Бер сорауга бер җавап

— Сезнеңчә, туган әдәбиятыбызда сәламәтлек саклау ничек яктыртыла? — Казан — Россиядә барлыкка килгән медицина үзәкләренең өченчесе, быел институтыбыз 175 еллыгын бәйрәм итте. Шушы дәвердә Казан утыз биш меңгә якын доктор әзерләде. Революциягә кадәр татарлардан алты кеше генә врачлык дипломы алса, революциядән соң алар дәвалаучы белгечләребезнең утыз процентын тәшкил итте. Безнең гаиләдә, мәсәлән, әти дә, абыем белән хатыным да — врачлар. Дәвалаучылар элек югары культуралы булулары белән аерылып торган, әдә- биятсәнгатьне яхшы белгәннәр. Әтием дә татарча күп укый иде, бездә дә туган телебезгә, туган әдәбият, театр, музыкабызга мәхәббәт уятырга тырышты. Шуның аркасында шәхси китапханәбездә татар язучыларының китаплары бик күп. Фәнни һәм оештыру эшләренә кереп чумганлыктан, мин аларның байтагын вакытында укырга өлгерә алмыйм, әлбәттә; шулай да, классикларыбыз иҗаты һәм медицина дөньясын сурәтләгән әсәрләр белән беренче нәүбәттә танышырга тырышам. X. Вахитның «Соңгы хат» драмасы, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы, Н. Фәттах һәм М. Маликова китаплары нигезендә шуны әйтә алам: татар әдәбияты сәламәтлек чагылдыру өлкәсен идеаллаштырыбрак гәүдәләндерә. Үткен мәсьәләләрне кыюрак чагылдыру җитми. Врачлар әзерләү барышы, шул процесста хәл ителергә тиешле мәсьәләләр әдәбиятыбыз игътибарыннан, гомумән, читтә кала. Казан медицина мәктәбенең тамырлары тирән, казанышлары мул. А. Терегулов, Ф. Мөхәммәдьяров, М. Корбангалиев, X. Хәмитов һәм башка галимнәребез, халык хөрмәтен казанган бик күп докторларыбыз бар. Шуның белән бергә, бүгенге хәлебез мактанырлык түгел. Врачлар белән тәэмин ителү ягыннан Татарстан РСФСРда кырык сигезенче урында тора. Институт милли башкалабызда эшләсә дә, анда керүче татарлар өлеше һаман аз әле. Менә бу мәсьәләләрнең төбендә нәрсә ята? Нишләп аларның сәбәпләре укучыларны дулкынландырырлык дәрәҗәдә әдәбиятыбызда яктыртылмый? Әйтик, милли мәктәпләрне тәмамлаучыларга юлны киңрәк ачар очен, бәлки, институтта ниндидер үзгәрешләр ясарга кирәктер? Җәмәгатьчелек фикерен язучы да кузгатмаса, кем кузгатыр? Врачлар әзерләүнең сыйфатын яхшырту мөһим. Дәвалаучыларның әхлакый сафлыгы, миһербанлылыгы, аларның бай күңелле булуы әдәбият, сәнгать белән ни дәрәҗәдә сугарылуга да бәйле. Студентларыбызны татар культурасын өйрәнүгә тарту бик акланыр иде. Чит илләрдә иҗтимагый предметларны өйрәнүгә уку программа сының унике проценты бирелә, бездә исә ул дүрт процент кына тәшкил итә. Мондый шартларда язучыларыбыз чаң какса, хәтта укыту программасын камилләштерүгә дә катнашса, җәмгыятебез файда гына күрер иде. Болгар, Казан ханлыгы дәверендәге дәвалау гыйлеме үсешен, ата-бабаларыбыз казанышларын белмибез, шуларны «сикереп» узып, Әбүгалисинага табынабыз. Цивилизация яңа чирләр тудырды: һава, җир-су пычратыла, синтетик киемнәр барлыкка китерелә, алар авыру чыганагына әверелә, яңа ашламаларны ваемсыз куллану азык-төлекне агуга әйләндерә... Әдәбият бу яктан да укучыларын сәламәт яшәр өчен әзерләргә тиеш. Минем уемча, туган әдәбиятыбызда сәламәтлек саклау мәсьәләләре киңрәк урын алса һәм тирәнрәк яктыртылса, заманыбызга муафыйграк булыр иде. Моның өчен күршеләрнең — Татарстан язучылар союзы һәм Казан медицина институты багланышларын ныгытырга кирәк.

Реклама