Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР ҺӘМ КАЗАН ТӨРЕКЛӘРЕ

Күренекле тагар галиме, язучы һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фэхретдинев — катлаулы тормыш юлы узып гаять зур иҗат мирасы калдырган шәхес. Киң ка рашлы галим буларак ул туган халкының гыйбрәтле һәм катлаулы тарихын өйрәнүгә дә зур игътибар бирә. Фидакарь галим гомере буе милли тарихыбызның нигез ташларын тәшкил итүче чыганак лар туплый, китапларында һәм газетажурнал битләрендә донья күргән күп санлы мәкаләләрендә татар халкының мәдәни мирасын пропагандалый. Мәгълүм булганча. Р. Фэхретдиневнең берничә дистә томлык хезмәтләре кулъязма хәлендә калган, кайберләре югалган да. Бу санда журнал укучылар игътибарына галимнең моңа кадәр донья күрмәгән бер тарихи хезмәте тәкъдим ителә. »Болгар һәм Казан төрекләре» дип аталган бу хезмәт 30 нчы елларның беренче яртысында язылган. Аның кубесе хәзерге вакытта Уфада Тарих, тел һәм  әдәбият институты архивында саклана. Әлеге хезмәт журнал мөмкинлекләрен исәпкә алып һәм кайбер кабатлаулардан котылу өчен беркадәр кыскартып басыла. Кыскар тылган урыннар күп нокталар (...) белән күрсәтелде. Аны басмага СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г Ибраһимне исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Әнвәр Хайруллин әзерләде.

Ризаэтдин Фэхретдинев

БОЛГАР ҺӘМ КАЗАН ТӨРЕКЛӘРЕ

Болгарларның мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре

Болгарлар, гыйлем һәм сәнгать, иҗтимагый тормыш ысуллары һәм дә гомумән мәдәниятне иранлылардан алганлыклары һәм алар белән көчле рәвештә аралашулары булып, күп эшләрдә, гореф һәм гадәтләрдә аларга ярашулары мәгълүм Болгарлар — бу көндәге Германия кебек күп җөмһүриятләрдән (республикалардан — Ә X.) гыйбарәт бер «өкүмәт булып, бөтенесе бер хан идарәсенә буйсына иде Спасе Төбәгендә (Казан губернасы) Иделнең сул ягында кайбер тарижи истәлекләре бу көнгә кадәр сәламәт булган Болгар шәһәре — болгарларның ханнары тору өчен махсус башкала шәһәре иде Болгарлар хакында башлап хәбәрләр язучылар, тарихларга керүләренә сәбәп булучылар— гарәп тарихчылары булды. ( ) Гарәпләр тарафыннан болгарлар (безнең бабаларыбыз) хакында язылган хәбәрләр бер урынга җыелганда озын бер чылбыр тәшкил итә 1әктер Шушы гарәп галимнәре үзләре Урал һәм Идел буйларында йөргәннәр болгар терәкләре (төркиләре—Ә X.) белән аралашканнар, хәлләрен тикшереп мәгълүмат җыйган. нар һәм шул мәгълүматларны язганнар. Боларның болгар терекләре хакында биргән хәбәрләре һиҗри белән 310 һәм милади белән 922 елдан башлана һәм күп елларга кадәр дәвам итәдер. Дөрес, гарәп тарихчыларының болар хакында кайсыбер кешеләрне адаштырырлык рәвештә ялгыш хәбәрләр бирүләре дә бар. Моның сәбәбе—үзләренең адаштырылулары һәм ялгыштырылулары (адаштыру һәм хакыйкатьне яшерү теләге белән сөйләнгән хәбәрләргә ышанулары)дыр. Шулай булса да. болгарларның төрек кавеменнән булулары хакында биргән хәбәрләре дөрес булуда һич шөбһә юк. Ул эш — хакыйкать һәм булган эштер. Гарәп тарихчылары: «Болгар мәмләкәте — Бортас җире белән күрше булып, бортаслар' болгарлар белән хәзәрләр (түбән болгарлар) җирләренең уртасындалар. ( елау (славян) җиреннән чыгып Хәзәр диңгезенә коела торган Идел-Ител елгасы буенда»,— диләр Болар болгарны Олуг Болгар һәм дә Кара Болгар исемнәре белән да йөреттеләр. Олуг Болгар диюләре Дунай елгасы буена күчеп киткән болгарларны. Кече Болгар дип игътибар кыилулары һәм дә Кара Болгар диюләре — болгарларның ислам кабул итүләреннән соң Габбаси хәлифәләргә ярашуларыннан. хөкүмәт билгесе итеп кара төсне ихтыяр итүләреннән иде.— диләр Гарәпләр Болгар мәмләкәтен Бәрсула, Әсгаль, Болгар исемнәрендә бүлемләргә дә бүләләр, боларның бер-беренә күрше булуларын сөйлиләр Ләкин, бу рәвештәге бүленүләр. бер мәмләкәтнең өлкәләргә, төбәкләргә бүленүләре кебек кенә булачагы мәгълүм*. Болгарларның бөек хөкүмәтләре (мәркәзләре) һәм мөстәкыйль бер хөкемдарлары булып, шул хөкемдар (хан һәм падишаһ) кул астында вак хөкүмәтләр һәм ханнар булганлык югарыда телгә алынды. (...) Милади белән 631 елларда бер мең кадәр болгарлар үзләренең хатыннары һәм бала-чагалары белән шушындый бер фетнәдән котылу теләге белән мәмләкәтләрен ташлап киттеләр һәм көнбатыш тарафына сәфәр итеп Франция өлкәсенә барып керделәр Шунда җирләшеп, французларга аралаштылар һәм французлаштылар3 һиҗри белән 287. милади белән 907 елларда булган фетнәдә Болгар төрекләреннән олуг бер җәмәгать кенбаеш тарафына китеп Маҗарстан мәмләкәтенә нигез салулары һәм үзләре белән берлектә булган бер шаһзадәне хан итеп куюлары риваять ителә4 Болар да җирле халыкларга аралашулары сәбәбеннән үзләренең ата-бабаларының (һун һәм болгарларның) телләрен оныттылар, төрле кавемнәргә аралашулары сәбәбеннән төсләрен һәм кыяфәтләрен үзгәрттеләр.— диләр. Гарәп сәяхәтчеләренең хәбәрләренә караганда. Болгар мәмләкәте сазлык һәм кара урманлык булып, урманнарда чикләвек агачы күп үсәдер һәм бу агач унар фәрсәх кадәр урыннарны билидер Болгар мәмләкәтенең бик зурайган һәм кечерәйгән вакытлары да булды. Күбрәк вакытта үз идарәсендә булган милекләре Урал таулары, Ока һәм Сура сулары, Дон буйларыннан гыйбарәт буладыр иде Болгар — мәдәниятле һәм үз күршеләренә караганда гыйлемле мәмләкәт иде. Рус князьләреннән Владимир беренче тапкыр болгарлар белән сугышырга булганда гаскәрнең башлыгы моңа: «Болгарларның аяклары итекле, без аларны җиңә алмабыз, бәлки безнең өчен үзебез кебек аяклары чабаталы булган халыклар белән генә сугышырга кирәк»,— дип киңәш биргән иде6 Моннан максат: «Болгарлар гыйлемле һәм мәдәниятле, өс-башлары бөтен һәм әсбаблары камил, әмма без алар дәрәҗәсендә түгелбез».— диюдер Соңгы вакытларда рус падишаһлары татарларны җиңеп, дәрәҗәләрен бетергәннән соң да болгар князе дигән дәрәҗәле исемнәрен һаман дәвам иттерделәр һәм моның белән бер мәмләкәттә булган бөтен төрек кавеменә һәм ислам милләтенә хаким булуларын мактану урынында кулландылар I 68 Болгар хөкүмәте үзе акча сугадыр иде Шуның белән берлектә Болгар мәмләкәтендә гарәп хөкүмәтләре һәм дә Иран Һәм Европа хөкүмәтләре тарафыннан сугылган да кулланыладыр иде Ул вакытларда бу гадәт бер Болгарда гына түгел, бәлки бөтен дөньяда гомуми булып, һәр урында һәм төрле алтын, көмеш һәм бакыр акчалар кабул ителәләр һәм кулланылалар иде Болгарларның нәселләре һәм телләре Болгар кавеменең төрек нәселеннән булып, төркичә сөйләшүләрендә шөбһә юк. Боларның мәдәниятләре югары дәрәҗәдә булган чакларында, араларында катнашып йөргән гарәпләр моның төрек кавеменнән булулары Һәм төркичә сөйләшүләрен (телләре төркичә булуны) бәян кылалар. «Болгар» дигән кавем нинди халык буладыр'* — дип сорауга каршы һиҗри белән 433 (милади белән 1041 елда—Ә. X.) елда Багдад шәһәрендә булган Болгар хаҗиларының «Төрек белән сәкълаб (яки сакълаб)лар катнашыннан һәм аралатуларыннан хасыйл булган кавем».— дип җавап бирде7 Бу — дәгъваны исбат итәдер Чөнки ■сәкълаб* — чынбарлыкта үзе дә төрек иде8 Терек кавеменнән булган болгарларның сүзләре төркичә булачагы үз-үзеннән мәгълүм. Дөрес, кайбер иске каберләрнең ташларындагы язуларның безнең бу көндәге телебезгә нисбәт белән чуаш теленә (җирле сөйләменә) якын булганлыгы инкяр ителми. Ләкин бу эштән болгарларның телләре төркичә булмавы түгел, бәлки кайбер мөселманнарның чуаш телен кулланган булулары гына аңлашыладыр Чуаш теле — үзе дә төркичә телләрнең бер тармагы гына булса кирәк һәрхәлдә әлеге кабер ташларындагы язулардан мөселман чуашлар булганлык һәм кабер ташлары да үз җирле сөйләм телендә язылган лыгы аңлашыла. Болгарлар арасында чуаш һәм мордва мөселманнары булу мөмкин9 Дунай буена барып урнашкан болгарлар — җан хисабы белән үзләреннән күп булган славян кавемнәренә аралашулары сәбәбеннән үзләренең тарихын һәм милләтләрен онытып. славян булып киттеләр Бары ыругларының исеме булган болгар сүзен генә үзләренә исем итеп шуны саклап калдылар Юкса, алар Казан һәм Урал буйларындагы мөселманнар рәвешендә чын болгарлар һәм чын төрекләр Болгар сүзе—төркичә булган кебек. үзләренең сүзләрендә төркичәдән үзгәргән, яки сәламәт хәлендә төркичә сүзләр күп.— дип тел тикшерүче белгечләр риваять итәләр10 . Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп һәм һөнәрләре Гарәп язучылары болгар төрекләре хакында ■■ Мәдәни һәм көчле бер милләт булып, күбесенчә шәһәрләрдә һәм авылларда яшиләр, иген эшләре белән дә шөгыльләнәләр, сату-алу белән кәсеп итәләр»,— диләр Болгарларның биналарын тасвирлаганда бер язучы «Бүрәнә өстенә бүрәнә салу юлы белән төзиләр һәм бүрәнәләрне агач кадаклар белән бер-беренә беркетеп баралар».— ди" Дөрес, болгар төрекләре иген эшләре белән шөгыльләнәләр, бодай арпа кебек орлыклар чәчеп азык хәзерлиләр һәм озын кышларны рәхәтлектә уздыралар иде Шулай булса да артык дәрәҗәдә күңел куйган эшләре — сәүдәгәрлек иде Греклар белән кайчакта сугыш һәм кайчакта солых хәлендә яшәгән иранлылар яу вакытларында да. тыныч вакытларында да болгарларга күрше урыннардан, күбесенчә үзләренең өсләреннән йөргәнлекләре һәм дә Европа белән булган сәүдәләре бөтенләй болгарлар өстеннән үтүләре белән булганлыктан болгар төрекләре мәдәният юлына иртә кергәннәр, хәтта Иран белән Греция мәмләкәтләреннән соң өченче булыт саналырга паеклы булып кәсеп иткәннәр Тари.ал .* »м«л 9 кисек. 1ЭЭ би. Әлягя »рамлар яатнлшиаи «ааемнар йөрсә — алар һәм болгарларның милке саклана. Безнең хәзерге вакытыбыз — 332 (милади белән 943 — Ә X.) ел иде. Мөселман диненә ^'-Мөньтәдир кеннәрендә, 310 елда керделәр. Теге күрүче аны күрде һәм ул хаҗга барыл тынычлык шәһәрендә догалар укыды Аның белән әлМөкътәдир байрак күтәрде һәм алармы мәчеткә алып барды» — ди Якут Хәмәви: «Болгар хөкемдары һәм аның кешеләре әл-Мөкътәдир биллаһи көннәрендә ислам динен кабул иттеләр һәм Багдадка илче җибәрделәр, теге әл-Мөкътә- дирне белделәр һәм аннан намазлар укырга һәм шәригать кануннарына өйрәтүен сорадылар Ләкин алар исламга бу сәбәпләр белән кермәделәр»—ди Хәмәвинең бу сүзеннән болгарлар электән ислам кабул иткәннәр дә. шуннан соң хәлифәгә илче күндереп, дин өйрәтүчеләр җибәрүен сораганнары аңлашыладыр һәрхәлдә болгар төрекләренең ислам кабул итүләренең сәбәбе ачык беленми Төрле сәбәпләр булырга ихтимал тота. Болгар сәүдәгәрләренең Багдадта ислам диненнән хәбәрдар булып, кызыксынып кайткан булулары. Багдадта төрекләрнең дәрәҗә яулаулары һәм шуларның тәэсирләре булуы кебек эшләр — һәммәсе болгар терекләренең ислам кабул итүләренә сәбәп булырга мөмкин Ибне Фазланның «Сәкълабларның хөкемдары Алмас бине Сүлки Бәлтуарның мөэмин-мөселманнарның әмире әл-Мөкътәдир биллаһига хаты иреште Анда ул ислам шәригатен кабул итеп, диннең кануннарын өйрәнеп, аңа тугрылыклы булулары турында ант итүләре хакында һәм үзләре өчен мәчетләр һәм мөнбәрләр төзүне сорап яза Мәмләкәтнең бөтен шәһәрләрендә төрле хөкемдарларның һөҗүмнәреннән саклану өчен крепостьлар төзүне сорый...»”—дигән сүзеннән төп максат — ислам динен кабул итеп тә. шул динне мәмләкәт эченә кертү булып, кальга (крепость—Ә. X.) төзү — бары тик ияртеп кенә искә алынуы аңлашыладыр. һәрхәлдә болгар төрекләренә ислам дине ныклы рәвештә урнашты, хәлифәлек үзәгеннән һәм ислам бишегеннән ерак булуга карамастан, аллаһы тәгаләнең өстенлеге һәм мәрхәмәте белән дини гадәтләр үтәлеп торды. Бу эш — болгар төрекләренең ислам кабул итүләре дөньяви бер киңлек өчен генә булмыйча, бәлки хаклыкны аңлаулары сәбәбеннән ихлас белән кабул иткән булуларына дәлил Юкса, җилдән килгән мәхәббәт, төш һәм кәрамәт исемнәрендәге эшләр сәбәбеннән генә хасил булган ихлас — шул эшнең киресенә булган икенче төрле җил һәм икенче төрле кәрамәт сәбәбеннән югалуы һәм һәрхәлдә ныклы булмавы һәм гомумиләшмәве мәгълүм. Өч йөз еллардан артык вакытлар үтте. Болгар төрекләре әхлаклары соңгы дәрәҗәдә бозык, мөгамәләләре — җәбер һәм золым булган рус түрәләренең истибдадлары (деспотизм—Ә X.) астында яшәп тә үзләренең әхлакларын, гореф һәм гадәтләрен саклап килделәр, дингә ышануларында ныклы һәм какшамас булдылар. Руслар арасында торган хәлдә сакланган дин һәм дөньяга караш, алла теләсә дәҗҗал38 көненә кадәр сакланыр. Болгар төрекләренең татарлар белән руслар кул астында калулары (...) «Татар» сүзе— Чыңгыз гаскәрендә алда йөрүче бер төркем монгол гаскәренә махсус исем булып, этнографик (нәсел-нәсәб һәм кабилә-ыругка әйтелә торган) исем түгел, бәлки русларның казачийлары урынында. Чыңгызның татар исемле гаскәри бүлегедер. Татар белән монгол арасында гомуми үзенчәлек шиксез булып, татар — җәмгыятьнең югары катлавы булып, монгол — гади, кара халык мәгънәсендә йөри. Шуның өчен бу мәмләкәттә Нух пәйгамбәрнең иярченнәре заманнарыннан бирле яшәгән кавемне «татар» дип йөртү — фарсыларны — рус, гарәпләрне итальян, чирмешләрне — көтүче һәм чуашларны — йөн тетүче,— дип йөретү кебек бер эш Монголстанда. ихтимал, татар исемендә берәр нәсел һәм кабилә дә бардыр. Ләкин Монголстан — кайда да, Болгар — кайда?., һәрхәлдә без инде ялгыш булса да татар сүзен кулланырга мәҗМонголлар (татарлар) Хорасан һәм Мәвараэннәһердә булган ислам дөньясын, мөселманнар тарафыннан төзелгән мәдәниятне харап иткәннәреннән соң. шәһәрләрне һәм авылларны җир белән тигезләп киткәннәреннән соң, дөнья байлыгын кәрваннар белән дә үз йортларына илткәннәреннән соң, һәр төрле байлыкларның чыганагы һәм дәүләтләрнең хәзинәсе булган болгар төрекләренең өсләренә бардылар (һиҗри белән 620. милади белән 1223 еллар). Чөнки хәзер байлык белән көч күрүнең ләззәтен татыганнар һәм моны да ияләреннән тартып алуның юлларын өйрәнгәннәр иде. Болгар төрекләре — монголлар кебек сугыш чукмары, кан түгү белән рәхәт табучы кавем түгел, бәлки йорт караучы, иген игүче, сәүдә һәм гомумән лләдәни һәм төзеклелек эшләренә бирелеп, дөньяны тынычлык белән уздырырга теләүче бер халык иде. Шул сәбәптән, ат өстендә дөньяга килеп, ат өстендә дөньядан китүче шушы ике арадагы гомерен сугыш чукмары ташып йөрүче татарларга каршы тора алмадылар һәм көннәрнең берендә татарлар хөкеменә калдылар, үзләренең бәйсезлекләрен һәм хакимлекләрен югалттылар. Татарлар басып алсаннарыннан соң Болгар шәһәрендәге кәсеп һәм сәүдә тукталды, чит мәмләкәтләр белән тоташтан йөргән кәрваннарның юллары кисе тде Шул сәбәптән Болгар шәһәрендәге кешеләр төшлек тарафына күчәргә һәм шул чара белән күрше мәмләкәтләр белән мөнәсәбәтләрен яңартырга мәҗбүр булдылар. Сарай шәһәре — шул сәбәптән һәм икътисади (экономик — Ә. X.) файда юлында мәйданга килде. Сарайны төзүгә татар ханының рөхсәте һәм ярдәме булса булг андыр, күпләр тарафыннан ^Татарлар үзләренә башкала булсын өчен Сарайны төзеделәр» — дип сөйләсәләр сөйләгәннәрдер. Ләкин чынлыкта бу шәһәрне төзүчеләр — болгар төрекләре белән монголлар тарафыннан сөрелеп китерелгән Төркстан төрекләре иде. Бу шәһәр сәүдә үзәге булсын өчен. Болгар шәһәре вазифасын үтәсен өчен төзелгән иде Татарлар Болгар мәмләкәтен җимереп, эштән чыгаруларыннан башка, файдалы бер эш тә мәйданга китерә алмадылар. Киресенчә, үзләре тел һәм мәзһәб һәм дә гореф- гадәт турыларында болгар төрекләреннән җиңелделәр һәм аларга иярделәр Чыңгыз гамәле белән гамәл кылуда гына тәгассыблары (фанатизмнары — Ә X.) йомшармады,— диләр. һәрхәлдә монголлар (татарлар) тарафыннан хөкүмәтләре җимерелгәннән һәм җәмгыятьләре таратылганнан соң болгар төрекләре зәгыйфьләнделәр һәм түбән хәлгә төштеләр. моңлы маҗараларга һәм зур фаҗигаларга очрадылар һәм ахырда руслар хөкемендә калдылар (...) Кешеләр игътибарынча, руслар — болгар төрекләреннән күл түгел иделәр. Әмма өлкә зурлыгы һәм дә гыйлем һәм мәдәният җиһәтеннән болгар төрекләре руслардан югары иделәр Шулай булса да руслар болгар төрекләрен җиңделәр, руслар Олуг Россия булганнары хәлдә, болгар төрекләре давылдагы ком кебек таралып беттеләр, иҗтимагый хәлләре сүтелде Моның сәбәбе нинди нәрсә иде, тәкъдирме? Дөрес, тәкъдир шулай булды. Тышкы сәбәпләр хәзерләнеп беткәннән соң гына тәкъдир шулай булды. Тышкы сәбәпләр югарыдан бирле сөйләнеп килде, аны кабатлауда ихтыяҗ юк. Казан шәһәрен татарлар төзеделәр диелгән сүз — дөрес түгел Казан мәмләкәтендә Сарайдан килгән татарлар хөкем сөрсәләр дә монда Чыңгыз кануннары кагыйдә буларак тотылмады, гомуми фикерләр болгар төрекләрендә булганлыктан ул кануннарны гамәлгә куя алмадылар Хөкүмәт башындагы татар морзалары һәм князьләр үз араларында тоташтан дәгъвалашып торулары сәбәбеннән хөкүмәт файдасы күзәтелмәде, ханнары да тынычлап хөкем сөрә алмады, бер-беренең зарарына руслардан ярдәм сораулары ахырында бөтенләй русларның басып алуларына сәбәп булды. (...) Болгар төрекләренең игътибардан төшүләре, хөрриятләре бетү — руслар тарафыннан Казан шәһәре алынган көндә булды (Бу тарих — Ядкяр Мөхәммәд хан сөйләнгән урында бәян ителде ) Шәһәргә керү белән руслар ирләрне һәммәсен кылычтан үткәрделәр, хатыннарны, бала-чагаларны хайван көтүе урынына көтеп, Мәскәүгә алып киттеләр һәм алпавытларга өләшеп бирделәр Хан үзе һәм сарай хезмәтчеләре — Һәммәсе Мәскәүдә чукындырылдылар Шәһәрдә булган йортлар, биналар, күчемле һәм күчемсез әйберләр русларга бүлеп бирелде Өлкәне басып алсаннарыннан һәм тырнакларын батырганнарыннаи соң, руслар мәчетләрне, мәктәп һәм мәдрәсәләрне ваттылар, җимерделәр, изге Коръән һәм башка китапларны яндырдылар Язулы кәгазь һәм дәфтәрләр, язмалар кебек бер нәрсә дә калмады Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүеннән элек Гарәп ярымутравы. Гыйрак, Азия һем Африкада язылган язулардан үрнәкләр бу көннәргә кадәр сәламәт сакланган хәлдә, Казан алынмастан элек Болгар мәмләкәтендә һәм Казан тирә-ягында язылган язуларның табылмавындагы сәбәп — шушыдыр «Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт, үзенең үткән көннәрен белсен һәм үзләренең тарихлары белән дус булсын!» — диләр Бу сүз — бик дөрес һәр кавем үзенең тарихын, язуын үз халыкларына белдерү кирәк (.-) Башкалар хакимияте астында яшәүче милләтләр өчен тарих белән шөгыльләнүгә мөмкинлек юк (...) Тарихыбыз булмауның, ата-бабаларыбызның, кавем һәм кабиләбезнең хәлләре һәм гомер сөрүләре яхшы беленмәүнең сәбәбе — үткәндәге галимнәрнең тик торулары, халкыбызның тарих гыйлеменә бәя бирмәүләре түгел, бәлки бу эшкә мөмкинлек булмау һәм заман тарафыннан ярдәм ителмәүдер. Бу мәсьәләнең итәге бик озын, шуның өчен кисеп туктатырга ихтыяҗ бар. Казанга руслар кергәннән соң кайтарылган мөселманнар казакълар, кыргызлар арасына, Теркстан һәм Кавказ өлкәләренә, Фирганә һәм Әфган мәмләкәтләренә качтылар, кайберләре Урал итәкләренә, Чулман (Кама — Ә X ) һәм Идел буйларына сыендылар. Типтәр дип йөртелә торган халыкларның шул качучылар булуы уйланыладыр. Миссионерларның хакимлек итүләре, рус хокүмәте тарафыннан мөселманнарның чукындырылуы (...) Рус падишаһларның бу мәмләкәттә булган мөселманнарны чукындыру хакында тырышулары ис китәрлек дәрәҗәдә булды Бу маҗараны тәфсилләп язу берничә кисәкләрдән торган китап язу белән бер Безнең моңа көчебез җитми Боларның шушы дәрәҗәләрдә тырышуларына караганда бу мәмләкәттә мөселман токымы югалмавы «ллаһы тәгаләнең ярдәме булса кирәк Дөрес, әгәр дә русларның мөселманнарны чукындырырга тырышулары беркадәр йомшан һем уртачарак булса иде — рус халкы бу дәрәҗәдә үрчемәс һәм күбәймәс ислам халкы да Болгар хөкүмәте вакытына караганда бу мәртәбәдә кимемәс иде. Болар мөселманнарны көчләп чукындыру юлына керделәр һәм шул сәбәптән ифрат дәрәҗәдә күбәйделәр. Бу көндә керәшен дип йөртелә торган бер милләт — көчләп чукындырылган мөселманнардан таралган халыклардыр. Боларны Казан алынганнан соң Иван Грозный шулай бик чиркәнеч ясады Русларның бу эшләренә мисал итеп бу урында кайбер вакыйгаларны күрсәтү дә зарар булмас. Ләкин болар — диңгездән бер тамчы кебек кенәдер. 1. Князь Василий үз кулына төшкән мөселманнардан ирләр һәм хатыннардан ике йөз әсирне 1536 елда дингә көчләде, риза булмаганнарын үтертте. 2. Ярославль шәһәрендә тоткын булып торучы Күчем хан гаиләсен (һиҗри белән) 1048, (милади белән — Ә. X ) 1638 елда көчләп чукындырдылар 3. Ханкирмән шәһәрендә хан булып торучы Сәед Борһан бине Алып Арыслан бине Гали хан бине Күчем ханны (һиҗри белән) 1065. (милади белән—Ә- X.) 1655 елда, бер нәрсә дә белмәгән сабый вакытында чукындырдылар. 4 1732 елда Казан һәм Нижний мөселманнарын чукындыру өчен Свияжская богородица — монастырьда рәсми рәвештә идарә оештырылды. 5. Чукындырылганнарны ислам диненә кайтырга өндәүчеләрдән 1867 елның 28 нче гыйнварында 47 мөселманны Себердәге Турхан якларына сөргенгә җибәрү белән хөкем иттеләр. 6. Берәр төрле эш хакында гаепләнүче һәм өсләренә түләүләр төшкән мөселманнар чукынсалар — гаепләреннән котылулары, түләүдән азат булуы хакында кануннар игълан кылынды Чукыну сәбәпле мөселманнар гаскәрлек хезмәтләреннән азат ителәләр иде. 7. Бик күп вакытларда базарларда һәм халык күп җыела торган җирләрдә җыелып торучылар өсләренә поплар тарафыннан үзләренең «изге суллары бөркеләдер иде дә шуның белән шул җыелган урында, җыенда булганнар христианлык кабул иткән булып хисапланалар иде Моннан соң шул кешеләрнең «Минем христиан булганым юк, үз мәзһәбемнән һәм динемнән чыкканым юк!» — дигән дәгъвалары ишетелмидер иде. 8. Русларның талауларыннан, җәфалау һәм газаплауларыннан һәм үз диннәренә кертү хакында көчләүләреннән йөдәгән мөселманнар берникадәр булса да тынычлык табу, дөньяларын һәм диннәрен төзәтү һәм саклау өмете белән башкорт сахраларына күчә һәм авыллар корыл гомер сөрә башлаганнар иде. Бу эшләре белән мөселманнар шул җирләрдә берләшерләр, ихтимал Теркстан һәм Фирганә мөселманнары белән мөнәсәбәт ясарлар да, чукындырып булмый башлар,— дип Романовлардан Алексей Михайлович (һиҗри белән) 1059. (милади белән — Ә. X.) 1649 елда: «Христиан булмаган халыкларның башкорт сахраларында торуларын тыеп» фәрман игълан итте. 9. 1713 елда «җирләрендә православный крестьяннар булган мөселман җир хуҗалары алты ай эчендә православный мәзһәбкә керсеннәр, шуңа риза булмаган мөселманнарның җирләре, йортлары һәм бөтен мөлкәтләре көчләп алыныр».— дип фәрман чыкты. Бу фәрман 1729 елның 1 нче мартында, 1743 елның 28 нче сентябрендә тагын кабатланды. 10. Чукынырга риза булмаган мөселман алпавытлар үзләренең җирләрен һәм мөлкәтләрен сатып яки залогка салып акчалы булып калмасыннар һәм чукынудан котылмасыннар өчен, 1737 елның 21 нче октябрендә «мөселманнарның русларга җир сатулары тыеладыр»,— дигән фәрман игълан ителде 11. 1754 елда: «Чукынмаган мөселманнар тарафыннан русларга сатылган яки залогка салынган җирләрнең документлары һәм килешү кәгазьләре игътибарсыз калыр һәм җирләре көчләп алыныр» — дигән аерым фәрман игълан ителде. 12. 1749 елда Казанда мөселман балаларын көчләп христиан дин мәктәпләрендә укыту юлына кергәннәр иде Ләкин бу дәрәҗә хурлыкка һәм җәберләргә мөселманнар түзә алмадылар: «Файдалы булса да, булмаса да»,— дип шул вакыттагы хөкүмәткә каты сүзләр белән гаризалар бирделәр Хәтта бу эш чит мәмләкәтләргә дә иреште, яхшы гына тавыш күтәрелде Ахырда хөкүмәт мәчетләрне ваттыру һәм җимертү һәм дә сабый балаларны христиан диненә көчләп кертү һәм мәктәпләрдә укытуга көчләү хакындагы законын алмаштырырга мәҗбүр булды. 13. Россиядә булган рус князьләре һәм алпавытларның, дворяннарның күбесе — крестьяннарыннан, яки җир-суларыннан һәм дөньяда тоткан урыннарыннан аерыласы килмичә чукынучы мөселман морзаларының бер өлеше икәнлекләре мәгълүм. Болар- ның күбесе үзләренең мөселман вакытларындагы фамилияләрен ташлап, рус фамилияләре алган булсалар да, кайсыберләре әүвәлдәге мөселман вакытларындагы фамилияләре белән калганнар, рус фамилиясе алмаганнар. Бу соңгы бүлем җөмләсендә шундый фамилияләр бар. Абдуллин, Абдеев, Апраксин, Ахмаметов, Астанков, Аксаков, Аструганов, Ахметов, Измайлов, Удеевский (Уфа шәһәрендә мәшһүр), Ураков, Урысов, Батурмин. Башкиров, Балашов, Поливанов (пәһлеван), Богданов, Бикбулатов, Башов, Па- ШИН. Пвлеанов. Татаринов. Татищев, Тимашов. Тимошкин. Чибиш, Чичаков. Черкасов. Дадашев, Дашков, Дәүләтгилдиев, Денисов. Родаль, Рузаев, Шаховский. Шулашкин, Ши- халвев. Ширинский. Сорокин. Салашников. Сукуров Годунов (Борис). Котков. Кадушев. Карамзин (тарихчы). Каришев, Карилин. Каитилеев. Калпаковскии. Кугушев. Казембек Клянчим, Мамин. Мартин (Мортаза исемле морза балалары). Максудов. Мансуров. Мир- заликин. Нахимов. Ермолаев, Языков. Янгаличев. Юсупов Боларның күбесе — зур мөлиәтлартә ия булган алпавытлар, князьлар һәм морзалардыр 14 Көчләп чукындырылган мөселманнар — әһле ислам каршында керәшеннәр һәм мәкруһлар1 ’ исемнәре белән йөртеләдер Рус хөкүмәте тарафыннан Новокрещенская контора ачылганнан соң чукындырылганнар — мәкруһлар дип, аннан элек чукындырылганнар — керәшеннәр дип аталалар Бу ике төркем арасында аерма зур. Керәшеннәр үзләренең иске төрек телен, кием-салымнарын саклап килсәләр дә ислам диненнән һәм мөселманнардан ераклашканнар, христианлыкта торуларына артык пошынмыйлар Әмма мәкруһлар — үзләрен чын мөселман саныйлар, әгәр дә аз гына форсат тапсалар. үзләренең мөселманлыкларын күрсәтәләр Бу турыда күреләчәк авырлыкларга түзүгә дә хәзерләр. Моның хакында (һиҗри белән) 1271, (милади белән — Ә X ) 1855 елның 29 нчы маенда императорның; «Ислам диненнән христиан диненә мөрәҗәгать итмәгән мәкруһлар Казан духовная концесториясе хөкеменә җибәрелсеннәр, бармаса- лар — балалары атааналарыннан полиция көче белән алынып чукындырылсыннар, христиан диненчә яшәмәгән мәкруһлар яңадан чиркәүләрдә христиан руханилары тарафыннан иөретелсеннәр. әгәр дә бу эшкә риза булмасалар. атааналары аерылсын, ирле- хатынлы булып тормасыннар!» — дип указ игълан ителде 15. Шушы елларда мәкруһлар руслашсыннар, чын христиан булсыннар өчен, 6е- рәр-берәр гаиләләрне рус авылларына таратып утырттылар, руслар белән аралашырга һәм барлык хәлләре русларның күз алларында булып торуга мәҗбүр иттеләр 16. Мәкруһларның үзләренең ислам диннәрендә көчле һәм ныклы булуларын муллалар һәм мәчетләр тәэсиреннән күреп, рус хөкүмәте мәчет салу эшләрен христиан руханиларына тапшырды. Болар риза булсалар — мәчет салуга рөхсәт бирелә, әмма алар яраклы күрмәсәлөр — рөхсәт бирелми торган булды Бу закон (һиҗри белән) 1188, (милади белән — Ә. X.) 1774 елда гына үзгәрде Ләкин бу үзгәрү — нигезеннән түгел, бәлки мәкруһлар тормаган һәм гомумән христианнарга тәэсир итү куркынычлары булмаган урыннар хакында гына иде. Әмма христианнардан, яки мәкруһлардан бер генә гаилә булса да. ул урында мәчет салуга рөхсәт бирү һәм бирмәү — христиан руханилары ихтыярында иде. Бу закон Икенче Николайның тәхеттән төшкән көненә кадәр дәвам итте (...) 18. Чукындырылу хакында мөселманнарның күргән бәлаләренең иге-чиге юк Төрмәдә ятучылар, ватаннарыннан сөрелүчеләр, үтерелүчеләрнең хисапларын бер аллаһы тәгалә генә белер. Бу турыда иске һәм зур архивлар түгел, хәтта Уфа шәһәрләрендәге Диния нвэараты архивында булган эшләр генә дә гакылларны хәйран калдырырлык дәрәҗәдәдер Көчләп чукындыру хакындагы законнар императрица Екатерина тарафыннан юкка чыгарылган һәм алмаштырылган булса да, бу юкка чыгару һәм алмаштырулар кәгазьдә генә булып, гамәлдә һаман да үтәлеп торды 19 Кырым ханы Морадгәрәи бине Мөбарәкгәрәй тарафыннан Мәскәү князе Федор Алексеевичка (һиҗри белән) 1093, (милади белән—Ә. X.) 1682 елның рәбигыль-әүвәл (март) аенда язылган хатта шундый җөмләләр бар «Мәмләкәтегездә булган мөселманнарны көчләп һәм кыстап христиан мәзһәбенә кертәсез икән Мондый эшләр падишаһлар дәрәҗәсенә лаек түгел. Бу бик яман эш Бездә һәм дә бәхетле солтан кул астында хисапсыз дәрәҗәдә күп христианнар бар. безнең тарафыбыздан алар турында шундый бер эш булганы юк. Сез мөселманнарны дин мәсьәләсендә кыстамагыз, мөселманнар үз диннәрендә тыныч торсыннар40 .■ 20 Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй ханның вәзире Сәфәргази Ака тарафыннан Мәскәү князе Алексей Михайлович вәзире исеменә язылган хатта шундый сүзләр бар «Падишаһыгыз мөселманнарның мәчетләрен һәм мәдрәсәләрен ваттырып, аллаһы тәгаләнең сүзләре булган изге Коръәннәрне утка яктырды. Тотсакларны (әсир төшкән кешеләр) йолып алырга биреп, аларны кыйнап христиан итәсез Андый эшләр белән генә христиан күбәймәс Бездә дә христианнар күл. Ләкин без аларның диннәренә тыкшынмыйбыз Кешеләрне көчләп христиан һәм көчләп мөселман итү — лаек эш түгел. Ханкирмен солтанын да көчләп христиан иттегез!»41 ( )