Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАМБУР БЕЛӘН ЧИГҮ

Татарстан сынлы сәнгать музеенда татар халкының гамәли сәнгатен,» • кнң урын тоткан тамбурлап чигү үрнәкләре күпләп саклана Шундыйларның рле мөмкин лекләр бирүе тамбурлап чигүнең тагы да үсүенә, камилләшүенә илтә. Узган гасырның алтмышынчы елларында, техника үсешенә бәйле рәвештә, тегү машиналары күпләп тарала башлый, кулдан тегү әкренләп кысрыклама би ра. Әмма, шуңа да карамастан, тамбур белән чигүгә игътибар кимеми, киресенчә, яңадаи-яңа мөмкинлекләр туа. Башта — шәһәр, аннан соң авыл хатын-кызлары тамбур белән чигү машинасында эш итәргә күнегәләр. Хәзер инде зуррак мәй ‘ данлы тукымаларны чигү мөмкинлеге туа. Әйтик, киң мәйданлы япмаларны, җәймәләрне, пәрдә һәм намазлыкларны бизәкләп чигеп чыгу азрак вакыт таләп итә башлый. Шул ук вакытта ваграк әйберләр — савыт саба һәм китап киштәсе япмалары, сөлге, күкрәкчә кебек әйберләрне дә тамбурлап чигү ешая. Ата-бабадан калган төсмерләрне һәр буын үзенчә баеткан. Һәр хатын кыз үзе чиккән әйбергә күңел җылысын салган. Шуңа да музейда тупланган әйберләр арасында бер берсен кабатлаган яисә бер беренә тәңгәл килгән үрнәкләр бөтенләй юк. Тамбур белән чигүнең нигезендә, әйткәнебезчә, чәчәк һәм үсемлек сурәтләрен бизәкләп тудыру ята һәм әлеге сурәтләрне тудырган хатын кызлар чын мәгънәсендә үз эшенең бөек осталары, сизгер күңелле рәссамнар булганнар. Халык. бәлки, нәкъ менә шуңадыр, тамбурлап чигүне «энә белән рәсем ясау, дип тә атап йөртә, В. ЦОИ. Татарстан сынлы сәнгать музее хезмәткәре. К). ФИЛИМОНОВ фотосы. Тышлыкның дүртенче битендә Казан Кремле. XIX гасыр. Инглиз раееамы Э. Турнерелли эшеннән репродукция.