торба күккә ашып тора, аның очына алама болытлар кагылып уза иде.
Барысы да таралыштылар, әле генә булып узган күңелсез сөйләшүдән соң. Нурханованың ялгызын калдырырга кирәклеген беләләр иде. Бер Рамилә калды читтәрәк. Ләкин Нурханова аны күрмәдеме, әллә инде эчендәгене яшерергә тәкате калмаган идеме. йөзенә хәсрәт ялкыны бәреп чыкты, керфекләре дымланды. Кызганыч, чыннан да кечкенә, ярдәмгә, юатуга мохтаҗ иде ул бу минутта Көчле кеше дә. җитәкче дә түгел, фәкать хатын-кыз иде Ул кесәсеннән кулъяулык алып, йөзен каплады, шактый гына шулай басып торды, аннары дымлы күзләрен больница тәрәзәләренең берсенә текәде Анда ике якка аерылган ак пәрдә шәйләнә иде. Рамилә якынрак килде, тәрәзәгә ымлап
— Анда нәрсә? — дип сорады.
— Операция бүлмәсе.— дип пышылдап диярлек җавап бирде Фидая Бина иске тәбәнәк, тәрәзә кечкенә иде. анда операция бүлмәсе булу Рамилә өчен гаҗәп тоелды
— Әллә шунда... сезгә операция ясаганнар идеме?
— Үземә түгел...
Рамилә артыгын сорарга ярамаганын аңлады. Фидая күз карашын биек нигезгә күчерде
— Бер елдан килгәч танымассың әле,— диде. — Бинасы да. палаталары да шәһәрдән ким булмас. Матур итеп җиһазларбыз, менә дигән аппаратлар куйдырырбыз.
Кинәт ул Рамиләне кулыннан тотып алды да үзе белән ияртеп алып китте. Җиңел итеп нигез аша сикерде.
— Менә монда поликлиника була. Уртада коридор, ике якта бүлмәләр. —Ул, Рамиләнең кулын ычкындырып, арырак китте, әрле-бирле йөренә башлады — Бу якта ишекләр Монда чират көтеп утыручылар өчен уңайлы диваннар, урындыклар. Район больницасына бөтен халык иртәнге якта җыела, чиратны бөтенләй бетереп булмас, етеналарына матур рәсемнәр ясасаң, эч пошулары кимер иде. ә’’ Юк. әллә башта хатын-кызлар бүлеген бизик микән9 Нечкә күңелле халык бит.
Ул Рамиләне үзе белән әле тегендәрәк алып китеп, әле кире кайтып йөртә башлады.
— Икенче катта травматология бүлеге булачак Андагылар атналар буе кузгалмый ятачак Аларга да күз юанычы кирәк. Балалар бүлеге аерым Аларга инде тулы әкиятләрне ясарга була.
Рамилә нәрсәнең кайда буласын аңлап җитми хәер, юк стеналарга төшереләчәк рәсемнәр хакында уйлый да алмый, аны Нурханова үзе шаккатырган иде Саташканмы соң әллә бу хатын9»
— Әйдәгез, без хәзер үк кайсын алдан эшләргә кирәген хәл кылыйк та. договорын төзеп куйыйк.— ди Нурханова
- Акчагыз күпме соң? — дип көлемсери Рамилә
— Колхозлар белән сөйләшербез. Берәрсен ризалатырбыз Йә. ничек, килештекме9
Рамилә сәерсенеп артка чигенде.
— Туктагыз әле. Стеналарны күтәрегез башта!
— Аннары соң була ул Сез монда кайчан киләсез9 Юк инде. хәзер хәл итәбез!
Рамилә салкын нигезгә бармагы белән төртте.
— Мин һавага рәсем ясау турында сөйләшә алмыйм I
— Планын карарсыз. План буенча Анда бөтен үлчәмнәр күр- ♦ сәтелгән
Фидая Рамиләне дуылдатып больницага алып кереп китте
Эчтә бу бина шактый караңгы, тыштан карагандагыдан да 5 искерәк һәм ямансурак иде Алгы, шактый иркен һәм гаҗәп биек ' бүлмәдә — күрәсең, бу төштә түбә ике катлы биеклектә эшләнгән < иде — аклы-каралы телевизор тора, аның каршына берничә хатын- 5 кыз һәм ир-ат тезелеп утырган Арада бер-ике үсмер дә бар Алар 2 күндәм һәм моңсу караш белән ишеккә текәлделәр
— Менә1 —дип каршыга, түшәм астына ишарәләде Фидая
Анда акшарланган стенага зур гына рәсем ясалган иде Киң я сәхрә, аның уртасында юан кәүсәле, киң ябалдашлы ялгыз имән Даладагы үлән сабаклары да. агач яфраклары да көчле җилдән бер якка авышкан. Сулышларны иркенәйтерлек киңлекне, яшәешнең мәңгелеген һәм җиңелмәс гайрәтен тасвирлый иде бу картина
— Кем ясаган моны9 — дип сорады Рамилә
— Бер каторжан ясаган
— Ничек — каторжан9
— Заманында моннан Себер юлы узган бит Этап больницасы булган монда, сырхаулаган арестантларны дәвалаганнар Шул арның берсе ясап калдырган, дип сөйлиләр Күрәсез, эчендә җаны булган кешеләр шул заманда ук больницаларны бизәргә тырышканнар!
5
Машинага утырып, кайтыр юлга кузгалгач. Фидая ян тәрәзәнең өчпочмаклы кечкенә өлгесен ачып, кызган битен салкын дымлы җилгә куйды Артта утырган Рамиләгә аның алтынсу бөдрәләре арасыннан алсуланып нәфис колак яфрагы, тыгыз яңагы күренә иде Бите кызарып чыккан Эчке ярсуыннан, мөгаен Рамилә аның бәгырен көйдергән ялкынның кызуын тойгандай булды Ничек шулай кузгалмый утыра ала икән әле бу Фидая’ Рамил.» шундый хәлдә булсамы’ «Тукта?» — дияр иде шоферга сикереп төшәр иде машинадан яшел наратлар арасыннан чабып китәр иде дә. мөлдерәп яткан күлнең көзге, көйдергеч, тынны буа торган суына чумар иде!
Алай гына түгел, ул алданрак. больница янында ук. Таш- тимерованың якасына ябышыр, күзен тырмар иде'
һәм адәм көлкесенә калыр иде Җиңелер, хур булыр иде Әйе. сабыр елмаеп дөрес эшләде Фидая Сабырлыгы белән җиңде Нинди матур иде ул шул минутта. Һәм нәфрәттән ямьсезләнгән. кадер күрмәгәплектән тупасланып иртә картайган чырайлы, берет астыннан тигезле-тигезсез тырпайган. керле чәчле Ниса нинди ямьсез иде Бичара Үз кадерен белсә, битенә кершән ягып чәчен әйбәтләп тараса, кешечә киенсә, иң мөһиме кешечә йөрсә- торса һәм адәмчә сөйләшсә, берәүдән ким булмас иде югыйсә Кетечә дигәне үз табигатенә ярашлы ягъни хатын-кызларча Әмма Ниса үз җенесенә хыянәт итеп, башка җенескә күчәргә
тырыша бит Рамилә, күзен йомып, күңелендә аны ир кеше итеп тасвирларга тырышып карады Юк. күзалланган портретта ир бәдәнле хатын гәүдәләнде. Ходай бирмәгәнне тартып алып булмый Шунда кинәт Рамиләнең күзе ачылып киткәндәй булды, бүген Нисаның ярсуы пар казаны аркасында түгел бит! Аның Фидаяга нәфрәте күптәннән киләдер, мөгаен Ул аны хатын-кызлыгын саклаганы, чибәрлеге өчен, сөекле, бәхетле булганы өчен күралмый' Аннан сирпелгән нурны сүндерәсе, аны пычратасы, таптыйсы килә!
һәм Фидая, ничек кенә тырышса да. Нисаның бу теләген, омтылышын бетерә алмаячак. Фидаяга андыйларның нәфрәте эчендә гомер сөрергә туры киләчәк Рамиләнең аны юатасы килә иде. Ул. алгарак авыша төшеп. Фидаяның алсу колагына диярлек
— Ул сезне казан өчен тиргәмәде бит. — диде.
Фидая гасабиланып көлеп куйды:
— Бер авылдан бит без. Иңгә-иң эшләдек. Ул — колхоз председателе. мин — мәктәп директоры идем
— Ничек килешә идегез соң?
— Эт белән мәче кебек. Балкыш, туктат әле.
Фидаяга эчен бушатырга кирәк иде. күрәсең Берәр кешенең җылысын тоярга кирәк иде Ул Рамилә белән янәшәгә күчеп утырды
— Ничек шундый булган соң ул Ниса? — дип сорады Рамилә.
— Ирдәүкәләнгән, дисеңме9 Теләге шул булган, хыялы1
■— Ирдәүкәләнергәме9
Фидая көлеп куйды
— Егетләрчә булырга! Егет булуның иң зур дәрәҗә икәнен белмисеңме әллә9 Әллә сиңа берәр егетнең: «Чын егет син. Рамилә' — дигән мактавын ишетергә туры килгәне юкмы9
Фидая Рамиләгә сынап карады
— Әгәр беләсең килсә. Нисадан да бәхетле кеше булмаска тиеш бу дөньяда Чөнки ул иң зур теләгенә — егет булуга ирешкән.
— Бичара!..
— Һәм ул бер аның гына теләге дә түгел. Мин үзем гомер буе егет булу турында хыялландым
— Ә нигә9..
— Егет булу ул чын кеше булу дигән суз. Шулай түгелме? Күрше малае Ваккас белән сәкедә уйнаганда ук мин. әти булам, дип тарткалаша торган булганмын.
-— Курчак уйнамадыгызмыни бер дә?
Яшереп кенә уйный идем Әни гади колхозчы минем Ә әтием бик абруйлы кеше, тракторчы, хәтта тракторчыларны укытучы Исемен зурлап әйтәләр, район газетасында мактыйлар Хезмәте серле, кызыклы тоела. Ничек кызыкмыйсың9 Ә менә без алтынчыны бетергәч, әти тракторына ярдәмче итеп Ваккасны алдылар, мине түгел Аның әтисе тракторга су ташучы гына булып эшли иде югыйсә
— Эшчән малай булгандыр.
— Мәктәптә мине уздыра алмый иде инде Гел <биш»легә укыдым бит мин. отряд советы председателе булдым Классны тезеп, линейкаларда айт-двага гына бастырып чыга идем Ваккас минем командага уртада атлап йөри иде
— Ничек түзде икән9 — дип сорап куйды Нам илә үзе дә сизмәстән — Гарьләнми идеме?
— Гадәттә, шулай бит ул мәктәптә иң активы - кызлар. Ә урамга чыксаң9 Трактор-комбайн тирәсендә малайлар, ат сыртында малайлар... Ваккас алтынчы класстан сабан туйларында ат чабышып. мәйданнарны әйләнә торган иде инде. Ә без кызларга ни
кала7 Авызга кашык кабып йөгерү... Менә кайда ул гарьлек! Чөнки безнең хыял нәрсә7 Кемнәр безгә үрнәк7 Корчагин. Мересьев. Гагарин Утлар-сулар кичү, зәңгәр күккә менү, ерак юллар үтү Малайлар өчен дә. кызлар өчен дә бер үк.
— Нишлисең, бездә балаларны бер көтүгә кушып көтәләр шул.— дип көрсенде Рамилә. — сарык көтүен кәҗә тәкәсе артыннан * йөртәләр дип укыган идем мин Без сарыкларга кәҗә тәкәләрен < үрнәк итеп куялар шул. =
Фидая җиңеләеп көлеп җибәрде л
— Дөрес әйтәсең! Ә минем башка андый чагыштыру килмәгән иде әле. =
— Безнең мәктәпләр балаларны кеше итеп үстерә алмый Та- £ бигать үзе җиңсә генә Әйтик, мәхәббәт килгәч, һәммәсе үз урыны- = на урнаша. Малае-кызы үзенең кемлеген аңлый башлый <
— Мәхәббәт7 Мәхәббәт Ә беләсеңме, мәхәббәт дигән сүзне ише- х тү белән минем аякларым сызлый башлый.
— Мәхәббәт йөрәкне сызлата! — диде Рамилә. =
— Ә минем аякларымны сызландырудан башлады Бер җәйге ? кичтә көтү каршыларга бара идем. Карасам. Ваккас кычытканнан i себерке ясаган да. кызларның шәрә балтырларына чәпәп йөри Тегеләр чырылдап чабалар Шуннан миңа каршы килә башлады бу Ә мин. аны күрмәгәндәй, туп-туры барам Менә якынайды, иелде. аякларыма уңлап-суллап бәргәләргә тотынды Ә мин һаман үз көем белән атлап барам Күпмедер шулай бардык без урам уртасыннан Ул — иелеп, мин башны югары күтәреп Бирешмим сиздермим, Корчагин кебек чыдыйм1
— Юләр!—дип көлеп җибәрде Рамилә.—Аның сезнең белән шаярасы, куышасы килгән! Яратуын шулай сиздермәкче булган'
— Төн буе аякларым утта янып чыкты Ярату шундый буламыни? Хәер, ул чакта яратадыр дип башыма килмәде әле. Анысын соңрак аңлаттылар Шулай ук аякларым аша. Өлкән классларны без өч чакрым йөреп укыдык Беркөнне шул җәмәгать эше белән мин иптәшләремнән калдым Кышкы юлдан ялгызым кайтып бара идем, чаңгы таккан Ваккас куып җитте Куен кесәсеннән карточка чыгарды да миңа күрсәтә Таныйсыңмы'1 —ди Карасам аның учында мин елмаеп ятам Дус кызыма бүләк иткән карточкам Җәлт итеп карточканы Ваккас кулыннан тартып алдым да. ак фетр итегемнең кунычына кыстырдым Аннары башымны югары күтәреп китеп бардым Ә ул арттан килеп, мине төртеп екты да. итегемне тартып салдырды Карточка читкә барып төште Шунысы гарьлек, карточкада мин һаман елмаеп ята идем' Ваккас аны алды да китеп барды, мин оекчан килеш кар өстендә басып калдым
— Яратуы чын булган икән
— Бу юлы анысы минем башка да барып җитте инде Моны аңлавым булды, ярату, мәхәббәт дигән нәрсәгә нәфрәтем кабынуы булды Шул Ваккаска бәйләнергәме7 Алла сакласын' Мересьевлар. Гагариннар кылганнарга тиң бөек эшләргә омтылып яшәргә кирәк' Егет булырга кирәк1 Менә шуңа инандым
Рамилә көлеп җибәрде
— Ярый әле. морадыгызга ирешмәгәнсез. — диде — Югыйсә нәкъ шул Ниса кебек булыр идегез' Ай. әнә-әнә үрдәкләр түгелме?
Машина күл буеннан үтеп бара иде
— Карагыз әле. әнә тегесе, шәмәхә муенлысы. әтиләре бит' Әниләре кая соң’ Калган һәммәсе бертөсле'
Балкыш, юл читенәрәк чыгып, машинаны туктатты
Нурханова район үзәге суташның үзәк урамында, югары оч- тарак сул ягы биек тупылдар белән ышыкланган ихатада, яңа йортта яши Ихата ачык яшел төскә буялган тыгыз койма белән әйләндереп алынган, ишегалдында такта калдыклары, пычкы чүбе кузла, шифер сыныклары — төзелештә була торган үзенә бер күңелле тәртипсезлек хөкем сөрә, түр як кына әле буяп та өлгермәгән сирәк койма белән бүлеп куелган, анда җир казылып, түтәлләр ясалган, кырыйдарак кура, карлыган сабаклары тырпаеп тора: хуҗа бакча ясый башлаган, димәк, монда ныклап нигезләнергә ниятләгән Бакчаның уң ягындагы өр-яңа корылмалар — әле түбәсе дә ябылмаган сарай һәм мунча да шул хакта сөйли, биредә яшәүчегә мул тормыш вәгъдә итә сыман иде
Баскычлары, идән такталары гына түшәлеп, ян-яклары әле ышыкланып өлгермәгән болдырда итекләрен салганда Фидая Рамиләгә.
— Хәзер кайнар чәй эчәбез.— дип. җиңел сулап куйды.— Индийский чәй бар минем, шулпаны да өлгертергә була, иртән пешереп киткәч, җайлы ул. Мин электр самавырын тоташтырам, син карый торырсың Тиз генә Иркәне алып чыгармын. Әбисе балалар бакчасыннан алырга өлгермәгәндер әле.
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, алар кечкенә кухня ягындагы чәчәкле клеенка җәелгән өстәл янында, өчесе түгәрәк бер табын ясап, чәй эчеп утыралар иде инде. Нурханова зәңгәр бизәкле ситсы халаттан, чәчен ак яулык астына җыеп куйган, тыйнак, сабыр. сөйкемле әнигә әверелеп калган иде. Рамиләгә ул тагын бүтәнчә булып күренде әле күптән түгел генә төзелеш мәйданында кара күн пальтодан, ихтыяр төене булып басып торган хатынның мондый рәвешкә керүенә ышанасы да килми иде Бу хатынның һәр рәвешен тасвирлау өчен төрле буяулар, төрле стиль таләп ителер кебек иде Әйтик, гайрәтле ирләр һәм куәтле машиналар белән идарә иткәндә — ачык майлы буяулар һәм кубизмга якын стиль, чәй янында кызы белән сөйләшкәндә — импрессионистларга хас йомшак акварель һәм нурлы да. томанлы да төсмерләр.
— Кызым бакчада нишләдегез бүген? — дип сорый ул Иркәдән. тавышыннан-рәзешеннән наз бөркелә.
— Менә болай иттек.— дип. ике кулын баш очына күтәреп болгый Иркә.— флаглар белән Тезелешеп йөрдек
— Сафка басыпмы9
— Ие, сафка.
— син кайда идең, кызым, уртадамы, арттаракмы9
— Мин иң алда'—ди Иркә, мактанып.
Кызчык әтисенә охшаган, күрәсең, шома көлсу чәчле, очлырак иякле соры күзләре үз яше өчен артык акыллы, җитди, уйчан карыйлар.
Урам якта машина гүләп килеп туктаганы ишетелде, олы капка каерылып ачылып, әрҗәсенә берничә озын торба салган КамАЗ- әкрен генә керә башлады, аның каршында таза гәүдәле, плащын җилбәгәй җибәргән, эшләпәсен артка шудырган ир уртасы бер кеше, хуҗаларча нык басып Уңгарак-сулгарак' — дип фәрман биреп артка таба чигенә иде.
Өйдәгеләр барысы да башларын сузып тәрәзәдән карадылар Нурханованың йөзе үзгәрде җитдиләнде, күзләре боздай суынып киткәндәй булды, ул борылды да бүлмәгә чыгып китте, ә Иркә уйчан һәм өнәмәгән кыяфәттә тәрәзәгә текәлгән килеш калды Минут та үтмәде. Нурханова. көрәнсу күлмәген киеп, иңенә пальтосын салды да тышка чыгып китте. Рамилә дә. Иркә дә өсләре- 28
нә киделәр
Алар чыкканда, машинадан ике кеше торбаларны бушатып азаплана, ә алдан кергәне, эшләпәлесе. болдыр каршына басып. Нурханова белән сөйләшеп тора иде.
— Мин сезне Кармаштан кайтмаган дип уйлыйм бит әле, бо- лай вакытсыз борчып йөрмәс идек. — диде ул киң елмаеп — Суык- * лар җитә җир катканчы кертергә кирәк бит инде җылыны, өйгә < дә. мунчага да.— дип дәвам итте ир кеше. — Ял көннәрендә эшләр- = гә туры килә, планга кергән нәрсә түгел
— Рәхмәт инде.— диде Нурханова. бик чишелеп китми генә Ул бу кешене өенә кертергә җыенмый, ишеккә аркылы баскан х иде. Рамиләнең чыкканын күреп
— Таныш булыгыз.— дип өстәде s
Ир кеше — төзү-монтаж идарәсе җитәкчесе Мирхуҗин икән * Зур. йомшак учы белән Рамиләнең кулын илтифатсыз гына сыпы- ж рып алды, күзләре исә Нурханованың йөзенә текәлгән иде
— Бу йорт казна квартиры саналса да.— дип дәвам итте ул J сүзен.— бөтен көчне аңа гына ташлап булмый төрле якка тартка- * лыйлар Монда торба китергәнне сизсәләр, асып куячаклар у
һәм Мирхуҗин. шаярган булып, кабартмадай калын кул кыры белән ияк астын сызды да. ничек асачакларын күрсәткәндәй, болытлы күккә ишарәләде
— Мин ашыктырмыйм, үз чираты белән эшләрсез.— диде Нурханова
— И һәм дөрес эшләмисең. — диде Мирхуҗин. җанланып.— Ашыктыр син мине, мәҗбүр ит. җитәкче буларак әмер бир' Ул чакта иркенләп эшләр идек' Ә болай читен бит! Мин сезнең икегезне тиң,— ул Рамилә белән янәшә чыгып баскан Иркәгә кулы белән ишарәләде. - икегезне тиң туңдырып үтерә алмыйм бит инде Мәле, кызым!
һәм ул. плащы кесәсеннән зур. чәчәкле шоколад алып. Иркәгә сузды Иркә ике кулын да аркасына яшерде.
— Кирәкми1 -дип, Мирхуҗинның елмайган чыраена яратмыйча. чит итеп карады
— Ал әйдә. ал. биргәннең битенә карама, ди'
— Кирәкми. Илдарга бир!
Илдар дигәне, күрәсең. Мирхуҗинның үз малае иде
— Ай-яй, анаң кызы булсаң да булырсың икән,—диде Мирхуҗин, тагын да киңрәк елмаеп Аның күзләре бөтенләй кысылды
— Ә мин әти кызы
— Әтиең юк ич синең
— Бар. бар минем әти' дип кычкырды Иркә — Ул больницада гына ята' Кайта ул!
— Бигрәк әйбәт, бирсен ходай,—диде Мирхуҗин. шоколадны эолдыр тактасына куйды Алам дигәнне алмыйча, бирәм дигәнне Зирмичә кала торганнардан түгел иде ул, күрәсең
Нурханова итәгенә капланган кызының шома чәчен, нечкә тотымнарын сыйпаштырды Алар Мирхуҗин белән Кармаш больницасының төзелеше турында сөйләшә башладылар
— Башыгызны катырмагыз ла шул больница белән'— дип кул члтәде Мирхуҗин — Үзегезне уйлагыз башта'
Нурханова аннан пар казаны сорады Казанның «Үзәк» кол- козы өчен икәнен белгәч. Мирхуҗинның йөзендәге елмаю сүнде
— Ул Ташниеаның бугазы тыгылмады инде сорый белеп cornea бер хәл иде. алашасына бакыргандай кычкыра'
— Сез аса тиешле казанны больницага куйгансыз икән бит.— 1иде сабыр гына Нурханова
— Казанга тамга сугылмаган, үз өемә дә кайтарып куйма-
дым.— диде Мирхуҗин.— Колхозлар — сорар өчен яратылган нәрсә алар. Кирпечен, тактасын, бульдозерын, запчастей Йомшаграк торсаң, алар синең кабинетыңа кереп, муеныңа менеп атлана, сез ал арны күп сөйләндермәгез, үз сүзегезне әйтегез дә, чыгарып җибәрә торган итегез!
Нурханова ничектер шаян елмайды
— Әле генә әмер бирергә киңәш иткән идегез, ә хәзер тыңламаска маташасыз, сез моны минем әмер дип кабул итегез Әллә тагын бер казан таба алмыйсызмы?
Мирхуҗин аңа текәлеп, сынап, нәрсәдер сорарга теләгәндәй карады аннары карашын Рамиләгә. Иркәгә күчерде, көрсенде.
— Аптыраган. Фидая Госмановна,— диде — Ирләр белән әйбәт кенә аңлашам, ә менә хатын-кызны аңлап булмый, баш миңгери,—диде.— сезнең хакка утка керергә риза, югыйсә!
Ике кулын җәеп, оялгандай елмайды, аннары. Нурханованың тагын берәр сүзен көткәндәй тынып торды да. чыгар якка борылды. Ирләр дә торбаларны төшергәннәр, машина чигенә башлаган иде инде Нәни Иркә Мирхуҗинның киң аркасын нечкә толым очлары белән тишәрдәй итеп карап калды.
— Бик үткен кешегә охшаган.— диде Рамилә, уйланып.
— Аларсыз яшәп булмый бит.— дип җавап бирде аңа шулай ук уйчан гына Нурханова.— Менә бит, миңа йортны да ул җиткерә, больницаны да ул торгыза. Әгәр теләсә..
Алар кире кереп өстәл янына утырганда чәй суынып киткән, ризыкның тәме кимегән, гомумән, өйдә ямансулык көчәйгән, почмаклардан яшеренеп кенә ятимлек карап тора иде шикелле.
7
Төн карасының бер хикмәте бар кешеләрне бер-берсенә йкы- найта, уйларын бер эзгә сала, серләрен ачтыра Фидая белән Рамилә дә шулай булдылар
Рамилә белән Иркә бер бүлмәдә, берсе караватта, берсе диванда, ә Фидая зал ягында яткан иде. Бер көн эчендә күп күреп, куп йөреп талчыккан Рамилә, башы мендәргә тиюгә, йокыга киткән иде, әмма төн уртасында нәрсәдәндер сискәнеп уянды. Әллә урамнан үткән машина тавышы, әллә пәрдәләр аша саркып, шуып узган фаралар яктысы бозды йокыны Рамиләгә эссе булып китте. Ул, урыныннан торып, алгы бүлмәгә чыкты һәм зал ягының ачык ише-геннән яктылык бөркелгәнне күреп, якынрак килде
Фидая диванда, җәелгән урыны өстендә, халатын бөркәнеп, аякларын бөкләп утыра иде Кулында кечкенә генә зәңгәр тышлы китап Рамилә ни сакланып атласа да, сизде, башын күтәреп, ишеккә карады да
— Кер. кер.— диде.— Утыр менә минем янга.
Үзе ак җәймәне рәтләштерде.
— Нишләп йокламыйсың’ Урын үзгәлисеңме әллә?
— Ә сез ник йокламыйсыз?
— Мин бераз йоклап алдым инде,— диде Фидая — Гадәт шундый минем — сәгать икеләр тирәсендә йокым кача
— Күптәннәнме шулай?
Фидая бераз тынып торды
— Елдан артык.
— Берәр хәлдән соң шулай булгансыздыр инде’ - дип бик сакланып кына сорады Рамилә
Фидая карашын китапның ачык битенә төбәде
— Менә тыңла әле. ничек яза шагыйрь Хәсән Туфан
Iаллар кистем, баулар иштем.
Саллар саллым суларга
Китар ягым - уңга да бит.
Җилләр исә сулларга
Өстә — дулкын
Астай упкын
Куллар сала салыма ♦
х Гаҗәп бит. шундый гади, берничә сүз дияргә була. Ә күз 5 алдында — кешенең язмышы, фаҗигале, ачы язмышы. Ә бәлки ? берәүнең генә дә түгел, бөтен бер буынның язмышыдыр. Әйе, ♦ язмыш кешене дулкыннар арасына, упкыннар өстенә илтеп кертә < Ә менә аларга каршы торырлык салларны кем генә ясый ала икән - соң?
— Уңган кеше, кулыннан эш килсә, тәвәккәллеге җитсә — Ра- * милә, Фидая янына утырып, аңа иңбашы белән терәлеп, шигырьне * укыды “Өстә — дулкын
Кем ул — уңган, тәвәккәл, көчле’ — дип сорады аннан Фидая. = көлемсерәп =
Рамилә, күтәрелеп, аңа күзләрен тутырып карады, сорауның » мәгънәсен аңламады. я
— Андый кеше фәкать ир-егет кенә була ала.— дип җавапны үзе кайтарды Фидая — Әйе ир-егет кенә. Галлар кисеп, баулар ишеп, давылга каршы сал белән чыгып китүчене кыз бала итеп күз алдына китереп буламы9
Ул бераз тынып торды
— Кыз бала ул. чәчен җилдә җилфердәтеп, ерактан йөзеп килгән салларны ярда көтеп алучы итеп кенә күзаллана Ә бит язмышларда аерма юк безнең, җилләр безгә дә бәрә, без баскан төшләрдә дә упкыннар хасил була! Ә көч. гайрәт тигез түгел' Бу шигьри юллар да егет кеше турында язылган Кызлар болай сөйли алмый! Без, хатын-кызлар, өермәләрнең уртасына барып керәбез, ә үзебезнең аңа каршы торырга әзер түгеллегебезне уйламыйбыз!
Рамилә аның йөзенә озак кына текәлеп карап торды. Эчтән әрнеп
— Нигә сез үзегезне болай кимсетәсез7 — диде — Әгәр беләсегез килсә, беркемдә юк хәзинәгә ия бит сез! Кулымнан гына килми, мин сезнең портретыгызны шундый итеп ясар идем' Минем буяуларымның көче җитми сезне тасвирларга' Ә рәссамнар ифрат талымлы. аларны сирәк кеше рухландыра, ышаныгыз миңа Кайчак урамнан барганда шундый чибәрләр очрый, их. дип куясың, артыннан барасың Ә текәлебрәк күзәтсәң, гайрәт чигә башлый йә күз карашы мәгънәсез, йә сүзенең рәте юк Ә сезгә караган саен күңел берегә бара. Сез бик. бик бәхетле булырга тиеш' Әнә бит. теге кеше әйтте әмер генә бирегез, диде
Диван янында торгын сары абажурлы торшер яктысы бу минутта Фидаяны алтынга мангандай, тагын да яктырак, нурлырак итеп күрсәтә, аның бераз тузгып тәртипсезләнгән эре дулкынлы чәчләре дә гадәттәгедән затлырак күренә иде
Фидаяның йөзендә ачынулы көлемсерәү пәйда булды ирен читләреннән чак кына өстәрәк сөйкемле, нәни чокырчыклар уелып чыкты, бу — аның йөзенә сабыйларча сафлык, эчкерсезлек өсти иде «Менә шушы яктылыкта, менә шушылай уйчан һәм моңлы итеп сурәтләргә кирәк аны дип уйлады Рамилә
— Белсәң икән син бер карауда кешеләрнең дикъкатен җәлеп итүнең ничек начар икәнен — диде Фидая
— Чибәрлек, сөйкемлелек начармы7 — дип сорады Рамилә, шаккатып
— Әйе. әгәр син шулай дип атыйсың икән — чибәрлек Безнең
заманда хатын-кыз өчен чибәр булу, мөгаен, үзе бер бәхетсезлектер ...
— Бу... болай әйтү. —Рамилә сүз таба алмый торды.— 1өнаһ! Җинаять' Кешенең матурлыгы мәңге-мәңге зур байлык саналган
— Әйе. мине чибәр диләр Ләкин син аны хәзинәгә санап бик каты ялгышасың. Мондый булып туганчы гап-гади малай булып тусам, миңа, бәлки, мең мәртәбә яхшырак булыр иде. шулай түгелме9
Рамилә аңа каршы әйтер сүз тапмады
— Шулай.— диде Фидая.— Без бит алар белән бер үк төрле тәрбия алабыз, бер омтылышлар белән яшибез, бер өлкәдә эшлибез. Без яшәгән-эшләгән өлкәдә чибәрлек түгел, егетлек кирәк. Шулай бит9 Менә мин мәктәпне алтын медаль белән бетердем, хыялларым зурдан булырга бөтен нигезем бар иде. Океаннар, биек таулар, космос турында хыялландым мин. Ләкин диңгез причаллары да. күк капкалары да егетләр өчен генә ачык булып чыкты Мин анда-монда белешеп йөргәнче, вузга документлар тапшыру вакыты узып та киткән иде инде Алай да. соңгы көнне булса да тапшыра алмаммы дип. киттем Казанга, университетка. Пароходта бер көнлек юл иде. Көн буе миңа утызлар тирәсендәге бер салмыш адәм. әйдә, миңа кияүгә чык. дип бәйләнеп барды. Шулкадәр гарьләндем. әгәр шунда тиремне сала алсам, бөтен матурлыгымны, кешеләрне җәлеп итә торган сыйфатларымны өстемнән сыдырып алыр идем дә пароход астында болганып, ургылып калган дулкыннарга тондырыр идем. Аннан да бигрәк, әгәр егет булсам, үземә бәйләнгән андый сәрхүшләрнең үзләрен Иделгә мәтәлдерер идем! Ә болай — нишли алам9 Карашы сыланып калмасын дип. кат- кат бит-кулларымны сабынлап юдым, бары шул гына.
Рәсемнәр, открыткалар буенча күптән таныш, күңелгә якын, газиз университет та мине егет булмаганым өчен кабул итмәде Соң килгәнсең, диделәр миңа. Дөрес, мин чыннан да бер көнгә соңардым, ләкин егетләрнең соңарганнарын да кабул иткәннәрдер дип уйлыйм. Университетның игъланнар тактасында бик эре хәрефләр белән Егетләр игътибарына' дигән белдерү эленгән иде һәм беләсеңме, нәрсә диелгән иде анда? — Фидая бераз вакыт мәгънәле итеп тынып торды.— - Унбер балл җыйган егетләрне механика факультетының деканына чакырабыз»,— диелгән. Мин башта моның мәгънәсен аңламый тордым -Механика факультетында недобор бит шуңа башка факультетлардан егетләрне чакыралар.— дип аңлатты чалбар кигән кәттә бер кыз, исе китми генә.— Хәзер бөтен вузларга күбрәк егетләрне алырга тырышалар. Начаррак укысалар да».
Димәк, әгәр егет кеше булсам, мине соңарган дип тормаячаклар иде.
Чемоданымны күтәреп, урам буйлап киттем, кая барганымны аңламадым Кыркылган куаклар белән әйләндереп алынган бер кечкенә бакчага кереп, эскәмиягә утырдым, каршымда кара баганалардан ясалган баһадир егетләр, абзыйлар басып тора. Хәтта алар да миңа үчекләп, кимсетеп карыйдыр сыман тоелды.
Күпме шулай утырганмындыр миңгерәп, берәү миңа:
— Сеңелем! — дип дәште.
Кырык яшьләр тирәсендәге чандыр гына бер абзый читтән- рәк миңа карап тора. Шакмаклы күлмәгенең кыска җиңнәреннән сөякчел, зур куллары тырпаеп күренә, ачык изүеннән җыерчыклы муены сузылып чыккан.
— Баядан бирле караштырып йөрим сиңа, нәүмиз кебек күренәсең,— ди — Барыр җирең юкмы әллә9 Авылдан килгәнгә охшыйсың
Күңелем тулып китте, ике авыз сүз белән хәлемне аңлатып
бирдем Ул. эскәмиянең икенче башына утырды да -Әйе. яшьлектә бер бәргәләнеп аласың шул инде, ансыз булмый-.— диде Ул да Казанга институтка керәм дип килгән булган икән. Конкурстан үтмәгәч, бик гарьләнгән, әмма хәзер үкенми. Заводта эшли, акчаны инженерлардан күбрәк ала. Заманы шундый хәзер, оста куллар гыйлемле баштан кадерлерәк Баш ярылып күз чыкмаган миңгерәп * йөрмә болай.— диде ул.— Кунар жирен булмаса. әйдә безгә Өй < тулы кеше, дөрес, ләкин күп янына әз сыя ул Бер кичкә кер = мичкә, ди халык>-
Урамнар буйлап барганда, һаман минем күңелне күтәрергә тырышты абзый «Хатын-кызга һөнәр сайлау жиңелрәк.— диде - Алар = өчен иң кулае — аш-су тирәсе. Эшләре корыда җылыда, чистада 3 дөньяда нинди генә хәлләр булса да. тамаклары ачыкмый Әнә = кара, бу зур тәрәзәләр артында гел хатын-кыз эшли бит' Парик- < махерлар дисеңме, сатучылармы, тегүчеләрме — һәммәсе дәрәҗәле > эш. Ир-атка хезмәтнең авыррагы эләгә, шулай тиеш тә
Алар Кабан күле артында, шәһәрнең электән калган иске ура- = мындагы агач өйдә яшиләр икән • Кала кызына йортка кергән ? идем бит мин.— дип аңлатты ул — Ә монда үз йорты булган кешегә ? квартир бирмиләр Авыл кешесе квартирны тизрәк ата Менә син эшкә урнашып калсаң, квартир алырсың да. хатын белән мине парлап өй туена чакырырсың әле
■ Бер кичкә кер мичкә- дигәне сүз өчен генә булмаган, өйләре. чыннан да. кысан булып чыкты. Чаршау белән бүленгән бүлмәнең алгы ягында бер карчык, бер хатын һәм ун яшьләрдәге бер кыз — өч буын кешесе чәй эчеп утыралар иде Абзый минем хакта «Авылдан укырга килгән, кунар җире юк — дигәч, бик ачылып китми генә табын янына чакырдылар Ул чакта мин нечкәләп уйлап тормадым ачыккан-т;шчыккан идем соңыннан гына аңладым абзый ул көнне соңарып Һәм бераз салып кайтып килгән дә. ишектән керүгә хатыны тирги башламасын өчен мине иярткән булса кирәк
Төнне мин идәндә, юка сырма өстендә үткәрдем Мин кымшанган саен янымдагы сандык өстеннән карчык башын калкыта, күрәсең. шикләнә иде.
Иртүк хатын чиләкләрен шалтыратып суга китте, ә абзый, чаршау артыннан чыгып, сандык актарырга кереште Аның йөзе сүрән һәм күңелсез иде Хуҗа хатын кайтты да. өйалдында самавыр куйган арада, миннән ниндидер абза-җиңгәләрен сораштыра башлады. Ул мине иренең авылдашы дип аңлаган икән Чит-ят икә-немне белүгә, иренә ябырылды бу Кемн< алып кайттың син’» Абзый моның гадәтен бел.», җавап та бирми үз сүзен сөйли Мунчага барасы иде. майкамны таба алмыйм ди Ә, мунчага барасыңмы?— ди аңа хатыны Аруланасың киләме' Алайса, бу кәнтәеңне дә иярт инде, аркаңны ышкырга кирәк булыр'»
Баш түбәмнән пычракка чумдыргандай итте бу мин< һәм тагын шул — кыл бала булт ................................. .... өчен Әгәр •
ияртеп кайткан булса, мондый сүз әйтүче булыр идемени’
Пароходка утырып кире авылга кайтканда, кеше күзен.» чалынмаска тырыштым өске ятакка менеп, стенага карап яттым Иртән аяк табанымны кытыклаганга уянып киттем Башымны күтәреп карасам, пумала башлы бер егет минем аягымны сөямләп үлчәп маташа -Моны- ди янындагы иптәшенә. — б<кчш жкл '•••лән пычрак ярдырып алып кайтып булмый бит инд» <‘.р пристаньда төшеп, галуш алып кигезермен м-нлә яңгыр ява башлаган икән мине кайгырта, янәсе Үзе белән авылына алып китмәкче бугай Әллә чынлап сөйли, әллә шулай шаяра Фидая көрсенеп куйды
— Авылымнан чыгып кит<-п чит кешеләр арасында беренче >
кыр айкалуым менә ШУШЫНДЫЙ тәэсирләр калдырды Кайчакларда, беләсеңме, нәрсәгә охшатам мин үземне? Бер төрле чәчкәгә
— Чәчкәгә булгач. бигрәк әйбәт бит инде.— диде Рамилә
— Чәчкәсе нинди бит Берәүләрнең бакчасында әллә каян, ерактан күзгә ташланып торган гөл күргән идем мин Биек сабаклы, учма- учма сап-сары чәчәкле Бик ачык ХУШ исле. Сокланып якынрак килсәм ни күрим, аны эре яшел чебен сарып алган Чирканып киттем
— Сез бит үлән түгел.— диде Рамилә.— Чебеннәрне куарлык кына хәлегез бар! Сез зур мәхәббәткә лаек аны табу сезгә башкалардан мең җиңел, язмышка мең рәхмәтләр укырлык'
Фидая көлемсерәп аның йөзенә туры карады Нидер әйтергә теләде. ләкин ШУЛ минутта күрше бүлмәдән
— Әни'..— дип еламсыраган тавыш ишетелде.
Иркә уянган иде Фидая, торып, чыгып китте. Рамилә аны шактый котте, ләкин Фидая әйләнеп кермәде, УЛ төнне сүзнең дәвамы булмады. Ә Рамиләнең күбрәкне беләсе килә иде җиде төн уртасында УЯНЫП кемне уйлап моңая 6v серле хатын ШУЛ ук вакытта бүген килгән теге начальникның — Мирхуҗинның да ниндидер катнашы бар иде монда Чибәрлекнең кыйммәте юклык. Фидаяның үзен чебен сарган гөлгә охшатуы — болар мөгаен аның белән сөйләшүдән соң туган хисләр нәтиҗәсе иде
Рамилә яшел тышлы кечкенә китапны алып, ачык битендәге соңгы юлларны УКЫДЫ
Тынма, дәрья, айка, чайка: Күнмәгәнмен тынлыкка. Упкыннарың берни түгел. Батырма тик моңлыкка.
8
Күргәзмәне бөтен шартын туры китереп ачтылар Картин алар район Культура сараеның бию кичләре үткәрелә торган иркен вестибюленә эленгән, залның уртасында аркылыга киң кызыл тасма сузылган иде
Күргәзмә ачылды җыелган халык, картиналардан карап торган газа егетләрне, чибәр кызларны бимазалаудан курыккандай, сагаеп, әкрен генә зал буйлап таралыша башлады
Ул арада ишек турына нык пычранган автобус килеп туктаганы күренде Автобустан төшкән кешеләрне зур тәрәзә аша күреп. Фидая елмаеп ишеккә юнәлде, аның каршына чәчәкле кызыл шәле бөдрә чәченнән ШУЫП төшкән, утлы күмердәй кара күзле, янып торган битле хатын керде. Фидаяны кочаклап күкрәгенә кысты
— Таштимерова сезне җибәрмәс дигән идем, шуңа хәбәр дә итмәгән идек. —диде Нурханова. гаепле кешедәй.
— Мондый вакыйгадан кала торган кешеме без. ә’’ Син ничек безнең хакта алай УЙЛЫЙ алдың’ Бугазыннан каерып алдым автобусны Таш Нисадан' Бугазыннан1 Өлкән класста УКУЧЫ бөтен балаларны алып килдем!
— 'Биш ле сиңа. Каләмгөл апа'— диде Фидая, көлеп _________ Плюс
белән' Шуңа өстәп. Таштимерованы җиңгәнең өчен — медаль!
— Аның өчен медаль бирә торган булсалар, минем гүштә эләр урын калмас иде инде' Балалар1—дип. ишектән кереп килгән укучыларга борылды Каләмгөл — Аяк киемнәрегезне әйбәтләп юдыгызмы? Шыпырт шауламагыз! Хәзер экскурсовод безгә бөтенесен аңлатыр, җыелыбрак торыгыз!
— Экскурсовод юк бит монда.— диде Фидая
— Нишләп юк ул7 Булырга тиеш' Балаларның кайберләре күр-
гәз.мәдә беренче тапкыр Андыйлар бармы’ Кулларыгызны күтәрегез әле’ Егет-кызларның икәү-өчәве генә баш түбәсеннән бармак очларын СУЗЫП күрсәтсә дә Каләмгөл үз сүзен расланганга санады
— Күргәзмәне рәссамнар үзләре алып килгән.— дип аңлатты Фидая
Моны белгәч. Каләмгөл шунда УК алар белән таныштыруны таләп итте рәссамнарның һәркайсы белән КУЛ биреп күреште, аның кыяфәтеңә һәм энергиясенә таң калган Тәүзих ӘХМӘДУЛЛИН. карашын Каләмгөлнең йөзеннән ала алмыйча, бармакларын учыннан ычкындыра алмыйча интекте
Ишек төбендә үзен? күрә бер нәни өермә хасил бслды кебек, бөтенесе хәрәкәткә килде күргәзмәдәге дәрәҗәле тынлык бозылып алды һәр рәссам үз әсәрләре хакында балаларга аңлатма бирергә тиеш булды УКУЧЫ балаларның берсенә атарның сөйләгәнен бәйнә-бәйнә язып барырга КУШЫЛДЫ Ә Каләмгөлнең үзе кебек үк УТ күзле, атма битле, чәчәкле шәле бөдрә башыннан ШУЫП төшкән кызы Заремага фотога төшерергә боерык бирелде
— Монда да төшереп ал — диде аңа Каләмгөл — соңыннан барыбыз бергә урамга чыгып та төшәрбез Берсе чыкмаса берсе чыгар
Ул булган җирдә эш җиңеләя иде һәм Нурханова җиңел сулап, төркемнән читләште картиналарны ялгызы гына тыныч ашыкмыйча күздән кичерәсе килә иде аның
Балаларның да йөзләрендә соклану Бәхетлеләр алар сәнгать әсәрләренең җитешсез якларын күрергә өйрәнмәгәннәр, ШУЛ УК вакытта сизгер күңелләре белән рәссамнарның ихласлыгын, тырышлыгын якты омтылышын тоялар һәм шуннан тәм табалар Фидая исә күпне күрә төсләрнең күзне ертканын да. кеше тәненең туктаусыз хәрәкәтен сизелерлек итеп бирә алмыйча, рәссамның аны курчак кебегрәк тасвирлаганында Күп белгәннең башы авырта диләр Күпне бел-гән саен, көйсезлекләрне дә күбрәк күрәсең барысына да йөрәк әрни
FISKHH тукта БУСЫ нәрсә сон’ Артык катлаулы картина түгел фәкать тәрәзә төбенә балчык чүлмәк белән куелган чәчәк бәйләме генә Менә син алар янына килеп бастың һәм бүрәнә йортның эченнән ачык тәрәзәгә карагандай булдың Ә тәрәзә төбендә алтынсу, алсс кызыл роза чәчәкләре Нәрсәсе белән күңелне кузгатты аякларны атламас итеп үзләре каршында бастырып калдырды соң әле алар’
Чәчәкләргә ә.те күтәрелеп кенә килгән кояш нурлары төшкән Алар ничектер астанрак яктырталар күрәсең бс бүрәнә өй калкулык өстендәдер 6v нурлар яктысында чәчәкләр ШУНДЫЙ тере белый тоела ки бармак белән орынсаң таҗ яфракларының ДЫМСУ салкынча тыгызлыгы терелеге сизелер ХУШ исе бөркелер шикелле Күңелдә шигырь юллары УЯНДЫ
Баскан эомренэ мин бигемне КУЯМ Эолореңнен назын, жылылыгын тоям
Тукта, нигә мондый сүзләр хәтергә килде соң әле** Таң нурына коенган чәчәкләр бәхет турында сөйли—штңа Алар офык артыннан күтәрелеп килгән җәйге кояш яктысында торган саен ныграк күкрәп ачыла баралар Гол керфекләренең бу рәвешле талгын һәм тыелгысыз ачылганын кеше үз гомеренең иң бәхетле минутларында гына тоя ала торгандыр Фидаяның да андый минутларны кичергәне булды Әйе гөлләр белән бергә үз йөрәгенең дә нурга матурлыкка ачылганын яшәү тантанасы белән тулганын тойган сәгатьләре бар иде аның да
Фидая Госмашина. исәнмесез'
Фидая кинәт айнып киткәндәй бслды борылып карады кемнеңдер зәңгәр китель кигән түшен күрде, аннары башын артка ташлап исәнләшүченең көлемсерәгән йөзенә кысылган үчекләү белән ТУЛЫ 35
күзләренә карады. Урман хуҗачыгының баш инженеры Гаяров икән
— Фидая Госмановна ә сез мина Баллыбопын балалары бәрәңгедә дигән идегез Басулары мондамы әллә аларның? Тик бәрәңгеләре генә күренми нишләптер.— дигән булды ул. як-ягына карангандай итенеп
— Аларга атналар 6ve басуда ятарга димәгән 'ез дә монда килгәнсез бит әле агач утыртып йөрмисез.
— Ә мин монда эш белән.— Гаяров Нурханованың төкселегенә илтифат итмәде, һаман елмаюында иде— Рәссам иптәшләрне күреп сөйләшәсе бар Безнең бизәкле савыт-саба цехында эшләүче яшь кызларыбызга ярдәм кирәк Алар рәсемнәрне открыткалардан китаплардан эзлиләр Ә безгә өр-яңалары кирәк иде беркем күрмәгәне' Ах' диярлек бмлсын Мин менә монда караштырып йөрим әле кайберләрең кечерәйтеп кашыкларга да. вазаларга да ясап булыр сыман Менә мәсәлән 6v чәчәкләр ярыйсы гына бит' 'ез ничек УЙ-ЛЫЙСЫЗ?
Фидаяның күңелендә ачу кайнады ■ Надан' ТУҢ йөрәк' БУ бит. БУ бит андугачтан сыбызгы ясарга маташу белән бер! Тамакка ачу килегг төелде Фидая Гаяровка тупас сүз әйтмәс өчен аркасы белән борылды
Ләкин тек тламады Фидаяның янына басып иелә төшеп, йөзенә карады
— Мине генә тыңламаслар, дип куркам Фидая Госмановна.— диде, һаман көлемсерәп Аңлап булмый иде: әллә чынлап сөйли, әллә юри үчекли.— Район җитәкчесе буларак безнең гозерне апарга сез әйтсәгез иде Югыйсә бит кемгә нинди бүләк кирәк районнан һаман йөгереп безгә киләләр' Килегез пожалыста. ләкин ярдәм дә кирәк бит' Бездә аның осталары житәрлек. зур вазалар да ясыйлар маркатри дигәненә дә өйрәнәләр Тик үрнәген генә ясый белмиләр Анысына рәссам 6УЛУ шарт Әнә карагыз әле. теге картинаны маркатри белән рәхәтләнеп ясап була бит! Төсләре дә шундыйга бата коңгырт күксел дә карасу' Менә моны әйтәм. моны!
Ул. Фидаяның беләгеннән тотыл ирексезләп диярлек, аргы башкарак әйдәде КУЛЫ кайнар нык икән
Ул күрсәткән картинада күксел яшькелт, коңгырт төсләр белән атлар тасвирланган иде Җәйге иртә томан әле таралып кына килә, уртадагы ак айгыр арг аякларына баскан да җир тетрәтеп чабарга әзерләнгәнен белдереп күкләргә ирешерлек итеп кешнәп җибәргән Ул хәзер офыкка, күтәреләчәк кояшка таба чабачак, башка атларны җир селкетеп, йөрәк җилкетеп, офыкка ургылырга әйди Аның артында — учак, ялкын телләренә дә атның ярсуы күчкән диярсең, алар да биеккә күтәрелгән һәм. гүяки атның канатлары булып, аның сырты өстендә җилпенә иде
Көч гайрәт яшәү дәрте хисләр кайнавы киләчәк гомернең һәм томырылып чабачак юлларның озынлыгы, ә бәлки, чиксезлеге
— Теге коңгырт учакны алып ташларга кирәк — дип сөйләнде Гаяров - Анысы гел артык Агачтан ясарга катлаулы да Ә атлары шәп алары өчен тырышсаң да була.
Аларның картина янында сөйләшеп торганын күреп. Рамилә килде кыюсыз гына:
— Фикерегезне миңа да әйтерсез, бәлки9—диде
— Миңа бик ошый, канатлы атлар, канатлы хыяллар, ашкыну һәм гайрәт.— диде Фидая ашыгып Ул Гаяров авызын ачар да 6У нечкә күңелле яшь рәссамның хәтерен калдырырлык берәр сүз әйтеп ташлар, дип курка иде.
рамиләнең сагаюы ШУНДУК юкка чыкты, йөзе ачылды
— Беләсезме, кайчакта мин тәҗрибә ясыйм шулай — дИд< — Төрле стильдә сынап карыйм үземне. Әгәр сезгә ошый икән мин 6v 36
картинаны сезгә бүләк итәрмен1
— Аңа әнә теге картина да бик ошый.— диде Гаярлз көлемсерәп, һәм КУЛЫ белән роза гөлләренә ишарә ясады
Рамиләнең тәкъдименнән аннан да бигрәк Гаяровның әдәпсезле- геннән аптырап калган Фидая авыз ачканчы, тегеләр килешеп тә ф өлгерделәр _
— Чынлапмы?—диде эамилә. тагын да рухланып — Анысы да 5 минем картина. Алайса, мин сезгә анысын бүләк итәрмен — диде УЛ А Фидаяга карап *
— Ә 6v атлар минем күңелгә бик ХУШ КИЛГӘН иде.— диде Гаяров < кәефе кырылгандай хәтта көрсенүен эченә яшергәндәй итеп һәм ® инде хәзер ни әйтерсең, дигәндәй, башын кыңгыр салып, күзләрен * кысып. рамиләнең йөзенә текәлде
— 'ез нәрсә7— диде, ниһаять. Фидая — Күргәзмәне бөтенләй * таркатып бетерергә УЙЛЫЙСЫЗМЫ ӘЛЛӘ’ Алай шаярырга ярамый1 ’ән- я гать әсәре бит алар, бик кыйммәт торалар’ =
— Арзанмы, кыйммәтме, һәркем үз әсәренә үзе ХУЖЯ — диде 5 Гаяров, бер дә исә китмичә — Әгәр автор бүләк итә икән ихтыяры Менә хәзер бик әйбәтләп, үз КУЛЫ белән: ■< Калтай урман хуҗалыгына я чын күңелдән — дип имза КУЯ да. без аны мең рәхмәтләр УКЫП кабул итеп алабыз Киләчәктә зур иҗади уңышларга ирешергә язсын'
Ул аяк очларына басты, тагын да биегәеп, шактый югарыдагы кадактан рам эленгән бамны ычкындыра башлады
— Туктагыз, нишләвегез 6v!—дип аның терсәгенә тотынды Фидая. Гаяровның сүзләрендә кыланмышларында Фидаяны да ’i- миләне дә баласыту ярылып ята ШУНЫСЫ бигрәк күңелне яралый иде.— Әйт син аңа ныгытып, бирмим, диген.— диде ул Рамиләгә борылып
памилә икеләнеп калды
— Ә нигә.— диде.— Әгәр минем әсәрем кешенең гормышын бизи икән ..— Аннары, бераз тынып торды да —Күргәзмә ябылганны гына көтегез инде,— дип өстәде
— Мин эгоист түгел, үзем өчен тырышмыйм — дип. бауны кулыннан ычкындырды Гаяров — Иҗтимагый интересларны кайгыртам әсәрегезне күбрәк кеше күрсен дим'
Рамилә нидер сорамакчы иде ләкин өлгермәде аны Каләмгол чакырып алды — балаларга аңлатма бирергә
— Сез теге чәчкәләрдән баш тарта күрмәгез,—диде Фидаяга Гаяров һәм. серебез бер булсын дигәндәй күз кысып КУЙДЫ — Кслга килеп кергәнне ычкындырсак гөнаһ белыр'
— Бармагыгыз үзегезгә кәкре сезнең дә.— диде аңа Фидая - Урман хәтле урманнан бер кечкенә бинага түшәм җәярлек гакта бирә алмыйсыз ә монда — бир дә бир'
— Хуҗалык эше ШУНДЫЙ УЛ. Фидая Госмановна - диде Гаяров өйрәткәндәй — Кслдагыны ычкындырмаска бармакка эләккәнне тартып алырга' Җитәкчеләр шмлай өйрәтә' Юкса безне андый эштә тотмыйсыз да сез!
— Минем дә КУЛЫМ бар УЛ да үзенә кирәк якка тарга диде Фидая — Мөмкин булганны больницага алачакмын ә сез бай хуҗалык. хакын түләп сатып алырсыз!
_ һи УЛ сезнең больницагыз аякка басканчы аның әле картина эләрлек стенасы булганчы күпме гомерләр үтәр'- диде Гаяроз җитдиләнеп - Аңарчы 6v картиналар әллә кайнарда кар-яңгыр асларында аунап, череп бетәчәк идән юарлык киндере дә калмаячак' Анда әле күпме дәвалау аппаратларын шелай алдан УК клдырып әрәм итәчәкләр'
Монысын ҮЛ инде бик җитди итеп әйтте
БУ Суташ районы халкы моңарчы рәссамнарсыз ничек яшәгән-
дер. аптырарсың. КаләмГөл килеп күргәзмәне берәр айга Баллыбалын клубына КУЮНЫ таләп итә башлады Алдынгы колхозчыларның портретларын ясатып булмас микән, дип кызыксынды Ул эш кыйбат торырмы Таштимеровадан акчасын ничек алырга. 6v рәссамнарның кайсысы кешене үзенә охшатып ясый ала икән Ник дисәң, күрше Җиңүче гә ниндидер рәссам портретлар ясап киткән икән штлай Акчаны меңәрләп алган, ди Ә менә кешеләрне ямьсез ясаган
9
Соңрак урамга чыгып җыелышып карточкага төшкәндә шактый гына ыгы-зыгы булып алды Каләмгөл рәссамнарны уртага урнаштырды тирәли балаларны тезД1 егетләргә алгы рәттә чүгәләргә КУШТЫ Нурханова Әхмәдуллин белән Рамилә арасына басты
— Хатын-кызлар чибәр икән монда.— дип пышылдады аның колагына Әхмәдуллин
— Әйе ШУЛ безнең район халкы ГОМУМӘН бик чибәр берәр кая йөреп кайтсам мин үзем дә аны нык сизәм—диде Фидая
— Кызларны матур итеп киендерергә иде.— диде Рамилә.
— Нишлисең, кибеттән алган курткалар бит инде.— диде Фидая көрсенеп — Без ГОМУМӘН, кешеләрн- матур киендерә белмибез ШУЛ әле
— Зиләйлә. Зиләйлә кил монда!— диде кинәт, кычкырын кы- рыйдарак баскан бер кыз— Кил менә монда сыясың!
Барысы да борылып карадылар. Озын буйлы, төз сынлы бер кыз эре. салмак атлап урамга таба китеп бара иде Тавышка УЛ сискәнеп китте, чак кына борыла төшеп. маңгай аегыннан төркемгә карады Хәер, төркемгә түгел, аның бпрынгы Мисыр рәсемнәрендәге кебек чигәләренә озынчалап уелган күзләре төркем каршында фотоаппарат җайлаштырып азапланган Каләмгөл белән Заремага УК атты кебек Теле белән җавап бирмәде, урамга таба китте Аның капчык кебек турыдан тегелгән, алай да сынының төзлеген яшерә алмаган кызыл курткасы аша да нәфрәт саркып, чыга иде сыман
— Кем УЛ9—дип сорады Рамилә Фидаядан.
— УКУЧЫ сигезенче класстан
Карточкага төшү мәшәкате төгәлләнеп балалар автобуска утыра башлагач, теге кыз. ишектән башын СУЗЫП, тагын кычкырды
— Зиләйлә1 Кил тизрәк китәбез бит!
Кызыл курткалы кыз клуб почмагы артына гына ышыкламый торган булса кирәк, әкрен генә чыгып килә иде Ул автобуска таба адымнарын кызулата башлаган иде инде Шулчак каршыдагы китап кибетеннән кулына юка китаплар.— нәниләр өчен булса кирәк — тотып кыска плат күн фуражка кигән утыз бишләр тирәсендәге бер ир кеше килеп чыкты Аны күрүгә. Зиләйлә барган җирендә сөртенгәндәй булды, тукталып калды йөзенең бурлаттай кызарынганы ерактан УК күренде Культура йортының ишеге төбендә рәссамнар белән көлә-көлә нидер сөйләшеп, келлар биреп хушлашып торган Каләмгөл. китап тоткан ир кешене күргәч, аңа таба юнәлде:
— Гыйззетдин без китәбез ’ Эшеңне төгәлләгән булсаң, әйдә утыр!
Зиләйләгә таба атлый башлаган ир кеше тукталып югалып калды Алар бер мәл шулай ачыклыкта күп кешенең күз алдында өчесе өч якта аптырагандай басып тордылар Машинага таба юнәлгән Фидая белән Рамиләнең юлы алар арасыннан үтә иде алар да моны яхшысынмый. туктадылар
Зиләйлә Гыйззетдингә аркасы белән борылды Каләмгөл беренче бУлып хәлне аңлап алды һәм чарасын да тапты
— Әйдәгез, әйдә утырасы кешеләр утырыгыз тизрәк' _________ диде
БУ чакыру Зиләйләгә дә Гыйззетдингә дә кагыла иде кебек Кыз бо-
рылмады кире китте. Гыйззетдин исә аның артыннан карап калды 1әкин алай озак басып торып булмый. инде балалар автобуска кереп урнашкан Каләмгел дә алгы утыргычта утыра, тәрәзә аша Гыйззетдингә КУЛЫН болгый иде
Гыйззетдин китапларны кулына учлап йомарлады, көрсенде, аның киң туры иңбашлары бераз иңеп китте сыман башы иелде Ул. * кемдер кулыннан тотып мәҗбүр иткәндәй, авыр адымнар белән. * автобус ишегенә юнәлде. s
Ул алгы утыргычка Каләмгел белән янәшә утырды, автобус ф борылып китеп барганда, күршесенең чәчәкле шәле аша үрелеп урам- < га. кызыл курткалы Зиләйләгә карады
— Алар бер-берсенә шулкадәр охшаган,— диде Рамилә.— Әтиле- х кызлы төсле. Алар әтиле-кызлы. шулай бит9
...Зиләйлә, автобуста утырганнарның күз карашыннан котылыр- < га теләп. Нурханованың -Газигы» ышыгынарак барып баскан иде я
— Әй. кызый.— дип дәште аңа машина эченнән башын сузып. = Балкыш.— Баллыболыннан бит әле сез9
— Баллыболыннан.— диде Зиләйлә
— Юл ничегрәк анда9 Батып ятмадыгызмы килгәндә9
Зиләйлә, таралган зиһенен җыя алмыйча, аңламыйчарак торды Бераздан гына
— Бер җирдә баттык.— диде.
— Этеп чыгардыгызмы?
— Малайлар төшеп этеште
— Ә сез төшмәлегездәме9 Малайлар эткәндә утырып тордыгызмы ?
Кыз егеткә бик сынап, хәтта яшерен әрнү белән тутырып карады Аның тулы иреннәре елагандай җилсенгән, яңакларына эчтән ут бәреп чыккан гомумән, ул бу минутта бик хәсрәтле дә. ифрат чибәр дә иде
Машина янына Нурханова белән рәссам хатын килделәр
— Зиләйлә, әниең нишләп ята анда9— дип сорады Нурханова
— Эшли,
— Район больницасына килгәлиме?
— Килә. Көн аралаш диярлек
— Нишләп миңа керми икән соң9 Әйт әле. кереп чыксын бер Сөйләшәсе бар иде.
Кыз дәшмәде
— Синең суташта ул-бу йомышың юктыр бит?—дип сорады, машина ишеген ачканда, сүз арасында сөйләгәндәй гади генә итеп Нурханова
— Юк
— Алайса, утыр әйдә безнең белән Балкыш абыең хәзер безне илтеп куяр да. аннары сине юлга чыгарып, берәр машинага утыртып җибәрер
— Авылына хәтле илтеп куйыйммы әллә9—дип көлемсерәде Балкыш
— Анысын үзең кара,—диде Нурханова. бер дә исе китмичә, һәм алгы утыргычка кереп утырды - Мин хәзер сине бөтенләйгә җибәрәм Шарты шул гына бу кыз караңгы төшкәнче өенә кайтып җиткән булсын.
Арткы утыргычка Зиләйлә белән Рамилә утырдылар Нурханова сөйләшә-сөйләшә культура йортыннан урамга таба килгән Гаяров белән Әхмәдуллинны күреп алды Алар Фидаяга түгел читкә караганнар, шул ук вакытта йөзләрендә ниндидер ясалмалык сизелә иде «Минем хакта сөйләшәләр,- дип уйлады Фидая — Үзләрен өстен куеп, мине кимсетеп фикер йөртәләр, мөгаен Татар ирләренең шул булыр инде-
Оенә кайтып җиткәнче ә ара кыска иде — ул бу хакта уйлан-
ды Әнә бит бер-берсенә бөтенләй охшамаган, ят кешеләр, беренче тапкыр очрашулары Берсе кырыктан узган, икенчесе утызга да җитмәгән: берсе төптән юан. урта буйлы, икенчесе нечкә билле, озын, берсе—шәһәрдән, икенчесе — авылдан, берсе — сәнгать әһеле. икенчесе — җир кешесе. Әгәр шундый ике хатын-кыз очрашсалар. сүз таба алмас иделәр. Ә боларга сүз әзер— Нурханованы тикшерү Шулай итеп җай гына телләрен чишеп җибәрерләр дә. аннары бераздан сүзнең кирәгенә, эшкә күчәрләр.
Фидая үзалдына елмаеп куйды, сөйләсеннәр әйдә! Эшләре генә уң булсын!»
Ә алар, чыннан да. Нурханова хакында сөйләшәләр иде.
— Гаҗәеп хатын бу сезнең урынбасарыгыз.— диде Әхмәдуллин.
— Ә нәрсәсе гаҗәп аның’’ Зур урынга үрмәләгән чәчбиләр әзмени хәзер?
— Бусы гадәти чәчби түгел. Ул ике кешедән тора кебек Бер карыйсың, чибәр, ягымлы, йомшак сүзле хатын. Икенче карыйсың — нык куллы, кырыс җитәкче. .
— Гөрлечә кыланып карый инде, тырыша.— диде Давыт, исе китми генә — Башына төшкәч, нишләсен, булдыра алмаса да. көчәнә Бичара.— дип куйды аннары— Карап торышка да ярты кеше генә бит үзе.
— Акылсыз түгел ул.— дип каршы төште Әхмәдуллин.— Безнең бүтән районнарда да булгалаган бар. эшне Нурханова кебек тиз. җайлы оештыручы, акыллы хәл кылучы сирәк очрый.
— Ошаган инде ул сезнең күңелгә, бик хуш килгән.— дип. кулын селкеде Гаяров. — Ә менә мин мөрәҗәгать иткәч, юк кына мәсьәләне дә хәл кыла алмады. Шунысы кызык нинди апарада күпереп, шушылай калкып чыга икән моның ише хатыннар’’ Кем күтәрә икән аларны? Шул чибәрлекләре аркасындадыр инде, бер дә бүтән түгел!
10
Суташ елгасы аша биек күпердән чыккач, зират турыннан узып, үргә менгәч. Балкыш машинаны туктатты Зиләйлә сүзсез генә ишекне ачты, җиргә төште. Ишетелер-ишетелмәс кенә рәхмәт әйтеп. Балкышны һәм машинаны шундук оныткандай, юл читенә чыгып басил Балкыш машинасын борды бассын да торсын шунда, бәби түгел, җиткән кыз. үткән-сүткән машиналарга үзе дә кул күтәрерлек Мондый кызларга шоферлар да игътибарлы була, саз чәчрәтеп выҗылдатып узып китмиләр, аяклары үзләреннән-үзләре тормозга баса.
Ләкин Балкыш җиңел генә китә алмады, тукталды, башын сузып. Зиләйләгә карады, кыз, кызыл курткасы белән кара җир фонында кызыл тап булып басып тора, тик бу тап нигәдер бик ямансу, әйтерсең лә аңа йөрәк ярасының төсе чыккан иде Балкыш Газиг ■ ын кире борып китерде, ишеген ачып.
— Утыр,— диде.
— Кирәкми.— диде кыз. киреләнеп Ул Балкышка түгел, каядыр читкә, зираттагы биек өянкеләрнең әле коелмаган яфракларына караган иде.
— Нәрсә сырланып маташкан буласың9— диде Балкыш, кызып.— Узгынчы шоферлардан кимме әллә мин?
— сиңа юл уңае түгел лә.
— Ә син каян беләсең минем юлны9 Үзеңне бел. Утыр. әйдә. Кузгалып киткәч. Балкыш аңлатуны кирәк тапты
— Минем бер дусны сезнең авылга бәрәңге алырга җибәргәннәр иде Машинасы белән. Хәлен белеп кайтасы бар. Ватылып ят-
мый микән сагындым да
Ул. сүзенең ярымшаяру икәнен сиздереп, җырлап та куйган булды -Бик күрәсе килә, күрәсе-е-е -
Кызның күңелен күтәреп, телен ачасы, сүз үрчетеп, юлны кыскартасы килгән иде Әмма кыз тешләк булып чыкты, сүзне җөпләмәде. Ул. гомумән, арткы утыргычта тынып калды. Балкыш, кар- * шындагы кечкенә көзгене боргалап, аның йөзен карамакчы иде < Әмма теге утыргыч аркасына таянган да. башын беләгенә салган » Йөзе күренми, тик иңбашлары сулкылдагандай тетрәнеп куйгандай булды Әллә елый инде9 Балкыш чүпрәк алып, тәрәзәләргә сарган парны сөрткәләде. Әллә кыз елаганга парлана инде бу пыялалар. =
Кыскасы, юл Балкыш өчен шактый күңелсез булып чыкты һәм ; озын тоелды. Алар авылга кергәндә, караңгы төшкән иде инде = Урам юлы сикәлтәле, көйсез иде. тизлекне еш алыштыра-алыштыра < шактый озак барырга туры килде я
Ниһаять, кыз:
— Мин кайтып җиттем.— диде.
Машина фаралары капка өстенә кагылган «Медпункт» дигән £ язуны яктырттылар.
— Медпункт ич бу.— диде Балкыш
— Мин шушында торам.
— Нишләп алай?
— Әнием фельдшер минем.
— Бөтен утларны кабызган, сине көтә инде алайса
— Аның кабул итү сәгате, кеше күптер. Басуда суык тигерәләр Зиләйлә ашыкмый гына машинадан төшә башлады
— Кайсы-берсе юри дә чирләгәнгә сабышадыр инде,— диде Балкыш.— справка аласылары киләдер.
— Безнең әнинең андый түгел икәнен беләләр.— диде кыз тыныч кына.
— Нинди түгел икәнен?
— Алдашмаганын.
Ул рәхмәт әйтеп, саубуллашты да. капкага юнәлде Фара я» • сында, урам уртасыннан капкага таба салынган биек юлдан ai ■ ю китте.
— Әй. кызый'
Фара яктысында кызның һәр хәрәкәте бик нык күзгә ташлана иде: нинди горур, дәрәҗәсен белеп һәм нәфис хәрәкәт белән борылып карады ул. махсус өйрәнгән диярсең!
— Күздән чүп ала беләсеңме син ’
Зиләйлә фара яктысыннан бер адым читкә атлады, аның кү с.ә- ре йолдыз төшкән күл төсле иде
— Беләм.— диде ул
— Нәрсә белән аласың9
— Гадәттәгечә, марля белән
— Ә менә минем әби теле белән ала иин дә шулай өйрән я... '
— Мин болай да әйбәт алам Әни өйрәтте
— Ә син телең белән алырга өйрән Алай җайлырак Шуны өйрәнеп куйсаң, күзгә чүп кергән саен синең янга килермен
Шулай диде дә машинасын кире бора башлады Балкыш имлекне күчергән арада, кызның тавышы ишетелеп калды
— Әбиеңә сәлам әйт!
Кара син аны. тешле икән' Сөйләштереп булмады чукынган» .. тешләрен күреп булмады Алары ничек икән * Хәер, берәү н.п и бөтен җире килеп бетми. монык магаен тешләр» ямьсездер һама». һаман турсаюы да авылын ачмас өчен түгел микән әле!
Балкыш кайтырга борылгач, машина каршына бала күтәргән ир кеше килеп чыкты Бала фара яктысыннан күзләрен яш. и
әтисенең муенына сарылды, ир кеше дә башын читкә борды Шулай да Балкыш аның йөзендә, кыяфәтендә чагылган тынычлыкны, бала кочаклаганда гына була торган бәхетне күреп алды
Балкыш аны таныды: район үзәгендә кулына китапчыклар тотып Зиләйләгә каршы килеп чыккан, аны барыр юлыннан туктаткан кеше иде бу
Бу кичнең җиткәнен. Фидаяның эше бетеп. Иркәнең йокыга киткәнен көтеп алды Рамилә. Аның тизрәк Нурханова кыйссасының дәвамын ишетәсе килә иде
Ул зал ишеге янына барып басканда. Фидая нәкъ кичәге кебек диванда утыра, сары абажурлы лампа аны нәкъ кичәгечә серле дә. нәфис тә итеп күрсәтә, кулында шул ук зәңгәр тышлы китап.
Рамилә аның янына барып утырды да. шигырь юлларын исенә төшереп
— «Өстә дулкын, аста упкын».— диде.— Мәхәббәт турында язылган сүзләрдер бу
Фидая дәшмәде Ачылып серләр сөйләргә күңел кыллары көйләнмәгән иде әле. ахрысы Әнә бит. китапны ачып укырга да ашыкмый Менә ул башын артка ташлады да Рамиләгә сынап карады
— Ә син үзең мәхәббәт турында нәрсә беләсең соң? Кияүгә чыкмагансындыр бит әле9
Рамилә, әгәр үзе хакында сөйләмәсә. хуҗаның теле ачылмаячагын сизде.
■— Мин иртә кияүгә чыктым. — диде. — Сәнгать училищесында укыганда ук.
— Гыйшкың кайнар булган, димәк7
— Гыйшык хикмәтен аңлап түгел Казан кызы бит мин Үги әти белән үстем Бәләкәйдән кыйналдым. Тизрәк өйдән чыгып китәсе котыласы килде Танцыда танышкан бер егет белән күпмедер очрашып йөрдек тә. ул. әйдә өйләнешәбез, дигәч, риза булдым Үз йортлары белән яшиләр, иркен безгә аерым бүлмә бирделәр
— Озак тордыгызмы соң?
— Ә сез. каян белдегез безнең аерылышканны?
Фидая тирән итеп көрсенде
— Күңелең эремәгән булган синең Ә таш күңел гыйшык тәмен беләме7
Рамилә карашын яшерде.
— Сигез ай тордык Аннары аны армиягә алдылар Инде күнегеп беткән идем, сагынып көтәрмен дип уйлаган идем
— Әмма тиз оныткансыңдыр. — дип аның сүзен ялгады Фидая
— Ул кайтканчы аларда яшәдем Кайтты Бөтенләй ят кеше булып Кояшта янып каралган, тазарган Футбол тубы кебек Ә мин аны ак. нәфис итеп хәтерли идем Ят кешене яныма җибәрә алмадым
— Мөгаен, бүтәнгә күңелең төшкән булгандыр.
Рамилә сискәнеп китте
— Сезнең белән сөйләшү кыен. Бу хакта мин үзем уйларга да куркам. Ул рәссам Талантлы Тагын ни әйтим7 Картина итеп ясап бирсәм генә Сөйли белмим
— Ә ул беләме синең яратканыңны7
— Юк-юк Уйламый да.. Бирегә дә аннан качып килдем Мин әле иремнән законлы аерылышмаган бит Дөрес, аларда яшәмим инде, фатирга чыктым Белмим, ничек яшәрмен
Фидая башын иеп уйланып утырды да
— Беләсеңме. — диде — Миңа синең ирең кызганыч. Ул сине яраткандыр бит9. Шул-шул менә Әгәр хисләр уртак булмаса мәхәббәтнең бер кадере дә юк Әрәм яну. әрәм өзгәләнү, йөрәкнең әрәмгә телгәләнүе Әйе. кайчакларда хатын-кыз ир-егетләрдән көчлерәк була Нәкъ менә шул хисләр мәсьәләсендә Шунда без үзебезнең шәфкатьсезлегебезне аяусызлыгыбызны күрсәтәбез дә инде * Минем дә бар иде шундый каты бәгырьле чакларым Егетләрне < елаткан вакытларым бар иде s
һәм ул. ачылып китеп, өзелгән кыйссасын дәвам итте
— Укырга керә алмыйча кире кайтуга, мин ронога бардым — дип башлады ул. — Баллыболын мәктәбенә пионервожатый итеп = билгеләделәр Эссе көн иде мин ак күлмәктән, кулымда сумка- 2 фәлән дә юк. акча белән кулъяулыкны бөрмәле жиң эченә генә ® кыстырып куйган Ронодан алган направление кәгазен, бөгәрлән- < мэсен дип, түгәрәкләп төреп тоттым Юл уңаеннан культмагка кер- а дем янәсе, пионер эшенә кирәкле әйбер-караны караштырып чы- 2 гам Киштәләргә текәлеп тора идем кинәт теге кәгазем кулымнан = шуып чыгып китте. Кысып тотып булмый, бөгәрләнә Күтәрелеп « карасам, янымда озын буйлы бер егет басып тора Кәгазьне ачып ’ укыды да бу
— Карале, сине минем урынга җибәрәләр икән бит! — диде.— Узган ел мин эшләдем анда!
Баштан кичкән хәлләрдән соң егетләргә мөнәсәбәтемне аңлыйсыңдыр инде Кәгаземне кулыннан тартып алдым да. борылып, кибеттән чыгып киттем
Мин Баллыболында эшли башлауга мотоциклга утырып Ваккас килеп йөри башлады Ул тракторчы булып эшли башлаган иде Элекке үпкәләр онытылды кебек, бик ачылып китмәсәм дә. дорфа кыланмыйм Чөнки кич клубка ул килеп йөри башлагач, ят авылда, чит кешеләр арасында ничектер дәрәҗәм күтәрелеп китә иде шикелле.
Югыйсә, мәктәптә эшләрем баштарак авырлык белән барды Балалар миңа тиз генә ияләшеп китә алмадылар аларның һаман «Ә Мәгъсүм абый болай итә торган иде-. -Ә Мәгъсүм абый белән без...» — дип сөйләнүләре эчне пошыра, кулдан эшне төшерә иде
Мәгъсүм дигәне теге кибеттә мин кулыннан кәгазьне* тартып алган озын буйлы егет иде бит Бер шимбәдә дәресләр тәмамлануга, аның велосипедка атланып мәктәп капкасы төбенә килеп туктаганын күргәч, минем кәеф нык кырылды. Укучыларымның, укытучыларның йөгерешеп килеп аны уратып алганнарын күргәч, бигрәк тә Бөтенесеннән читтә берүзең калу да килешми, мин башкаларга иярдем ишектән чыгып, капкага таба бер-ике адым атладым
Шунда ул балалар төркеме аша миңа карап алды Бик тиз генә керфекләрен сирпеде. Шул арада миңа бер нәрсә аңлашылды ул монда балаларны сагынып түгел, мине күрер өчен килгән икән
Мин якын килмәскә, сүз кушмаска карар кылдым, кыяфәтемдә бу чагылды бугай, аның йөзе үзгәрде моңсуланды Чыркылдашкан балалар һәм бер-берсен бүлешеп сөйләшкән хәл-әхвәл сорашкан укытучылар төркеме аша без менә шулай аңлаштык «Сине күрергә килдем, нихәлләрең бар?» — Йөрисең калмаган Синең миңа кирәгең юк1»
Ә башкалар берни сизмәде
— Мәгъсүм абый, ник баяныңны алып килмәдең’
— И шунда бер җыелып җырлап-биеп алган булыр идек'
— Син киткәннән бирле күңелле итеп уйнап алганыбыз да юк'
— Магнитофон калай бит ул. синең баянга җитәмени'
Бөтенесе мөкиббән иде аның үзенә, елтыр тәгәрмәчле велосипедына өендә калдырган баянына Бөтенесе ләкин мин түгел Төркемне
читләтеп әйләнеп үттем дә. фатирыма кайтып киттем Мин авыл очындарак Наилә исемле бер апада яши идем. Кайтып чәй эчеп утыра идем, кемдер тәрәзәгә чирттемени, үрелеп урам якка карадым Нәкъ шулвакыт велосипедына атланып теге Мәгъсүм үтеп бара иде Турыбызга җиткәч кенә, велосипедына нидер булды, янтаеп китте, ул. төшеп, тәгәрмәчен караштырырга кереште Мин. пәрдә артына яшеренеп, аңа бик җентекләп карадым. Көлсу, туры чәчләре маңгаена сибелеп тора, ул аларны уң кул аркасы белән еш кына төзәтеп куя Беләкләре таза, гәүдәсе нык. җилкәләре киң Ә менә йөзе. . Йомры иякле, күперенке иренле йөзендә сабый кыяфәте бар иде аның Бөтенләй бала-чага төсле бит бу»,— дип уйладым әле мин ул чакта.
Шуннан соң кичләрен Баллыболын юлында ике яктан ике егет тузан куптара торган булып киттеләр Үзәнтаудан мотоциклга атланып — Ваккас Суташтан велосипед белән — Мәгъсүм. Юллар ике тарафтан килеп авыл очында берләшә, егетләр очраша, очрашулар куанычлы дип әйтеп булмый һәрхәлдә. Мәгъсүмнең велосипед тәгәрмәчләре тишелгән чаклар булды дип сөйлиләр. Тик миңа егетләрнең берсе дә бу хакта әйтмәде.
Миңа исә егетләрнең берсе дә кирәкми кебек, киләчәккә корып куйган зур планнарымда аларга урын юк иде Ә шулай да. Күңел бит ул һәрчакта да акылга буйсынмый. Минем дә талпынып куйган чакларым булмады түгел. Яшьлек үзенекен итә.
Хәтеремдә җир каткан, ә кар төшмәгән иде әле. ял кичен мин аңлашылмас бер талпыну, дәрт белән көтеп алдым Ни утырып, ни басып тора алмыйм, дигәндәй, аяклар үзеннән-үзе тыпырдый. Шулай йөгерә-йөгерә инеш ярындагы чишмәдән су ташыдым Ул елларда урамда колонкалар юк иде әле Наилә апа әйтә Җитте инде сиңа, мунча савытларын тутырып куймасаң да ярый, төнлә нык суытып, сулар катып, чиләкләрнең төбе төшмәсен тагын . — ди. Ә мин көләм. миңа бәйрәм, яшьлекнең сәбәпсез-вакытсыз бәйрәме
Клубта да гел уртада бөтерелдем ул кичне Мәгъсүм түрдә, сәхнә буенда баян уйный. Ваккас ишек төбендә басып тора — ике егет ике яктан күз карашларының яктысын кисештереп, мине яктырткандай итәләр Мәгъсүм сабыр, сиздерми, ул монда үз авылындагы кебек, иркенләп утырган, кадерле, кирәк кеше. Ә Ваккасның чырае караңгыланганнан-караңгылана ул биредә килмешәк, өстәвенә, минем башка егетләр белән биеп йөрүемә ачуы килә моның. Баштарак бу икәүне үртәү-үчекләү миңа кызык сыман тоелган иде Ләкин тора-бара кәефем кырыла башлады. Әдәпсез, ямьсез тотам шикелле тоелды үземне Яхшы түгел иде болай кылану
Кичә беткәнен көтмәдем, алданрак чыгып киттем. Бераз баруга, артымнан Ваккас куып җитте, беләгемнән тотып алды Мин аның кулы каты дип хәтерли идем, ә бу юлы кыюсыз, йомшак тотынды ул миңа.
Егетләрнең көчсезлеге. кыюсызлыгы кызларны тәкәббер итә Мин эре-эре атлап барам, ул минем адымнарыма яраша Кулымны тартып алып, китеп кенә барыр идем, артык дорфаланырга ярамаганын аңлыйм Ваккас армиягә китә, хушлашырга килгән иде
Аяк астында боз шытырдап торган, зыңгылдаган кич иде бу Күктә йолдызлар сибелгән, тулган ай яп-якты да. шул ук вакытта салкын да. җирнең, күңелнең җылысын суыра иде сыман
Ул нидер әйтте микән, сөйләшкәнебезне хәтерләмим Болай да хәлләр мәгълүм иде. ул китә, мин калам, ул минем аны сагынып көтүемне тели, шул ук вакытта минем көтмәячәгемне дә белә, үзенең чарасызлыгын аңлый, бу чарасызлык аның йөрәген хәлсезләндерә иде Моннан соң инде ул минем янга килеп йөргән егетнең велосипед тәгәрмәчен дә тишә алмаячак
Наилә апалар янәшәсендә урамда бура тора иде Шул бура күләгәсенә кергәч. Ваккас мине сак кына тартып туктатты
— Хуш инде, Фидая — диде — Мин китәм
— Исән йөреп, сау кайтырга язсын
Ул чакта мин. шул чор яшьләренә хас булганча, кешене кызганырга ярамый кызгану кимсетә, дип исәпли идем Кешене ихти- * рам итәргә кирәк, кызганырга түгел! Бу — минем өчен тайпылыш- < сыз кагыйдә булып тора иде һәр тайпылышсыз һәм искәрмәсез = кагыйдәнең, гәрчә ул бик дөрес булса да. шоферсыз гына, юлдан ф туры җибәрелгән машинага тиң булуын, очраганнарны изеп китүен < белми идем шул әле мин
Кул биреп саубуллаштым да кереп киттем мин өйгә Утны ян- S дырып тормыйча. Наилә апаның йокысын бүлмәскә тырышып, мыш- = тым гына өс-башымны алыштырдым резин итек, куртка кидем. < башыма шәл урадым, тәрәзәдән карап тордым бераз алай-болай » Ваккас китә алмыйча тормыймы, очрашмыйк тагын, дип Ул төнне 2 мин сарык фермасына барырга тиеш идем сарыклар бәрәнләр чак = җитә, терлекчеләргә ярдәмгә агитаторлар чират буенча фермада төн- 2 ге дежур тору оештырганнар иде »
Урамда кеше-кара күренмәде Ләкин Ваккас китеп өлгермәгән булып чыкты Бура турыннан узганда, күләгәдә күреп алдым мин аны Бүрәнәләргә капланып елый иде ул Капка ачылганны минем адымнарны ишеткәч, нигә китеп бармаган ул, нигә ичмасам тураеп басып. күз яшьләрен сөртмәгән, елаганын ник яшермәгән'*
Ә бәлки, ул шуңарчы өмет белән яшәгәндер дә, шул кичтә мин аның бөтен өметләрен җимергәнмендер. Гыйшык хәсрәте хәсрәтләрнең иң ачысы, диләр бит Башыннан узганнар гына белә, аны җиңеләйтү чарасы юк, диләр Шул чарасызлык изгәндер аны кәйсезлеге хәлен алгандыр Ә бәлки минем кире чыгасымны күңеле сизгәндер, кызганыр, дип өметләнгәндер
Кызганмадым Күлдәвекләр өстенә каткан бозларны шытырдатып вата-вата турыннан узып киттем, дәшмәдем
Фидая тынып калды, зәңгәр тышлы китапны актарды, гүяки ул шигырьләрдән үзен борчыган бер сорауга «Шул чакта дөрес эшләдемме мин'* —дигән сорауга җавап эзли иде
— Шуннан? — дип сорады Рамилә.
Әкрен генә сорады, чөнки үзе дә аңлый егет юкка еламаган, бу — мәхәббәтнең ахыры булган
— Мин аның бөтен тормышын җимердем Аңламыйча, уйламыйча Ләкин аңламау, уйламау — кешене аклыймыни'*
- Мәхәббәткә мәхәббәт белән җавап биреп кенә кешене бәхетле итеп була бит.—диде Рамилә көрсенеп — Сезнең гаеп юк монда Ул да бит үз тиңен табып, бәхетле була ала иде
Фидая тагын дәшмәде
— Сез дә үз тиңегезне табарга тиеш идегез — Рамилә кыйссаның дәвамын ишетергә тели иң кызыгы әйтелмәгәнен аңлый иде
Кинәт сискәндереп телефон зыңгылдый башлады Фидая бүлмәдән чыгып, трубканы алды аның хәвефле тавышы ишетелде
— Кайда яна** Кайчаннан ’
12
Суташтан чыгып, зират үрен менүгә, алда, офыкта шомлы кызыллык уйнаганы күренде Барган саен ул биеккә үрли салмак кына, әмма эчке куәт белән бер көчәя, бер сүрелебрәк торгандай итә. болытларны эчтән яктырткан кебек тоела иде Ярты юлны
узгач, алдагы дәһшәтне көчәйтеп, көчле шартлау болытлы күкне тетрәндергәндәй итте.
— Газ баллоны шартлаган. — диде Балкыш теш арасыннан.— Өйләренең көле күккә очты.
Авылның таныш урамы хәвеф-хәтәрле, шунлыктан чит тоелды Машина аргы очка таба ашыгып барган берничә кешене куып узды Кайсының кулында чиләк, кайсы балта йә багор тоткан машинага юл күрсәткәндәй, кулларын болгап калдылар Болай да әллә каян, өй түбәләре өстеннән балкып күренеп тора янгын югары очта, аръякта котыра иде «Гыйззетдиннәр түгелме’» — диде Фидая, чамалап.
Арттан сиреналар улаганы ишетелде: район үзәгеннән янгын сүндерү машиналары килә иде. Фидая Балкышка, юл читенә чыгып. аларны уздырып җибәрергә кушты Махсус машиналар, түбәләрендәге шәмәхә утларны елкылдатып. күңелдәге шомны тагын да арттырып, шул ук вакытта ниндидер ышаныч та биреп, гөрләп узып киттеләр
Фидаялар барып җиткәндә, каска кигән ирләр сыгылмалы юан көпшәләрне суза башлаганнар иде инде Алар көн үзәгендәгедәй якты урамда ыгы-зыгы килгән халыкка каты кычкырындылар:
— Читкәрәк! Якын килмәгез! Ераграк!
Алар кычкырынмаса да. якын килерлек түгел! Кая! Нисаның йорты урынында җәһәннәм уты булып коточкыч зур учак дөрли, ялкынын болытларга сиптерә, тирә-якта утлы кисәүләр оча Ике якта ике йорт дөрләп яна берсе Гыйззетдиннеке, икенчесе Фаязлар йорты Арттарак, кечерәк учаклар булып, каралты-кура яна Бу дәһшәт янәшәсендә, чиләк, багор, балта тотып, нәрсәдер эшләргә маташучылар бик кечкенә, көчсез булып тоела, табигатьнең аяусыз, шәфкатьсез кодрәте каршында кешеләрнең никадәр чарасыз, хәлсез икәнлеге бу яктылыкта аермачык күренә иде Кемнәрдер кычкырынган, ярсыган сыерларны, сарыкларны, каңгылдашкан казларны читкә куа. кемнәрдер янәшә өйләрнең ишек-тәрәзәләреннән әйбер-кара ташый, инеш ярындагы тупыллар арасында, өеп куелган мендәр, юрган. тәртипсез ташланган киемнәр өстендә бала-чага утыра, ал арның әсәренгән күзләрендә, кызарынган йөзләрендә ут уйнаганы чагыла.
Фидаяга игътибар итүче булмады, ул да бу мәхшәрдә ни чара кылырга белми аптырап калды Ләкин шунда кемнеңдер, битен- башын бишмәт белән урап, тәрәзәләреннән ут ургыган Фаязлар йортына таба йөгереп киткәнен күреп алды
— Кая’ Кая керәсең’
Яначак' Һәлак булачак! Фидая кычкырып аны туктатмакчы булды, ләкин утның гөрелдәве, машиналарның гүләве, кешеләрнең кычкырышуы кушылган тоташ шау-шуда аның нечкә тавышы ишетелерлек түгел иде Ул иңеннән күн пальтосын сыдырып алды, аны калкан кебек алгарак сузды, чөнки битнең, кулның пешүенә чыдап булырлык түгел иде. Теге тилене туктатырга, алып чыгарга... Күн пальто кулларны пешерде, эссе һава тынга капты, чәч яна башлады бугай... Ул соңгы көчен җыеп талпынды һәм ишектән керә башлаган теге кешене көч белән күлмәгеннән тотып артка тартты
— Чиген!
Соңыннан бу мизгелне исенә төшергәндә. Фидая үзенең кылганына үзе ышанмады Юктыр, алыптай гәүдәле бу кеше ул артка тартканга түгел, ә бәлки ниһаять, аңына килеп кире чигенгәндер
Алар, ялкынга уралып, тупыллар арасына йөгереп килделәр Фидая пальтосын җиргә салып таптарга кереште, ир кеше ятып аунап китте Фидая шунда гына танып алды бу Фаяз үзе иде Алар янына Мөнирә йөгереп килеп җитте, кулындагы чемоданыннан нәрсәләрдер чыгара башлады
Башта Фидаяның битенә нидер сөртте аның бармаклары сал- кынча һәм назлы иде бу дәһшәтле, акылдан шашкан дөньяда ал арның орынуы гаҗәп тоелды, ярсыган күңелне тынычландырып җибәрде Мөнирә Фаязның кулын ак бинт белән урый башлады үзе
— Тукта, сабыр ашыкма. — дип сөйләнә иде — Кулың исән булсын. үзең исән бул. калганы табылыр ♦
Гаҗәп аның әкрен тавышы тирә-юньдәге шау-шу аркылы да < күңелгә үтеп керә, урыныннан купкан дөньяны үз эзенә сала ке- = бек иде
Фаяз утка карап тора болай да кызыл йөзе комач кебек бул- * ган, маңгай өстендәге җирән чәче көеп каралган Менә ул башын = арткарак ташлады да. актаза тешләрен елкылдатып. шаркылдап 5
көләргә кереште х
— Ха-ха-ха' Ха-ха-ха' *
Фидая аның иңенә орынды х
— Бик кызыкмыни Фаяз абый’’
Фаяз Мөнирәдән кулын тартып алды бинт сүтелеп, сузылып Z төште ч
— Әнә. күр. карап кал! — диде Фаяз, кулы белән йортына төбәп г Янгынның бер кырына көпшәдән су коя башлаганнар, ә бу якта ялкын үз көченә күтәрелә, колач җитмәслек нарат бүрәнәләр кызарып. үтә күренмәле төсле булган, текәлебрәк карасаң эчтәге әйберләрне күреп булыр сыман тоела иде
— Күреп калыгыз! Мондыен башка күрмәссез! Түшәменең биеклеге ике дә туксан! Егерме ике ишеге генә бар' Бөтенесен үз кулымнан әллә ничә тапкыр үткәрдем Менә шушы кулларымнан' Карап калыгыз'
Караңгыдан, агачлар арасыннан Наилә апа килеп чыкты
— Сабыр итәргә кирәк Фаяз! Донья малы — дуңгыз каны, дигәннәр Утка керәләр димени! Әнә. Нисаны кара, җәһәннәм эчләрендә калды бит' И ялгызлык хәлләре, шушы мәхшәр купканны күреп уятучың да булмасын әле'
— Жә-әл' —дип шаркылдады Фаяз —Жә-әл. янган'
— Жәл булмаган кая ул! — дип аның сүзен җөпләде Наилә — Гөл кебек кеше, гөрләтеп яшәр чагында утларда янсын әле'
— Әгәр исән калса, мин аны' Мин аны' Үзем, шушы кулым белән, җәһәннәм утының менә шушысына башы белән илтеп тыккан булыр идем1 Бу учакка шул гына җитми' Мәңге онытылмаслык булыр иде' Шулай бит Фидая, ә'
Фаяз, ниһаять, йөзен Фидаяга борды Аның чыраендагы дәһшәт. нәфрәт каршындагы ялкын телләренә тиң иде
Ул арада Гыйззетдиннәр йортыннан да. Фаязның йортыннан да ялкынга үрелеп пар күтәрелә башлады Янгын сүндерүчеләр үз эшләрен беләләр икән утның куәте күзгә күренеп кими
Агачлар арасында бу ыгы-зыгыда да күзгә ташланган бер кеше күренде шушындый мәхшәрдә үзенең чисталыгын арулыгын саклаган. түгәрәк ак сакаллы, тәкъвә кыяфәтле кечкенә гәүдәле Фәт- храхман бабай, өр-яңа чиләген җиргә куеп, аннан намазлык алды да. агач төбенә җәеп, тезләнде һәм ике учын тезенә куеп, Нисаның өе урынында көйрәп яткан күмер өеменә карап нәрсәдер укырга кереште Шунда гына Фидаяның аңына бер хакыйкать барып җитте Ниса үлгән" утта янып һәлак булган Фәтхрахман бабай аңа ясин чыга Чын микәнни хак микәнни’ Ниса шушылай кинәт мәгънәсез һич көтелмәгән фаҗигале рәвештә дөнья кунды микәнни Утта янмас суда батмас кебек иде бит. югыйсә' Йа алла, авылның ботен ирләрен дер калтыратып тоткан гайрәтле кеше шушы кисәүләр астында юкка чыкты микәнни" Шунда гомере киселде ми кәнни’’ Ә бит ул рәхәтләнеп үзе өчен яшәмәде да әле' Гел халык
өчен дип тырышты, колхозны күтәрәм дип тырмашты. тарта алмаслык йөккә җигелде. Менә-менә йөкне кузгатыр кешеләрне бәхетле итәр, аннары үзе дә тын алыр сыман иде Бер рәхәт тә күрми үлеп тә китте, бичара!
Әгәр болай буласын белсә. Фидая аны яратмый өнәми йөрер идемени9 Әле генә ничек бәрелештеләр бит алар Уйлап карасаң, бер дә юкка — теге пар казаны өчен. Әйткәләшеп торасы да калмаган. казанны куптарып, тарантасыңа салып кит теләсәң, диясе калган Күңеле булсын иде мескеннең соңгы көннәрендә
Фидаяны үкенечләр биләп алды. Бик ямансу булып китте Тик шунда аның сагышлы уйларын чабып килгән ат тавышы бүлде Тарантастан сикереп төшкән ике кешегә ир-ат ташланды:
— Эт җаннар, кайда себерелеп йөрисез сез. ә? Сезнең аркада ничә йорт янды, кеше үлде!
— Нәрсә сез! Без ут төрткәнме әллә? Безне Ниса үзе тыкырдатып алып китте! Сугышыйкмы әллә аның белән!
Ызгыш-талаш. сүгенү катыш сөйләшүдән шул аңлашылды төнлә Таштимерова янгынчыларга — аталы-уллы Шәвәлиевләргә килгән дә, айгырны җиктереп, үзен Кармаш больницасына илтергә кушкан
— Нишләп сез бер Нисаны икәүләп ташыйсыз?
— Ул Ниса белән төнге юлга үзем генә чыгыйммы, әллә малайны гына җибәримме?
— Малаең әйбәтрәк булыр иде!
— Үзең дә ярап торыр идең әле караңгыда! Караңгының күзе юк, кармаласа сүзе юк1
Фидая җирдән пальтосын алды да. артка, машинасына таба чигенде Ирләрнең тавышы бөтен урамга яңгырый иде.
— Буксовать иттеме әллә айгырыгыз? Озак йөргәнсез.
— Больницадан баш врач квартирына җибәрделәр Анысын алып килгән идек, теге хатыннарны карый торган кенәз Юсуповны алып килергә кушты. Әрле-бирле чаптык шунда. — дип аңлатты Гариф
— Кенәзе ник кирәк булган тагын?
— Ник булсын? Ниса да хатын лабаса!
— Кит аннан9 Әллә шуның белән дә чирттерүче булганмы?
— Алай димә! Нисаның да бар җаны!
— Ха-ха-ха!
Фидаяның күңелен чиркану биләп алды. Ул Балкышны китәргә ашыктырды
13
Фидаяга ашыкмаса да була, кызы янында Рамилә йоклап калган иде Кайтышлый ул Кармаш больницасына сугылып. Нисаның хәлен белеп чыгарга ниятләде.
Больницада утлар сүндерелгән, тик коридорда бер тонык лампочка яна да. дежур медсестра бүлмәсенең ярым ачык ишегеннән яктылык сирпелә иде
Анда Гөлфия үзе утыра икән
— Медсестраларыбызның тәҗрибәсе юк әле Ул-бу булмагае дип үзем килдем менә. —диде ул Фидаяга һәм Таштимерова яткан палатаны күрсәтте
Палата зур гына, алты-җиде кешелек. Нисаның караваты ишек янында, тумбочкадагы лампадан төшкән яктылыкта аның йөзе нык суырылган, көйгән кебек күренде. Ул ишектән кергән Фидаяга текәлеп карады, сәламен алмады
Утырырга урындык юк икән Карават тәбәнәк иде. Фидая үрә
катып, өстән карап сөйләшергә яхшысынмады, күкеле дә нечкәреп киткән үзенең Ниса өчен борчылганын, аның хәтерен калдырганы өчен нык үкенгәнен белдерәсе килә иде Шуңа күрә ул Нисаның аяк очындагы ак җәймәне төзәткәләп. шунда утырды да аның йөзенә таба, алгарак иелеп, йомшак кына сорады
— Хәлләрең ничек соң. Ниса апа'' *
Үзе шундук Нисаның тибенгәнен тойды ул Фидаяны кысрык- < лый. аның караватта утыруын теләми иде Фидая аптырап, каушап = урыныннан кузгалды Таштимерова мендәреннән башын калкытты ф да. палатаны гына түгел, коридорны яңгыратырлык калын тавыш < белән s
— Сестра! Сестра! — дип кычкырды *
Ишектән кергән Гөлфиягә, каты итеп =
— Сездә тәртип бөтенләй юкмыни соң’ — диде. — Төн уртасында < палаталарда чит кешеләр йөри Йокларга ирек бирмиләр1
Гарьләнүдән Фидаяның күз аллары караңгыланып китте Әллә 9 хәзер бөтенесен әйтергәме9 Караватлардан калкынып, күзләрен зур = ачып, шушы тарафка текәлгән биш-алты хатын алдында шәрран ? ярып. Нисага йорты янып киткәнен, аның үзенә Фәтхрахман абзыйның « ясин чыкканын, аннары Шәвәлиевләр кайткач, ирләрнең хахылдашып ниләр сөйләгәнен Хак дөресен, чын булганын Фидая аның монда аунап ятканын күреп, ләззәт алырга килмәде һич юк' Киресенч.» ул яман хәбәрне йомшак итеп әйтергә, хәлен белергә, хәтта үзенең элекке дорфалыклары өчен гафу үтенергә килгән иде Ләкин ачык чыраена шушы рәвешле таш аталар икән аның тиешле җавап бирергә хакы юкмыни9
Әмма егылганны кыйнамыйлар Фидая үз-үзен тыйды
— Тавышың бик көр чыга, хәлең яхшы икән аллага шөкер. — дигән булып елмайды да. Гөлфия артыннан чыгып ишекне йомшак кына ябып куйды
Гөлфия, гафу үтенгәндәй, аңа борылып елмайды
- Хәле яхшырганга куанам, дигән булып син юри генә әйтәсеңдер. бәлки. — диде ул. ә мин чыннан шатланам Кара син аны гайрәт бар икән үзендә дә Монда китергәндә, тырнаклары күгәрә башлаган иде Үлә. дип котыбыз очты Ярый әле Юсупов өйдә ид< Куллары алтын шуның, билләһи! Китсә, бик үкенечле була инде
— Ничек үзен шул хәлгә җиткергән соң ул? —дип сорады Фидая
— Өйдә бала төшерү бик куркыныч бит ул' Аннан күп хатыннар үлә.
— Хак сүзмени шул9 Ә бәлки егылгандыр авыр күтәргәндер
— Нишләгәнен безгә әйтмәде Тик кешегә сиздерәсе килмәгән инде, анысы хак Аңларга да була, зур җитәкче, ялгыз хатын Андый гөнаһлары сизелсә, хатыннарны җитәкче эштән хәзер куалар бит Уҗымга чыгу ирләрнең генә дәрәҗәсен күтәрә
Ул ягын Фидая бик үк уйлап җиткермәгән иде әле
_ Мир теленә кермәсен иде инде. — диде Гомер буе арына алмас
Моңа каршы Гөлфия башын чайкап КУЙДЫ
— И. безш ң больницада сер тора димени9 Аны инде монда китергәндә үк озатучылары белде
— Каян9
— Шуннан Больницаның Дежур машинасы юк бит Ә авыруның хәле мөшкел Китергән Кешеләрне атлары белән безгә чаптырганнар Билал белән без килеп карадык та. шул ук атларны хатын-кыз врачын алырга җибәрдек с ер саклыйм дип кеше үтереп булмый бит инде' Аннары олы палатага кертеп салдык Андагы хатыннар да сукыр түг • л кемгә ни булганын бик яхшы беләләр
— Врачлар серне нык сакларга тиеш бит. югыйсә - диде Фидая көрсенеп — Гиппократ антында да бар андый сүзләр
— Гиппократ заманыңда, бәлки, андый мөмкинлек булгандыр да. бездә кая инде ул! — дип кулын селтәде Гөлфия — Менә яңа больницаны салып бетергәч, без дә. бәлки, адәм төсле эшли башларбыз Авырган кешене алырга ашыгыч ярдәм машинасы җибәрербез, врачларны да өеннән шуның белән китертербез Операциядән соң кешене аерым палатага салырбыз Анда инде бездән сер чыкмауны да таләп итәргә булыр Гиппократ антын үтәүне дә Хәер, больничныйга барыбер диагнозның дөресен язарга кирәк.
Алай да Фидая, сак кына, бу хакта чит-ятларга сөйләп йөрүнең яхшы түгеллеген искәртте һәм кайгылы хәбәрне— Нисаның өе янып көл булуын әйтүне Гөлфиягә тапшырып, саубуллашты
Димәк. Ниса да гөнаһсыз түгел икән Ә нинди керсез булып кылана, әле кайчан гына Фидаяга, кеше алдында, никадәр ямьсез, пычрак кинаяләр ясаган иде Ә шулай да кем караган аңа9 Кем иркәләгән, назлы сүзләр сөйләгән9 Фидая Нисаның ир кешене кочаклап үпкәнен, иркәләгәнен күз алдына китерергә тырышып карады, булдыра алмады Тьфу. — диде үз-үзенә. — Минем анда ни эшем бар? Иш-ишен тапкандыр инде. >
Иртәгесен иртүк райбашкарма председателе Искәндәровка төнге хәлләрне сөйләгәндә. Фидая Таштимерова хакында дөресен әйтергә ях-шысынмады Гайбәтче булып күренәсе килмәде, аннары хатын-кызның дәрәҗәсен төшерергә дә теләмәде
— Аппендицит диделәр миңа. — диде
Искәндәров күзлек пыялалары аша зураеп күренгән күзләре белән Фидаяга текәлеп карады
— Мин монда колхозлар белән сөйләшәм хәзер. — диде. — Теге янган өч йортны торгызуны өч хуҗалыкка тапшырырмын. Ә син Баллыболынга барып, кешеләр белән сөйләшеп кайт Тынычландыр Таштимерова безнең районда бердәнбер хатын-кыз җитәкче дияргә була, безнең горурлыгыбыз, аның дәрәҗәсен сакларга кирәк.
Фидая
— Әллә соң үзегез барып кайтасызмы9 — дип караган иде. Искәндәров кырыс кына
— Син андагы халыкны яхшы беләсең, кешегә салынырга өйрәнмә. — диде
Фидая Үзәюнең партоешма секретаре Әхсән Вәлишинга үзенең киләсен телефоннан хәбәр итеп куйды да юлга чыкты Авылда сөйләшүнең җиңел булмасын күңел сизә иде
Аны көтәләр иде председательнең бүлмәсенә шыгрым булып халык тулган Әллә Вәлишин чакырган, әллә үзләре җыелганнар Кечерәк. чандыр буйлы, йомшак табигатьле Вәлишиннан әллә ни ярдәм көтеп булмый, ә халыкның кәефе бик шәптән түгел иде
Башта өе янган кешеләрнең хәлен сөйләшеп алдылар Гыйззетдиннәр клубның бер бүлмәсенә урнашканнар. Фаязларның туганнары бар. ә Таштимерова
— Аның урыны корыда, җылыда. — диде кемдер астыртын киная белән.
— Әле бүген малайлар кисәү актарып яталар иде, Нисаның ике күлмәген табып алганнар Ышанасызмы-юкмы. төс тә салмаганнар бөтен чәчкәләре яктырып ята Бөрешкәннәр генә'
— Заман товары шулай ул утта янмый, суда батмый, биш буын салмый киярлек
— Андый товар тузмый, адәм баласының гына базары уза.
— Узды инде, узды Нисаның базары'
Шулай итеп, рәсми рәвештә сүз башлаганчы. Фидая авызын ачканчы ук Нисаның язмышын хәл итеп куйгандай иттеләр болар
Шаярышып кына, сүз арасында гына диярлек
Фидая бирешергә теләмәде, тавышын күтәрә төшеп
— Бәла-каза адәм башыннан йөри Электр белән саксыз кыланган өчен генә кешене салып таптау килешми. — дип куйды
— Электр белән генә микән9
Монысына астыртын мәгънә салып, хихылдашып алдылар Ба- * рысы да ирләр, арттарак кына бер-ике хатын-кыз утыра, ата-бабадан S килгән йола буенча, әдәп саклыйлар, ирләр сүзенә бик үк катнаш- | мыйдар
Фидая сүзне үзгәртергә тырышып карады Таштимерова озакла- < мый кайтачак, үзе юкта кеше турында сөйләү килешми Отчет-сайлау = җыелышына да күп калмаган шунда барын да ачыктан-ачык сөйлә- J шербез. Ул шуны аңлатырга теләде Ләкин бүлмәдәгеләр үзара пы- = шылдаша. сөйләшә, ничек тә үзләренең ризасызлыгын сиздерергә < тырышалар иде. Ул да булмады, колхозның ревизия комиссиясе пред- ’ седателе Гаделша карт өстәл кырыена чәчрәп килеп басты Z
— Ничек кайта ул монда? — дип кычкырып җибәрде ул — Ни = йөзе белән халыкка күренә9 Әл дә ярый районнан машиналар килеп ? утны сүндерә алдылар Әл дә ярый җил юк иде' Шунда бөтенебез 1 янып көл була идек бит. ә7 Шул булдымы җитәкче7 Аның йөз каралыгы тагын7 Юк инде. мин. мәсәлән аның кул астында эшләргә теләмим Ник әллә ни әйтмиләр, мин аны шушы көннән персидәтел итеп санарга риза түгел Менә шул' Кайсыгыз ризалаша шушы сүзем белән7
Фидая белән Вәлишин аңыш.мый да калдылар Гаделша шушы сүзе белән мәсьәләне тавышка куйгандай итте, бүлмәдәгеләр дәррәү кулларын да күтәрделәр
— Юк инде, булмый инде аннан хәзер'
— Ул үзе китәргә тиеш7
— Барып әйтергә кирәк, монда кайтып, персидәтел дип йөрмәсен үзен1
— Персидәтелсез яшәп карыйк әле бераз' Бәлки, болай ук янмабыз!
— Күптәннән персидәтелсез бит инде без. шуны белми йөрдегезме әллә!
Фидая монда үз сүзен үткәрә алмаячагын аңлады Хәер, ул бу кешеләрнең күңелен йомшарта алса да. Таштимерованы кире кайтарып. бу бүлмәгә, менә хәзер алар Вәлишин белән икесе янәшә утырган өстәл артына утыртып булыр иде микән? Юктыр, мөгаен Таштимерова үзе үк моңа риза булмаска тиеш Халыкка каршы бару мөмкин- мени? Бигрәк тә мондый очракта
Хуҗалыкка яңа җитәкче сайларга кирәк булачак иде
Кич ашап-эчеп. Иркәне йоклаткач Фидая белән Рамилә залдагы диванга янәшә утырдылар Янгында көйгән күн пальтоны әйләндерә- әйләндерә карадылар.
_ Йх сез. — диде Рамилә — Шушындый затлы әйберне яндыралармыни7
— Алты йөз сумлык' — диде Фидая көрсенеп
— Таза урыннары бар әле барын Ательеда пинжәк чыгарырлар иде. бәлки
- Анда кешеләрнең бөтен йорты-милке көл булды әле.—диде Фидая үз-үзен юатып — Ә кайберләренең кешелек дәрәҗәсе күккә очты.
Ул уйчанланып Таштимерова кыйссасын сөйләп алды
— Шунысы акылга сыймый.— дип йомгаклады сүзен.— Ул да яратырга сәләтле микәнни9 Аны кем яраткан тагын7
— Һәр йөрәк үзенчә ярата, дип күптән әйтелгән бит инде, — диде Рамилә исе китмәгәндәй. Аның Фидая башыннан кичкән хәлләр, йөрәгенә яра салган хисләр турында тыңлыйсы килә иде
— Теге классташыгыз. Ваккас, ул да үзенчә яраткан бит? — дип сүзне борып җибәрде ул.— Берсе каты бәгырьле булып кылана, икенчесе елый... Чын ярату күп очракта нәкъ менә шулай башлана.
— Юк шул,— диде Фидая.— Бу очракта күз яшьләре сөешүнең башы булмады. Мин аның армиядән язган хатларына җавап бирмәдем Әнисе кереп минем әнкәйгә ялынып та караган, кызың иптәшләрчә генә хат язсын инде Ваккаска, күңелен төшермәсен, башкасын ул кайткач үзләре сөйләшерләр тагын, дигән. Ләкин мин әнкәйнең сүзен дә тыңлый алмадым, кулым бармады. Классташым Лидиягә генә кереп әйттем. Ваккасның кызлар белән хат алышасы килә икән, язып җибәр әле. дидем Ул миңа беләсеңме нәрсә диде? ■ Егетләр синең аяк астында туфрак булырга әзер, өсләренә үкчәлә-реңне батырып-батырып үтсәң дә сүз дәшмәсләр иде бугай.— диде ул — Үз аяк асларында туфрак булган кызларга алар әйләнеп тә карамыйлар >■
Ваккас чемоданы эченә тоташ итеп минем елмаеп төшкән фото-рәсемемне ябыштырган икән, дип тә сөйләделәр Армиядән кайткач, урамда очрашкан идек, ул минем кулымнан тотып, көмеш йөзегемне суырып алды. Анысы да халыкка фаш булды, шул йөзек бармагына сыйсын өчен, махсус ач торып ябыккан икән, дигән сүз таралды.
Минем исә андый кыланмышларга ачуым гына килә. Ваккас кына түгел бит. Мәгъсүме дә бар әле Пионервожатый булып бер кыш эшләгәч, мин педагогия институтына кергән идем. Мәгъсүм дә нәкъ шул елны читтән торып укудан көндезгегә күчкән булып чыкты -Әллә минем аркада микән7 —дигән шик кергән иде күңелемә. дөрескә чыкты һәрхәлдә, ул үзе соңыннан: Синең янда булыр өчен көндез укуга күчтем > —диде Мин исә аны кирәксенмәгәнемне җай килгән саен сиздереп торам, баскычта йә коридорда каршы очраса. киемем аңа орынмасын дип. итәкләремне кулым белән җыеп тотып узып китә идем
Әрәм итмә хисләреңне шул тәкәббергә! — диләр икән аңа дуслары — Институтта чибәр кызлар җитәрлек, сиңа теләсә кайсы карый*. Тимәгез күңелемә.— дип җавап биргән ул андыйларга— Кеше үзгәрми тормый, ул да үзгәрер-
Ә дуслары хаклы иде: оста баянчыга кызлар кызыкмыймы соң. Үзенә күрә җае да килеп тора. Берзаман Мәскәүдән ике журналист килеп төште безгә. Чит илләрдә чыга торган журналлар өчен татар студентлары турында мәкалә әзерләп, фотолар төшерергә Аерып күрсәтер өчен бер кыз белән бер егетне сайлап алырга кушканнар. Үч иткәндәй шунда Мәгъсүмне сайлаганнар һәм аның янына юк мине түгел, миндәй сары чәчлеләрнең саф татар милләтеннән булуына башка халыклар ышанып җитми бит Минем дустым, бүлмәдәшем. төндәй чәчле, йолдыздай күзле, айдай йөзле Флераны пар иттеләр. Атна буе парлаштырып әле китапханәгә, әле театрга, әле чаңгы шуарга йөрттеләр боларны. Төн җиткәч кенә очынып кайта Флера, түбәсе күккә тигән. Ул мактануы, ул талпынуы Минем дә күңел таш түгел ләбаса!
Берничә айдан журналлар килеп төште боларга Кайсының тышында, кайсының эчендә Мәгъсүм белән Флера тора парлашып Берсендә егеткәй, иелеп. Флераның чаңгы бавын рәтли Димәк, минем каршымда гына иелми икән ул егетнең газиз башкае! Аның бу кыяфәте бик тә күңелемә сеңеп калды
Кыскасы, кеше үзгәрә, дигән сүз хак икән Сынмас кебек идем сындым мин берзаман Яңа ел кичендә булды бу.
Мин бәйрәмгә төн булып киендем Кара күлмәктә ак елтыравык бизәкләр, йөзем кара челтәр белән капланган Башта концерт куйдык. магнитофон уйнатып биедек Аннары Флера Мәгъсүмнең кулына баян китереп тоттырды Баянга биисебез килә, янәсе Егетләр кызлар- * ны чакыра башлады Гадәттә, мине беренчеләрдән чакыра торганнар * иде. бу юлы исә һич көтелмәгән хәл булды без. кызлар, стена буенда * тезелеп торабыз, менә каршыга егет килә, ул елмаеп кулын мина суз- ф ган кебек, баксаң, янәшәдәге кызның беләгеннән тотып ала да. алар < икәүләшеп бөтерелеп китәләр Әллә ничә тапкыр шулай булды Ан- f дыйны бер кинофильмда да күргән идем мин Шулай итеп, бөтен х кызларны алып киттеләр, стенага терәгән кара багана булып бер мин 5 калдым <
Соңыннан белдем ул кичне Мәгъсүмнең дусты Мидхәт егетләрне ’ миңа каршы котырткан «Мәгъсүмнең яраткан кызы янына барасы ~ булмагыз, юкса1 • —дип янаган икән
Баштарак егетләрнең мине читләтеп узуы көлке тоелган сыман - иде. берничә тапкыр кабатлангач, хәл көлүдән узды, үзем адәм колке- * сенә калгандай булдым Нишләргә9 Стенага сеңеп югалырдай булдым бит тәки! Барысы да парлы-парлы. мин генә моңлы-зарлы булып калдым лабаса! Әнә, хәтта Мәгъсүм дә ялгыз түгел, аның урындык аркасына таянып Флера басып тора, авызын ерган, теләгенә ирешкән' Йөзенә кулъяулык җилпегән була, ә җилен Мәгъсүмгә табарак җибәрергә тырыша
Нишләргә миңа9 Чыгып китәр идең — җиңелү, хурлык булыр шикелле. Ялгызың басып тору — аннан да читенрәк Дөрес Мәгъсүм уйнаудан туктаса, мин бу хәлдән котылыр идем ә ул мине уйламады уйнады да уйнады Көйләрнең дәртлеләрен. салмакларын, шаяннарын моңсуларын Башка шөгыль булмагач, мин баян тавышын дикъкать беләнрәк тыңлый башладым Аның моңлы тавышы кешеләрне биетеп кенә калмый, ул хәтта чыршы тирәли бөтерелгән кешеләр өчен дә түгел, ә бәлки аларга юл уңаеннан гына орынып уза кебек иде Талгын җил булып килеп минем йөрәгемә үтә. бит очларын сыйпап назлый, керфекләрне тибрәтә шикелле иде ул Гүяки шаярта да елмаеп юата да иде мине Кинәт колакларым ачылгандай булды, аңарчы мин гел саңгырау хәлдә яшәгәнмен икән Көйләрнең серен аңлый алсын өчен, мине шушы рәвешле ак стенага кара терәү итеп ялгызымны бастырып тотарга, көйләрнең төрлесен аралаштырып алардагы омтылыш-хисне тойганчы тыңлатырга кирәк буттандыр
Мин Мәгъсүмгә күренмәслек итеп баскан идем идәннән түшәмгә тоташкан, елтырыйк уенчыклар, төрле төстәге лампочкалар асылган зур чыршы арабызны бүлеп тора, зал тулы егетләр-кызлар айкала ә көйгә киртә юк. ул аның йөрәгеннән минем йөрәккә килеп ирешә
Мин. авышыбрак, гармунчыга карадым Флера һаман әле аның урындыгы аркасына таянып, кулъяулыгы белән җилпенә, йөзендә гамьсез, канәгать елмаю
Шунда Мәгъсүм, көйне ярты юлда өзеп уйнавыннан туктады каешларын иңнәреннән шудырып баянын урындыкка куйды да торып басты, чыршыны әйләнеп, миңа таба юнәлде Каршыма килеп, башын иде
Шулчак магнитофонны тоташтырдылар Мин аңа кулымны бирдем ,
— Шулай итеп, сез аңа гомерлеккә кулыгызны бирдегез әйеме диде Рамиля - Чын мәхәббәт туң йеракләрне до эретә'
- Әгәр дә шулай гына булса икән’-ДИП келеисерәп башын чайкады Фидая -Әйе. күнел йомшаган иде минем Ләкин х.н дарение ул кадар зурлап мәхәббәт дип ук әйтеп булды микән ул чакта’
Туң йөрәгем эреде, анысы хак. ә менә ялкынланып януга килсәк,анысы, ай-һай' ..— Фидая тирән итеп көрсенде.— Хәзер менә үткәннәрне искә төшерәм дә. үз бәхетемнең кадерен белмәдем, дип куям Әгәр күрәчәгемне алдан белгән булсам, башкачарак яшәр идем, үкенерлек итмәс идем, кинәнеп-куанып яшәгән булыр идем!
Ә минем үкенерлек эшләрем булмады түгел, булды.
Май аенда өйләнештек без.
— Син аны яратмыйсың бит. нигә чыгасың9 —дип сорады миннән теге Флера дигән кыз.
— Артык өзелеп сөймәсәң. яшәү җиңелрәк була, көнләшеп интекмисең. диләр бит.— дип шаярып җавап бирдем мин
— Бергә яши башлагач, төрлесе булыр- көнләшерсез дә, үпкәләшерсез дә.— диде ул.
— Сынап карыйк әле. ничек булыр икән.— дип тагын көлдем
Алай да Флераның сүзе күңелдә калды, туй мәшәкатьләре арасында да вак-төяк көйсезлекләре булгалап торды. Эчемлекләр алырга баргач. Мәгъсүмнең кулыннан бер шешә төшеп ватылган. Ничектер сөмсере коелып кайтып керде. Алай да сер бирмәскә тырыша: < Сатучы әйтте, кәләшең чибәр, ахрысы, синең.— ди.— Каян белде икән ул сине9» — ди. Мескенкәй, ул мине бөтен кешегә ошый дип уйлый, күз тияр дип курка иде хәтта.
Фидая, урыныннан кузгалып, каршы стенаны биләп торган китап Шкафы янына барды да аскы тартмадан кызыл бәрхет тышлы альбом алды
— Менә, безнең туйда төшкән фотолар. Менә мин. бөрчекле күлмәктән Ул миңа туй күлмәгемне загска барганда кияргә рөхсәт итмәде Бөтен кеше караячак, янәсе Анда бер кытыршылык булып узды безнең. Күрәсеңме, менә бу өстәл артында утырган яулыклы апаны? Әнә ничек ачулы итеп акаеп караган миңа9 Ачуы килүнең сәбәбе шунда ул минем гаризамны рәтләп укымаган, загс язуында мине ирем фамилиясенә күчереп куйган булып чыкты Иң тантаналы минутта. кулыма каләм тотып, кул куярга иелгәч, мин моны күреп алдым да бу ападан ‘Ник минем фамилиямне үзгәрттегез?» — дип сорадым Күзе шар булды моның. Ул чакта мин. бу үз хатасы өчен оялды, дип уйлаган идем Ә ул минем өчен оялган, күрәсең. Шушы соравымны биреп, мин аның каршында, киявем һәм студент дусларым каршында ифрат зур әдәпсезлек кылганмын
Фидая көрсенеп куйды.
— Еллар узгач, кына, кайта-кайта искә төшергәндә аңладым мин ул чактагы ямьсез кыланмышымны Уйласам, кызарып чыгам Ә ул чакта, кара, ничек җитди карап торам мин ул апага!
Апа башын миңа табарак сузды да, башкалар ишетмәсен дигәндәй, әкрен тавыш белән:
— Бүгенгә шулай торып торсын,—диде — Иртәгә үзең генә килерсең. төзәтербез.
Ул. күрәсең, бу аңгыра иртәнгә хәтле акылга утырыр, килеп йөрмәс, дип өметләнгәндер Ләкин ялгышты Бер кермәгән акыл төн эчендә генә керми икән шул.
Иртәгәсен бардым мин аның янына Яңгырлы, җилле, күңелсез көн иде Апа мине шактый озак көттерде, башка килгән-киткәннәрнең йомышларын үтәде Минем тәмам ачуым чыкты Ахырда, кереп, өстәлгә загс язуын ташладым да Акназарова ■ дигән төшенә бармагым белән төрттем. Апа. бер сүз дәшми, бу сүзне шәмәхә карасы белән сызды һәм өстенә чатлы-батлы хәрефләр белән > Нурханова дип язып куйды аскарак «Төзәтмәсе рас»—дип. имзасын сырлады да. сытарга теләгәндәй нык итеп өстенә пичәтен басты
Аның бу кыланмышлары нишләптер күңелемә бик авыр тоелды мин урамга чыккач, язуны ачып карадым кәгазь таушалып, искереп 54
киткән иде. өстенә яңгыр тамып, әле генә язган юллары җәелеп ямьсезләнде
Ә ул. Мәгъсүм, ниләр уйлагандыр, йөзенә дә чыгармады'
Берничә ел узгач, безгә кунакка килгән бер хатын бөтен табын алдында *
— Нишләп сез икегез ике фамилиядә? — дип сораган иде
— Мин юләр булганга,— дип җавап бирдем
Шунда Мәгъсүмнең үсеп, яктырып киткәнен күрсәң иде' ф
Иркә тугач, мин. загска барып, фамилиямне үзгәртмәкче булган < идем Ашыгыч түгел бит әле, дип. һаман суза килдем, ул шулай суза- = суза бөтенләй соңарганыңны сизми дә каласың икән Хәзер менә кы- J зым белән икебез ике фамилиядә яшибез
Флера әйткән иде миңа, сезнең өйләнешүегез заманча булмады < кадимчә булды, дип Мәгъсүмнең дуслары кодалады сезне,- диде ж ул,— тик син үзең моны аңламый гына калдың Аннары сез язылыш- 2 тыгыз, туй ясадыгыз, фәкать шуннан соң гына чынлап кавыштыгыз = Хәзерге яшьләр башта яшәп карыйлар, шуннан соң ошатсалар гына - кияүгә чыгалар».— дигән иде ул Дөресен генә әйткәндә, кәләш булып 7 загска барганда да туйда парлашып утырганда да мин бу хакта — кавышуның чын мәгънәсе турында ныклап уйламаган идем күз алдына китерергә курка, ояла идем Мәхәббәт бар җирдә оят булмый дигән сүз бар. Ә бәлки, минем мәхәббәтем көчле булмагандыр’ Кияү келәтендә парлашып тон үткәрергә күңелем әзер түгел иде минем Ә «келәт-не безнең студент кызлар бик матур итеп әзерләгән иделәр бүлмәдәге дүрт караватның өчесен кырыйга этеп, дүртенчесен чыбылдык белән ураганнар, чигүле мендәрләргә, өр-яңа җәймәләргә ислемай сипкәннәр Мин, бүлмәгә керүгә, аз гына кайтарылган чыбылдык чите аша күпереп торган мендәрләрне күреп, шомланып киттем Мәгъсүм иңемә кулын салган иде аны ихтыярсыздан тупас рәвештә алып ташладым Ул моны да сабыр кабул итте Ишек янындарак өстәлгә табын әзерләнгән, уртасына кызыл тюльпаннар куелган иде. ул ишарәләп, мине шул табын янына чакырды
Төнне без шул табын янында кара-каршы утырып уздырдык ди сәм. ышанырсың микән9 Чәй эчеп кенә түгел, шигырь укып узды безнең ул сәгатьләр
Фидая шкафтан бер кечкенә китапчык алып килде Ул бик затлы итеп, шома ак кәгазьгә басылган, тышына чалмалы егет белән кулына кош тоткан нечкә билле кыз сурәте ясалган иде — Мәҗнүн шигырьлә ре бу
Менә тыңла:
Әйтте дуслар мина йоклый аның җаны
Канат яралмаган кош баласы кебек. Ә мин җавап бирдем соям фәкать аны Терелтермен Жанын. гыйшкым утын open
_ Мин бу шигырьләрне укыйм да. гел безнең хакта язылган, дип уйлыйм, диде Фидая — Гаҗәп Гүяки Ләйлә белән безнең арада гасырлар да, чүлләр, таулар, елгалар да юк, гүяки ул минем белән янәшә яшәгән, без бер үк язмышны кичергәнбез Менә. 1ыңла чын лап гашыйк булган кеше бүген менә шушылай хис итмимени үзен9
Баскан ,-мларена ятып битем куям Ззлвреңнек назын. йомшаклыгын тоям
— Без шигырьләрнең теримен укыдык ул чакта — ЛИЛ1- Фидая дулкынланып - Нишләптер, менә шушылары аеруча нык нет» калган
Ул тураеп. Рамиләгә текәлеп каралы ла oaen-eawi
— Бгз шулай алты кичебезне шигырь укып уздырдык диде Аннары шактый тынып торды
— Сине бу гаҗәпләндермиме9 — дип сорап куйды тагым
— Гаҗәпләндерә.— диде Рамилә.
— Ышанасыңмы соң’
— Ышанам. Гажәп нәрсә күп бит ул дөньяда һәркемнең күңеле үзенчә, мөнәсәбәтләр дә төрле-төрле.
— Ә мина ышанмыйлар Теге Флера белән берничә елдан соң очрашкач. мин ничектер бу хакта сөйләп куйган идем, ул күземә карап шаркылдап көлде. «Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә'— диде — Загста язылып туйлар уздырып кияү келәтенә кереп бикләнгән парның нинди шигырь укыганын без дә бик яхшы беләбез, дөньяга бүген генә тумаган! Әгәр шигырь укудан бүтәнне белмәгәнсез икән, димәк, сез икегез дә нормаль түгел!»
Бәлки, мин. чыннан да. нормаль булмаганмындыр ул моны аңлагандыр Кияү келәтенең бусагасын атлап кергәндә, мин аның хатыны булырга әзер түгел идем әле Ул алты кич буе мине шуңа әзерләде. Үзе булдыра алганча Кичләрен шигырь укып, көндезләрен баянын уйнап Ул шулай күңелем бозларын эретте, әкренләп оялу-тарсынуларымны оныттырды Мин кайсыдыр минутта аннан читләшми башладым кайсыдыр мизгелдә үзем аның иңенә иңемне терәдем, аның кочагына кердем
Ә бит монда гайре табигый берни дә юк Салкын күңелне җылыту өчен күпмени ул — алты төн’’ Таш сынга җан өрү. аны кайнар канлы адәм баласына әверелдерү өчен озак вакытмыни ул — җәйге кояшның алты тапкыр берничәшәр сәгатькә генә офык сызыгы артына күмелеп торуы7 Шул сәгатьләр эчендә миндәге үзгәрешне ясау өчен шигырь- моң тылсымы кирәк булган да инде
Синең теге раза чәчәкләре бәйләмен күргәч, шул кичләрем искә төште Алар да нәкъ шушы Мәҗнүн шигырьләре төсле бит
— Рәхмәт-әт.— дип сузды Рамилә
— Чынлап чынлап Аларны күрүгә, йөрәгем сулкылдап куйды Югыйсә бит. ул көннәр балытлы-җилле. яңгырлы иде Шомырт чәчәк аткан чак
Хәтеремдә, теге загста язылышу кәгаземнең кадерен бетереп кайтып килгәндә дә күшеккән идем Алай гына да түгел, салкын җил һәм вак яңгыр бәгыремә үтеп кергәндәй булган иде Күңелдә ниндидер буталчыклык. күңелсезлек Шулай тулай торакка кайтып килә идем, баян тавышын ишетеп туктап калдым Башта ул. тамагын сынап караган җырчы шикелле бөтен авазларын рәттән чыңлатып узды, калыннары көрсенгәндәй итте, нечкәләре сызылып алды Аннары авазлар, бер-берсенә кушылып бер-берсен дәвам итеп, көй булып сузыла башладылар Бу көй гүяки минем генә колакка килеп ирешә, ул гомумән, минем өчен генә ярала иде Мин аның нинди икәнен әйтә алмыйм хәзер, көйләп тә бирә алмыйм ләкин ул чакта кайсы аваз артыннан ниндие яңгырасын алдан ук тоеп, аны ишетеп ләззәтләнәсемне сизеп тора идем һәм моң. нәкъ мин көткәнчә, йөрәк очымда тибрәлеп яңгырый иде' Бу моң буталчык хис-тойгыларымны бер тәртипкә китерә, уйларымны рәхәт эзгә сала, мине әйләндереп алган мохитта һәм минем үземдә камиллек тудыра иде. Шунда мин үземнең бәхетле икәнемне аңладым Йа алла' Яшәү шундый рәхәт, шундый күңелле иде. бүтәне кирәк тә түгел иде бит'
Мин бүлмәгә тын гына кердем дә, ишек яңагына сөялеп, кыймшан- мыйча көйне ахырынача тыңлап бетердем Ул да миңа күтәрелеп карамады Безнең күңелләрне моң тоташтырып бербөтен иткән шуннан да артык уртаклык кирәкми иде
Ул. соңгы авазны сузып, баянын көрсендергәндәй итеп, мехларын җыеп, тынып, калды Мин аның янына бардым да:
— Бир әле миңа.— дидем Баянны кулыма алдым Менә ул баян.
Фидая торып, телевизор астындагы зур тумбочкадан олы гына кап тартып чыгарды, аннан баян алды Читләре кара ырмау белән читл.»н- 56
гән. ап-ак күрекле, ахак белән бизәлгән затлы баян иде бу. Фидая аның
• Стандарт Ройаль» дип сырланган көмеш язуын, биш рәт булып тезелгән аклы-каралы төймәләрен сыйпады.
— Мин аны алдым, теземә куйдым төймәләренә басып тарттым Баян сыкранып куйгандай булды Салкын, каты, авыр тоелды ул миңа. ф
— Бик яхшы уен коралы бу.— диде Рамилә — Ләкин көйнең х хикмәте коралдан бигрәк уйнаучының бармакларында, аның осталы- п гында шул. Барыннан да бигрәк, аның йөрәк хисләрендә булгандыр 5
— Шул чактан минем күңелдә шигърият белән музыка берләш- ♦ те.— диде Фидая, үзалдына уйлангандай — Хәзер менә аларга рәсем < сәнгате дә килеп кушылды Алар миндә бер үк хисләр, бер үк талпыну. * сагыш уяталар
...Бу төндә Рамиләгә бик моңлы да. ямансу да төш керде Иртәгесен 5 ул аны Фидаяга сөйләп бирермен, дип уйлаган иде. ләкин ачык кына * исенә төшерә алмады. Ул төштә моңлы җыр. сагышлы сүзләр һәм нур- э лы төсләр аралашып буталган иде =
15
Бу урманчы Гаяровның аягы җиңел түгел икән — көн күңелсез башланды. Иртән райбашкарма коридорында Фидаяга иң беренче булып шул юлыккан иде Аны күргәч. Баллыболын буасы буена урман утырту мәсьәләсе хәтергә төште
— Укучылар шушы арада бушар, ярдәм итәрләр сезгә.— диде Фидая Гаяровка
Гаяров аңа өстән аска мыскыллы көлемсерәп карады
— Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт инде. Без анда парторг Вәлишин белән мәсьәләне хәл кылган идек
'«Кирәгең юк. эшне бутап кына йөрисең - дигән сыманрак килеп чыкты бу Фидая Искәндәров бүлмәсенә кәефсез барып керде Алай да кәеф кырырлык эшләр алда булып чыкты Искәндәров аны тыңлап та тормады, чөнки иртүк Баллыболын белән сөйләшкән. Үзәк -нең председательсез калганлыгын да. кичә Нурханованың аңа Таштимерова хакында ялган сөйләгәнен дә белгән иде инде Искәндәров, Фидаяны күрүгә, зур башын алга суза төшеп, сул кулы белән күзлеген җыерчыклы маңгаен шудырды да. исәнлек-саулык сорашып та тормыйча
— Колхозны җитәкчесез калдыру өчен җибәрдекмени без син< анда? — диде.— Хатын-кыз буларак. Таштимерова өчен синең җаның фида булырга тиеш иде! Үзегез, кая карама, хатын-кызга ирләр юл бирми, дип кычкырасыз, үзегез бер-берегезнең башын ашарга гына торасыз1
Төштән соң район җитәкчеләре җыелып, мәсьәләне уртага салып сөйләштеләр Ап-ак күлмәкләр өстеннән галстуклар таккан, пөхтә ка- ра-корәи костюмнар кигән, салмак адымлы могтәбәр кыяфәтле, таза гәүдәле, чиста итеп кырынган унбишләп дәрәҗәле ир каршына кереп басты Нурханова Урындыкларны тутырып тезелешеп утырган бу ирләр янәшәсендә аның нечкә сыны йомшак тавышы, бөтен кыяфәте урынсыз, көчсез тоела иде Ирләр аңа ят җанварга карагандай кызыксынып та. үзләренең һичшиксез өстенлеген тоеп та, бераз кызганып та карадылар.
Мәсьәләне Искәндәров кыскача гына аңлатып биргәннән соң тын- |лык урнашты Бераздан гына күзләрен гадәттәгечә кысып көлемсерәп. төзү-монтаж идарәсе җитәкчесе Тавис Мирхуҗин .игеп куйды
— Дүрт аяклы ат та абына, ди Андагы ажгырган ирләр моннан ары Таштимеровага баш биреп яшәмибез, дип аяк терәп тора икән бер Нурханова нишләсен? — диде - Көче җитмәгәндер Тәҗрибә дә әз бит әле. Аннары, хатын-кызга авыр да
— Монда без кешеләрнең җенес аермалыгын тикшерергә җыелмадык— диде Искәндәров кырыс кына.— Нурханованың кылганына принципиаль бәя бирергә һәм бу очракта нишләргә икәнен ачыкларга кирәк
Бүлмәдәгеләрнең чырайлары бердән җитдиләнеп китте. Нурхано- вага текәлгән карашлардан елмаю юкка чыгып, кырыслык чагылды Иптәшнең эшенә принципиаль бәя бирү башланды Әйтергә кирәк, принципиальлек нык сакланды. Нурханова соңыннан хәтерләргә тырышса да. кемнең ни сөйләгәнен исенә төшереп бетерә алмады Аның йомшаклыгы, тәҗрибәсезлеге турында сөйләделәр Шуңа карамастан, башкалардан өйрәнергә теләмәвен әйттеләр, кыскасы, бернигә ярар җирен калдырмадылар. Сүзнең очы, әлбәттә. Кармаш больницасы тезелешенә. дөресрәге, әлеге планнарга кертелмәгән һәм акча белән дә. фондлар белән дә тәэмин ителмәгән шушы бер төзелеш белән артык мавыгуына килеп ялганды
— Мин сезне алдан ук кисәтәм,— диде өндәү билгеседәй катгый, чандыр, муртайган кыяфәтле финанс бүлеге мөдире Хатипов.—сез анда хуҗалыклардан төрле юллар белән акча каерып, кемнәрдәндер төзү материаллары алып, эшне башкарып чыгарга телисез, дип ишеттек Бу эшләрнең очы кайбер органнарга барып җитсә, сез дә котыла алмассыз, без дә.— диде.— Закон белән эшләргә кирәк андый эшләрне Башта планга кертергә, проектын раслатырга, аннары тиешле оешмалардан эшләтергә Дөрес юл шул гына1 — диде ул. баласына сабак биргәндәй.
— Сезнең белән без андый эшләрдә каешланып беткән инде,— диде тагын Мирхуҗии. көлеп.— Фидая Госмановна яңача эшләргә омтыла. ударникларча Киләсе елга больницаны өлгертеп, шунда Билал берәребезнең корсагын ярмагае!
Ирләр, була бит ахмаклар, дигәндәй, башларын чайкап куйдылар.
— Әгәр шунда берәрегезгә төнлә ашыгыч операция ясарга туры килсә9 Әгәр шул Газимов кулына барып керсәгез? — диде Фидая Аның тавышы нечкә, калтыравык, көчсез чыкты.
— Инде ул больница кулына калырга язмасын.— диде кемдер.
— Газимовка хәтле дә яшәдек бит әле. Кармашта, гомумән, операция ясау дигән нәрсә онытылган иде инде..
— Бөтен совет медицинасы бер Газимов кулына сыеп бетмәгән,— диде Искәндәров. Фидаяга карап.— Больницаны төзергә кирәк, анысына сүз юк Ләкин закон бозып эшләргә ярамый. Син алай халыкның котын алма әле.— диде аннары.йомшара төшеп.— Әгәр кирәк икән, без Казаннан санавиация дә чакырта алабыз Монда райүзәктә дә әйбәт врачлар эшли. Кыскасы безнең сүз читкәрәк китте. Нишлибез бу Таштимерова белән9
Күрше Җиңүче» колхозының председателе, инде алтмышны тутырып килә торган тәҗрибәле абзый, әкрен-салмак кына әйтеп куйды
— Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта халык бик үк хупламый башлаган иде инде Таштимерованы Узган елны гына да Баллыболын- нан унбиш семья чыгып китте. Безгә күчәргә дәртсенүчеләре дә бар. Күрше хакы алла хакы дип яхшысынмаганга гына китермим Таштимерова тәҗрибәле, сүз юк. ләкин бит тәҗрибә генә җитми Заман үзгәрешен дә тотып ала белергә кирәк Хәзерге заман кешесенә ярап бетү бик авыр. да. ярамый да булмый Бәлки, аның шул якларын уйлап карарга кирәктер
— Аның шушылай килеп чыгуы хәерлегәдер дә әле. __________ диде
Тавис Мирхуҗин бик җитди итеп Үзе шунда ук уртадагы өстәл кырыена утырган Фидаяга, башкалар сизмәслек итеп кенә, ым каккандай итте: күрәсеңме, сине яклыйм, мыегыңа чорнап куй янәсе
Бераз уйларга, тәнәфес ясап алырга булдылар Алгы бүлмәгә чыкканда. калакка:
Хатын-кыз бер-берсен сөйми бит ул.— дигән сүзләр чалын- аь! — Күтәрелә башласалар, бер-берсенең түбәсен чукырга гына тора- пар. Аның Нисасы да шундый, җене сөймәгәне — хатын-кыз
— Эштән башы чыкмады инде бичараның.
— Әйе, чыбыркы болгаудан бүтәнне белмәде. ф
— Нишләп белмәсен! Белгән ич әле!
Хихылдашалар. *
— Белеп эшләмәгән шул Белсә, болай адәм хурына калмас иде! |
- Әйе. вакыт табып, кенәз Юсупов янына үз аягы белән бер • сугылып чыккан булса шунда ч
Тагын көлешү. «
Секретарь кыз Фәүзия куе чәй әзерләп куйган икән, берсен ал- * ганда Фидаяның кулы дер-дер калтыранды Ул читкәрәк. почмаккарак J2 авышты, ләкин колагы гадәттән тыш үткенләнгән, стаканнар тотып < төркемнәргә бүленгән ирләрнең сүзләре ишетелеп тора, ә сүзләр ’ бер дә җитди түгел. Таштимерова да. Нурханова да шундук онытыл- = дылар Мәзәктер, көлкедер телләрендә =
— Малай, ул -Үзәк кә радио хәбәрчесен алып барган идем мин я бервакыт. дип сөйли район газетасы редакторы — Теге ферма мөдир- ’ ләре бар бит әле Газизуллин Әйдә, дибез, сөйлә, фермада сөт артуга ничек ирешәсез. Бу соили башлады силос бирәбез, салам ашатабыз, диде дә бетерде дә куйды. Хәбәрче әйтә. син. ди. сузыбрак сөйлә Теге суза башлады си-и-илоо-с бирәбез, са-а-ала-а-ам ашатабыз» Соңыннан мине бинават итмәкче теге хәбәрче, син миңа. ди. нинди кеше таптың7 Мин әйтәм. син яхшы эшләүчене сорадың бит. шома сөйләүчене түгел!
X их ылдашал ар
Фидая җитәкче итеп сайланган кешеләрнең бу сыйфатына.— җитди сүз сөйләнгән җыелышлардан чыгуга, бөтенесен онытып, уен-көлке, шаяруга күчүенә һич тә күнегеп җитә алмый иде Әле генә җаннарны актарырлык сүзләр әйтелгән, кемнәрнеңдер язмышы хәл кылынган. кемнәрдер эштән алынган була, ә алар, берни булмагандай, юк-бар гәп сата башлыйлар Кайчан ихлас алар җыелышта бәгырьләрен айкагандай кайнарланып нотыклар сөйләгәндәме, менә шушылай ләчтит саткандамы? һәм ничек тиз үзгәрә ала алар7 Эчләрен актарып карыйсы иде'
Кабинетка кире кергәндә, тагын чырайлар җитдиләнде, сыннар турайды, башлар күтәрелде.
— Кемдә нинди тәкъдимнәр бар'
— Нурханова иптәшнетыңлал карыйк соң башта — Тагын Мирху- җин тавыш бирде, тагын текәлеп Фидаяга карады
— Минем кандидатурам бар.— диде Фидая, торып — Яшь. энер- энергияле. булдыклы Район халкы яхшы белгән һәм ихтирам итә торган кеше.
— Кем’’ — дип сорады Искәндәров
— Гаяров
Барысы да гаҗәпләнеп аңа текәлделәр
— Гаяров, урман хуҗалыгыннан.
Дөресен генә әйткәндә Нурханова әле бу кабинетка кергәндә дә Гаяровны уйламаган иде Ул. гомумән председатель итеп кемне куярга икән, дип баш ватмаган, моны башкалар, бигрәк тә Искәндәров үзе әйтер, дип көткән иде Гаяров фамилиясе уйламыйчарак телгә килде. бәлки. Мирхуҗинның үртәп елмаюына бирешмәскә тырышудандыр. ә бәлки иртән очрашу тәэсире күңелгә кереп калгандыр
Гаяровны атагач, бөтенесен күздән кичерде, хәзер барысы да дәррәү көлеп җибәрерләр, аннары каршы килерләр, хатын-кызның шул булыр инде. Кадрлар сайлый беләмени ул. дигәнне сиздерерләр, дип
көтте Ләкин ирләр көлмәделәр, карашларын аска төшереп, уйга калдылар Берәм-берәм. Гаяровның чыннан да районда абруе үсә барганын, эшне яхшы оештыручы икәнлеген әйттеләр, Дөрес, белеме урман буенча Ләкин авыл хуҗалыгына якын Дөрес, яшь әле. утызны да тутырмаган, ләкин яшьлек — үтә торган кимчелек, диләр бит Ә моның нигезе нык — әнә. районда ул утырткан күпме урман үсә
— Ярый, уйлашырбыз.— диде Искәндәров. йомгак ясап.— Ничек кенә булса да. бу колхозга сез үзегез шефлык итәрсез. Фидая Госма- новна,— дип өстәде.— Яңа җитәкчегә ярдәм итәрсез.аның белән бергә җавабын да тотарсыз кирәк чакта.
Җыелыштан чыкканда. Мирхуҗин Нурхановага ышкылып диярлек узды:
— Егетләрнең асылларын сайлый беләсез икән, Фидая Гос- мановна.— диде.— Ялгышсагыз да, үкенече зур булмаячак, егылсаң атның яхшысыннан егыл, диләр бит!
16
Эшне коры тоттылар: Гаяровны чакырып алып сөйләштеләр дә. Казанга җибәрделәр Булачак колхоз председателен, авыл халкы күргәнче. иң элек Казандагы зур җитәкчеләр карый әле, аның бу җаваплы эшкә ярау-ярамавын алар тикшерә.
Ул арада Таштимерованы ипләп кенә санаторийга озаттылар.
Баллыболынга яңа председательне Нурханова илтергә тиеш булып чыкты
— Үзең бозган эш. төзәтүен дә үзең төзәт.— диде аңа Искәндәров.
Җыелыш кичке сәгать җидегә билгеләнгән иде. Караңгы төшкәч кенә Нурханова машинасы белән юлга чыктылар. Арада сүз ялганмады
Культура йорты — соңгы елларда авылда салынган биек, иркен са-райларның берсе иде. Барысы да яхшы, тик бер генә ягы килмәгән: авыл җирендә мондый иркен мәйданнарны тиешенчә җылытып та, яктыртып та бетереп булмый, шунлыктан аларга ямь дә керми иде шикелле Залдагы халык плащ-пальто төймәләрен ныклап каптырган, ирләр муеннарын яка эченә җыерганнар, хатыннар шәлгә төренгән. Биектән, сәхнәдәге президиумнан караганда. Фидаяга таныш йөзләр дә чит-ят тоелды. Барысы да җитди чырай белән, күзләрен зур ачып, трибунадагы Вәлишинга текәлгәннәр, аның төесез-хиссез сөйләгән шома сүзләрен әллә тыңлыйлар, әллә юк, әллә хуплыйлар, әллә яратмыйлар— күзләрендә, йөзләрендә бер хис тә чагылмый. Әгәр шунда, җитте инде, без үзебез белмәгән кешене җитәкче итеп куймыйбыз, дип Гаяровка да каршы чыксалар9 Бу уйдан Фидая эсселәнеп китте, халык тулы залда, президиум өстәле артында үзен көчсез, ялгыз хис итте Нишләп болай? Элекке елларда, мәктәп директоры булып эшләгәндә, ул бу сәхнәдә, шушы карасу өстәл артында, нәкъ менә шушы урындыкта күп тапкырлар утырды бит! һәрвакыт үзен иркен, горур хис итә иде. чыгыш ясаганда да дәртләнеп, ышандырып, йөрәкләргә үткәзеп сөйли торган иде!
Фидая бу сорауга җавап эзләп, карашын алтынчы рәткә, кырыйдагы өченче урындыкка күчерде. Анда ак шәл бәйләгән, медсестра Мөнирә утырган. Мөнирә Нигә син ул урынга утырдың9 Анда - анда Мәгъсүм утырырга тиеш Ул утыра торган иде. Һәм йөзен күтәреп, чак сизелерлек елмаеп, аңа, Фидаяга күз сирпеп куяр иде.. Менә каян килә икән бу салкынлык, шыксызлык, каушау, шом! Таныш урында дәрт-көч биреп утырган кеше юк Барысы да үз урынында, сәхнәсе дә. урындыклары да. залда тезелешеп утырган кешеләре дә. һичнәрсә үзгәрмәгән, тик ул гына юк. Ул гына юк Аның 60
урынында ак шәлле хатын утыра, хәтта биектән, сәхнәдән караганда ца. ул хатынның уйлары еракта икәнлеге күренеп тора, «һәркемнең дә хәсрәте була торгандыр инде... Ә Мөнирәнең хәсрәте бар әнә ул. аннан алдагы рәттә, уртадарак Гыйззетдин Янында буш урын да бар Бераздан ян ишектән чәчәкле шәлен төзәтә-төзәтә клуб ф мөдире Каләмгөл килеп керде һәм. иелә төшеп, рәт арасын- я нан Гыйззетдин янына юнәлде Аның шәүләсе Мөнирәнең битен 5 ялкын теле белән ялагандай кызартып үтте.. 5
Ә Вәлишин Таштимерованың колхозга кылган яхшылыклары ха- ♦ кында сөйли иде ■ Күп эшләде иптәш Таштимерова Авыл халкы ал- < дында абруе ифрат зур иде. Ул эшләгәндә хуҗалык бик нык үсте Лә- ® кин менә тормышта төрлесе була бит Аның да сәламәтлеге какшады * Хәзергесе вакытта ул санаторийда дәвалануга мохтаҗ булды. Ул үзен я бу җаваплы эштән бушатуын сорап, колхозчылар исеменә гариза * язды.
Фидая, уйларыннан арынып залдагыларның йөзен күздән кичер- = де Ничек кабул итәләр алар трибунадан сөйләнгән бу сүзләрне’’ ® «Ялган!-, «Ташла! —дип кычкырмаслармы? Шаркылдап көлә баш- = лам аслармы’
Юк. керфек тә какмыйлар
Фидая тынычланып китте. Димәк, яңа председатель сайлау шома узачак Теге чакта идарәдә кыланулары бер тибенеп алу гына булган, муеннар элекке камытка шома гына кереп утырган
Шулай булды да Дөрес, трибунага сикереп менеп, тегене эшләргә кирәк тә, моны карарга кирәк, дигән сүзләр сөйләүчеләр җитәрлек булды Фермаларда азыкны һаман кул белән ташыйлар Ферма буйлары тоташ саз Тракторларга запчастьләр юк Ягулык җитми Авылдан яшьләр һаман китә тора калганнарына гаилә коргач җир юк... Юк. юк, юк. Гаделша карт, трибунага менеп, эчүгә чик куярга кирәк, дип бик кызып сөйләп ташлады
Эчтә кайнаган пар казанын шул рәвешле зыянсыз гына бушатып дигәндәй, яңа председатель итеп Гаяровны гаугасыз гына сайлап куйдылар
Гаяровның сүзе дә нәкъ тиешенчә булды бергәләп эшләргә кирәк, диде ул
Җыелыштан соң яңа председательнең торак мәсьәләсен сөйләшеп алдылар Авылга килгән иң дәрәҗәле кешеләрне генә фатирга кертә торган Наилә апа бар. шуның белән сөйләшергә булдылар Бүген Гаяров өенә кайтып куначагын әйтте
Урамга чыккач. Нурханованың машинасы юклыгы беленде Балкыш каядыр китеп барган иде Ул арада клубның утлары сүнде, иң соңгы булып Гыйззетдин белән Каләмгөл чыктылар да ишекне бикләп алдылар
— Әйдәгез, безгә кереп чәй эчеп чыгыгыз.— диде Каләмгөл
— Юк инде, балаларыгыз йоклыйдыр, борчып йөрмибез,— диде Фидая — Болай да кысандыр
— И. күңел киң безнең! Әйдәгез! Якты чырай, такта чәй. ул гына җитмәсә, җырлап-биеп бирербез, күңелегезне күрербез' Шоферыгыз кызлар янына киткән булса, дөньясын оныткандыр, тиз генә кайтмас!
Аның тавышында сәбәпсез шатлык сизелә иде
Менә алар саубуллаштылар да. бина буйлап китеп бардылар янгыннан соң урнашкан бүлмәләре арырак икенче ишектән керешле иде | Әнә, Каләмгөл Гыйззетдиннең беләгеннән тотып алды да елышып нидер сөйли башлады Иркен тота үзен Каләмгөл' Ә Фидая андый түгел, шушы авылда күпме яшәп, аның урам буйлап ире белән култыклашып узганы булмады Имеш, мәктәп директоры буларак, үз дәрәҗәсен саклады' Тиле түгел диген' Иренең таза кайнар беләгенә таянып, ирэеп-ирәеп йөрисе калган' Әнә. Каләмгөл кебек итеп'
Югары очтан машина гүләгәне ишетелде, фаралар белән караң- I гылыкны кисеп. «Газик> килеп чыкты Нурханова белән Гаяров аңа кул изәделәр.
17
Җыелыш барган арада Балкыш үзе теләгән кешене күреп чыгарга барган иде Тын калган урамны гүләтеп барды, фараларын медпункт тәрәзәләренә төбәп, машинасын туктатты Өйнең ике генә тәрәзәсендә ут яна иде Үзе генәдер. мөгаен,— дип уйлады Балкыш— Әнисе җыелыштадыр Машина тавышыннан ук мин килгәнне чамаларга тиеш»
Ләкин ул көткәнчә булмады Зиләйлә аңа каршы атылып чыкмады Ишекне шак-шак шакырга туры килде. Шактый көткәч кенә эчке ишекнең ачылганы ишетелде Көйле, нечкә тавыш:
— Кем анда9 — дип сорады
— Авыруны кабул итегез! — диде Балкыш таләпчән итеп
— Медсестра җыелышта.
— Ай-яй. үләм. үләм! Ашыгыч ярдәм кирәк!
Өйалды ишеге шуннан соң гына ачылды.
Балкыш сул күзен учы белән каплады да эчкә атлады. Зиләйлә медпункт ягын ачып, андагы утны кабызды Аның өстендә шактый искергән, кечерәйгән бумази халат, итәк астыннан йомры тез башлары күренеп тора, кыскарган тар җиңеннән куллары сузылып чыккан иде Куе. кара чәчен баш артына резинка белән бәйләгән. лампа яктысында колак яфраклары алсуланып, нәфисләнеп күренде Бу кыяфәттә аның үсмерлектән яңа чыгып килгәнлеге аеруча нык күзгә ташлана иде
— Кая. карыйк'
Ул егеткә өстәл янындагы артсыз урындыкка утырырга ишарәләде һәм салкынча бармак очлары белән егетнең кулын тотып, күзен ачтырды
— Ни булды9
— Чүп керде менә.
Кызның нечкә бармаклары егетнең керфекләренә орынды Балкыш күземне ныграк ачып карый инде бу. дип торганда, күз кабагы әйләнгән дә иде инде Ипле икән кызның бармаклары. Кыз өстәлдәге лампаны кабызып, якын ук иелде. Аның татлы сулышы егетнең битенә бәрелде, халат түше ачылып китеп, кечкенә күкрәге күренде.
— Өскә таба кара,— диде Зиләйлә.— Уңга, хәзер сулга .
Үзе мамык кисәге бөтереп, керфекләрне назлагандай сөрткәләде
— Әйбер-кара күренми Күз яше белән юылып чыккандыр, бәлки.
— Ә син телең белән кара телең белән.— диде Балкыш.
— Әбиеңә бар Күзеңне ул ялар
Теге сөйләшүне онытмаган икән әле. Зиләйлә стенадагы пыяла шүрлектәге нәни шешәләрнең берсен алды да Балкышның күзенә дару тамызды.
— Күзне чыгарасың бит! Белеп саласыңмы соң9
— Даруларны бутарга монда беренче көнем түгел.— диде Зиләйлә. үзе шешә тышындагы язуны тагын бер тапкыр укып алды
— Күп эшләгән бутала да инде Әнә безнең авылның медсестрасы төнлә торып күзенә дару тамызган икән, күз алмасы кайнап бүселеп чыккан Шешәләрне бутаган, ди
— Мин тиешлесен тамыздым
— Кансыз да инде шушы медиклар ә9
Җебегән кеше врач була алмый.— диде Зиләйлә.— Хирургларга әнә нинди операцияләр ясарга туры килә. Җебеп төшсәләр ни булыр иде?
— Каты булырга әниеңнән өйрәнәсеңме9
— Кирәк нәрсәгә өйрәнәм Бетте' Күзегез әйбәт карый әнә Авыртса, иртәгә район больницасына барырсыз ’
Зиләйлә, ишекне ачып, чыгарга ишарәләде Балкыш торып 5 баскан, әмма чыгарга ашыкмый иде Кыз утны сүндереп якты ? өйалдына чыкты да борылды Караңгыда калган егет аңа йоты- ф лып карады Аңа Зиләйләнең бөтен йөз сызыклары, буй-сыны < шулкадәр камил күренде ки. сулышы киселде Матурлык алиһә- f ләрен рәссамнар шушындый кызларга карап ясыйлардыр Тик бер х ягы ничектер җансыз, хиссез кебек иде ул. чыннан да. таш сынга ~ охшаган иде Сүзләре төртмәле чырае караңгы Ә бу яшьтә кызлар- < ның күңеле кузгалган була, алар Балкыштай егет белән аулакта х ялгыз калганда каушамый түзмиләр Нишләп мондый дорфа бу 2 Зиләйлә9 X
— Ягез.— диде.— нишләп торасыз тагын9
— Кая ашыгасың ул хәтле9 я
— Эшем бар
— Нинди эш төн уртасында9
— Телевизор карыйм
— Минем дә икенче серияне карыйсым килә.— диде осыкыш. кичә фильмның беренче сериясен күрсәткәннәрен исенә төшереп Кыз дәшмәде, өйалды ишегенә барып, биккә кулын сузды Ул Балкышны озатырга, чыннан да. ашыга иде
— Бу минем сәламәтлеккә зур зыян китерәчәк —диде Балкыш, ишек төбендә туктап — Икенче серияне карамасам кәефем кырылачак. ул нервыга сугачак Бөтен чир-чор нервыдан азганны син белергә тиеш Ә мин, медик булмасам да. кеше хәленә керә белом караңгыда, юл чатында ялгыз калдырмыйм
— Мин телевизор караганда сөйләшергә яратмыйм.— диде кыз Аның тавышында икеләнү сизелде
— Мин дә шундый, икенең берсе; йә телевизор гына карыйм, йә кызлар белән генә сөйләшәм
Зиләйлә өй ишегенә юнәлде Алар чыннан да. бер сүз сөйләшми, икесе ике ялгыз дигәндәй, кечкенә телевизор экранына карап утырдылар Зиләйлә өйдә чит кеше барын бөтенләй хәтереннән үк чыгарган иде шикелле
Мөнирә кайтып керде дә. өйдә чит кеше күреп гаҗәпләнде Балкышның күзен янә бер кат карады чүп кергән иде дигәненә ышан- дымы-юкмы, һәрхәлдә шактый шикләнде бугай Кәефе юклыгы йөзенә чыккан иде
18
Суташка кайтканда Гаяров нык дулкынланган иде геле ачылды. алгы утыргычта утырган Нурхановага таба авыша төшеп. Бал- лыболын кешеләрен сораштыра башлады Иртәгә таңнан килеп аңа бу кешеләр белән бергәләп эшкә керешергә кирәк булачак иде бит
Парторг Вәлишинның эчендәге тышында, кем икәнлеге көзгедәге кебек ярылып ята Зыянсыздыр, мөгаен тик йомшаграк, ахрысы Сүзен тыңлата белмидер
— Шулайрак шул — диде Нурханова
Күзгә кылчык кебек керә торган Гаделша карт турында сөйләшеп алдылар
— Аның белән сак булырга кирәк.— диде Нурханова.— Бер кадалган җиреннән талпанны суырып алып була моны булмый Гадәттән тыш намуслы булуы бер хәл. намусын тыя белми.
— Ничек тыя белми'* — дип гаҗәпләнебрәк сорады Гаяров.
— Намус бик җайсыз нәрсә бит ул.— дип җавап бирде Нурханова җитди итеп.— Кайда нинди гаделсезлек, тәртипсезлек, көйсезлек күренсә шуңа каршы эчтә ут булып яна башлый Шул эчеңдәге утны тыя белмәсәң. бөтенесен җайларга, көйләргә, тәртипкә салырга кирәк Ә Гаделша абзый тыела белми, йөри башлый тирә-ягына очкын сибеп. Шактыйларны шулай яндырды инде Таштимерованы төшерүче дә асылда шул булды. Аның: «Саф намуслы ветеран буларак сезгә шуны хәбәр итәргә тиеш табам ки —дигән хатлары райондагы бөтен җитәкчеләргә мәгълүм Сез дә озакламассыз, таны-шырсыз дип уйлыйм.
— Бар икән күрәселәр.— дип авыр сулады Гаяров — Ә теге клуб мөдире ниндирәк9 Анысын чегән таборыннан алганнармы әллә’ Аны да яратмаучылар бар, ахрысы
— Яратмаслар шул..—диде Нурханова — Көндәшне кем сөйсен. Медсестрабызның ирен аерып алды бит ул. Авыл хатыннарының кырын каравына түзә алмый4а. баштарак Гыйззетдинне алып китәргә бик тырышып караган үзе. Ул чыгарган такмакларны әле дә сөйләп, көлеп йөриләр:
Өзелеп әйткән сүзләремне тыңласана, Гыйззәтлем.
Шушы авылга ябышып кына тормасана. Гыйззәглем Туган җирдәй булмаса да торган җирләр. Гыйззәтлем. Чын сөюем ул җирләрне оҗмах итәр, Гыйззәтлем Уйнап түгел, уйлап әйтәм, ишетсәнә. Гыйззәтлем, Тәвәккәлләп, бу авылдан кнтиксәнә. Гыйззәтлем'
Җырлап та такмаклый икән. имеш. Каләмгөл. елап та. тик тегесе бирешмәгән, имеш Синсез дә яши алмыйм, илсез дә яши алмыйм мине дә әйдәмә, үзең дә китмә, гомерлеккә бәхетсез итмә, дигән, имеш, Гыйззетдин
- Кара аны, такмак белән генә сөйләшәләр микәнни шулай? — диде Гаяров, гаҗәпләнеп.
— Булыр да.— дип. көлеп җибәрде Фидая.— Аларның гыйшкын авылда бер мәзәк итеп тә. гыйбрәт итеп тә сөйлиләр инде. Гел әкәмәт
Фидая, ачылып китеп, Каләмгөл — Гыйззетдин — Мөнирә кыйссасын сөйли башлады Барысын да тел белән әйтеп бетереп булмый бигрәк тә чит кешегә, хәтереннән күпкә тасвирлырак чагылып узды бу өчәүнең язмышы.
Фидая Баллыболын мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән елны Мөнирә белән Гыйззетдин бик матур яшәп яталар иде. Бер-бер- сенең күзләренә генә карашып торалар, икесе дә бик чибәр, чәчәк кебек кыз үстерәләр. Авыл хатыннары аларның мәхәббәтен кызыгып сөйли иде Бер класста укыганнар, мәктәптә чакта ук бер-бер- сенә гашыйк булганнар, егет армия хезмәтен, кыз медицина училищесын тәмамлагач, өйләнешкәннәр. Тормышлары тәртип-әдәп белән. матур итеп көйгә салынган Алар урамнан узганда, ата-ана- лар ' Безнең балалар да шушылай бәхет-тәүфикълары белән үссеннәр иде».— дип теләп кала торган булганнар
Ни гаҗәп Фидая институтта укыган арада, бу парның бәхете җи-мерелгән булып чыкты Ул киткәндә әти-әнисе кулында чәчәк кебек үсеп килгән Зиләйлә, ул кайтуга, өченче класска күчкән иде инде Фидая аны танымады Түгәрәккә укучылар җыеп йөргәндә, класска кереп балалар белән танышканда, рәттән аны да бастырып. исем-фам ил иясен сорады Кыз аңа каш астыннан сөзеп ничектер сабыйларча түгел, өлкәннәрчә карады Ул тиз генә җавап
бирмәде, тынлыкта шук малайларның берсе бөтен класска ишеттерерлек итеп «Кыйбатлы кыз ул безнең —дип пышылдады Кызчыкның йөзе кызарып чыкты, башы иелде Ул фамилиясен дә кат-кат сорагач кына әйтә алды
Фатирына кайткач. Фидая Наиләдән шуны сорашып белеште ф Гыйззетдин яшьли сөеп өйләнгән Мөнирәсен ташлаган, клуб мө- - дире булып эшкә килгән балалы хатын Кәләмгөлгә өйләнгән Кызы * Зиләйләгә күп итеп акча түләп тора, чөнки авылның иң шәп | механизаторы эш хакы зур Шуңа күрә Зиләйләгә кыйбатлы • кыз» дип кушамат такканнар <
— Авылга кертәсе түгел иде ул мөртәт чегән токымын — диде “ Наилә.— Миңа да фатирга кертмәкче булганнар иде. якын да китер- * мәдем Бер күрүдә таныдым кем икәнен Сихерләп әллә нишләтеп * бетерер, алла сакласын'
«Сихерче». ■ күз буучы» дигән дан Кәләмгөлнең нәселеннән килә ’ булып чыкты Имештер, аның атасы тирә-юньдә исеме таралган = күз буучы булган Аның кешеләрне саташтырып әвәрә итүе хакында * әллә нинди мәзәкләр сөйлиләр Имеш, бервакыт бу күршесенә кер- “ гән, ә анда утырмага килгән кызлар бәйләп-чигеп утыра икән ж «Күл ясап, үрдәк йөздереп күрсәтимме кызлар9" дигән бү Кызларга кызык, күрсәт, күрсәт дигәннәр Шуннан, ни күрсеннәр, бер заман идәнгә су җәелә башлаган Күтәрелә икән су. сәке йөзлеген күмгән, аннары өстәлне Кызлар сәке өстенә басып, итәкләрен күтәргәннәр Ә ишектән тезелешеп үрдәкләр йөзеп керә башлаган «Әйдәгез, кызлар, берсен суеп бирим әле. пешереп ашарбыз' ди икән Баһави Берне түгел, икене тотып суйган бу Шуннан ул кызларга үрдәк түшкәләрен биреп, үзе чыгып киткән Карасалар, су да юк, үрдәк тә, кызлар исә итәкләрен күтәреп, сәкедә басып торалар, икесенең кулында ике галуш. галуш башлары киселгән, ди
Каләмгөл кечкенәдән гармун уйнарга мандолина чиртергә өйрәнгән. авылга килгән чегәннәрдән җыр-биюләр отып кала торган булган, имеш Чегәннәр аны урларга да маташканнар имеш
Каләмгөл культпросветучилищеда укыган, соңгы курста чакта, гастрольгә килгән чегән ансамблендәге бер артистка гашыйк булып аңа ияреп китеп барган Шул чегәннәр белән җырлап-биеп. концертлар куеп йөргән Ләкин ал арга бөтенләй үк берегеп китә алмаган күрәсең, иреннән аерылып, алты яшьлек кызын ияртеп Суташка кайтып төшкән, район культура бүлегеннән аны Баллыболын клубына җибәргәннәр Ул җәйне Таш Ниса клуб мөдире Җәмит исемле яшь егетне пыр туздырып «Гармун шыңгырдатудан бүтәнне белмисең. бөтен кеше чөгендердә чакта клубта бикләнеп ятарга ничек оялмыйсың, гармунны синең хәтле генә мин дә тарткалыйм аны'< дип, куып чыгарган булган
Каләмгөлнең авылга килүен халык кыйсса итеп сөйли Урак өсте икән, халык эштән кайта, бөтенесе клуб турында туктап калган, анда зур төркем җыелган Ишек төбендә кара чәчен иңнәренә туздырган бер яшь хатын мандолина чиртеп утыра, шундый ук бөдрә чәченә кызыл бант бәйләгән нәни кызчык тузан туздырып биеп ята икән
Егетләр-кызлар. абыйлар-апалар. әбиләр-бабайлар. эшегез беткәч, клубка килегез' — дигән чэчбикәнең өлкәне кечк< н.к . биеп туйгач — Мин сезнең клубка директор булып килдем
Клубны ачып керүгә. Каләмгөл тәрәзә төбендәге ак чиләккә бармагы белән китереп төрткән
— Бу ни дигән сүз9
Коедан су кертеп куям, эчәргә - ди икән Наилә Аның клубта җыештыручы булып эшләгән чагы икән
— Шуннан эчәләрмени9
. „ ............................................................................................................................... 65
— Тамагы кипкәне эчә инде. Күтәрә дә эчә.
— Кыр батырларына чиләк белән су бирүне кем уйлап чыгарды’ Бу заманда сыерга да суны чиләктән эчермиләр Махсус эчергеч куялар Монда самавыр булырга тиеш’
Сәхнә янына баргач, кино экранындагы тишекләргә кулын тыгып караган.
— Бусы ни тагын7
Чегәннәрдән бию-җыру гына түгел, башка һөнәрләргә дә өйрәнгән булгандыр, мөгаен. Каләмгөл. ә бәлки, ата-баба каныннан килгән осталыгы бардыр, һәрхәлдә, ул бер-ике көн эчендә 1аштимерова- ны тыкырдатып клубка самавыр алдырткан, кино экранын гына түгел. тәрәзә пәрдәләрен дә алыштырткан Идарә янындагы тактага гына түгел, урам почмакларына да игъланнар элгән.
Шимбә кичне концерт була гафил булып калмагыз.
Йөгереп килсен өлкәнегез, һәммә бала-чагагыз'
Ике-өч көн эчендә авылга урып-җыюда ярдәмгә килгән студентлар. өлкән класс укучылары белән бергәләп концерт та оештырып өлгергән ул Бик кызык номерлар булган, дип сөйлиләр Ул сәхнәдә утлар биешеп торган, ди Магнитофон бик хикмәтле заман көйләрен уйный ә сәхнәдә чәчләрен төрле тасмалар белән бәйләгән, сылу студент кызлар, егетләр, гитаралар чыңлатып, җырлагандай итенәләр. ди Ләкин иң шаккатырганы Кәләмгөлнең үзенең өермәдәй бөтерелеп, чәчләрен җилфердәтеп, чутсыз киң. озын кызыл итәген болгандырып ут чәчеп биюе булган диләр Яшь ирләрнең, егетләрнең күзләрендә фонарь кабынгандай булды.— дип сөйли Наилә, бер дә өнәмичә — Авызларын ачтылар да карап каттылар...-
Бу исерүдән башкалар ничек айныгандыр, ә менә Гыйззетдин айный алмаган Эшеннән кайтканда гел клубка сугыла, ә анда Каләмгөл тегене-моны үзгәртеп, ясап кына тора, оста кулдан ярдәм гел кирәк икән
Авыл кешесенең күзе аның ишене тиз күрә Сихерләгән, сөйдергеч ясап эчергән . дигән сүзләр йөри башлый Моңа чын күңелдән ышанучылар да була, чөнки Гыйззетдиннең тәмам күзе тонган, хатыныннан яшерүне дә. кешедән оялуны да белми. Каләмгөлне күрсә, авызы ерыла, дөньясы онытыла икән
Каләмгөл. кеше сүзеннән куркып. Гыйззетдинне ялгызын клубка бөтенләй кертми, аның белән сөйләшми башлаган «Юрң кылана, канын кыздыру өчен тырыша,—диләр хатыннар— Сихерләп сөйдерә дә. яндырып-көйдерә
Чыннан да Гыйззетдин бер-ике ай эчендә ябыгып киткән, төс ташлаган ди. имеш. Бер заман кичкә таба кое янында берничә хатын сөйләшеп торалар икән Ул чакта авылга колонкалар куелмаган, суны коедан алалар иде Арада Каләмгөл дә булган. Шунда Гыйззетдин узып барган җирдән туктап, эчәргә су сораган Бер шаяны әйтә икән шунда: Кем чиләгеннән эчәсең килгәнне бик беләбез' — ди икән — Каләмгөл. ышанма син аның кыланмышларына1 Ирләр буш сүз сөйләргә оста алар' Менә син аңа әйт әле. сөюләрең чыннан булса коега үзең төшеп чиләгемә су алып бир. диген Төшми, билләһи' Курка' Томау төшәр дип коты оча' Хатыннар шаркылдап көлә икән Каләмгөлне җир тишегенә керердәй иткәннәр Шуннан ни дип беләсез7 Гыйззетдин сиртмә бавына тотынган да төшкән коега Сизми дә калганнар
Бөтен авыл ду килгән Ирләрне җыйганнар. Гыйззетдинне тартып чыгарганнар Хатыннар, суны арусызладың. юньсез, дип аны көянтә белән дөмбәсләргә тотынганнар Шундук Гаштимерова килеп чыгып Гыйззетдинне районга милициягә озаттырган Район үзәгеннән янгын сүндерү машинасы чакыртып, коеның суын суырттырганнар ____________________________
тазартканнар Гыйззетдинне хулиганлыгы өчен унбиш тәүлеккә утыртып куйганнар
Шул юк нәрсә өченме? — дип сорады Гаяров
Аның бит үзенең хикмәте бар' Гыйззетдиннең кулыннан килмәгән эш юк. Андый кеше — алтын бәясе. Районның баш врачы белеп алган ^да моның эләккәнен, срокны күбрәк бирүне сораган, * унбиш көн буе больницада эшләткән тегене. Кухняда аның өчен 5 махсус ашның тәмлесен пешереп тордылар, дип сөйлиләр Ә хатыны ? Мөнирә медсестра, больницага эше төшеп тора, барырга кирәк. ф очрашырга туры килә. Авыл тулы сүз. больница тулы сүз. бөтен < карашлар аңа төбәлгән Аның да эчендә җаны бар бит Кыскасы. = Гыйззетдин әйләнеп кайтканда. Мөнирә кызын алып, авылдан 2 чыгып киткән булган инде. Урынына медсестра итеп бер яшь кызны 5 җибәргәннәр аннары Тик ул кыз Мөнирә кебек эшли алмады. < диләр Бер елдан әйләнеп кайткан Мөнирә Теге кызны шундук 5 Кармаш больницасына күчереп, урынын бушатып биргәннәр Яңа 2 медпункт төзегәннәр, квартиры-ние белән
Нурханова боларны Гаяровка сөйли, рульне куллары белән ® гадәттән тыш киеренке тотып башын алга сузыбрак юлга текәлгән я Балкыш барын уйламый иде Хәлбуки, егет ул сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлады. Яшьлек мәхәббәтеннән яралган бала, сөешеп яшәгән ир белән хатын кулындагы сокландыргыч матур чәчәк Аннары - ^кыйбатлы кыз . әтисенең әнисе белән түгел, башка бер чит хатын белән култыклашып-гөрләшеп йөргәнен күреп торучы Әти-әнисе хакында йөргән сүзләрне ишетеп үсүче кыз
Ничек бәгыре катыланмасын, яше түгелмәсен Зиләйләнең'1
19
«Кара син аны.— дип уйлады Давыт Гыйззетдин турында - Карап торуга әйбәт кенә адәм сыман үзе Кулыннан эш тә килә икән Хатын-кыз артыннан миңгерәп йөргән кеше, гадәттә, уңмаган була. Ә бу, шундый ир була торып, итәк артыннан чабып, адәм хурына калган Ахмак! Бөтен халык күз алдында, мин бу хатынны яратам, дип. коега төшәргә кирәк бит. ә' Мәзәк кеше ул гына микән бу авылда, әллә иләс-миләсләре тагын бар микән9 Ничек эшләмәк кирәк андыйлар белән?»
Гашыйк булдым, чыдар хәлем юк. дип мескенләнеп кызлар артыннан сөйрәлеп йөргән егетләрне яшь чакта да аңлый алмады Давыт Инде ике хатын арасында буталып йөргәннәре аныңча, бөтенләй адәм түгел иде! Әгәр ир-егетләр хатын-кыз итәгенә дөмегеп йөри икән, бу дөньяны кем тотар, эшен кем эшләр, көйсезлекләрен кем көйләр, җайлар9 Әлбәттә, хатын-кызны тора салып җәберләргә ярамый, аларны кайгыртырга, кызганырга, кирәк чакта ярдәм итәргә кирәк Балаларга ярдәм иткән шикелле Ләкин ир кешенең аннан башка да мөһим эшләре күп бу җиһанда Хатын-кыз ул — үз өең шикелле Өйнең көйле-җайлы. ямьле булуы яхшы, ләкин ир кеше анда гына бикләнеп ята алмый, ул дөньяда хезмәттә, иҗатта Яуда _ зур эшләр майтарып йөргәндә хатын-кыз өйнең бөтенлеген, иминлеген саклау өчен кирәк
Дөрес ул үзе дә Фазиләгә аек акыл белән сайлап исәп-хисап белән генә өйләнде, дип әйтеп булмый Ул Фазиләне студент яшьләрнең бию кичәсендә бер күрүдә ошатты Кыз кичәгә таза гәүдәле түгәрәк ак йөзле, үз-үзенә бик ышанган кыяфәтле егет белән килгән иде Давыт читтән генә аларның биегәнен, сөйләшкәнен, елмаешканын күзәтеп торды да. бер җаен туры китереп яңа көй әле генә башланган егетнең йомарланган кулъяулыгы белән тирләгән битен серткаләп
торган чагын туры китереп, залны әйләнеп, кыз тарафына юнәлде. Озын буйлы, нечкә билле, кара чәчен баш артына бик килешле итеп төйнәп куйган, озынчарак битле кыз бу минутта бөтен язмышын хәл итәчәк егетнең үзенә таба килгәнен белми, шуңа күрә аңа түгел, эче пошканрак кыяфәт белән каядыр читкә карап тора иде Бер нәрсә ачык таза егеттән бераз гына вакытка котылыбрак торырга каршы булмаячак иде ул һәм бу. чыннан да. шулай булып чыкты Кыз Давытның баш иеп чакыруына елмая төшеп җавап бирде, алай да егетеннән ризалык сорагандай итеп, аңа күз ташлап алды, һәм алар зал буйлап бөтерелеп киттеләр, беренче адымнардан ук буй-сыннарының да. адымнарының да бер-берсенә бик туры килгәнен аңлап алдылар. Көй тәмамлангач, кыз егете янына барып басмакчы иде Давыт аны озатып куймады, юк. ул аны хәтта яныннан да җибәрмәде. озын, салкынча бармакларын учына кысып тоткан килеш басып торды, кызның тартылганын сизмәмешкә салышты. Алар икенче, өченче, дүртенче тапкыр биеделәр Биюләрнең салмагын, кызуын Ниһаять, кыз:
— Миңа китәргә вакыт.— диде.
— Бергә китәрбез.
— Минем озатып куючым бар
— Бар. әлбәттә,— диде Давыт, җитди итеп — Мин ул. Мин озатып куям сине.
Менә шулай, бер күрүдә үзенә буйсындырып та куйды кызны Давыт Тырпылдатмады да һәм дөрес эшләде
Яшәешнең мөһим мәсьәләләрен үзе хәл итә Давыт, хаталанса, үзен гаепли, хатын сүзен тыңладым, шуның белән хур булдым, дигән сүзне кешегә сөйләү түгел, үз башына да китерми
Бу юлы да. һич көтмәгәндә. Искәндәров аңа Үзәк-нең председателе булырга тәкъдим иткәч, ул үз акылы белән бөтен ягын уйларга, яхшысын-яманын бик төгәл үлчәргә тиешлеген һәм бу очракта кабул ителгән карары бөтен киләчәген, язмышын хәл итәчәген аңлап алды. Искәндәров исә ашыктыра иде:
— Иртәгә үк Казанга барырга кирәк булыр.
— Хатын ни әйтер бит әле. аннан сорыйсы бар.— Давыт Ис- кәндәровның күзлек аша зураеп күренгән күзләренә хәйләкәр көлемсерәп карады
— Үз хатыныгыз белән уртак тел табарсыз анысы.— диде Искәндәров.— - Үзәк«тә йөзләгән хатынны тыңлатасы бар бит әле.
— Чит хатыннарның йөзен дә тыңлатып була, үз хатыныңа сүз үткәрү авыр.— диде Давыт
Искәндәров. көлемсерәп, башын чайкап куйды.
Шаярып әйткән бу сүздә хаклык та бар иде. әлбәттә Ни генә димә. Фазилә дә боламык түгел, ире айт дигәнгә «тайт» дип кенә тормый Ул үз дәрәҗәсен яхшы белә, башын югары тота. Давыт, кайтып, аның башына органдай кинәт кенә. Баллыболынга күчәргә туры килмәгәе, диюгә. Фазилә, утырган урыныннан сикереп үк торып, шактый кызып китте Бу нинди санашмау9 Ничек инде ул төбең-та- мырың. бөтен гаиләң белән бер урыннан икенче урынга күчеп китү турында сүз барганда, аның белән киңәшмиләр? Мондый чакта хәтта районның иң зур җитәкчеләре. Фазиләне чакырып алып, әйбәтләп сөйләшсәләр дә артык булмас иде!
Давыт каршы дәшмәде, хатынның кычкырасын кычкырып бетергәнен көтте. Аннары:
— Бер дә башың катмасын.— диде — Әле Казанда нәрсә әйтерләр? Аларга ошыйммы, юкмы, анысын уйларга кирәк
— һи. моннан җибәргәнне бракка чыгармыйлар инде анда. _________
диде Фазилә.— Аларга кем кирәк тагын9 Председатель булып та мөгезле кешеләр эшләми!
Ул пыр-пыр килеп ирен зур начальниклар каршына барып басарга әзерли башлады өр-яңа ак күлмәк, кара костюм ялтырап торган ботинкалар затлы одеколон, килешле галстук, хәтта яңа оекбашлар — бөтенесе әзер, бөтенесе пөхтә Давыт аны эчке бер канәгатьләнү белән күзәтте, бу канәгатьлек хисе аның үзенә карата иде хатынны 4 сайлый белде бит' Фазилә — аның өчен менә дигән тыл Әгәр уйлап = карасаң, чит ил миллионерларыннан кимме әллә ул9 Миллионер булу я нәрсә дигән сүз ул9 Ул — синең кесәдә миллион акча йөри, дигән 5 сүз түгел Ул — син чиста күлмәк әйбәт костюм кулъяулык оекбаш • турында уйлап башыңны катырмыйсың, алар сиңа әзер килеш китереп < бирелә, сине ваклык изми, дигән сүз. Шуңа күрә синең башың югары 7 кыяфәтең горур, дигән сүз ул Давыт, урманда яшәсә дә. дөнья хәл- ~ ләрен белеп тора. Мәскәүгә дә баргалый. анда бик шәп танышлары бар. ч алардан алып чит илләрдә чыга торган кайбер журналларны ка- * раштыргалый Ул бүген ниндирәк сәгатьләр, радиоалгычлар модада , икәнен яхшы белә, тик менә костюмның ипле-килешле булуы ягын- = нан гына чит ил бизнесменнарыннан калышканын күрә
Ллай да. Казандагы җитәкчеләр каршына Гаяров тегеләрнең ~ үзләреннән кәттәрәк кыяфәттә барып басты Баллыболынга җыелышка баргач та. күпләр аны гаҗәпләнеп күздән кичерделәр авыл җирендә дә бик пөхтә, матур йөрүчеләр бар. әмма Гаяров бик дәрәҗәле артист яисә министр кебек иде Җыелышта берәү: Музейга куярлык бу егетнең кыяфәте.— дип куйды — Татар кешесе менә шундый була дип башка халыкларга күрсәтә торган Югыйсә, безне ямьсез дә кыргый дип уйлаучылар бар бит’ Хуҗабыз мондый булгач, иншалла безгә дә кыяфәт кермәсме1
Кыяфәтне сакларга кирәк иде Беренче көнне ирен эшкә җибәргәндә дә. Фазилә төн уртасында торып, күлмәк-костюмнарын өр-яңадан үтүкләде, ботинкасын көзгедәй ялтыратып кигезде. Идарәдә нәрәтне Вәлишин бирде. Гаяров, үзен күрсәтеп, дигәндәй, читтәрәк тыңлап кына утырды Аннары Наиләгә киттеләр Апа аларны табын әзерләп каршы алды Чәй ясаганда, бераз тегене-моны сөйләшкәч «Хатының бик әйбәттер, мөгаен, сиңа кер кундырмый икән — диде—Безнең авыл халкы андыйны бик тикшерә бит Үзенә әйбәт хатын сайлый белгән иргә бүтәннең дә ышанычы зур була Безнең Ниса, бичаракаем ул якны бер дә карый белмәде шул Казанга-фәләнгә азаткайда, авыл сәвите персидәтеле Нәзифә үз күлмәген кигереп җибәрә торган иде Матур киенүне дә азгынлыкка саный торган иде безнең Нисабыз авыр туфрагы җиңел булсын»
— Нишләп алай дисез, үлмәгән бит әле ул — диде Давыт
— И-и. безгә шул гыйбрәт итеп сөйләргә генә калды бит инде.—диде Наилә көрсенеп
Ярый шулай итеп, яңа председательне пөхтәлеге өчен мактадылар элеккесен тәнкыйтьләп алдылар Әмма чәйдән соң Наилә Давытны тагын бер тапкыр күздән кичерде дә. каяндыр өйалдыннан иске кожанка алып кереп бирде
— Сыяр микән инде бу—диде — Безнең Минневафа мәрхүмкәем. гәүдәле кеше иде Җилкәсе киң кыскарак булыр булуын, астыңа салып утырырга палас бирермен
Давытның аптырап торганын күреп, аңлатуны кирәк тапты
— Басулар фермалар буйлап бу матур бишмәтеңне киеп йөрмәссең бит инде,—диде — Кичкә элә-танагы калмый аның Эшләпәңне
1 дә алыштыр Минневафа мәрхүмнән калган бар бугай әле
' Давыт Минневафадан калган искеләрне киюдән көчкә котылды алай да олы резин итекләрне машинага салырга рөхсәт итте чөнки ялтыравык ботинка белән күп җирдә машинадан чыгып булмасын Вәлишин дә кисәтте
Чыннан да ферма янына баруга, машинадан шул резин итекләрне
киеп төшәргә туры килде. Тездән саз иде. Тигезле-тигезсез акшарланган тәбәнәк озын ферма бинасының эченә кергәч Давытка автоэчер- гечләрне ремонтларга кирәклеге, тирес чыгара торган транспортерларның юклыгы мәгълүм булды. Анда-санда түбәдән яктылык төшә, ишекләр какшау иде
Җәйләүгә баргач. Давыт хатыннарның аркаларына капчык салып йөргәнен күрде дә
— Ни ташыйлар алар9 — дип сорады.
— Үз сыерларына тиешле онны.— дип җавап бирде Вәлишин.
— Нишләп аны скотниклар ат белән таратмый, сыртлары кәҗүн- ниме әллә?
— Он кулга тигән саен кими бит ул. үз сыерларына тиешлесен тулысынча аласылары килә.— дип аңлатты Вәлишин
Тышкы яктан ‘Мул савым алуга ирешик!» дигән кебек лозунглар белән бизәлгән терлекчеләр йортына савымчыларны җыеп сөйләштеләр Барсы да илледән узган, таушалган чырайлы, калын бәдәнле, моңлы күзле апалар. Өсләрендә иләмсез бишмәт, аякларында пычранган резин итекләр Кайберләре оек эченнән тезләрен калын итеп урап куйганнар — аяклары сызлый, күрәсең. Ләкин зарлану-уф- тануның әсәре дә юк, бик тыйнак, тыныч утыралар Хәл сорашканга
— И. хәзер эш җиңел инде, җан рәхәте, элек кул белән сава торган идек, суны көянтә-чиләк белән ташый торган идек.— дип сөйләргә керештеләр. Гүяки, алар яңа председатель каршында үзләрен ни өчендер гаепле саныйлар һәм аны юаталар иде Бер мизгелгә Давытның күңелендә ал арга карата ачу кузгалды «Сез нәрсә, үзегезнең кайсы заманда яшәгәнегезне оныттыгызмы әллә9 Ни рәхәт күрдегез сез. ни кадер9 Нишләп мондый кыяфәткә кердегез9 Сез дә бу җирдә бер генә тапкыр яшисез, нигә үзегезне бу хәлгә дучар иттегез?» — дип сорыйсы килде Ул үзенең кыяфәте өчен, ап-ак күлмәк якасы, пөхтә эшләпәсе. галстугына кадаган елтыравык булавкасы өчен оялды. Әгәр шу-шында кинога төшереп алучы булса бер феодал булып күренмәс иде микән9 Ләкин шундук төрле гамьнәр аның бу хисләрен оныттырды, кызгануын да. ризасызлыгың да юып алды Сөйләшә торгач, терлекчеләрнең фермада ничә сыер, ничә тана асралганын төгәл белмәве ачыкланды
— Ничек инде сез үзегез караган малларның баш санын белмисез9
— Көн саен үзгәреп тора бит ул. кайсын группадан группага күчерәләр, кайсын иткә озаталар.— дип сөйләнде Вәлишин Давыт куен дәфтәрен чыгарып, инде тулып килгән битенә тагын бер җөмлә язып куйды: «Бүген үк терлекләрнең төгәл исәбен алырга!»
Янәшә басуда хатыннар актарылган чөгендерләрнең яфрагын кисеп, өемнәргә өяләр иде Аларны өйләренә җибәрергә мөмкин түгел. Хәер, бу өлкән апаларның язмышы хәл ителгән гомере шул тәртип белән яшәп узган бит инде
Басудан кайтканда. Давытның күзе авыл читендә салына башлаган яңа урамга төште, анда биш таш йорт ерактан яктырып, күзгә ял биреп торалар иде
Йортлар яңгырлардан соң куерып күтәрелгән тигез чирәмлеккә салынган, анда илтә торган юл да такыр булып чыкты. Әмма аларның каршында тирән озын канау казыганнар икән, машина белән яннарына ук барып җитеп булмады Ихата белән дә әйләндерә башлаганнар, тик нигәдер башлаганнар да ташлаганнар, кыйшайган баганалар тырпаеп тора, анда-санда яңгырдан күгәргән такта өемнәре аунап ята.
Өйнең эче тагын да котсызрак булып чыкты Җимерелгән мич, актарылган идән такталары, тутыккан торбалар Бүлмә ишегенең тактасын каезлаганнар, ул фанер гына икән арасыннан пычкы чүбе коелган И ясап та куялар инде бездә әйберләрне кайчак' Тырнак белән чиртсәң таралырга тора...
Яшь семьяларны торгызып караган идек тә. чыгып качтылар — диде Вәлишин.— Балалары чирдән арынмады Мөнирә әйтә, өй дымлы булганга, ди
Чыннан да. ачык идән астында су ятканы күренә иде
Су чыгасын башта белмәгәннәрмени? — дип сорады Давыт.
Карарга тиешләр иде Проект белән эшләнде бит *
Ә син?—дип сорады Давыт Вәлишинга өстән карап -
— Мин нәрсә, мин ул чакта парторг түгел идем Мәктәптә укыта * идем
Давытның ризасызлыгын сизеп, тагын аңлатты
— Монда сугарулы җирләр якын бит. Әнә бу рәтнең.— дип ар- ® тына ишарәләп күрсәтте.— базларына җәй уртасында су төшә. Кай- i сыларының бәрәңге бакчаларына камыш үсә башлады. Генеральный план буенча бөтен авылны шушында күчерергә тиешләр иде әле. <
— Кемнәр’ х
Вәлишин бермәлгә югалып калды Чыннан да. кемнәр’ Кемнәр = генә булмасын, биредә яшисе кешеләр түгел Авыл халкының үз ча- = масы булган, ул әнә йөзме, ике йөзме ел элек, йортларын үргәрәк сал- я ган Ул чакта, күрәсең, читтән килеп, генеральный план сызып я бирүчеләр булмагандыр
— Безнең җирләр кая кадәр соң әле монда’ — дип сорады Давыт, чирәмлеккә чыккач
— Әнә. теге полосадан,— дип офыкка ымлады Вәлишин Анда, күгелҗемләнеп, шәрәләнгән агачлык шәйләнә иде
— Бик иртә яфрак койган.— диде Давыт
— Корыганнар алар.— диде Вәлишин — Әллә нәрсә ярамый, самолеттан агу койганнан да күрәләр.— дип өстәде аннары Чирәмлек кырыеннан офыкка кадәр сузылган басуларның күп өлеше сөрелгән, уңдарак яшәреп уҗым җәйрәп ята иде Бу иркенлекнең очы-кырые юк иде кебек
Боларның һәммәсе хәзер Давытка ышанып тапшырылган микәнни'*
Әгәр чыннан да шулай булса, Давытның байлыгы чамасыз иде Ләкин Давыт үзен бай һәм кодрәтле итеп тоя алмады Киресенчә, кырларның иркенлеге, малларның исәнсезлеге аның иңнәрен басты кебек.
Кире Наилә апага әйләнеп кайтканда, аның кыяфәте нык үзгәргән, костюмы таушалган, итекләре пычранган, башы иелгән иде
Кичке якта идарәгә килгәч, ул киң коридорда җыелган алты-җиде ир-ат арасыннан бүлмәсенә узды Борынына хәмер исе бәрелде, колагына: Хуҗалар килә тора, китә тора, без һаман монда кала торабыз».— дигән сүзләр чалынды
Иң элек шул мәгълүм булды; ит комбинатына дуңгызлар илткән булганнар икән кабул итмәгәннәр, йөз чакрым араны әйләндереп, малларны кире алып кайтканнар һәркайсы кило ярым авырлыгын югалткан, ярый әле үлмәгәннәр.
— Быел җир иртә катырыр мөгаен.— дип сөйләп утырды Гаделша карт — Ун ел элек тә шулай булган иде синтәбердә тотынды коярга, бер туктамады, шул көйдән үктәбр уртасында катырып та куйды Балта белән ватып җыйдык чөгендерне, балта белән'
Аның уйларын телефон бүлдерде
_ Карале,— диде трубкадан көр тавыш.— Нишләп савым кимеде сездә’ Бер көн эчендә ярты килога киметкәнсез Комиссия җибәрикме әллә’
_ Туктагыз әле баш-күз алырга ирек бирегез' — диде Давыт ачынып
Фермадан ревкомиссия әйләнеп кайткан икән, сыер-тана баш санының очына чыга алмаганнар Каршысында кыюсыз гына тезелеп
утырган өч кызга Давыт гаҗәпләнеп карады Аларның гөнаһсыз чырайлары, беркатлы күз карашлары тәмам ачуны чыгарды
— Сез нәрсә.— диде Давыт.— сыерны танадан аермыйсызмы әллә9
Кызлар аның тавышыннан өнсез калдылар, сулыш алудан туктадылар кебек.
— Сыер ул. бала тапкан хатын төсле була, ә тана кызлар кебек!
Кызларның күзләре шар ачылды, бит очлары китереп суккандай алланып чыкты Берсенең түгәрәк бите буйлап мөлдерәп яшь бөртеге тәгәрәп төште, ләкин кызыкай аны сөртеп алырга курыкты.
Болай булса, бу кызлар да җай туры килү белән авылдан чыгып сызачаклар»,— дип үкенеп уйлап куйды Давыт Ләкин ни сәбәптәндер гафу үтенә алмады Нәрсәдер тыелырга мәҗбүр итте Фәкать тавышын йомшарта төшеп:
— Ярый, үзегез генә булдыра алмасагыз. әнә Гаделша абзый ярдәм итәр.— диде.— Иртән аның белән бергәләп барырсыз
Соңыннан, бүтәннәр таралып бетеп. Вәлишин белән икәүдән- икәү генә калгач. Давыт
— Таштимерова халыкны камчы белән ярып эшләткән дигән сүз йөри хакмы? — дип сорады.
— Мир теленә керсә, берне бишкә әйләндерәләр инде.— диде Вәлишин өнәмичә — Эшлиселәре килми бит. күңел биреп тырышканы бармак белән санарлык Ә хуҗа бөтенесе өчен җавап бирә Сабырлыгы төкәнеп, селтәнеп куйган чагы да булгандыр инде1 Үзе өчен тырышмады. хуҗалык өчен' Ярылырдай чаклары була торган иде'
Ә мин7 Мин нишләрмен? Ничек чыдармын1 Ничек очына чыгармын! — дип уйлады Давыт — Әллә күтәрә алмаслык йөккә тотынуыммы бу? Кем китереп йөкләде бу эшне миңа9»
Моңа сәбәпче кешенең Нурханова икәнлеге аның башына да килмәде. билгеле.
20
Яшь председатель Гаяровның беренче эш көнендә Нурханова хәл белергә бармады Гәрчә барырга кирәк иде шикелле Авылны андагы кешеләрне яхшы белүче буларак та. шул колхозга беркетелгән район җитәкчесе буларак та. Әмма Нурханова бармаска булды Әйдә, беренче адымнарыннан ук мөстәкыйль булсын, нинди эшкә тотынганын аңласын мәсьәләләрне үзе хәл кылсын Ә Нурханова- ның үз эшләре бар иде ул янә Кармаш больницасына китте Аннан кичкә таба гына әйләнеп кайтты Көндез сәнгать мәктәбендә булган Гамилә аның шактый ук кәефсез кайтканын сизеп алды
Кичен чәй табыны янында сүз ялганмады Ниһаять. Иркәне көйләп йокларга яткыргач һәм икәүдән-икәү генә калгач. Гамиләнең ничектер кыенсынып карап торганын күреп, аңына килде Фидая, елмая төшеп
— Эш бармый әле.— дип көрсенеп куйды — Котельный эшли җылыны бирдек, анысы ярады Тик менә яңа бинаның түшәме дә. түбәсе дә юк. такта таба алмыйбыз — Аннары, каядыр читкә карагандай— Берәүнең дә эче пошмый бит,— дип өстәде — Баш врачыбыз да андыйга бик уңган кеше булып чыкмады, мин тапсам була, мин тапмасам юк
Гамиләнең әлегә йоклыйсы килми ул өзелгән кыйссаның дәвамын көтә иде. Үзенең больница төзелешендә булганын аермачык күз алдына китерде һәм кинәт кенә, моңарчы яшерен серне ачкандай:
— Ә миңа сезнең баш врачыгыз ошады.— дип куйды — Аннары
сезгә мөнәсәбәте дә гади генә түгел Бик сак. сизгер кебек, ул сезнең һәр сүзегезгә, ишарәгезгә зур игътибар бирә, зурлап кабул итә Юк. гади түгел аның сезгә карашы Ә сез аңа карата шактый ук кырыс кебек тоелдыгыз. Сез аны күптәннән беләсезме9
Рамилә бераз тынып торды әйтергәме, юкмы, дип уйлады бу- ф гай Фидая, аңа аркасы белән борылып, залга таба атлады Рамилә к дә аңа иярде: §
— Гадәттә, гашыйк кешеләр шулай каушыйлар.— дип өстәп куй- | ды — Хатыны да сезне күздән ычкындырмаска тырыша Читтән « караганда бу бик сизелә. <
Фидая, аңа аркасы белән борылган килеш, диван япмасын алды. “ аңа ак җәймә җәеп, мендәрен кабартып куйды Рамилә, ул әллә * минем сүзләрне ишетмәмешкә салыша инде, дип уйлаган иде Диванга ? утырып, хәлсезләнгәндәй аның аркасына сөялгәч Фидая Рамиләгә < янәшәсенә утырырга тәкъдим итеп кулы белән ишарәләде дә авыр * көрсенеп 2
— Нихәл итәсең, түзәрләр инде.— дип куйды.— Аларга мәшә- “ кать була дип тә. читен дип тә торып булмый, миңа анда һаман ба- = рырга туры килә.— Аннары, ике учы белән маңгаен тотты да. йөзен я алтынсу чәчләре астына яшереп
— Әллә миңа җиңелме?!—диде — Минем йөрәк алардан ныграк талана да бит. бернишләр хәл юк. Яңадан-яңа яралар ясый-ясый барасың Бөтенесе шунда җимерелде, барысы да шунда һәлак ителде. Ә мин барам, барырга тиешмен Барган күргән саен үзәк өзелә
Шактый вакыт тынып тордылар Бу тынлыкта китап шкафы киштәсендәге түгәрәк кыңгыраулы сәгатьнең текелдәве аермачык ишетелде
Фидая йөзен читкә, челтәр пәрдә белән генә капланган тәрәзәгә текәлде дә. уйланып
— Хәсрәт күргән юк иде шул моңарчы.— диде.— Чыныкмаган йөрәккә кайгының иң авыры, иң үкенечлесе килде. Моңарчы мин бакчадагы гөл кебек яшәгәнмен икән Хәтерлисеңме. Экзюпериның роза чәчәген? Нинди көйсез ул. иркә, талымлы Мин дә шундый булганмын икән. Ул гел минем көйгә генә тора, мине генә кайгырта иде шикелле. Хәзер генә аңлыйм асылда, мин ул теләгәнчә яшәгәнмен. ул теләгәнчә үзгәргәнмен Оста бакчачы гөлләрне, агачларны үзенчә итеп үстерә бит Күпмедер вакыт бергә яшәгәннән соң. мин үземнең элекке тәкәбберлегемне, күңелемнең катылыгын исемә төшереп: Син миңа ничек өйләндең, курыкмыйча?»—дип сорадым Нәрсәдән куркасы икәнен әйтмәдем, ул аңлады «Ә мин синең яхшы буласына ышандым диде ул. башымнан сыйпап Теге чакта үзенә акыл биргән егетләргә «Кеше үзгәрми тормый, ул да үзгәрер- — дигәне шул булган икән Җиде ел бергә яшәгәнебез хәзер бер тын. бер сулыш кына булып тоела. Ул үзе тыйнак, йомшак табигатьле иде, ә шулай да баян моңы белән кешеләрне сихерли, үзенә буйсындыра белә иде Ә мин кечкенәдән, кайда гына булсам да, баш булырга өйрәнеп үстем Укытучы булып эшли башлавыма, мәктәп директоры оештыру эшләренең күбесен миңа куша, кирәк әйбер-кара артыннан да мине җибәрә иде Ике ел элек аны райбашкарма председателе итеп алдылар Мәгъсүм белән киңәшеп, ул үзе урынына мәктәп директоры итен мине тәкъдим итте «Алын, әнисе, син бу эшкә,-диде Мәгъсүм миңа — Гел тавык кына булып яшәмәссең, әтәч булып кылан беразга — һәм. мәгънәле көлемсерәп — Синең күптәнге хыялың бит ул башкаларга баш булу'»—дип өстәде -Нишләп инде үз ирем » баш булыйм?—дигән булдым мин — Мин директор, син укытучы булачакбыз бит!»—• Ир — баш. хатын — муен диләр, ә без киресен кыланып карыйк әле — диде ул.— Син баш бул. мин муен Кызык булсын'» Хәзер менә уйлап карасам, башы да. муены
да ул булган, ә мин — авыз, кул-аяк кына булганмын кебек тоела. Мин президиумнарда утырам, сөйлим, эшлим кирәк-ярак артыннан чабам Болай итсәм, ничек булыр да. тегеләй әйтсәм, ни килеп чыгар. дип уйлаган да юк. шул хәтле ныклы ышаныч үземдә. Хәзер менә аңлыйм ышаныч дигәнем ирем — алтын баганам булган икән
Фидая бераз тынып торды. Аннары, көрсенеп, өстәде:
— Хәзер менә бу төзелеш белән күпме юкка бәргәләнәм. күпме бушка чабам, соңыннан кирәк кешегә сүз кушмаганымны, тиешле урынга бармаганымны аңлыйм. Янымда ул булса Ә бит кайчакларда аның миңа сөеп, сокланып каравы, һәрчак игътибарлы булуы туйдыра да иде шикелле Кадерен белми идем шул. дөньяда барча ир-хатыннар шулай яши. дип уйлый идем Казан санаториена путевка биргәннәр иде аңа бер җәй башында. Минем мәктәпне ремонтлау артыннан чабасы бар. бер уңайдан квартирны да рәтләтмәкче идем Ризалаттым мин моның үзен генә китәргә Ике көн үттеме-юкмы. телеграммасы килеп төште моның: -Иртәгә үк кил. югыйсә, үзем кайтам-—дигән Эшнең кызу чагы иде. бик нык ачуым кабарды минем Алай да беләм: үзем барып, көйләмәсәм. билләһи, дәваланмыйча кайтып керәчәк Аның ашказаны борчый иде. дәваланмый булмый Бөтен эшемне ташлап, бик кырыс кыяфәттә барып кердем мин моның янына Ни булды9 Кем тия'’ -Үләм-үләм.— ди. авызын ерып.— монда миңа дәва тапмыйлар Мин табар, дисең инде алайса9 -Табасы да юк. син үзең дәва! Чирем — сагыну бит минем1- Шулай диде дә. күтәреп бөтерергә дә кереште. Шуннан соң ничек ачуланып булсын аны! Атна буе янында үткәрдем: төнен гостиницадан кунып кичәм дә. көннәр буе бергә йөрибез. Ялга килгән хатыннар артыбыздан Ирен сакларга килгән уҗымга чыгар дип курка».. — дип. гайбәтебезне сатып калалар
Яшәп калырга, яратып калырга, бәхетле булырга ашыккан икән ул Ә мин мәңге-мәңге янымда ул булыр дип ышана идем. Юләр! Ә бит ул мине алдан ук кисәткән булган аңламаганмын гына.
Фидая, урыныннан кузгалып, альбомын алды, беренче биттәге рәсемнәрнең берсен куптарып, артындагы язуны Рамиләгә укытты:
Урал суы бигрәк матур, борма.
Урал тауларыннан чыга ул; Авырлыклар килсә, түзәрлек бул. Мәңгелеккә бирәм сиңа кул.—
дип язылган иде анда мәктәп баласының язуына охшаш бераз авыш- рак. тигез хәрефләр белән.
— -Авырлыклар килсә, түзәрлек бул>.— дип кабатлады Фидая.— Ул мине алдан ук кисәткән, ә мин аңламадым, бәхетемнең кадерен белмәдем, хәсрәтләрне кичерергә әзерләнмәдем. Хәзер үкенеп туя алмыйм мин күп төннәремне аның белән түгел, башка ятакта. башка бүлмәдә үткәрдем Кызымны үзем белән йокларга өйрәттем. ә иремә-бәгъремә Врачлар бергә йокларга киңәш итми .— дигән була идем Их. хәзерге акылларым булса, беләгеннән башларымны кузгатмас идем1 Бер төнне ничектер сискәнеп уянып киттем дә: Үкенмәм микән мин бу аннан аерым үткәргән төннәрем өчен9-
дип уйлап куйдым Тик кузгалырга, аның янына керергә ирендем Хәзер менә һәр төнемдә әллә ничә үкенәм дә бит. кайтарып алыплар булмый Кайчак миңа хатыннар ирләреннән зарланып килә: мин аларга акыл өйрәтәм пар яшәүнең кадерен белегез, гел бергә булырга, аларга да рәхәт күрсәтеп, үзегез дә тәмен белеп яшәргә тырышыгыз, дип сөйлим Күзләреннән күреп торам аңламыйлар, бер-берсенең кадерен күрүне кайгыртмыйлар, сүзләрен өстен чыгарыр өчен җан тырматалар Ахмаклар' Хәер, үзем дә ахмак түгел идеммени9 Хәзер менә бер генә минут булса да аның хуш исле сулышына коенып, кайнар иңнәренә сыенып торыр өчен әллә ниләр 74
бирер идем! Бер гамьнәрем калмас иде! Шунысына бигрәк үкенәм соңгы төнемдә дә мин аннан аерым яткан идем Кинәт нәрсәдәндер сискәнеп уянып киттем шактый вакыт сагаеп тыңланып яттым Кап-караңгы, тып-тын иде. Кабыргаларыма бәргәләнеп йөрәгем типкәне генә ишетелә Күпме вакыт узгандыр мин инде үз-үземне ф тынычландырып, йокымсырый башлаган идем, күрше бүлмәдән сә- а ер. нечкә өн колагыма килеп иреште. Бәрелгән туп кебек, бусага аша $ атылдым, өстәл лампасының төймәсен кармаланып таптым 5
Ул бөгәрләнеп беткән юрганы өстендә, тезләрен җыерып кы- ♦ рыи ята. учына йомарлаган җәймә башы канга чыланган иде Маң- < гаен тотып карасам — манма тир Безне уятмаска тырышып, бик “ озак түзеп яткан иде ул. *
Ул төнне кичергәннәрем төштә бастырылу төсле булды Шәһәр- ц дә сезнең хәлләр бездәгедәй авыр түгел, кирәк булса, телефоннан * гына шалтыратасы. Ә минем ул төнне күргәнемне дошманыңа да я күрсәтмәсен Хәер, күрсәтми нишләсен9 Авыл кешесенең кайсы гы- = на авырып китсә дә. шул инде Майның унөченче числосы иде. сал- 5 кын яңгыр коя. урамнар ерып узгысыз пычрак Больницага шалты- « ратып машина чакырту монда, гомумән юк. авыруларны үзең җай табып илтергә кирәк Авылыбызның урамын, саз ерып, әллә ничә урадым мин ул төнне Ярый, медсестрабыз бик әйбәт, ярый аның беренче ире. йөгереп барып әйтүгә, машинасын кабызды Яңгыр астында пычрак ярып күпме чапсам да. тәнем уттай кызган иде Мәгъсүмгә оекбашлар кигезгәндә аяклары боздай салкын тоелды, йөрәгем «жу» итте Шуны да уйладым ничә ел бергә яшәп, мин аның аякларын сыйпамаган-иркәләмәгән икәнмен Шул беренче һәм соңгы орынуым булды
Ах. ул төн, ул төн1 Иң якын кешем, газизем янымда, кочагымда. ә арабыз минут саен ерагая, мин кара кайгы эчендә япа-ялгыз калам шикелле, аны тотып калырга бернинди мөмкинлек юк. башларыңны ташка орсаң да бу хәлдән котылып булмый'
Операция алдыннан мин аны соңгы тапкыр исән килеш күрдем Ул мине юатырга тырышты: Билалга ышанырга була.— диде, юкарган иреннәре белән елмаеп — Башыңны кисеп, кире тегәм. дисә дә кереп ятам мин аның өстәленә'> Ә минем йөрәктә шом. шом Әгәр аның терелүенә ышансам, өметем зур булса, бәлки ул исән калган да булыр иде Чын сөю. өмет, ышаныч могҗизалар ясый, диләр бит ә мин кара кайгыга сабыштым Алдан ук Газраилга бирдем мин аны. мәңге үземне гафу итәчәгем юк'
Саташу, бастырылу кебек очсыз-кырыйсыз да булды, бик тиз дә үтте ул төн Ах, әгәр уянып булса икән' Таң атты, ә саташуга тиң хәлләр дәвам итте Кемдер мине җитәкләп ишегалдыннан эчкә алып керде. Гөлфия, җиңемне сызгандырып, беләгемә укол кадады. «Еласын, еласын, елагач җиңелрәк була ул» -дигәннәре колакка чалынып узды
Мәгъсүм бүлмә уртасындагы ятакта, ялтырап торган аппаратлар. көпшәләр арасында ята иде Йөзе тыныч, йокыга талган кебек Аягын тотып карадым — кайнар Шунда аның минем орынуыма җавап бирмәве, борылып та карамавы йөрәгемне пычак белән сызгандай итте Ул үлгән Аны һәлак иттеләр' Әле генә, әле генә ул исән иде бит' Бу бинаның ишегеннән үз аягы белән кергән иде бит' Кайтарыгыз аны'—дип кычкырдым мин Билалга Монда ничек килеп кергән булса, шул хәлендә калсын' Кире кайтар аны үз хәленә'» Билалның агарып катып, миңа өнсез карап торуы канымны тора- торып кыздыра барды Бөтен ярсуымны аның өстенә сиптем Тиргәдем каргадым Үзеңә килсен шундый хәсрәт!—дип кычкырдым Әгәр шунда Гөлфия арага килеп кермәс,» ялан кул ботарлап ташларга әзер идем мин аны' Ләкин Гөлфия Ул минем кызымны
беренче булып кулга алган шәфкать иясе иде бит
Газаплар моның белән дә бетмәгән иде әле иртәгесен тикшерү ясарга кирәклеген әйттеләр Кемнәрдер җыелып, үлемнең сәбәбен ачыклар эчен, аның тәнен актарачаклар икән һәм мин бу эшне берничек тә туктата алмыйм икән Хәзергәчә башыма сыймый ничек инде ул алай7 Ни өчен бөтенләй чит адәмнәр аның гәүдәсенә тулы- сынча хуҗа булып алдылар да. нишләп минем — ул үз ихтыяры белән җанына, тәненә хуҗа иткән кешенең — бер хокукы да калмады9
Моның өчен мин Билалны тагын каргадым
Мәрхүмнең каберен шомырт чәчкәсенә төрделәр Май уртасы иде бит Ә уналтысы аның туган көне иде. Иртән ишекне ачып чыгуыма. болдырда чәчәк бәйләмнәре, открыткалар күреп, туктап калдым укучы балалар Мәгъсүм абыйларын туган көне белән котлаганнар. Мин ничек ышаныйм, аның үлүенә балалар ышанырга теләми иде' Күпмесе безнең өйдә телевизор карап, әңгәмәләр корып утырган, күпмесе шунда репетицияләр ясаган, кулыннан килгәнчә сый әзерләп, чәйләр эчкән!
Бөтенесе-бөтенесе юкка чыкты Бөтенесе шул бер кешенең нәрсәдәдер ялгышуында, нәрсәнедер эшләп бетермәве аркасында
Соңрак, бераз баш-күз алгач, мин. кызыксынып, медицина китаплары укыштырдым Кинәт күзләрем ачылгандай булды аңарчы мин дөм сукыр яшәгәнмен икән, дидем Билал Мәгъсүмнең ашка- занына операция ясаган Ләкин кан югарырак — үңәчтән килгән булган Хирург моны башта аныклый алмаган, чөнки андый очракларда төгәл диагноз кую чаралары юк икән әле. Дөрес, канның кайсы ноктадан килгәнен ачыклый торган аппаратлар күптән уйлап чыгарылган икән инде, моннан дистә еллар элек Ләкин алар әле районнарда гына түгел, шәһәр больницаларында да юк. чит илләрдә генә эшләнә икән Моны белгәннән соң мин хәйран калдым ничек инде ул, моннан дистә еллар элек күп кешеләрне әҗәлдән йолып алу чарасы мәгълүм булып та. без аны бүгенгә кадәр кулланмыйбыз9 Ничек бу хәлгә врачлар түзә, нигә алар моның турында кычкырып халыкка сөйләмиләр, нигә чаң какмыйлар9 Әгәр без шундый хәл буласын уйлаган булсак, ул аппаратны алдан ук табу чарасын күрмәс идекмени9 Бөтен милкебезне, көчебезне, вакытыбызны шуңа багышламас идекмени9 Без ипи-су белән яшәргә, җәен-кышын бер бишмәт киеп йөрергә риза булыр идек, бөтенесен шул аппаратны табу өчен бирер идек Шаккатам хәзер, ничек без моны уйламаганбыз9 Ул больницага ни өчен җентекләп карамаганбыз9 Без генә дә түгел икән бит' Медицинадагы бик күп ачышлар дистә еллар буе киң кулланылмый, алар больницаларга барып җитми, шул сәбәпле һәр елны меңнәрчә кешеләрнең гомере вакытсыз өзелә!
Фидая, башын күтәреп, аңлату көткәндәй. Рамиләгә текәлде
— Исәннәр яшәү хакында уйлый.— диде Рамилә
— Яшәү хакында уйласак, без аны бигрәк тә кайгыртырга тиеш бит'
Фидая хәлсезләнгәндәй, күзләрен йома төшеп, аркасы белән диван артына сөялеп утырды
— Бигрәк тә бездә, иң кешелекле җәмгыятьтә, иң беренче чиратта больницаларны кайгырту тиеш икән бит'— Ул бераз тынып торды — Мин районда җитәкче булырмын дип уйлап та карамаган идем Искәндәров үзенең урынбасары булырга чакыргач та иң беренче килгән уй — баш тарту иде Шунда больница искә төште Әгәр мин районда зур кеше була алсам, аны яңадан төзәтүгә көч кертә алам бит' Шуны уйладым да ризалаштым Баш врач Газимов бинага проект булдыру артыннан бик нык йөри. Искәндәров үзе акча юнәлтергә керешкән иде инде. Сәламәтлек саклау оешмалары ифрат та 76
ярлы икән алар Без аларга акчаны тиенләп кенә бүлеп бирәбез икән Шуңа күрә акчаны читтән, закон бозып алсаң гына
Рамилә аңа ни дип әйтергә дә белмәде. Шактый вакыт тын утырдылар
Ни генә булмасын, мин моны ерып чыгарга тиеш,— диде Фидая. — Шуны ерып чыкмасам. минем хәзер дөньяда яшәвемнең мәгънә- * се дә калмый
Тагын башын диван аркасына салып, күзләрен йомды
Әйе. — диде үз-үзен ныклап ышандыргандай — Шул төзелеш « һәм кызым Иркә Шулар гына көч бирә, шуларга таянып кына < яшим мин =
Беләсезме.— диде Рамилә.— әгәр кулымнан килсә, мин сезгә 5 ярдәм итәр идем Бөтен көчемне куяр идем Ләкин мин нишли алам9 Z Шул стеналарны бизәргә булышсам гына инде
— Анысы да зур эш.— диде Фидая.— Минем кулдан килми тор- 3 ган эш. Их. күп нәрсә килми шул минем кулдан, бик күп нәрсәгә = көч җитми, осталык Ә булдырырга кирәк Ансыз мөмкин түгел! =
№ 2
21
Рамилә сүзендә торды күргәзмә ябылып, хушлашып киткәндә. Нурхановага үзенең чәчәк бәйләме сурәтләнгән картинасын бүләк итеп калдырды Урынын да үзе тапты хәтта коридорда, тышкы ишектән кергәч тә күренә торган итеп һәм залның ачык ишегеннән яктылык төшәрлек итеп Хәзер анда, эчке стенада, ачык тәрәзә бардыр сыман тоела һәм ул тәрәзәдән беркайчан сүрелми торган таң нурлары бөркелә.
Рамилә Гаяровка биргән вәгъдәсен дә онытмаган икән
— Зинһар, моны Гаяровка тапшырыгыз инде, үз кулым белән бирә алмаганым өчен гафу итсен. — дигәч. Фидая елмаерга тырышты. Давыт исеменнән рәхмәт әйтте
Ул картинаны, биләүдә килеш, залның почмагына кайтарып куйды.
Ләкин, берничә көннән, мәшәкать арасында тагын картинага күзе төште, әманәтне тапшырмый яткыру яхшы түгеллеген уйлады, шундук илтеп бирергә булды, бер уңайдан үз йомышы да бар иде
Көннең иртәсе гадәттәге мәшәкатьләр белән узганга, ул Баллы- болынга төш турына гына барып җитә алды Председатель фатирына кайтып киткән иде Картина колхозга түгел, шәхсән Гаяров- ның үзенә бүләк ителгәнгә һәм аның арткы ягына рәссам кулы белән шулай дип язылган да булганга, ул колхоз милке арасында эш кабинетында түгел, ә бәлки торган җирендә эленеп торырга тиеш иде Фидая аны Наилә апаның өенә кереп тапшырсаң да ярыйдыр, дип уйлады
— Сезне чәй эчми җибәрмәсләр инде аннан’—дип куйды Балкыш
— Белмим шул.—диде Фидая — Чәйләп торыргә туры килер микән9
— Әбәт вакыты бит
Балкышның медпунктка сугылып чыгасы бар икән Муен тамыры тарта, дип. учы белән җилкә турын сыпырып, башын боргалап куйды ул Шулай сөйләштеләр Нурханова биш минуттан әйләнеп чыкмаса. Бакыш гиз генә медпункттан әйләнеп килә
Бусаганы атлап керүгә. Фидаяның йөрәге сулкылдап куйды монда бернәрсә дә үзгәрмәгән' Барысы да һаман шул килеш, алар күңелле өчпочмак ир хатын белән бала — өчәүләшеп гөрләп яшәгән чактагы төсле Үзгәрмәс ямь тынычлык, иминлек өчен булды-
рылган куыш Түр тәрәзә өсләрендә чигүле кашагалар. стеналарда рамга куелган фотолар, идәндә өйдә тукылган паласлар тоташ итеп җәелгән Аларга әле генә йон оекбашлары белән тавышсыз гына басып Мәгъсүм узгандыр, әле генә Иркә аунагандыр да. торып, әтисенең бармагына ябышып, өйалдына чыккандыр кебек, менә-менә әйләнеп керерләр дә. каз бәпкәләре, тавыклар турында сөйләрләр шикелле Әйтерсең, аларның моннан күчеп китеп, мәктәп квартирында яшәүләре дә булмаган, аннан соңгы кичергән кайгы-хәсрәтләр дә.. Нинди гаҗәп бу дөнья, безнең баштан ниләр генә кичмәсен, һаман шул килеш тора1 Бу өй Наилә апа яшь чагында да нәкъ шулай булгандыр. стенадагы рам эченнән, тонык фотолардан карап торган кешеләр — аның ире һәм бердәнбер улы исән чагында таптап йөргән паласлар бит болар' Ә менә хәзер аларга бу йорт өчен бөтенләй ят кеше — яңа председатель Гаяров басып уза.
Әнә ул — өстәл янында, кайнап торган электр самавыры артында утыра. Фидаяны күргәч, йөзендә гаҗәпләнү чагылды, салмак хәрәкәт белән аягөсте басып, өстәл артыннан чыкты — тәбәнәк түшәмгә башы тия яза. ул бу кечкенә йортта бигрәк тә озын буйлы күренә икән. Менә ул урындык аркасыннан костюмын алып киде, галстук төенен төзәткәләп куйды да. Фидаяның сузылган кулын саксыз каты итеп кысты.
— Әманәт тапшырырга килдем.— дип. култык астыннан төргәкне алып сузды аңа Фидая Ул хатирәләрдән дулкынлануын сиздермәскә тырышып, елмайды. Гаяров, әлбәттә инде, күргәзмәдә рәссам хатын белән сөйләшкән сүзләрне хәтереннән чыгарган, аннан соң күпме үзгәрешләр булды бит. Төргәкне чишкәч, ул битараф караш белән канатлы атны күздән кичерде, бу хатын-кыз юк-барга бигрәк зур әһәмият бирә, вак-төяк белән күп шөгыльләнә, дигәндәй, башын чайкап куйды.
Рамны әйләндереп, соры киндердәге язуны укыды:
— Моңа җавап итеп нишләрбез инде?— дип куйды.— Шәһәр кешесенә бераз ит бирсәң дә ярар иде. бәлки...
Фидая Рамилә өчен үпкәләде, иреннәре тартышып куйды:
— Китте инде ул.— диде.
Наилә апа алар тирәсендә бөтерелеп йөри, өстәлгә яңа чынаяк куя. күкрәгенә терәп, түгәрәк күмәч телә, чәй пешерә иде.
— И-и. Фидая, әллә фәрештәләр колагыңа пышылдадымы, бигрәк вакытында килеп кердең! Бүген генә ипи пешердем, әле син җибәргән индийский чәй дә бар — Аннары. Гаяровка карап:— Фидая гел тәмле чәйдән өзми мине, рәхмәт төшкере.— дип өстәде.— Бүген генә кереп алган идем Хәмидәдән сөтне дә.
Җиңел гәүдәле, ыспай күлмәкле, ак яулыгын чөеп бәйләгән, чәчәкле алъяпкычы белән билен ныгытып буып куйган Наилә Нурха- нова белән Гаяров арасында туган уңайсыз тынлыкны юкка чыгарды. аларга сүз башлауны җиңеләйтте.
— Фидая миңа үз туганым кебек бит ул, —дип. Гаяровка. күрәсең. инде кат-кат сөйләгәнне кабатлады — Миндә начар кешенең торганы юк-югын. квартирга бик сайлап кына кертәм Алай да арада Фидая белән Мәгъсүм кебеге булганы юк әле Син менә гаиләңне алып килгәч ничек яшәрбез, белеп булмый, болар белән бер семья булдык без. Миңа да ягымлы иделәр, инде үзләренең мәхәббәтен хәзер дә бөтен кеше шаккатып сөйли Капка төбенә машина белән кайтып туктасалар, башта үзе сикереп төшәр иде дә Мәгъсүм мәрхүмкәем йөгереп килеп Фидая ягыннан ишеген ачар, аны кулыннан тотып төшерер иде Күпне күрдек инде без дә. алай зурлап яратуны күргән булмады, гомере кыска икәнен сизде микән әллә күңеле бичараның! Анысы, Фидая үзе дә дөньяда бер инде Ир күңеле сизә бит кемнең ниндилеген Саф намуслы, чиста кеше Фидая үзе дә
Наиләнең күзгә карап мактавы җитмәсә, аларның мәхәббәте турында сөйләве Фидаяның күңеленә тиде: ул үзен шундый кыен хис итте, әйтерсең лә аны бу ят кеше каршында чишендерә башладылар Ул кызарынып чыкты каушады сүзне икенчегә борырга тырышты
Сезнең белән киңәшәсе бар иде.— диде. Гаяровның күзенә туры карарга тырышып Гүяки шул сүзләре белән Наиләнең тыкыл- * давын ишетелмәс итәргә, бөтен дикъкатьне үзенә тартырга омты- S лыш ясады.
— Киңәшкә үзем дә бик мохтаҗ әле.— диде Гаяров — Яшь җи- ф тәкче буларак миңа шефлыкка куелган кешеләр дә сирәк күренә. < ярдәм итәселәре килми.— дип өстәде =
Фидаяның гаепне үз өстенә аласы килмәде 2
— Безнең авылда, малайларны йөзәргә өйрәткәндә, тоталар да 5 суга ыргыталар — дип җавап бирде.— Ә сезнең киңәш бик кирәк иде < миңа s
Моны Фидая Гаяровка киная белән әйтте, чөнки больница тозе- = лешенә тегене-моны турыдан-туры сораса бу кире беткән егетнең s киреләнәсен белә иде. ә инде урынга барып карагач, андагы хәлнең в мөшкеллеген белгәч, күңеле йомшамый калмас анда үзен кодрәтле а ир итеп тояр, көчен күрсәтәсе килер, дип өметләнә иде Наилә апа исә хәйләне аңламады, сүзне турыдан-туры кабул итте, көрсенеп
— И-и. менә шулай шул инде ялгызлык хәлләре.— дип куйды — Әгәр ирең исән булса, чит ирләр каршына барып, ярдәм сорап йөрер хатын илеңмени син Фидая! Әйткән сүзе саф алтын биргән киңәше кочл-- корал иде Мәгъсүмнең Кире кайтарып булмый шул'
Фидая янә йөзен чытты, кирәкмәгәнгә кысыла иде Наилә, йөрәк ярасына тоз сибә иде
Ләкин апаның сүзләре Гаяровка бөтенләй башкача тәэсир итте аның ирлегенә, мин-минлегенә тиде Әллә нинди Мәгъсүм алтын сүз генә сөйләп яшәгән дә. гел акыллы киңәш кенә биргән Гаярон та ахмак түгел ләбаса1 Аның да башы эшли'
Киңәшен биргәнче, әлеге дә баягы шул Кармаш больницасына барып кайтырга кирәк икән Гаяровның бу сәгатьләргә ниятләп куй- 1.П1 үч iiiri.ipi i ‘ -ңитәр.чек иле Ләкин бу х.пмин-чр карШЫНДа ги-■ мәрхүм адәмнән начаррак булып күренәсе килми иде. Гаяров Кармашка барып килергә ризалык бирде
Табыннан тиз кузгалдылар. Балкыш бу юлы да медпункттан кайтып өлгермәгән икән Гаяровның идарәгә кереп чыгасы бар иде Фидая, аның белән янәшә урам буйлап баруны яхшысынмыйча. Наилә белән тегене-моны сөйләшеп калды, аннары Гаяров чыгып китеп бераз торганнан соң. Балкыш артыннын үзе китте, берочтан Мөнирәнең хәлен дә белешеп чыгарга булды
Күңел ярасын сүзләре белән тырнап ачты Наилә, соңгы көннәрдәге салкын җилләрдән кибеп киткән, ныгыган юлдан барганда, сирәк кенә очраган танышлар белән очрашып, исәнлек-саулык сорашып узганда, һаман үткәннәр искә төште
Нинди гади һәм аңлаешлы тоела иде дөньяда яшәү Фидая өчен Наиләдә фатирда яшәгән ч җларда! Агы ак. карасы кара кешенең Кылганнарына бәя ике генә төрле була .па йә яхшы йә яман Гыйззетдин Монирәнг ташлаганмы’ Бик начар .ипләгән Каләм гөл аны тартып алганмы’’ Монысы бөтенләй әшәкелек Дөрес. Кәләмгөлнең үзен күргәннән соң. аңа яшьләрнең мөкиббән киткәнен, клубның ул килгәннән бирле гөрләп торганын белгәннән соң. Фидаяның үз күңелендә дә, бу хатынга гашыйк булмый мөмкин түгел бит, дигән уй туган иде ләкин УЛ МОНЫ куарга тырышты Ходай биргән чибәрлегеңнән файдаланып кеше бәхетен җимерү шулай ук кабахәтлек түгелмени’ Шулай уйлады һәм баштарак Мәгъсүмне клубка җибәрергә теләмәде Мәгъсүм исә Фидая белән килешмәде
— Һәркемнең язмышы үзенчә кешегә хөкем чыгару ул арифметика мәсьәләсен чишү генә түгел, язмыш математика кагыйдәләренә буйсынмый,— диде. Фидаяның математика укытучысы булуына һәм һәр очракта артык катгый фикер йөртүенә ишарә ясап
— Алайса, кагыйдәләр булмаса да ярыймы9 Кеше бүген берне тели, иртәгә икенчене, башкалар белән исәпләшмичә теләсә ничек яшәсенме?
— Эткә яраган ишәккә ярамый, дигәнне ишеткәнең бармы синең’ Берәүнең эте белән ишәге булган, ди Хуҗа кайтуга, эт аның каршына чабып бара да. ал тәпиләрен аның күкрәгенә куеп, битен ялый, ә хуҗасы аның башын сыйпый икән Ишәк моңа карап тор- ган-торган да. нишләп әле мин читтә торам, хуҗа этнеке генә түгел, минеке дә бит. дип уйлаган Беркөнне ул да хуҗасының каршына чабып барып, тоякларын иңбашына куйган, чыраен яларга маташкан Моның өчен хуҗа аны чыбыркы белән ярган, ди Кешеләр дә төрле-төрле, фабрик ясаган курчаклар төсле түгел Менә мин үзем өчен тормышка әхлакый бер кыса сызып куйдым
Мәгъсүм, алдына дәфтәр куеп, битенә квадрат сызып күрсәтә
— Әйтик, минем кысам шушындый Мин аннан чыкмаска тырышам Башкаларның да үзләре өчен сызып куйган кысалары бар Алар ясаган кыса минеке белән тәңгәл килми, йә бер ягы, йә бер почмагы белән читкә чыгып тора Мин моның өчен аларны гаепләгәнче. аңларга тырышырга тиешмен.
— Әхлак кысалары һәммә кеше өчен бер бит ул.— диде Фидая, аның белән ризалашмыйча — Берәрсенә күзең төшсә, син дә мине шулай башкага алыштырыр идеңме әллә?
— Мин башка бүтәнне ярата алмыйм Инде күңелем алгысып куйса да. сиздермәскә тырышыр идем
— Миннән яшереп кенә сөяр идеңме?
— Синнән дә. аннан да. үземнән дә яшерергә тырышыр идем Ләкин башкага, син минемчә эшлә, дип әйтү дөрес микән?
Ул чакта алар үпкәләшеп тә алганнар иде әле. Мәгъсүм Фидаяны тыңламады Каләмгөл клубта баян уйнарга чакыргач, каршы килмәде Каләмгөл оештырган спектакльләр, концертлар, сабан туйлары аның баяны тавышына уралып уза торган булды Әкренләп Фидая да бу эшкә тартылмый булдыра алмады. Гәрчә Каләмгәл белән бергәләп ни дә булса оештырганда, хәтта аның белән кара- каршы сөйләшкәндә үзен Мөнирәгә карата начарлык эшләгәндәй тойса да һәм моңа вөҗданы сыкранса да Вакыт һәрнәрсәне үзгәртә бит ул. айлар-еллар узгач, вөҗданның да тавышы тынды, бөтен авыл халкы кебек үк Фидая да бу кешеләрнең шулай яшәвенә күнекте Аннары килеп. Каләмгөлнең бер-бер артлы ике улы да туды бит инде Әйе, бу кешеләрнең тормышы шулай көйләнде, Мөнирәнең көйсез яшәвенә күз күнекте.
Гик үсеп килгән ике кызның — Зиләйлә белән Зареманың гына бу хәлгә күнегүе мөмкин түгел иде Киресенчә, вакыт узган саен, йөрәкләре хисләренең зурларын сыйдырырлык булып җитлегә барган саен, алардагы ризасызлык, хәтта нәфрәт көчәя генә барды
Бу үсеш-үзгәреш Фидаяның күз алдында булды Алар икесе бер класста укыдылар бит Каләмгөлнең чегән иреннән туган кызы Зарема белән Гыйззетдиннең Мөнирәдән туган кызы Зиләйлә. Икесе дә Аллаяровалар Заремага җиңелрәк иде. аның күңеле беркайчан да математика кагыйдәләрен сыйдырмады, әллә кайларда гизде «Зарема. кабатла әле мин әйткәнне1' Ул торып баса, зур кара күзләрен тутырып, бер гөнаһсыз карап тора, калын иреннәрен ачмый да «Ни уйлап утырасың син. ә' Әйтми. Дәрестән соң калдырып сөйләшсәң исә. авызы йомылып тормый үзенең: Менә, апа. кичә телевизордан шундый бию күрсәттеләр, гел ансат кына сыман, кабатлап булмый 80
үзен йокларга ятсам, йә дәрестә утырганда хәзер кабатлый алырмын сыман, торып бассам булдырып булмый ■ кикереп торып биеп тә күрсәтә шунда, коңгырт мәктәп күлмәгенең кыскарган итәген бармак очлары белән тотып җилпегәндәй итенә. Нишләтәсең аны' Барыбер математик чыкмаячак аннан, көрсенеп, намуска каршы килеп, өчлене куярга туры килә
Ул Зиләйләнең көйдергеч карашына да күнеккән, аңа игътибар да итми иде кебек Моны Наилә үзенчә аңлата иде. Әртис арасында туып үскән бит аның Заремасы, башыннан сыйпаучысы күп булгандыр да, чын ата кадерен күрмәгән «Әти- дип Гыйззетдингә дәште ни дә, башкага ни — аңа барыбер. Биергә сәхнә булсын да. чиртергә думбра булсын' Ә Зиләйлә — ата баласы, үз атасын бүтәнгә бирүләре читендер аңа. Ир бирмәк — җан бирмәк. диләр, атаны бирмәк аннан да ачыдыр»
Бишенче класска җиткәч. Зиләйлә фамилиясен Касыимова дип. анасының кыз фамилиясенә алыштырырга тырышып караган иде — Мөнирә рөхсәт итмәде Шуңа да карамастан, дәресләрдән калып бәйләнеп йөргән иде әле ул кызчык Дәфтәрдә хаталарны төзәтәсез бит. моны да шулай төзәтегез! -
Шул ук елларда ул атасыннан акча алуны да туктатырга тырышып карады, анасына елый-елый Минем әти түгел ул. Зареманың атасы!»—дип кычкырган Әмма Мөнирә алименттан баш тартмады, акчасы өчен түгел, Гыйззетдин белән ике арада элемтәне шул рәвешле генә булса да сакларга теләгәннән
Медпунктның өйалды ишеге төбендә аяк киемнәрен салып, кы- рыйдарак тезелеп торган артсыз башмакларның берсен ки, п керергә кирәк иде. Итекләрен салгач. Фидая үзен кечерәеп киткәндәй хис кылды. Ул, өйалды аша узып, бүлмәнең ишеген ачуга, ап-ак тукыма җәелгән өстәл янында утырган хатын белән Мөнирә икесе дә аягөсте торып бастылар
— Әле генә чөгендердән кайттык. - диде Мөнирә, гаепле тавыш белән — Менә, суык тигезәләр, бик читен булды быел
Фидая аларга сүзләрен төгәлләргә, ашыкмаска кушты Балкышны ак чаршау артындагы ятакка яткырып, аркасына ниндидер компресс куйганнар икән — аңа да җил тигән, имеш
— Бер биш минут кына ятсын инде тагын.-- диде Мөнирә, сәгатенә карап.
Хатын чыгып киткәч, Фидая медпункт хәлләрен сорашты авыручылар күпме, дарулар җитәм, кирәк чакта колхоз машина бирәме?
— Ул якка интекмибез диде Мөнир-* Председатель!!-н бесы мәнле күренә Кирәк чакта үз машинасын да бирә Аның иң :и ".м,;>т кәне _ чирләүчеләр үзләре Больница юлында йөрмәс н мең хәйлә табалар. Әле беркөнне көчләп диярлек Наилә апаш
идем Врач әйтә Йөрәгем кага бавырым авырта, башым сызлый, дисең, нишләп соң элегрәк килмәдең’ ли И р .;>:ынн.,н шулхәтле еракка йөрисе итмәдем инде. - дип көлде Наилә апа - Бөтенесен берыолы җыеп килдем мен-»'
— Булыр-булыр Наилә ападан. дид< Фидая моңсу гына елмаеп. _
— Бер ул гына түгел инде, бөтенесе шулай Күбесе аяктан егылганчы өендә йөри Башкасына түзәр идең бәби табасы хать .................................................. ар
сүзне тыңламый Исән-сау килеш ништәп шунда х*г б.,Р,.ш .■.*рш;
бушка вакьп Ч «дырып 1ИЛ ф \ 1Ч
лам икмәм арка -
нә дә б, рнәрг • •
мон lai Ы X I
вакытында бip 1чактүгма ВЫ ■
дип һаман ут йотып торасың Үзең беләсең өйдә бала табучылар булды бит безнең Шушы заманда1
Бусы Каләмгөл турында иде Ул хатын корсагын да җиңел күтәрә — авыл хатыннары анын киң. чуар итәге астында гәүдәсе йомрыланганын сизми дә калалар — баланы да эш арасында гына табып куя. Беренче улын да өйдә тудырган иде. икенчесен дә плитә янында коймак пешереп торган җиреннән тудырган, соңыннан район больницасында улының башына зыян килмәдеме икән, дип тә куркытканнар дип сөйләделәр Каләмгөл Мөнирәне тыңламый медсестра үзе дә аның тирәсендә артык чуала алмый инде, билгеле'
Бу сүзләрен сөйләгәндә. Мөнирә тик тормады, шкафындагы ниндидер даруларны тәртипкә китерде, почмакта тумбочкада электр пли- тәсе өстендә кайнап утырган озынча тимер савыттан шылтыратып шприцларны алды, тиз генә пәрдә артына кереп чыкты Аның артыннан, ничектер гаепле кеше сыман кызарынып Балкыш күренде Ниндидер ярамаган эш өстендә тотылган кешедәй иде аның кыяфәте Фидая аңа гаҗәпләнеп карады
— Хәзер идарәгә сугылып чыгабыз да. Кармашка барып кайтабыз.— диде— Председатель дә бара үз машинасы белән
Егет мыштым гына чыгып китте.
Фидая, хушлашырга дип. Мөнирәгә таба борылды һәм кинәт тынып калды Мөнирә урам як тәрәзә яңагына ышыкланып, ак җеп белән уеп-уеп чигелгән, читләре тел-тел итеп эшләнгән ак пәрдәнең кырын чак кына кайтарып, тышка караган иде Аның йөзендә оялчан да. бәхетле дә елмаю балкый, бит очлары алланып чыккан, әгәр күбәләк булса һәм тәрәзә ачылса, очып чыгып китәр иде шикелле Фидая да үрелеп урамга карады олы урамнан күпергә илтә торган олы юл уртасыннан зәңгәр курткасының изүен ачкан, чалбар балакларын резин итек кунычларына батырган Гыйззетдин эре-эре атлап узып бара иде Тәрәзәгә күз салмый, туп-туры карап бара, ләкин нәрсәдер — адымнарының чак кына тигезсезлегеме, кашларының артыграк җыерылган булуымы — тәрәзәдән күзәтүләрен белгәнен сиздерә иде.
Менә ул биек күпергә барып керде, күздән югалды. Мөнирә, башын борыска терәп, күзләрен йомды Бераздан, тирән сулыш алып Фидаяга таба борылды, аның күзләреннән җанны эретә торган җылылык бөркелде Мөнирә бу минутта бәхетле иде һәм моны яшерә дә алмады Шунда Фидая барысын да аңлады пәрдәләрнең бу рәвешле вәземләп, нечкә-пөхтә итеп чигелүе дә. тәрәзә төпләрендәге көзге салкыннарда ак чәчәк ата торган гөлләр дә — һәммәсе Гыйззетдин өчен, һәммәсе Мөнирәнең мәхәббәте хакына эшләнгән иде
Фидая аның ун елга яшәреп киткән йөзенә, тураеп киткән сынына карады һәм кызыгып куйды бу хатын сөйгәнен күреп куана, турларыннан сыны гына чагылып узса да үзен бәхетле сизә һәм моның хакына башка газапларга — гайбәтләргә кызының көйсезләнүләренә. көндәшенең адым саен очрап торуына — һәммәсенә түзә Ул сөя ул сөйгәненең нурлы йөзен күрә ала аның өчен бәхетнең иң зурысы шушы иде
Мөнирә ак тәрәзә яңагына башын терәп, челтәрле пәрдә читен кайтара төшеп, бәхетле елмаеп басып торганда Фидая Ә ятларның аның хакында гайбәт сөйләргә ни хакы бар’»— дип уйлады Әйе. бу кешеләр арасында үз йөрәге мәхәббәт утында янмаган күпләр өчен аңлашылмас сер — чын сөю могҗизасы бар иде
Нинди бәхетле бит ул1—дип уйлады Фидая Мөнирәдән көнләшеп — Ул. сирәк булса да. сөйгәнен күрә Ә мин андый бәхеттән мәхрүм мәхрүм Минем хәлем аныкыннан күпкә аяныч1
22
Больницада баш врач Газимов белән колхоз председателе Гаяров бик җиңел сөйләшеп киттеләр, икесе бер рухтагы кешеләр икәнлекләрен ике-өч авыз сүз әйтүгә аңлашып та алдылар Нурханова кызыгып та куйды ул үзе башка җитәкчеләр белән болай тиз һәм рәхәт * итеп танышып, сөйләшеп китә алмый җитәкчеләр барысы да ир-ат, < ә ир-атның хатын-кызга мөнәсәбәте башкачарак
Ничек кенә булмасын бу икәүнең бер-берсенә охшап торуы хәер- ' легә иде Участок больницасы һәр мәсьәләдә мөлдерәп күрше колхозларның күзенә карап тора, алар ярдәме белән яши бит
Әйдәгез, больницаны күрсәтеп чыгам.— диде Билал — Бәлки. ~ беразга булса да үзегез дә кереп ятарга туры килер, кем белә
— Анысы Гаяров кебекләрне район больницасына илтербез ин- < Де' — дигән булды үртәгәндәй елмаеп. Фидая Ул моны юри әйтте 7 һәрхәлдә, андый-мондый имгәнү булганда. Газимовка килүне артыг- 2 рак күрәләр, район больницасындагы хирурглар аның кебек үк бул- = дыра алмый, дип саныйлар иде Давыт моны белә иде. шунлыктан ул 5 үчекләүне аңлагандай, күзләрен кыса төшеп, йомылып беткәндәй 7- тоелган күзләренең карашы белән баш врачның ак башлыгына яратып карап куйды
Алгы зур гына бүлмәнең биек түшәм астында арыш кыры уртасында җилдә чайкалып утырган ялгыз имәнне тасвирлаган рәсем ясалган иде Давыт аңа текәлеп карады
Палаталарда исә искелек, тузганлык нык сизелә, стеналарның штукатуркасы купкан, түшәм почмаклары күгәргән, тынчу ис килә Хирургия бүлегенең палатасында дүрт-биш ир кешенең аяклары махсус җайланмалар белән өскә күтәртеп бәйләп куелган, алардан гер асылынып тора Яннарындагы тумбочкада стакан-кашык бер-икс банка, караватлары астында змаль савытлар Давытка күңелсез булып китте кешегә никадәр аз кирәк, әгәр ныклап уйлап карасаң' Билал ир-егетләрнең һәркайсына берничәшәр сүз әйтеп чыкты тегеләр ничектер күзләрен аеруча тутырып карап, нәрсәдер көтеп, өмет итеп, әкрен тавыш белән җавап бирделәр Аякларында нык басып торган чакта алар, мөгаен, берәү белән дә мондый тыныч, әкрен һәм һәрнәрсә белән килешкән рәвештә сөйләшмәгәннәрдер Алар бу Газимовтан. Давыттан ниндидер күзгә күренмәс киртә белән аерып куелганнар, аны җимерү дә, юкка чыгару да мөмкин түгел һәм ул киртә артыннан чыгу вакытын төгәл генә белмиләр дә иде шикелле
Газимов түр почмакта тезен чәнчеп утырган чандыр карт янына барып туктады Бабай марляга уралган аяк йөзен сыйпаштыра иде
— Эшләр ничек*
— Рәтләнә кебек инде Монда кергәндә йодрык сыярлык иде бит. хәзер кечерәйде
— Трофическая язва,— дип аңлатты Газимов. Давытка карап —- Сугыш ярасы
— Әйе. Курск дугасының истәлеге,—диде карт — Әледән-әле ачылып тора Кайчак ярты чиләк балчык сыяр моңа дип торырсың
_ Бөтен чараларны кулландык инде, алга барыш күренми.— диде Билал, палатадан чыккач, тавышын әкренәйтеп Аның сүзен гармун тавышы өзде, якында гына кемдер дәртле көй уйнап җибәрде Бу шул кадәр сәер иде. Давыт, сискәнеп, як-ягына каранды
— Җиһансылу апа.—диде Газимов — Әйдәгез кереп күрик әле үзен1
Гармун тавышы хатын-кызлар ята торган бүлмәдән ишетелгән икән Бик» көен уйнаучы, тальян гармунын күкрәгенә куеп, чалкан ятканга ишек ачылганын да. бер-бер артлы кешеләр кергәнен дә күрмәде. күрекне киң-киң тартып өздереп-ярсып уйнавында булды
ВД
Янында яткан бер хатын, сузылып, аның кулына орынмакчы иде, Билал, кагылма, дигәнне аңлатып, кулы белән ишарә ясады.
Алар, уйнаучы туктамасмы дип. бераз басып тордылар, ләкин уд бию көен тәмамлады да. яңа сулыш белән сузып торып авыл көен башлап җибәрде.
Билал әкрен генә караватка таба атлады гармун өстенә кулын куйды Ә Давыт гармунга түгел, гармун уйнаучының караватына текәлеп. өнсез калган иде анда, аяклар булырга тиешле урында берни юк. уртасы иңеп төшкән караватта алсу төстәге больнис одеалы белән ак җәймә генә аралашып, бөгәрләнеп, буталып ята. Нәрсә, әллә соң карават төбе тишек булып, ул кеше аякларын аска төшергәнме7 Ләкин бит тез туры да беленми!
— Җиһансылу апа. син монда безнең сырхауларны вакытыннан алда сикертеп торгызып, биетә башлама тагын.— диде Билал. Аның тавышында үзенә бер якынлык, хәтта ярату ишетелә. Гармунның кызыл күреге, тирән сулыш алгандай аваз чыгарып, җыелды, ул читкә авышты, аның артында өлкән яшьтәге апаның ак йөзе күренде: чал чәчләрен ике якка аерып, пөхтә итеп үргән, зәңгәр күзләре бик җете, үткен һәм сынап карый, сулган йөзе шома, тигез, ирен читләре генә җыерылып тора.— гомумән, бу апаның кайчандыр бик чибәр булганлыгы сизелә, ул әле хәзер дә матур иде Ул Давытка таләпчән карашын төбәде дә:
— Ә бусы Йосыпов урынына килгән доктормы әллә?—дип сорады.
— Юк. бу важныйрак нәчәлник.— диде Билал.— Үзәк» колхозының яңа председателе.
— Ә-ә. шулаймыни? Ниса булып эшли башладыңмыни?—диде Җиһансылу. Бу сорау шаярып бирелергә тиеш иде һәм аңа елмаеп җавап бирергә кирәк иде. ләкин апаның йөзе җитди, хәтта кырыс калды. Давыт та аңа елмаеп җавап бирә алмады Җиһансылу Баллы- болында туып-үскән, шуннан фронтка киткән, яраланып шунда кайтып төшкән икән Ләкин соңрак алар Кармашка күчкәннәр, сеңлесе шушы больницада санитарка булып эшләгән. Ул бик җентекләп колхоз хәлләрен сораша башлады кемнәр сыер сава, кемнәр кырда эшли, кемнәр читкә китәргә йөри7 Бөтен кешене генә түгел, һәркемнең холкын-фигылен белгәнлеге сизелә. Давытның күпләрне таны- мавы-белмәве аның кәефен кыра иде.
Палатадан чыккан чакта. Давыт нәрсәгәдер абынып егыла язды: дүрт тәгәрмәчле кечкенә арба икән — аяксыз кешеләр утырып, куллары белән җиргә таянып тәгәрәтеп йөри торган арба.
— Нишләп мондый әйберне урынсыз тотасыз7— дип Гөлфиягә ачу белән дәште Билал, аның нервыланганы йөзенә бәреп чыкты.
— Җиһансылу апа бик сорый бит, күз алдымда булса да торсын, күңелемә бер юаныч булыр, ди
— Җиһансылу апаның янбашындагы яралары төзәлгәнче әле... Үзең беләсең бит...
— Беләм дә соң.— диде Гөлфия, башын иеп
Караңгы коридорны узып, тышка чыккач. Давыт, күкрәген тутырып. салкын, дымлы Һаваны сулады да. башын күтәреп, ертылган болытлар арасында аеруча чиста, зәңгәр булып тоелган күккә карады. Йа алла, дөньяның барча мәшәкатьләренә, авырлыкларына, иртән сәгать биштән торып, басуларда саз ерып йөрүләргә, район җитәкче* ләре каршында бер гаепсезгә тиргәлеп басып торуларга, сүз тыңламас кире беткән механизаторлар белән әрләшүгә, төн йокламый, бу яңгы{ туктамасмы дип тыңлап ятуларга — барысына-барысына түзәргә риза. тик менә шушындый стеналар эченә, тынчу, тәмсез исле палаталарга гына кереп ятарга язмасын!
— һава авыр сезнең анда.— диде ул
— Нишләтәсең, айлар буе чыга алмый яталар бит. бөтен эшләре шунда. — диде Билал — Бинасы да иске Әнә. операционный алдында ял итә торган бүлмә бар безнең Анда керсәң әле. бөтенләй аптыраш Ял итәргә дип диван куйган идек Тәрәзә ягына башны куеп ятарга рөхсәт итмибез, чөнки анда түшәм яргаланып беткән, хәзер ишелергә тора. *
Больницаның яңасын төзүне ашыктырмасак. врачларның кай- 5 берләрен шушында кертеп яткырырга туры килмәгәе.
Давыт борылып карады — ул үзләренә ияреп Нурханова йөргә- ф нен бөтенләй оныткан икән, менә хәзер аның сүзгә кысылуы гаҗәп- < ләндереп җибәрде »
— Анысында үзенә күрә бер уңайлы палата да булдырырга исәп х бар.— диде Билал — Җитәкчеләр өчен, дим Бер кечерәк бүлмәне я әйбәт кенә җиһазлап куярбыз, дип торам
Монысы да Давытны юатмады Кирәкми аерым бүлмәсе дә. * уңайлыклары да. килергә генә язмасын Больница эченнән тоныграк х булып тагын гармун тавышы ишетелә башлады — Җиһансылу бая = өзелеп калган моңлы-сагышлы авыл көен сыздырып җибәрде
— Ә ул апаны. Җиһансылуны әйтәм. чирләмәгәндә кем карый я соң9
— Караучысы юк шул әле.— диде Билал — Сеңлесе үлеп китте бит
— Инвалидлар йортына озатырсыз инде, алайса
Билал белән Гөлфия, сискәнеп киткәндәй, икесе берьюлы Давытка текәлделәр, гүяки ул мәгънәсез, ямьсез, күңелне рәнҗетә торган сүз әйтте.
— Ни җаның белән анда җибәрәсең аны9
Билал исә аңлатуны кирәк тапты
— Монда гомер сөргән.— диде — Тере җан иясе бит. Алай гына да түгел, сугышкан Безнең өчен кан койган Күңел бармый андый эшкә,— дип остәде, көрсенеп.— Бездә дә андыйларга шартлар юк инде Юындырып чыгарырга мунчасы да юк бит аның, ичмасам
— Мунча9 Больницага мунча нәрсәгә9—диде Давыт Билал Давытка гаҗәпләнеп карады, башын чайкады, көлемсерәде
— Больница мунчасыз тора алмый' Монда айлар буе ятучылар бар Ерак авыллардан Кыш көне мунча кертергә дип кайтарып йөртеп булмый Мунчасы булса, дәвалау чараларын да кулланып булыр иде Мунча белән дәвалый торган чирләр дә күп бит
Баш врачның тавышында өметсезлек ярылып ята иде
— Мунчаны да проблемага әйләндермик инде, иптәшләр — Бу нечкә, әмма кырыс тавыш Давыт өчен тагын көтелмәгәнчә яңгырады Ул. син дә мондамыни әле. дигәндәй Нурхановага тагын гаҗәпләнеп карады
— Аны теләсә нинди колхоз атна эчендә үк булмаса да. ай эчендә салып бирә ала Менә иптәш Гаяров белән сөйләшегез дә. хәл итеп тә куегыз.— диде Нурханова. Билалга таба борылып
_ Мин үземчә аның проектын да әзерләп куйган идем инде.— диде Билал — Арча районыннан күреп кайттым үзем дә төзәтмәләр керттем
Үз җилкәсенә мондый эш өюләрен һич тә көтмәгән Давытның ачуы кабарды Ләкин ул чәчрәп чыгып каршы килә дә алмады Чөнки йөз илле ел торган күгәреп төс җуйган бүрәнәләр аркылы әле һаман гармун моңы сыгылып чыга, ул гүяки шушы бина эченнән иркен дөньяга чыга алмыйча яткан зәңгәр күзле Җиһансылуның җан авазын кешеләрнең йөрәгенә күзгә күренмәс юл аша китереп ирештерә көйдергеч эссе нур булып иңә иде Бу дөньяда көн саен безне ыгы- зыгы китереп йөгертә торган мәшәкатьләрдән өстенрәк нәрсәләр бар Колхоз бухгалтериясендә кәгазьләргә саф-саф тезелеп барган саннар
дан. һәр иртәне телгә килә торган рация тартмасыннан мөһимр* әйберләр бар Ул менә шушы — аягында һич төзәлмәс яра йөрткән, моңсу һәм риясыз карашлы абзый, ул — күңел моңын тар стеналардан ургытып чыгарган Җиһансылу Әгәр без алар хакында — кешеләр хакында онытабыз икән, ни мәгънә ит-сөтнең күбәюендә, ни мәгънә саннарның зураюында9
— Хәзер үк нигезен билгеләргә кирәк, җир нык катканчы кирәкле чокырларын әзерләп куярга Аннары, авылда эш җиңеләйгәч, кешеләрен табу ансат аның,— дип тәкърарлый иде Нурханова Аның тиз мавыгып, кабынып китә торган гадәтен сизеп алган иде инде Давыт һәм бер дә ошатмаган иде Ул үзе алай, «төкерек салдым, сикереп чык» дип. уйламый-нитми. каударланып эшкә тотына торганнардан түгел Әмма, алай да. каршы торып булмады Билал, аның нигезе чамаланган инде, үлчәп-нитеп. таяклар кагып куелган, дип. арырак, яңа инфекция бинасыннан читкәрәк әйдәде
Баш врач аның йомшап китүен сизеп алган, эчен бушата, зарларын түгә иде инде Кадрлар туплау да җиңел булмаячак
— Без яшьләрне эшкә өйрәтеп кенә җиткерәбез, китеп баралар,— дип сөйләнде ул.— Әле менә Казанда берсен күреп кайттым Монда бик әйбәт анестезия сестрасы булып җиткән иде Китте, яратмады Хәзер анда телефон станциясенә урнашкан Акчасы яхшы төшә, эше җиңел, җайлы, ди Бөтенесе шулай итә башласа, без мәңге кадрларга тиенә алмаячакбыз.
Аннары, бераз тынып торды да. башын чайкап:
— Аңламыйм мин бу халыкны,— дип куйды — Безнең кулга керми калмый бит. югыйсә, берсе дә Адәм баласы, дөньяга килүенә, безнең кулларга килеп керә.
Давыт, сәерсенеп, хирургның кулларына карады алар гадәти ир кеше куллары, күп юылганга аграк һәм тиресе бераз купшакланган кыска бармаклы, шешенкерәк куллар иде Баш врач аның тәнендәге генә түгел, күңелендәге үзгәрешләрне дә бик тиз сизеп ала иде булса кирәк, ул әңгәмәне бензин сорау белән төгәлләде
Давыт монысына да каршы килә алмады. Алар инде больница бинасыннан шактый ераклашканнар, гармун моңы анда килеп ирешергә дә тиеш түгел иде шикелле, әмма Давыт һаман шул яктан искән җилгә колак салып тыңлый һәм тау астындагы юлдан узып барган машина гөрелтесе аша авыл көен ишетә иде сыман.
Дгыры киласе санда

Реклама