Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУ ЭШ НИЧЕК БУЛДЫ?

«Казан утлары» журналының 1988 елгы 12 санында А. Яхинның күренекле язучы һәм революционер Шамил Усманов турында мәкаләсе басылды. Әнә шул мәкаләдә автор әтиемне — язучы Кави Нәҗмине дә искә алып, аның хакында болай дип яза: «Усмановна һвҗүмнең икенче баскычында йегәнне кулга Кави Нәҗми ала Башта ул әдипнең «Легион юлы» әсәрендә политик хаталар барлыгын әйтә, милли чикләнгәнлектә гаепли. Монысы инде махсус әзерләнгән, шул заман өчен бик зур нәрсәдә гаепләү иде Бу сүзләрен ул язучылар җыелышындагы докладында сөйли, йомгак ясаганда тагын бер кабатлый. Шул ук 1936 елны «Совет әдәбияты» журналында бастырып та чыгара. Шундый абруйлы җыелышта ташланган гаепне тикшерү өчен К. Нәҗми тырышлыгы белән комиссия төзелә. 1937 елны комиссия карары басылып чыга. Анда («Совет әдәбияты». 4 сан) Шамил Усмановка дүрт гаеп ташлана Татар халкының горурлыгы булган каһарман, комиссар, җәмәгать эшлеклесе, талантлы язучы шул дүрт гаеп белән хөкем ителә. Юк итәргә ниятләгәндә кешегә нинди генә яла ягып булмый да. нинди генә ахмаклыкны хакыйкать дип атап булмый. Игътибар итегез, менә алар: «1 «Сөембикә» журналы редакторы Сөләймановага пенсия ходатае булып йөрде. 2. Мин эсперантист дип. Теркиядәге әллә кем белән хат алышты. 3. Кытай газеталарында эсперанто телендә мәкаләләр белән чыкты. 4. Әтнә районы колхозларында йөри. «Милли юл» журналында алар турында мәкалә язды» Әйе. А Яхин менә шундый өзек китерә һәм Кави Нәҗмине берсүзсез гаепләү ягына баса. Ләкин, ул елларда чыккан матбугат органнарын игътибар белән укыганда, эшнең бүтәнчәрәк булганы ачыклана. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе булып эшләүче Кави Нәҗмине 1936 елның башыннан алып даими рәвештә ВКП(б) өлкә комитетына чакырып торалар. Мондый чакырулар вакытындагы үгет-нәсихәтнең юнәлеше бер була: Татарстан Язучылар союзына буржуаз милләтчеләр кереп оялаган, шуңа күрә аларны бертуктаусыз фаш итәргә кирәк, тамырларын корытырга кирәк Язучылар союзы җитәкчесе булган Кави Нәҗми үзе исә аларга каршы җитәрлек дәрәҗәдә актив көрәшмәүдә, кайберәүләрне яшереп калырга теләүдә гаепләнә Шул уңайдан Шамил Усмановның «Легион юлы» повесте дә искә алына. Бу әсәр Кави Нәҗми редакциясендә баштарак «Кызылармеец» газетасында, аннары «Совет әдәбияты» журналында басылган икән. ВКП(б) өлкә комитеты, әлбәттә, дошманнарны фаш итмәгән җитәкчедән канәгать кала алмый һәм 1936 елның 27 октябрендә өлкә комитеты бюросы «Татарстан совет язучыларының эше турында» карар чыгара. «Совет әдәбияты» журналының шул елгы 10 санында басылган ул карарда түбәндәгеләр әйтелә: «Большевистик үзара тәнкыйть союзның һәм аның правлениесенең эшендә әле төп методка әйләнмәгән. Әдәби тәнкыйть союз эшендә иң йомшак урын булып тора. Байтак хәлләрдә идеологии бозулар ачылмаганнар (Ш. Усмановның «Легион юлы». Туфанның «Ант» әсәре). Татарстан Совет Язучылар союзы правлеииесенә. партгруппасына һәм Кави Нәҗми иптәшнең үзенә, әдәбият фронтына сырышкан троцкийчы буржуаз-милләтче дошман элементларына либераль караш күрсәтүе өчен, аерым язучыларның әсәрләрендә булган идеологик бозуларга актив көрәшнең булмавы өчен кисәтү ясарга...» Бу карар чыкканнан соң иҗат союзының җитәкчесе, әлбәттә, кичекмәстән җыелыш үткәрергә тиеш була. Ләкин чынлыкта андый җыелыш бары тик 5 декабрьдә генә үтә. Җыелышта Кави Нәҗми «Олы иҗат юлы белән» дигән доклад сөйли. «Совет әдәбияты» журналының шул елгы 11 санында басылган әлеге докладтан күренгәнчә. Кави Нәҗми анда берәүне дә фаш итми, ә татар әдәбиятының 20 ел эчендәге уңышларын сөйли, яшьләр белән эшләүдә кимчелекләр хакында тәнкыйть һәм үзтәнкыйть фикерләре әйтә. Ә Шамил Усманов уңаеннан докладчы бары тик югарыда искә алынган ВКП(б) өлкә комитеты карарын гына китерә. Кызыксынган иптәшләр карар белән докладны чагыштырып карын алалар. Татарстан Язучылар союзында узган җыелышның барышы һәм анда кабул ителгән карарлар белән канәгатьләнмичә, ВКП(б) өлкә комитеты союзның эшен тикшерү буенча махсус комиссия тези. Аны өлкә комитеты аппаратының хезмәткәре Т Имаметдинов дигән кеше җитәкли. Кабат искәртеп үтәм: бу комиссия Кави Нәҗми инициативасы белән төзелми, чөнки кайсы гына җитәкченең үз теләге белән комиссия төзетеп, үзенең үк эшен тикшерттерәсе килеп торсын икән1 Ул чорда әле бигрәк тә! Әнә шул комиссия тикшерүләреннән чыгып, ВКП(б) өлкә комитеты 1937 елның 28 апрелендә икенче бер карар кабул итә. Ул карар «Татарстан совет язучылары союзы турында» дип атала һәм шул ук елны «Совет әдәбияты» журналының 4 санында басылып чыга. Әлеге карарның 2 пунктын биредә сүзгә-сүз китереп үтик: «2. Союз җитәкчелеге, аерым алганда союз правлениесе председателе ип. Кави Нәҗми, ВКП(б) өлкә комитеты бюросының 1936 ел, 27 Октябрьдагы җитди кисәтүләреннән бер нинди нәтиҗә дә ясамаганга күрә, ВКП(б) өлкә комитеты түбәндәгеләрне кирәкле дип таба а) Ип. Кави Нәҗмине союз правлениесе председательлегеннән азат итәргә...» Югары органның менә шушы карарын тикшерү өчен Язучылар союзында зур җыелыш җыйнала Ул 28 апрельдә башлана һәм 3. 4, 5 май көннәрендә дәвам итә. Җыелышта Т. Имаметдиновның һәм өлкә комитеты секретаре Г. Мөхәммәтҗановның докладлары тыңлана Бу докладлар «Совет әдәбияты» журналының 1937 елгы 4 һәм 5 саннарында басылып чыккан. Әлеге җыелышны Татарстан язучыларының иң фаҗигале җыелышы дип атарга мөмкин. Анда татар язучыларын тезләндерү һәм юк итү өчен барысы да диярлек эшләнә. Бик күпләр «халык дошманы», «троцкийчы», «буржуаз милләтче» дип тамгалана, һөҗүмнең иң үзәгендә — Кави Нәҗми. Хәзер инде председательлектән алынган Кави Нәҗми... Аны нәрсәдә генә гаепләмиләр җыелышта?! Ул ВКП(б) өлкә комитеты карарының бер пунктын да үтәмәү генә түгел, киресенчә, аңа каршы торган, төкереп караган, янәсе. Ул халык дошманнарына каршы көрәш җәелдермәү генә түгел, киресенчә, аларны яклаган да, аларга мораль һәм материаль ярдәм күрсәткән, үз канаты астында тоткан. Ул язучылар союзында гаиләчелекне көчәйткән. Театр сәхнәләрендәге идеологии яктан зарарлы спектакльләр аны борчымый. Өлкә комитетыннан килгән ике докладчы да Кави Нәҗми исемен сүз саен диярлек телгә алып сүгәләр, аны зур-зур контрреволюцион җинаятьләрдә гаеплиләр. Ә инде Шамил Усманов уңаеннан Т. Имаметдинов болай дип белдерә. «Совет әдәбияты» журналының 1937 елгы санында басылган докладтан өзекне китерәм: а) К. Нәҗми газеталарда үзенә карата чыккан тәнкыйтьләрне нигездә дөрес, ди. Сезгә билгеле, нигездә, дигән сүзнең астына күп нәрсәләр яшерелә. Бу сүз белән ул ялгышларын танырга теләмәвен яшереп калдырырга тырыша. Шушы көнгә кадәр аның үз иҗатындагы ялгышларын тәнкыйтьләп матбугатка чыкканы юк әле. Болай карауга ул үзенең ялгышларын икърар иткән кебек күренә. Дөреслектә исә ул партиягә һәм җәмәгатьчелеккә билгеле булган ялгышларын яшереп торырга ярата. Мәсәлән, Ш. Усмановның «Легион юлынның зарарлы якларын ачып салуда да ул үзен каһарман итеп саный. Ә тикшереп карагач, «Легион юлы» иң элек К. Нәҗми редактор булып эшләгән «Кызылармеец» газетасында басылган икәне беленде. Шулай ук бу әсәр ул редактор булып эшләгән «Совет әдәбияты» журналында да басыла... б) Шамил Усманов турында берничә сүз. Бу — үзен зур активка санап йөрүче иде. Соңгы вакытка кадәр ул партиягә чит һәм ят элементлар белән бәйләнеш тотып килде. Мәсәлән, «Сөембикә» журналы редакторы Сөләймановага пенсия ходатае булып йөри. Чехословакиядәге эмигрант Зыя Кадермәти белән бәйләнеш тотып килде. Үзенең энесе җинаять кодексының 58 статьясы белән гаепләнгәч, ул гаепле түгел дип, аны коткару юлына керә. Мин эсперантист, дип, Төркиядәге кем икәнлеге дә билгеле булмаган студент белән языша. Без аңар, ул кешенең фашист булуы мөмкин, дигәч, «Булса ни, мин эсперантист, мин теләсә кем белән бәйләнеш тота алам», ди. Менә шуннан үзегез аңлагыз инде! Ул Кытай газеталарында эсперанто телендә мәкаләләр белән чыга. Бу мәкаләләрнең эчтәлеге безнең өчен билгеле түгел, әлбәттә. Бер елны ул Әтнә районына барып, аның колхозларында йөри. Ул китеп бераз торгач, шул колхозлар турында язылган мәкалә белән бу колхозларга «Милли юл» журналы килеп төшә. Усмановның партиягә каршы көрәшеп йөргән кеше икәне күп кенә фактлар белән раслана. Мәсәлән, партиянең Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты янындагы башлангыч оешмасының гомуми җыелышында, ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль пленумы карарларын өйрәнгәндә, ул партиянең зур тарихи әһәмиятле карарын тискәре аңлатырга маташа. Язучылар профсоюз җыелышында троцкийчы-фашист бандаларына суд процессын өйрәнгәндә Ш. Усманов, бездә идеяле троцкийчылар бар һәм бандит фашистлар бар, троцкийчы фашист бандаларын ике терле итеп күрсәтергә маташа. Бөтен хезмәт ияләре троцкийчыларның бандит булып, фашист охранкасына хезмәт иткәнлекләрен яхшы белә. Яисә менә мондый факт алыйк. Совет язучылары оешмасын тәнкыйтьләве уңае белән ул: «Тәнкыйть яхшы нәрсә, мин үзем дә тәнкыйтьтә катнашам, ләкин без үзебезнең бөтен күренекле язучыларыбызны әдәбият дөньясыннан алып ташласак, чит илдәге Гаяз Исхакыйлар нәрсә әйтерләр?»— ди. Әйтерсең лә без фашист охранкасында хезмәт эзләп йөргән шарлатан Г Исхакыйлар алдында җаваплы! Әйтерсең лә Г. Исхакый безнең җәмәгатьчелек эшендә нинди дә булса берәр урын тота! Безнең хезмәт ияләре һәм яшь укымышлы- ларыбыз андый кешеләрнең дөньяда булганлыкларын да белмиләр, теләмиләр дә. Усма- новка. ни өчен син партиягә каршы сөйләп йөрисең, дигәч, ул мин вак буржуа арасыннан чыккан кеше, пролетариат арасында булганым юк, ди. Ә үзенең партия документларында социаль чыгышын «эшче» дип язган. Менә моннан Ш. Усмановның нинди кеше икәнлеге аңлашылса кирәк. Аңа озак тукталып торуның кирәге юк... Халык дошманы, буржуаз милләтче К. Нәҗми, адым саен икейөзләнеп. Ф Сәйфи, Г. Гали, 3. Гали. Ш. Усманов, Гинзбург. Толымбайский һ. 6. шундый иң кабахәт дошманнарны аңлы рәвештә күтәреп, саклап килде. Үзенең хезмәт хәленнән файдаланып, халык дошманнарына астыртын җимерү эше. корткычлык эше алып барырга материаль һәм мораль ярдәм итеп килде. Барлык материаллар һәм мондагы чыгышлар моны тулысынча раслыйлар. Бу фактка каршы бәхәсләшү мөмкин түгел». Югарыда китерелгән өзеккә аңлатма биреп торуның кирәге юк. Аннан бик ачык күренә: А. Яхин мәкаләсендә китерелгән гаепләрне Ш. Усмановна К. Нәҗми түгел, ә Т. Имаметдинов тага. Хәзер бик күпләр шундый сорау куялар: ул елларда К. Нәҗми нинди роль уйнаган соң? Мәскәүдәге әдәбият-сәнгать мәсьәләләре буенча Үзәк дәүләт архивы һәм Татарстан партия архивы материаллары белән, ул елларда басылган газета-журналлардагы мәкаләләр белән, шулай ук үзебезнең гаиләдәге кайбер документлар белән ныклап танышканнан соң, һәм дә әтием Кави Нәҗми һәм әнием Сәрвәр Әдһәмова хакында ТАССР дәүләт куркынычсызлыгы комитетыннан бирелгән белешмәләр нигезендә, шулай ук Фатих Кәрим. Ибраһим Салахов, Якуб Чанышев һәм дә алар бергә төрмәдә утырган башка кешеләр сөйләгән истәлекләргә таянып, мин әтинең һәм әнинең ул еллардагы тормышын түбәндәгечә күз алдына китерәм. Ул чорны шартлы рәвештә икегә бүлеп карыйм. Беренчесенә— 1936 һәм 1937 елның 2 июлендә кулга алынганчыга кадәрле чор Икенчесе — кулга алынудан башлап партиянең XX съездына кадәрге вакыт Бу ике периодка иркенрәк тукталып үтик. 1937 елның башыннан алып «Кызыл Татарстан» газетасында һәм «Совет әдәбияты» журналында «халык дошманнарыпн тар-мар итүче мәкаләләр тагын да күбрәк басыла. Аларның күбесендә төп дошман — Кави Нәҗми. «Матур әдәбиятны дошман калдыкларыннан тазартырга!» дип аталган мәкаләдә («Совет әдәбияты». 1937 ел, 6—7 саннар) мондый юллар бар „Ачыктан-ачык халык дошманнары икәнлекләре фаш ителгән Кави Нәҗми. Гомәр Галиев. Г Толымбайский...» Ә инде ВКП(б) өлкә комитеты карарыннан һәм язучыларның югарыда искә алынган зур җыелышыннан соң К. Нәҗми белән С. Әдһәмова өстендә кара болытлар тәмам куера башлый Язучылар союзы идарәсенең 12 июньнән башлап 14 июньгә кадәрге киңәйтелгән утырышы (аны яңа председатель Л. Гыйльми алып бара) чын мәгънәсендәге инквизиторлар судына әверелә. Ул утырышта, халык дошманнары буларак, К. Нәҗмине, X. Туфанны һәм Ф Кәримне союздан чыгаралар. Ә бер атнадан әтине, шул ук гаеп белән, партиядән дә чыгарып ташлыйлар. Ул партиягә 1919 елда—17 яшьлек егет чагында кергән була. 1937 елның 2 июлендә исә К. Нәҗмине кулга алалар Бу вакытта мин — бәләкәй малай — ерак Кустанай даласындагы бер авылда, туганнарыбызда идем. Чөнки әтине партиядән чыгаргач, алар әни белән икесе киңәшеп, вакыйгаларның ничек куерасын алдан ук күреп, мине әнә шундый ерак туганнарыбызга озаттылар. Көз көне укырга керү өчен Казанга кайткач, әни миңа елый-елый НКВД хезмәткәрләре килеп, бөтен өйнең астын-ескә китерүләрен һәм әтине алып китүләрен сөйләде Әти белән бергә, аның барлык кәгазьләрен дә алып киткәннәр Өйдән алып чыкканда әти әнигә «Тансыкны саклый күр. үзеңне дә сакла! Тиздән барысы да ачыкланыр. Мин нинди дошман булыйм, ди. Батрак малае бит мин. Гражданнар сугышында катнаштым. Кызыл Армиядә 14 ел булдым. Нык бул!»—дигән. Әти кулга алынгач, безне, халык дошманы гаиләсе санап, шул ук йорттагы бик начар фатирга күчерделәр 1938 елның 4 январенда исә төнлә әнине дә алырга килделәр Мине махсус урынга озатмакчылар иде. туганыбыз Хатирә апа .Әтисе өчен баласы җавап бирми!, дип, үзе белән алып калды, мине НКВД кешеләренә бирмәде Әле мине алырга аннан соң да күп тапкыр килгәләделәр Ләкин безнең ишегалдындагы танышлар мине алдан кисәтәләр да. тиз генә яшерәләр иде Шулай итеп, мин махсус колониягә озатылмыйча калдым Әтинең тикшерү эше әле тегәлләнмәү сәбәпле, әнине баштарак хөкем иттеләр. Аны. беренчедән Совет властена каршы контрреволюцион пропаганда алып баруда (язучылар союзы идарәсе председателе булган кешенең ялган шикаяте буенча), икенчедән. үз иренең һәм тагын башка халык дошманнарының контр эшләрен белә торып тикшерү органнарына хәбәр итмәгәне өчен гаепләделәр Хөкем хәзерге Ленин урамындагы Верховный суд бинасында булды Мин әнине кулга алынганнан соң беренче мәртәбә шунда күрдем Ул судта нык торды, ялган гаепләүнең бер генә пункты белән дә килешмәде Хөкем карары укылгач та әле. күзеннән бер тамчы яшь чыгармастан. кулын югары күтәрде дә «Минем гаебем юк!»— дип кычкырды. Шуннан соң аны кара машинага алып чыгып киттеләр... Икенче тапкыр мин әнине Петрушкин разъездындагы төрмәдә күрдем Аларны Себергә озатырга тиешләр иде. Мин еладым, әни мине гел юатты, гаделлекнең өскә чыгачагына ышандырды. Ә соңрак, өстендәге йон кофтасын салып. Хатирә апага бирде дә кофтаны сатарга кушты Мәктәпкә бару өчен миңа өс һәм аяк киемнәре алырга кушты Бер-ике айдан безгә Себердән хатлар килә башлады Ул Красноярск тимер юлының Суслово станциясе янындагы лагерьда иде Әле шушы елларда хатыным белән бергә әнинең ул чакта язган хатларын укып утырганда тап булдым: әни үзенә җылы кием җибәрүләрен сораган, әзрәк балык мае табылмасмы, дигән Чөнки салкын 60 градус чамасы икән. Ул туберкулез белән авырый башлаган булган Ә әти кулга алынганнан соң мин аның белән өч мәртәбә күрешә алдым Башта МВД бинасының икенче катында. Әти бик начар хәлдә иде. бик тә ябыккан, хәлсез Ул үзе турындагы сүзгә ышанмаска кушты. Безнең күрешү турында әниеңә яз, диде... Икенче мәртәбә мин аны Верховный судта күрдем Аңа күп төрле уйдырма гаепләр тактылар. Имеш, ул пантюркистларның хәрби оешмасы әгъзасы икән. Ул 1925 елда, Г. Ибраһимов белән берлектә, «Татарлар һәм башкортлар Кызыл Армия сафларында» дигән китап чыгарган 1927 елда К. Нәҗми җидегәнчеләр оешмасында катнашкан һәм Яңалиф кертүгә каршы чыккан. Язучылар союзында эшләгәндә халык дошманнарын яклаган, буржуаз милләтчеләрне бергә туплаган һ. б... Бу гаепләрнең берсен-бер танымаса да, әтине 10 елга хөкем иттеләр. Ә язучы Мирсәй Әмирне, әтинең сүзләренә ышанып, суд залында ук азат иттеләр һәм өенә кайтарып җибәрделәр Суд тәмамланганнан соң, алып китү өчен машина көткәндә, әтине коридорга алып чыктылар. Без аның белән шунда күрештек Мин аның тешләре төшкән булуга һәм итек кунычының сәер рәвештә ертылган булуына игътибар иттем Әти миңа тешләренең Черек күлдә калуын әйтте, итек кунычын аяклары шешкәнгә ертырга туры килгән. Өченче тапкыр мин аны Пләтән төрмәсендә күрдем Ул тагын да бетерешкәнрәк иде. Кочаклашканнан соң мин «Әти. сине кайчан кайтаралар инде?»—дип сорадым. Ул үзенең РСФСР Верховный судына гариза язган булуын әйтте. Чыннан да, 1939 елның 22 июнендә махсус коллегия әти эше буенча гаепләүләрне юкка чыгара. Әтине 1939 елның 30 декабрендә иреккә чыгардылар. Ә озакламый партия сафында да торгыздылар Бу уңайдан шунысын да әйтеп китәргә кирәк: үзе төрмәдә булуга карамастан, әти төрмәдән торып, хөкем ителгән Фатих Кәримне азат итү буенча эш йөртә, суд һәм партия органнарына гаризалар яза Аның һәм башка кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1941 елда Фатих Кәрим иреккә чыгарыла. Әниебез Сәрвәр Әдһә- мова исә 1940 елның 16 Октябренда азат ителә. Аның сөргендә күргәннәре хакында И. Салахов һ. 6. язучыларның әсәрләрендә күлмедер әйтелә. Әни 1959 елда Евгения Гинзбург белән очрашкач та. алар тоткынлык турында үзләренең авыр хатирәләрен уртаклашалар. Гинзбург ул чагында «Әле ярый мине 1937нең февралендә кулга алдылар... Ул вакытта бик нык җәзаламыйлар иде- — дип, үзенең әзме-күпме җиңелрәк язмыш кичергәнен әйтә. Соңрак ул әнидән «Рабфак» исемле повестен татарчага тәрҗемә итүне үтенә Алар хәзер матбугатта басылып чыккан «Хәвефле юл» («Крутой маршрут») әсәре хакында да еш сөйләшәләр. Ә инде әтинең төрмәдә үзен ничек тотуы хакында миңа хәрби разведчик Һади Маликов сөйләде Бик күп илләрдә Ватаныбызга ышанычлы хезмәт иткәннән соң үз төрмәбездә 19 ел буена утырган бу кеше. 1956 елда акланып, иреккә чыгарылды һәм 75 яшенә кадәр гомер кичерде Алар әти белән бер камерада утырганнар. Үзләре янына кыйнап кертеп ташлаган әтине башта бөтенләй танымыйлар да Аңына килеп сөйләшә башлагач кына, аның кем икәнен беләләр Ирексездән күзләренә яшь килә. Икенче бер вакытта әти СССРның генераль прокурорына гариза яза Сорау алганда Усманов һәм Зыков фамилияле тикшерүчеләрнең үзен ничек итеп газаплауларын санап киткәндә, камерадагы тоткыннар шулай ук тетрәнү кичерәләр Әтинең төрмә истәлекләреннән тагын берсе хәтердә калган. Тикшерүчеләр, җәзаның бөтен чараларын да кулланып чыкканнан соң, ахыр чиктә болай итәргә булалар — әтине уголовниклар камерасына ябалар. Тегеләргә алдан ук: «Бу Арзамастан китерелгән прокурор», дип әйтелгән була. Тегеләр инде билгеле, «прокурор»ның күлме кирәк тетмәсен тетәләр. Ара-тирә «Мә сиңа, прокурор!»—дип тә куялар. Аңына килгәч, әти тегеләргә үзенең прокурор түгел, ә язучы икәнлеген әйтә. Башлыкларының моңа ышанасы килми, язучы булсаң, әйдә безгә нәрсә дә булса сөйлә, диләр. Ә әтиебез телдән сөйләргә дә бик оста иде, ул боларны тәки ышандыра алган! Үткен караклар турында, сентименталь мәхәббәт күренешләрен дә куша-куша, бер хикәят сөйләгән ул. Шуннан инде тегеләрнең карашы үзгәрә, алар әтигә кәгазь һәм каләм табып бирәләр. Төрмә шартларында кассацией гаризаларны әти әнә шулай итеп кенә яза алган. Ул гаризаларны төрмәдән алып чыгып, тиешле җиренә җиткерүдә дә әтигә теге яңа «танышлары» ярдәм иткән. Генерал-лейтенант Спильниченконың 1951 елда әтигә язган хаты да шундыйрак бер хатирәне яңарта. Хатта мондый юллар бар: «Сез инде мине хәтерләмисездер. Хәзер мин Сезнең исегезгә төшереп карыйм әле, шуннан соң кайчан һәм кайда очрашуыбыз, бәлки, хәтерегезгә төшәр. Ул очрашу бер дә гадәти түгел иде шул... Ләкин миндә Сез сөйләгән хикәят һәм әкиятләрдән бик тә көчле тәэсир калды. Мин аларны тыңларга үтә ярата идем. Бу хәл бит 1939 елның январенда, Пләтәндә булды...» Сорау алу вакытларында әтигә тәэсир итүнең тагын шундый психологик ысулын да кулланалар: әгәр дә документка кул куймасаң, малаеңны да төрмәгә утыртабыз, диләр. Әйе. без, гаилә әгъзалары, ул елларда заложниклар идек, һәм, гаиләләре өчен борчылып, күпләр, бик күпләр үз-үзләренә ялган гаепләр яктылар.. Билгеле булганча, 1937 елның икенче яртысыннан соң тоткыннарга карата тагын да катырак җәзалар кулланыла башлый. Бу хакта Сталинның махсус телеграммасы була. Ул анда «Буржуаз разведка социалистик пролетариат вәкилләренә карата физик җәзаның бөтен юлларын куллана. . Ә дәүләт куркынычсызлыгының социалистик органнары ни өчен алардан гуманлырак булырга тиешләр?»—дигән дәлилләү китереп, бер гаепсез кешеләргә карата тагын да шәфкатьсезрәк чаралар куллануны рөхсәт итә. Иң югары органнардан әнә шундый рөхсәт бирелеп торгач, әлбәттә, түбәндәгеләр җанфәрман тырыша. Урыннардагы тикшерүчеләр бөтен алымнарны куллана. Әти сөйли торган иде тикшерүчеләр тоткынны кул белән дә. аяк белән дә кыйнаганнар. Наган сабы белән тешләрен коя торган булганнар. Тәүлекләр буе бастырып тоту... Кеше аңын югалткач, салкын су коеп, аны яңадан ушына китерү. Әтинең озак басып тора- тора аяклары шешеп чыга. Аны бер биш мәртәбә генә атарга дип алып чыгалар... Төрмәдә шулай ук мунча кебек эссе камералар һәм билдән салкын сулы карцерлар да булган. Болар барысы да тоткынның «телен ачар» өчен уйлап чыгарылган. Казан университетында инженер булып эшләгәндә язмыш мине Лощилов дигән бер иптәш белән очраштырды. Ул әти белән шактый гына вакыт бергә төрмәдә утырган икән. Үзләрен Кремль астындагы төрмәдә салкын сулы карцерда тотканнарын ул җан газабы белән сөйли иде Фатих Кәримнең әти белән бергә төрмәдә утырганда күргәннәре аның «Онытма!» исемле шигырендә дә бик тәэсирле итеп әйтеп бирелә Бу шигырь «Кави Нәҗмигә багышлана» диелә, безнең гаиләдә аның нөсхәсе бар. Тик ни өчендер «Казан утлары» журналының 1988 елгы 6 санында бу шигырь «Хәсән Туфанга багышланган» дип басылды... Төрмәдән әти дә. әни дә авыру булып кайттылар. Әтине шуннан соң гомер буе кан басымы борчыды, йөрәгендә аритмия булды Әнидә исә туберкулез һәм хроник бронхит иде. Әтинең 55 яшендә дөнья белән саубуллашуына да әнә шул газаплар сәбәпче, әлбәттә. Язмамны төгәлли төшеп, үзем өйрәнгән бөтен документлар һәм әтинең танышлары сөйләгәннәрдән чыгып, мин биредә шуны белдерә алам: 1936 һәм 1937 елда әти газета-журнал битләрендә язучылардан бер генә кешене дә тәнкыйтьләп чыкмый, еларга гаеп ташламый һәм инде бигрәк тә политик ярлык такмый Киресенчә, аның үзен «Кызыл Татарстан»—сигез мәртәбә. «Совет әдәбияты» журналы — дүрт тапкыр һәм «Красная Татария» берничә мәртәбә зур гына гаепләр белән бәйләп язып чыгалар Тагын шунысы кызыклы: соңрак, 1940 елның 20 январенда, «Кызыл Татарстан» үз битендә менә шушындый белдерү бастыра: «1937 елгы 62, 73. 84. 109. 136, 140, 175, 247 саннарда «Кызыл Татарстан» газетасы тарафыннан Кави Нәҗмигә «халык дошманы», «буржуаз милләтче» дигән гаепләүләр ташланган иде. Тикшерү вакытында ул гаепләүләрнең ялган булы ачыкланды. Суд органнары карары белән иптәш Кави Нәҗми тулысынча акланды». 1955 һәм 1956 елларда Кави Нәҗми гаепсезгә кулга алынган бик күп язучыларның эшләрен яңадан карауда катнаша, аларның шәхесен һәм язган әсәрләрен уңай яктан бәяли Андый язучылар җөмләсеннән Г Ибраһимов. К. Тинчурии, Г. Гали. Ш. Усманов, X. Туфан, И Салахов. Г Мөхөммәтшин. С. Рафиков. 3. Сомитов һәм башкаларның исемнәрен әйтеп була Бу кешеләрне аклауны үтенеп, ул СССР Верховный судына һәм әпеге судның хәрби коллегиясенә мөрәҗәгать иткән. Әти белән әнинең кулга алынган булулары минем язмышымда да авыр чагылыш тапты. Әти кулга алынганнан соң, безне начар фатирга күчергән домоуправ Борисов 1941 елда мине үзенә чакырып алды да болай ди "Менә бу кәгазьгә кул куй!» Мин кул куярга теләмәдем Шуннан соң ул мине куркыта башлады «Әгәр дә син моңа кул куймыйсың икән, әтиең белән әниеңне яңадан термәгә утыртачакбыз!" Кул куярга туры килде. Баксаң, бу һенәр училищесына җибәрү турындагы кәгазь икән! Шулай итеп, мин һенәр училищесында укырга теләк белдергән булып чыктым. Анда мин ике ел буе эшләдем, оч төрле һенәр үзләштердем Танкка каршы гранаталар һәм авиация приборлары ясаганда хәтта өлкәннәр нормасын да үти идем Икенче мәртәбә әти-әни язмышы минем тормышка армиядә хезмәт иткән вакытта килеп керде. 1946—1952 еллар иде бу. Бервакыт мине төрек шпионына ярдәм итүдә гаепли башладылар! Ел буе махсус бүлеккә сорау алырга йөрттеләр. Әле кайчан диген — нәкь төн уртасында алып китәләр иде Менә шул чагында минем күз алдында гел әти белән әни торды. Ялган документларның берсенә дә кул куймадым! Нәтиҗәдә, әлеге нигезсез гаепләүләр явыз эшен эшли алмады Шәхес культы кебек чуалчык һәм авыр елларны тикшерүчеләр шуны онытмасыннар иде теге яки бу чорга караган документлар белән гаять сак эш итәргә кирәк! Аларны ул чор контекстыннан һич тә аерып карарга ярамый. Кеше телендә йөргән имеш- мимешләргә генә ышану да хата. Берәр документ кулыңда булган очракта да. төрле- төрле чыганакларны чагыштырып карый-карый гына дөреслекне эзләргә кирәктер. Чуалчык еллар йомгагын сүткәндә без гаделлеккә хыянәт итәргә тиеш түгел!