Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИХРИ КӨЧ

— Китап «җене» миңа бик нык кагылган, ахры,— ди Миләүшә Валиуллина. Кемгә генә барып керсәм дә. башта күзем аларның өй җиһазларына түгел, китап киштәләренә төшә. Казанга барсам, беренче эшем Бауман урамындагы китап кибетенә керү була. Апаска яңа китаплар кайту минем өчен чын бәйрәм, ул көнне кибет ачылуын көтеп кенә торам, яңа шигырь, хикәя җыентыклары, повесть, романнар сайлап алып, шулар белән мавыгып, азык-төлек кибетенә керергә кирәклеген оньпкан чакларым да байтак Яңа әсәрләрне аяк өсте генә түгел, өйгә кайтып, өстәл өстенә таратып, берәм-берәм тәмләп танышырга ашыгудан инде ул. Мондый чакта ирем белән улым да бик рәхәтләнеп миңа кушылалар: яхшы әсәргә юлыксалар, төне буе китап укып утыралар Соңгы вакытта Мәхмүт Хәсәновнең «Язгы аҗаган» романы һәммәбезне нәкъ әнә шулай әсир итте. Аларның шәхси китапханәсендә хәзер ике меңләп китап бар. Калын-калын томнар да. юкаюка шигырь җыентыклары да керә анда. «Татар халык иҗаты». «Бөтендөнья балалар әдәбияты» шикелле серияләрне дә. күренекле язучыларның күптомлыкларын да җыйганнар Хәсән Туфан, Атилла Расих, Мөхәммәт Мәһдиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин кебек әдипләр, шагыйрьләр инде күптән аларның сердәшенә әйләнгән. Китапханәләрендә рухи тәрбия, сәламәтлек саклау, сәнагатькә багышланган китаплар да ишле. Эшенә бәйле, балалар әдәбиятын да күп җыйган Миләүшә. Барлык татар шагыйрьләренең иҗаты белән танышып бара, якташы Шәүкәт Галиевның исә егермеләп автографлы китабын булдыруга ирешкән ул — Китапка мәхәббәт уятучы беренче кеше—әнием,— ди Миләүшә.— Ул, мин мәктәпкә йөри башлаганчы ук. кычкырып китаплар укып, моңлы тавышы белән «Тәф- тиләү», «Су буйлап», -Эскадрон» җырларын җырлап, күңелемне баета башлады. Аннары беренче укытучым Мәрьям апа Минкина үз хезмәт хакы исәбенә безнең өчен дә «Пионер» (соңрак «Ялкыняга әйләнде) журналына, «Яшь ленинчы» газетасына язылды, эчтәлеге бик бай «Балалар календаре»н, Муса Җәлил. Бари Рәхмәт, Сергей Михалков. Шарль Перро әсәрләрен укып, китаплар белән кызыксынуымны арттырды Шуннан «Азат хатын», «Казан утлары»на күчтем — бездә бу журналларның һәр саны илленче еллардан алып саклана. Кайсы кеше китапны өен бизәр, үзен укымышлы күрсәтеп мактаныр өчен генә җыя. шуңа күрә аларның калынракларын, матур тышлыларын гына сатып ала. Ә Миләүшә китапның эче белән кызыксына. Туза, тышы ямьсезләнә, дип курыкмый, китапларын тирә-күршеләренә таныш-белешләренә дә биреп тора. Чөнки нәкъ менә шул китаплар аңарда кешеләрне ярату, аларга ышану хисе, дөньяга якты, шәфкатьле караш тәрбияләгән. Әнисе Сәхипҗамал үзенә ошаган шигырьләрне аерым дәфтәргә күчереп ала. гарәп, латин хәрефле китапларны да кадерләп саклый, шулар белән балаларны да таныштыра торган була. Борынгы маҗаралы кыйссаларны һәм тагын байтак әсәрләрне Миләүшә әнә шулай кече яшьтән үк белеп үсә. 1947 елда туган Миләүшә, бүтән яшьтәшләре белән Һади Такташ. Дәрҗия Аппа- кова. Валентин Катаев, Лев Кассиль әсәрләрен, әкият, табышмак җыентыкларын укый- укый искиткеч серле, матур дөньяны ача. Соңрак юка китапларга алмашка Мәхмүт Галәү, Нурихан Фәттах. Виктор Гюго, Теодор Драйзерларның калын-калын романнары, төрле-төрле фәнни хезмәтләр, методик басмалар килә. Кайчандыр бергә уйнап үскән, бергә эшләгән кешеләр аерылышкач, еллар узу белән онытыла, ә бу китаплар һаман хәтерендә, вакыйгалары гомере агышына тоташкан, каһарманнары янәшәсендә генә яшәгәндәй, тормыш тәифибәләрен уртаклашып, гомер итәргә булышалар. — Мин ка>Лер ата-аналарның яшьләрдән зарлануын тыңлап-тыңлап торам да. «аларның начар булуына сез үзегез гаепле ич», дип уйлыйм. Ул гаепләрнең иң зурысы итеп балаларында китапка мәхәббәт уята алмауларын саныйм Район үзәгенә яки ерак шәһәргә баргач, кием-салым, ризык, йорт җиһазлары артыннан чабып, китап кибетенә керергә бөтенләй онытуларын кызганам. Аннары эчемнән әниемә, укытучы Мәрьям апага рәхмәтләр яудырам остазларым баланы нәрсәгә һәвәсләндерү яхшырак икәнне ачык аңлаганнар, акыллы эш иткәннәр, һәрхәлдә, әгәр үземдә ниндидер яхшы сыйфатлар бар икән, мин аларның барысын да диярлек өлкәннәр ияләштергән китаптан гына күрәм,— ди Миләүшә