Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮКӘДӘГЕ ЧИКЛӘВЕКЛӘР

Шигырь хакындагы бәхәсләрнең әдәби җәмәгатьчелектә беркайчан да бетеп торганы юк. Башка жанрларда бу хәтле түгел бугай. Поэзиядәге юнәлешләр. үзенчәлекләр каршылыгы, фикер көрәше, амбицияләр ярышы — мәңгелек бәхәс җирлеге шулдыр. Тормышның нәкъ үзендәгечә. Кайчакларда тынычланган кебек тоелса да. мөмкинлек тудымы, кузгалырга гына тора. Җай чыккач, менә тагын кузгалдык Дөресен әйткәндә, журналның быелгы беренче санындагы Р Мостафин белән В Нуруллин әңгәмәсеннән түгел, ә М Вәлиевнең үткән елгы 8 сандагы -Шигъри бушлыг»ыннан һәм Р Мостафинның «Советская Татария» газетасында (10 январь. 1988 ел) басылган «Возмездие»сеннән башланып китте сүз. Шушы ике мәкаләне янәшә куйгач, бушлыкның, аерым авторлар иҗатыннан узып, бөтен поэзиягә караганлыгы ачыкланды Шигъри умартага таяк шулай тыгылды, безелдәүләр, чуалулар, ах-ухлар. үрсәләнүләр шуннан башланды Тамаша кылу — көлү, усал шатлану, гаҗәпләнеп бот чабулар күзгә-колакка чалынып китте. Аптырабрак калулар да булмады түгел. Бу ни хәл? Шигырьгә моннан да катырак ташлануларның булганы бар идеме соң7 Аерым шагыйрьләргә, аерым төркемнәргә һөҗүм итүләр кабатланып тора М Шабаев - Төшсез чикләвекләрендә (2 сан) бу хәлне дорес искәртә, гәрчә, вакытны бераз бутаса да Гамьсез Гулливерлар, сак булыгыз. Лилипутлар килә шигырьгә! — дип. Ш Маннур сугыштан соңгы елларда ук чаң суккан иде Тик шунысын колакка киртик кемнәр иде соң ул Гулливерлар7 М Җәлил белән Ф Кәрим була алмый — алар инде бу сүз әйтелгәндә исән түгел Ә кемнәр7 Юк алар Вакытында бәлки булгандыр Ләкин хәзер юкка чыкканнар Ә лилипутлар кемнәр? Алары да күренми — төштеләр сәхнәдән, онытылдылар Бөтен кайнарлыгы, ярсулары белән бергә, Вакыт үзенчә хәл итте конфликтны. Тигезләде Вакыт галиҗәнап1 Бүгенге бәхәсләр дә бәлки шулай хәл ителер Ныклап уйласаң, күрергә батырчылык итсәң, хәзер үк бар ул күзгә ташланырлык галәмәтләр Мәгәр масштаблар шактый тотрыксыз шул әле Балачак әкиятен искә төшерик Эт урынына мәче асраган аучы, урманда үзе аткан боланны сакларга кушып, мәчене калдыра Урманның барча киекләре: “Болан тота алгач, әй көчледер бу мәче'» дип. шыр җибәрәләр Курку маҗаралары бик күп—аларны санап тормыйк. Нинди генә көлке хәлләргә калмыйлар җәнлекләр' Шуларны манзара кылганда артык та авыз ерып көлгәнгә күрә: Шунда куянның Ирене кителде Шуннан бирле ул Китек иренле Ш Урамда андый-мондый китек иренле кеше күрсәгез, белеп торыгыз, ул безнең хәлләрдән көлгән адәм булмагае Шигъри бушлыкның үзен, аның эчтәлеген ачыклап карыйк Бүгенге көндә актив эшләүче шагыйрьләрне һәм даны чыккан «Обойма«дагы исемнәрне саный китсәң, ике кул бармаклары житмәс иде Язылган әсәрләр исә — диңгез Шулай да «шигъри бушлык» төшенчәсе хасил булды Нишләп7 Ник7 Нинди нигезләрдә7 Егерменче йөз башын Тукай. Дәрдмәнд. С Рәмиев— өч шагыйрь һәм гасырның егерменчеутызынчы елларын Такташ. Бөек Ватан сугышы чорын Ф Кәрим —бер- үзләре —тутырып торган Утызынчы, кырыгынчы, илленче елгы дәреслекләрне күреп укып үстек— бушлык сизелми иде Хәзер исә7 Исемнәр дистәләп исәпләнгәндә7 Эш нәрсәдә7 Хикмәт, минемчә, хәлне дөрес аңламауда, бәяли белмәүдә, яки белмәскә тырышуда Кемнәрдер урнашкан тәртип-гадәтләрдән. стереотиплардан чыга алмый догмаларны вата алмый, ә кемнәрдер шуларны сакларга, ваттырмаска тырыша Кемнәргәдер һич кирәкми хакыйкать Ул куркыныч Җеннең (уңай женнең) шешә төбендә ята бирүе хәерлерәк Кайбер иптәшләрнең бушлык хисе тууны шагыйрьләр арасында лидерлар булмау белән аңлатасы килә Вакантлы урыннар барлыгын тоеп, аерым шагыйрьләр үзләре да лидерлык костюмын киеп-үлчәп карадылар инде Әмма дә костюм аларга килешмәде —агайлар жилкәсеннән алынганлыгы әллә каян күренеп тамаша кылучыларны елмаерга мәжбүр итте Хикмәт размерда гына түгел, әлбәттә Тагын шунысы бар костюм ярыйсы ук таушалган, искергән икән Чор башка, мода башка Ижтимагый һәм шәхси икейөзлелек чорында, эчке кысынкылык иске каршылыкларны матур фасад белән томалау очен нинди дә булса бер күндәм жайлы кешене сайлап, шуны милли символ дәрәжәсенә күтәрә килделәр Орденнар званиеләр бүләкләр. депутатлык значоклары, халык шагыйре даны һ б регалияләр балкытып торды шәхес күкрәген Туйга чакырыла торган генераллар болар Хәзер аларның кирәкмәгәнлеге ачыкланып килә Вакантлы урыннар юк Курчаклар иҗат итү — гомум культура өчен зыянлы гамәл Чөнки ул очракта гомум культурага игътибар һәм ихтирам бетә Ул очракта без үзебезне кыш көне җылы өй эчендә, шешәдә яшьнәп яфрак ярган тал-ти- рок ботаклары итеп тоябыз Инде без. ясалма идол лар китергән «тулылыктан* котылып гомум әдәбият, гомум халык культурасы үсешен кайгыртырга тиеш булабыз Комачау иткән күренеш һәм сәбәпләрнең фәлсәфи-теоретик тамырларын эзлибез Әйе. хәвефле фикер урнашып килә шигырьнең бүгенге хәле ярыйсы ук мөшкел икән Аны төрлечә инкарь итү гадәткә кереп бара, акча һәм таралу җәһәтеннән зыянлы товар дип зарланучылар күбәя Эстетиканы акча белән үлчәү дөресме7 Тискәре караш гомумән дөресме7 Кистереп әйтик —ялгыш, яман караш Шулай икәнлекне сизеп, соңгы вакытта чын сәбәпләрне эзләүчеләр күренә башлады Шигырьне нигездә якларга алынган Ә Рәшитов. мәсәлән. «Шигырь һәм тәнкыйть* дигән мәкаләсендә (5 сан) эстетик ориентирларның югалуыннан кайбер шагыйрьләрнең. атап әйткәндә, С Хәким. Ill Галиев. И Юзеевның тәнкыйть тон өстен шәхесләргә әверелүеннән зарлана Минемчә, фамилияләрне киметә Тәнкыйтьтән өскерәк калкып килүче яшьрәк буын шагыйрьләрне аның күрәсе килми Икенчедән фикернең сәбәпләре әйтелмәде Хакыйкатьне ачыкларга телисең икән, риторика белән котыла алмыйсың Турысын әйт ник шулай килеп чыкты7 Сибгат ага Хәкимне шик астына алу хәзер гөнаһ Элегрәк уйларга кирәк булгандыр Исәннәр хакында сүз Йөртик Аерым алганда. И Юзеев ни очен тонкыйтьтән өскәрәк калыкты7 И Юзеев үзенең Такташ мәктәбеннән башлануын сүзе белән дә. ижаты белән дә раслаганга күрә, һәм сәбәпләр шуннан ук килгәнлектән, сүзне остазның үзенә бирик Мин яралдым серле моңнарым бглән бар дөньяны Еглатыр/а Әйе. миндә көчле Байрон нар җаны Такташның манифесты шушы иде Беренче әсәрләр шул программадан табигый рәвештә килеп чыга Иң тирән фәлсәфи *Җир уллары трагедиясе* — шул җирлектә туган иң күренекле әсәр Аннан соң байтак әсәрләрдә дә шушы рух саклана Ләкин әдәби политика «гыйсъянчылык *ны акрынлап кабул итми башлап соңыннан инкарь итеп, азакта җитди традициянең юлын бикләп үк куйды Романтика — ул тормыштан качу, фәлсәфә белән мавыкма анысы - башкалар өлеше син каһәрләнгән көнкүреш кә төш. аны без күрергә теләгәнчә «дөрес* тасвирла, агитацион Декламацияләр белән мавыксаң бигрәк тә шәп һәм «мавыга* кеше Шулай да олы талант артык ясалмалыкка, җиңеллеккә күнегә алмый, декламацияләрдән баш тартып, публицисти каның иң мөһим темаларына күчә Нәни шаярулар башлана, тун тегү проблемалары кузгатыла һәм. ниһаять, яңа платформа ачыклана «Алсу». «Мокамай». «Киләчәккә хатлар» Шул рәвешле, кондәлек хуҗалык-көнкүреш бурычларын тормышка ашыруга ярдәм итә торган функциональ, икенче төрле әйткәндә, йомышлы әсәрләрнең халык ■ ормышын чагылдыру дәрәҗәсенә күтәрелгән юнәлеше табылды Бөек талант публицистиканы сәнгатьчә яңгырата алды. Шул ук вакытта, анда берничә «мин*, берничә шигъри юнәлеш хасил булды. Менә ни өчен аның мәктәбен узган «бер үк ата балалары- төрле булып чыкты Аттан ала да туды, кола да туды И Юзеев ул чакта Такташның тарихилык югарылыгына күтәрелмәгән, көнкүреш традициясендә формалашкан шагыйрь иде Такташка охшашлыгы да. үзенчәлеге дә -Таныш моңнар- поэмасы белән расланды Тәнкыйтьче Т Галиуллин «Ачышлар һәм бурычлар- исемле мәкаләсендә (4 сан) шагыйрьнең -Сез кабызган утлар» дигән яңа поэмасына тискәре бәя биреп «Мондый сентименталь бер кыллы» әсәрләрне И. Юзеев яшьлегендә күп иҗат итте, шулар белән поэзиягә керде».— дигән нәтиҗә ясый. Бу — хәзерге бәя Заманында ул бүтәнчәрәк иде Шагыйрь «Таныш моңнар» белән поэзиягә керү генә түгел, ә уңышка, хәтта шаулы уңышка иреште Нишләп але бәя кинәт кенә үзгәрә куйды соң7 Уйлый төшсәң, сәбәп — җитди, сәбәп — чорлар алышынуда, заманның кырыс таләпләрендә. Поэманы әнә нинди матур сурәтләр бизи бит чибәр кызның толымнарын бер сүтеп. бер үреп торулары, егетнең сагынуы, ерактан ишетелгән таныш моң. җырларда сөйләшү-аңлашулар Шуңа күрә дә яңгырады әсәр Кайбер хисле ата-аналар балаларына шул поэма персонажлары исемнәрен кушты Әсәрнең эчтәлеген тышкы бизәкләр каплап, төп рольне үзләре башкардылар Ә эчтәлек шуннан гыйбарәт авылдан килгән кыз. имтиханнарын бирә алмыйча институтка кермичә кала Калганнары—кызның шул сәбәп аркасында туган кичерешләре Ләкин вузда укымыйча да яшәргә мөмкин — төп фикер шул. Автор үзенең героинясын шулай тынычландыра Күләмле поэма өчен түгел, шигырь өчен дә артык бәләкәй факт, әлбәттә Һәм шуны ачыклау өчен, поэмага дөрес бәя бирү өчен безнең тәнкыйтькә утыз елдан артык үсәргә кирәк булды* Киләчәктә типик булачак дип. теориядә расланган ясалма матурлык («Кубанские казакифильмын хәтерләгез) һәм конфликтсызлык хөкем сөргән дәвердә нәкъ менә шушындый әсәрләр кирәк иде Рәсми тәнкыйть аларны кул чабып каршылады Кирәкне ала белгән авторлар лавр куаклары кояшта балкып-үсеп утырган аллея буйлап киттеләр һәм бүгенге көнгә хәтле төрле мактаулы дәрәҗәләргә ирештеләр. Артык соңга калып ишетелә башлаган тәнкыйть фикерләре хәзер генә, үзгәртеп кору шартларында гына мөмкин була башлады Гәрчә бик кыюсыз, алга-артка караныбрак булса да Шулай да хәзер картина ачык — пичәмә еллар буе магистраль юл исәпләнгән практик йомыш үтәүче юнәлеш инде искерде һәм. көнкүреш бурычлары алмашыну сәбәпле, ул юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр тәэсир итү көчен җуйды Алар сан ягыннан — күпчелек Күпчелек юкка чыккач, икенче иллюзия барлыкка килде— бушлык' Бөтен шигъри дөньяга төште бер болыт күләгәсе Ләкин бу иллюзия озын гомерле була алмас Чөнки электән үк килгән традицияләр бар бит — чын тормышчан традицияләр Озакламый шул җирлектә язылган әсәрләрне күрергә мәҗбүр булачакбыз Моңарчы кирәксез дип исәпләнгән юлда авторларны лавр куаклары каршыламады - даншөһрәт күммәде Юл чокырлы-чакырлы, упкынлы иде. көтелмәгән кайгы- хәсрәт. кимсетүтүбәнәйтүләр белән бәйле иде Өмет җуеп тукталучылар, «авыз-борыннары канагач» читкә тайпылучылар да булмады түгел Исән калучыларның берсе буларак, җәрәхәтләрнең әле дә сызлап торуын әйтсәм, әллә ни зур гөнаһ булмастыр кебек Бу кжәлеш халыкның рухи сәламәтлегенә зарарлы күренешләргә каршы көрәшә, җәмгыять үсешенә комачау иткән әхлакый проблемалар куелу белән характерлана Андый әсәрләр, беренчедән, башта нык кына үзгәртелеп, имгәтелеп басылса, икенчедән чыккач та тормыш каралтып күрсәтелгән әсәрләр исемлегенә теркәп куела иде Радио андыйларны үзенә якын китермәде Тәнкыйть, иң яхшы очракта күрмәмешкә салышты Сәбәп ачык әсәр, конъюнктур мәнфәгатьләр белән канәгатьләнмичә, шактый ук тәвәккәллек сорый торган социаль проблемаларга багышланган Ул чакларда кискен драмалы әсәрләрне якларга мөмкин булган булса, ил тормышы хәзерге хәлгә төшмәгән. революцион үзгәртеп корулар мәҗбүрияткә әйләнмәгән булыр иде шул Кырыс хисләр кырыс мөнәсәбәтләргә очрады Кирәксез традициянең икенче тармаклары да булды Бер-берсенә капма-каршы полюсларда торган авторларга бераз соңрак яшьлекнең үтә нечкә тойгылары белән. 176 матурлыкка, мәхәббәткә бәхәссез ышаныч белән эретелгән әсәрләр ижат итүче шагыйрьләр өстәлде Шуларның берсе — Р Гатауллин иде Асылда Такташның беренче шулай ук Байронлы чор иҗатыннан башланган бу шагыйрь, элгәр традицияне үзенчә дәвам итеп, шигъри дөньяга романтик иркенлек белән форма төгәллеген берләштергән кызыклы лирик буларак күренде: Бүген кичен килештеләр алар Ләкин инде күктә элек булган Айны тапмадылар Төшендә шагыйрь бер дустына үзенең күзләрен биреп торды Дус ул күзләр белән карап аның сөйгәненә гашыйк булгач, урлап качарга ниятләнгәч, шагыйрь күзләрен кире алды Бу сурәтләрдән -Газраиллар* «Айның нурлары арасында- -Урман кызы» аһәңнәрен ишетү кыен түгел Ләкин кабатлау түгел Рәдифнең үзенчә Соймә мине, оныт' — дисең7 Синең эш' Тик оныту һәм онытмау — Минем эш Шагыйрьнең яшьлегендә язган мондый шигырьләре хәзер дә төсләрен җуймыйлар Нечкә, нәзберек хисләр, тик сентименталь түгел — сахарин түгел Кабат-кабат укыйм тәэсир кимеми Ә үзләре бернинди иҗтимагый да. бытовой да йомыш башкармыйлар Шуңа күрәдер, бу шигырьләргә тәнкыйть вакытында игътибар итмәде, сүз куертмады Ләкин, шуңа карамастан, яшәүләрен дәвам итәләр Төрле рухи-эстетик тәэсирләрдә тәрбияләнгән зәвыклар төрлечә үсеш кичерә Тукай белән теле ачылган. Тукайча һәм үзенчә иҗат иткән С Хәким дә остазына бөтенләй диярлек охшамаган Ахыр чиктә бөтенесен нәкъ менә шул -үзеНчә* булу хәл итә -Кирәкле- һәм •кирәксез* әсәрләр шул нигездә барлыкка киләләр Ата малы белән бала көн күрми Теге яки бу автор үсешендә башлангыч чор күчеш закончалыкларын билгеләү максаты белән өйрәнелә Алар ары табан тормышка шәхси караш, шәхси принциплар һәм холык-фигыльләргә ярашлы рәвештә үсә баралар Кайберләре нә карата вакыт таләпләре хәлиткеч роль уйный Башлангыч установкалар гамәлдә шактый ук төрле эчтәлекләргә — максатларга — хезмәт итәләр Әйтик. С Хәким белән X Туфан гел кирәкле шигырьләр генә язмадылар Иҗат биографияләрен күз алдына китерсәк, аларга да караш гел бер төрле булды дия алмабыз. Илленче еллар азагында X Туфан Казанга кайтып. 1958 елда -Җырлар шигырьләр» китабын чыгаргач, җәмәгатьчелек аптырабрак калды -Төрмә лирикасы* дип бәйләнүчеләр табылды Хәтта директив оешмаларда эшләүче җаваплы кешеләрдән искече дорфа янаулар, куркытулар ишетелде Шаукымга бирелмичә дөрес бәя бирергә кирәк иде -Совет Татарстаны- редакциясенең әдәбиятсәнгать бүлегендә эшләвемнән файдаланып җыентыкка рецензия яздыру өчен, ул чактагы барлык актив тәнкыйтьчеләргә. шагыйрьләргә мөрәҗәгать иттем Ризалашучы табылмады Ниндидер сәбәпләр бар. иң мөһиме иптәшләрнең эшләре күп. вакытлары җитми Шуннан соң тоттым да үзем яздым Газетаның 1958 ел 26 сентябрь санында • Уйчан лирика» исемле зур гына мәкалә басылып та чыкты Вакыт уза торды Күрә кешеләр Ә Баянов Казан урамында исәи генә йөри Эшеннән алынмаган шелтәсе юк Күрде кешеләр Туфан хакында сүз әйтергә рөхсәт икән бит' һәм яңадан сигез елдан соң яза да башладылар ярыша-ярыша. ашыга» ашыга* Хәзер дә шул югары темп һәм ноталарның кимегәне түбәнәйгәне сизелми Ләкин хәзер Ә Баяновка чират җитми аның кирәге калмады -Татарстан язучылары* китабында X Туфан турында язылган мәкаләләр исемлегендә андый фамилиягә урын җитмәде X Туфан хакында сугыштан cot» беренче язма сүзләр 1965 елда гына басыла башлаган имеш Әйе. вакыт бездән көчлерәк Бүгенге шәхси мөнәсәбәтләр артта калып көчен җуйгач, бәяләр бәлки тагын үзгәрә төшәр Беренчелеккә һәм соңгы дөреслеккә дәгъва кыл магтан. катгый равештә шуны әйтергә рөхсәт итегез X Туфанның искерми торган. тормышның үзеннән алынган иң чын шигырьләре сөргендәге елларына туры килә Теге яки бу вакыйга уңае белән, көндәлек мәсьәләләргә багышланган кайбер йомышлы шигырьләре КОЙЛЫП төшсә тешмр. ә бу әсәрләренвакыт кагыла алмас дип уйлыйм Гәрчә алар мәгълүм чорда бик үк кирәкле «сэрлар түгел иде Гәрчә алар һич тә шаулы уңышка ирешмәделәр Остазыбыз С Хәким иҗаты да шундыйрак сайлану кичерер әле мөгаен Ә хәзергә алар безнең белән Иҗатлары тере кешеләрнеке белән бер үк шарт- .Iарда яши Хәтта арабыздан элегрәк киткән, әсәрләре бүген дә яңгырый биргән Ә Давыдов. Ш. Мөдәррис. 3 Мансур, Ә Ерикәй кебек шагыйрьләр дә вакыт сынавын узып бетмәгән һәм бөтен кайгышатлыкларын безнең белән бергә кичерәләрдер кебек але Аларга да дөнья гел елмаеп кына тормады. Ә хәзерге иң өлкәннәрдән Н Арсланов һәм С Баттал гел генә бәхетле яшәделәрме? Тантана итәргә, шөһрәт чәчәкләре кочарга күп туры килмәде аларга. Язмышы, табигате белән җитди сүз әйтергә, гаделлеккә хезмәт итәргә тиеш булган шагыйрьләргә беркайчан да җиңел булмаган Дөньяда типтереп, тантана итеп яшисең килсә, җилгә аркан бар, конъюнктурага сизгер бул. көн кадагына суга бел Белмисең икән, үзеңә үпкәлә Шулай, язмыш белән килешергә туры килә. Туры килде Җитди, зур поэзия тарафдарлары гадәттә тыйнак була. Бөркетләр күбәләкләр белән көрәшми, юл бирә, рәнҗетмиләр Андый хәл була алмый Мәгәр күбәләкләрдән зыян байтак көяләре күп кенә байлыкны — йон һәм ефәк киемнәрне, яфрак-чәчкә- ләрне көйдереп, ашап, җимешләрне киметә, черетә, төрле чирләр тараталар. Шулай булды, шулай була тора. Йомышлы, җиңел поэзия вәкилләре киң холыклы була алмадылар. Үз юнәлешләрен генә чын талант күрсәткече дип аңлап, үз иҗатларын күккә чөеп һәм чөйдерүгә ирешеп, башка юнәлешләрдә иҗат ителгән әсәрләрне һәм авторларны танымадылар, инкарь иттеләр. Шул максатны тормышка ашыра барып, әдәби хәрәкәткә йогынты ясаган барлык мөһим позицияләрне үз кулларына алырга тырыштылар һәм нигездә шуңа ирешеп, җитди поэзия өстеннән озак еллар буе деспотлык иттеләр. Администра- тив-командалык ысуллары белән җитәкчелек итү алар өчен менә дигән таяныч иде. Фәнни һәм педагогик оешмалардагы, нәшрият һәм Язучылар союзындагы хәлиткеч постларны бер үк юнәлештә эшләүчеләр, фикердәшләр, дус-ишләр биләп торды Республиканың төп фәнни оешмасында — Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторында озак еллар буе беренче планга куелып шушы юнәлеш тарафдарлары иҗаты өйрәнелде һәм төрле басмалар аша туктаусыз пропагандаланды Яшь белгечләр шул рухта тәрбияләнделәр. Кемнәр белән бер мәсләктә булып, эшләү-яшәүнең җайлы икәнлеген төшенеп үстеләр һәм соңыннан остазларына рәхмәтле булып, «намус белән - хезмәт иттеләр. Без андый рухта язылган мәкалә һәм монографияләрне күп еллар буе укып, чыгышларны тыңлап килдек Сиксәненче еллар башында, табигатьне саклау хәрәкәте рәсми көн тәртибенә куелгач, әдәбият фәне белән махсус шөгыльләнүче бер яшь галим (фәннәр кандидаты) әдәбият үсеше мәсьәләләренә багышланган махсус бер конференциядә, мәсәлән, безнең әдәбиятта табигатьне саклау темасына язылган ике генә әсәр бар дип игълан итте һәм. С. Хәким белән И Юзеев поэмаларына әтрафлы анализ ясаганнан соң, докладның фәкыйрьрәк килеп чыгуын абайлап булса кирәк. «Кызганычка каршы, бездә бу темага язылган бүтән әсәр юк»,—дип белдерде Хәлбуки, төрле әсәрләрдәге шул темага кагылышлы өлешләрне, күп санлы шигырьләрне искә алмаганда да. тулысы белән шуңа багышланган әсәрләр дә юк түгел иде. Атап әйткәндә, 1969 елда ук язылган «Сәяхәтнамә» (-Кама этюдлары») поэмасы бар иде. Башка фикердәге, башка юнәлештәге автор әсәре булганлыктан, аның барлыгы әдәбият белгеченә «билгеле түгел» иде. Мондый галимнәр агымдагы әдәби хәрәкәткә басым ясау белән канәгатьләнмичә, аның тарихына да үз фикерләрен уздырырга тырыштылар. Үзебездә чыгып килгән төрле җыентыкларда — бер үк фамилияләр яратып мактала Кызыксынган кеше алар- ны хәзер дә таба, күрә ала. Үзәк матбугатта чыгып килгән төрле энциклопедик сүзлекләрдә. белешмәләрдә — шул ук авторлар. Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы җитәкчелеге студентларны байтак еллар буе шул ук авторлар рухында тәрбияләүгә көч куеп килде. Нил Юзиев катнашында язылган дәреслекләр аша, кайбер авторларның әсәрләрен төчеләнәтөчеләнә зурлап, ә кайбер авторларны бөтенләй диярлек инкарь итеп, субъектив белемнәр мәктәп балаларына чаклы ук барып җитә тордылар Ничәмә буын укучылар әдәбиятны ясалма төсләрдә күреп, аннан бизә килгәннәр’ Иң яхшы дигәннәре буш булып чыккач, искә алынмаганнары арасыннан әйбәтне эзләп тормасалар, аларга кем үпкәли ала? Татарстан китап нәшриятында шул юнәлештә язылган әсәрләр беренче чиратта басылып чыкты «Төшсез чикләвекләр- исемле мәкаләсендә бу хакта, « туган-тумачалык кода-кодагыйлык, әшнәлек тамыр җәймәсә, отставкадагы хәрби хезмәткәр Р Шәфиев та. Шәүкәт Галиев редакция мөдире вакытта, тавыш-тынсыз гына аллы- артлы ике китап чыгара алмас иде».— дип, М Шабаев бик дөрес әйтә М Шабаевка кушылып, шуны гына өстисе килә бу чир бит йогышлы — әшнәлек мәктәбен узган яшь авторлар үзләрен союзга әзерләгән кешеләрне остазлары дип исәплиләр Алар безнең теңкәне корыткан шул ук яман традицияләрне тагын да үстерә бармаслармы икән7 Иҗади максатлардан бигрәк, карьеристик максатларны беренче планга куймаслармы7 Шуңа күрә, кайбер яшьләргә У Шекспирга бәйле бер риваятьне сөйләп күрсәтү бәлки урынлы булыр Бер яшь шагыйрь Уильям Шекспирга килде дә — Минем сезнең кебек зур язучы буласым килә моның очен нишләргә кирәк7— дип сорады ди — Минем кебек зур язучы буласыгыз киләме7 — Әйе. сезнең кебек зур язучы — Сездән зур язучы чыкмаячак — Нишләп7 — Менә мин ходайның үзе булырга тырышып карадым алай да нибары Шекспир гына булып калдым — дип җавап бирде ди даһи шагыйрь Уйлый тошәргә иде. әгәр соң булмаса Яраксыз гадәтләр иҗатта туп-туры чагыла Күнегелгән калыпларга сыймаган әсәрләр матбугатка моңарчы авыррак чыга килде Башлары яньчелгән, аяк-куллары кыскартылган гарип кыяфәтләрне менә шушы инде ул фәлән иптәш, менә шушы — аның әсәре дип. тәкъдим иткән очраклар күп булды Ботаклары кискәләнгән агач — багана һәм редакцияләнгән әсәр (ни сучка, ни задоринки) - игезәк предметлар иде Норматив чикләргә сыймаган идеяләрне яклау очен тәвәккәллек сорала Сиңа гына кирәкме шул дөреслек дигән каһәр суккан нәрсә7 Күрмәү ысулы белән инкарь итү иң җайлысы лабаса Кыйналудан ризасызлык сиздергәннәргә син дә тибеп уза аласың рәхим ит Әйе. бу җәһәттән - батырлар-га кытлык сизелмәде Аллага шөкер тырыштылар Рус совет әдәбиятында кемнәрдер А Ахматованы М Цветаева и ы рәнҗеткән кебегрәк Б Пастернакны озак вакытлар юк дип исәпләгән кебегрәк Композитор Д Шостаконичны кемнәрдер язарга -өйрәткән- кебегрәк Нәкъ менә шундый шартларда — гомум әдәбиятта бертөрлерәк мактаулы, тыныч традициягә әйләнгән чакларда барлыкка килде әдәби лысенковщина Шундый нгартларда әрсезлеккә җайлы позицияләр яулап алу һәм алынганнарын кулдан ычкындырмау өчен, башка омтылышларны кысрыклау очен киң мөмкинлекләр ачылды Кемнең әсәре шома төче, сахаринлы, холкы җайлы спринтта шулар алга җәһәт ыргылды Р Мостафиннын. бәлки үзе дә сизмәстән, әдәби карьеризмны яклаган һәм стимуллаштырган -дулкыннар теориясе- шул шартларда барлыкка килде Татар поэзиясенең яңа антологиясе шул тәртип белән төзелде Мондый хәлләрдә әдәбиятның үз тарихы, әсәрләрнең кайчан язылуы кирәкмәгән ваклык булып кала Кемнең үзен кайчан күрсәтә алуы, күзгә керүе мөһим Бу хәлдә кемнәрдер ни өчендер тәнкыйтьтән өстен чыкты дип гаҗәпләнәсе юк алар үзләре судья булды Шундый югарылыкка ирешкән иде әд.Ли лысенковщина Әйе булды шундый дәвер һәм ул. минемчә, кайбер уңай үзг.фешләр булса да. бөтенләй үк узып та бетмәгән әле Ләкин узарга тиеш Сүз хәзер шул хакта бара Үзгәртеп кору аркасында яңара төшкән атмосферада дистәләрчә еллар буе өмет ителгән гадел принциплар әдәби сферага да уза алыр Социалистик демократияне үстерү, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне кешелеклерәк итә бару процессында экономик һәм социаль үсешне тоткарлаган барлык күренешләргә һәм традицияләргә дөрес бәя бирү һәртөрле уңай яңалыкка, иҗади инициативага юл ачу һәм ярдәм итү шартларында, әдәби хәрәкәттә дә тәртип урнашмый калмас дип ышанырга кирәк Җитештерү сферасында җыйнала килгән т.гҗркбыюр шуңа мөмкинлек бирә Тәртип урнаштыру өчен беренче шарт соңгы ярты гасырлык әдәби материалны күздән үткәрергә һәм барысын янәшә куеп өйрәнергә, ныклап тикшерергә өр- яңадан бәя бирергә кирәк булачак Шул вакытта кемнәрнең нинди һәм күпме эш башкарганлыгы нинди әсәрләрнең яңа шартларда көчен җуйганлыгы, кайсыларының яңача яңгырый алганлыгы ачыкланачак Шунда гына масштаблар дөрес рәмчиләрендә күренәчәк Югыйсә бездә бүгенге көндә берәүләр бинокльнең уңай ягы белой мәчегә карый да Әфарин' Менә бит безнең нинди арысланнарыбыз бар' дип сөенә Бинокльнең кире ягы белән арысланнарга карый да - Болары мәчеләр гена икән' дип. күаатүларен ак кәгазьгә теркәргә керешә Бер сорау гына теркәлми кала Кайчангача " • Алда титаник бурыч боек эшләр тора Бармы шуңа алынырлык кешеләребез7 Яңарыш таләп иткән дәрәҗәдәге объектив танкыйтьчеләребев намуслы чын галим Наребез җитәрлекме ’ Моңарчы без белгән Проблемаларның иң эурысы шушы түгелме’ Торгынлык чоры, иҗади кыенлыклардан тыш бгчиең аяга күп кенә социаль проблемалар Китереп куйды Шуларның берсе милли мөнәсәбәтләр мәсьәләсе Җитмешенче еллар азагында милли телләр, республикалар тормышында рәсми булудан. дәүләт теле булудан тукталып, шул статус законлы төскә кертелде Нәтиҗә озак көттермәде — милли телләрнең, шул исәптән татар теленең функциясе, яшәү сферасы күзгә күренеп кимеде, тарайды Төрле өлкәләрдә, республикаларда, башкалабыз Мәскәүдә декадалар, атналыклар һәм башка төрле бәйрәмнәр уздыра-уздыра. без культурабызның гөрләп үсүен күргәзеп тантана иткәндә, халыклар дуслыгына багышлап докладлар, чыгышлар ясаганда, тостлар күтәреп шаулашканда, икенче урында кемнәрдер тып-тын гына аның тамырларын кисә-корыта тордылар Шул араларда татар телендә эшли торган мәктәпләрнең саны төрле сылтаулар белән тыныч кына бермә -бер кыскартылды Бу инерция әле дә дәвам итмиме’ Аны туктату өчен телнең, шигырьнең экологиясен саклау өчен без нинди чаралар күрә алабыз’ Уйларга да уйларга, эшләргә дә эшләргә әле безгә. Шагыйрьләрнең киләчәккә өмет багларга җай бирерлек иҗади момкинлекләренә килгәндә исә, уңай мисаллар була тора Күптән түгел, мәсәлән, радио аша Р Минга- лимовның табигать һәм кеше мөнәсәбәтенә кагылышлы, нык кул белән язылган әрнүле шигырьләре яңгырап узды «Казан утлары» журналының былтыргы соңгы саннарында кызыклы бәйләмнәр күренде Атап әйткәндә. Госман Садәнең тормыштагы тәгаен хәлләргә нигезләнгән «Ветеран». «Өрде дә этләр тындылар» исемле шигырьләре Кечкенә әсәрләрдә олы вакыйгалар ята Хәтта язмышлар дияр идем Йөрәген учлаган хәлдә ялган һәм купшы нотыкларны бүлеп, чынны әйткән ветеран тере булып күз алдына килә Сугышка китеп баручы юлчы солдат белән бер генә төн уздырган хатынның һәм җилдән туган малайның юк әтисен көтүе күңелгә ихлас сагыш китерә Аларны уйлап, бу кешеләрне кайчан, кайда күрдем соң әле дип, хәтерләргә тырышасың. Булганны, үзе белгәнне яза автор Р Миңнуллинның балаларга багышланган шигырьләре олылар өчен дә кызыклы. Жанрлары — төрле Җитди лирикага мәзәкле җор шигырь, хәтта публицистика ялгана Сүзләр аз, хәрәкәт күп Яңгыр яуганны күзәткән малайның хәле, мәсәлән, ымлыклар аша гына аңлашыла һәр шигырьнең мәгънәви үсеше бар Шигырь мәгънәнең ачыклануы белән төгәлләнә Һәм шул әсәрне кызыклы итә Әһәмиятле ситуациягә, вакыйгага нигезләнсә, публицистик фикер дә, көнкүреш дәрәҗәсеннән күтәрелеп, шигъри идеягә әйләнә ала Р Низамиевның «1887 ел. -1 декабрь- исемле шигыре шул яклап характерлы Иҗтимагый кирәкле сүз эстетик кыйммәткә ирешә Сәбәпсез фикерләүләр, декларацияләр туйдырган мәлдә, җирлекле, нигезле әсәрләрнең бәясе бермә-бер арта. Мондый мисалларны күләмле әсәрләр арасыннан да табарга мөмкин Ә Рәшитов еллар сынавын узган дистәләрчә поэмаларны санап чыга Алфавит тәртибеннән файдалануы белән объективлыкка дәгъва итсә дә, үзе барыбер элекке стереотиптан чыга алмый Кемнеңдер бөтен булган байлыгын кырып-себереп күрсәтергә. ә кемнәрнеңдер укучы һәм әдәби җәмәгатьчелек кабул иткән күренекле әсәрләрен дә күрмәмешкә салышуыннан авторның субъектив ниятләрен чамаларга мөмкин Хәлбуки, объектив карасаң, ул исемлектән поэма жанрына көчләп кертелгән озын шигырьләрне кыскартып, күп кенә башка поэмаларны өстәү дөресрәк һәм гаделрәк булыр иде Шулай иткәндә, бу жанрдагы байлыгыбыз бермә-бер артачак Профессиональ тәнкыйтьнең жанр билгеләрен бутау кадәрле компетентсызлыкка төшәргә хакы юк Яңа уңышларның нинди юнәлешләрдә көтелгәнлеген, нинди принципларга исәп тотарга кирәклеген төшенергә бик вакыт Без исә иске, ясалма матурлыклардан. өреп кабартылган авторитетлар гипнозыннан ычкына алмыйбыз — чикләвекләрне әле дә юкәдән эзлибез Аларның бөтенләй башка агачта, башка куакларда икәнлегенә ышана белмибез. Таба алмыйбыз — менә аптыраш, менә йөдәш' Кайчангача?! Мөмкинлекләр дигәннән, һәвәскәрләргә кагылган бәхәскә дә ачыклык кертәсе бар. минемчә Аларны инкарь итү шулай ук дөрес булмас иде Бөтен бер урманда гел төшле чикләвекләр генә булса, моңа беркем дә каршы килмәс иде Ләкин нишлисең, табигать булып табигать тә һәр җимешен бертигез үстерә алмый Язмыш — табигатьнең үз хасияте Әдәбият урманында гел тигез дәрәҗәдә үсеп өлгергән орлык һәм җимешләр көтсәк, идеалистлар булыр идек Төшсез чикләвекләрне — һәвәскәр авторларны юк итәргә тырышу җил тегермәннәре белән сугышу төслерәк тоела Кызганычкамы хәерлегәме каршы, алар бар һәм аларның булуын табигый, законлы күренеш дип санарга кирәк Графоманнарны усаллашып каһәрләүне дә зирәклек билгеле димәс идем Әдәбият үзе яшәгәндә, һәвәскәрләр дә, графоманнар да булачак Алар — әдәбиятның укучылар белән профессионаллар арасындагы специфик бер өлеше Укучыларның әдәбият җене катырак кагылган, актив- рак төркеме Аларны каһәрләү хакында түгел, ә профессиональ әдәбият белән бута- 180 мау. болей да тар мәйданны аларга күп биреп исрафламау. кода-кодагыйлык. әшнәчелек кебек яман чирләр йоктыра-йоктыра бозмау артык зурга өметләндереп бәхетсезләр үрчетмәү хакында гына бара аладыр сүз Монда әлеге дә баягы шуның өчен махсус куелган матбугат хезмәткәрләренең намуслылыгы тәнкыйтьнең чын профессионализмы гына таләп ителә һәвәскәрләр һәм профессионаллар арасында, жанрлар юнәлешләр, стильләр, эстетик принциплар арасында килеп чыга торган каршылыкларны дөрес, гадел нигезләрдә хәл итә барырга кирәк булачак Тере организмда шундый бер күренеш мәгълүм югары структуралы күзәнәкләр урынын түбән структуралы күзәнәкләр ала Башлангыч хәлдә бу әле чир сыман тоелмый Әмма соңыннан тәндә яман шеш барлыкка килә Поэзиянең тере организм икәнен истән чыгармыйча, бу структуралар хакында ныклабрак уйларга вакыт житте булса кирәк Әгәр соң булмаса Параллель рәвешле соңгы мисал М Шабаевның • Ачыктан-ачык» поэмасы — үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлыкка булышу йөзеннән сүз әйтеп калу нияте белән язылган публицистик әсәр Бүген кирәкле сүз иртәгә кызыгын жуйса. автор гаҗәпләнмәстер Һәм ул башка җитди әсәрләр әйтик. Р Харисның «Ант суы- М Әгьләмовның -Тукайдан хатлар- поэмалары урынын алырга тырышмас дип беләм Чөнки тарихның мөһим вакыйгалары халыкның рухи омтылышлары бүгенге генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә кирәкле кызыклы була ала Публицистик, функциональ, һәвәскәр поэзия үз мәгънәсендәге чын зур поэзия белән, аның барлык төрләре жанрлары белән янәшә яши ала Бу юнәлешләрнең бер- сен-берсе инкарь итәргә хаклары юк Ләкин һәр кош. кем әйткәндәй үз куначасын яхшы белергә тиеш һәр юнәлешнең үз уңышлары, үз кимчелекләре, үз чирләре буладыр һәр очракта аерым дару таба белү фарыздыр Кызганычка каршы, моңарчы бездә гел бер генә дару кулланылды Баш авыртамы1 — Сахарин' Эч китәме’ Сахарин Китмиме’ — Сахарин' Бар иде җиңел вә рәхәт вакытлар' Үзебезне күнме алдап килдек' Хәзер исә ачыктан-ачык әйтер чак поэзиянең тере организмында югары структуралы күзәнәкләр үз урыннарын биләсен — беренче урымда хакыйкать торсын Шуны истән чыгармыйк чирне бары тик дөреслек белән генә дәваларга мөмкин Талант — ул Ялганга каршы көрәшү көче