Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР РӘСЕМНЕҢ ТАРИХЫ

Үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык тарихыбызны дәрес һәм тулырак яктырту мәсьәләсен бетен кискенлеге белән көн тәртибенә куйды. Шуңа күрә соңгы вакытларда моңа кадәр матбугатта чыкмаган бик күп әдәби әсәрләр, тарихи документлар дөнья күрде. Әлегә кадәр шәхси архивларда сакланганнары да шактый аларның. Күптән түгел миңа әнә шундый шәхси архивта сакланган кызыклы бер фоторәсем белән танышырга туры килде. Аны миңа күренекле татар мәгърифәтчесе һәм язучысы Фатих Кәри минең энесе Камилнең кызы Әминә ханым Кәримова бирде. Рәсемдә яшь хатыны белән мәһабәт генерал сурәтләнгән. Фотоның икенче ягында кыскача гына тарихи мәгълүматлар теркәлгән. Анда Кавказ халыкла рының патша хөкүмәтенә каршы алып барган милли азатлык көрәшенең җитәкчесе имам Шамилнең улы генерал Мөхәммәдшә- финең 1906 елда Кисловодскида үлүе хәбәр ителә. Шулай ук аның бала вакытында Петербургка китерелеп, хәрби уку йортында— Пажский корпуста укыганлыгы язылган. Аннан соң ул хәрби хезмәттә була. 1984 елда Казанда Мәрьям Ибраһим кызы Апа ковага өйләнә. Аларның кызы Фатыймаи зөһрә 1912 елда Петербургта тимер юл инженерлары институтын тәмамлаган Мөхәм-мәд А.ти Дахадаевка кияүгә чыккан. Мөхәммәд Алиның Туапсе-Армавир тимер юлын төзүдә катнашуы, коммунистлар партиясе сафларына керүе мәгълүм. Имам Шамилнең улы ничек итеп югары катлау балалары гына кабул ителгән Пажский корпуста укый алган соң? Билгеле булганча. Дагстанда Шамил җитәкчелегендә барган хәрәкәт патша хөкүмәте тарафыннан бастырыла. Әсир төшкән имам сөргенгә җибәрелә. Ул үзәк Россиядә яши. аңа йорт бирелә һәм генералларныкына тиң пенсия билгеләнә. Гомеренең соңгы елларында Шамилгә Мәккәгә хаҗ кылырга барырга да рөхсәт ителә. Әнә шундый •хөрмәтле әсир»нең уллары булганга алар югары дәрәҗәләргә ирешәләр («Знамя». 1988. 1 сан. 198 б.). Аның уллары арасында генерал дәрәҗәсенә ирешкәне — Мөхәммәдшәфи. Кияве һәм кызы өчен Казанның атаклы бае Ибраһим Апаков хәзерге Тукай урамындагы элек «Шамил йорты» дип аталган бинаны салдыра. 1986 елда бу бинада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай музее ачылды. Фатый.маизөһрәнең ире революционер М. А. Дахадаев (Махач) 1905 елның февральоктябрь айларында «Крестьяннар үзәге» исемле яшерен түгәрәк оештыра. Дахадаев (Махач) 1918 елның җәендә контрреволюциоиерлар тарафыннан Петровск-Порт шәһәрендә атып үтерелә (БЭС, Т. 7. 1972. 493 494 бб.). 1922 елда Петровск-Порт шәһәренә Дагстанның күренекле революционеры Дахадаев (Махач) хөрмәтенә Махачкала исеме бирелә. (БСЭ. Т. 15. 1974. 522 б.) Әнә шундый кызыклы язмһшлар белән бәйләнгән бу фоторәсемнең тарихы