Логотип Казан Утлары
Дастан

ИДЕГӘЙ

Ул Туктамыш син булсаң, Курымны' эчкән син булсаң. Сине баккан мин булсам. Тугрына кунган Төкле Аяк Тугыз йортка дан булса. Аны миңа тапшыргыл», Туктамыштан олы хан Укыган соң бу хатны, Уңына торып бер бакты. Сулына торып бер бакты. Эченә суык боз төште — Туң тимердәй күк булды. Эченә кызу ут төште — Сум 1 тимердәй кызарды. Кызар)ан соң ут булды. Аннан да үтеп ак булды. Азамат ир Туктамыш Анда җавап хат бирде, Ул хатында бу диде: «Ул дәрья да бу дәрья, Ул дәрьядан Сыр-Дәрья. СырДәрьядан ары Самарканд; Сәмәркандта утырган Аягы чонтык1 Шаһ Тимер Әмир Барлас син булсаң — Аргы атасы Чыңгыз хан. Бирге атасы Туйгуҗа. Аннан туган Туктамыш. Ул Туктамыш мин булсам. Күк Түбәдә Ак сарай, Анда утырган хан булсам, Ил булганга ил булсам. Яу булганга яу булсам — Кара лачын Төкле Аяк Сиңа булмас. Шаһ Тимер! Тугыз йортка дан булган Кара лачын ау кошым Сиңа булмас. Шаһ Тиме|э! Аннан кала Бүз Гонгын1 . Ул да булмас. Шаһ Гимер! И Шаһ Тимер. Шаһ Тимер. Тешең җитсә, таш кимер! Сигез йортка сынмадың. Тугыз йортны куймадың. Сычкан типкән ! бидаяк" Сиңа булсын. Шаһ Тимер!» Хат бетелде ". сүз бетте. Ай бетте дә көн бетте. Ел артыннан яз килде. Чирүле күлгә кош килде. Күгәл1 белән ка» килде. Оя баскан Төкле Аяк — Ул да бала чыгарды. Кош чөюгә мәл килде. Ау кошларын караган Котлыкыя* би иде. \1амат ир Туктамыш Аны үзенә чакыртты: — Әй. Котлыкам. кил.— диде — Тугыз йортка дан булган. Оя баскан Төкле Аяк Ике бала чыгарса. Икесен бер сынап күрәем. Аны миңа бир.— диде. Котлыкыя би килде. Кыл ефәк бау муйнында — Ике бер тиң бала кош. Икесе дә кулында; Ул кошларны биргәндә Туктамыш хан алмады. Бер артык күз салмады. — Әй, Котлыка би,— диде.— Болгар белән Сарайда Мин Туктамыш хан икән, Тугрыма кунган Текле Аяк Тугыз йортка дан икән. Аны баккан син икән. Аны көткән мин икән, Аннан туган ике кош — Аны миңа бир,— диде. Котлыкыя би анда Янә килеп йөгенде**. Ул икесен янә биргәндә, Туктамыш хан аны алды, Тырнак очына кундырып, Берәвен чөйде тургайга. Берәвен чөйде күгәлгә — Икәве дә очмады. Тырнагыннан купмады. Шунда белде Туктамыш: Ике бер тиң бала кош Төкле Аяктан тумаган. Томшыгы тома1 яралган. Төксез аяк — бидаяк. Азамат ир Туктамыш Анда күңеле бозылып. Котлыкыя бигә моны әйтте: — Тугыз йортка дан булган Кара лачын Төкле Аяк, Аны чөйгән мин икән. Аны баккан син икән. Аның ике баласын Сорап торган мин икән. Мина сонып торганың — Аягы төксез бидаяк, Аны үзеңә ал! — диде — Үз кошларым бир! — диде. Котлыкыя би әйтте— Әй. ханиям. хан-иям, Тугрыңа кунган Төкле Аяк Тугыз йортка дан булса, Синең белән дан булды, Кичә син дә чал булдың. Бүген ул да чал булды. Йомыркасын салганда Картлыгыннан шил2 " булды, Аннан туган ике кош Бидаякка тиң булды. Ул ике кош шул,— диде. Туктамыштай олы хан Уңына торып бер бакты, Сулына торып бер бакты. Күңеле боздай бузарып21 , Күзе курдай" кызарып. Анда торып моны әйтте: — Сәмәркандта утырган Әмир Барлас Шаһ Тимер; Аргы утырган ул булса. Бирге утырган мин булсам. «Кара лачын Төкле Аяк Тугыз йортка дан булса. Аны миңа тапшыргыл»,— дип. Боерып торган ул булса. Аның телен алмаган 2 ' Туктамыш хан мин булсам. Ау лачыным караган Котлыкыя син булсаң, Салган ике йомыркасын Оядан алган да син икән! Кош бидаяк йомыркасын Ояга салган да син икән! Лачынымның токымын Шаһ Тимергә биргән дә син икән! Аягы төксез бидаяк — Аны да булса күгәреп, Минем каршыма килгән лә Син икән, әй, син икән! Җавабын бир, Котлыка! Туктамыш хан янә әйтер: — Әй, Котлыка, Котлыка! Шаһ Тимер суккан сум алтын. Сум алтынга сатылдың! Бер башыңны ике иттең, Ике ханга баш ордың. Җавабың бир, Котлыка! Котлыкыя би әйтте: — Әй, хан-иям, хан-иям, Кас24 дошманың Шаһ Тимер; Шаһ Тимергә сатылсам. Бер башымны ике итсәм, Ике ханга баш орсам,— Сездән дәүләт киткәне, Бездән дә ырыс1 ’ киткәне. Башыбызга килгән уртак көн Ул шул икән, ханым әй. Ул шул икән, ханым әй! Азамат ир Туктамыш Әрләп-хурлап аны әйтте: — һай. Котлыка. Котлыка! Коның2 " котсыз"7 Котлыка! йөгенү—тез ч»ту. тезләнеп сәламләү.- 1 ‘ томшыгы_тома — борын очы яссы *" шил— күзенә ак төшкән бузару- агару, буз (соры) төскә керү. ' кур — утлы күмер " тел алу — сүз тынлау " кас — касд, явыз ният 2 ' ырыс (ураз) — бәхет Дәвер кемнең дәвере? Туктамышның дәвере! Заман кемнең заманы? Туктамышның заманы! Куш канатлы алтын таҗ. Күз урнында гәүһәр каш . Чыңгыздан* килгән дәүләт-куш ‘ Бу башымда түгелме? Алты айлык агыр10 йорт. Итәгемдә яткан йорт, Сальп ыннан салыгын'1 Салып алган мин икән. Урдасыннан урдасын'" Уңгарып тоткан мин икән. Түрәсез калган киң йортның* Түрәсен көткән" мин икән,— Үзем Чыңгыз түгелме? Миннән дәүләт киткәннең. Синнән ырыс киткәннең Жүясен'4 әйтеп бир, -диде. Котлыкыя би әйтте: — Әйтмәк бездән, хан-ия, Ишетмәк сездән, хан-ия. Жир уртасы Күк Түбә, Күк Түбәдә Ак сарай; Шушы Сарай калада Дүрт дәрваза'5 бар иде. Икәве бикле булганда Икәве ачык икәндер; Береннән килгән кәрваны Береннән чыгып бетә алмый. Боҗрасы бетен алкадай Боралып'6 үтәр икән дә. Ямгыр белмәс ямчыгыл' Ям'" юлында ям чапкан, Ялгыз йөргән юлаучы Ям юлында ял тапкан, Юртса юлы киң булып, Ятса җире киң булып, йортҗир әман икән дә; Үзе бинең заманы Ил фәрәван'1 ' икән дә. Закят-тан4 " ал>ан зәкяте, Казнасыннан казнасы. Үзе* бинең сансыз мал, Үзе дә белмәс икән дә; Сансыз алтын бу казна Гомер бетмәс икән дә, Безнең көнгә килгәндә Ул да җитмәс икән дә! Били белсәң, хан-иям, Икселмәс29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 дәүләт бу иде. Алтын Урда, Ак Урда Алтмыш йортка юл иде. г " кон — чырай кыяфәт. 17 кпт — жан. ямь ,1в каш — йөзек кашы • Чыңгыз — Монгол империясенең ханы (1155-1227 еллар тирәсе) Азия Көнчыгыш Европа илләренә яулап алу походлары оештырган гм дәүләт-куш — ил. биләмә 30 агыр — хермәтле 31 сал ы к — салым п урда — ханның тору урыны • Түрәсез калган киң йортның — Тукта мыш тәхеткә килгәнче Сарайда берара хан булмый торган Шуңа ишарә '* Түрәсен көтү — хөкем йөртү 14 жүя — логнк нәтиҗә 33 дәрваза — шәһәр капкасы “ боралу — 11 кычкыру 2) борылу ” ямчыгыл — почта йөртүче 1 ям — почта, ат алыштыру урыны • Үзе би (Үзбәк) - 1312-1341 елларда Алтын Урда ханы Бу еллар Урданың иң төзек бай данлы бер вакыты булып санала фәрәван - муллык иркенлек 411 зәкят — еллык керемнең 40 тан бер өлеше чамасы налог 41 нкселү — кимү индеге — хәзерге 43 куш — лагерь, гаскәр • Мангыттан азган чал татар Туктамыш үзе монгол нәселеннән булганга Котлы - кыяны татар дип тирги Индезенең4, көнендә Кәрван, дөя килә алмый, Дәрна заңнан иңалмый, Дәрвазаннан иңгәндә Сиңа бүлеп бирә алмый. Синнән дәүләт тайганы Шул түгелме, хан-иям? Әй, ханиям, хан-иям! Бер биядә ике имчәк — Бере кипсә, беренең сөте юк. Бер дөядә ике өркәч — Бере китсә, беренең көче юк. Йорттан иор1ым күчкәне — Бездән ырыс киткәне, Куштан* кушын күчкәне — Сездән дәүләт киткәне. Бер башымны ике итеп. Ике ханга баш орсам. Ул да булса, хан-иям — йорттан абруй киткәне. Чабучы булсаң, баш — менә! Түгүче булсаң, кан — менә! Аны әйтеп, Котлыкыя Хан алдында йөгенде. Туктамыш хан анда әйтте: — һай син татар, һай татар. Маңгыттан азган чал татар!* Син дә кичә бар булдың! Син дә бүген юк булдың. Бүген килеп син дә бер Үлем белән тиң булдың — Токымыңны ораен! Азамат ир Туктамыш Ике биен чакырды. Чакмагыш би. Дөрмән би Анда килеп баш орды. Туктамыш хан анда әйтте: — Әй. Дөрмән би. Дөрмән би. Айбалтаңны тот.— диде. Айпычагың так.— диде. Котлыкыя ялган бине Муйнын ора чап! — диде. Пәридән алган хатыны. Бишектә ятыр баласы: Аны да ташлап калдырган Пәридән булган анасы*. Ул баланы тап! — диде. Бишеген ора чап! — диде. Син дә булсаң Чакмагыш. Чакма чаккан Чакмагыш. Котлыкыя ялган бинең Чаңгырагын44 чап, диде. Чабып утка як! — диде. Шунда торган Җантимер. Киң кунычлы Җантимер — Алты угыллы ир иде, Атагы — өлкән аталык.45 Йортта өлкән пир4 " иде. Туктамышның кашында Киңәше киң. килбәтле. Сүзе үткен би иде: Котлыкыя би белән. Кан тамызып ак сөткә. Ант эчешкән ир иде Торып килеп Җантимер. Хан алдында йөгенде: — Әй, хан-иям, хан-иям! Җир китәр дә, ни калыр? Җиреннән тайган ил калыр. Ил китәр дә. ни калыр? Ил киткәндә йорт калыр: Йорт китәр дә сөт калыр. Ак күкрәктән сөт имгән Сүзе татлы тел калыр. Тел китәр дә, ни калыр? Язганнан язган хат калыр: Баш китәр дә ни калыр? Буында типкән кан калыр; Буыннан буын чабылса. Ул чагында ни калыр? йорт урнында яу калыр: Яу чапканда ни калыр? Ялгыз башы кангырап, Куйдай булып маңгырап. Чүл далада тинтерәп. Дуадактай хан калыр. Синен кошын асраган Котлыкыя би иде. Ул да булса ир иде. Бер бабасы яу иде. Бер бабасы ил иде. Бер бабасы кол иде. Бер бабасы би иде. Аның да өлкән бабасы. Баба Төкләс Хуҗахмәт*. Әүлиялар пире иде. Әй. хан-иям, хан-иям. Кол язарда4 би кичәр. Би язарда хан кичәр. Аталыгым хакына Хаталыгын кич.— диде. Аталыгым хакына Хаталыгын кичмәсәң. Бишектә яткан баласы — Бер кашык канын кич4 *.- диде.— Буында типкән кан калсын. Баладан кулың тарт.— диде,— Каныннан аның кайт! — диде. Җантимер би әйткәндә Туктамыштай олы хан Аның телен алмады. Сүзенә колак салмады. Ачуы аннан каты иде. Кичүе аннан кайт4 "' иде. Котлыкайны тоттырды. Кулына кыл-җеп тактырды. Бер ягында аскылык51. Бер ягында чапкылык51 Чапкылыкка мендереп, Чүң5 бүкәнгә чүктереп. Айбалталы Дөрмән бидән Анда башын чаптырды. Җантимернең алты угыл. Алтынчы угыл Кобогыл. Алып килеп ул аны Котлыкыя өенә. Салып куеп бишеккә. Котлыкыя баласын Киң кунычлы Җантимер. Кунычында яшереп, Үз өенә китерде. ‘ чаңгыриг киез өйнең түбә алкасы аталык — хан балаларын тәрбия итүче ** пир— 1) карт 2) изге кеше • Баба Төкләс Хуҗахмәт - төрки эпосларда очрый горган изге ыру башлыгы образы Легендар суфи шагыйрь Әхмәт Ясәви белән дә кушылып сурәтләнә. ' язу — биредә, ялгышу бер кашык кан кичү кан хакына кичеру бик борынгы йоладан калган сүз 4В , , , , каит(а) — каитмыш ки.м " аскылык — дар агачы ’* чапкылык — баш чабу урыны. и чук —зур Котлыкыя өенә Анда Дөрмән би килде: — Син дөньяда йөргәнче, Хан боерыгы йөрсен! — дип, Хан боерыгы йөргәндә. Атаңа житкән айбалта. Инде сиңа житсен!— дип, Кыл муйныңнан үтсен! — дип, Кобогылга кул салды. Анда килеп Чакмагыш Чаңгырагын сындырып, Чакма чагып үрт салды". Хан боерьпы үтмәде, Хан боерыгы үткәндә Тәңредән узып китмәде — Атасына житкән айбалта Баласына житмәде. Балтасы чабып чапмады. Кыл муйныннан үтмәде. Ул үләсен бу үлде, Ханның әйткән сүзе үлде. Берәве үлде, берәү калды - Тәңре хөкеме бу иде. Ул баланы Җантимер. Итегемнән алдым, дип. Итегемнән алганда Илсезкөнсез калдың, дип. Атын куйды Идегәй*. II ИДЕГӘЙНЕҢ КОБОГЫЛ ИСЕМЕНДӘ ҮСЕП, ТУКТАМЫШ ХАН САРАЕНДА ТҮРӘ БУЛГАНЫ Җантимернең алты угыл. Алтынчы угыл Кобогыл, Кобогыл дип беленеп, Үсә куйды Идегәй. Бер яшендә бер икән, Баскан жире шил" икән. Ике яшьтә ил булды. Әйткән сүзе им булды Өч яшендә Җантимер Остаздан китап башлатты Дүрт яшендә дан булды; Фирасәте" йортка фаш булды, Биш яшенә килгәндә Җантимернең биш угыл, Бишенә дә баш булды. Алтысында ат менде. Җидесендә җай56 тартып. Җиде тотам ук атты. Сигез-тугыз булганда. Сигез тукмак сындырып. Туң тимергә кул орды. Унга җитте — ул булды. Ул ни дисә шул булды, Чүлгә чыгып басканда Чүл ярылып юл булды. Тауга чыгып басканда Тау сыгылып уй' булды. Унберендә бер булды. Уйлыксыз чичән" ул булды. Уникегә җиткәндә Алпамыштай ир булды «Ир булган сок җир булыйм. Иксәм җиргә тисен, дип. Ил игелегем күрсен дип. Асыраган чал бабам. Ул игелегем күрсен», дип. Тауда ятты, тай бакты. Кырда ятты, куй бакты. Елкы бакты — кол булды. Кигәне ямау тун булды. Идегәй андый ир булды; Аты юкка — ат булды. Чүлләгәнгә"' су булды. Адашканга юл булды; Ялгызга — ясак' 1 Җәяүгә — таяк. Карны ачканга тамак ул булды Ундүртенә килгәндә Ундүрт дауны бетереп. Түрәсен биргән'’ ул булды. Унбишенә килгәндә. Туксан башлы Урданың Туксан утлы бер булып Айдалага,; килгәндә, и үрт салу - корган үләнне җирендә яндыру • Идегәй — тарихи шәхес буларак 1352- 1419 елларда яшәгән әмир мангыт кабиләсеннән 20 еллап Алтын Урданы идарә итә Әмма Чыңгыз нәселеннән булмаганга. хан исемен йортә алмый Дастан каһарманы буларак ул фантастика идеаллаштыру рухында сурәтләнә чыгышы - паре хатыннан исеме — итек сүзеннән. корәштә алыплардан да кмчле һ б 1 шил — биредә чокыр иңкү җир ' фирәсәт — зиһенлелек, сизгерлек ‘ җай — җәя уй уйсу җир уйпыксыл чичән - - тел остасы м чүлләү — чүлдәгечә сусау в ” ясак — биредә ярдәм *’ түрәсен бирү хокем итү ' айдалл — ачык җңр киң дала Алар белән ант тотты. «Көрәшеп барынны мин ексам. Мин барына баш. диде. Көрәшеп берең мине екса. Улыгыз"* миңа баш-.— диде. Кушагын алып ту64 итеп. Анда мәйдан күтәрде. Туксан башлы Урданың Туксан угылы җыелып. Идегәй белән көрәш тотканда. Екса ега белмәде — Чалса чала белмәде — Барын екты Идегәй: Еккан береннән тун'’ алып. Айдалага өйдерде. Өеп салып Идегәй Өстенә менеп тайчанды. — Туктамыш хан тәхетенә Мин мендем! — дип яр салды Аннан әйтте Идегәй: — Анау килгән ак атлы — Ул Туктамыш хан булса. Алдында баш имәгез. Үзе сәлам бирмәсә. Башлап сәлам бирмәгез... Туктамыштан олы хан Акбүз аты — астында. Лачыны — ияр кашында. Анда күрде айдала. Айдалада туксан бер бала. Туксаны торып яланбаш. Ул туксанның эчендә Чалкаеп утырыр бер бала. Азамат ир Туктамыш Килә җигеп килгәндә. Ул туксан бер тик торды. Торып бер баш имәде. Иңкәеп сәлам бирмәде. Туктамыштан олы хан Анда торып моны әйтте: — Туксан бала — айдала. Туксан булып бүз бала ’. Бүз балалык итә белмәдең — Башлап сәлам бирмәдең. Ханыгыз булган минме өлкән. Әллә юкса сезме өлкән? Анда әйтте Идегәй: — Башта булсаң син өлкән. Аякта"4 чыгар без өлкән. Әйтеп бирсәм ник өлкән. - Туксан башлы Урданын Янымда туксан баласы. Шушы туксан баланың Яшен санап салсам мин. Анда чыгар без өлкән. Өлкәнне өлкән белмәгән. Башлап сәлам бирмәгән Ул да булса, ханиям. Син икән, әй син икән! Азамат ир Туктамыш Анда уңга әйләнде. Анда сулга әйләнде. Әйләнеп җавап тапмады. Хан-сарайга кайтып килгәндә Башыннан уе китмәде. Урынында ятты-ятмады. Өч көн күзен йоммады. Өч төн йокы татмады. Айбалталы Дөрмән би. Дөрмән улы Урман би — Туксан бала эчендә Каракчылык кылган би. Балалар менгән таяк ат. Аны урлап тотылды.. Өч урлады — котылды. Дүртенчедә тотылды «Түрәсен моның бир».— диеп. Айдаланың туксан бала Кулын килеп кушырды Урман бинең кашына Тора килеп Идегәй. Кулдан кылын тоттырды. Кылдан кыл җеп тактырды. Салкын ташка тарттырды. Туксанның берен җәллад итеп Анда башын чаптырды Хәбәр илгә фаш булды. Җәллад булган ул баланы Айбалталы Дөрмән би. Кулын кулдан каерып, Туктамыш ханга баш орды. — Үзем булсам Дөрмән би. Улым булып Урман би. Урманымның башын чапкан Шул баланың канын кайтием*’. Әй. ханиям, түрәм би? Җәллад булган ул бала Тор 04 дагын аны әйтте: Кыр башында айдала. Айдалада туксан бер бала. Кобогыл безнең беребез. Ул да булса башчыбыз. Моның түрәсен ул биргән. Аның аргысын мин белмәм. Туктамыштай олы хан Идегәйне алдырды: — Әй. Кобогыл. Кобогыл. улыгыз - биредә шул кешегез м ту (туг) — байрак _ тун — гомумән кием мәгънәсендә (шуннан- эч тун-ыштан) яр салу — кычкырып әйтү бүз бала — буй житеп килгән бала ' аякта — азакта соңыннан кайти-' 1каи итим) — ничек итим Яхшы атаның баласы — Җантимернең углы идең; Елкы бактын. куй бактың. Айдалага ут яктын; Айбалталы Дөрмән би. Дөрмән углы Урман би, Анын башын ник чаптың? Анда әйтте Идегәй: — Илеңдә йөргән каракчы Өч ат урлап котылса. Дүртенчедә тотылса. Синең түрәң буенча. Дүртенчедә чабылса. Дөрмән улы Урман би Ул да шулай тотылды. Синең хөкемең буенча Ул да шулай чабылды. Аның аргысыи мин белмәм. Туктамыш торып анда әйтте: — Әй, Дөрмән би, Дөрмән би. Шушы торган Кобогыл Туксан бала эчендә Бәйге тотып дан алган. Туксанына баш булган Түрәсен биреп фаш булган. Ул ни кылса рас кылган. Кобогылдаи баланын Түрәсенә чыгалмам. Кобогылга аны әйтте: — Әй. Кобогыл. Кобогыл. Сараемда кал,— диде. Өстеңдәге иске тун. Ул туныңны сал.— диде. Яурыннары җакты.гы ' Төймә бавы тартмалы . Ал кара кеш 1 тун бирим Бу тунымны ки. диде.- Чың-чың иткән чын йөгән Чыңына борылып караган. Токымы толпар яралган Тимгел Чуар ат бирим. Ул Чуарны мен. диде, Күн давылбаз'4 так. диде. Җил карамый җил. диде. Тотар бавы сум алтын Асыл шонкар кош бирим. Күл әйләнә чой. диде Бер бите айдай балкыган Бер бите көндәй салкыган Болгардаен ’болкыган . Җофардаен' 8 аңкыган. Айтулы атлы ару " кыз Җаның сөйгән яр булса. Туеңнан туең кылдырып. Аны да сиңа бирием. Куйнына алып сөй. диде. Анда әйтте Идегәй — Атын булса багамын. Утың булса ягамын. Мин яхшыга яхшымын Мин яманга яманмын. Кул биргәннең колымын — Хезмәтеңдә каламын. Торып килеп Идегәй. Хан ни бирсә, аны алды: Ал кара кеш тун икән — Кияренә аны алды: Тимгел Чуар ат икән — Менәренә аны алды: Күн давылбаз бар икән — Төяренә аны алды. Асыл шонкар кош икән — Чөяренә аны алды; Бер бите айдай балкыган. Бер бите көндәй салкыган. Болгардаен болкыган. Җофардаен анкьпан. Айтулы атлы ару кыз икән — Туеннан туен кылдырып. Сөяренә аны алды. Туктамыштай олы хан Идегәйнең көнендә Яу белән даудан котылды. Сарай дигән калада Дүрт дәрваза бар икән. Икәве бикле булганда И к әвен ачык куйдырды Береннән килгән кәрваны Береннән чыгып бетә алмын. Боҗрасы бәзен алкалан Боралып килгән мал булды. Туктамыштай олы хан. Идегәйдән ирнең көнендә Ил казнасы бай булды. Биләгәне кол булды. Әйдәгәне мал булды. нурын - I) калак сөяге. 2> арканың ян J яклары җакти җиңел оек. кием. 3> Тнб-г сыеры — як булуы м«.м- кин : тартмалы — тартыла торган «Л кира к« HI чгм-кярҗ к.ш Ларгууң * Ал — иң югары сыйфатлы дмгаинс ыцм* ' ‘ давылбаз — биредә барабан ’ салку - ялтырау болгардаен - биредә болгари иң яхшы күн кү’ тотыла болку - I) елкылдау 2) ярым ефәк J ' җофар — ялтыравык мехлы хуш исле җәнлек ару биредә: » ылу • Кадыйрбнрд. Туктамыш хан улы") Н1» ел тирәсендә Ид. г.нг белән СУГЫШ / та үлә Җәеп салса көмешен — Җәйрәп яткан күл булды; Өеп салса алтынын — Әлдермештәй тау булды. Ашаганы казы — ял булды. Эчкәне сары бал булды. Әмма Идегәй үзе кем? — Анысын белмәс хан булды. Кадыйрбирде* яшь солтан. Туктамыштан хан улы. Ул биләүдән чыкканда Хан ханәше Йәникә Анда игезәк кыз тапты. Ул кызларны тапканда. Туктамыштай олы хан Аналыклар80 алдырып. Сан сөяген бактырды. Хан казнаны ачтырды. Көрәкләп тәңкә чәчтерде. Ханнан ханны җыйдырды. Бидән бине җыйдырды. Ту бияләр” суйдырды. Утыз көн уен кылдырды. Кырык көн туен кылдырды. Олы кызы айга тин — Атын куеп Ханәкә. Кече кызы көнгә тиң — Атын куеп Көнәкә. Күңелен анда тындырды. Туктамыштай олы хан Куйдан куен суйганда. Туйдан туен кылганда. Идегәйнең алганы. Кагып түшәк салганы — Айтулы ару кыз икән. Аның да җитеп ай көне. Ай ярлыкап көн туды. Ат башыдай ул туды. Ул туганда Идегәй Аталыклар алдырып. Сан сөяген бактырды. Алтыннан чөмәк82 уйдырды. Көмештән төбәк8 ' койдырды. Кыр кураен семәк84 иттерде: Кыр курае каты булыр дип. Алтыннан семәк кылдырды. Ту бияләр суйдырды. Туктамышның сансыз кол — Барын, югын җыйдырды. Ялгызыма8 ' алкыш86 тисен дип. Өлкән бер туй кылдырды, Хан кашында туды дип. Атын Норадын* куйдырды. Ул туганда Идегәй Кам йөргесенә8 ’ будырды. Кам йөргесе каты булыр дип. Калкай 88 -камка 8 " түшәтте, Калкай-камка каты дип. Сусарына биләтте Күкрәге яулы40 үссен дип. Качкан яуны кудырды. Яуда явыр“ булсын дип. Яуны бергә кыдырды. Күңелен шунда тындырды. III ТУКТАМЫШ ХАННЫҢ ИДЕГӘИДӘН ШИКЛӘНЕП АНЫ ЭЗӘРЛӘГӘНЕ ҺӘМ КЕМЛЕГЕН БИЛӘРЕННӘН СОРАШКАНЫ Хан ханәшә Йәникә Бер көн ханга моны әйтте: — Карачы, ханым, карачы! Тауда ятып тай баккан. Кырда ятып куй баккан. Елкычыдан би булган. Түрәң булган Кобогыл Ни кылганын карачы: Карачылар92 эчендә Булгандаен карачы — Кадыйрбирде хан углы. Ул тугандай туй кылып. Хан углына углын тин куеп. Ханәкә белән Көнәкә Кыз тугандай сый кылып. Хан сыена тин кылып. Хан казнаңны ачтырып. Сан сөяген бактырып. Туй кылганын карачы! Чыңгыздан калган кара ту. Кара туны кулга алып. Яу кырганын карачы. 8 " аналык тәрбияче хатын ту бия - колынламаган кысыр бия ' чөмәк — I) бишек астындагы тишек. 2) аның бөкесе 1 төбәк — биредә төнге чүлмәк. " семәк - бишек уртасындагы чөй (бала шумасын өчен ике аяк арасына куела), ялгызым — биредә ялгыз улым бердәнберем алкыш — яхшы теләк • Норадын — Идегәйнең улы Тарихи документларда Нуретдин Шч елда үлә Хан түрәдәй утырып. Дау кырганын карачы! Кыл якалы кырык нөгәр’ Кылдай булып тартылып. Хансарайга килгәндә. Кыл-кыл чәчен үстергән Кыл түбәле Кобогыл — Ул килгәнен карачы! Хан сарае ак ишек. Иртә булса ачылып. Туктамыш хан килгәндә. Ал тәхеткә менгәндә. Ал тәхетнең аркасы Алтын егач'м тутый кош Сайрап телгә килгәндә. Кыл якалы кырык нөгәр Кылдай булып тартылып. Сәлам биреп килгәндә, Хан тәхетендә утырып. Ул сәламне алганда. Кырык беренче ир булып. Ялгызына сан булып, Идегәй килеп кергәндә. Туктамыштай олы хан, Үзе дә үзе сизмәстән. Калкып та калкып торыр икән урыныннан, ай. Сынап торган Йәникә Туктамышка моны әйтте: — Тауда ятып тай баккан. Кырда ятып куй баккан. Елкычыдан би булган. Түрәң булган Кобогы., Өрәңгедән каты икән; Килбәте синнән киң икән. Коты синнән котлы икән. Кырык беренче ир булып. Ялгызына сан булып. Кобогыл килеп кергәндә. Хан башыңны кол итеп. Калкып га калкып тордың икән урыныннан, ай. Азамат ир Туктамыш Ханәшенә үпкәләп әйтте дир: — Ян йөрәкне яндырып. Ялганлама син. ханәш. Сум йөрәкне сулкытып. Сумгыллама” син. ханәш! Тауда ятып тай баккан. Кырда ятып куй баккан. Түрәм булган Кобогыл Өрәңгедән каты булалмас! Өрәңгедән каты булганда. Өрәге миннән каты булалмас! Килбәте миннән киң булмас' Килбәте киң булганда Коты миндәй котлы булалмас! Чыңгыздан булган зшыма Кол Кобогыл тиң булмас! Ул килгәндә мин тормам. Ул килгәндә мин торсам. Туктамыш хан мин булмам! Хан сарае ак ишек Иртә булгач ачылып. Туктамыш хан ингәндә. Ал тәхеткә менгәндә. Ал тәхетнең аркасы Алтын егач тутый кош Сайрап телгә килгәндә. Хан ханәше Йәникә Хан уңыннан утырып. Итәген аның инәләп. Ал тәхеткә чәнечте. Кырык беренче ир булып. Ялгызына сан булып. Идегәй килеп кергәндә. Туктамыштан олы хан. Ү зе дә үзе сизмәстән. Калкып тай калкып торганда. Инәләп куйган итәге Инеченнән**’' тартылып. Инә шартлап сынганда Азамат ир Туктамыш Ү з гаебен аңлады. Күңеле боздай бузарды. Күзе курда и кызарды. Борлыгып карар тапмады; Урынында ятты-ятмады. Өч көн күзен йоммады. Өч төн йокы татмады. йәникә ханәш анда әйтте: — Борлык магын. Туктамыш, Ьоек магын, хан-иям! Елкычыдан би булган Кобогылның өрәге Өрәгеңнән өстен булганда Аны түбән кылаек' Коты синнән котлы булганда Аны да котсыз кылаек: Кобогыл янә килгәндә кам йоргеСе - һ».1 ичен кәйлонгмн биляүкалка ixaiKai - монгол V камка Kwr.iii • ф.ие Калкан камка МОНГОЛ 1Я1Ы1 ефәГс ЯУЛЫ — яуга күнеккон. норәшчс рухлы WI нвыр — яу ире *• карачы — министр О ногор. нүгәр — остен сыйныф пәкнле балагының дус егетләре, иптәшләре. и| «тач — агач сумгыллау — шомландыр*. м-«гън.кч нда ннем — кисм эчлеге борлыгу — борчылу. уйланү Сусынга бал куяек. Сусын балның эченә Агу-зәһәр кояек. Ул яу микән, ил микән. Аны шунда сынаек! Яу булганда Кобогыл Балны эчеп эчмәстән. Пычагын алып кынабтан48 Безе белән бер болгар: Ил булганда Кобогыл Балны эчеп эчмәстән. Пычагын алып кынабтан Сабы белән бер болгар. Аның күңелен сынаек. Борлыкмагын. Туктамыш. Боекмагын. хан! — диде. Хан сарае ак ишек. Бер ишектә Аңгысын. Бер ишектә Гыңгысын — Ике торган шыгавыл Туктамыш хан колы иде. Ханның колы булганда Идегәйнең кулы иде. Хансарайда ни барын Алар аша Идегәй Белеп торган көне иде. Хан сарае ак ишек. Туктамыш хан иңгәндә. Ал тәхеткә менгәндә. Кырык беренче ир булып. Ялгызына сан булып. Идегәй килеп кергәндә. Ханга сәлам биргәндә. Ирнәве11,0 юка сараяк "". Сараякның эчендә Агулап салган сары бал — Азамат ир Туктамыш Идегәйгә биргәндә. Ишектәге Аңгысын Тынгысынга аңдырып|П*. Башын кылдай игәндә. Идегәй аны сизгәндә Билендәге пычагын Суырып алды кынабтан. — Алмас пычак сабы алтын Кайрылмаган маирылсын. Агуы булса бу балның. Агуын суырып алсын! — дип. Пычагын балга батырды. Безе белән дүрт кисте. Бер болгады, бер эчте. Аннан әйтте ханәшкә: — Иләмле икән иләгең. КуксымыйXVI XVII " 4 микән чиләген?.. Аны әйтеп Идегәй. Хансарайдан борылды. Идегәй алай киткәндә Хан ханәше Йәникә Якасын ертып, аһ итеп. Ал тәхеткә егылды. Аннан әйтте Йәникә: — Аңлаган булсаң, хан-иям. Кобогылның кылганы — Сине, мине хурлавы. Пычагын алып кынабтан. Безе белән болгавы — Ил ч/ кынаб — пычак, кылыч кыны шыгавыл ишек сакчысы аудиенциягә кертүче ... ирнәү (арнәү) — савыт кырые . XVII сараяк - биредә савыт Дү. \ "" мәлем — мәгълүм хөфия — яшерен, серле какбак 11 ике якка ачыла торган ишек йә капка 2) капкач ’ айлар - кырмый калдырылган чәч. 110 анрау — 1) кычкыру. 2) ыңгырашу маңрау— 11 могрәу 2) ухылдау түгел, яу булганы. Дүрт кисәккә бүлгәне — • Идел. Җаек суларны. Иртеш белән ЧулманныXVIII”, Дүрт дәрьялы йортыңны Дүрт бү зәрмен».— дигәне: Уртасыннан болгавы — «Сарай белән Болгарны Бер болгармын»,— дигәне: Иләк, чиләк дигәне — Олы кызың Ханәкә. Кече кызың Көнәкә — Берәвен тиңләп иләккә. Берәвен тиңләп чиләккә. «Берәвен углым тиң күрсә. Аны да ана сакла»,— дигәне, ай! Ханәш аны әйткәндә. Азамат ир Туктамыш Йәникәгә аны әйтте: — Ян йөрәкне яндырып. Ялганлама син. ханәш. Сум йөрәкне сулкытып, Сумгыллама син ханәш! Яхшы ата Җантимер Җандай күргән ир иде. Яу да түгел, ил иде. Аннан туган Кобогыл — Ул да миңа яу булмас. Дау бетереп яу кырган Кобогыл миңа дау булмас. Өрәге миннән каты булса да, Кобогыл миңа үч булмас. Синең дигән һич булмас, һич булмас, ая. һич булмас! Йәникә ханәш анда әйтте: — Яхшы атаның баласы Җантимердән туган Кобогыл, Ул сиңа яу булмаса. Ул сиңа үч булмаса. Мин дигән һич булмаса, Тугыз ирең чакырткыл. Ерауларын алдыргыл, Сынчыларың сынаткыл. Өлкән бер туй кылдыргыл, Ул кемлеген сынаткыл. Анда мәлем106 кылдыргыл. Кобогыл дигән кем икән? Кем икән. әй. кем икән? Туктамыштан олы хан Аптырады, әйләнде. Әйләнеп киңәш тапмады. Тугыз ирен чакыртты, һичбер адәм базалмый, Ханга җавап бирә алмый. — Без белмибез,— ди торды. Туктамыштай олы хан Тугача бине чакырды: — «Караңгыда юл тапкан. Хөфия" җирдә суз тапкан. Яурынын киң какбактай АйдарыңXIX"'' өлкән тукмактай. Кулында сазы уйнаган. Телендә сүзе уйнаган, Аңраучым110 да минем, маңраучым1 ". Яхшы көндә җырлаучым. Яман көндә бузлаучымXX 1 уктар улы Тугача. Син тулгачы!1 " — дип иде. Иңкәеп өйгә кергәчтен. Кул кушырып торгачтан. Тулгай биреп аны әйтте: — Әй, хан-иям. хан-иям! Син дә белмәс эш икән, Мин дә белмәс эш икән, Тугыз батыр агасы Кыпчак бие бар булыр. Белсә белер Кыпчак би, Миннән килмәс эш икән. Туктамыштай олы хан Кыпчак бине өндәде: — Куш, куш пычак асынган, Кушаллыклап " утау " тектергән. Карагай буе ат менгән. Мең чүкечле тимер тун"' Билен бишкә тарттырган. Күгән1 " салып каптырган. Сиксән сөям11Н сөңгене Селтәмәстән кулга алган. Адәм телен алмаган. Үз раесы" ’булмаса, Асу110 җиргә бармаган, Мөйтәннән туган Кыпчак би. Син бер кереп тулгачы!—дип иде Мөйтәннән туган Кыпчак би Иңкәеп өйгә кергәчтен. Кул кушырып, тез бөгеп. Тез астына бүрек салып. Уң кулына бал алып. Тулгамага килеп иде. Кәмалның улы Кин Җанбай. XIX ■ бузлау—11 дня кычкыруы. 2) кычкы рып елау 111 тулгау — мактап җырлау Йә шигырь әйтү 1 * кушаллык — киез ей алдына күтәрелеп куя торган япма ' утау — аерым яй тирмә тимер тун - панцырь кием коба ’ .күгән — ачу-ябу вчен металл җайланма сиям — аршын чиреге (18 см чамасы) рас — уе. унае ,Je aev (ашу) — башка ят XX изү кагу — биредә чкадан тоту 1 еадак — ук-җәя куя торган саныт нар — бер ирквчле доя ‘ тамагына алты хат тыккан — алты тел белгән сабв — кымыз йвртә торган күн савыт Кыпчакдаен батырны Кире тартып ым итеп. Изү кагып"1 утыртты. Туктамыштай олы хан Киң Җанбайга анда әйтте — Садагын122 кырык нарга121 тарттырга н. Хан алдында ат тоткан. Тамагына алты хат тыккан124 Кәмалның улы Кин Җанбай. Киңәшен артык би Җанбай. Киңәшемнең соны син. Киң сабамнын123 куры син, Кыпчакдаен иремне Кире тартып утырттың, Кобогылның асылын Син тулгачы,— дип иде; Анда әйтте кин Җанбай: — Әй, хан-иям, хан-иям! Син дә белмәс эш икән. Мин дә белмәс эш икән. Нугай иле тапмастай Бу бер авыр төш икән. Алты суның буенда. Камадай башы кашкарган. Кондыздай төсе саргайган. Азаулар теше бушаган. Чүбин аяк126 ат менгән. Яшьлегендә ир булган. Судай булат127 бәйләгән. Арыслан, каплан аулаган. Җитмеш җиде ил гизгән. Йөз туксан биш яшәгән, Сусар бүрекле. суп12’ тунлы. Субра* дигән ерау бар. Кобогылның асылын Ул белмәсә кем белер? — Аны әйтеп Киң Җанбай Тәгъзим129 итеп туктады. Кәмалның улы Киң Җанбай. Ханга моны дигәндә, — Ерау хәзер булсын! — дип. Хан боерыгын биргәндә. Хан чабары"" Байморат Сыптай соры бүрек киеп. Билен тартып бер буды. Кыл койрыгын чарт төеп. Чапкын атка бер менде. Юрта-чаба бер җилде. Алты суның буена Алты көндә бер җитте. Сыпыра сынлы ерауга Хан боерыгын белдерде. Алты суның буенда Йөз туксан биш яшәгән. Азаулары какшаган. Мөчәләре"1 йомшаган. Чокчытлары”2 бушаган. Төшәр дә торган яңагын Ак ефәк тартып бәйләгән Сыпыра сынлы суп ерау Атка менәр хәле юк. Ерауны алып килә алмый Кире кайтты Байморат. Кәмалның улы Киң Җанбай. Киңәше өлкән ир Җанбай Туктамышка аны әйтте: — Әй. ханиям. хан-иям! Сыпыра сынлы суп ерау Сыбай"1 менеп килмәстер. Менсә дә килә белмәстер. Алтынлы көймә"4 җиктергел. Арышка"5 сият"һ тактыргыл. Арбага гөлләр түктергел. Алты кара ат җиктергел. Күп түшәкләр түшәткел. Мамык ястыклар ясаткыл. Ике яхшы нөгәрең ултырткыл, Килмәс булгаймы икән. әй. Килмәс булгаймы икән, әй? Туктамыш хан боерды. Ал гы кара ат тоттырды. Алтын көймәсенә җиктерде. Арышка снят тактырды. Арбага гөлләр түктерде. Күп түшәкләр түшәтте. Мамык ястыклар ясатты. Ике нөгәрең ултыртты. Суп ерауга җилдертте. Анда Субра ерауны Биленә пута будырып. Яңакларын бәйләтеп. Азауларын чиратылган1,7 Чи ефәк белән чырматып1 " 1 . Алтынлы көймәгә менгезеп. Култыгына җизле таяк сөятеп. Кулына алмас кундырып, Күзенә сөнбел сөрттереп, Үтрек — ялган димәскә Иман-шәһәдәтен119 искәртеп. Ханга алып киттеләр. IV ТУКТАМЫШ ХАННЫҢ СУБРАНЫ ҖЫРЛАТЫП ИДЕГӘИНЕ СЫНАГАНЫ Сыпра сынлы суп ерау. Алып бер җитеп килгәчтән. Иңкәеп өйгә кергәчтән. Туктамыштай олы хан Ике утырды, бер торды. Эчке баштан юл бирде. Анда өлкән туй ясап. Күк түбәдәй түбәгә Ак чатырлар кордырып, Түрә-картын җыйдырып. Кобогылны сыныем дип. Дәрәҗәгә чигием дип. Анда хәбәр кылдырды. Чапчагы белән сары бал. Аны да кулдан күтәртеп. Ак утауга китертеп. Идегәйне аякчыга14" куйдырды. Сары баллар салдырып, Субрадаен ерауга Өч тустаган бал бирде. Балны җитеп алгачтан. Алып бер аны салгачтан. Чала бурлы14' булгачтан. Субра ерау анда әйтте. — Тим-тим чуар. Тим Чуар.'4: Чабылган аттан тир чыгар. Ак мамыктан бүз чыгар. Акыллы ирдән сүз чыгар: Йөз туксан биш яшәгән. Җаны-сөяге какшаган. Азауларын тездереп, Ак ефәк белән бәйләгән Бер алҗыган картынмын! Миндәй ирдән ни чыгар? Ни чыгар, әй ни чыгар! Әйтер идем, телем килмәс. Әйтмәс идем, күңел тынмас. Коры үләндә дым булмас. Коры сөяктә май булмас. Акыл кайткан картларда Хан тыңлардай сүз булмас Хан тотса да халык тотмас. Халык тотса да хан тотмас; Халык белән хан бозылышса. Арадан үтәр юл булмас... Ерау балны эчкәндә. Бал йөрәккә төшкәндә Туктамышка янә әйтте: — Иделдә булды илле хан, Җаекта булды ялгыз хан. Карт бабаң да хан иде. Алымы синнән аз иде. Биреме синнән күп иде. Тулга да тулга, дисез. Җырла да җырла, дисез. Ни җырлаек сезләргә? Ни бирерсез безләргә? Туктамыш хан анда әйтте: — Ал кара кеш тун бирим мин сиңа. Сайлап алып кияр булсаң, ераучым. Кыңгыраулы күк карчыга бирием. Күл кыдырып14’ чөяр булсаң, ераучым! Арбан да арбан'44 йөгертеп. Адымын җирдә куыртып. Аромак ат бирием Камчы тартмый менәр булсаң, ераучым. Ханәкәдән артык ару бар. Көнәкәдәй артык сылу бар. Аны да алып бирием. Уң җиреңә ултыртып. Аркасыннан сөяр булсаң, ераучым! Аякчым булып утырган Анау да торган Кобогыл. Аның да нинди ир икәнен Әйтеп тә бирер булсаң, ераучым! А «амат ир Туктамыш 1 .һ > • Ml Субрадаен ераунын Иңсәсенә кара сәмур14’ тун бирде. Үз кулыннан бер сараяк бал бирде Сыпра сынлы суп ерау Тора биреп тулгайдыр. Тулгай биреп сарныйдыр'4 ”. Саркыйдыр да җырлыйдыр. Бал бәйрәккә төшкәндә. Бал белән йөрәк пешкәндә. Субра аны җырлыйдыр: - - Мин картынмын. картынмын. Күпне күргән картынмын. Ни күрмәгән картынмын? Башлык та башлык Башлык хан* — Аны күргән картынмын; Аннан соңгы Абыл хан* — Аны күргән картынмын: Аннан соңгы Кара хан* — Аны күргән картынмын; Аннан соңгы Ала хан* — Аны күргән картынмын; Олы бабаң Томавыл* — чүбин аяк агач аяк (жената күтәре- ч ләсенә ишарә) ‘■’7 судай булат — саф корыч кылычның иң яхшысы |}" Суп, сып — 1) аек саф. 2) тун кием исе ме -У • Субра (Сыпра) терки халыклар эпо сында зирәклеге алдан күрә белүе бе- . лән танылган чичән образы «/ ' " тәгьзим итү — олылау 1 чабар атка менеп чабучы 1,1 мочә — әгъза 12 чокчыт — яңак соякләре ' сыбай атка атланган кеше ' ' койма — осте ябулы арба ' ’ арыш — тәртә ‘ сият - бизәк әйберләре 1 чирату — кату берничә җепие берләштерү чырмате — кат-кат чорнап бәйләү ' шәһадәт иман әйтү “ аякчы - савытка (аякка) бал салып торучы 1 ‘ чала бурлы — ярым кызыл (ак белән v кызыл катнаш төс) Тим Чуар — Идегәй атының исеме ‘ кыдыру - бетергәнче әйләнеп Йөреп 'Х чыгу 1 ‘ арбан-арбан —■ ’ 1 сәмур — кеш **• сарнау көйләү җырлау • Башлык хан. Абыл хан Кара хан Ала хан бу исемнәр Алтын Урда ханнары арасында күренми • Томавыл — дастан белән бәйле риваятьләрдә Чыңгыз ханның бабасы итеп күрсәтелә " 17 Аны да күргән картыңмын: Унике тотам ук тарткан. Тартканында өзә аткан. Аннан соңгы ир — Чыңгыз. Мин аны күргән картыңмын! Юклаусыз 14' үткән Яучы хан****** †††††† — Аны күргән картыңмын; Баянду хан* — Саин хан* — Аны күргән картыңмын; Саин ханнар киткәндә Аннан калган картыңмын; Тартып булат бәйләгән Бура солтан Бәркә хан*. Аннан калган картынмын; Өзәңгесе өзмә алтын. Бер өзмәсе мен алтын. Үзбәк дигән хан үткән— Аны күргән картыңмын; Тибенгесе115 тезмә алтын. Тенибәк* дигән хан үткән — Аны да күргән картыңмын: Аргамак бавы сум алтын Асылбәк* дигән хан үткән — Аны мин күргән картыңмын; Ябынчасы җәймә алтын. Бар шайманы144 чын алтын. Манарасы кырык колач. Җанибәк* дигән хан үткән — Аны мин күргән картыңмын; Бирдебәк* тә хан булган. Биреме синнән күп булган — Аны күргән картыңмын; Олы ханнан тугыз хан. Кече ханнан утыз хан. Ыгына кергән1 ' картыңмын. Карт бабагыз Туктача* Аның углы Туйгуҗа*. Аны күргән картыңмын. Әй. Туктамыш. Туктамыш. Тик төнә көн син үзең Яланаяк яланбаш Йөреп торган бала идең. Бүген син дә хан булдың — Сине дә күрә торамын. Үтерә икәнең беләмен. Үтерсәң җуяр нием бар? Ахирәт өйгә барырмын. Янә өйгә керермен... Әҗәл туры килмәсә. Азраил корык 51 салмаса. Әле дә булса. Туктамыш. Синнән калыр картыңмын! Янә торып янә әйтсәм: Күп батырны мин күрдем. Күп батырны мин белдем. Яшем йөз туксанга килгәндә. Чыкмаган җан йөргәндә. Миннән дәүран үткәндә. Сезгә дәүран җиткәндә. Утыз тешем беткәндә. Шунча ирләр күргәндә. Утыз ханның гомерен үткәндә. Кобогылдай •J ' Яучы хан Бәркә хан Алтын Урда ханнары '~~~~~' ‘ юклау — сыктау кеше үлгәч әйтенеп елау ' Баянду (Саин) — Бату хан 11208—1255), Чыңгыз хан оныТы Ал гын Урданың беренче ханы 111 Тибенге — ияр белән тирлек арасына . салына торган әйбер J ’ Тенибәк Җанибәк Бирдебәк Алтын Урда ханнары †††††† Асылбәк — исеме үзгәргән булуы мөмкин андый исемдә Урда ханы юк 149 шайман — П корал, җиһаз. 2) ат сбруе ыгына кергән ышыгына кергән ’ Туктача Туйгуҗа — дастан буенча Туктамышның атасы һәм бабасы Тарихта Тун Хуҗа Котлы Хуҗа ~ «—| корык^элмәкле к-мп а j 1 ’ бетү — биредә үсү коба тал — ак тал '' 1 текү — кадап утырту савыр — I) арка арт сан 21 шул төштән ясалган күн ирне мин Бер күрмәгән картыңмын! Кашларына карасам. Каләмнән пәйда булгандай. Күзләренә карасам. Күгеннән пәйда булгандай; Каршыннан торып карасам. Каһәрдән пәйда булгандай; Буйларына карасам. Нурдай пәйда булгандай! Шул читтәге шул угыл. Аргы угылдан бирге угыл. Уртадагы озын буйлы. Ат җилкәле Кобогыл. Комга беткән152 коба тал15'. Корык сайлар Кобогыл; Кола — алалы күп елкыңны Куып әйдәр Кобогыл: Әйләнмәгән күп йортка Билге текәр'54 Кобогыл: Ботысавырыкөрән ат. Ботка тартып менәр ат; Ике саклык турыны Олауга җайдак алыр ул: Нугайлының агыр йорт. Җәяү яткан хәйран йорт — Ач көзәндәй бөгелеп. Ач бүредәй чыелдап. Ач арысландай үкереп. Илеңә тавыш салыр ул: Кырык көнлек чүленә Айдынлы‡‡‡‡‡‡ §§§§§§’* болак”' салыр ул; Иделнең ике ягы кызыл яр. Ысбадан”’ савыт алыр ул; Иртеш башы Кара Тун, Ике арасын куар ул; Чиксез кузы”", сансыз куй. Күп гаскәре туйсын дип. Суеп казан асар ул; Батманбатман балыңны Тартып алып эчәр ул; Алтыннан суккан Ак урдаң, Көмештән суккан ак ишек. Төшсә тимер чукмары. Ишегеңне ачар ул; Кирәгәнне киртәр ул, Киртеп урын итәр ул. Кисмә, ки бәтие. борон "" батман — I) 4 потка акын үлчмү берәмлеге. 2) биек савыт. "" улҗа - сугышта кулга тошкэн мал. трофей ' табан телү -аяк табанын пычак белән телеп ярат ат кылы җибәрү. Ул вакытның рәхимсез җәзаларыннан тиген - бушка, түлоүсеэ аңду -- аулау котү Өзәңге бавын кискәләп. Идегәйнең Чуар ат — Аны юлга калдырды. Тыштан килеп ишеккә Идегәйгә аны аңдырды: — Туйга барсаң борын бар. Борын барсаң урын бар. Борын бар да. борын кайт. Атаң белер мәгънәсен! Тимгел Чуар. Тим Чуар. Төн катуга көн сиңа. Кара лачын канатыннан Әзерләргә йон сиңа. Мина вакыт көйләргә. Сина вакыт сөйләргә. Өстеңдәге камка тун — Түрдә утырган биләргә. Минем атым Ангысын. Барлагансың соңгысын. Ангысын аңдып ни әйтсә. Аны белде Идегәй. Елкылдаган ак пычак Биләрнең җиң очында Чыгып кайтып тора икән. Аны күрде Идегәй. Агулап салган сары бал Җанбай тотып килгәндә. — Хан саркытын1 ' 1 ' эч! — диеп. Идегәйгә биргәндә. Агу салган сараяк Борынына килеп тигәндә. — Ай. борнымны кан кылдың! — дип. Борынын басып Идегәй. Бусагадан атлады. Токымы толпар яралган Тимгел Чуар ат икән; Өзәңгегә бер тиде. Җирдә яткан садагын Иелеп алып бер киде. Тим Чуарның янбашы Җиргә ятып бер тиде. Әйләнеп карап күргәндә. Идегәй инде юк иде. Сыпра сынлы суп ерау Ни булганын анлады Тулгай биреп сарнады: — Ай. бусага, бусага. Бусаганы бер атлап. Басар бугай шул угыл. Тим Чуарын атланып. Качар бугай шул угыл' Исән-аман китсә ул. Шаһ Тимергә җитсә ул. Шаһ Тимерне алып килеп. Сарайны харап итәр ул! Азамат ир Туктамыш: Бу ни \ кыясы""’ булды! — дип Тугыз ирен торгызып. Өй алдына чыкканда Ни булганын аңлыйдыр... — Кугын менеп атлан! — дип. Хан боерыгын биргәндә. Тузгып йөргән тугыз би Тугыз атка килгәндә. Атланыр ягын тапмады. Баусыз ияр. бапсыз ат16’. Көбәсен'hS киеп менгәндә Ияреннән ауган батырлар Җир басар җир тапмады. Әйләнеп кире атлады. Азамат ир Туктамыш Гайрәтеннән бузарып. Кии Җанбайга аны әйтте: — Кәмалның улы Киң Җанбай. Киңәшең өлкән ир Җанбай! Котлыкыя би улы Идегәйне белгәндә Серен миннән яшердең. Кулымнан агу биргәндә Борынын сугып качырдың! Атланып җигкел артына. Алып килгел каршыма! Тугыз иргә аны әйтте: — Әй. тугыз ир. тугыз ир! Җанбай белән бара күр! Алдап-йолдап Идегәйне Үз кашыңа ала күр! Алдап-йолдап кашыңа ал! Кашыңа ал да башын ал! Тугыз ир китте зарланып. «Бер алла- дип алданып: Алар куа килгәндә. Идел кичеп Идегәй. Бер тел алып китим " ' дип. Бер байтирәк төбенә Иярен салып түшәнде. Идегәй анда ятканда Җантимернең биш улы Анда килеп кушылды. Алар анда яттылар. Ятып казан астылар. Асып ашап яттылар. Ул төтенне күргәндә. Тугыз ир җитеп килгәндә Тугызы да туктады. — ’ саркыт—өлкәннәрдән каттан ашамлык эчемлек (башка берәүгә хөрмәт йөзеннән тәкъдим ителә) укыя— вакыйга бапсыз — әзерлексез көбә — тимер кием тел алып китү — сүз яшерен хәбәр алып китү Кашына барып җитмәде. Сөйләшергә базмады, Идегәй анда утырып какшаеп . Тугызыннан курыкмады; Анда килеп Кин Җанбай Идел аша һайкарып Идегәйне чакырып, Тулгай биреп аны әйтте: — Ай калкып акрын туадыр. Ир егет яуда үләдер Яудан качкан - ир булмыйдыр. Ил алдында көн күрмидер. Егет булып яу башладың. Башладың да ник ташладың? Бөркет куган куяндаен Идел суын кичеп качтың? Аваз бирде Идегәй — Ай калкып акрын туадыр. Ир егет яуны куадыр. Ир булсаң суны үткел. Суны үтеп мине тоткыл! Аназ бирде Киң Җанбай — Көчле илгә син ЯҮ ачтың. Батыр булып алга бастың. Батырлыгың күрсәт, мордар '. Суны үтеп нигә качтың? Аваз бирде Идегәй — Таймам баскан юлымнан. Салмам сөңге кулымнан Салмам калкан иңемнән. Яу җыярмын илемнән. Яуга тиңдәш яу җыйсам, Идел суын кичәрмен. Кем батыр да кем куян - Шул чагында ил күрер... Җакталы туннын эчендә Җак җоннары чәчелеп. Идел аша чакырып. Җанбай анда тулгайдыр: Идегәй би. дусым, ай! Иде>әй би. дусым, ай! Ханың-иян чакырадыр. Борылып Идел кичсәнә! Кайтсана. Идегәй, кайтсана’ Каерылып атып башын тартсана1 Кайтып өең тапсана! Иңсәсе биек Бү з Урдаг а Иңкәеп сәлам бирсәнә! Ирене юка чынаяк. Хан-ияң бал бирәдер. Ханәшләр тоткан сараяк. Сүрәтмәле1 4 сөт-кымы» Кулыннан коеп бирәдер. Эчсәнә. Идегәй, эчсәнә! Ияренең кашы алтын, йөгәненең башы алтын. Колагын бездәй кадаган. Кәгелен кыздай тараган. • Чу!» дигәндә очкан кошны Узып китмәгә яраган, йөргәндә эзен санаган. Куш йөрәкле яралган. Кысыр елан ү зәкле. Култыраудаи танаулы. Сәхгияндай иренле. Сарымсактай азаулы. Кыйган камыш колаклы. Тустагандай тояклы. Ал өркәче май баскан. Арт өркәче дөядәй. Арысландай күкрәкле. Юлбарыстай сөйрәкле ". Чапкан чакта җил җитмәс. Табаны ял ак Тарлан бүз Ат бирәдер хан-иян. Менсәнә. Идегәй, менсәнә! Якасы алтын, җине алтын. Бер күрүе мен алтын. Итәгеннән җине озын. Кара кештән тун бирә. Кисәнә. Идегәй, кисәнә! Готам бавы сум алтын Кынгыраулы күк карчыга бирәдер. Күл әйләнә чөйсәнә! Балдагы алтын уй булат' " Хан-ияң кылыч бирәдер. Бусана. Идегәй, бусана! Бер чигәсе мен кызылга ' бетмәгән Ханияң көбә бирәдер. Кисәнә. Идегәй. Кисәнә! Идел белән Җаекта Угыз тугыз хан иде. Туктамыштан юк иде. Зәукыңны анда сөрсәнә Байталдан байтал бүлеп бирәдер. Бәйләтеп кымыз эчсәнә' _ какшаю — каршы тору һайкару - кдты аваз салу һай-һайлау мордар ашаке. шакшы Бүз Урла Ак Урда Алтым Урданың бер илеии' ’ сүратм ' саба кымыз савыты кягел—атның маңгай ялы ЧУК куттырпу киемнең оаын җиңе сәхтиян '\|ф| мн юка нәфне күн • сойрак — үткен караш балдагы алтын уй булат - балдагы алтын белән Уймалап РШЛРИМЯ кы.зычГ чигә—* 1) чигеш 21 тиен. 3» чпй 4) чигәне каплый торган «леше |кибәнен* кызыл - б.редг» алтың зәвык copy - рәхәтләнү. күңел *чу Байтактан байтак бүлеп бирәдер. Падишаһлык сөрсәнә! Ханәкәдән артык ару бар. Кенәкәдәй артык сылу бар. Аны да алып бирәдер, Уң тезеңә утыртып. Чыңгылдашып көлешеп. Җиң очыннан ялгашып. Чи'"' төбендә серләшеп Сөйсәнә. Идегәй, сөйсәнә' Туктамыштан хан-ияң Сина үпкә кыладыр. Үз авызыңнан әйтсәнә! Анда килеп Идегәй Идел аша аны әйтте: — Кайтмам да. Җанбай, кайтмамын. Каерылып атым башын тартмамын. Иңсәсе биек Бүз Урдага Иңкәеп сәлам әйтмәмен. Иңеп күренеш итмәмен. Иңсәмә имән чукмар тигәндә! Ирене юка чынаяк Хан-иям бал бирсә дә эчмәмен. Ханәшләр тоткан сараяк. Сүрәтмәле сөт-кымыз Коеп бирсә дә татмамын. Иренем җиркә булганда"". Ияренең кашы алтын. Йөгәненең башы алтын. Колагын бездәй кадаган. Кәгелен кыздай тараган. «Чу!» дигәндә очкан кошны Узып китмәгә яраган. Йөрегәндә эзен санаган. Куш йөрәкле яралган. Кысыр елан үзәкле. Култыраудай танаулы. Сәхтияндәй иренле. Сарымсактай азаулы. Кыйган камыш колаклы. Тустагандай тояклы. Ал өркәче май баскан. Арт өркәче дөядәй. Арысландай күкрәкле. Юлбарыстай сөйрәкле. Чапкан чакта жил җитмәс. Табаны ялпакXXV ’ 6 Тарлан буз Ат бирсә дә менә алмам. Аувым1 ' котсыз булганда! Якасы алтын, жиңе алгын. Бер күрүе мең алтын. Кара кештән тун бирсә. Кия алмам. Җанбай, кия алмам. Җилкәмә мөез беткәндә!IHS XXV байтак — 1) пайтәхет. 2) халык. j" ‘ чи — I) камыш. 2) куаклык ' ’ җиркә булу — кибү. табаны ялпак --зур. яесы Тояклы. аувым,— чалбар төбе ня ___ _ - мөез бетү — моге.з үсү. кайер ком — 1) ургыл (елганың каты аккан урынын) ком итеп. 2) каеры белән 1 мөсәххәр - сихерләнгән. Тотам бавы сум алтын. Кыңгырауны күк карчыга бирсә дә. Күн давылбаз бәйләнеп. Күл әйләнә чоя алмам. Канжагам кансыз булганда! Балдагы алтын уй булат Кылыч бирсә дә буалмам Билем котсыз булганда. Бер чигәсе мең алтынга бетмәгән Көбә бирсә дә кия алмам. Буем шыксыз булганда. Байталдан байтал бүлеп бирсә дә. Бәйләтеп кымыз эчә алмам. Эчем котсыз булганда! Байтактан байтак бүлеп бирсә дә. Падишаһлык сөрә алмам. Алла үземә бирмәсә. Ханәкәдән артык аруны Көнәкәдән артык сылуны Икәвең бердәй бирсә дә. Ун жиремнән утыртып. Чыңгылдашып көлешеп. Янбашыннан ялгашып. Чи төбендә серләшеп. Яныма алып сөймәмен. Синең тиңсез хан-ияң Миңа үпкә кылса да. Инде иңкәеп бармамын. Үпкә-пинә сүземне Күкне угым аралап әйтмәсә. Үз авызымнан әйтмәмен: Ир булып атка менгәчтен. Бер юл алып йөргәчтен. Хатындай булып кайтмамын! Мин очаем дисәм, канат юк. Кунаем дисәм, койрык юк. Барырыма җирем юк. Батарыма күлем юк. Алдым биек, артым яр. Әйләнергә җирем тар! Бу киткәннән китәрмен. Шаһ Тимергә җитәрмен. Шаһ Тимер мина кул бирсә. Юртар атка юл бирсә, Теләгемне мул бирсә. Бу Идел дигән суыңны Кайер ком"1 '' кылып кичәрмен. Туктамыштай ханыңны А ягылма бер мөсәххәр14'’ итәрмен! Җанбай янә тулгады — Кайтсана. Идегәй, кайтсана! Каерылып атын башын тартсана! Алганын Ал Гомәр ханның кызы иде. Айтулының үзе иде; Сагыныр да саргаер. Утырып калып картаер. Салкын төшмәй барсана. Ни дигәнен белсәнә! Идегәй торып аны әйтте: — Кайтмам да. Җанбай, кайтмамын. Каерылып атым башын тартмамын. Алганым Ал Гомәр ханнын кызы иде. Айтулының узе иде. Сагынсын да саргайсын. Утыра гына торып картайсын. Анда гына минем эшем юк! Ни дигәнен мин белмәм. Колагым саңгырау булганда! Кәмалның улы Киң Җанбай' Киңәше өлкән эт Җанбай! Арырак торып сөйләче. Бирерәк килеп тыңлачы! Атаң кара кеше иде. Мал биргәннең колы иде. Анаң кара кеше иде. Аш биргәннең күне191 иде. Син дә шундый кешесең: Аш биргәннең кол ысың, Мал биргәннең улысың! Ачма, күзең тишәрмен! Сөйләмә, телең кисәрмен! Таңлаеңа l9J тал кыздырып басармын! Туктамышның тугыз ир. Син тугызда мин ялгыз. Дәрманың булса кил. дуңгыз! Камчы тияр муйныңа. Кан соргылыр куйныңа. Бу киткәннән китмәсәм. Киң чүлләрне үтмәсэм. VI ИДЕГӘЙНЕҢ ЮЛДА КАРА ТИЕН АЛЫП БЕЛӘН СУГЫШЫП, ШАҺ ТИМЕР КЫЗЫ АКБЕЛӘКНЕ ҺӘМ КЫРЫК КОЛНЫ КОТКАРГАНЫ Идегәй үзе бер иде. Җантимерның биш улы. Алтынчысы Идегәй. Аннан-моннан жыелып. Бары булды унжнде. Чакыр-чокыр юлларны Басып китеп барадыр. Аскар 1аскар тауларны Ашып китеп барадыр. Анызлыгын Чуар ат Бирми китеп барадыр. Барган саен шәбәеп. Ярсып китеп барадыр. •Чу!»~ дигәндә чабадыр. Ходай мина юл биреп. Шаһ Тимергә житмәсәм. Шаһ Тимер миңа кул биреп. Теләгемне мул биреп. Кырык түбәгә кырык басып. Яу булып килеп житмәсәм. Нутайлынын агыр йорт, Җәяү яткан хәйран йорт. Ач көзәндәй бөгелеп. Ач бүредәй чыелдап, Ил читеннән кыйкулап, Ачы сөрән салмасам, Колаалалы күп ел кынны Куып әйдәп алмасам; Боты-савыры көрән ат Ботка тартып менмәсәм. Ике саклык турыны Олауга жайдак алмасам; Алтынлап суккан урдасын. Көмештән суккан ишеген Бер бәрүдә ачмасам; Кирәгәсен |9Э киртмәсәм. Киртеп утын итмәсәм; Ханәкәдән аруны. Көнәкәдәй сылуны Үз түрендә шул вакыт Түш астыма салмасам. Туксан башлы урдага Тунамый 194 ия булмасам; Угланнарны сатуга Бер чигара куимасам. Кырык көнлек юлына. Кырык көнлек чүленә. Кырык кое каздырып. Кырык йорт-ям салмасам. Әйткәнемне кылмасам. Мин үчемне алмасам. Баба Гөкләс бабам биргән Идегәй атым корысын! Авызлык белән алышып. Очкан кош белән ярышып. Камчы тартмый барадыр. Идегәйнен йөрүе Андый каты җил икән — Җилә алмады унҗиде: Аның капкан тамагы Җиде көнгә бер икән — Түзә алмады унҗиде. Йөдәүләрен күргәндә. Анда әйтте Идегәй: — Әй, унҗиде, унҗиде! Өчләп салсаң, өч булмас. Кушлап салсаң, куш булмас. Бишкә бүлсәң, бүленмәс. Яныгызга яндаш булмасам. Береңә берең иш булмас. Әй. унҗиде, унҗиде. Унҗидебез бер кеше. Мин кушылгач унсигез. Унсигезнең бер эше. Сусадым дип карыкма Ачыктым дип камык.ма |Ч’. Юл озак дип ялыкма. Тамагын синең ачыкса. Тамак табып бирәем. Киемең синең ертылса. Кием табып бирәем. Атың үлсә, түләем. Үзең үлсәң ни дияем? Ярен әйтмә, борын әйт. Мин исәндә үлмәссең! Үлмәссең дә белмәссең. Авырлыклар күрмәссең! Арын әйт тә. бирен әйт. Барын әйтмә, берен әйт: Унҗиде дус. сөенче. Өстең-башың киенче Билеңә кының буынчы. Битең-кулың юынчы. Мин бу кичә төш күрдем. Яхшылык төш шул булса. Яхшылыкка юрачы! Яманлык төш ул булса. Ул унҗиде кешене Түгәрәкләп курачы! ”* Мин бүген кич төшемдә Алтынлы ияр акбүз ат Ялыннан тотып менепмен; Ак шоңкар кош булыпмын. Күккә таба очыпмын: Күктә йөргән фәрештә — Аларга барып сөйләшеп. Аннан аша очыпмын: Түбәдә йөргән коңгыр каз Күк өстеннән алыпмын: Тур 14,1 тавына куныпмын. Түш итенә туепмын. Ул ни булыр, унҗидем? Унҗиде ир уйлады. Уйланып уйпак ' “ тапмады, Юранып юрау тапмады. Унҗиде ирнең эчендә Бере күпне күргән карт икән. Анда торып ул әйтте: 1 “ күң — кол хатын 1 '* танлай — аңкау кирәгә - киел ойнең аскы ршыткасе тунамый — тере, исән кое мәгънәсендә ' аскар (ашкыр) -биек карыгу — караңгылану. камьну—боегу курау — әйләндереп алу. чолгау Кур тавы — Палестинадагы Синай тавы Изге санала уйпак —уй, уйдырма дүнән — дүрт яшьлек ат Иран — ир. дәрәҗәле кеше. байтак куу — пайтәхет тоту, патшалык — Әй, Идегәй. Идегәй. Таяк тайга җиткерер. Тай дүнәнгә 101 җиткерер: Дүнән атка җиткерер. Ат морадка җпткерер. Алтынлы ияр. акбүз ат. Төшеңдә тотып син менсәң. Ат-морадка җиткәнең! Күккә табан син очсаң — Йорт алдына чыкканың! Күктә йөргән фирештә, Аларга барып сөйләшсәң — Ирәннәр го - култыклап йөргәнең! Аннан да ашып син очсаң. Түбәдә йөргән коңгыр каз Күк өстендә син алсаң. Тур тавына син кунсаң. Түш итенә син туйсаң — Сине йорттан аерган. Байтак куган 203 Туктамыш Туксан башлы Урдасына Тунамый ия булырсың, Таҗын-тәхетен алырсың, Айтулыдай аруны Янә бер җитеп кочарсың. Идегәй ир әйтте дир: - Әй. унҗиде, унҗиде. Атланыек. ятмаек! Адәм җитмәс кола чүл. Колач салып атлаек! Туп-туп баскан, туп баскан. Тоягы җирне 1 умырган, Тумырылып яткан юл булса. Ул юл белән буйлаек, Утлы-утлы, утлы учак. Анда җитсәк утлаек, Капкасы калын таш кала, Анда җитсәк кунаек. Юнәлә бирде унҗиде, Унсигезенче Идегәй, Туп-туп баскан, туп баскан. Тоягы җирне тумырган, Тумырылып яткан юл күрде. Ул юл белән юл алды. Утлы-утлы, утлы учак. Ут урнында көл күрде: Капкасы ябык таш кала, Аны юлда бер күрде, Әйләнеп илен тапмады, Ясанып iM явын тапмачы, Ачтан карны юрылды 2 " 5 , Сусыздан бөере борылды, Адәм җитмәс кола чүл. Янәдән йөреп юл алды. Барып бер күрде таш тияк. 204 Таш тияккә җиткәндә, Анда тапты соргавыл. 21,7 Соргавыл н ы күргәндә Идегәй ир аны әйтте: — Әй, соргавыл, соргавыл. Туп-туп баскан, туп баскан. Тоягы җирне тумырган, Тумырылып яткан юл күрдем; Утлы-утлы, утлы учак, Анда җитсәм, көл күрдем; Капкасы ябык таш кала. Аны юлда бер күрдем Әйләнеп илең тапмадым. Ясанып явың тапмадым; Әй, соргавыл, topi авыл. Сыргыең 2ия бар, соргавыл, Саркытың юк, соргавыл! Кузалак арба •’°'’ йормәстәи Каргаулымы иде илегез? Терәкле арба йөрмәстәй Тиргәүлеме иде илегез'’ Гарип бер юлчы килмәстәй Хәерсезме иде илегез? Каласын күрдем анда, Йортын күрдем юлда. Тияге монда, үзе кайда? Җир кемнеке, тел кемнеке. Дин кемнеке, әйт! — диде Анда әйтте соргавыл: — Балта салсаң башы каерылмас. Болгап кылыч чапсаң, муйиы биртелмәс. Баһадирлар батыры. Алпагытлар Алыбы. Андый ирне бер белсәң, Кара Тиен йосынчы ул булыр; Тумырылып яткан юл күрсәң. Ул юл белән син килсәң. Кара Тиен Алыпның Йөргән юлы ул булыр. Сәмәркандта утырган Әмир Барлас Шаһ Тимер. Шаһ Тимер кызы Акбеләк, Акбеләктәй аруны Ак сарайдан аерып. Ак беләген каерып. Ат өстенә мендереп. Алсу йөзен сулдырып. Аны да көчләп алып киткән — Кара Тиен ир булыр. Каласын күрсәң анда. Тияген күрсәң монда. Үзе агар суның буенда, Кырык бия бәйләтеп. Кырык дөя әйдәтеп. Кырык кушчы1 " кол куеп. Кыз куйнында ятадыр; Башы беткән артыннан барыр. Юлы беткән юлыннан барыр. Күрәсе КИЛ1ӘН күреп үләр. Күрмәгән — исән җиләр. Соргавыл аны әйткәндә. Кара Тиен юлыннан Җилә бирде Идегәй, Җилә җитеп килгәндә. Агар суның буенда Җиленен җиргә сөйрәткән. Сыртын көнгә көйрәткән. Утыз башлы ак утау. Аны күрде Идегәй. Утыз утау янында Туп-туп бия бәйләгән, һу. һу дөя әйдәгән Кырык кушчы кол икән — Аны күрде Идегәй. Унҗиде ирен ярга яшереп. Ялгызы җитеп якынлап. Сәлам биреп Идегәй. Ул кырыкка аны әйтте Әй. кырык ир. кырык ир! 1 ясаку — кораллану юрылу -ару. хәлсезләнү тннк — биредә тукталу урыны (" Үоргавыл — гаскәрнең артта калдырыл4 -'тан күзәтчссе ,иа сыргый — 1) колга 2) ниндидер кош '' кузалак арба — бүрәнә ташый торган арба ■ алпагыт—алпавыт Элекке мәгънәсе — алыптан Качле сугышчы * кушчы — карванда атларны (дея- ларке)караучы Кырыгың кырык ир булып. Кырык җирдән җыелып. Ү зендәен туфракка Кара башың кол булып. Күргән көнең ни икән. Ни икән, әй, ни икән! Кырыкның бере Колчура, Колчура карт аны әйтте. — Кырыгым кырык ир булып. Кырык җирдән җыелып, Үземдәен туфракка Кара башым кол булып. Күргән көнем ни булсын. Кол кайгысы бер качмак, Би кайгысы бер чапмак! Кара Тиен Алыпның Кулыннан адәм качмак юк. Бу Йосынчы гаверне Адәм заты чапмак юк! Башы исән икәндә Безгә ирек тапмак юк! Ятимнәргә яр булган, Кол-чурага дус булган, Аты юкка — ат булган, Чүлләгәнгә — су булган. Адашканга — юл булган, Ялгызга — ясак булган, Жәяүгә — таяк булган. Карны ачканга тамак булган Идегәй ир бар икән. Аны каян алаек? Колчура карт аны әйткәндә Ул кырык ир елады. Идегәйне аянып, Колчура карт янә әйтте — Чәчең айдай күренгән, Битен нурдай түгелгән Асыл егет икәнсең, Бу гавернең юлына Юл яңылып кергәнсең. Күрәсе килгән - күреп үләр. Күрмәгән — исән җиләр, Исән-аман икәнсең. Ирекле баштан кол булма, Безнең көнгә тарыма, Яр ышыктан үт! — диде. Колчура карт әйткәндә Идегәй ярга иңмәде, Яр ышыктан үтмәде, Ашыкмый басып, ир булып, Ялгызына сан булып, Утауга карый юнәлде. Ул у тач да. б\ утау. Уртасында ак утау Аны күрде Идегәй. Чан! ы рагы киртештән 2|Э , Увыгы 1 бар көмештән. Бусагасын бурлаткай. Кирәгәсен сырлаткан Утауга килде Идегәй. Үз башыннан ваз кичеп. Чуар атыннан төшеп, Атының башын күтәртеп. Тирәккә тартып бәйләде. Шам кылычын 2,5 кулга алып. Кара Тиен Алыпның Кайсындай ир икәнен Үз күзем белән күрим, дип, Үлсәм дә алышып үлим, дип. Ишеге ачык ак утау — Килеп басты Идегәй. Анда яткан Алыпны Күрә калды Идегәй. Кара Тиен Алыпның Андый иде ятышы. Туңып калды «бррык...» итеп Идегәйдәй Идегәй. Таудай ятып ишелгән. Бүксәсе ярдай бүселгән. Үзе яман килбәтле. Кайнаткан тимер сыйфатлы. Күпердәй ята күкрәге. Бурадай ята беләге. Колаклары калкандай. Куллары бар жобадай, 216 Аяклары маладай, 2,7 Йөзенә туры карасаң. Туры килгән бәладай; Башы түрдә ятыр. Аягы ишеккә җитеп артыр... Андый яткан Алыпны Идегәй күреп сискәнде. Ж,аны башына чәчрәде, «Әҗәлем шул», дип уйлады. Янә бер торып бакса. Ак чыбылдык алдында, Күк чыбылдык авызында. Ак утауның түрендә, Тутый коштай таранган, Аккоштаен ясанган, Суна коштай сыланган, Яулыгын кыя 218 салып, ' гавер_—кяфер, динсез киртеш — 1) киртелгән. 2) мамонт теше 11 ' увык — киез өйнең кирәгәсе өстендәге кабыргасын тәшкил иткән бөгелмәле колгалар шам кылыч — ин яхшы корычтан ясалган кылыч Шам (Димәшкъ) шәһәре!. ■ бәйле. 2 ” жоба — кап. капчык 217 мала — тырма 2111 кыя — кыек Күргәннең исен алып. Хур кызыдай утырган Сылуны күрде Идегәй. Алтын башлы чаң-кубыз • Кыз кулында чыңкайдыр Кыл кубызын чыңгытып. Елый биреп җырлыйдыр: — Атам булды Шаһ Тимер. Үзем булдым Акбеләк; Ак беләкле кыз булдым. Ак беләгем каерылып. Бер гавергә кол булдым. Аягымда йоклаган Алып баба Йосынчы, Йоеынчыга куң булдым Анда әйтте Идегәй. — Атаң булса Шаһ Тимер. Үзең булсаң Акбеләк. Ак беләкле кыз булсаң. Ак беләгең каерылып. Бер гавергә кол булсаң. Шул бабага күң булсаң. Исән-аман коткарып. Атаңа сине җиткерсәм. Атаң миңа ни бирер? Акбеләк кыз анда әйтте' — Син Алыпны үтерсәң. Мине исән коткарып. Шаһ Тимергә җиткерсәң. Атам сиңа ат бирер. Атам сиңа тун бирер. Байталдан байтал бирер. Байтактан байтак бирер. Сине миңа ир кылыр. Чирүенә баш кылыр. Ни сорасаң - ул бирер! Акбеләк кыз янә әйтте: Чәчең айдай күренгән. Битең нурдан түгелгән. Асыл егет икәнсең; Бу гавернен юлына Юл яңылып кергәнсең; Исән-исән икәндә Исән-аман кит! — диде. Анда әйтте Идегәй — Тимгел Чуар атым бар. Шул атыма мением. Шаиман таккан сыным бар. Шайман тагып килием; Киерелмәде җәямне Киереп-тартып күрием; Карга йонлы ку зымны. Яурын башак угымны Аны ла тартып килием Син Алыпның сул кулын Күтәреп алып тота тор. Җи» түшлеген ача тор. Кизәп бер атып күрием' Идегәй аны дигәндә. Тим Чуарын менгәндә. Шаиман тагып килгәндә. Киерелмәде җәясен Киереп тартып күргәндә. Карга йонлы кузын. Яурын башак угын. Аны да тартып килгәндә Акбеләк кыз ул ара Алыпның кулын күтәрде. Җиз түшлеге ачылды — Ак башлы ирнең түше. дип. Тап йөрәкнең өсте. дип. Унике тотам сәрпи ук - Идегәй төзәп атканда, һавадан килгән сәрпи ук Йөрәген үтеп Алыпның. Астында яткан кара таш. Кара ташны ярып кадалды. Кара Тиен уянды. Күпердәй яткан күкрәге Бер калкынып каранды. Җибәрмәде сәрпи ук. Бүксәсен тартып ала алмый. Канына батып каралды. «һай!»— дип анда һайкырыл. Аягын атып бер типте. Алтмыш терәкле ак утау. Алтмыш җирдән кубарып. Алтмыш терәге шарт сынып. Бусагасы бер кубып. Киезе көлдәй тетелеп. Буе — бундин сүтелеп. Башыннан аша актарды. Утавы анда «дөрс!» игге. Туп-туп баскан атыңның Тубыгыннан тотып карыйм' дип. Бер селтәнде йосынчы. Тубыгы кулга төшмәде. Куйрап барган төтендәй Койрыгы озын Чуар ат - Койрыгы кулга уралды, йосынчы аны җибәрми Тотып артка тартканда Алып та алып калалмый. Ал аякка бер юрды. Беркая да баралмыи Алып та алып Чуар ат Алыпны тартып алмады. Күпердәй яткан күкрәге Кара таштан купмады. Сине миңа ир кылыр. Чирүенә баш кылыр. Китик, китик, Идегәй! Идегәйнең Чуар ат \ керә биреп омтылды, Йосынчының кулыннан Үзен тартып ала алмый. .Алын аякка бер торды. Беркая да бара алмый. Гырлый бирде Йосынчы: — Китмә, китмә, Идегәй, Китә белеп китсәң дә, Белми китмә, Идегәй! Туганда кара туганны Сабынлап юсаң, агармас. Туганда кыек туганны Тубыкка салсаң, тураймас; Туктамыштан җек күреп, Шаһ Тимергә барсаң да. Ул да сиңа тураймас! Йортыңны талап кан эчеп, Токымыңны кол итеп, Йортың йорттан күчереп, Илеңне җирдән аерып, Үз кулың белән кол итеп, Мең хәйләгә юл итәр, Ул да синдәй була алмас! Аны да белеп кит, Идегәй! Каргышым аткыйучтан 'очлыдыр. Кара таптан үтәдер, Сине каргап нитием? Каргамый ак китием, Инанмасан сүземә, Бер билгесен әйтием: Синең балаң Норадын, һич бирмәсен морадың! Балаң белән ызгышып. Уң күзең чыксын, Идегәй' Кара Тиен Йосынчы Аны әйткәндә җан бирде. Җанын кулдан җибәрсә дә, Чуар атның койрыгын Җибәрмәде кулыннан. Идегәй атын типкәндә, Тимгел-тимгел Тим Чуар Анда алай омтылды, Анда болай омтылды, Беркая да баралмый. Ал аякка бер торды. Идегәй аны күргәндә, Сузылмалы шам кылыч, Суырып алып кыныннан Киерелеп артка бер чапты. Чуар атның койрыгын тукыш^ сугыш, миребан — миһербан, шәфкать, аткыйуч — укның бер төре Ул суырылып чыкмады. Кара Тиен Йосынчы Канына батып аны әйтте: — Китмә, китмә, Идегәй! Китә белеп китсәң дә Белми китмә, Идегәй! Өч йөз алтмыш яшь күрдем. Мең-мен казан аш күрдем. Дугадан җәя мин бөктем. Арыштан булган ук аттым; Төмән-төрле хан күрдем. Берсен хан дип белмәдем. Берсен күзгә элмәдем, Туйгуҗа улы Туктамыш Тукыш белән хан булды, Аны бар дип белмәдем, Барлас улы Шаһ Тимер Шайманы белән шаһ булды. Аның да кызын күзләдем. Үзен бар дип белмәдем. Гүрем кайда — белмәдем. Үлемем кемнән — белмәдем. Бакчыдан багым бактырдым. Фалчыдан фалым ачтырдым. Сынчыдан сыным сынаттым. Анда белдем бу эшне: Мине үтергән ир булсаң — Ул син икән. Идегәй! Китмә, китмә. Идегәй: Ике туган пәри кыз. Апасыннан мин тусам. Сеңлесеннән сип туган! Мин дә мин дип масайма. Син дә тудың пәридән — Мин дә тудым пәридән — Агаңны атып үтердең. Белми китмә. Идегәй! Ана сөтен туя имсәң Булыр идең миребан *. Баурың каты яралдың. Илне белми үтердең. Белсәң, агаң мин идем. Ялгыз калдың, Идегәй! .Ал ияргә арылып. Анда әйтте Акбеләк: — Йорт батыры Идегәй! Айдай йөзле Идегәй! Арысландай күкрәкле. Юлбарыстай сөйрәкле. Йортны таңга калдырган Батыр егет Идегәй. Кулым булсын ястыгын. Алтын чәчем — түшәген. Чебен җаным саклап кал — Үз куйныңа мине ал! Асыл егет Идегәй. Атам сиңа ат бирер. Атам сиңа тун бирер. Анда чабып өзде дә Ычкынып китте кулыннан. Кара Тиен Алыпның Үлгәнен җитеп кургәндә. Яр артына яшеренгән Унҗиде ир җитеп килгәндә. Йосынчынын ирләре Ясавылдан жазыл '■ Тоткавылдан тоткавыл, 27 Иравылдан иравыл,22н Чагдавылдан чагдавыл,224 Бөкәвелдән бөкәвел •' — Башына донья тар булды Атланып чүлгә таралды Туп-туп бия бәйләгән Кырык кушчы — кырык ир. Кырыгы бердән җыелып. Идегәйгә йөгенде. Колчура карт анда әйтте. — Кара Тиен Йосынчы Ир кодлаган ир икән. Андый ирне үтердең; Мондый кыен күргәндә. Безгә ирек кигердең! Аты юкка — ат булган. Чүлләгәнгә — су булган. Адашканга юл булган. Идегәй ир — син икән! Юлыңда тузан булыек. Юл догасын кылыек: Юыртканда юлың булсын. Юлдашың Хозыр* булсын. Бәлаң качык булсын. Юлың ачык булсын — Бездән теләк ул булсын! — дип. Анда теләк бирде кырык ир. Кырык ирдән теләк җитеп Идегәй анда ир булды. Елкы малга пир булды. Койрыгы кисек Чуар ат — Яңадан койрык үсмәде. Үскәне дә чак булды. Әле дә булса Чуар аг Идегәйнең чапкан билгесе Койрыгы чонтык ат булды. Анда калып Идегәй Кырык атын җиктереп Кырык колачлы кыл аркан. Кырык үгез тактырып. Кара Тиен Алыпны Киезгә салып тарттырып. Агар суның буена Гүр казытып күмдерде. Гүре корган тау •" булды VII ИДЕГӘЙНЕҢ АКБЕЛӘК КЫЗ БЕЛӘН ШАҺ ТИМЕРГӘ БАРГАНЫ Кырык кушчы — кырык ир. Кырык толпар ат менеп. Шаһ Тимергә юнәлде. Кырык ир җитеп килгәчтән. Иңкәеп сәлам биргәчтән. Шаһ Тимергә аны әйтте — Әй, Шаһ Тимер, сөенче! Балта салсаң, башы каерылмас. Болгап кылыч чапсаң, муйны биртелмәс. Баһадирлар батыры. Алпагытлар алыбы Кара Тиен Йосынчы Ир кодлаган ир булса. Кызың булган Акбеләк. Акбеләктәи аруны Ак сарайдан аерып. Ак беләген каерып. Ат өстенә мендереп. Алсу йөзен сулдырып. Зурлык белән алган ул булса Ялгызга ясак булган. Җәяүгә — таяк булган. Аты юкка — ат булган Идегәй дигән ир чыгып. Кара Тиен Алыпны Бер азуда үтереп. Кызыңны кулдан коткарып. Безне колдан коткарып, Акбеләктәи кызыңны Ай зык җирдән алып килер. Әмир Барлас Шаһ Тимер Акбеләк килә дигәндә Айлык юлдан каршылап. Идегәй белән кызымны Көнгә, җилгә тигезми Каршыма алып килең, дип. Өч сан " илче җибәрде. У.з дәрья да бу дәрья. Бу дәрьядан Сыр-Дәрья. Сыр-Дәрьядан ары Самарканд: Өч ай ун көн дигәндә Җитеп килде Идегәй. Шаһ Тимердәй олы ир. Утыз биен унга алып, Илле биен сулга алып, Дәрва задан чыгып каршы алды Ир өстенә ир күргән Әмир Барлас Шаһ Тимер, Идегәйдән бер ирнең Килешенә карады. Тимгел Чуар. Тим Чуар, Тим Чуары астында, Салтанатлы 234 ай бүрек, Бөркет кыяк башында, Ал караука 2,5 ак алтын Кигән туны өстендә; Унҗиде ире кашында, Яурыны киң олпатлы - ,ft. Суймырыктаи -* 1 сымбатлы Арбадан киң күкрәге. Арыслан юан беләге. Тим Чуарын уйнатып, Ашыкмый мәйдан буйлатып. Шаһ Тимергә килгәндә. Каршылап атын туктатып. Иелеп сәлам биргәндә. Яндаш җирән ат менгән, Айдай йөзе балкыган. Көндәй йөзе салкыган Акбеләк кыз килгәндә. Атыннан кызны иңдереп. Кул очыннан җитәкләп, Акбеләкне Идегәй Шаһ Тимергә кулдан биргәндә, Әмир Барлас Шаһ Тимер Иләкләп алтын чәчтерде, Көрәкләп көмеш чәчтерде. Идегәйне Шаһ Тимер Корбагына чакыртты. Ике чыртан 24“ яктырды, Идегәйне йөгентеп. Арасыннан үткәрде. Сорнай-кәрнай 41 уйнатып, Чаң-чалгылар 242 чалдырып, Күн давылбаз дыңкытып, Думдумбаклар 243 ордырып, Туй-тамаша кылдырып, Каласына юнәлде. Шаһ Тимернең сансыз кол — Барынюгын җыйдырды, Ту бияләр суйдырды. Утыз көн уен кылдырды, Кырык көн туен кылдырды. Кырык беренче көнендә Әмир Барлас Шаһ Тимер Идегәйне алдырып, Кайсындаи ир икәнен сорады. Анда әйтте Идегәй; Энҗү дәрьяң* — киң дәрья, Бәнҗү дәрьяң*сай дәрья. Идел белән Җаектан, Бөктәргеле 244 Адырдан, Саралтын суккан Сарайдан, Әзгәри 245 суккан Болгардан, Нугайның нурлы йортыннан Чыгып килә ятырмын. Үз атамны сорасаң. Котлыкыя би иде, Туктамыш хан чапканда Ул атамнан аерылдым. Идел эче имин йорт — Иделемнән аерылдым, Үз илемнән аерылдым, Ир Норадын улымнан. Күз нурымнан аерылдым. Инде кабул күрмәсәң, Кайлардан кая китием? Арбакәш 246 булып су ташып, I )ясавы.’1 — 11 яе.1 (карар! үтәүче. 2) атлы '— 'каравыл w ■'2 тоткавыл — 1) ярлык саклаучы. 2) каравыл КУЮЧЫ -■ ' " иравыл - ,U алдагы отряд артыннан ба; ручылар 2) ике яктан бермә-бер сугышларга санлап чыгарылган батырлар "* ч чагдавы т — сакчы ' " бөкәвел— 1) ризык татучы (ханга бирер алдыңнан) 2) тамгачы, таможня чиновнигы V " Хозыр (Хозер Ильяс) — дини мифология буенча ярдәмчел изге пәйгамбәр. ■ KopiaH тау — җирлән өеп ясалган корылма. курган ”’ ,г зурлык — көчлек, җәбер ''1 сан — ун мең • 1 * салтанатлы — солтанатлы. дәрәҗәле. 2 ” караука — тимер кием. ' олпатлы"^"мәһабәт. килбәтле 237 суймырыктай — ’ сымбат— сыйфат буй-сын. 2111 корбьк — ’ ° чыртан — ? ‘ сорнай-кәрнай — өреп уйный торган музыка кораллары —• чаң-чалгы — чалып (чиртеп) уйный торган музыка кораллары думбак. давылбаз — кагып уйный тор ' гэн музыка кораллары ’ Энҗү дәрья — Аму-Дәрья. ’ Бәнҗү^ләрья~-Ч7ыр-Дәрья бөктәрге — 1) саз карчыгасы. 2) ак койрыклы боркет , әзгәри - Болгарда сугылган акча арбакәш — арба йөртүче Әүкатемне •* итием. Анда әйтте Шаһ Тимер: — Чын тарханым *' син булып. Корбым ич булсаң ни булгай? Минем өчен чабылган Котлыкыя ир иде. Аннан калган бер угыл. Ул син икән. Идегәй. Синдәй ирне санламый. Туктамыштай каба 250 хан Үзе миңа биргәндә. Үз янымда кал,— диде. Ягасы алтын, җиңе зәр. Хасиятле кара тун. Аны өстеңә ки,— диде. Син булырсың би,— диде. Дау булганны өз.— диде. Яу булганны кыр,— диде. Йосынчыны үтереп. Акбеләктәй кызымны Коткарып калган син икән — Аны да сиңа бирием. Кабул күреп ал.— диде. Анда торып Идегәй. Шаһ Тимер ни бирсә, аны алды. Идегәй анда би булды. Шаһ Тимер аңа ил булды. Ә»- Идегәй үзе кем? — Анысын белмәс ир булды. VIII ТУКТАМЫШ ХАННЫҢ НОРАДЫННЫ МӘСХӘРӘЛӘП СӨРГӘНЕ Идегәйнең көнен белгәндә. Азамат ир Туктамыш Көннәрдән бер көн әйтте дир: —’ Әзәлдән дошман Идегәй, Ул да миннән качты, күр! Тугыз ирем базалмый. Әйләнеп кире кайтты, күр! Сәмәркандта утырган Аягы чонтык Шаһ Тимер Елдан елга яу булды. Мин дә аңа яу булдым. Асылсыздан туган Тимер би Самаркандка шаһ булса. Унике йортка баш булса. Янә мин шаһ дип белмимен. Ярлыгым белән тамгамны Янә бер аңа бирмимен. Кәмалның улы Киң Җанбай Киңәш биргән бием бар; Мөитәннән туган Кыпчак би Андый батыр ирем бар. Сансыз татар урдам бар: Алтын егач тәхетем бар. Шаһ Тимер янә яу булса. Алышыр! а дәртем бар! Әзәлдән дошман Идегәй Ул да миннән киткәндә. Самаркандка җиткәндә. Асылсыздан туган Шаһ Тимер Шатланып кабул иткәндә. Идегәй белән янә бер булса. Янә мина яу булса. Чышыздан булган затыма Икесе бер тиңалмас. Ике яман берекмәс, Берексә дә ил алмас. Индеге көн Идегәй Шаһ Тимергә би икән. Аның да калган ялгызы — Норадын дигән углы бар. Ул угылын нитәем? Ул араның эчендә Үсә бирде аукать азык и * тархан — сат ым нардан лмг феодат 14И корбы (кореб) — якын дус каба — кара, тупас **• зар — ука ефәккә тукылган алтын ӘЗӘЛДӘН — МОНГеЛгК 28 казак китү — качак булып китү Норадын. Бүз угланнар янында йөрә бирде Норадын. Токымы Чыңгыз угланнар Норадынны күргәндә, Буйларын басып буй үскән Ир буласын белгәндә. Ачуыннан агарып. Көнчелектән күгәреп. Яникә ханәш сүз салды. Ханыбыздан баш тартып. Казак киткән 2,1 Идегәй — Анын утлы Норадын Арабызда көн итә; Ханәкәгә кул сала. Хан ыруын тин итә: 27 28 Көнәкәгә кул сала. Кыз-жуанга мәел итә: Туктамыштан зур ханнан Бабамның канын алсам дип. Атамнын үчен алсам дип. Урнына хан булсам дип. Үтенеп алып ут ягып. Кам йөргесен бәйге итәр. Азамат ир Туктамыш Норадынны чакыртты. Чакыртып алып янә әйтте: — Бай баласы байга охшар. Би баласы бигә охшар. Балабан2,4 шоңкар кошка охшар. Идегәй миннән баш тартып. Шаһ Тимергә киткәндә Аннан калган Норадын — Анын көне кемгә охшар? Анда әйтте Норадын: — Әй хан-иям. хан-иям! Бай баласы байга охшар. Бәйләнми үскән тайга охшар; Би баласы бигә охшар. Биекбиек тауга охшар: Хан баласы ханга охшар. Ояда шонкар кошка охшар. Туктамыш хан барында Җисер-'* хатын, ятим ул. Аксак, гарип, ярлы, кол — Аларнын көне кемгә охшар? Йортны бозды йорт биең. Илне бозды ил биең. Бозгынлыкта калган ил — Анын көне кемгә охшар? Кичәге киткән атамның Менгәне кеше аты икән. Сауганы кеше биясе. Җиккәне кеше дөясе Алты айлык агыр йортыңнан Урын тапмый, атамның Киселеп китте жөясе иь. Аның көне кемгә охшар? Әй. хан-иям. хан-иям. Маңлайдан аккан ачы тир Табанга житсә, тоз булыр. Колакка төшкән суык сүз йөрәккә житсә, боз булыр. Агач башын жил борыр. Адәм башын сүз борыр. Бар мактанса — табылыр. Юк мактанса — чабылыр. Би бигә ялыныр. Бинең күңеле алыныр. Аның көне кемгә охшар? Көнем сиңа төшкәндә. Минем көнем кемгә охшар? Әй. хан-иям. ханиям! Кол сагышын би белмәс. Би сагышын хан белмәс. Ярлы көнен бай белмәс. Яуның серен яу белмәс. Ач кадерен тук белмәс: Сырхау кадерен сау белмәс. Ым белмәгән тел белмәс. Тел белмәгән ил белмәс. Зир29 30 31” кадерен зирәкләр белер. Ир кадерен ирәннәр белер. Күп яшәгән ни белер, Күп кадырган ул белер! Норадын алай дигәндә, Туктамыштай олы хан Ике утырды, бер торды. Янына алып Җанбайны. Анда киңәш-уй корды: — Котлыкыя би икән — Аның башын ■ м балабан — лачынның бер торе. жисер — ятим. тол. жөя — биредә, эзлеклелек, нәсел җебе 30 зир (зәр) — 1) алтын. 2) өс. жир өсте 258 шәр — явызлык чапканда. Идегәйне чабып чабалмый. Бер башыма бәла алдым: Кобогыл дип белгәнем Ул Идегәй булганда. Җитеп башын алыйм дип. Үз башыма яу алдым. Идегәйнең ир углы Инде калды Норадын. Норадыннан куркамын. Бүгеннең таңдагысы бар, Таңдагының кыямәте бар. Җисер хатын, ятим ул. Аксак, гарип, ярлы, кол — Шуларның бер шэре2 ’ 8 бар: Норадынга кул салсам. Шул шәреннән куркамын. Шаһ Тимердәй явым бар. Ул явымнан курыкмыйм; Идегәй белән давым бар. Уд давыннан куркамын; Баласын исән калдырсам. Бу давыннан куркамын. Җанбай анда моны әйтте: — Норадынга кул салсаң, Идегәй сиңа яу булыр: Норадын башын буш куйсаң. Үз башыңа дау булыр. Аның башын алмагын. Йортыңда да тотмагын. Атаңа миннән кит. диеп. Исән-аман җит, диеп. Җабага тайга мендереп. Чүл-далага озаткыл; Сау калса үзеннән. Сау калмаса. синнән калмыйдыр. Җанбай алай дигәндә Азамат ир Тукгамыш Унике биен чакыртты: — Алты айлык йортымны Бер каләмнән үткәргән Диван бием2 "* Байназар. Тиң кордашым, кош бием. Кушагың алтын Кушназар. Норадындай баланың Киемнәрен сез бирең! Алангасар Алман би. Айбалталы Дөрмән би. Норадындай баланын Бар шайманын сез бирең! Кенәгәсле Кәрим би. Уймавыттай Үмәр би. Норадындай баланын Дирбиясен" сез бирең! Янгурадай йорт бием. Илтәрәстәй ил бием. Норадындай баланың Менәренә аты юк. Качса, котылып китәрдәй. Куганда куып җитәрдәй Аргамак сайлап сез бирең! Әйткәнемне тиз бирең! Туктамыш хан анда әйтте: — һай. Норадын. Норадын. Алла бирсен морадың! Атаң икән Идегәй. Башлы урдамнан баш тартып. Башын алып киткәндә Башың исән калдырдым; Менәренә ат бирдем. Кияренә тун бирдем. Барыр юлын буш куйдым. Атың арык, үзен яшь. Ерак йортка җиләсен. Атаңа барып җиткәндә Бездән сәлам диярсең! Анда атка менгәндә Уннансулдан «һай* салып. Хан янында ялчылар Ябага тайны органда Кузгалып китте Норадын. Чыгып китте каладан. Тибенгесен бер тибеп. Саурыга камчы органда Алып качты ябага. Өч көн үткән арада. Дүртенче көн булганда. Идегәй менгән Гим Чуарның Токымы икән бу Сарала! IX НОРАДЫННЫҢ АТАСЫНА КИЛГӘНЕ, ИДЕГӘЙНЕҢ ШАҺ ТИМЕР БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ ТУКТАМЫШ ХАНГА ЯУ ЙӨРГӘНЕ Бу дәргя да ул дәрья. Ул дәрьядан Сыр-Дәрья; Саралатын йөздереп Сыр-Дәрьяны чыкканда. Атның ялы ятканда. Кабаклары катканда. Атка салган ак башлы ияр Ак күбеккә батканда. Ай да ун көн дигәндә. Сәмәркандтай шәһәргә Җитеп килде Норадын. Шаһ Тимердәй әмирнең Биектән суккан каласы. Бизәкләп суккан капугы261 Монарланып242 күренде. Капуда торган тоткавыл. Тоткавыллар белән сөйләшеп. Yicn керде Норадын Идегәйнең ак сарай. Җитеп килде Норадын. Азамат ир Идегәй Норадынны күргәндә. - Норадын углым. синмесен? — дип. Атыла килеп алдына. Күзләреннән үбеп углынын. Маңлаеннан искәп сөйгәндә. Ялгыздан ялгыз киләсең, йөргән юлың аманмы? Алтай2 '" язлар аманмы? Замандашым, тиңдәшем. '' дниан би кан кант ляриясг башчыгы 240 дирбия — җиһаз асбап ^ккапуг - капка Г^ДД|.Э 149 шаң — тоташ металлдан суккан кием ,5° куршану — чолгану ' Кы йгырчык (Куюрчак) — Алтын Урдг ханнарыннан 351 калгай — урынбасар, наиб. алай — полк мәгънәсендәге гаскәри бе рәмлек (^Рч үкерү — бәрү Бер чигара кылдырды. Кисмәкисмә сары алтын Кисеп улҗа кылдырды. Идел йортны җыйдырып. Өлкән бер туй кылдырды. Агаларны алдырып, Киңәшсез үскән бу йортны Киңәшле йорт кылдырды, Каланы кайта торгызды, Илне илгә тутырды, Уртасына ару урда кундырды. XIII НОРАДЫННЫҢ ТУКТАМЫШ ХАННЫ ҮТЕРГӘНЕ Азамат ир Туктамыш Качып бара ятканда, Чулманны кайта кичкәндә, Ыкнын башы — җил башы, Җым далага 3,4 җиткәндә Җиз бүрекле йөз ирем Җым далада күренер дип. Йөз иреннән аерылып. Киң Җанбайны янга алып, Икәүләп юлга юнәлде. Янә бер көн баргачтан, Кәмалның улы Киң Җанбай Атыннан иңеп торганда, Колагын җиргә куйганда Норадын менгән Сарала Үкерә биреп кешнәде. Җанбай анда сискәнде, Туктамыш аны күргәндә Күңеле боздай бузарып. Киң Җанбайга аны әйтте: — Кашымдагы юлдашым Чыбыр-чыбыр итәдер, Җанына кыен килгәндә Мине ташлап китәдер; Бу барганнан барырмын. Төлкелегә353 барырмын. Төлкеледә курыксам мин. Ку-күлленен күлендә Баса биреп ятармын. Теләвемне теләп торгайсын, Аллам-иям иш булса. Унөч ел үтте дигәндә Янә кайтып килермен. Аны да әйтеп Туктамыш Киң Җанбайдан аерылды. Төлкелегә юл тотты, Төлкеледә кунганда. Колагын җиргә куйганда, Норадын менгән Сарала Үкереп янә кешнәде. Аны ишетеп Туктамыш, Анда җаны бер курыкты, Ку-күллегә юл тотты. Ку күленә барганда. Җир-сулары калганда, Тулгай биреп аны әйтте: — Иделдән чыккан ирмешәл Ирмешәлдән чыккан Колторган Зй , Колторганнан аерылдым, Кошны кайда чөярмен? Көбәмнең бикләренең Бавын ничек чишәрмен? Колача аттан йөк ауды, Куышны кая артармын? Санаулы бүзем егылды, Сынаусыз ал белмәгән Бидәүгә’3 ничек мением? Сер белмәгән башлирга Серемне ничек түгием? Күп нөгәрдән аерылдым, Киңәшемне инде кемнән сорармын? Туктамыш алай барганда, эченнән эче янганда, Тугыз күзле кирәүкә3 ” Иңсәдән басып барганда. Бүз юшанга359 җиткәндә. Бигеннән чишеп ул тунын, Калдырырга уйлады: «Бер билгесе юк икән Кирәүкәмне салмага. Караң"’" калыр кара, тун, Бүз юшанга салыем, Алла үземә биргәндә Кайтып синнән алыем», дип. " җым дауа— үлән үсә торган дала _чүл ту гел — Төлкеле — күл исеме п Ирмешәл. Колторган — җир-су. урын исемнәре Ч(/’7 бидәү — дөя — кирәүкә — көбә металл боҗралардан ясалган кием бүз юшан — ак әрем караң — күренмәү 359 160 Тугыз күзле кирәүкәне Анда салып калдырды. Туктамышның артыннан Эзеннән эзен чыгарып Баса килде Норадын. Бүз юшанга җиткәндә Караң калган кара тун Тугыз кү »ле кирәүкә — Аны да табып Норадын, Өстенә киеп корганып. К\ күленә юнәлде. Ку-күлленең күлендә Кау камышта 381 ятканда Туктамыштан зур ханның Дөрселдидер йөрәге. Ку күленнән курыкканда Туктамыш хан аны әйтте: «Дөрс, дөрс» итеп, «дөрс» итеп. Дөрселдәмә, сум йөрәк: Тынычлыкка зар чакта Дөрселдәвең ник кирәк? Идегәй икәү, мин ялгыз, Иреккән җирдә тынармын: Сулкылдама, ак найза, Суешкан җирдә сынарсың! Боркырама, каба ком. Яңгыр яуса ятарсың. Көлберәмә,’62 көн ана! Болыт килсә батарсың. Тулыксыма, тонык су! Мине өшеткән суык су! Туксанның бере'61 туса катарсын! Тыңламасаң сүземне, Өстенә елкы әйдәрмен. Бер суырса — корырсың, Бер батлавык36' булырсың. Кыйкулама, кызгач кош,365 Канатың куш, муйның буш, Авызың-борының мөгез кош, Авазың яман зарлы кош! Батлавык тулган елкым юк. Ояң таптар малым юк; Оя тул1ан йомыркаң Итәкләп алыр углым юк' Күл иясе син булсаң, Мин күпләрнең иясе, Баш очымда әйләнеп, Кыйку салып йөрмәче! Сине күлдән аерган, Мине илдән аерган, Идегәй улы Норадын, Минемдәен саргаеп, Казак чыксын иленнән! Садаклары салбырап, һич төшмәсен биленнән! Азамат ир Туктамыш Янә торып, янә әйтте: — Хан булып ни иткәнмен? Халыгыма, илемә. Өлге булган морзамын. Сары Мәрмәр Алтын Таш — Идегәй аны басты, күр! Идегәй анда торды ла. Иңеп сөрән салды ла, Алтын башлы чаң-кубыз Аманлыкта әйбәтле, Яу килгән көн тынды ла! Туралы 366 кошның баласы Тумагы 367 күзгә төште лә! Минем газиз байтагым Тубыктан канга батты ла! Тугыздан үрмә кыл аел Аргамакка батты ла! Өзәңгесе өзмә алтын. Коешканы 368 койма алтын. Нукталары сум алтын. Азаулары бер карыш Аргамаклар бауда катты ла! Әзәлдән яу Идегәй, Малымны алып куймадың, Кәникә36’ кочып туймадың. Минем башымны кискән көндә Син тынарсың, Идегәй! Ку-күлленең күленә Норадын җитә килгәндә, Туктамыштай зур ханның Дөрселдидер йөрәге: «Анау кара күренгән Идегәй улы Норадын, һич бирмәгән морадын! Үлми кулга тотылмам, Әнә җитте Норадын, Мин үзем бу көнемдә Җиргә сеңсәм, котылмам!» Килә җитеп Норадын Ку-күллене күргәндә Азамат ир Туктамыш Качса кача белмәде, Куба килеп урыныннан. Тора килде Туктамыш. ‘ Бер-беренә сәлам биргәндә Анда әйтте Туктамыш: — Атның бары толпар булмас, Кошның бары шоңкар булмас, 361 кау камыш — кипкән,камыш 362 көлберәү — ялтырау 363 туксанның бере туу — 9(1 конлек кыш v туу 384 батлавык — суы» кипкән җирдә үсеп чыккан яшь чирәм 365 кызгач кош - тәкәрлек 36,1 туралы—кулга өйрәтелгән ау кошы Зһ; тумак — ау кошы башындагы калфак 388 коешкан — иярнең арт каешы ЗМ1 кәникә — биредә кәнизәк, җария Ишәк дөя булмас. Сыер бия булмас. Коешканы юкәдер. Бине аты би булыр. Коешканы көмештер. Колның аты кол булыр. Син ич минем колымсың. Мин Чынгызмын. беләмсең. Хан улымын. ханыңмын. Үлми кулга тотылмам. Үлтермәмен мин сине. Үлтермәссең син мине! Анда әйтте Норадын: — Мин бер колын түгелмен. Син дә Чыңгыз түгелсең. Мин кырмыска булып та. Син Сөләйма퇇‡‡‡‡‡‡‡‡‡ түгелсен! Мине колым димәче. Сине беләм димәче! Мин баламнан сораган: Дүшәмбенең көнендә. Сишәмбенең төнендә. Ай белән көн я\рылып. Ике нурдан ялгашып. Чын газиз каннын зеннән 1Әйда булган морзамын. Ялан кылыч кул а алып Яу кайтарган морзамын; Борак сынлы ат менеп. Билек сөргән морзамын. Кыен күргән егетнең Кыйбатын артык белгән морза ын: Кыйналып эш күрсәткән егетнең Алаиасын’72 артык язган морза аын. Билг-.-ле балта кулга алып. Билге чапкан морзамын; Биргән малын кире алмас Белекле газиз улымын. Атасын сорамый нөгәр ияртмәм. Аелын сорамый мал бирмәм. Биргәндә мең дә биш йөз Сары алтынга туктамам; Дусымның утын сүндермәм. Дошманым утын яндырмам: Идегәй улы Шаһ Норадын миндермен. Шушы йөргән Чыңгызның Кайсы улыннан кимдермен? Туйгуҗа улы Туктамыш Аслы Чыңгыз булса, ни булды? Чәчле-төкле Хуҗа Әхмәт, Аннан туган Ир Әхмәт. Аннан туган Тимеркыя. Аннан туган Котлыкыя. Аннан туган Идегәй. ( Идегәйдән туган Норадын. Алла юмарттыр. Ана бирде морадын! ‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡ Сөләйман (Соломон патша. Безнен эрага кадәр 965-928 еллар) — хайваннар. 1 кошлар телен белүче зирәк дип саналган. 0 яурылу —? Борак (порак) — дини мифология буенча пәйгамбәрне күккә ашырыр өчен җмахеус иңдерелгән ат уалапа — гаскәргә бирелә торган хезмәт ■" хакы ялчу — көрәеп үсеп китү казгыш — каз-кош. Ант кылычка җиткәндә Әйтерең булса, әйтеп кал. Кылырың булса, кылып кал. Анда әйтте Туктамыш: — Ком җыелып таш булмас. Кол жыелып баш булмас. Ачтан туйган ялчымас. Патша булып Идегәй. Нәселе Чыңгыздан булган Бу башымны алса да. Ул да Чыңгыз булалмас; Нинди түрә бирсә дә, Миндәй түрә бирә алмас: Яхшы белән яманның Ул да кадерен белә алмас! Азамат ир Туктамыш Җаныннан өмет өзгәндә. Кыелып очкан кошларга Баш күтәреп анда әйтте: — Кыйгышлар да казгышлар.174 Беләлмисез. байгышлар. Сезне күлдән аерган. Мине илдән аерган Идегәй улы Норадын, Бер алладан сораек. һич бирмәсен морадын! Казак чыгып җиреннән. Садагы төшми биленнән. Минемдәен аптырап. Куркуыннан калтырап. Баш куярга җир тапмый. ын: Куылып йөрсен иленнән! Анда әйтте Норадын: ‘Ын. — Андый, андый казгышны Анда куып качырттым! Андый, андый каргышны Монда бастым, бакырттым! Җиде тауны яңраттым. Каргышын кара башыңа! Баш кисәрмен кайгысыз! Атамны йорттан син кудың! Мине йорттан син кудың! Казак чыктым илемнән. Илдән илгә күп үттем. Садагым төшми билемнән. Үз кылганың үзеңә кайта, Икьрар юктыр телеңнән! Арын әйт тә бирен әйт. Беренче кизәк кемнеке? Яшең өлкән ир икән. Син ат. кизәк синеке! Анда килеп Норадын Каршыдан торып басканда, Азамат ир Туктамыш Өч катар угын атканда. Атканы карь итмәде. Тугыз күзле кирәүкә. Бер күзеннән үтмәде. — «Үз коралыма юлыктым»— дип, Җонҗыгалы чал башын Сона бирде Туктамыш. Ир Норадын сукканда. Кылычы белән чапканда. Туктамышның чал башы Җиргә төште «алла»лап. Кан урнына сөт акты. Башны җитеп артыннын. Ак найзага кыстырып. Аны да өскә күтәреп. Норадын анда сорады: — Колдан вәзир куясызмы? Кол теленә инанасызмы? Сөңгедә торган хан башы Телгә килеп анда әйтте: — И балам, балам, балам. Колдан вәзир куйсак та. Колның телен алсак та. Гәүдә түбәндә калды. Баш әле дә синнән югары. Норадын башны җиргә атты. Аннан аны янә алды. Янә алган соң атланды. Сараласын бер типте. Кайта бирде Норадын. XIV НОРАДЫННЫҢ ҖАНБАЙГА ОЧРАП ӘЙТЕШКӘНЕ, ҖАНБАЙНЫҢ ИДЕГӘИ БЕЛӘН НОРАДЫН АРАСЫН БОЗГАНЫ Юлдашлары кушылып. Алар юлга киткәндә. Юлда торып байтирәк. Байтирәккә төшкәндә. Кара аргамак каңтарып.'75 Йоклап яткан берәүне Күрә биреп килгәндә, Үлтерергә уйлады. Аннан кулын кире алды: — Йоклаганны үтергән. Коралсызга кул салган. Хатын булыр, ир булмас! Аны әйтеп Норадын. Ул адәмне уятты. Уяна биреп берауык. Тора килде Киң Җанбай. Тора килеп сарнады: — Әй Норадын. Норадын. һич бирмәсен морадың! Тукмак яллы турыны Кайда мендең. Норадын? Тугыз күзле кирәүкәң. Кайда кидең, Норадын? Саурык'"'' бия сөте иде. Тыныч йортка кот иде, Туктамыштай хан-иям. Аны ниттең. Норадын? Анда әйтте Норадын: — Тукмак яллы турыны Тунаган җирдә менгәнмен; Тугыз күзле кирәүкәне Үлтергән җирдә кигәнмен! Саурык бия сөте булса. Тыныч йортка кот булса, Туктамыштан ханыңны, Синең якын каныңны. Төлке күлдә эзләнеп. Эзен чыгарып алганмын: Ку-күлленең күлендә Баса барып җиткәнмен. Уклашып көрәш иткән соң. Иңкәйтеп җанын алганмын. Кәмалның улы Киң Җанбай. Сине ерау диделәр. Сине чичән диделәр; Мине мактап җырласаң. Ярлыкармын, Җаныбай. Үзеңне син мактасаң. Үлтерермен. Җаныбай. Башыңны баудай кисәрмен. каңтару—тезгенне ияр кашына байлап атның тирен суындыру саурык — 1) 4-5 яшьлек. 2) ярсу Канҗагама йөлде’' ясап буармын! Анда Җанбай әйтте лә: — Аптыраган ахмакмын. Нине табып әйтием? Мин ераучы түгелмен. Мин чичән дә түгелмен. Ераучылар килгәнче. Чичәннәр сиңа иргәнче.37’ Беразрак мин синең Күңелең аулап тораем: Көярсең, ирнең баласы. — Көярсең дә янарсың! Норадын анда әйтте лә: — Көяр утка янмага Мин кауданлы'*11 җир түгел; Син үзеңнең тапканыңны, Җанбай, аны җырлагын! Анда Җанбай әйтте лә: — Тапканымны җырласам. Белгәнемне җырласам. Күңелең бераз аулансын: Түбәгә чыккан дүртәүгә Түрә булыр көн туармы? Аркада торган алтауга Ага булыр көн туармы? Идегәй белән Норадын Көне батар көн туармы? Калган-каткан ил булып, Кадыйрбирде хан булып. Борынгыдай дан булып. Ту җилкелдәр көн туармы? Җанбай алай дигәндә. Тау иленең Мәмәткол — Атлы егет килде лә! Җанбайга атын тибендереп. Алмас кылыч күтәреп. Җанбайны чапмак булды ла. Норадын аны күргәндә Аралап торып килде дә. Анда Җанбай әйтте лә: — Карга кунмас карагач. Каз кундырдың. Норадын: Козгын кунмас ку агач,38’ Ку кундырдың. Норадын! Җиргә тамар канымны Җиңнән тоттың. Норадын! Җилкәмнән төшәр башымны Җөйләп тоттың. Норадын! Сиңа ияргән колларга Гомер бирдең. Норадын! Ир Норадын анда әйтте: Әи Киң Җанбай, Киң Җанбай. Син үлгән белән җир тулмас. Үлмәгән белән күбәймәс! Сине үтереп ни итием? Үтерми ак кигием. Туктамыштай ханына Нинди хезмәт кылгансың. Атама да шуны кыла йөр! Сарайга кайтып җиткәндә Туктамыштай хан башын Канҗагасыннан чыгарып. Идегәйнең алдына Ташлап әйтте Норадын: — Төннәр, көннәр куган соң, Төлке канҗага — ияргә җиңел йөк бәйләр өчен куелган каеш <,я йөлде — бүләк, приз. 17 u ирү — ирешү, очрашу 380 каудан — кипкән үлән 181 , ку агач— корыган ку (соры) төскә кер* гән агач сүз алу — сүз тыңлау ' J Биш Уба — Урданың бер өлеше. Уба— _/ калкулык ——- күлдә эз алып. Төлке күлдән Ку күлгә Юнәлгәнмен сүз алып.’82 Ку күленә барган соң, Күз йөгертеп алган соң. Казгышларны кычкыртып. Тукмак ялны пошкыртып. Поса-поса баргалап, Туктамышны тапкан соң. Ул миңа да мин аңа Күп сүзләрне әйткән соң, Иңкәйтеп башын алганмын. Алдыңа китереп салганмын! Анда әйтте Идегәй: — Әй Норадын. Норадын. Бу хезмәтем үтәдең, Кабул кылдым морадың. Сиңа булсын Ханәкә. Урда башы Биш Уба.383 Җанбай җитеп килгәндә. Биш Убада елаган Ханның кызы Ханәкә. Җанбай аны күргәндә, Тулгай биреп аны әйтте: — Елама. Ханәкәм, елама. Атаң иде Туктамыш. Атсыз идем, ат бирде. Тунсыз идем, тун бирде. Асыл туннар кидерде. Гарәби атлар мендерде: Ул көннәр инде безгә юк. Елама. Ханәкә, елама! Туктамыштай ханымны. Синең дә булган атаңны Идегәй улы Норадын Куып та җитеп барганда. Кагып та башын алганда. Атасының алдына Аны да китереп салганда. Бу эшенә дан итеп. Сине дә сорап торганда. 379 380 Идегәй улы Норадын, һич бирмәсен морадын! Әй Ханәкәм. Ханәкәм. Хансарайга килгәндә Тар карныңны киңәйтеп. Киез бәйләп керсәң әй! Сине дә күреп Норадын. Ай-көнле дип белсә әй! «Бу кем кылды»— дигәндә. «Атаң кылды» дисәң әй! Атасы белән бозылып. Икәве бердәй түнсә’84 әй! Алар да китеп тәхеттән. Синең энең яшь солтан Кадыйрбирде хан булып. Әүвәлгедәй дан булып. Дәүран гомер сөрсә әй! Җанбай алай дигәндә. Ханәкә торып килгәндә. Киез бәйләп карнына. Хансарайга иңгәндә. Норадын аны күргәндә— — «Бу ни?»— диеп торганда, Ханәкә солтан аны әйтте: — «Атаң белер мәгънәсен!» Моны ишетеп Норадын. Күмердәй кара киселде. Атасын күреп тәхеттә — А!— дип анда җикерде. Кулындагы думбыра Кулында түзми сикерде. Анда чыгып уң күзе. Күзсез калды Идегәй. XV ИДЕГӘЙНЕҢ НОРАДЫНГА РӘНҖЕП ӘЙТКӘНЕ, НОРАДЫННЫҢ БҮЛЕНЕП КИТКӘНЕ Идегәй анда рәнҗеде. Рәнҗегәндә моны әйтте: — Норадын булсаң, булсана! Болытка җиткән Наре тауны Җилеп үк үтсәң үтсәнә! Таңда чыккан Чулпандай, Яна да яна торсана! Шул теләк белән тудырдым. Дүрт кырлап учак өйдердем. Кызылдан 8 ' бишек кылдырдым. Алтыннан чөмәк уйдырдым. Көмештән төбәк койдырдым. Уен осталардан уйдырдым. Сырын сырлаучылардан сырдырдым; Әй тумагыр, тумагыр. Сине каян тудырдым?! Син туганда, Норадын, Ту бияләр суйдырдым: Алты көнләп аш биреп. Галимнәрне туйдырдым. Җиде көнләп аш биреп. Ятимнәрне туйдырдым. Хан кашында туды дип. Атыңны Норадын куйдырдым. И тумагыр. тумагыр. Сине каян тудырдым?! Син яманны тудырып. Калкаи-камка түшәттем. Калкаи-камка каты дип. Сусарыма биләттем; Сусарым суык булыр дип. Күк тиенгә биләттем. Күк тиенне тиң күрми. Кара кешкә биләттем: Кара кешнең эчендә Аначылар хурлар дип. Бавырыңны күтәртми. Билеңә садак ураттым. Гарәби китап укыган Галимнән мәгънә сораттым. Кочаклап Коръән укыган Мулладан мәгънә сораттым. Әй колыным, мин сине Бигә нөгәр алдырдым. Ханга лаек туды дип. Ханнан кәбәчм * алдырдым; Астың атка кансын дип. Аргамак сайлап менгердем. Иңең тунга кансын дип. Атлас сайлап кидердем: Күкрәгең яулы үссен дип. Качкан яуны кудырдым. Башлап ханны кудырдым. Аны да синнән үтерттем. Картайган да көнемдә Үз башыма көч итТем! Каудан җиргә ут салдың. Утны'81 кайдан утларсың? 384 түнү — 1) тешү. 2) юкка чыгу. 385 кызыл — кызыл агач 38ь кәбәч — түбәтәй 3JL ут — үлән Кара суга кан койдың, Суны кайдан эчәрсең? Кара аргамак катырдың. Атны кайдан менәрсең? Кара лачын кау иттең, Кошны кайдан чөярсең? Катифәне’"' хурладың, Тунны кайдан киярсең? Калың’89 нөгәр таркаттың, Нөгәр кайдан тотарсың? Ханәкәне алҗыттың, Сылу кайдан кочарсың? Кардай чәче агарган, Курдай күзе кызарган. Син дигәндә җан аткан Ялгыз атаң мин идем, Күзем орып чыгардың. Кайда барып уңарсың? Кайда барсаң, тынарсың? Языгы белән гөнаһысын. Кайда ла барып йоларсың? Ир Норадын анда әйтте: — Язгы кауга ут салсам. Үртән’90 сайлап утлармын; Кара суга кан койсам. Су тоныгын эчәрмен; Кара аргамак катырсам, Толпар сайлап менәрмен; Кара лачын кау итсәм, Шоңкар сайлап чөярмен; Катифәне хурласам, Турка 5,1 сайлап киярмен. Калын нөгәр таркатсам, Хансолтаннан тотармын! Ханәкәне алҗытсам, Сылу таңлап 192 кочармын. Кардай чәче агарган, Курдай күзе кызарган. Мин дигәндә җан аткан Ялгыз атам син булсаң, wl Син сүзеңнән тангансың. Киленеңне алгансың! Күзең орып чыгарсам, Тәңре өе Кәгъбәне Бер әйләнсәм уңармын, Өч әйләнсәм тынармын; Языгы белән гөнаһысын. Җиде әйләнсәм, йолармын! Аны әйткәнда Норадын Елдырым ташлы’94 пычагын Суырып алды кынаптан. Кабына сыймый йөрәге. Кайтыр микән каһәрем дип, Атылып чыкты сарайдан. Елдырым ташлы пычагын Кара ташка бер орды, Кара ташны как ярды. Каһәре кайтып Норадын Кайтып килде сарайга. Атасына аны әйтте: — Уй’95 дигәндә кыр’90 дигәй. Уйны баскан морзамын! Ханнар белән, биләр белән Коемлашкан'9 ’ морзамын; Коемлашым беткән соң, Алыс-алыс җирләргә, Үзгә телле илләргә Илче кылып игәнмен.1 '' 1 Йөлте белән үссен дип, Яфрагы нурдан яралган, Байтагымның алдына Бостанлы'99 тирәк булганмын! Ай кашында Зөһрәдәй Балкый-балкый туганмын; Таңда чыккан Чулпандай Яна-яна торганмын. Сүзле адәмне сөйләтмәс Инәдән чичән туганмын! Тешле адәмне тешләтмәс Инәдән тешле туганмын: Булыр җирдән булганмын! Арысландай биншем400 корышып, Ат ярышта узганмын; Кылыгым41" кемгә яраса. Кысмәтен 402 аның кылганмын! Китәрмен, атам, китәрмен, Шаһ Тимергә җитәрмен, Тимер биргән кир атны41” Тирләткәнче менәрмен; Тимер биргән тимер тун Сүтелгәнче киярмен! Унике тотам укларны Бетергәнче чөярмен! Тимер белән антым бар, 3811 катифә — хәтфә 389 калың — күп 390 үртән — даланы яндырганнан соң үсеп чыккан үлән. 391 турка — кытай ефәге. 392 таңлау — сайлау, соклану. змз _ тану — таю. сүз тотмау 194 елдырым ташлы — биредә: үткен мәгънәсендә Елдырым — яшен. ЗВ5 уи — уйсу, сазлы җир. 396 кыр — биредә калку, коры җир. 397 коемлашу — мәҗлестәш, утырдаш булу. 398 игү — җибәрү зн бостанлы—бакчада үскән. 400 , оинеш — атка менгәндә кияр очен махсус рәсми кием. 491 кылык — холык. 4,12 кысмәт — хезмәт 403 кир (чир) ат—сугыш аты Тимер белән шартым бар: Тимер биргән сылуны .Алдыма алып сөярмен! Алтыннан баиса""' суктырып. Өгемә4 "* шоңкар чөярмен. Алты арбага ак ябып. Алтысына нар җигеп, Исәнемдә, савымда Тутыра алтын төярмен. Анда торып Норадын Атына менеп атланды. Айтулы ару анасы Норадынга анда әйтте: — Әй Норадын. Норадын! Каз төшермәс күлләргә Каз төшереп уйнаттың, Каздай башын агарткан Атаңны нигә уйлаттың? Әй Норадын. Норадын. Ку кундырмас күлләргә Ку кундырып уйнаттың, Кудай башын агарткан Анаңны нигә уйлаттың? Кара суга кан койсаң. Суны кайдан эчәрсең? Халык белән даулашып. Яхшыны кайдан табарсың? И. Норадын. Норадын. Каулы җиргә ут салып. Утны кайдан утларсың? Халык белән яулашып. Яхшыны кайдан табарсың? Җавап бирде Норадын: — Әй инәкәм, инәкәм. Кара суга кан койсам. Балдан ширбәт эчәрмен. Халык белән даулашсам. Йорт яхшысын табармын. Әй инәкәм, инәкәм. Каулы җиргә ут салсам. Ут яхшысын табармын. Халык белән яулашсам. Йорт яхшысын табармын! Янә әйтте анасы: — Әй Норадын. Норадын. Идел дигән су килер. Аны ничек кичәрсең? Итәгендә ил булыр. Аны ничек үтәрсең? Әй Норадын, Норадын. Җаек дигән су килер. Аны ничек кичәрсең? Ягасында ил булыр. Аны ничек үтәрсең? Җавап бирде Норадын: —Әй инәкәм, инәкәм, Ике ташны култыклап, Идел кичкән улыңмын: Иделдән яуга төшеп, Исән чыккан улыңмын; Идел дигән су булса. Ике чумсам кичәрмен. Итәгендә ил булса. Ике орсам үтәрмен. Әй инәкәм, инәкәм. Ялгыз ташны култыклап. Җаек кичкән улыңмын: Яңгыздан яуга төшеп. Исән чыккан улыңмын. Җаек дигән су булса. Бер чумганда кичәрмен. Ягасында ил булса. Бер органда үтәрмен! Янә әйтте анасы: — Әй Норадын. Норадын. Бер агачта мең ботак — Аны кисим дидеңме. Бер үзеңә мең кеше — Аны изим дидеңме? Җавап бирде Норадын: — Әй инәкәм, инәкәм, Бер агачта мең ботак. Бер ботактан нисе артык? Атның аттан нисе артык?— Бер атлаган боты артык! Ирнең ирдән нисе артык? Бер сөйләгән сүзе артык! Бер үземә мен кеше. Бер кешедән нисе артык?— Аны әйтеп. Норадын Чыгып китте баш тартып. XVI НОРАДЫННЫҢ КАЙТЫП АТАСЫН КУГАНЫ, ИДЕГӘЙНЕҢ КАЗАК ЧЫГЫП КИТКӘНЕ Кәмалның улы Киң Җанбай Көннән бер көн Идегәйгә Бер килмәсә бер килде. Бер килгәндә аны әйтте: — Идегәй, син таңдагы көн. Яу өстенә яу килсә. Яңгыз нигә ярарсың’ Дошманын аулай үләрсең: Норадын яман улын түгел иде. Кендегеңне борырсың! Анда әйтте Идегәй: — Яхшы әйттен. җанәкәсе. Бик хуш әйттен. яу нәкәсе404! Яу өстенә яу килсә. Яңгыз нигә ярармын? Дошман аулай үләрмен. Йә дошманга калырмын. Норадын яман утлым түгел иде. Кендегемне борырмын! — Норадын дала кичкәндә Айлар, көннәр үткәндә Ялгыз угылын сагынып. Сагынып та зарыгып. Идегәй аны җырлады: — Алыстан кара күренсә. Әйләнешкән морза углым, Юыктан кара күренсә. Тулганышкан морза углым. Бурай-бурай кар яуса. Бүз киерешкән морза углым. Бура сынлы ут килсә. Булат калкан — морза углым. Читтә солтан булудан Илдә олтан булу артык: Күктә чулпан булудан Суда чуртан булу артык. Әй Норадын. улым әй. Cai ындырдын мине артык! Анда торып Идегәй Ил өлкәне биләргә Киңәш-уңаш иткән соң. Норадынны чакыртып. Илчеләрен җибәрде. Илчеләр җитеп килгәндә Норадынга аны әйтте: — Ирекле ир атаңнан*" Өндәү килде «кайтсын!- дип. Кугын килде «кайтсын!» дип, Үпкәләсә, үпкә сүзен әйтсен, дип. Ике канат, бер койрык. Иңеп шоңкар чөйсен, дип: Ирнәве алтын сараяк. Ир саркытын эчсен, дип: Ай кашында бер йолдыз Зөһрә балкый торсын, дип: Таң алдында бер йолдыз. Чулпан балкый торсын, дип: Кызыл канлы кылычын Ак сөт белән юсын, дип Иргә сәлам биргәндә Иңкәеп тәгъзим кылсын, дип. Асыраган атасын Ата диеп белсен дип. Аз гына гаебе булса да. Анасы аша кичсен, дип. Анда әйтте Норадын: баиса—аерым хокук бирелүе турында язылган тактачык 4 " ore — 1) ябалак. 21 каурый нәкәс — куркак ирекле ир Идегәйнең титулы Чыңгыз нәселеннән булмагач, ул хан була алмый, ә ханнарны куярга хокем йвр- тергә иреге чикләнми 47 ° гаразу — көянтәле зур үлчәү. мыскал — 4.26 граммга тигез авырлык үлчәве " фарыз — тиешле мәҗбүри. торкен — ир хатынының туганнары гур бала — ауга ойрәтелергә тиешле кош баласы җофарлы биредә хуш исле — Ирекле ир атамнан Өндәү килсә дә кайтмасмын; Үпкәм булса да әитмәсмен. Ике канат, бер койрык, Инеп шоңкар чөймәсмен; Ирнәве алтын сараяк. Ир саркытын эчмәс мен: Иргә сәлам бирмәсмен. Иңкәеп тәгьзим кылмасмын. Ирнең күңеле ефәктәй — Бер төйнәлсә чишелмәс, Таразуга46 47 48 49 50 51 52 53 54 " 1 ’ салсаң тиңәлмәс. Мыскалга404 салсаң, ким килмәс. Норадын алай дигәндә. Илчеләрнең мулласы Пир Галәттин аны әйтте: — Бер дигәч тә ни яман? Ходаны белмәс — ул яман. Икенчеләй ни яман? Фарыз' укымас — ул яман. Өченчеләй ни яман? Өзелеп чыгар җан яман: Дүртенчедәй ни яман? Төркене 11 юк кыз яман: Бишенчедәй ни яман? Бишектәге оланнар Атасыз калса, ул яман; Алтынчыдай ни яман? Атадан яңгыз туган ул яман: Җиденчедәй ни яман? Җитәкләшеп ятимнәр Елый да калса — ул яман: Сигезенчедәй ни яман? Ир кулыннан сирпелеп. Дәүләт тайса — ул яман: Тугызынчыдай ни яман? Тур бала.*1 - кош баласы; Ояда елый калса ул яман; Унынчыдай ни яман? Утырган җире җофарлы, 4 ' Ун бармагы кыналы. Төнбоектан күкрәге Күпереп өскә калкыган Ханәкәдән арулар. Кинәкәдәй сылулар Елын да калса — ул яман. Илчеләр алан дигәндә Кайтып килде Норадын, Кашка көрән ат менеп, Ага-анасын үз санап. Үзгәләрне ят белеп. Чаба кайтты Норадын. Атасына ялынып. Языгы белән гөнаһысы Үз муйнына алынып Идегәй аны күргәнд -. Маңгаен искәп сөйгәндә. Норадынга аны әйтте: — Уяу. батыр баламсың, У яныклы морза углым! Бүз аргамак баласыдай Буйлы-сынлы морза углым! Алсу-кара битле углым! Иллеләргә ипле углым! һавадан очкан алты аккош. Уң канаты сырлы углым! Пәйгамбәрнең кияве Галидәен нурлы углым! Фирештәдәи битле углым! Яманнән4 ' 4 кеше җыйсам. Уртага агач тексәм. Сине дәрәҗәгә чиксәм.4 Саф алтынсың, морза углым! Иде1әй алай әйткәндә. Дәрәҗәгә чиккәндә. Ир азамат Норадын Хан булам дип уйлады. Атасы хан итмәде. Үзе дә хан булмады Норадын моны күргәндә. Каһәреннән кыйналды. Идегәйгә анда әйтте: — Әйткәнеңнең барысын Кылганың хак. и ата! Әйткәнемнең берсен дә Кылганың юк. и ата! Йә син үзең хан булгын. Йә син мине хан кылгыл! Йә син мине үтергел. Йә мин сине үтерим! Йә күземә күренмә. Казак чыгып кит! - диде. Анда әйтте Идегәй: — Әй. Норадын. Норадын, Аңламыймын морадың! Туктамышның илендә. Туганүскән җиремдә. Ач бүредәй караштым. Эт-мешәктәи4 ' талаштым. Билесавыры көрәнне Боракка охшаш менгәнмен. Алгын тауга барганмын. Түрә булып алганмын. Халкын җыеп алып 414 Ямән — ? 415 чигү — чөю. мендерү " мешәк—мәче 56' колау — егылу 418 буралкы — ' 419 ярыш — биредә; ярсу килеп. Ак Урдага салганмын. Урда өчен тырышкан. Ягалашып орышкан Батырларның кайберең Ил нөгәре кылганмын: Минем белән бер булып. Халык өчен тартышкан. Ягалашып көрәшеп. Дошманнар белән чәкәшкән Ыруларның батырын. Кайсын бием кылганмын. Кайсын ханым кылганмын, Нинди юан булса да. Яңгыз агач өй булмас. Нинди ятыш булса да. Яңгыз егет би булмас. Хан булыем димәче. Дан булыем димәче. Ялгыз башың халыксыз. Сан булыем димәче. Әй Норадын. Норадын. Нидер синең морадың’ Идегәй аны әйткәндә, Ир Норадын моны әйтте: - Фирештәдәен атам! һәр эштә даим атам! Нигә мине хурлыйсың? Нигә мине җырлыйсың? Җырласаң мине, атам. Җырлавыңа чыдамам. Хурласаң мине. атам. Хурлавыңа чыдамам! Буранлы көн туганмын. Борыч бирсәң еламам; Борычтан яман ачымын. Шикәр түксәң, төчемәм: Арыслан булып туганмын. Төрткәнеңә коламам: 55 56 Буралкы41' аттан ярышмын41 Бугалак57*’ салсаң, туктамам! Йә син үзең хан булгын! Йә син мине хан иткел! Йә күземә күренмә. Казак чыгып кит!— Диде. Норадын алай дигәндә Азамат ир Идегәй. Җиде кат күктәй к\крәде. Авазы калкып, яңгырап. Норадынга аны әйтте: — Кузагачтан421 биекмен, Болытка җитми тынмасмын: Башымнан давыл өрсә дә. Мин аңардан сынмасмын! Киреләнсәм, йокың бозармын. Көрәшсәм, сине егармын. Йөгерсәм, сине узармын. Каргышым кара таштан үтәдер. Аһым җирне-күкне тотадыр. Күтәрә алмассың. Норадын! Анда Идегәй аһ орды. Норадын артка егылды. Авызы-борыны кыйшайды. Анда әйтте Киң Җанбай. — Норадын бердәнбер баландыр. Каргыш итмә. Идегәй. Алкыш иткел углыңа! Анда углын аяды. Алкыш бирде Идегәй. Норадын янә терелде. Авызыиөзе төзәлде. Тора килеп Норадын Идегәйгә янә әйтте: — Кисәкчә чыккан болытмын. Яумаенча таркалмам. Анадан кара туганмын.4 ' 2 Сабынлап юсаң агармам! Булаттан кыеш чыкканмын. Алдына алсаң, төз булмам! Йә син үзең хан булгын! Йә син мине хан иткел! Йә күземә күренмә. Казак чыгып кит!— диде. Анда торып Идегәй Норадынга аны әйтте: — «Ялгыз баланың кылыгы Яудан яман».— дисә, бу булгай. Җанбайдаен җанбазның423 Языгын алып муйныңа, Җаның исән калдырдың, Яныңа яучы алдырдың. Ул да җитәр бер көн җаныңа! Яфанга424 чыгып яу җыйдың. Яудан тынган йортымны Яу астында калдырдың. Атаң корган каланы Күчмәләрдән алдырдың!* Яу өстенә яу килсә. Ул да җитәр бер көн башыңа! Карчыгадай морза углым! Каулаганың мин булсам. Мин качаем, син каула, һәрбер көндә дошманың Миндәй качсын, морза углым! Анда торып Идегәй янә әйтте: Торымтайдан42' елгыр кош булмас. Тургай да тибеп, каз алмас! Аткыдай44" йөгереп ук булмас, Атса көбә бозалмас. һөнәрсез сине күрә алмас. Илдән-илгә җилеп үтсәң дә. Бу дөньялар сиңа да калмас! Аны әйтеп Идегәй Иделдән чыгып юнәлде. XVII НОРАДЫННЫҢ КАДЫИРБИРДЕ КУЛЫНА ТОТСАК427 БУЛГАНЫ Идел йорт ике булганда, Ил берекми торганда. Идегәй белән Норадын Ике яры булганда. Ир Норадын ил-йорттан Үз атасын куганда. Хансарайда Норадын Хан булдым дип торганда. Кадыйрбирде яшь солтан Бу хәлләрне күргәндә. Минем дә көнем җитте дип. Яу-ярагын торгызды. Калганкаткан ирләрен Үз янына җыйдырды. Анда җитеп яз килде. Чирүле күлгә кош килде. Кадыйрбирде яшь солтан Чирүен алып алдына. Чирүле күлгә кундырды. Алтын сарай, хансарай, Хан сарае ак ишек. Ир Норадын килгәндә. Ал тәхеткә менгәндә. Ал тәхетнең аркасы Алтын егач тутый кош Сайрап телгә килгәндә. Азамат ир Норадын Киң Җанбайга анда әйтте: — Әй Киң Җанбай, Киң Җанбай! Син дә минем би икән. Мин дә синең хан икән. Чирүле күлдә ау юкмы. Барып байка!— дип иде. Кәмалның улы Киң Җанбай — Ул да бездән булды,— дип, Аргамагын атланды. Чирүле күлгә килгәндә Кадыйрбирде солтанның Посуда яткан чирүе. Корык ташлап артыннан. Җанбайны егып атыннан Кулын анда каерып. Тотсак итеп маерып. Кадыйрбирде солтанның Чатырына апкилде. Кадыйрбирде анда әйтте: — Нугайлының агыр йорт — Туктамыштан атамның Байтак куган кире иде: Тугыз солтан атасы Туктамышның бие идең. Бүген кемгә би булдың? Алтын ташлы тәхтемә Бүген кем углын мендердең? Анда әйтте Киң Җанбай: — Тулай йортның иясе Туктамыш хан көнендә Мин дә аның бие идем; Туктамыштай хан улы Кадыйрбирде син идең... Бүген син дә ни булдың? Бүген мин дә ни булдым? Кадыйрбирде солтаным. Бер кашык каным багышла, Идегәй улы Норадынны Кулыңа китереп бирием! Җанбай сүзен биргәндә Кайдырбирде яшь солтан Аны кулдан җибәрде. Кайта килеп Киң Җанбай Норадынга аны әйтте: — Әй Норадын. хан-ия! Мин дә бүген би икән. Син дә бүген хан икән. Багыңнан багың сынасаң. Сыярлыгың бар икән. Ау лачының ала йөр. Чирүле күлдә яу икән... Атланыек, хан-иям! Җанбай алай дигәндә. Норадын белән икәүләп Чирүлегә килгәндә. Күз ачып күз күргәндә, Җанбай анда юк булды, Идегәй улы Норадынның Әйләнәсе яу булды. Күз ачып күз йомганчы Корык ташлап артыннан. Норадын, авып атыннан, Аягы-кулы бау булды: Төшкән җирен караса. Бер караңгы баз булды; Базына таш ябылды. Кадыйрбирде яшь солтан. Анда сорнай чалдырып. Чыңгызларын4 ’” җыйдырды. Олыс'58 бие Барынны. Орыш бие Шырынны, Төмән башы4 ’" Туйбакны. 420 бугалак — буу өчен элмәк 421 кузагач — чикләвек агачы, кедр 422 кара туу — чыгышы түбән сыйныфка ишарә 423 җанбаз — җан белән уйнаучы 424 яфан — япан. кыр. дала • күчмәләрдән алдырдың — бу урында сүз Идегәй яуда чагында Норадынның күчмә халыклар й^Дймендә Сарайны басып алуы турыйда бара 425 торымтай — лачын гереннән кечкенә кош 436 аткы — тоз колаклы ук 427 тотсак — тоткын 428 чыңгызлар — чыңгыз нәселе 429 олыс (өлеш) — олкә. территория 430 төмән башы — ун мең сугышчыдан торган гаскәр башлыгы Аҗдарканнан Мулайны, Мөйтәннән туган Кыпчакны, Кәмалның углы Җанбайны, Тугыз ирен янга алып. Анда киңәш кылдырды: — Әзәлдән дошман Норадын Такка менгән көнендә Тагыннан базга егылды. Инде аның да атасы Идегәйне каян тотыек? Туйлап киңәш иткән соң. Тугыз чыңгыз — тыгыз ир, Тугызы да уллы икән. Тугыз улын торгызып. Тугыз илче кылдырып. Иделне үтә кичереп, Идегәйгә җибәрде. Тугыз илче — тугыз ул, Идегәйгә җитеп килгәндә. Тугыздан бере аны әйтте: — Синең углың Норадын, Тәхетеннән язып хур булды. Кулыбызда тотсак, кол булды. Аны да жолып алмагың Әле синең хәдендә,4,1 Углың кунын бирерсең; Кадыйрбирде солтанга Безнең белән килерсең; Углың ясак, башың сау булыр, Ясагына күнмәсәң, Үлтерелер Норадын. Тугыз илче — тугыз ул Идегәйгә аны дигәндә. Ул тугызның жидәвен Идегәй тотып бәйләтте. Икәвен кайта җибәрде: — Кадыйрбирде солтанга Кайта җитеп әйтегез, Норадынны нитсә дә. Анда үзе белгән эш. Монда калган җидәүнең Жидәвен дә юк кылам! Ул тугызның икәве Кайта җитеп килгәндә. Җиденең җиде атасы Кадыйрбирде солтанның Аягына егылды: — Җидебез дә чыңгызлар. Җидебезнең җиде угыл, Җидәвең дә коткаргыл! Киңәш-уңаш кылган соң, Кадыйрбирде Идегәйгә Кайтадан илче күндерде: «Тотсак иткән җидеңне Җидәвен дә кайтаргыл. Норадындай баланны Мин дә сиңа кайтарыйм». Илче кылып игән соң Кадыйрбирде анда әйтте: — Кулга төшкән дошманны Кайтадан буш күндерсәк, Безгә лаек эш булмас. Бер хәйләсен кылыйк,— дип, Норадынны баздан алдырды. Аягын анда салдырып. Ялангачка калдырып. Тимер чөй каккан кара идән — Кара идәнгә бастырды. Норадын анда кергәндә Ни булганын аңлады, Буй-буй такта, буй такта, Тимер чөй каккан буй такта. Пычаклап суккан урындык, Ир Норадын курыкмады. Басып атлап узганда Йөзен бер дә чытмады. Пычаклап суккан урынга Тайчанмастан утырды. Кадыйрбирде сорыйдыр: — Аркадан күчкән алты арба. Алтавы да казна арба, Аны ниттең, Норадын? Җавап бирде Норадын: — Аркадан күчкән алты арба, Алтавы да казна арба. Тулгашканда133 мин аны, Адашканым бардыр дип, Адашканда мин аны Сәдака итеп биргәнмен! Кадыйрбирде сорыйдыр: — Тулгый-тулгый йөгергән, Йөгергәндә җир бавырын кыдырган, Тустаган күзле турыны, Аны ниттең, Норадын? Җавап бирде Норадын: хәд — мөмкинлек 432 тулгашу — буталу §§§§§§§§§§§§§§§ Алҗасман дигән кылыч — эпос каһарманнарының коралы киеме дә. аты кошы кебек үк исемле була — Тулгый-тулгый йөгергән, Йөгергәндә җир бавырын кыдырган. Тустаган күзле турыны Тукыш иткән көннәрдә Үз астыңнан менгәнмен. Менеп алып, сугышта Үзеңә каршы йөргәнмен! Анда утырып Киң Җанбай Норадынга аны әйтте: — Тулгамалы айбалта, Аны ниттең, Норадын! Кыннан чыкса, сыналган, Туры чапсаң баш кискән Алҗасман дигән кылычны‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡ §§§§§§§§§§§§§§§ Аны да ниттең, Норадын? Тугыз солтан атасы, Тулай йортның иясе, Туктамыштай хан ирне Аны ниттең, Норадын? Ханәкәдәй күреклене, Көнәкәдәй сылуны, Аны ниттең, Норадын? Кисмә-кисмә сары алтын. Мөһер суккан саф алтын, Энҗегәүһәр якутны, Аны ниттең, Норадын? Җавап бирде Норадын: — Тулгамалы айбалтаң. Тукыш иткән җирләрдә Уң кулыма алганмын, Алып кайрап салганмын, Карыны юан биләрнең, Иңкәйтеп, башын алганмын! Тугыз солтан атасы, Тулай йортның иясе Туктамыштай хан ирне Төнәй-төнәй куганмын! Иртеш башы Кара Тунда* Куа барып җиткәнмен; Кыннан чыкса сыналган. Туры чалсаң таш кискән. Каерып чалсаң баш кискән Алҗасман дшән кылыч белән Туктамыштан кан ирнең Сакалын ала клн итеп. Башын кисе . алганмын... Канлы башын агаңның Канҗагама такканмын. Канҗагама такканда. Карындыкка саргаймый. Атам алдына китереп салганмын. Ханәкәдән күреклене. Көнәкәдәй сылуны. Тәңре үзе мина биргәндә. Тиген улҗа кылганмын. Кисмәкисмә сары алтын. Мөһер суккан саф алтын, Энҗе-гәүһәр, якутны Халыгыма мин барын Кисеп улҗа кылганмын! Кә.мал углы Киң Җанбай. Кире сүзгә эт Җанбай! Арырак китеп сөйлә син. Бирерәк килеп тыңла син! Колан4 *' коега төшкәндә. Корбага4 ' 4 айгырлык кылыр. Норадын турга41’ төшкәндә Җанбай аударлык4 ' кылыр! Ачма күзен, тишәрмен. Сөйләмә, телең кисәрмен! Эчеңә кереп мин синең. Кара жылан булып гизәрмен! Аш биргәннең ул ысын. Мал биргәннең колысың! Коллык кылып җиде балаң. Җиде буының корысын! Кадыйрбирде яшь солтан. Норадынны өнсез табып торасың; Озын угы, кин җае4 ' Төшми тора кулыңа. Озын угы, киң җае Төшә куйса кулыңа. Синдәй әйткән солтанны Җибәрмәсме иде ир үзе Атаң барган «кайтмас йортоның юлына? Алчылар4 и белән алдатып, Садаксавыт ташлатып. Хәйлә белән кулга алып, Кадыйрбирде яшь солтан. Чөй үткәреп4 ’ 9 торасың: Заманында белеп әйткән үкенмәс. Кузагачтан биекмен. Болытка тисәм бөгелмәм. Кайнашып беткән ботакмын. Өермә сукса, иелмәм; Буралкы аттан ярсумын. Борыныма чөй үткәрсәң, чыдармын. Бусгынчыктан432 433 434 435 436 437 438 439 440 441 442' кыешмын. Тезгә салсаң, төз булмам. Ак диңгездән ачымын. Шикәр түксәң, төчемәм, Тулай йортның иясе Туктамыш атлы атаңны Кисә кырыккан арысланмын! Йөрәгемә пычак тыксаң да; Әйтермен, һич • Иртеш башы Кара Тун тарихи чыга накларда Туктамыш Себер (ТнмәН и * Томск) якларында үлгән дип күрсәтелә Әмма аның Идегәй яисә Норадын тарафыннан үтерелүе турында хәбәр юк 433 колан — кыргый ат 434 корбага — гөберле бака 435 тур — ' 436 аударлык — тылмачлык 437 җае — җәясе 43,1 алчы — алчак, түбән кеше 439 чөй үткәрү — борынга боҗра бау үтк-i- рү өчен тишек ясау 440 бусгынчык — ’ 441 эчерге — ат ияре астына куела торган киез 442 ягыр — кеше ярасына ат тире үтеп лану. курыкмамын; Коралсызларны кыйнау. Йоклаганнарны үтерү Көчсез кеше эше ул. Юньсез кеше эше ул! Норадын алай дигәндә, Пычаклап суккан урындык Ботын ярып кергәндә. Аягыннан кан саркып, Йөзлегенә иңгәндә. Кымшанмастан утырып, Турыдан җавап биргәндә, Кадыйрбирде яшь солтан Норадынга таң калды. — Андый батыр ир булдың. Атаңа миннән сау юнәл! Аны әйттеп яшь солтан, Норадынның кулын чиштерде. Эчерге,441 ияр салдыртмый. Менәренә ат бирде. Җайдак атка мендерде. Иделгә туры китерде. Тирләп килгән атыннан Ярасына үтеп кара тир, Ягыр44’ булып Норадын. Торалмаслык булсын дип. Атны кызу җилдерде. Иделгә килгән Идегәй Идел аша кычкырды: — Кани441 углым Норадын? Аны миңа җибәрсен. Бу җидәүне җибәрим! Кадыирбирде бу яктан Норадынны салга артлап, Идел үтә җибәрде. Ике яктан ике сал Икәве бергә килгәндә. Арыдан торып Идегәй. Норадынга тулгап аны әйтте: — Ку канатын сал итеп. Идел кичкән морза углым! Каз канатын сал итеп. Җаек кичкән морза углым! Салны салга бәйләче! Сал эчендә җидәүне Яхшы унгарчы. морза угл^м! Идегәй алай дигәндә. Саллар салга килгәндә. Норадын салны сөздереп. Салны салга бәйләде. Салда утырган җиде угыл, Җидәвен дә үтереп. Ана Иделгә колатты. Иделне кичеп Норадын, Идегәйгә килгәндә, Гозер-гафу үтенеп. Кулыннан үбеп йөгенде. Ярасына үтеп кара тир. Ягыр булып Норадын Ул сәгатьтә егылды. XVIII КАДЫИРБИРДЕ СОЛТАННЫҢ УРДА ТОРГЫЗЫП ИДЕГӘИ ӨСТЕНӘ БАРГАНЫ, ИДЕГӘИНЕҢ ОРЫШТА ҮЛГӘНЕ Кадыирбирде яшь солтан Анда утырып яр салды: — Дәүран сөргән көнемдә Идегәй исән икәндә Идел йорт миңа ил булмас. Күргән көнем көн булмас. Йә Идегәй, йә дә мин! Атланыек. ятмыек. Аны әйтеп яшь солтан Оран салып атланып. Бар урдасын җыйдырды. Атадан калган кара ту Сынган икән, сап куеп. Аны уңнан бастырып, Думдумбагын ордырып, Хан урдасын торгызды. Кәмал улы Киң Җанбай Кадыйрбирде солтанга Киңәшен биреп, анда әйтте: — Тулыксыган ана Идел Тулкына бирел ятканда Иделдән чирү күчерү Кыен булыр, солтаным. Идел туңсын, боз тотсын. Юл ачылсын, солтаным. Идегәй инде карыган. Алтмышыннан яше узган. Куя торсаң, ни булыр? Җанбай алан дигәндә, Кадыйрбирде солтанга Ул сүз анда якмады. Үз уеннан кайтмады: — Идел туңса, кем кичмәс? Идегәй үлсә, кем алмас? Иделне туңмас борын кичмәк кирәк. Идегәйне үлмәс борын алмак кирәк, һәй моңаймаң, биләрем! Кайта чапсам, көн килде! Каерып чапсам, баш килде! Идегәй улы Норадын Ягыр булып калганда, Идегәйнең урдасы Иген-тару алганда Ул көн миңа бер килде! Атланыек. ятмыек! Тулыксыган Иделне Туңмас борын кичиек! Үләр булса Идегәй, Үлмәс борын алыек! Кадыйрбирде алай дигәндә. Алты йорты юк булган Алты йорттан алты би. Җиде углы юк булган Җиде ырудан җиде би. Ярлыгыннан аерылган Ярты тархан, ярты би, Җир-суыннан аерылган Ярты вәзир, ярты би: — Рас әйтерсең, ханым! — дип, Аның сүзен җөпләде. Аттан атын җыйдырды. Ирдән ирен җыйдырды. Кадыйрбирде яшь солтан Чирүен әйдәп кузгатып. Ана Иделгә кигерде, Иделне аша кичерде. Кадыйрбирде килгәндә. Идегәй аны сизгәндә. Тора биреп корганып. Яндашларын янга алып. Ул да купты урныннан. Тарлан бүзне атланып. Сугышка дип барадыр. Гайрәте судай т ашадыр. Ачуы чиктән ашадыр. Атына камчы салган соң. Яуны килеп басадыр. Кайда садак тартадыр. Кайда мылтык атадыр: Кайда кылыч селтәләп. Кайда сөңге белән батадыр. Ул читеннән керәдер. Бу чигеннән чыгадыр. Куйга кергән бер бүре. Бүре куйны кырадыр. Иртә булды, кич булды. Калын сугыш — эш булды. Көн тотылып чаң булды. Ике чирү бер килеп. Ике Иделнең арасы Икесенә тар булды. Аттан тояк калмады. Баштан колак калмады. Тапталып яткан үлекнең Исәбе-саны булмады. Сансыз татар, кара яу Якадан якага алышып. Берсенә берсе капланып, Теш-тырнагын актарып. Бугазга-бугаз чәйнәшеп. Ни булганын белмәде. Кайсы башын актарды. Кайсы җирдә тапталды. Кич булганда шул булды — һәр ике як аз калды. Идегәй андый ир булды: Үлем, үлем дигәндә. Үлем килеп йөзенә Үле тынын өргәндә Чигенмәде Идегәй. Үлем, үлем дигәндә. Ун мең төмән сан кеше Үлемгә баш игәндә Иелмәде Идегәй. Кадыйрбирде солтанга Җанбай анда моны әйтте: — Алтмыштагы Идегәй Хәлдән хәле киткәндә. Ике чирү бер килеп, Кан заяга киткәндә. Бермә-бергә бер чыгып. Бер чүкерсәң, ни булыр? Җанбай алай дигәндә. Кадыйрбирде яшь солтан, Гайрәте килеп, анда әйтте: — Идегәй андый ир икән. Идел йортта бер икән, Ирекле кеше ул булып, Илне тоткан ир икән: Идегәй илдә бер икән. Ил сыртланы ир икән: Бүре булып барыем, Бурбаеннан444 алыем! Арслан булып барыем, ApeaibiH445 басып алыем! Бер давыл булып барыем. Бер чүкереп багыем! Азагы446 өлкән ул булса. Аның да болган атагын Үземә тартып алыем! Аны әйтеп яшь солтан, Суырып алып кылычын, Чаб.< килеп ул анда Идегәйгә тулгады: — Түбәдәге дүрт йолдыз Таң атар көн тугандыр! Көрән туры ат койрыгы Дүрт чалуга тулгандыр! Калган-каткан ил булып. Кадыйрбирде хан булып. Элгәргедәй дан булып. Яшәр көннәр тугандыр! Көбәләр белән корганып, Чөйдәле44 балта кулга алып. Чөйдә! езгә бер менеп. Чабар көннәр тугандыр! Анда әйтте Идегәй: — Түбәдәге дүрт йолдыз, Таңы атар көн туалмас! Көрән туры ат койрыгы Дүрт чалуга тулалмас! Калган-каткан ил булып, Кадыйрбирде хан булып. Туктамыштай дан булып Яшәр көннәр туалмас! Көбәләр белән корганып. Чөйдәле балта кулга алып. Кадыйрбирде, чөйдөмә Чабар көннәр туалмас! Кадыйрбирде тагы әйтте: — Кантарда448 яуган болыттай. Зәһәрле суык төсем бар. Эзләп килдем үзеңне. Суеша торган эшем бар! Җавап бирде Идегәй; — Кабагыннан кар явып. Керлегенә боз туңып. Эзләп килгән Кадыйр белән Ярышырга көчем бар. Аны да бел. Кадыйрау. Арыслан хәлдән тайса да. Бер сарыклык көче бар! Анда алай әйтешеп, Ике таудай ике ир, Типке биреп атына. Беренә бере юнәлде. Җиз көбәсе шаңгырап. Калканы чыгып калкаеп, Беренә бере «шаңк»... итте. Җир селкенде, ярылды, Ярылганнан аз калды; Алатау белән Колатау Беренә бере бәрелде. Бәрелгәндә сау калды! Алты батман чукмарын Идегәй тулгап алганчы, Чөйдәле балта кулга алып, Кадыйрбирде бер сукты. Идегәйнең калканы Анда шыңлап ярылды. Идегәй анда чукмарын Янә бер тулгап алганда, Аван куллы Кадыйрбирде Янә килеп бер сукты. Көбәсе сынып, кан чыкты. Янә бер сугыйм дигәндә, Анда инде Идегәй Алты батман чукмарын Өч тулгады, бер сукты, Андый итеп бер сукты, Ат саурысы «чырк»... итте, Кадыйрбирде бер чүкте. Түбәсеннән кан чыкты, Кан чыкканда җан чыкты! Ул атыннан ауганда, Биләр шаша калганда, Атын сөреп Идегәй Кача бирде арадан! Барын морза аны әйтте: — Әй Туктамыш биләре! Туктамыш буыны киселде. Хан булыр хан калмады. Ханнан калган карышкы,444 Карышкысын кем алыр? Хан тагына кем менәр? Тулай йортны кем биләр? Идегәй исән калганда, Халкын җыеп алганда Иңсез яткан Идел йорт — Ил Идегәйгә калганда, Туктамышның биләре Би булыр көн бер тумас! Әй, Туктамыш биләре! Хан тагына кем менәр? Идегәйне кем җитсә. Җитеп башын кем алса — Хан тагына ул менәр! Җәт булыек, биләрем! Эзеннән баса барыек. Ярты җаны киткәндә. Үзеннән бер яшь олыга: «Мин торыем. газизем. Син атсаңмы».— дир иде... Барын аны әйткәндә. Калка биреп камыштан. Идегәй торып аны әйтте: — Сездәен сөлтекләрдән4 " Курка торган Иде! әй юк! Көтә торың. чыгармын. Сөңгем канга тыгармын! Күк күкрәтеп кылычым. Яшен уйнатып сугармын! Аны әйтеп урыныннан К>ба килде Идегәй. Шам кылычын кулга алып. Чыга килде Идегәй. Сул кулыннан кан агып. Уң кулыннан җан алып. Калган хәлен бар итеп. Ора килде Идегәй. Унике түрә, алты би — Идегәй анда камалды: Алар атта, ул җәяү. Унике сөңге, алты ук Идегәйгә кадалды. Анда булды бер сугыш. Камыш башын кан алды. Анда әйтте Идегәй: — Үлем белән куркытмаң. Курка торган уем юк! Үлем туры килә икән. Котыла торган буем юк. Илем өчен илсенеп. Җирем өчен җирсенеп. Халыгым өчен яхшы уем. Күкрәк тулып җилсенеп. Көрәшкәнне халыгым Аңладымы — белалмам! Аңламаса халыгым. Аңлатмастан үлалмам! Барсын бердәй аралап. Аттан атын яралап. Анда батыр Идегәй У нике ирне үтерде. Кан ярасы ачылып. Идел йортны дау алды. Яу өстенә яу килде, Идегәй әйткән Идегәй хәле беткәндә Барыш морза бер җитеп. Идегәйне бер чапты. Башы тәненнән аерылып. ■ әгәри биреп аны әйтте: — Барын, сиңа ни кылдым? Берең ике булмасын!4 ' 2 Йортың-караң калмасын! Ханнан ханны мин ектым, Хан булып син дә калмассың! Сөт урны на кан койдың. Канымны түгеп ни кылдың? Казан. Кырым. Аҗдаркан, Кунымны сорап купканда. Ни булганын анда күрерсең. Идегәй башы аны әйтеп. Көнгә табан әйләнде. Әйләнгәндә янә әйтте: — Алдагы көн агырга4 ’ 3 Без барабыз, ул килмәс! Аны әйтте дә җан бирде. Идегәйнең башын кискән Барын* булды. Башын китергән Шырын* булды.өн килде, Чыңгызның куйган хан тагы. Кан тагына әйләнде: Хан сарае камалды. Казан. Кырым. Аҗдаркан Башлы-башлы ил булды, Алтын Урда таралды.