Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТАРИХЧЫСЫ

Н Ф КАЛИНИННЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ алкыбызның борынгы тарихына, республикабызның чал тарихлы башкаласы Казанга багышланган хезмәтләрнең кайсын гына алма, анда тарихчы археолог Н. Ф. Калинин исемен очратабыз Әнә шул тарихчы галим, педагог һәм җәмәгать эшлеилесе Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе Николаи Филиппович Калининның тууына быел 100 ел тулды Ул Саратов шәһәрендә ветеринария арачы гаиләсендә дөньяга килә. Туган тебәге Идел буена, аның чал тарихына мәхәббәт иызыксыиучаи үсмердә гимназиядә укыган чорда ук береләнә башлый Монда, бер яктан һәаәскәр тарихчы әтисенең тәэсире сизелсә, икенче яктан, әле гимназист аакытында ук шәһре Болгар хәрабәләренә ясаган сәфәр дә аңа зур тәэсир ясаган булырга тиеш Кызыксынучан табигатьле Калининның 1906 елда Казан университетының тарих филология факультетына керүе гаҗәп түгел. Студент елларында ук җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшерен түгәрәктә марксистик әдәбият белән таныша башлый, студентлар сходкасында катнашканы ечен кулга алына һәм бер ай полиция участогында утырып чыга Әнә шуңа күрә 1910 елда университетны тәмамлагач, аңа фәнни эш белән шогыльләнергә зур мөмкинчелекләр булган бай китапханәле Казанда калырга рөхсәт булмый Властьлар тарафыннан ышанычсызлар исемлегенә кертелгән Н Ф Калинин фән һәм культура үзәкләреннән еракка — Царевококшаиск (хәзерге Иошиар-Ола) шәһәре гимназиясенә тарих һәм әдәбият укытучысы итеп җибәрелә Моннан соң ул Сембер (Ульяновск). Тәтеш, Мариуполь (Жданов) һәм Казан гимназияләрендә тарих фәне укыта Бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына Н Ф Калинингә яраткан эше тарих белән чын-чынлап шөгыльләнергә мөмкинлек туа Егерменче еллар башында Н Ф Калинин бөтенләйгә Казанда төпләнеп кала һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы шәһәрдә яшәп иҗат итә Башта ул шәһәр мәктәпләрендә тарих фәне укыта, ә 1924 елдан Татарстанның үзәк дәүләт музеенда яңа оештырылган тарих-археология бүлеген җитәкли Егерме елдан артык эшләү дәверендә Н Ф Калинин музейны яңа тарихи истәлекләр белән баетуга зур кеч куя. шул максаттан Татарстанның төрле төбәкләренә фәнни экспедицияләр оештыра. Казан һәм республикабыз буенча туристик маршрут схемаларын теэи Бер ук вакытта ул мәктәпләрдә һәм Казан дәүләт педагогия институтында да тарих һәм археологиядән дәресләр бирүен дәяам иттерә, укучы яшьләрдән туган якны өйрәнү түгәрәкләре оештыра, гаять зур тәрбияви әһәмияткә ия булган бу эшне пропагандалау максатыннан газетажурнал парда чыгыш ясый Егерменче-утызынчы елларда Казанда эшләп килгән ирекле фәнни җәмгыятьләр эшендә дә Н Ф Калинин теләп катнаша 1923 елда ул Казан дәүләт университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгьзасы итеп сайлана, шулай ук татар халкын фәнни әирәнү, Татарстанны еирөнү. Татарстан АССРның туган якны өйрәнү җәмгыятьләрендә дә фәнни эш алып бара 1947 елдан Н Ф Калинин СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел. әдәбият һәм тарих институтында эшли башлый Шулай ук Казан университетының тарихфилологня факультетында студентларга тарих һәм археология фәннәрен укыта Н Ф Калининның тел фәнни юнәлеше — Татарстанның борынгы һәм феодализм дәвере тарихын өйрәнү Татарстан тарихының палеолит дәверетәтән алып Казан ханлыгы чорына кадәрге дәверен яктыртуга багышланган хезмәтләре белән галим фәнни җәмәгатьчелек арасында абруй казана 1947 елда ул тарих фәннәре кандидаты дигән гыйгъми дәрәҗә алу өчен .«Татарстанның иң борынгы халкы» дигән темага диссертация яклый Н Ф Калинин 1948 елда денья күргән ике томлык Татарстан тарихының беренче томын язуда актив катнаша Н. Ф Калининны киң масса укучыларга таныткан хезмәт — Жазан» исемле китап Бик күл терле фактик материалга нигезләнеп популяр формада язылган бу китапның 1952—1957 елларда рус һәм татар телләрендә ике тапкыр денья күрүе «<ың киң катлау укучылар йөрәгенә юл табуы турында сөйләсә кирәк Казан тарихын Н Ф Калинин аңа кадәр эшләп килгән кайбер тарихчылар язганча XV гасыр уртасыннан түгел, ә бәлки XIII гасырда, ягьни монгол яуларына кадәрге чордан башлый һем аны Казан татарларының борынгы бабалары болгарлар нигезләәөн исбат ите Казан татарларының килеп чыгышы мәсьәләсенә килгенде дә Н Ф Калинин болгар теориясен яклап чыга В И Ленинның. А С. Пушкин. А М Горький кебек әдипләрнең Казандагы тормышын беренче башлап өйрәнүчеләрдән була Н Ф Калинин Шуңа күрә хәзерге вакытта денья күргән .Халык бәхете ечен керешүчеләр». «Совет Татарстаны Ленинианасы» кебек басмалар сериясенең дә нигеэ ташларын салышуда Н Ф Калинин башлап йөрүчеләрдән булган дип әйте алабыз