ШАГЫЙРЬНЕҢ ЯРАЛЫ ҖАНЫ

 

Фатих Кәрим әсәрләрен миңа еш кына кулга алырга туры килә Инде күбесен белсәм дә ихтыярсыз кайберләренә кабат күз салам Карап торуга гади, ләкин гаҗәп самими шигырьләр Бернинди шигъри хәйлә юк Әмма һәркайсында шагыйрьнең җаны, күңел халәте бар Менә бик билгеле Кереш җыр» шигыре. Ф Кәрим аны бер китабына ачып җибәрә торган шигырь итеп язган. Мин рядовой солдат бу сугышта. Тик бер нәрсәм белән аерылам. Рядовойлар төнен йоклаганда Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан Бер минут та башка тынгы бирми. Окоп кочагында утырам Аламын да куен дәфтәремне. Янып җыр язарга тотынам Шигырьнең авторы тере сыны белән күз алдына килеп баскандай була Өстендә күпне күргән соры солдат шинеле, янында корулы автомат. Йозендә уйчанлык. Күзләрендә иҗат януыннан кабынган нур чаткылары яшеренгән. Ул яза. һәм. әйтерсең, якында гына горселдәгән туп тавышлары да. үзәккә үтәрлек көзге җилләр дә авыр сугыштан соң күз керфекләренә асылынган арыганлык та аны туктата алмый Ә бераздан, кыска вакытлы ялдан соң, автоматын тотып үзе дошман өстенә ташланган вакытта, аның шигырьгә әйләнгән хисләре окопташлары йөрәген җылытыр Шуңа күрә дә шагыйрь «окопларда язган җырларымны хөрмәт белән дуслар укырлар» дип ышана Аның үзе ясаган куен дәфтәрләренә язган җырлары татар совет поэзиясенең иң күркәм казанышларыннан берсе булып танылды Ф Кәрим поэзиягә 20 еллар ахырына таба (1927—28 елларда) Һади Такташ. Хәсән Туфан авазлары көчле яңгыраган чорда килеп керә, алар сафына кушыла, аларның һәм иҗади, һәм шәхси дусына әверелә Ф Кәримнең әдәби сиземе, зәвыгы, дөньяга карашы гаҗәп тиз үсә. чыныга, иҗат офыгы сизелеп зурая, политик темалар янына лирик-интим хисләр өстәлә. Шагыйрь зур темаларны да лирик хис белән сугарып язу юлларын эзли Ф Кәримнең чордашлары әлегә кадәр аның хезмәт сөючән. эшлекле табигате, өлгерлеге, пөхтәлеге, үз-үзенә дә. иптәшләренә дә таләпчән олы җанлы кеше булуы турында сокланып сөйлиләр Ф Кәрим югары культуралы, бай эрудицияле, сизгер йөрәкле шагыйрь булып җитешә, күп укый Горький һәм Маяковский. Такташ һәм Байрон, Пушкин Лермонтов һәм Тукай, Белинский һәм Чернышевский. Шекспир һәм Беранже әсәрләре аның өстәл китаплары булган Фатих Кәримнең табигатенә бик яшьли үк тынгы белмәү, иҗтимагый активлык хас Казан Җир төзелеше техникумында укыганда ук (1925—29 еллар) Ф Кәрим комсомол активисты була, укып бетерер-бетермәстән республика яшьләр газетасының редколлегия члены итеп сайлана, аннары журналист булып китә, мәктәп әдәби түгәрәкләренә җитәкчелек итә. балалар әдәбияты турында докладлар белән чыга, куп йөри, күпне күрә. Утызынчы елларда Ф Кәрим татар поэзиясендә мактаулы урын алган әсәрләр иҗат итә. Җиденче мич». Яшен яктысы» «Тавышлы таң», .Илле егет». -Аучылар» -Аникин кебек поэмаларында шагыйрь яңа кешенең рухи үсешен сәнгатьчә күрсәтү дәрәҗәсенә күтәрелә Фатих Кәрим яшьләрчә ялкын белән көрәшнең иң кызган җиренә омтылучан шагыйрь булып үсте Аның поэзиясе вак хисләрне белмәде Аны ил тормышының бетен яклары кызыксындыра, борчый һәм шатландыра иде Ләкин ул жиңүләр тантанасына исереп, тирә-ягына ал күзлектән карап яшәүче шагыйрь түгел иде Аның поэзиясе һәртөрле әрәмтамакларга ялкауларга һәм гамьсез бәндәләргә, ил эчендәге һәм ил тышындагы дошманнарга да утлы ук булып кадалды. Карбыз кебек кап урталай Ярыр идем дә бу җир шарын. Ике ярым шарны бер-бсрсснә бәреп. Кояр идем бөтен чүп-чарын,— дип язды ул бер шигырендә Үзенең күп санлы каләмдәшләре кебек. Фатих Кәрим дә Бөек Ватан сугышында шагыйрь булып кына түгел, солдат булып та катнашты 1941 елның ахырыннан алып 1945 елның 19 февраленә — батырларча һәлак булуына кадәр Ф Кәрим Мәс- кәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сузылган солдат юлын узды һәм шуның көрәш юлын үз поэзиясендә соклангыч шигъри көч белән гәүдәләндерде Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышында катнашуын намус эше. дан эше итеп саный Киләсе җиребезгә килеп җиттек, эшкә башладык Хәзер инде кулга корал тотып Туган ил өчен көрәшәбез Эш күп вакыт юк Тәүлекләр буе аякта торырга туры килә Болар бар да дан эше»— дип яза ул фронттан җибәргән беренче хатында. Икенче бер хатында Ф Кәрим фашизмга каршы корал белән дә. җыр белән дә көрәшүе турында әйтә: • Бөтен көчемне -фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә — бер сафта Бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм Җырларымның ялкыннарын да ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм Шул ук омтылыш, шул ук ялкынлы хис Ф Кәримнең сугыш чоры лирикасында да үзәк урынны ала Мин ант итәм: соңгы тамчы каным. Күкрәгемнең соңгы сулышын. Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм. Ватанымның изге сугышы! дип белдерә ул беренче тапкыр яралангач язган шигырендә Бу сүзләрдә барлык совет шагыйрьләренең уртак авазы чагыла Шушындый патриотик карашлар белән рухланган һәм татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традицияләрендә тәрбияләнгән татар шагыйрьләре дә сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар, солдатның күңел түрендә сакланган уй һәм хисләрен дә бөтен йөрәкләре белән сизделәр, күңел күзләре белән күрделәр Шуңа күрә солдат йөрәгендәге моңны һәм сагынуны да. шатлык һәм җорлыкны да. кешелек хисләренең бөтен нечкәлекләрен дә тулы итеп шигырьдә гәүдәләндерә алдылар Поэзиядә шагыйрь һәм солдат әнә шулай берләште Поэзия халык тавышы дәрәҗәсенә, миллионнарның йөрәк хисләрен яктыртучы җырлар дәрәҗәсенә күтәрелде Фатих Кәрим шул шагыйрьләр колоннасының алгы сафында барды, туп гөрселдәп торган җирләрдә гаҗәеп активлык белән иҗат итте, югары идеяле чын поэзия тудырды. Сугыш чорында язылган беренче әсәрләреннән Ант» шигырендә ул -мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм» дип ант итте, «Дусларга- шигырендә «ышанычлы сөйгән улың булып мин сугышка барам Туган ил» дип белдерде -Туктатыйк шигырендә Котырган эт өстеңә ташланса, маңгаена атып миен чәчрәтмичә, котылуны исеңә кертмә» дип кисәтте. Мин—гуманист- шигырендә фашист автоматчигын агач башыннан бәреп төшерүдә сугышчан гуманизм күрде Бүген иң мөһим булган, иң кирәк булган сүзне әйтү Ф Кәрим поэзиясенең идея ягыннан үткенлеген билгеләде. Шуның белән бергә Ф Кәрим һәр әсәрендә үзенең олы фикерен бер укуда ук күңелдә уелып калырлык афоризм дәрәҗәсендә тыгыз һәм кристаллдай саф. ачык итеп шигъри яктан чарлауга иреште Фашист илгә үлем генә китерә. Фашизмның таңы, язы юк Илең турында уйласаң. Гомерең озын була.— кебек афористик юллар бер йодырыкка төйнәлгән куәтле сүз булып яңгырадылар Ф Кәрим сугыш елларында чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтте Өч ел вакыт эчендә ул һәркайсы әдәби казаныш саналырлык 150 ләп шигырь, 8 поэма 2 прозаик повесть -Шакир_ Шигаен- исем ле зур драма әсәре иҗат итте. Аларда совет кешеләренең күп санлы обрахлары г.»үдәлнеде Ф Кәрим сөйгәнен фронтка озатучы кызның хисләрен дә, фронттагы егетнең сөйгәне турындагы сагынып уйлануларын да. әтисенең тизрәк кайтуын көтүче нәни кыэйыц йөрәк тавышын да ишетте Аның әсәрләрендә Василий Теркин белән бертуган җор күңелле солдат Фазыл да, броня йөрәкле тимерче Саттар да. сапер, связной, санитарка, тупчы врач образлары да тулы чагылды һәр очракта да Ф Кәрим совет кешесенең рухи дөньясын сурәтләүне беренче планга куя. Әмма Ф Кәримнең сугыш чоры әсәрләрендә топ сыйфат — лирик җылылык Аның әсәрләренең һәркайсында төп урынны лирик геройның уйлары һәм хисләре алып тора Фронттан җибәргән бер хатында Фатих Кәрим -Стройда шунысы кыйммәт, ботен нәрсәне йөрәгең үтә үткәрәсең Минем язган әйберләрем уңышлы икән, моның төп сәбәбе шушы канымны коеп сугышам, шуның турында шул хис белән язам*.— дип хәбәр итә Бу сүзләр хакыйкать иде. Ф Кәрим Ватан сугышында чыннан да зур батырлыклар күрсәтә Сугыш дәвамында ул ике тапкыр каты яралана ләкин госпитальдән соң яңадан сугышка омтыла Оста сугышуы очен ул күп гаПкыр язма котлаулар ала. фронтта рядовойдан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1945 ел- v ның 6 февралендә ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә 1945 елның 18 февралендә Фатих Кәрим үз взводы белән соңгы сугышка керә Взводның бу сугыштагы батырлыгы турында Ф Кәрим хезмәт иткән частьтан Татарстан Язучылары союзына җибәрелгән хатта түбәндәге сүзләр бар: -Ф Кәримонка фашистларны 37.8 биеклегеннән бәреп чыгарырга һәм шунда ныгып калырга дигән бурыч куелды Бу бурычны үтәүнең ботен сугыш нәтиҗәсе өчен зур әһәмияте бар иде. Кече лейтенант Ф Каримов үзенә топ хәрби бурычны үтәү йокләтелгәнне яхшы аңлады, ул үзенең взводы белән кичләре күп олеш артыграк булган дошманга каршы кыю рәвештә сугышка ыргылды. Ул җитәкчелек иткән взвод дошманның көчен сындырды һәм биеклекне яулап алды Фашист бандитлар, бу аз санлы кыюларны биеклектән куып төшерергә теләп, биш тапкыр каршы һөҗүмгә күчтеләр. Ләкин, зур югалтуларга дучар булып, артка тәгәрәделәр. 18 февральдән 19 февральгә каршы бер тәүлек эчендә фашистларның 45 солдат һәм офицеры үтерелде. 120 кешесе пленга алынды - Фатих Кәрим шушы сугышта һәлак була Соңгы батырлыгы өчен аңа икенче орден —-Беренче дәрәҗә Ватан сугышы- ордены бирелде Шагыйрьнең бу соңгы сугышта оч тапкыр яралануы турында мәгълүмат бар. Дошман угы аны тик өченче тиюендә генә үтерә Бу да аның яшәүгә нык омтылышлы табигате турында сөйли кебек Ләкин Фатих Кәрим алган яраларның аз билгеле булганы, әмма шагыйрь җанын I 1 1Н ТИР ОН җәрәхәтләгәннәре дә бар Әле Казан Җир төзелеше техникумында укыган N елларда ук ул мулла баласыисеме тагылып, комсомолдан чыгарыла Тик ВЛКСМ өлкә комитеты катнашып кына аны комсомол сафында калдыралар. Икенче яраны Ф Кәримгә чордашларыннан берсе яшь шагыйрьнең беренче җыентыгына Iязган рецензиясендә ясый Менә рецензент сүзләре- «Ф Кәрим хәзерге көндә кызыл сүзләр кыстыргалап язып баручы төптә буржуага хезмәт итәргә хәзерләнгән бер шагыйрь- -Аның күп шигырьләре яшьләр өчен иң зарарлы нәрсәләр*. «Ул— солтангалиевчә. җидегәнчеләрнең юлдашы* һ б. Ф Кәрим өстенә килгән кара болыт 1936 елдан башлап тагын да куера 1937 елда ул эшеннән чыгарыла һәм 1938 елның 3 январенда, халык дошманы исеме 1 тагылып. Кремль төрмәсенә озатыла Шагыйрьнең төрмәләрдә, сөргеннәрдә күргәннәре әле өйрәнелмәгән Әмма бу турыда мәгълүматлар да юк түгел Аерым алганда башта 10 елга хөкем ителгән шагыйрьнең 4 елдай соң яңадан суд ясалып. 1941 елның декабрь башында аклануы. билгеле Фатих Кәримне аклауга кемнәрнең ярдәме тигәнлеге дә якыннарына мәгълүм Алар атаклы генералыбыз Якуб Чанышев һәм Ф Кәримнең дусларыннан берсе Кави Нәҗми була. 4 елга сузылган газаплы төннәр һәм көннәрнең иң ышанычлы дәлилләре — шагыйрьнең үзе ясалган дәфтәрләрендә теркәлеп калган шигырьләре. Алар 1938— 1941 еллар дәвамында кәгазьгә төшерелгәннәр. Күбесе каралама хәлендә калган Аларның тәгаен дагасын да күрсәтү кыен Кайберләреңә шагыйрь елын куйган. Кайберләрен эчтәлектән белеп була Мәсәлән. Кыр казы» шигырендә Тынчу төрмәдә каршылыйм дүртенче язны- диелгән -Сагынып кайтам сине-. «Уйга калып |тау башында утырам* «Онытма- кебекләр Ф Кәрим Казанга — яңадан судка кайтарылгач. әле суд карары билгеле булганчы язылганнар. Димәк, алар 1941 елгы әсәрләр. • Сагынып кайтам сине- шигырендә Ф Кәрим үзенең дусты Хәсән Туфанны телгә ала.аңа үцкә бела, рә Димәк Ф Кәрим әле бу вакытта Хәсән Туфанның да. халык дошманы исеме тагылып, тормада утыруын белми (Нинди аянычлы хәл!) Боек Ватан сугышы елларында Ф Кәрим тирмә чорына караган күп кенә шигырьләрен үзгәрцш,яз,». аларны_сугыш чорына яраштыра Ләкин алардагы шигъри табышларын югалтмаска тырыша Шагыйрьнең хәзерге китапларында шул үзгәртелгән вариантлар бирелгән Торма чоры хакында турыдан-туры сүз булмаган 1938-1941 елгы күп кенә шигырьләрне мин Ф Кәримнең өчтомлык әсәрләренә 1954 елда беренче тапкыр урнаштырган идем Бирелә укучыларга Ф Кәримнең тирмә чорындагы куен дәфтәрләреннән күчереп алынган шигырьләр вариантлар тәкъдим ителә Алар, һичшиксез, шагыйрь Тормышының һәм җанының кайбер яңа якларын ачар дип ышанам

Реклама