КАИРЫ ТУН КАЙГЫСЫ

Язманың исеменә күз салу белән үк укучының хәтерендә Такташның мәшһүр «Тун трагедиясе» яңарыр. Шагыйрь аны: Быел мин тун алып кидем. Шаккаттылар. «Дошманнар» дан Бик күп көнләүчеләр булганнар. Ләкин Юкка гына. Уңмадым мин туннан, туганнар.— дип башлап китә, һәм шунда ук әлеге тунның бик начар тегелгән булуын, аны һәр көнне кич утырып ямарга кирәклеген тасвирлый. Әмма бүгенге укучы моңа игътибар итеп тормас, аны, мөгаен, башка сорау биләр: кайдан, ничек ала алды икән Һади агай ул тун дигәнен? Хәер, шигырьнең исеме астына ук; «Ка зандагы мех фабрикаларына багышлыйм»,— дип тә куелган. Димәк, моннан алтмыш еллар элек Казанда үзең теләгән тунны сатып алу мөмкин булган. Ә хәзер? Нигә без, теләсә кайсы кибеткә кереп, сайлый-сайлый тун ала алмыйбыз? Безнең шул сорауларга җавап эзләп китеш... Без — дөнья базарларын тоткан Казан мехчыларында кунакта. Фабрика директоры — сүзгә саран, эшкә юмарт бер абзый — цехлар буйлап барды- барды да өстәл өстендә яткан өемнән бер кочак елкылдап торган мех күтәреп алды. Күз алларыбыз кинәт әлҗе-мөлҗе килеп китте. Нинди генә җәнлек юк монда?! Җете ак котып төлкесе, селәүсен, усал каплан, камчат, чем-кара диңгез мәчесе, шунда ук — буй-буй юлбарыс, тимгелле жираф, сусар, кондыз, су күсесе... Күз явыңны алырдай әлеге бизәкләр... гап-гади сарык тиресенә төшерелгән! Затлы мехларга төренергә яратучы купшы мадам, валютага сатып алып, «чуар каплан» яки «юлбарыс» тиресеннән тегелгән тун киеп караганчы, беләсезме, сарык тиресе никадәрле юл уза? Мех барлык дәверләрдә алмаз һәм якут кебек асылташлар белән бер бәядә йөргән. Ул хәзер дә йомшак алтын санала. Дөрес, табигатьнең үзендә дә затлы тирегә ия җәнлекләр бар: җофар, сусар, кеш. Ләкин алар хәзер бик сирәк очрый. Ал^р белән халыкның ихтыяҗын һичничек канәгатьләндереп булмый. Элекке заманда, кеш тиресе биреп, ясак түләгәннәр, кеш тиресен патшаларга, ханнарга бүләк итеп җибәргәннәр. Ә сарык тиресе крестьян агайга кайры тун, олаучыга җылы толып тегүдән бүтәнгә ярамаган. Моннан кырык-илле еллар элек, Казан мех комбинаты сарык тиресенең данын дөнья аукционнарына хәтле күтәрә алыр, дип беркемнең дә башына килмәгәндер. Ә хәзер берләшмә үзе башкарган зур эш өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек булды. Моңа ничек ирешелде соң? Бу сорауга җавап бирер өчеи без «алтын тире»гә бәйле әкиятләр дөньясына әйләнеп кайтыйк әле! Талкыр һәм зирәк акыллы Эллада улларының — аргонавтларның тылсымлы маҗаралары хакында кемнең генә ишеткәне юк икән? Шулай да риваятьне искә төшереп үтик Күк Я йөзендә кояш балкып торган бер көнне, җырчы Орфейның җырлары хира-юньне яңгыратып торган бер мәлдә Пелопонес бухтасыннан көчле беләкле ирләр гүзәл корабны җил- давылларга каршы алып чыгалар, алтын тире эзләп китәләр. Бу сәяхәт еларга — дан, кешеләргә — бәхет һәм муллык китерергә тиеш. Каһарман аргонавтлар гөл бакчалы Лемно шәһәренә килеп туктаган Шәһәрдә алариы берсеннәнберсе чибәр хатын-кызлар каршылап, мәҗлесләр, күңел ачу кичәләре оештыра, гүзәллекләре белән сихерләп, батыр сәяхәтчеләрне аздыра, аларның бурыч һәм намус тойгыларын оныттыра башлаган Әмма аллалар алласы Геракл беренче каһарманлыгын эшли — гамьсез баһадирларны оялта, аларның нинди максат белән юлга чыгуларын исләренә төшерә, шуннан соң аргонавтлар тагын корабларына кереп утыра, кулларына ишкәкләрен алалар Бу әле кыенлыкларның башы гына. Аргонавтларга алты куллы әзмәверләр белән көрәшергә. читят адәмнәрне үтереп торучы баһадирлар белән бил алышырга, көчсез бер картны ерткыч кошлар тырнагыннан коткарырга, барлык кораблар бәрелеп ватыла торган Симплагат кыяларын хәвефсез узарга туры килә. Кавказга килеп җитәрәк алар бакыр каурыйларын кораб өстенә коеп, кыюларны һәлак итәргә теләгән кошлардан да котылалар. Менә ниһаять. Эот патша җире Колхида Патша бакчасында, аждаһа саклый торган агач ботагында—«алтын тире^ Патша аргонавтлар башлыгының гозерен кабул итә, тик ул аларга тау хәтле шарт куя ул шартлар аргонавтлардан кыюлык, талкырлык, гайрәт таләп итә, бу сыйфатлар булмаган сурәттә һәлак булуың да бик ихтимал. Куркусыз Ясон авызларыннан ут бөркел торган үгезләрне сукага җигеп, шулар белән изге җирне сукаларга, җиргә аждаһа тешләрен чәчәргә, аннары бу җирнең уңышы тишелеп, тимер көбәле сугышчыларның үсеп җиткәнен көтәргә, ниһаять, аларны сугышып җиңәргә тиеш. «Алтын тирепнең бәясе шундый, син аны сатулашмыи-нитми түләп ал... Баһадир Ясон колхлар патшасының барлык сарайларын карап-ейрәноп чыга, туларның берсендә патшаның гүзәл кызы белән очраша Патша кызы Медеяның йөрәгендә каһарманга карата мәхәббәт ялкыны кабына, гүзәлкәй Ясонга гашыйк була, аны төнлә елга суы белән юынырга, өстенә кара киемнәр киеп алырга, елга буена тирән чокыр казып, шул урында аллалар наменә кара сарыкны корбан чалырга, аны балга манарга өйрәтә Күрдегезме нинди шартлар? • Алтын тиревгэ ия булу, бер уйлап баксаң, бүген да җиңел түгел. Тире эшкәртү1 — адәм баласының икенче һөнәре. Хәзерге казанышларга адәм баласын шул һөнәр алып килде. Ләкин бүген аның чынлап та шулай икәнлегенә кешеләрне ышандыру кыен. Космоска очу кебек гаҗәеп хәлләр, казанышлар булды, ә менә гап-гади эшләрне башкаргандагы кимчелекләребез безне төп башына утыртып калдыргалады. Әйтик, аяк киемнәрен без җан башына Америкага караганда, оч мәртәбә артыграк җитештерәбез. Шул ук вакытта аякка кияргә юньле әйбер юк, импорт ботинкаларга, урам тулып, чират тезелә. Шул ук вакытта үзебезнең аяк киеме кибет киштәләрендә тузан җыеп ята. Икенче бер кытлык безне интектерә башлады: кайры туннар юк бездә. Чит илләрдә турист булып сәяхәттә йөргән кешеләр «дубленка» алып кайтулары белән макта налар Тире эшкәртү бит элек электән безнең төп һөнәрләребезиең берсе булып килгән. Искә төшерик: кем Россия мужигыннан алда рак сарык тиресен эшкәртә башлаган? Кем сарык тиресеннән кыска тун. җылы бүрек, бияләй теккән? Иң зур табышны безгә әнә шул һөнәребез бирә иде түгелме?! Менә ни өчен сарык көтүләре, иләгән тиреләр, кайры туннар кызыксындыра безне! Менә ни өчен «алтын тире» эзләүчеләр юлыннан кабат үтү мавыктыра безне! Тынгысыз җанлы әдипләр, тормышның ашкынулы кайнар агымыннан калышмас өчен, кайларга гына барып чыкмыйлар?! Аларның иҗат-эзләнү сәхифәләре чын мәгънәсендә батырлык адреслары буенча языла. Ә ran гади кайры тунны проблема итеп күтәрү зуррак эш мәшәкатьләребезне оныттырырлык нәрсәмени соң?! Яшерен батырын түгел, күңелгә әнә шундый уйлар да килә. Әгәр да баһадир аргонавтлар — батырлыкка, намуска һәм вазифа үтәүгә җан-тәннәре белән омтылган кешеләр — күңел түремдә утырмаса. юлга чыгар идем микән мин... Өстәвенә, юлдашларым — «Советская Россия» редакциясе кушуы буенча. минем белән бергә сәфәр чыккан хәбәрчеләр Анатолий Подольский һәм Владислав Селеверстов,— эшкә җәптәшлек ягыннан булсын, максатка ирешүдәге үҗәтлекләре ягыннан булсын — аргонавтлардан калышырлык түгелләр иде. Без бер экспедиция материалларын газетага тапшыру белән шундук икенчесенә чыгыл китә тордык. 3 .Советская Россия» газетасында басылган беренче мәкаләбез тирече- мехчыларны техника белән тәэмин итү турында иде. Ул 1970 елны басыл- 142 ды. Икенче мәкалебезне, зурлап, ике санда басып чыгардылар. Тагын дүрт елдан еченче мәкалебез дөнья күрде. Болар барысы да сарык тиресе, кайры тун, «алтын тире» турында. Азакта, газета тулып җавап хатлары чыкты. Беренче мәкаләбез басылганга унсигез (!) ел узып киткән. Тарих өчен ком бөртеге кадәр генә булса да, адәм баласы өчен бу — аның гомеренең байтак зур өлеше. Еллар узган, туннар тузган, дигәндәй, нинди файдалы эш ♦ эшләнгән соң? з Әгәр эшләгән эшебез язып тутырылган кәгазь битләре белән исәпләнелә з торган булса, безнең илдән дә бай ил булмас иде. Кәгазь таулары күп, эшлән Е гән эш азрак шул. Шуңа күрә «алтын тире» дигән мәңгелек теманы тагын 2 казып чыгарырга туры килә. х Эллин каһарманнары аллалар һәм явыз көчләр белән сугышканнар, ә 3 аларның хәзерге токымнарына исә бөтенләй башка нәрсәләр — ялкаулык, Ё сөрхәнтәйлек белән, халык байлыгына төкереп карау, түрәләрнең вәгъдә- < сезлекләре белән сугышырга туры килә. Бу кимчелекләргә без шул хәтле * күнеккәнбез инде, аларны шулай булырга тиешле нәрсәләр итеп карыйбыз. * Өндәмәләр бер якка чакыра, әмма алардан да көчлерәк тәбәлдерекләр икенче - якка таба алып китә, шуңа күрә бер кешенең генә түгел, меңнәр, миллионнар- -*■ ның эш нәтиҗәсе дәүләт өчен зыянлы булып чыга. Әкиятләрнең ахыры шат- 2 лык-сөенеч, бәйрәм-туйлар белән бетә, ә тормышта иң әйбәт башланган нәрсә- ” нең дә кайгы-хәсрәткә тоташуы ихтимал. ° Хәзерге заман «алтын тире» сәяхәтен без сарык көтүләреннән башладык Бер сарык- _ тан ничә «тун» алып була? Безнең әңгәмәбез Бөтенсоюз фәнни тикшеренү институтында < шундый сораудан башланды Институт Төньяк Кавказ сарык үрчетү төбәгенә — Ставро- х лоль шәһәренә урнашкан. Илебезнең мех фабрикалары нинди чималга исәп тота ала? Ки- 2 бетләр, кооператорлар, тышкы сәүдә хезмәткәрләре нәрсә көтә? Без бит чит илләрдән s сатып алырга гына түгел, үзебезнең товарны да чыгарырга тиеш. Мех — ул — киемнең матурлыгы һәм җылылыгы, аның белән бернинди «химия» дә ярыша алмый. - Институтның ярым нечкә йонлы сарыклар үрчетү бүлеге мөдире Иван Иванович 2 Селькин йон һәм тире бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Анатолий Захарович Гребенок, директор урынбасары Николай Борисович Теребиленко безнең язучылар дружинасы белән бик теләп сөйләштеләр — Мөмкинлекләрне кайсы вариант буенча исәплибез: гамәлдәгесе беләнме, булачагы беләнме? — Гамәлдәгесе белән исәпләсәк — аз, бу фән кушканча булмас. Ирешә алу мөмкинлекләреннән чыгып эш йөртергә кирәк. — Ярый, килештек, шулай булсын. Ил күләмендә 140 миллион баш сарык бар. көтүләрдәге бәрәнли торган сарыклар шуның 70 проценты дип уйлыйк Ул буладыр — 98 миллион баш. — Әгәр алар барысы бәрәнләсә? — Уһу! Моны хәтта иң яхшы компьютер да төгәл исәпләп чыгара алмас кебек һәр көтүнең үз эш нәтиҗәләре. Карачай-Черкесиядә 1985 елны «Ильичевский» совхозыннан Хөсәен Гочаиев чемпион булып чыккан — йөз баш сарыктан 170 бәрән алган. Моннан да зуррак уңышка ирешүчеләр бар Монысы инде Кавказда түгел. Урта Азия якларында Казахстанда Луговской ат заводы чабаны Социалистик Хезмәт Герое Надир Бигазиев һәр йөз баш сарыктан 171 әр бәрән алуга ирешкән Болар, әлбәттә.рекордчылар Шулай да сарык үрчетү — уңышка тиз китерә торган тармак, быел туган бәрән йон да бирә, тун да. 98 миллион бәрән — бу инде 98 миллион тире дигән сүз. — Мөмкинлекләрне ачыкладык. Ә чынлыкта күпме тире әзерләнә? — Планда бирелгән сан — 45 миллион тире, әмма 40 миллион гына чыга. Шуннан 10 миллионын — түбән сортларны, стандартка яраксызларны, йон гына бирә торганнарны чигерик. Димәк, өч сарыктан бер генә тире алабыз булып чыга. Ел саен 60-70 миллион тире югала. — Әйдәгез, комбинатка килми калган сарык тиреләрен базар бәясе белән санап карыйк! — Табыш бит ул нәрсә тегүгә дә бәйле: бүрек белән бияләй тегәсеңме, әллә затлы тунмы? — Иң дефицит товарларны алыйк- Казан, Киров. Мәскәү. Касыйм шәһәрләрендә , тегелә торган затлы туннарны. 600-700 сум акчаны да кызганмыйча алып була торган 1 — Урта үлчәмдәге тунга алты-җиде сарык тиресе китә Димәк, дәүләткә керми калган тиреләрдән-елга бер миллион чамасы затлы тун — «дубленка» тегәргә мөмкин булыр иде. Уртача исәптән генә дә — 6 миллиард сумлык мал! — Бу акчага ике ВАЗ, яки бер КамАЗ, «ки 300-400 мең кеше яши алырдай яңа шаһәр салып була! — Хикмәт табышта гыиа да түгел Исәпләүне башкачарак тә дәаам итәргә мөмкин! Сан яратучылар рәхим итеп язып алсыннар — дөньяда барлыгы I миллиард та 150 миллион сарык бар Шуларның тугыздан бере — безнең илдә Халык санына бүлеп караганда, ике кешегә бер сарык туры килә ә җир йөзендә бер сарык дүрт кешене киендерә булып чыга. Сарык тиресеннән тегелгән тун озак вакытка исәп тотып эшләнә, гадәттә, бабаларның туны һәм толыплары оныкларга кала Шунлыктан безнең илдә кайры тунга кытлык булмаска тиеш иде кебек. Әмма Ставрополь фәнни тикшеренү институтында безгә әйттеләр Советлар Союзының мех фабрикаларына чит илдән ел саен 10 миллион сарык тиресе кереп тора. Аңа үзебездә җитештерелгән тиреләрне кушып исәпләсәк, мех әйберләре бездә сайлап алырдай күп булырга тиеш бит Чынлыкта һич кенә дә алай түгел затлысы да, эшкә кия торган кыска тун да, балалар киеме дә кибетләрдә сирәк очрый. Аларны Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе залларында гына очратып була. Кайры тун кигән кешене танышлары «Каян алдың бу хәтле затлы киемне?» дип алҗытып бетерәләр. Сүз дә юк, кышкы һәм көзге салкыннар җидешәр айга сузыла торган Төньякны, Себерне. Ерак Көнчыгышны исәпкә алмыйча булмый. Барыбыз да яхшы беләбез, ерак җирләрне үзләштерергә дип урта полосадан да, көньяк өлкәләрдән дә. гомумән, илнең барлык якларыннан 10 миллионнан артык кеше китеп, шунда торып калды Аларны җылы киемнәр белән тәэмин итми хәлең юк Шулай да. сарык үрчетү буенча планетада тоткан урыныбызны, мөмкинлекләребезне белгәнгә күрә, җылы туннар мәсьәләсе безне аптырашта калдыра, бу безгә гайре табигый бер хәл булып тоела, булган мөмкинлекләрөбез- дән чын хуҗаларча файдалана белмәвебез җанны әрнетә 140 миллион баш сарык! Сарык күп. көтүләр кимеми, ә менә тире елдан-ел кими бара. Бу ни хикмәт?! «Союзмехпром» берләшмәсенең производство начальнигы Владимир Васильевич Тюрин безгә менә нәрсәләр сөйләде: — Болай: 1971 елны тире эшкәртүчеләр тунга яраклы 12 миллион данә тире алдылар Башка төрлесе — 22 млн данә — тун тегәргә ярамый Ә 1985 елны — 8 миллион данә генә 1971 елны түбән сортлы чимал 4 миллион данә чамасы булса, ундүрт елдан соң ике ярым мәртәбә артты — 9 миллион 600 мең данә булды Унберенче бишьеллыкта чимал кытлыгы булу сәбәпле сәүдә челтәренә 570 мең данә кыска тун, 714 мең данә балалар туны, бик күп колакчын бүрек биреп җиткерелмәде. Сарык өстендәге тун «алтын тун «га әйләнгәнче кешеләр башыннан ниләр генә кичми! Кыю җанлы аргонавтлар кичергәннән дә күбрәк кыенлыклар уза: башта сарыкның үзен үстереп җиткерергә, үстергән чакта ярамаган нәрсәләр ашатып йонны һәм тирене бозмаска, базарлыклы итеп чалырга, тиресенә пычак мазар тидермәскә кирәк. Аның белән генә эш бетми әле. туналган тирене тозларга, саклау урынына куярга кирәк. Ул анда бер атна гына түгел, ай гына да түгел, бер ел, ике ел ята, бу вакытта аңа көя. тире корты тимәскә тиеш. Калганы — фабрика, конвейер, тире осталары эше. Биредә тирене сортка аералар, чылаталар, киптерәләр, химикатлар белән эшкәртәләр, буйыйлар, станоклар аркылы үткәрәләр. Күрәсез, бу хәтле мәшәкать белән чагыштырганда, явыз аждаһаны җиңү чүп кенә булып кала кебек. Әле тиренең эше бетте дигән сүз түгел, мондый эшләрдән соң да ул әле ярымфабрикат булып кына исәпләнә. Менә шуннан соң инде рәссам модельерларга чират җитә. Әнә шул озакка сузылган ахыргы эшләрдән соң гына сарык туны «алтын тире»гә әверелә, затлы кием булып, кешеләрне сөендерә. Чамадан тыш төгәл компьютерлар, куәтле лазерлар, заманның башка күп төрле ачышлары безне шул кадәр үзгәрттеләр ки, без көндәлек вак эшләргә бөтенләй кимсетеп карый башладык. Әмма ул «вак» эшләрдән башка иң камил техника да көчсез. Колхлар патшасының кызы Медея аргонавтлар башлыгы Ясонны юкка гына сак булырга өйрәтәме? Әгәр соңгы эшләрне башкарган чагында Ясон сак кыланмаса. аны бернинди тылсымнар да коткарып кала алмаган булыр иде. Киресенчә, техника никадәр камилрәк, технология никадәр югарырак булса, эшне башкаручыдан шулкадәр күбрәк осталык, төгәллек таләп ителә. Дәүләт банкының сейфларын алты миллиард сумнан кемнәр мәхрүм иткәнне уйлый башласаң, иң беренче сәбәпчеләргә — мал көтүчеләргә килеп төртеләсең. Илдә үрчетелә торган барлык сарыкларны ике төркемгә бүлеп карарга була — йонлыларга һәм тирелеләргә. Бер иш сарыклар йонны күп бирә, ә эре йонлы токымнар тиреләренең нык һәм чыдам булулары белән аерылып торалар Революциягә кадәр Россия тунга яраклы сарыкларны күбрәк үрчеткән, сарык көтүләренең 95 проценты җылы киемгә, каты калын постауга 144 яраган, тик аз өлеше генә нечкә, нәфис йонлы сарыклар булган. Юккамыни ул заманда кайры тун һәм толып иң таралган кием була?! Олысы-кечесе, ир-аты, хатын кызы да кышын өстеннән тунны төшермәгән. Ләкин ул ерак заманнардан бирле инде сарык көтүләрендә бик күп үзгәрешләр булды. Барлык төбәкләрдә нечкә-нәфис йонлы мериносларны асрый башладылар. Хәзерге көтүләрдә нечкә-нәфис йонлы сарыклар — 90 процент. тупас йонлылар — 10 процент кына. Базарның сарыкчылыктан нәрсә таләп иткәнен онытып җибәрдек. Фән техника прогрессы, яңа машиналар һәм станоклар, химия могҗизалары технологларга тирене башкача эшкәр- терчә мөмкинлек тудырдылар. Эстетик яктан да кыйммәтле, затлы товарлар барлыкка килде. Юккамыни соңгы елларда кайры тунны көтүчеләр түгел, башка социаль төркемнәр — кибетләргә, базарларга махсус хокуклары бул гая кешеләр генә кия ала. Карганып-тиргәнеп утырудан, әлбәттә, мәгънә юк, моның сәбәпләрен ачарга кирәк. Хикмәт шунда — нечкә-нәфис йонлы сарыкларны, заманында кукурузны керткән кебек, алар өчен шартлар уңайсыз булган өлкәләргә дә көчләп тага башладылар. Әйтик, дымлы, яңгырлар гел булып тора торган көлсу туфраклы өлкәләрдә, тау-ташлы көтүлекләрдә нәфис йонлы сарык лар бик тиз авырый, ябыга, эштән чыга. Төньяк Осетиядә, мәсәлән, тау җәй ләүләрендә җирле токым сарыклары ансатрак үсә иде, анда нигәдер җирле сарыкларны меринослар белән бергә куштылар. Себердә калын йонлы ку лунда токымы юкка чыкты. Россиянең үзәк өлкәләрендә бөтен дөньяга атаклы роман токымы бетү алдында тора. Ярославль өлкәсендә (роман токымы дөньяга шуннан таралган) 1976 елның январена андый сарыклар 220 мең баш булса, ун елдан соң 100 мең башка кимегән. Моннан егерме еллар элек тиресе тунга яраклы сарыклар 26 миллион булса, хәзер алар 13 мил лионга гына калды. Хәл шуңа барып җитте ки, геннар фондын саклап калу турында кайнар сүзләр ишетелә башлады, чөнки элиталы роман токымы көтүләрдә нибары ике мең генә калган. Бу инде — чын һәлакәт! Ә бит бу — безнең илдәге иң атаклы токым, аны заманында Петр патша үрчетә башлаган, шул эш өчен сарык үрчетүчеләрне Селизиядән Россиягә махсус чакырып китергән. «Роман токымлы сарыклар ике, хәтта өч бәрән имезеп үстерергә сәләтлеләр»,— диелә галимнәр биргән характеристикада. •Роман сарыклары бик үрчемле, дөрес тәрбияләгәндә алар елына уртача 4-6 бәрән үстерә алалар,— диелә икенче бер характеристикада. — Роман сарыгы үзенең үрчү сәләтен башка токымга да күчерә ала. Роман токымлы тәкәләр белән каплатканда төрле токымдагы сарыкларның үрчү сәләте 153-170 процентка җитә» Хәзинә бит бу! Үкенечле хәл: сарык көтүләрен киң колач белән яңарту анык бер план белән алып барылмый, токымнар аерым төбәкләр өчен каралмый. Нечкә нәфис йонлы сарыклар үрчетү белән мавыккан төбәкләр дә, тупас йонлы сарыклар үрчеткән яклар да — җирле шартларны исәпкә алмау сәбәпле,— берсе дә уңышка ирешмәде. Ион белән дә, тунга яраклы тиреләр белән дә мактана алмыйбыз. Унынчы бишьеллык азагындарак сарык һәм кәҗә үрчетү Бөтенсоюз институты, ниһаять, токымнарны төбәкләргә билгеләп чыкты. .Укымыш- лылар Ставрополь төбәгенә йонлы меринослар үрчетү өчен шартлар юк икән не әйткән чагында, ул төбәктә инде барлык сарыкларны нәфис йонлыга әйләндереп бетергәннәр иде. Шул сәбәпледер, бу төбәктәге төп тармак инде менә ничә еллар бер урында таптанырга мәҗбүр... Өстебезгә киеп йөри торган тун хакында сүзгә керешкәнче, әйдәгез, са рык бәрәнен ничек үстерергә кирәклеге хакында сөйләшик әле. Сарыктан пичә бәрән алырга? Никадәр күп булса, шулкадәр яхшырак. Сыер елга бер бозау китерә, бүтэкчә булдыра алмый. Сарык гомер буе кешене ике яки еч бәрән белая шатландырып килгән. Ә менә без йорган якларда - Кавказ да. Идел буйларында, колсу туфраклы елкәләрда. Уралда. Байкал аръягы кетүлекләрендә бер сарыкның ике яки оч бәрән ияртеп йергәне сирәк, кире сенчә — ике сарыкның бер бәрәнне .бакканнарын, күбрәк күрергә туры килде. Хәзерге заман гаиләсендәге тесле үк - бер баланы бабасы белән әбисе дә, әнисе белән әтисе дә карыйлар. Тагын шунысы бар: сарык үрчеменең азлыгына берәүнең дә нее китми. Татарстанның Биектау районы партия оешмасын Әптерәхим Мортазоаич Мортазик инде менә егерме ич ел буена җитәкли. Шушы чирек гасыр ча масы вакыт эчендә Биектау районы көтүчеләре бер гаҗәеп «казанышка* ирештеләр: алар көтүендәге ике сарык елына бер бәрән биреп килә. 1985 елны «Татарстан» колхозында 1613 сарык 447 бәрән китергән. «Красная Заря» колхозында 2 000 баш сарыгы булган көтүдән 313 бәрән алдылар. «Дөбьяз» совхозында. «Маяк» һәм «Алга» колхозларында сарыклар бәрән китерүне бөтенләй онытып баралар. Ләкин, әйтергә кирәк, бу — Биектауга гына хас күренеш түгел. Иөз баш сарыктан Менделеев районында — 37, Әлкндә —■ 44. Тәтештә 40 бәрән алалар. Биектау районынң беренче секретаре Ә. Мортазин моның сәбәпләрен үзенчә аңлатты: — Бездә тире-мазар кайгысымыни? Ит. сөт. икмәк, яшелчә, бәрәңге әзерлисе бар. Башлар каткан... Беләм: секретарьның хәсрәте сарык тиресе түгел, аның күңелендә кешеләр. Шуңа күрә мин сорауны башка яктан китереп бирәм: — Ә нигә районның политик штабы терлек караучыларны, көтүчеләрне, бригадирларны, зоотехникларны, председательләрне һәм директорларны тәртипкә чакырмый? Ни өчен политик штаб кешеләрдә җаваплылык хисе, на мус һәм вазифа үтәү хисе тәрбияләми? Хәзерге рәвешле барса, районда, гомумән, сарыклар калмас бит... Эстониядә йөз баш сарыктан 130 бәрән алалар, дидек. Башкаларда хәлләр ничегрәк икән, аларга да күз салыйк. Грузиядә, сарык итеннән гомер буе шашлык ясый торган республикада, мәсәлән, йөз баш сарыктан 85 бәрән алалар. Азәрбайҗанда аннан бераз кимрәк. Белоруссиядә, Казахстанда, Төньяк Кавказда да шул ук хәл. Карачай Черкесиядә, сарык үрчетү таулы- ларның мактанычы булган урында, 87 бәрән алалар. Әгәр РСФСРдагы терлекчеләр һәм зоотехникларның эш нәтиҗәләрен Балтик буе республикаларының уңышы белән чагыштырып карасак, һәр йөз баш сарыктан өч дистә бәрән кимрәк алуыбыз ачыклана. Табигый ки. сарык көтүләре ничек артсын да кибетләргә затлы туннар каян килсен?! Инде исәпләп чыгардык: бер сарыктан өч тире алырга да, өч сарык асрап, бер тиресез калырга да мөмкин. Мех фабрикаларына исә ел саен 10 миллион данә стандарт булмаган тире килеп тора. Алардан тун тегеп булмый, бер уч йон гына кыркып алына. Ә ул 10 миллион данә тире безнең чималның чиреккә якынын тәшкил итә. Моның сәбәбе нәрсә соң — сукырларча эшләүме, эшне үз агымына куюмы, әллә чимал әзерләүнең уйлап җиткерелмәвеме? Элегрәк сарык тиресе нигәдер тиен генә тора иде, хәзер яхшы тирегә ун, унбиш, хәтта егерме сумга хәтле түлиләр. Моңа дәүләт бәясе белән 10 кило грамм ит алып була ич! Ягъни ярты сарык. Ул гынамы? Әгәр колхозлар тире сатуны 95 процентка үтәсә. 30 процент күләмендә өстәмә акча ала. Зоотехниклар, бригадирлар, көтүче-терлекчеләрне дә онытмыйлар. Беренче сортлы тире тапшырган өчен һәрберсенә бүләк бирелә. Кооператорларга бу акчаны җиңел промышленность министрлыгы түли. Төп бәя, өстәмә бәя, премия ләр... Бер сарыктан елга өч бәрән үстерсәң, алар өч тире бирсә, шуңа итен нән чыккан табышны да кушсаң, череп баерга була! Әмма бозылган тире гә бик аз түләнә. Тирене әрәм иткән кешеләрдән штраф базар бәясе белән алына. Бу дөрес, минемчә: дәүләткә югары сыйфатлы тире тапшырган өчен — рәхмәт сүзе, өстәмә түләү, зыян китергән өчен, ягъни сарыкларны бәрәнләтә белмәгән, тирене бозган, уз вакытында тозламаган өчен — штраф, бәяне киметеп түләү. Тегүче кулына килеп кергәнгә хәтле тире яхшы тун өчен кирәк ле барлык сыйфатларын сакларга тиеш. Моның өчен шушы өлкәдә эшләүчеләр мораль яктан да. материаль яктан да җавап бирергә бурычлылар. Сүздә шулай да бит, эштә гел алай булып чыкмый. Бервакыт кызу җәй көнендә Балтач районы хәзерләүләр конторасы ком мунисты Шакнрҗан Гайсинның ничек эшләгәнен карап торырга туры килде. «Туры килде» дигән сүзем мәҗбүри кебегрәк ишетелә. «Карап тору бәхетенә ирештем, дип әйтү дөресрәк булыр. Балтачта сабан туена әзәрләнәләр иде. Табын тулы ризык-нигъмәт булмаса. нинди сабан туе була ди ул! Җәйнең челләсендә сыер яки тана сую яраган эш түгел, тавык белән генә дә кеше көлдерергә килешми, мондый чакта иң әйбәте — тәкә чалу. Тәкәне алдан ук симертеп куялар. Мин Балтачка килеп төшкәндә дә лапасларда яшь тәкәләрне суеп, тиреләрен өрлекләргә элеп куйганнар... Нәкъ шул чакта авыл урамнары буйлап, пар атта түгел, ялгыз ат җигелгән арбада тире яры белән эш итүче Шакирҗан Гайсин йөри. Кешеләр бәйрәм тойгысы белән канатланган, ә ул гаять дәрәҗәдә җаваплы эш башкара: яңа гына суйган тәкәләрнең тиреләрен җыя. бәясен түли. Кемгә бәйрәм, миндә тире кайгысы! — дип җавап кайтарды Гайсин, минем бәйләнчек сорауларыма каршы. Ә мин аңа: Нигә, кешеләр рәхәт чиккәндә, бәйрәм итмисез, бу эш беркая да кач- ♦ мый бит ул,— дигән идем. Ничек качмый?! — дип каршы төште Гайсин. — Көнен-сәгатен Е уздырып җибәрдең, тире юкка чыкты дигән сүз. Бәйрәм мәшәкате белән баш Е лары әйләнгән хуҗалар аны ашык-пошык кына тозлыйлар, кайчагында 1 онытып ук калдыралар, ә иртәгә инде соң була — тире эштән чыга. Сарык- = ның тиресе ике сәгать эчендә эшкәртеп куелган булырга тиеш, аннан соң инде аңа микроблар ябыша, хәзерләүләр конторасында андый тирене дүр- z тенче сорттан гына алалар... Салавыч авылы Советына кергән хуҗалыкларда 900 ләп сарык бар. х Үзе эшли торган төбәктән Шакирҗан Гайсин ел саен бер мең тире җыя. * Сарык башына бер тиредән артыграк. Бу сан Шакирҗанның күңеленә күптән _ кереп утырган, әгәр шуннан ким җыйса, аның йокысы йокы булмый. Татарстанның тагын бер тире җыючысы — Рәфкать Галиуллин зона- j сы — Мари чигендәге Казаклар авыл Советына кергән өч авыл. Колхозчы- ~ лар хуҗалыгындагы сарыклар шулай ук 900 баш чамасы. Галиуллин ел буе- 1 на 300 тире җыя. Гайсин белән чагыштырсак, өч мәртәбә кимрәк. Нишләп? z Нилектән бу? Ялкаулыктан, эшләргә иренгәнлектән. Галиуллин хуҗалык ~ ларга үзе чыкмый, китергәнне көтеп ята. Эштән соң, көннәр буе фермада •- яки уттай урак өстендә басуда булганнан соң колхозчының Галиуллин янына а барырга каян вакыты калсын? Тире лапас өрлегендә асылынып тора да тора, £ аны инде кортлар кимереп бетерә язган... £ Менә шушындый мисалларны кайда да очратырга була. Кабарда Бал- - кариядә тау җәйләүләреннән «Заюк» колхозына төштек Заюк — бер генә - урам булып унике километрга сузылган авыл. Зур шәһәрдәге төсле кибет- _ ләр, мәктәп, больница, Культура сарае тезелеп киткән. Авылның бер ягын нан шаулап-гөрләп тау елгасы ага, икенче ягында — ямь-яшел болыннар, Эльбрус түбәләрендә күзне камаштырып ак кар ята Колхозның иң зур байлыгы — карачәй токымлы калын йонлы сарыклар. Тирә-як колхозларда неч кә-нәфис йонлы меринослар белән шашканнар, аларның тау җәйләүләренә , чыдамаслыкларын башларына китереп карамаганнар. Ә менә «Заюк» колхозы |ның үзсүзле председателе Барасби Карданов мериноска алданмаган, калын тунлы сарыклар үрчеткән. Беренче ачыклыйсы сорау; чимал ресурсларын арттырган өчен председатель һәм чабаннар дәүләт билгеләгән өстәмә түләүне алалармы? Бүләк кә бирелә торган акча — 30 процент, берәүнең дә эчен тишми бит. — Нинди бүләк? Нинди өстәмә ул тагын?! — дип гаҗәпләнде председатель Карданов. — Яхшы эшегез өчен. Калын тунлы сарыклар үрчеткән өчен,— дидем мин һәм, куен дәфтәремне чыгарып, анда язып куйган сүзләрне укыдым: • һәрбер хуҗалык туксан биш процент сарык тиресе тапшырса, утыз процент өстәмә түләү алырга хаклы». Барасби Карданов шундук телефонга ташланды. Аның кул астына нәкъ шул мәлдә Баксан районының хәзерләүләр конторасы директоры Абессин Мәриев эләкте. Ярсуы бугазына менеп җиткән председатель аны һәм аннан башка кооператорларны алдакчылар, караклар, шулерлар дип сүгеп таш лады. Ләкин район хәзерләүләр конторасындагы документларны карагач, күзем маңгаема менде. Баксаң күрсәң, ни булдыклы председательләр дә ху җалык-экономика механизмын начар беләләр, эшләрен әйле-шәйле генә баш каралар икән. Ике-оч сүз белән генә аңлатыйм. «Заюк» колхозында сарыклар 20 мең башка якын. Саткан һәр тире өчен колхоз кооперациядән бер сум илле тиен акча алган. Бәясеннән үк күренә — түбән сортлы тиреләр, димәк. Ә башка колхозларга тире саен биш сум да сиксән тиен түләгәннәр. Димәк, гаеп тирене алучыларда түгел, тапшыручыларда. Колхоз җитәкчеләре, димәк, тирене товарга санамый, бүләк аларны кызыксындырмый, һәм алар җәза алудан, шелтәләрдән дә курыкмыйлар. Тугыз ай эчендә «Заюк» колхозында төрле сәбәпләр белән 2 мең 330 сарык суйганнар. Ә шуннан 1 мең дә 160 кына тире тапшырганнар. Калганы, күрәсең, яраксызга чыгып беткәндер... Мех белен эш итүчеләргә тиреиең яхшысы, бозылмаганы кирәк. Каян алырга андый тирене’ Дөресрәге андый тирене ник хуҗалыкларның барысы да тапшырмый? Материаль кызыксындыру, дәртләндерү кебек нәрсәләр тегәл эшләнми, эшнең нәтиҗәләренә карап түгел, конторада, өстәл янында утырган өчен акча түләнә. Тиренең беренче сортлысы бармак белән генә санарлык килә, бозыгы тау-тау. Тау-тау өелгәненнән затлы кием тегел булмый, алар җилем кайнатырга гына ярый. Хәзерләүчеләрне дә тире түгел, йон кызыксындыра Сарыктан йон гына түгел, тун да алу кирәклеген уйлаучы юк. Йон планы дәүләт документларында аерым, басым ясап күрсәтелгән, йон планын үтәгәннәргә — дан бүләк, юмарт түләү Тире планда юк Ничек бәяләргә соң тире тапшыруны' Барлык ресурсларның туксан-туксан биш проценты үтәлсә, тиренең яхшымы, начармы булуына карап түгел, аның нинди дә булса бер сортка эләгүенә карап, барысы бергә исәпләнә, кызыксындыру бүләге барлык тапшырылган тире өчен бирелә. Шулай булгач, үзеннән-үзе мәгълүм, колхоз һәм совхозлар тиренең сыйфатлы булуы өчен тырышмыйлар. аның өчен җавап тотмыйлар. Әйтик, кагыйдә буенча, сарыкны суяр алдыннан ике ай элек йоны алынырга тиеш Алтмыш көн эчендә сарыкның өстендә тунга яраклы куе йон үсеп җитә Ә чынында ничек’ Бер генә председательнең дә. бер генә директорның да сарыкны суяр алдыннан кыркытмыйча җаны түзми Нигә әле мин ит комбинатына сарыкны йоны белән җибәрим, анда бит аны барыбер суялар, дип фикер йөртә җитәкче иптәш Бу нәрсәнең тыелганын да белә ул. әмма эшли. Чөнки материаль як һәртөрле күрсәтмәләрдән көчлерәк Әлбәттә, ул моннан әллә ни йон да ала алмый, шулай да кемнәрнедер тунсыз калдыра. Болар барысы да итәк астыннан, яшереп эшләнгән эшләр, аларны беркем дә сөйләп йөрми, әмма ит комбинатына тапшырыр алдыннан Төньяк Кавказда. Идел буенда, Урта Азиядә, Себердә. Балтик буе республикаларында. Украинада сарыкларның йонын бөтенләй кыркып алалар Илебезнең мех фабрикаларын аерым йортлардан тапшырылган тиреләр түгел, колхоз-совхозлар тапшырган тиреләр һәлакәткә китерде бит. Өстәвенә әле тагын белешмә китапларда буталчыклыклар яшәп килә Бер уставта, сарык, суйганга тикле, ике ай алдан кыркылырга тиеш, диелсә, икенче урында исә, тиредәге йон биш миллиметр калса, җитә, дип белдерелә Кайсы председательнең биш миллиметрдан артык йонны бушка җибәрәсе килсен?! Ьәр төрле гамәлие аңлатып була, тик аклап булмый. Тире тапшыру кагыйдәләренә менә шундый кечкенә генә бер өстәмә язасы иде- тиредә калган йонның озынлыгы күпме булырга тиеш? Шуңа карап тиренең сыйфаты билгеләнсә, тиречеләр бер уч йонга кызыкмас иде, беренче сорт тиреләрнең саны бермә-бер артыр иде Мех промышленносте белән чимал хәзерләүче колхоз-совхозлар ара сында кооператорлар арадашлык итә. Тун тегәргә яраклы беренче сорт сарык тиресенең ун квадрат дециметры 2 сум да 99 тиен, икенче сортныкы — 2 сум да 62 тиен, өченчесенеке — 1 сум да 88 тиен, дүртенчесенеке — беренче сорттан ике мәртәбә кимрәк. Туннар «королевасы* булган роман сарыгы тиресенә бермәбер артык түлиләр. Беренче сортлы шундый зур тире өчен 40 сумга хәтле акча алып була. Ресурсларны булдырган өчен түләнә торганны. бүләккә бирелә торганнарны да кушсак, кооператорлар кулыннан ел саен күпме акча узып тора? Ил буенча исәпләгәндә хосусый секторда 26 миллион сарык бар. Бу, әлбәттә. тотрыклы сан түгел, ел килешенә карап, ул үзгәреп тора, әмма әлеге санны нигез итеп алырга була. Үз хуҗалыкларында йөз сарыктан йөз бәрән алып үстерәләр, дип уйласак, ел саен хосусый сектор, уртача, 20 миллион сарык тиресе тапшыра ала. Татарстанда эшләүче Шакирҗан Гайсин миса лын гына искә төшерик. Ләкин аның тәҗрибәсен ни үзебездә, ни башка республикаларда файдалана белмиләр. Колхоз һәм совхозлар тапшыра торган тирене онытып җибәрә язган быз. Алар да ел саен 20 миллион тире тапшыра. Димәк, барлыгы — 40 миллион тире дигән сүз. Шулай булгач, аңлашыладыр: кооператорлар үзләре генә дә бүгенге тире тапшыру планын үти ала. Ә чынында хәлләр ничек? 1971 елны кооператорлар «Союзмехпром* фабрикаларына 18 миллионнан аз гына артык тире җыеп тапшырдылар. 1985 елны — 22 миллион тире. Шундук бу санга игътибар иттем: үсеш — стандарт булмаган тиреләр бәрабә ренә. Әгәр 1971 елны шундый «чүп-чар»ны кооператорлар 3 миллион данә тапшырсалар. 1985 елны инде 8 миллион чамасына җиткергәннәр. Мехчылар, базарлардагы *чүп-чар»дан ничек котылырга белмичә, тире тапшыручыларга үпкә белдерәләр, ә тегеләре үз чиратларында явыз көндәшләр хакында сүз кузгаталар: авылларда тире иләүче аерым коллективлар парлыкка килгән, имеш. Ләкин, көндәшләре белән көрәшкә чыккан чакта да, кооператорлар тирене яхшы чагында, алданрак эләктереп калырга тиешләр иде. ләкин алар ашыкмыйлар, тәртип сагында торучы органнар аркылы эш йөртергә яраталар. Прокуратура, милиция, халык контролерлары, совет һәм партия органнары аларны якласын, хосусый җирлектә эшләүчеләрнең юлын ябып куйсын, имеш! Бу хәл илгә җиңеллек китерәме9 Юк. әлбәттә. Аерым ведомстволар, министрлыкларның гына мәнфәгатен яклый. Татар ♦ станда, мәсәлән, кооператорлар. Бөгелмә шәһәре прокурорына мөрәҗәгать итеп, Карабаш поселогында эшләгән бәләкәй фабриканы ябуны таләп иттеләр. - Прокурор ярдәмчесе С. Бабичев ул фабриканы ябу өчен җирлек юк икәнне - аңлатып хат язды. Көрәшкә Центросоюз килеп кушылды, алар СССР Эчке ' эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иттеләр: янәсе, авылда тиреләрне читкә - шудыручылар табылды, «туннар», янәсе, дәүләт конвейерыннан читкә агы - ла, «әрәм шәрәм итү фактларына чик куелсын»... Килделәр, тикшерделәр, күңелләрендә яңа бер уй туды: булган фабри 5 каларны туктату түгел, яңаларын ачарга кирәк! Булган тиреләрне әрәм- шәрәм итмәсәң, мех комбинатларына да. авыллардагы кечерәк остаханәләр- * гә дә эш — муеннан! Кавказдагы сарык көтүләре янында булган чакта тире яры белән эш х итүчеләрне күп күрдек без. Алардан да гамьсезрәк, алардан да ялкаурак г тагын берәүне табып булыр микән? Тире җыймас өчен нинди генә хәйләләр - уйлап тапмыйлар алар! Карачай Черкесиянең Зеленчук районы Ленин исемендәге колхозында кооператорларга тапшырыла торган тиренең сыйфаты өчен амбарчы Иван Максимович Овчаренко җавап бирә. Колхозның сарык көтүе 10 мең башка җитә. Барлык тиреләрне дә беренче сорттан тапшырсаң, бу хуҗалыкка 60 мең сум премия тия. 1983 елны Иван Овчаренко, көтүчеләр белән дуслашын, тиреләрнең L сыйфатлы булуын гына кайгыртып калмаган, сарыкларның көр булуын. - тизрәк үсүләрен дә тәэмин иткән. Кооператорлар колхоз тапшырган өч тиренең берсен беренче яки икенче сортка кабул иткәннәр. Колхоз һәр тире _ өчен 7 сум 20 тиен акча алган. Менә кайда ул табыш! Уңышка сөенүче генә түгел, эче пошучылар да табыла. Бер мәлне колхоз председателе В. Мишуринский тире җыючының исәп хисап кенәгә сенә күз сала. Председательне тиреченең кенәгәсенә язылган 3 мең дә 96 сум премия акчасы таң калдыра! Бу бит председательнең бер еллык хезмәт хакы! Китә шуннан хәлләр! Югарыдан күрсәтмәләр ташкыны агыла башлый. Ка рачай-Черкесия агропромы председателенең беренче урынбасары И. Бизиков. автономияле өлкәнең хәзерләүләр буенча баш инспекторы Д. Бошко өлкә потребительләр союзына мөрәжәгать итәләр: «Хәзерләүләр конторасына, колхоз һәм совхозларның җитәкчеләре, профсоюз оешмалары белән киле шенмичә торып, премияләр бирүне туктатырга!..» Кызык хәл бу. Дәүләт кооператорларга зур акча белән эшләү хокукын тапшырган. Бу әле бер генә кешегә премия тоттырып җибәрү дигән сүз түгел, ул акча бу эштә катнашы булган һәммә кешегә дә бүленергә тиеш. Ә кемгә күпмерәк тиешле икәнен кем хисаплап чыгарыр? Карачай Черкесия өлкә потребительләр союзының хәзерләүләр идарәсе начальнигы М. Карданов, кисәтүле шундый кәгазьне алганнан соң, күп баш ватып тормаган, «махсус күрсәтмә бирелгәнче премияләр түләүне туктатырга» дигән телеграмманы барлык контораларына җибәргән. Бәхәс күпергән. Премияне бүлеп бирә башлыйлар. Сарык тиресенә бер нинди дә катнашы булмаган кешеләр акчалата бүләк ала. «Ленин» колхозында 7 мең дә 86 сум акчаны 96 кешегә бүлеп бирәләр. Берәүгә — ике сум, икен чесенә — 10 сум, өченчесенә — 200 сум. Тире җыючы Овчаренкога — 79 сум 5 мең 60 тире тапшыра, шуның 3 мең дә 56 данәсе — дүртенче сорт, калганка- ры — аннан да түбәнрәк бәягә кабул ителә. «Түбәнрәк» дигәнебез — бозылган тире. Тире башына түләү өч сумга кимрәк булып чыга, колхоз мондый түләү дән 15 мең сум акча югалта. Хәзер Карачай Черкесиядә бүләк акчаны күмәк исемлек белән бирәләр. Мәсәлән, Зеленчук районының XX партсъезд исемендәге колхозында председатель һәм баш белгечләр 1200әр сум. баш бухгалтер 1023 сум. аның ярдәмчесе 840 сум алган. Күрсәтмәләр бирүче чиновник законнан өстен булып чыкты! Хәзер мех фабрикаларына Карачай-Черкесиядән килгән тиреләр арасында уннан бере генә тун тегәрлек, ә дүрт тиренең берсе йонын кыркырга гына яраклы. Унберенче бишьеллыкта автономияле өлкәнең хуҗалыклары, тиреләрнең сыйфаты түбән булу сәбәпле, дүрт миллион чамасы табышларын югалттылар. Ә дәүләткә, сатып алучыларга тагын да зуррак зыян китерделәр. Күпме тун, күпме затлы бүрек тегелми калды. Кооператорлар, дөресен әйткәндә, үзләренә тигән өлешне генә әзерлиләр. Тиренең күпчелеге ит комбинатларыннан килә. Ит конвейерында нәрсә безне аптырашта калдырды? — Хуҗасызлык! Валлаһидыр, әгәр, колхозчылар хәтта тирескә дә сугымчылар сарык тиресенә караганнан әйбәтрәк карыйлар. Ерактагы көтүләрдә, сугымчылар өчен бернинди дә шартлар юк, арго- нантлар заманында, моннан меңнәрчә еллар элек, ничек булса, хәзер дә шулай. Сарыкларны кулдан суялар, кулдан туныйлар. Ә ит комбинатларында эшне техникага корырга мөмкин, барлык кагыйдәсен саклап, чиста пөхтә итеп эшләргә мөмкин, тиренең төрен төргә аралап, нафталин сибеп, кәгазь белән төреп, пломбалап куярга була. Ул чагында тире бозылмый. Мех осталары, чынында, ит комбинатларыннан нәрсә ала соң? Без Татарстанның Хөсәен Ямашев исемендәге Ленин орденлы мех берләшмәсендә тире сайлаганнарын карап тордык. Ай азагы җитеп килә, планны тутырыр өчен мехчылар илле данә тун тегеп өлгертергә тиешләр, үкенечкә каршы, кул астында — череп, ерткаланып беткән тире кисәкләре генә. — Чимал базасы түгел, чүп базасы бу.— дип зарланды безгә база директоры Дания Сафиуллина, үзләренең тау-тау запасларын күрсәтеп. Биредә биш мең кеше эшли. Шуларны шөгыльләндерерлек тире кирәк. Чит илләрдә мондый зур масштаблы предприятиеләрдән куркалар, ә биредә биш мең кеше, югары квалификацияле осталар гадәти сарык тиресен «алтын тун «га әйләндерәләр. Кеше саны никадәр күбрәк булса, шулкадәр оешканрак эшләү таләп ителә. Очерк — документаль жанр. Монда автор фактлар, саннар, мисаллар белән эш итә. Менә мисалга рәсми документлар китерәм. • Сибай ит комбинатыннан (Башкортстан) 21009022 нче вагонда, 1986 елның 15 сентябрендә 71 нче таныклык белән 10472 данә сарык тиресе килде. Чимал кызган, эче кызарган, мурган, ис аңкып тора. Изоляторга бушаттык йөкне җибәрүчеләргә телеграмма сугылды». «... Шушы елның 24 сентябрендә Архангельск ит комбинатыннан 22970776 нчы вагонда 913 нче таныклык белән йөк алдык — 10095 данә тире. Чимал бик нык кызган, тиренең эче кызарган, мурган, ис аңкып тора...» «1986 елның 27 сентябрендә Георгиевск ит комбинатыннан (Ставрополь өлкәсе) 22300040 нчы вагонда 188 нче таныклык белән 9075 данә сарык тиресе килде. Чимал нык кызган, тиренең эче кызарган, бозылу алдында». • 1986 елның 11 сентябрендә 73-60 ВДЗ автофургонында 112751 нче накладной белән Белгород ит комбинатыннан сарык тиресе килде... Чимал кортлаган. иегән. Аны эшкәртерлек түгел. Автофургонны, пломбалап, киредән җибәрергә туры килде». Казан мехчыларының СССР Халык контроле комитетына җибәргән документында мондый юллар бар: • Мех берләшмәсе эшчеләрне төп эшләреннән аерырга мәҗбүр булды: чималны кабаттан сортларга аерырга, төрергә һәм яраксыз чималны кире җибәрергә туры килә. Моның өчен вагоннар алуга акча тотылды. Фабрикаларыбыз ел саен черегән мурган бик күп тире ала. алардан бернинди дә кием тегеп булмый. Шундый яраксыз чимал хәзер базада 800 мең данәдән артыграк җыелды...» Хәзер безне чабаннарның ике сарыктан бер бәрән алулары да. кооператорларның мурган иегән тире җибәрүләре дә гаҗәпләндерми, ә мехчыларның шул черек чималдан азмы-күпме кием тегүләре шаккатыра. Бу мәсьәләне унсигез ел буена өйрәнәбез, ләкин бу өлкәдәге тәртипсез лекләрнең очы кырые күренми әле. Һәртөрле өндәмә-чакырулар, директива лар. халык контролерлары ярдәм итми икән инде, нигә прокурорлар кул кушырып утыра? Әйдәгез. Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексын актарып карыйк. Бөек комбинатор Остап Бендер булып ул да җинаятьләр кодексын таныган бит! 172 нче статьяны карыйк. «Предприятие яки оешма җитәкчесе тарафыннан... дәүләт яки җәмәгать милкен файдаланган чакта, зур зыян китерелә икән, ул бер елга чаклы ирегеннән мәхрүм ителә яки төзәтү эшләренә җибәрелә яки аңа 300 сум күләмендә штраф салына, эшеннән азат ителә...» Кыскасы, җәзага тартыла! Ачыктан ачык әйтелгән бит. Тәртип сагында торучыларга тагын нинди күрсәтмә кирәк? Гаҗәп: прокурорлар күзгә бәрелеп торган хуҗасызлык белән көрәштә үзләре инициатива күрсәтмиләр генә түгел, алар әле башкалар башлаган эшне дә якламыйлар. Черкесск каласында, өлкә газетасы «Ленин байрагы»нда «Бер сыердан ♦ ярты бозау» дигән мәкалә басылып чыкты. Анда колхозларның берсендә з сыерларны баш саны өчен генә асраганлыклары фаш ителә. Мәкалә түгел, 2 тулы бер гаепләү сүзе! Карачай районының прокуроры Б. Марченко колхоз Е председателен җавапка тартырга теләгәч, райбашкарма комитеты җитәкчесе 2 аны туктата, чөнки теге гамьсез председатель район Советы депутаты икән. = Халык депутатларының статусында: «Законнарны, хезмәт дисциплинасын н саклау буенча депутат башкаларга үрнәк күрсәтә»,— диелгән. Шул ук газе- f та тагын бер принципиаль мәкалә бастырып чыгарды. Анысы «Миллион- < нар — аяк астында* дип атала. Сортлы тиреләр җибәрмәү аркасында Н. Бу- * дарин җитәкләгән колхоз меңнәрчә сум зыян күргән. Бик тә җитди сигнал с инде югыйсә, әмма андый мәкаләләрне хәзер председательләр бар дип тә - белмиләр, чөнки яклаучылары бар. * Хәер, игътибар ителгән бер факт булган икән. Премия «реформаларын- 2 нан» соң Зеленчук район прокуроры В. Братсков гаеплеләргә 11 мең дә 96 сум- ч га дәгъва белдергән. Район суды дәгъваны кире каккан, сәбәбен колхозда 2 «тиешле шартлар юк» дип аңлаткан. Көлке түгелмени бу? Кичә ул шартлар о булган, бүген, димәк, ул шартлар юкка чыккан! Ниһаять, ул шартларны с кем тудырырга тиеш соң? Халык байлыгын әрәм шәрәм итүчеләргә каршы « кем көрәшергә тиеш? а Беренче дәгъваны, әлбәттә, мехчылар башлый. «Союзмехпром» пред- = приятиеләренә ел саен 10 миллион данә сарык тиресе керә, әмма алар, үкенечкә каршы, эшкә ярамыйлар. Бозык бер тиредән бер кадак «үле» йон ала- - лар, ул киез сугудан бүтәнгә ярамый. Тире саен — бер сумлык зыян. Тире g үз-үзен акламый, йонын кыркып алганнан соң ул җилем кайнатырга китә. Ел саен 10 миллион сумлык зыян! Бу бит — халыкка ирешмәгән бер миллион тун. Затлы тунның бәясе — 800 сум. Димәк, сәүдәдән тагын күпме табыш керми кала? Мәрхүм Аркадий Райкин әйтмешли: «Уһу-һу!» Фабрикага килгән чималны җәен — егерме, кышын утыз тәүлектә кабул итәргә тиешләр. Шушы вакыт эчендә чималны алучы аны саклый белергә тиеш. Монда да гел бәхәс чыга. 1985 елның 28 августында Татарстан кооператорлары Киров тире-чимал заводына 4 мең дә 300 тире җибәрә. Чималны өч айдан соң кабул итәләр. Бу вакыт эчендә 1200 тирене корт ашаган, 300 е күгәргән. Сортларны кабат барлап чыгу — 5 меңне чигерә. Шушы ук елны Төмән мех фабрикасында Кайбыч хәзерләүләр конторасы җибәргән сарык тиресен ике айдан соң гына алалар. Беренче сорт — бер йөзгә, икенче һәм өченче сорт тиреләр 350 данәгә кимегән, дүртенче сорт тире бөтенләй булмаган, хәзер ул сортлар да барлыкка килгән, өстәвенә әле 50 тирене стандарт түгел дип саныйлар. Мондый чакта чималны алучы, кабул итүне сузганы өчен, штраф түли, ә товар бирүчеләр партнерларына бәясе төшкәннең суммасын 200 процент итеп түлиләр. Эшләр шулай бара. Ил буенча бер кесәдән икенчесенә, миллионнар күчерелә, әмма чимал яхшырмый, туннар кибетләргә килми. «Тире эпопеясы»н аңлау өчен чылбырның очына ук чыгып карыйк әле. Әгәр мехчылар чималны ит комбинатларыннан ук кабул итеп алсалар, ничек булыр иде икән? «Союзмехпром» берләшмәсенең генеральный директоры Раиса Барулина, әлеге фикерне әйткәч, күтәрелеп бәрелде: — Сарык тиресе эзләп йөрмәсәк, башка эшебез беткән иде! Күрдегезме, нинди эре сөйләшәләр! Начар чимал килгәнгә күз яше түгәләр, хәлне яхшырту өчен, аркылыны буйга алып салмыйлар. Хөрәсәннәр, дими, кем дисең инде боларны?! Элекке еллардагы документларны актарып карадык. Әле партиянең XXV съездында ук халык хуҗалыгыннан чимал алу, партнерлар арасында гы мөнәсәбәтләр хакында стратегик программа кабул ителгән — чимал җыюны производствоның үзендә булдырырга, диелгән. Күпме еллар узды — үзгәреш юк. Бюрократлар аппараты таш кыя кебек: ике бишьеллык узып китте, мех һәм тун өчен кирәкле чималны кабул итү өлкәсендә кыл да кыймылдатылмаган. Кайбер заводлар сөтне фермалардан килеп алалар, чөнки сөт әчесә, алар файдасына түгел, итне дә сыер сарык көтүләреннән килеп алу гадәткә кереп бара, ә мехчыларның, сугым җиренә барып, бер генә тире дә алып кайтканнары юк әле. Партиянең XXVII съезды революцион үзгәртеп кору программасын кабул итте. Үзгәрешләр адым саен, алар хезмәт коллективларыннан уйлана белү, кыюлык таләп итәләр. Мехчылар да. тире хәзерләүчеләр белән үзара килешеп, эшләрен үзләренә җайлы юнәлештә җәелдереп җибәрә алган бу лырлыр иде. ләкин чималның директив юллар белән китерелүенә генә исәп тоталар. Мехчылар өзлексез дәгъвалашканга күрә, чимал тапшыручыларны стимул белән эшләтү кире кагылды. Моңа карап берәү дә отмады. Сарык тиреләре ишегалларында. лапасларда аунап ята башлады, череде. Дөрес, тире эшкәртү тармагы, бердән, барлык тиреләрне дә эшкәртеп бетерәбез, дип йөкләмә алды, икенчедән, тире тапшыручыларга чимал бәрабәренә әзер кием нәр белән дефицит товарлар сатарга вәгъдә итте. Нәтиҗәдә фабрикалар яраксыз тирегә батты, хәзер мехчылар ул чимал дан ничек котылырга белми аптырыйлар. Тире тапшыручылар да алданган икән: затлы киемнәрне, бөтен бер төбәктә тире тапшыруны тулысынча үтәгән сурәттә генә бирәселәр икән! Егерме яки кырык районның берәве генә план үтәмәсә дә. туннан колак кагасың. Яңадан эшкә тотынып, өр-яңа кагыйдәләр уйлап чыгардылар: туктатылган бәләкәй фабрикалар, мастерскойлар эшкә җигелде, урыннардагы сарык тиреләренең бер өлеше яңадан төбәкләрнең үзләрендә эшкәртелә башлады. • Союзмехпром«ның фабрикаларын стандарт булмаган тиреләрдән тизрәк коткару өчен ашыгыч рәвештә яңадан яңа көчләр тартыла, дәүләт агропромы. кооператив артельләр эшкә җигелә. «Тизрәк, кызурак!* дигән чакыру авазы һәркайда ишетелә. «Союзмехпром* фабрикалары гына ашыкмыйлар, уңайлы шартлар туганны көтеп яталар. Зарланып, күз яше коеп кына берни дә майтарып булмаганны, күз яшен сөртеп ташлап, эшкә тотыныр вакыт җиткәнне алар әле һаман аңламыйлар. Россиядә кайры тун тегә башлаганга гасырлар узган, әмма гап-гади сарык тиресеннән затлы мех эшли башлауларына әллә ни күп түгел әле. 1958 елны Брюссельдә үткәрелгән Бөтендөнья күргәзмәсендә Казан мехчы лары күрсәткән затлы мех киемнәргә — селәүсен, ягуар, юлбарыс, жираф тиресе төсендәге туннарга Европа кешеләре сокланып таң калып тордылар. Вакыт әкиятләрне чынга әйләндерә. Кыю аргонавтлярның «алтын тире« эзләп газап чигүләре бушка китмәде, димәк. Затлы тунга затлы акча түләнә! Тик Брюссельдә күрсәтелгән туннарны кайчан күпләп тегәрләр икән? Хөсәен Ямашев исемендәге Казан мех берләшмәсе белгечләренә беренче сорау: — Көнбатыш Европа чибәрләрен көнләштергән затлы киемнәребез кайчан үз кибетләребезгә чыгар да, кайчан аларны һәркем сатып ала алыр? Берләшмәнең баш инженеры Илфар Кәримович Сабиров җилкәсен сикертеп куйды: — Әй. юк әле. тиз генә булмас. Күргәзмәләр, конкурслар — бер нәрсә, күпләп җитештерү - бөтенләй икенче нәрсә бит ул. Безнең тәҗрибә мастер скоенда булдыгызмы? — Юк әле. — Күргәзмәгә куелган аерым үрнәкләр белән без хәзер дә теләсә кемне шаккатыра алабыз. Ә менә базарларда... үзебездә һәм чит илләрдә сәүдә итәрлек тун тегү хыялда гына йөри. Безнеке төсле гигант конвейерда елына ике мең йөнтәс тун. бер мең кайры тун тегү нәрсә ул? Кечерәк бер каланы киендерергә дә җитми. Икенче сорау да әзер: - Нигә? Сарык көтүләрендә, терлекләр өстендә 60 миллион тире бар ич. Шуның өстенә тагын читтән ун миллион тире алабыз. Чимал әнә нихәтле, кисеп тегеп кенә өлгерт! - Хикмәт сарыкларда гына булса икән!— Сабиров моңсу гына баш чайкап куйды.— Сарык өстендәге тунга алданырга ярамый. Җылы, җайлы, әмма безнең өчен түгел әле ул. Аны безгә яраклы итәр өчен тегү машина лары да кирәк, буяулар, химикатлар. Алардан башка иң зур оста да берни майтара алмый. Корал эшләр, ир мактаныр, диләр. Бар иде шундый заманнар, Калан мехчылары җиде-сигез миллион сарык тиресен эшкәртеп өлгерәләр иде. Сугыш вакытында алар тәүлек саен бөтен бер полкны баштанаяк киендерә иделәр. Хәзерге нәтиҗә ике мәртәбә ким- рэк дүрт миллион тире эшкәртәбез. Иң зур кыенлык — белгечләр җитешми. Унберенче бишьеллыкта фабрикаларыбыз бер мең ярым эшче югалтты, станокка наркология диспансерына йөрүчеләрне куябыз. Алардан нинди ♦ оста чыксын инде?! 1985 елны вакытлыча алынган эшчеләр 4876 га җыелды, z Ягез, алар ни кыра ала? Мехчыларның тәҗрибәсе мең еллар буена тупланып g килгән. Бер ике атна эчендә берәү дә осталыкка ирешә алмый. Әнә шулар = аркасында Казан мехчылары 1985-1986 елларда илгә унбер миллион сум- 2 лык товарны биреп җиткермәделәр. 460 мең сум штраф түләдек. Кеше фак = торы — менә нәрсә ул! Й — Ә реконструкция? ? — Безнең планнарда бар анысы. Производствоны тамырдан үзгәртеп = корырга исәп. Хөкүмәт безгә кырык миллион сум акча бирде. Шулай да '■* техник революция булмаячак. Цехларга нәрсә куярбыз соң? Роботлар, ав- * томатлар, компьютерлармы әллә? — Ә нигә? Автоматлаштыру, кибернетика — прогрессның төп юнәлешлә- 2 ре ич? — Үкенечкә каршы, андый юнәлешләр безнең фабрикаларны әйләнеп ч уза. Проектлары белән таныштык: шул ук иске машиналар... Без ярты юлда туктап калмаска, мәсьәләне ачыклап бетерергә тиеш идек. о Мех конвейерына юнәлдек — файдалы әйләнешне арттыра торган түгел, = киметә торган конвейерга, югалту, төшенкелек, офтанулар конвейерына. <• Сабиров — шушы берләшмәдә үскән инженер. Хезмәтен эшче буларак х башлаган. Мех эшкәртү серләрен биш бармагы кебек белә, шунлыктан сарык с тиреләрен чаннарга ничек тутырудан алып, тунны ничек тегүләренә кадәр, 7 профессиональ осталык белән төп-төгәл аңлатып бирде. Z — Минем беренче эш урыным менә шушында, конвейерның башында 2 ук,— дип, Сабиров зур чаннарга күрсәтте. Резин алъяпкычлы эшчеләр авыр _ тиреләрне чанга тутыралар иде. һәммә нәрсә беләк көченә таяна әле монда. Икенче корпуста тире майлый торган машиналарны карадык. Берсе эшли, икенчесе тик тора. — Нигә берсе ял итә? — Эшләми торганын җиңел промышленностьның махсус заводында яса дылар, хезмәт итеп торганын Казан самолет төзүчеләре, сүз тыңлап, ясап бирделәр. Эшләми торганы ике мәртәбә кыйбатрак... Конвейер буйлап алга узабыз. Йөзләгән пулемет атып торган җир бар дип уйлагыз. Дөпелдәү-дөбердәү шул хәтле көчле, кеше тавышы бөтенләй ишетелми. Тегүче Евдокия Гайсина, безнең белән сөйләшер өчен, машинасын туктатырга мәҗбүр булды. Шушы тегү машиналарында инде без сугыш вакытында Ленин ордены яулап алдык. Сугышка катнашкан танклар кебек тыкырдыйлар. — Тавышсыз машина юктыр инде ул. — Бар шул.— Ул безне башка бер тегү машинасына алып килде. Машина, һичнинди тавыш чыгармыйча, тип-тигез «юл тезә».— Импорт буенча алынды. Бездә болар бик аз. Дөбердәп утыручы «пулеметлар» буа буарлык! Конструкторларыбыз сүз туглаудан ары узмыйлар... Күңел ачыргалана, моңсу уйлар баш калкыта. Мехчыларның эш урынында озаграк булган саен, алар куера гына төшә. Агач аерым ботаклары корудан корый башлый. Җимерелеп килүче, беркем да ярдәм итә алмый торган бу предприятие дә шундый агач кебек. Татарстан мех берләшмәсе фабрикаларында 3 мең дә 612 җиһаз бар. Биш ел элек куелган машина һәм аппаратлар саны — 873, ун еллыклары — 1370, унике еллыклары — 1107, бик борынгылары, амортизация вакыты чыкканнары — 262 данә. Фән-техника революциясе чорында исә станоклар паркын яңартуның оптималь чоры ун елдан да артмаска тиеш. Димәк, Казан мехчыларының искергән станоклары һәм аппаратлары 1300 дән артык. Күбрәк түгелме бу? Хыял һәм теләкләр кайчан гамәлгә ашар? Кайчан яңарыр борынгы комбинат? Кайчандыр илебездәге сарык тиреләренең яртысын эшкәртеп торган, инде менә чигенә башлаган борынгы мех гигантыннан туп-туры Мөскеүгө юл тотты. Жиңел промышленностьның Бөтенсоюз институтына килдек. Сораулар мәгьлүм реконструкция үткәре- сез, миллионлаган акча тотасыз, е конвейерларда берни үзгәрми, кичәге үк машиналарны һәм станокларны гына арттырырга ният кыласыз икән бит? Шулай ярыймыни инде? — Әллә сез безнең профессиональ горурлыгыбыз юк дип беләсезме? Автоматлар һәм компьютерлар кем бәхетенә ясала соң? Егерме беренче гасыр производствосын күрү әллә безгә күңелле түгелме?— дип каршылады мине Татарстан мех берләшмәсен реконструкцияләү проектының баш инженеры Светлана Александровна Прошкович.— Элеккеләреннән яңарак машиналарны промышленность чыгармый, импортныкыларга исәп тотып булмый, андый проектны беренче экспертиза ук кире борачак. Шуңа күрә проектка элекке машиналар салынды Дөрес, алар беребезгә дә шатлык китерми. Әйтегез, нишлик? «Легпищмаш» буенча Союз министры Лев Васильевның Мәскәү «Неделяосында чыккан әңгәмәсен иске төшерик « Без үзебез чыгарган техника эшли торган тармакларда кешеләрнең аз булуын, продукциянең күбрәк җитештерелүен, сыйфаты ягыннан дөнья чыгарган машиналар дәрәҗәсенә күтәрелүен генераль бурычыбыз дип саныйбыз. Җиңел промышленность тиз арада автоматлашкан заманча җиһаз алачак Ул җиһазлар инде уникенче бишьеллыкта ук хезмәт җитештерүчәнлеген шактый югары күтәрергә ярдәм итәчәк, алдагы эш завод-автоматларга йөз тота...» — Без — җитди оешма,— диде проектның баш инженеры, министрның әңгәмәсенә ачыклык кертеп — Проектларга һәм сызымнарга хыяллар түгел, гамәлдәге машиналар салына Ә сез сызымнарга өмет-хыялларны күчерергә кушасыз. — Прошковичның елмаюы моңсу һәм кайгылы тоелды. Алдан күреп эш итүче легендар аргонавтлар сарык тиресенә байлык җыю чыганагы дип караганнар. Алар аны алтын бөртекләр йөзгән елга төбенә түшәргә исәп тотканнар. Су тире өстеннән агып ята, ә кыйммәтле алтын бөртекләре йон арасына утыра. Ягъни тире фильтр хезмәтен башкара. • Алтын тире» дигән исем дә шуннан калган! Гап-гади бер сарык тиресен кыйммәтле киемгә әйләндерү өчен йөзләгән катлаулы технологик эш башкаралар. Аргонавтлар ролендә бу юлы берничә кеше түгел, барлык дәүләт катнаша. Җиңел промышленность министрлыгы составында Бөтенсоюз фәнни-тик шеренү институты бар. Ул — Мәскәүдә, «Союзмехпром» белән бер үк бинада. Производство белән фән кулга-кул тотынып эшлиләр, дип курыкмыйча әйтергә була. Бу тармакка ел саен 4 миллион сум акча бирелә. Фән техника революциясе заманында моны әллә ни зур акча дип әйтеп булмый, шунлыктан тармак фәненең мех производствосына йогынтысы азрактыр да әле. Ләкин хикмәт шунда: галимнәрнең ачышлары мехчыларга барып җитми. Ник? Нилектән? Җавабы бик гади. Һәрбер технологик идеяне гамәлгә ашырыр өчен машина, агрегат, аппарат һәм химик препаратлар кирәк. Боларны исә башка предприятиеләр җитештерә. Мех индустриясен җиһазлар белән тәэмин итү СССР Җиңел һәм азык промышленносте машиналарын төзү министрлыгына йөкләтелгән. Ә ул министрлык үз фәнни институтларына таяна. Аларның заводлары да аерым. Нәкъ Крылов мәсәлендәгечә килеп чыга: аккош күккә омтыла, чуртан елгага сөйри, кысла артка чигенә. Ачуны бер читкә куеп, документлар теленә күчик. Грибановскида Казан мех берләшмәсенә майлау машинасы ясап бирделәр. Җитешсезлекләре шун дый: «циркуляция җайланмасы начар эшли», «аерым кисәкләрен алмаштырыр өчен ярты агрегатны сүтәргә кирәк», «тулаем алганда, машина ышанычлы түгел»... Ион кыркый торган машинага мондый бәя бирелгән: «җилләткече көчсез», «пычакны көйләү кыен», «тулаем алганда, ышанычсыз». Андый машиналар, агрегатлар төрле экспертизалардан ничек узадыр, фабрикаларга ничек килеп җитә торгандыр, аңлавы кыен. Техника килә, карыйсың — брак, башлана шуннан төзәтү, камилләштерү, җиренә җиткерүләр, алар унар елга сузыла. Шул вакыт эчендә бичара мехчылар хезмәт җитештерүчәнлеген ничек күтәрергә дә ничек итеп алгы сафка чыгарга тиешләр инде?! Җитмәсә, әле аның чималы да — иске-москы, йолкыш, бозык тиреләр! Илне үзгәртеп коруга китергән «могҗизалар» әнә шулар! Төрле-төрле механизм, станок, аппаратлар, гомумән «тимер-томыр» белә эш итүне безнең илдә күбесенчә ир-атка тапшырып киләләр. «Союзмехпром» главкасында, ниһаять, баш механик вазифасын хатын-кызга — Гали на Лесниковага тапшырганнар. Ахыры хәерле булсын, дип әйтик. Әгәр аның урынында берәр ир-ат булса, машина төзүчеләр белән мехчылар ара сындагы мөнәсәбәтләр турында төгәл мәгълүмат ала алыр идең микән? Ул сүзен зарланудан башлады: — Мехны бик яхшы эшкәртү, барлык технологик процессларны узып чыгу өчен безгә 62 төрле машина һәм станоклар кирәк, заводлар шуның яртысын гына ясый. Безнең таләпләргә 17 машинадан бары тик сигезе генә җавап бирә... * һәр яңа бишьеллык алдыннан СССР Җиңел һәм азык промышленносте 2 машиналар төзү министрлыклары мех берләшмәләрен тәэмин итү өчен киле f шү язалар. Менә соңгы 25 ел эчендә илебез экономикасындагы ике тармак = арасындагы килешүләр статистикасы. Сигезенче бишьеллыкта машина төзү- 2 челәр мехчыларга, 16 машина ясап бирәбез, дигәннәр. Ведомстволар ко- х миссиясе шуның Пен кабул иткән, конвейерга бны биргәннәр. Тугызынчы бишьеллыкта 17—11—8. Унынчы бишьеллыкта 8—3—1. Унберенче бишьел- т лыкта да шундый ук күңелсез саннар. СССР Җиңел һәм азык промышлен- = ноете министрлыгы чыгарган 4 машинаның бары тик берәве генә дөнья станх дартына туры килүен дә әйтик. Бернинди җәзасыз калган җавапсызлык, * вәгъдәсезлек күпме еллар буена сузылыр? - «Союзмехпром*ның зур фабрикаларыннан тыш илдә сарык тиресен Җир- * ле промышленность. Көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыкларына, дәүләт 2 агропромына, «Центросоюзга» караган тагын 300 дән артык предприятие эш- £ кәртә. Һәвәскәр кооперативларның тиречеләре дә кул кушырып утырмыйлар. 2 Ләкин аларга чималның, техниканың, башка төр тәэминатның зур конвейер- г дан калганнары гына эләгә, гамәлдән чыккан машиналар кайта, химикат- = ларны, буяуларны ничек кирәк шулай табалар. Казанның Мех берләшмәсеннән соң без Көнкүреш министрлыгы систе- = масына кергән бәләкәй генә «Зима» фабрикасына киттек. Монда ун-унбиш £ белгеч бар. Мондый мастерскойлар республикада дистә ярымлап исәпләнә. = Матбугаттан укып беләбез: андый бәләкәй предприятиеләр башка төбәкләрдә - дә эшли икән. Гигант комбинатлардан аермалы буларак, мондый мастерскойларга ях- 7 шы тире китерәләр, әмма эшкәртелүе начар, алардан затлы тун тегеп бул- ' мый, эшкә җайлы кайры тун гына чыга. Һәвәскәрләр цехы башлыгы Королева дөрес әйтә: — Нигә сез алар белән безне чагыштырасыз?!— ди.— Аларда иң оста белгечләр эшли, нинди машиналар, химикатлар, буяулар! Бездә тоташ һәвәскәрләр тырыша. Кыска кайры тун тегә беләбез, ә затлысы — булмый. Шулай да нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйк. Мех — уникаль нәрсә, кыйбат нәрсә, дәрәҗәләре буенча түбәнрәк булган фабрика-мастерскойларга аерым кисәкләр хәлендә килеп кергән очракта да ул шактый файдалы, үзен-үзе аклый, үзенә абруй яулап ала. Чимал белән кем эшли, үз эшенең остасымы, аның кул астында нинди машиналар, нинди дару химикатлар бар, ниһаять, эшләүченең профессиональ әзерлеге ни дәрәҗәдә — барысы шуларга бәйле. Мөгаен, башка барлык материаль производствога караганда да мех индустриясендә. капитал ул — барыннан да элек хезмәт, аның сыйфаты һәм күләме дигән марксистик экономика кагыйдәләрен раслый торгандыр. Кабарда-Балкариядәге Баксан мех фабрикасы директорының сүзләрен мисалга китерәсе килә. Әлбәттә, зурлыгы ягыннан Баксан фабрикасын Казан мех берләшмәсе белән чагыштырып булмый, анда нибары ике йөз кеше эшли. Анда елына стандарт булмаган чирек миллион тире эшкәртәләр. Кызыксындыру тәртибендә бу фабрикага 40 мең данә югары класслы тире бирәләр. Дүртенче сортлыны! Биредәге мехчыларның теккән киеме — тышлы, кыска туннар, якалыклар, бүрекләр, буяучы пумаласы, автомобиль һәм мотоцикл япмалары. _ Әлбәттә, күңелгә килгән беренче сорауны бирәбез — Теләп алалармы соң сезнең товарны? _ Алуын теләп алалар, ләкин бик сөенмиләрдер. Безнең мөмкинлекләр зур фабрикалардагыдан күп тапкыр кайтышрак. Мәскәүдә безнеке төсле тун күрдем — бөтенләй башка: тышлыгы яхшы тукымадан, эләктермә каптырмалар, ялтыравыклы сәдәфләр белән бизәлгән, әллә ничә кесәсе бар. Дөрес, ике мәртәбә кыйбатрак. Алалар, алмый торучы күренми. Аңламыйм: нигә безне ямьсез тукыма, ямьсез төймәләр белән интектерәләр? Фабриканың баш инженеры Светлана Павловна Васильчук та сүзгә кушылды: — Барыбы.т да бер үк дәүләткә эшлибез бит, нигә безгә аяк чалалардыр? Моннан унбиш еллар элек безнең фабриканы бик зур өмет белән ачканнар иде. Безнең әлегәчә кешеләрне куандырырлык бер генә дә матур тун теккәнебез юк Иске җиһазлар китереп тутырдылар, өч бишьеллыкта нибары дүрт яңа машина алдык, алары да тирене ерта торган булып чыкты. Киттек Казанга, өйрәнергә1 Ә анда сер ачарга яратмыйлар икән, йөрттеләр, сәяхәтче кебек, фабрикалар, цехлар буйлап, шуның белән вәссәлам — хуш. сау булыгыз! Бу тигезсезлек кайчанга хәтле дәвам итәр?.. Бер нәрсәне ачыклап китү кирәк. Казан мех берләшмәсендә начар чимал килүдән зарланалар. Биредә — юк. Баксан мехчылары түбән сортлы тиредән дә зыян китермиләр, файдага эшлиләр икән. Бу урында Владимир Ильич Ленин сүзләрен куллану урынлы булыр. Ул әйткән, билгеле бер шартларда кечерәк предприятиеләр зур предприятиеләргә караганда рентабельлерәк эшли алалар, дигән. Бик күптән әйтелгән, әмма бүгенге шартларга тулы- сынча туры килә торган фикер. Партиянең XXVII съезды мәсьәләне нәкъ шулай куя да — уртача, кечкенә предприятиеләрнең һәркайсыннан акыллы файдалана белергә кирәк. Тәҗрибә шуны күрсәтә яхшы җиһазлы кечерәк предприятиеләрнең үз өстенлекләре бар: алар технологик яңалыкларны, халык таләбен тиз тотып алалар. Баксан фабрикасы — моның бер мисалы. Төньяк Кавказ — борын-борыннан сарык үрчетү төбәге санала Аерым колхоз һәм совхозларда әле дә егермешәр-угызар мең сарык асрыйлар, әмма тун монда да юк. Күңелгә гия торган рәнҗешле хәл! Чарасына дә керешеп карар идең — бетен нәрсә Госпланга барып терәлә Шулай да эзләнүчән кешеләр юлын таба! Ставропольдәге Исправная станицасында үзләренең мех фабрикаларын булдыру хакында элегрәк уйлаган кеше дә юн иде Унберенче бишьеллыкның азагында, һич көтмәгәндә. сыер абзарына дип тезелгән каралтыда тире эшкәртү, тун тегү машиналары оәида булды Алврга кем ярдәм итте — хода белсен! -.Хезмәт могҗизалар тудыра» дигән сүз шигърияттән түгел, тормыш чынбарлыгыннан килеп туган Тире-күн остасы Давид Бакшеев Исправная станицасына килеп чыкканда, завод әле хыялда гына була Әтисе, бабасы, бабасының бабасы тирече-күнче икән. Бу кешедә эшкә, оешгыруа сәләт тә бар Башта бина коралар, аннары җиһазларын эзли башлыйлар. Кыю адымны XX партсъезд исемендәге колхоз аның председателе Форостянов ясый, өлкә агропромы алар фикерен яклап чыга Тынгы белмәс Давид Бакшеев, аргонавт- лар Ясоныннан да хәйләкәррәк кеше, Госснабның хәтта үзеннән немец машиналарын табып кайтара Бик тиз арада курслар ачып җибәрәләр Чимал да табалар, осталар өлгерә предприятиене эш белән Күмеп ташлыйлар. Эшләп чыгарган киемне сатып алучылар гына түгел, заказчылары да табыла ерак Сахалин, Себер көлсу туфракны өлкәләрдән заказлар ява башлый Әкәмәт! Колхоз председателе Форостянов эшләре никадәр генә күп булмасын, өч мәртәбә Мәскәүгә барып кайта, станица осталарының эшен РСФСР Авып хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә күрсәтергә өлгерә Колхоз туннарыннан беренче әйләнешне тиз ясыйлар Кешеләр, бигрәк тә станицаларда эшсез утырган хатын-кызлар яңа һөнәр табылуга шатланалар, предприятиенең булдыклы җитәкчесе Бакшеев, уңышлардан күңеле үсеп, тагын ике цех ача җылы бүрек тегә торган цех Һәм тау көтүлекләрендә эшләүче чабаннар өчен тире чикмән тегү цехы. Менә монда инде мактау сүзләре, күңелне күгәрү генә җитми, агрегат, станок, аппаратлар белән ярдәм игәргә кирәк Беренче кайры тунның бәясе — 400 сум Нишләп арзан! Затлысы 800 сум бит. Болар бик үк затлы түгел шул Рентвбельлелек юк. бернинди табыш та алып булмый! Заводны бер ачалар, бер ябалар Безнең «Советская Россия» хәбәрчеләре бригадасы килеп төшкәндә, заводны өченче мәртәбә япканнар иде Колхоз аргонавтларының дөнья базарларында дан тотарга исәпләгән хыяллары җилгә оча. Ләкин җәнҗал колхоз эчендә Ставрополь төбәгендә генә торып калмый Кем инде бер миллион сум акча тотып төзегән заводны чүплеккә атсын! Аны кооператорларга тапшыралар Күңелсез хәл Ә ник болаи килеп чыга соң! — Беренче сәбәбе — дип аңлатты Карачай Черкесия өлкә агрономының председателе Василий Гпазко —Исправная станицасындагы завод — никахсыз туган бала Сарык тиресен эшкәртү — дәүләт кулында, башкаларга бу эш белән шөгыльләнү тыела Икенчедән өлкәнең тире хәзерләү планы бар. ә колхоз заводы ул планны өзә Өченчедән, тегелгән киемнәрнең үзкыйммәте югары ... Глаэко хәйләгә керешкән! Дәүләт монополиясе хакында ул алданрак сүз кузгатырга тиеш иде 6ит1 Белоруссияда исә эш моңа капма-каршы нәтиҗә бирде. Владимир Васильевич Пестель Брест өлкәсенең Барановичи районы «Октябрьнең 40 еллыгы» колхозын җитәкли башлаган чакта анда «тун промыселы» була инде. Яшь председательнең казанышы — бу промыселга ул киң колачлап һәм уйлап эшләү юнәлеше бирә Бу колхозда да сарык үрчетәләр. Эшләре, һәммә төштәге кебек үк, авыр бара Җир күп түгел, ике мең гектар чамасы гына. Иген үстерер өчен бу җирләр кайчандыр * бөтенләй яраксыз дип саналган Колхозга барлык сарыкларны һәм район буенча йон планын йекләгәч, районның башка колхоз-совхозлары, сарык көтүләреннән котылу шат- -- лыгыннан, сарь - үочетүчеләргә фураж бирергә дә риза була. Хәзер «Октябрь нең 40 ел- ~ лыгы» исемендәге колхоз күршеләренә фуражны үзе бирә, хезмәт нәтиҗәләре буенча 'Г беренчеләр рәтенә чыккан, дәүләткә итне элекке еллардагы төсле. 60 тонна гына тү- - гел. 280 тонна сата, ә иген уңышы 40 центнерга кадәр күтәрелгән. Ел саен—600 мең - саф табыш) Гектарыннан 300 сум дигән сүз) - Эшли белеп эшләсәң, баеп була. Унике авылга таралган сарык фермаларын ике авылга җыялар. Су белән тәэмин итү өчен дүрт кое казыйлар, печәнне ябык лапасларда тотарга өйрәнәләр. Терлек-туарның кырылуы кими, йон арта. Көтүләр зурайган саен. * кешеләргә эш тә арта бара — тире иләп тун тегүне оештыра. Беренче елны ук тотылган 2 чыгымны капларлык эш башкарыла. Икенче елны 111 мең сумлык табыш алалар. Хәзер колхоз осталары ел саен ике мең тире эшкәртәләр, заказлар явып кына тора Бер тәмен белеп алгач, тагын да тырышыбрак тотыналар — тиредән хром ясыйлар, күн курткалар те- - гүне җайга салалар. Хәзер инде ирешелгәннәр генә канәгатьләндерми, колхоз җитәк- £ челәре мех һәм күн һөнәрчелегеннән миллион сум табыш алырга хыяллана. Монда үз -чималыңнан файдалану отышлы Ничек ирешергә моңа? Тунга яраклы сарыклар санын - ишәйтергә! Махсус әзерләнгән чимал чит ил базарларына да чыгарга мөмкинлек тудырыр. Күрәсез, биредә һәр нәрсә уйлап, нигезләнеп, алдан күреп эшләнә. Әйдәгез, инде хәзер Исправная станицасында килеп чыккан күңелсезлекне тикшереп карыйк. Беләсезме, хәтта мөстәкыйльлек тыелган заманнарда да авылның үз тиреләре ~ белән эш итү шактый иркен иде, чөнки махсус директив карарда: «Колхозларга сарык тиресен потребительләр кооперациясе аркылы сатарга тәкъдим ителә».— диелгән иде £ Шул да мәгълүм булсын: Ставрополь краеның колхоз һәм совхозлары илдә берен- челәрдән булып үзе идарә итү. үз-үзеңне финаслау белән шөгыльләнә башладылар дәүләт акчасыннан баш тарттылар. Шунлыктан тирене чимал хәлендә түгел, эшкәртеп, кыйммәтрәк бәягә сату алар алып барган политикага туры килә иде. һәр тиредән өстәмә акча алу колхозның экономикасын ныгыта иде Әмма колхозлар бит иң әүвәл чимал белән дәүләтне тәэмин итәргә, шуннан соң гына үз производстволарын кайгыртырга тиешләр. Ә үз заводың булу исә колхоз чималы белән теләгән кадәрле мөстәкыйль эш итәргә ирек бирә, кооператорлар аз гына йоклап йөрдеме — яхшы сортлы тиреләр колхоз заводына китеп бара Шул рәвешле колхозларның үз заводлары булу хуҗалыкларда сарык үрчетүгә югарырак таләпләр китереп куйды, әгәр шул таләпләр үтәлсә, чимал колхоз мехчыларына да. дәүләткә дә җитәргә тиеш иде Ләкин бу авыр эш Карачай-Черкесия автономияле өлкәсе көченнән килмәде. Колхоз-совхоз чабаннары йөз баш сарыктан 85 бәрән алып торганда, тире җыючылар үз эшләрен үрнәк төстә башкармаган чакта, мех производствосы сүнә. Шуларның барысына өстәмә итеп. Исправная станицасы тирече-күнчеләренең профессиональ осталыклары, тәҗрибәләре җитмәвен дә кушсак, бу станицада уңышсызлык килеп чыгуның сәбәпләре аңлашыла торгандыр дип уйлыйм. Әлеге җәнҗаллы заводтан берничә йөз генә километрда кооператорлар Кабарда Балкариянең Чегем үзәнлегендә үзләренең мех эшкәртү предприятиесен төзергә тотыналар: база булдыралар 400 мең сумга җиһаз сатып алалар. 1987 елны кооператорларның мех конвейеры беренче 10 мең тирене эшкәртеп чыгарырга, бишьеллык азагына произвол ство куәтләрен биш мәртәбә арттырырга карар кылалар «Центросоюз» шундый ук предприятиеләрне Чечен-Ингушетиядә. Калуга өлкәсендә, Мәскәү янындагы Мытищида. Краснодар краенда. Киров өлкәсендә, тагын башка төбәкләрдә төзергә карар кабул итә Ул предприятиеләр «Союзмехпром.ны стандарт булмаган чималдан коткарырга исәп тотып төзеләләр Бәлкем, алар сафка баскач, стандарт булмаган тиреләр азаер, югары сортлы тиреләр арта төшәр? Анысы эшкә никадәрле намуслы каравыбызга бәйләнгән Шулай да бу өлкәдә хакыйкатьне табу кыен. Халык әйтмешли, һәр сөйләшүебез «эт - эткә, эт-койрыкка, булып чыга. Шунлыктан «Советская Россия» редакциясе һәм партиянең Татарстан өлкә комитеты киңәш мә уздырырга булды. Мәсьәләне уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк иде. Билгеләнгән вакытта Казан мехчыларының культура сарае тум-тулы иде. Арада бик абруйлы кунаклар бар, хәзер без алар белән танышырбыз. Киңәшмәне Татарстан АССР Министрлар Советы Председателе урынбасары Наталья Дмитриевна Данилевская алып барды. Сүзләр кайнар булды. Бәхәс купты. Берни эшләр хәлең юк — демократия. ачыктан ачык сөйләшү заманы! «Советская Россия» газетасының промышленность бүлеге мөдире Евгений Хохлов белән сүзләрне, мәгълүматларны. фикерләрне көч-хәл белан язып өлгердек М Медведев, Алтай крае. Целинное авылы — Met тирәсендә җилкуарлар, бюрократлар чамасыз куп Аларны эшләтергә вакыт Туннар да, кыска туннар да. җылы киемнәрнең башка терләре дә безнең кибетләрдә җитәрлек булырга тиеш! Беренче очкын кабынуга залдан мех кисүче Л Романова трибунага күтәрелде — Ә сез безнең эшнең нинди кыен икәнен беләсезме! Хатын-кызлар башкара бит аны Өлкәннәр ялга китә, яшьләр урынның җайлырагын сайлый Фатирны тизрәк алып була торган җирне! Күптән түгел ике сменаны бергә куштык, нкесеннән берәү чыкмады. Без бит инде болаи да һәр шимбәне станок янында үткәрәбез, кайчагында якшәмбеләребез дә китеп бара План буенча бирелгән нормага меңнән артык мехчы җитми. Соңгы вакытта коллектив өч мең кешесен югалтты Хезмәт урыннарындагы бушлыкны нигә машиналар алмый! Китте шуннан: сорау — җавап тәнкыйть — тәкъдим Беренче һәм икенче фабрика эшчеләренең бердәм таләбе — Грибановен заводы ясаган машиналар бер нәрсәгә дә ярамый яңалары тышкы кыяфәте һәм кыйммәт булуы белән генә алдагысыннан аерылып тора Завод кайчан югары сыйфатлы машиналар бирер' Н. Ищенко. Грибановск машина тезү заводының баш инженеры — Без машиналарны сезнең заказ буенча ясыйбыз Модельләрне, сызымнарны институтлар һәм проект-конст- рукторлык оешмалары әзерли Документларда Минлегпромның да, иСоюзмехпром» ның да имзалары бар Алар, кагыйдә буларак, ведомстволарның комиссияләрен җитәкли, ә ул комиссияләр яңа үрнәкләрне кабул итә — Импортный машиналар, кую белән, эшли башлый, ә сезнекеләр, сүтеп, яңадан җыймыйча, селкенми дә. К. Сергеев. Җиңел һәм азык промышленносте машиналарын төзү министрлыгының баш технологы — Грибановен заводыннан килгән коллегамның сүзенә төзәтмә кертергә уилыйм- аның позициясе заманча түгел Завод үзенең продукциясе өчен тулысынча җавап бирергә тиеш Мехчылар киңәшмәсенә килгән барлык белгечләр цехларда йөрде, һәммәсен үз күзләре белән күрделәр. Нәрсә таләп ителгәнне белделәр Шушы мөмкинлектән файдаланып. мех производствосын тагын да югарырак техник баскычка күтәрү өчен иҗади хезмәттәшлек булдырырга тәкъдим итәм Киңәшмәдәгеләр тәкъдимне якладылар тармак-ара иҗат коллективлары булдырылсын аңа Казан мехчыларыннан да вәкилләр кертелсен, ә Татарстан мех берләшмәсе фабрикалары һәр яңалыкны сынау полигонына әверелсен! Е Симонов. "Союзмехпром*. начальнигының вазифаларын үтәүче: — Фабрикалар тулы көченә эшләми Хәтта Татарстан мех берләшмәсе дә 65 процент кына йөк тарта Үзебезне үзебез карарга тиешле бер заманда производство күләмен киметү хезмәт хакы фондын өлешчә азайтуга, башка төрле кызыксындыру чараларын да кечерәйтүгә китерә Болар исә коллективта ризасызлык тудырачак Бүгенге көндә бу бәладән чыгуның юлы бер генә тулы көчкә эшләү өчен шартлар булдырырга кирәк. Без югары җитештерүчәнлекле машиналар һәм чимал белән ярдәм итәргә әзер. Киңәшмә барган зал белән янәшә зур бүлмәдә Татарстан мехчылары күргәзмә оештырдылар һәйбәт туннар, елкылдап торган матур якалы пальтолар, леопард, юлбарыс кебек киек җәнлекләрнең тиреләренә охшатып бизәлгән, космик сурәтләр төшерелгән мехлар кайры туннар! Мондый товар белән теләсәң кайсы чит ил ярминкәләренә барырга, аяк терәп сәүдә итәргә була! Шул уңайдан — файдалы ике тәкъдим Затлы туннар белән бергә шактый ук тупас эш киемнәре — тышлы кыска туннар да тегәләр Казан мехчылары Аларның бер өлешен икенче бер урындагы мехчыларга тапшырып Казан мехчыларын затлы киемнәр тегү өчен бераз бушатып булмый микән’ Бусы — бер. Икенчедән, затлы туннарыбыз чит илләргә валютага сатыла Валютаның бер өлеше үзебезгә дә кайтырга тиеш Тик алар дәүләт банкында -үзәкләшә- Хәзерге кагыйдәләр буенча, валютага килгән табышларның дүрттән бер өлеше предприятиегә бирелергә тиеш бит Әгәр мехчы-күнчеләребезнең чит илләр белән ирекле хезмәттәшлеге юлга салынса, экспорт буенча ирекле маневр ясый алсалар, арадашчыларның йонлап ятканнарын көтмичә үк. алар валютага үзләренә кирәкле җиһазларны химикат-препарат ларны да ала алырлар иде Табигыи ки. ирекле ярышта җиңеп чыга ала торган затлы киемнәрне дә күбрәк тегәрләр иде Л. Семенова, чимал сортлаучы, бәя бирүче. Безгә чимал җибәреп торучы Куйбышев, Оренбург, Воронеж, Саратов, Дагстан, Башкортстан агропромы предприятиеләре даими рәвештә түбән сыйфатлы тире җибәрәләр. Соңгы елларда безнең базага беренче һәм икенче сорт сарык тиреләре керми диярлек Өченче, дүртенче сортлары да 28 проценттан артмый. Алардан затлы кием тегеп буламыни? К. Асыпкаҗаев, СССР Дәүләт агропромының баш белгече — Безнең хәлгә дә керегез: ит комбинатларында хәзерләүләрнең иң кызган чорында тиреләрне тозлап өлгертә алмыйлар. Шуңа күрә тиреләрне эшкәртеп бетермәгән килеш җибәрергә туры килә. Эшчеләр юк. Р. Алиева, чимал сортлаучы: — Ә мехчылар нишләсен?! Беренче сортлы 6 процент сарык тиресеннән без 30 процент беренче сорт кием тегәргә тиеш. Сарык тиреләре ит комбинатларында, яртышар ел ятып, бозылып бетә Тирегә тоз сибеп торуны проблемага әйләндерәсез. Конвейерга бер өстәл куегыз, тоз сибүче табыгыз! 8. Павлова, Татарстан мех берләшмәсе идарәсенең бүлек начальнигы: — Стандартлар мәсьәләсендә дә буталчыклар күп. Хәзер чималга, ярымфабрикат- ларга, әзер әйберләргә куела торган таләпләр тигез түгел Без начар чималдан яхшы әйбер әзерләргә тиеш булабыз. Таләп барлык өлкәгә бер булсын, бер ГОСТ карасын. Кая гына мөрәҗәгать итмәдек—«Союзмехпром»га, министрлыкка, Дәүләт стандартына— колакларына да элмиләр... Барлык таләпләргә, тәнкыйть сүзенә җавап булды ГОСТ кына җавапсыз калды Дәүләт стандартының җиңел промышленность бүлеге начальнигы урынбасары Г Лаврентьев Казанга килеп җитә алмады. Кызганыч. Н. Калашников, «Главтатстрой» начальнигы: — Нишләп җиңел промышленность министрлыгы ярдәм итми? Цехлар юеш, формалиннан күзләр әчетә, хатын-кызлар авыр-авыр арбаларны кул белән этеп йөртәләр. Без реконструкцияләүне тизләтә алабыз, тик акча да, материал да аз бирелә. Көч-куәт җитәрлек безнең, әйдәгез, берьюлы берничә объектта эшлик? В. Тарасов, «Союзмехпром» начальнигы урынбасары — Бер объектта эш бара икән, Госплан икенчесен башларга рөхсәт итми. М. Теркулов, Татарстан мех берләшмәсенең капиталь төзелеш бүлеге начальнигы: — СССР Җиңел промышленность министрлыгында бер кабинетта нәрсә эшләгәнне икенчесе белми. Бер җаваплы хезмәткәр, буяу цехы 1988 елда төзеләчәк, ди, икенчесе, 1989 елда булачак, ди Документация юк, беркетмәләр язылмый, киләсе елга да акча бирмәүләре бик ихтимал В. Орлов, СССР Госпланының җиңел промышленность бүлеге начальнигы урынбасары. — Госплан илдәге мех предприятиеләрен яңабаштан җиһазландыруның комплекслы планын төзеде, көтүлекләрдән башлап, келәтләргә чаклы — һәммәсе яңартылырга тиеш. Ләкин әле берни дә эшләнмәгән. Сүздән эшкә күчәргә вакыт Барлык ишеткәннәрне тикшереп карасаң, чын-чынлап борчуга калырлык. Сөйләделәр, бәхәсләштеләр, баш ваттылар, чынында исә бу җыелыш сукырларның чукраклар белән сөйләшүе төсле булып калды. Көрәш бар, җиңү булмаячак. Бу — көн кебек ачык. Такташыбызның моннан 50—60 еллар элек язган тәнкыйте бүген дә урынлы булып кала бирә. Хәер, алай гынамы соң? Мәсьәлә тагын да катлауланган, тәмам каешланган. Кайры тун кайгысына кагылышлы беренче язмаларны «Советская Россия» 1970 елны бастырып чыгарган иде. Әнә күпме вакыт узып киткән! Үзгәрешләр — юк дәрәҗәсендә. «Тунсыз» сарыклар үсә бирә. Бәрән китерүләре дә артмаган. Шул хәтле тырышлыклар белән җыйган тиреләрне дә һаман черетәбез. Еллар, дистә еллар, гасырлар буе туплаган тәҗрибәбезне югалтып, онытып барабыз. Үз кыенлыкларыннан матур риваять калдыручы аргонавтлар көнләштерә. Безнең хакта ни сөйләрләр? Юк, киләчәк алдында оятка каласы килми. Димәк, яңадан «алтын тире» экспедициясен җыярга, аны, аргонавтлар ирешкән уңышларга ирешкәнче, дәвам иттерергә кирәк. Әкияттә түгел, тормышта. Башка юл юк. Булмаячак!

Реклама