КӨТЕЛМӘГӘН ХАТ

Көнбатыш Германиядән (ГФРдан) минем исемгә көтелмәгән хат килде Хат «Казан утлары»иа җибәрелгән булган — шуннан миңа тапшырдылар Язган кешесе Минһаҗ атлы, узем кебек олы яшьтәге бер абзый Каян белгән ул мине, ни эчен язарга унлаган? Баксаң безнең «Вечерняя Казань» газетасында туган тел турында язган мәкаләмне укыган икән (Безнең «Вечерка» Көнбатыш Германиягә дә бара димәк!) Менә шул мәкалә тәэсирендә Минһаҗ әфәнде үзенең дә фикерләрен язып җиБеренче хатыннан соң озак та тормыйча, шул ук журнал адресы белән икенче хаты да килде Бу хаты зченә ул Әнкарәдән (Төркиядән) үз исеменә килгән Мәхмүт исемле бер инженерның да хатын махсус минем өчен салып җибәргән Хат шактый кызыклы. Мин. билгеле. Минһаҗ әфәнденең хатларын җааапсыз калдырмадым, форсат табу белән үзем дә яздым һәм менә яңарак кына аңардан, инде үз адресыма, өченче һәм дүртенче хат та килеп җитте. Азрак уйланганнан соң. мин. хәзерге хәбәрдарлыктан файдаланып, ул хатларның эчтәлеге белән журнал укучыларын да кыскача таныштыруны кирәк таптым Без бит күлне белергә тиешле бер заманда яшибез Төрле вакытта, төрле сәбәпләр аркасында киткән яки торып калган татар кешеләренең чит илләрдә шактый ук булуын без бераз ишетеп белә идек (Минһаҗ әфәнденең язуына караганда, читтәге татарларның саны ярты миллионга җитә икән) Мәгәр безнең моңарчыга кадәр алар белән бер төрле дә бәйләнешебез юк иде Булса да аерым кешеләрнең үзара сирәк кенә хат язышуларыннан узмагандыр (Мәсәлән, элегрәк елларны Минһаҗ әфәнде безнең Мөхәммәт ага Гайнуллин белән язышкан булган) Хәлбуки, читтәге татарлар бөтенләй югалган кешеләр түгел Алар төпләнеп калган җирләрендә һаман яшиләр, эшлиләр, араларында шактый зур дәрәҗәгә ирешкәннәре дә бар Шуның өстенә алар, төрле илләргә сибелгән булсалар да. үзара даими бәйләнеш тоталар икән, һәм, иң мөһиме, үзләрен милләт буларак саклап, туган телләре, культуралары өчен нидер эшләргә дә тырышалар икән әле Минһаҗ әфәнде хатларында әнә шулар хакында куп кенә мәгълүматлар да китерелә Мин инде аңардан күчереп, күптән киткән һәм күптән үлгән эмигрантлар турында язып тормыйм Ә менә алардан калган буыннарның язмышы турында берничә мисал китерү артык булмас дип уйлыйм Мәсәлән, язучы Гаяз Исхакыиның кызы Сәгадәт ханым исән икән әле Танылган галим, гомере буе диярлек Әнкарә университетының профессоры булган Әмма ул да инде картайган Яки менә Садри Максудиның кызы Адилә ханым — Теркия милләт мәҗлесенең (парламентының) депутаты Янә Төркия- нең хәрби академиясендә эшләүче Мәҗит Сакмар дигән бер татар генералы да бар икән Аның улы — физика галиме. Канада университетының профессоры, имеш Тагын бер Шамил исемле татар кешесе Каракас университетының профессоры дип яза Минһаҗ әфәнде үзенең хатында Әйе, болар барысы да хатлардан чүпләп алган исемнәр — укучыга уйланыр өчен белешмә! Ләкин болардан да әһәмиятлерәге, миңа калса, читтә чыккан китаплар. Бу хакта Әикарәдә яшәүче Мәхмүт әфәнде менә ниләр хәбәр итә анда «Кардәш әдәбиятлар» дигән мәҗмуганың 16 саны тулькынча Тукайга багышланып чыккан Төрекләр шулай ук Йосыф Акчура турында да китап чыгарганнар (Йосыф Акчура — күренекле җәмәгать эшлеклесе. революциягә чаклы ук Теркиягә китә, соңрак анда Мостафа Кемаль хәрәкәтенә якыннан катнаша Галимҗан Ибраһимов үзенең беренче зур әсәре — «Яшь йөрәкләр» романын шуця.1 кешегә багышлый) Япониядә Солтангалиев турында 400 битлек китап басылып чыккан Янә килеп, Англиянең Оксфорд университеты инглиз һәм рус телләрендә татарларга кагылышлы китапларны бастырып чыгара икән Мәсәлән, соңгы вакытта «Жәдидчелек хәрәкәте» турында китап һәм Җамал Вәлиди әсәрләре басылып чыккан булган Әнә шундый кызыклы мәгълүматлар китерелә миңа килгән хатларда Әмма безнең өчен тагы да мөһимрәге — ул хатларның Гаяз Исхакыйга кагылган юллары Монда шунысы игътибарга лаек, алар бездә Гаяз Исхакый турында кызу бәхәс барганын ничектер ишетеп белгәннәр һәм шушы уңай белән инде Гаяз турында үзләре белгәнне дә хәбәр итәләр Мәсәлән, Әнкарәдә яшәүче Мәхмүт әфәнде үзенең хатында К «Г Исхакый Гитлер Алманиясе белән эш берлегендә булмады. «Идел-Урал легионы эшенә дә катнашмады, икенче дөнья сугышы елларында Алманиядә дә булмады»,— дип яза (Алмання дигәне — Германия). Ниһаять, Минһаҗ әфәнде дә үзенең җавап матында шуны ук кабатлый «Гаяз ага Гитлерга катнашмады, ул Гитлерны танымады. Бу хакыйкать, моны беркем инкарь итә алмас!»—ди. Минһаҗ әфәнде сугыштан соң Төркиягә баргач, Г. Исхакыйның үзен дә күргән, сөйләшеп тә утырган, хәперге көндә дә Гаязның кызы Сәгадәт ханым белән даими бәйләнеш тота. Берсе Төркиядән икенчесе Германиядән торып язган бу ике кешенең сүзләренә ышанырга буламы! Минемчә, була. Чөнки алар Г Исхакый турындагы чын дөреслекне ерактан фараз ныгы"' кына түгел, ә бик якыннан күреп яки ишетеп белүчеләр Бу — бер. икенчедән, алар язганны кире кагарлык бер дәлил дә безнең кулыбызда юк. Бездә кайберәүләр Г Исхакь>и сугыш вакытында Германиядә булган, Гитлерга хезмәт иткән дип язып чыксалар да. моны фактлар белән шулай ук исбат иткәннәре юк әле. Мәгәр, кызганычка каршы, дәлиллә имәгән шундый сүзләр «Гаяз мәсьәләсен» хәл итүне һаман да булса тоткарлап килә дә. >Ңитмәс микән инде.. Булмаса. янә бер дәлил итеп, дүртенче хат эчендә килгән махсус белешмәне дә монда китерергә кирәктер, ниһаять! Менә ул 23 июнь. 1988 БЕЛЕШМӘ Мин. Али Акыи. '. мәрхүм язучыбыз Гаяз Исхакыйның икенче дөнья сугышы вакытында бер генә көч дэ немец илбасарлары белән эшлэмәгәнлеген. ә. киресенчә, немец илбасарларына дошлган булуын намусым белән тәсдыйк итәм. Бу турыда Сезгә мәгълүмат бирүче ике кеиле тагын да бар Аларның исемнәре профессор Саадаг Чагатай, икенчесе — Хәсән А гай. Шулай ук. Сезгә кирәкле кайбер китаплар җибәрә алырмын дип ышанам Мин Республикабызның башкаласы Казанда милли мирасны тикшерүгә зур әһәмият бирелә дип ишеттем вә укладым. Мин җитмеш яшен тутырган бер илдәшегез булам Сезгә сәламәтлек, киң бәхетләр һәм барлык эшләрегездә уңышлар теләп калам. Сәлам һәм изге теләкләр белән: Али Акыш. Р S. 1979 елда. Әнкарәдэ Гаяз Исхакыйның тууына йөз ел тулу уңае белән бер китап чыккан иде. Ул китапның 18 нче һәм 19 нчы битләрендә Гаяз Исхакыйның немецлар белән бер генә көн дә эшләмәве турында киң мәгълүмат бар. Сәлам. Али. Иң ахырдан белешмәне җибәрүче русча «Татар халкының культура мирасын өйрәнү комиссиясе»нә дип тә өстәгән. Димәк, автор үзенең белешмәсенә рәсми төс бирергә теләгән. Бу өч кешенең язганнарын мин шаһитлек итү дип карыйм. Шаһитлек итү — кеше үзе белгән хакыйкатьне әйтү — раслау дигән сүз. Мәсәлән, хөкем алдында раслаган шикелле. Шуңа күрә, аларның язганнарына колак салмыйча һич тә мөмкин түгел. Германиянең үзендә һәм Гөркиядә торучы өч кешенең хат аша шаһитлеге Гаяз Исхакый өстеннән иң авыр гаепне алып ташлый: юк. Исхакый фашистларга хезмәт итмәгән’ Аларның бу раславын кире кыгарлык документаль дәлилләр бездә бармы? Хәзергә кадәр әле күргәнебез юк. Бар икон — күрсәтергә кирәк! Ихтимал, читтән килгән «ятлар» хатына ышанырга ярамый дип әйтүчеләр табылыр Беренчедән, шәһитләрнең «ятлары» булмый, икенчедән, дәлилсез ышанмау — дөреслектән качу гына бит ул! һәм, гомумән, ни өчен әле без читтәге «ятлар»дан йөз чөерергә тиешбез? Хәзерге кондә төрле илләрдә яшәүче исән татарларның күбесе, Гитлер лагерьларыннан соң Сталин лагерьларына эләгүдән куркып, кайтмый калган элекке әсирләр Алар үзләренең ха' ларында туган илләрен сагынулары турында язалар, безнең мондагы хәлләр белән кызыксыналар, китаплар сорыйлар, хәбәрләшеп торырга телиләр Ә без еларга карата әүэолгечә шикләнеп, сагаеп, куркып торыйкмыни инде?!. Заман күзгә күренеп үзгәрә, безгә дә үзгәрергә вакыттыр, шәт!.. Ягъни яңача уйларга, дөньяга да башкачарак карарга' Шуңа күрә дә мин читтә яшәүче милләттәшләр белән язышуны һәм аңлашуны заман таләбенә туры килгән мөһим бер эштән саныйм. Бу фикер белән укучыларыбы з да һичшиксез килешер дип ышанам. Әмирхан ЕНИКИ. ’АЛН АКЫШ — лартнанең милли политикасына уң карашлары балан билгеле буржуаз тарпаны 1963 елда Әнпарада нынкан -Идел-Урал дага» асы ае совет империализмы» диген к-ran авторы

Реклама