Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСЛАН ТАУ ИТӘГЕНДӘ

Казан халкы аз гына буш вакыты чыкса. Идел буенда саф һава сулап йөрергә яратучан Бигрәк тә җәй көннәрендә елга порты, порт белән Киров районы күперен тоташтыручы киңлек кәеф-сафа корып йөрүче кешеләр белән тулы була. Карашлары Идел аръягына, гаҗәеп күркәм Ослан тауларына текәлгән. Аяз көннәрдә Ослан ап-ачык күренә, кул сузымында гына кебек Аерым йортларны, урамнарны абайларга мөмкин. Дөрес, алар моннан кечкенә генә булып күренә, ямь-яшел тау итәгендәге кош ояларына охшыйлар. Таулар, таулар Алар ничәмә-ничә гасырлардан бирле Идел буеның бу якларында булып узган хәлләрнең бердәнбер шаһитлары. Теле булса, алар барын да бәйнә- бәйнә сөйләр иде... XVI гасыр урталарына кадәрге вакыйгаларны ачыклаучы язмалар аеруча аз. Без ул чорны Идел буе Болгар иленең һәм Казан ханлыгының чәчәк ату дәвере итеп беләбез Казан ханлыгы Рус дәүләтенә кушылганнан соң, Идел буена тезелешеп утырган татар авылларына зур судан шактый еракка күчеп урнашырга туры килә. Безнең район үзәге Югары Ослан авылына да нәкъ шул чорларда нигез салынган Ул Казан елгасының Иделгә койган төшенә каршы ярдан карап тора. Бу авылга башта Зөя монастырендагы кешеләр урнаша. 1652 елда Югары Осланда 145 йорт булганлыгы мәгълүм Унтугызынчы йөздә исә монда 1721 кеше исәпләнә Авылда чиркәү, волость идарәсе, почтателеграф бүлекчәсе, хосусый аптека. Министрлык карамагындагы ике еллык училище һәм чиркәү мәктәбе, ике тимерчелек була. Төбәктә азык-төлек эшкәртү промышленносте алга китә Печище һәм Моркваш авылларындагы тегермәннәрнең даны бөтен Казан губернасына тарала Печищедагы пар белән эшли торган тегермәннәр тәүлегенә ун мең пот ашлык тарттыра Әмма байлыкның төп хуҗалары — тегермәндәге эшчеләр дә. игенчеләр дә ачлы- туклы яшәүгә дучар ителәләр. Шуңа күрә төбәктә әледән-әле баш күтәрүләр булып тора 1883. 1903 еллардагы хәрәкәтләр тарихка да теркәлгән Ә Бөек Октябрь революциясенә әзерлек чорында бу як крестьяннары аеруча зур активлык күрсәтәләр. Җир даулап көрәшкә күтәрелү 1917 елның март айларына карый. Крестьян комитетлары һәм Советлар оеша, алпавыт җирләрен тартып алулар башлана. Хәрәкәт, торган саен, оешкан төс ала бара. Мисалга бер генә документны китерик. Бу — Матюшино авылы крестьяннары җыенының приговоры «Без. Матюшино авылы кешеләре.— дип язылган анда.— 120 хуҗалыкка иген үстерерлек 303 десятинә генә җир билибез Болын да, урман да безгә бөтенләй бүленмәгән Тирә-юнебездәге барлык байлык — яхшы җирләр, урман, яр буйлары, су. таш чыгарырга яраклы таулар — барысы да алпавыт ханым Паулуччи карамагына тапшырылган Ни өчен’ Без бу байлыкларны Матюшино авылы кешеләренә кайтарылып бирүен телибез Җир — табигать байлыгы, аны кем эшкәртсә, ул шуныкы булырга тиеш. » Бу таләпкә авылның кырык кешесе кул куйган. Башка авылларның крестьяннары да җирне шушындый юл белән бүлә башлый. Тегермәннәр дә. акрынлап, җирле гади халык карамагына күчә Октябрь революциясе бу тирәләрдә әнә шундый шартларда җиңеп чыга Әмма гражданнар сугышы башлангач. Идел буенда революция казанышларын, кулга корал тотып, кабаттан якларга кирәк була әле 1918 елның җәеннән 1919 елның җәенә кадәр революция язмышы кыл өстендә тора Урта Иделгә оялап өлгергән интервентлар һәм акгвардиячеләр Казан тирәсендәге төбәкләр өчен бик зур курК кынычка әверелә Бу хәлиткеч тартышуларда Югары Ослан мөһим вакыйгаларның үзәгендә кала Бишенче армиянең десант гаскәрләре. Иделдәге хәрби флотилия Югары Ослан янында торып, соңгы ударга әзерләнәләр 10 сентябрьдә Казан азат ителә Квнбатыштан һәм коньяктан шәһәргә Бишенче армия полклары һәм флот гаскәрләре бәреп керә, төньяктан Азии отряды килеп өлгерә Югары Ослан районы 1931 елда оештырыла Бу еллар крестьяннарның күмәк хуҗалыкка туплануы белән үзенчәлекле Күмәк тормышның башлангыч еллары район хезмәт ияләренең искиткеч күтәренкелеге, тырышлыгы белән билгеләнгән Сугыш исә безнең халыкны икенче яктан сынады Районның алты каһарманы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды Михаил Красавин. Семен Коновалов Нәбиулла Зиннуров, Аким Гаврилов. Александр Афанасьев һәм Алексей Исаев Ул елларда тылдагы хезмәт күтәренкелеге эшнең нәтижәлелеге дә хәйран калдырырлык Районның бүгенге мәйданы 1313 квадрат километр чамасы, бездә 20140 кеше исәпләнә Төньяк һәм көнчыгыштан Идел белән чикләнгән районыбызны икегә бүлеп Сулина елгасы җәйрәп ага Бу сулар — көнкүреш һәм хуҗалык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә зур байлыгыбыз Район территориясендә известняк доломит кебек хуҗалыкка бик кирәкле файдалы казылмалар бар Ком алыр урыннар да җитәрлек Матюшино янындагы карьерыбызда чыгарыла торган минераль ашламага республиканың башка районнарында да рәхәтләнәләр Ключище һәм Шеланга авылларындагы кирпеч заводларыбыз чималны шулай ук үз җиребездән ала Районның климаты йомшак Бездә кояшлы көннәр күп була. Шунлыктан бакчаларыбызда кызарып пешкән помидорларны, кыяр-кәбестәне алма-чияләрне Казан халкы көтеп ала Кала базарына безнең як яшелчәсе җиләк-җимеше килә башласа. Украина яки Урта Азиядән йөрүче сәүдәгәрләр бөтенләй күренми башлый безнең азык-төлек күпкә татлырак, сатып алучы да аны. күз салуга ук дөрес бәяли «Ослан• совхозының уңганнары кайбер җәйләрдә гектарыннан 25-28 әр центнер җиләк 21-25 әр центнер чия, карлыган, кура җиләге җыялар Шеланга һәм Түбән Ослан авылларында җиләк-җимеш совхозы, консерв заводы оештырылды Түбән Осланның кайбер төрдәге татлы консервлары Венгрия. Румыния, Югославия кебек илләргә дә оэатыла Бу завод каен суы да әзерли, яшелчәдән әчкелтем ашлар (солянка) консервлый Районыбызның Казанга орынып торуы аның тормышына аерым үзенчәлекләр кертә Безнең җирләрнең 462 гектары, мәсәлән, шәһәр кешеләре карамагына тапшырылган Анда һәвәскәр бакчачыларның илледән артык коллективы рәхәт күрә Ташевка. Кызыл Байрак. Бакчасарай. Шеланга. Студенец кебек авыллар янында Казанның төрледән-төрле оешма вәкилләре җәен үз бакчаларында рәхәтләнеп файдалы ял итәләр Бездәге ял йортлары да күпләргә билгеле Аларның икесе — Шеланга белән Яр буе Морквашындагы ял йортлары — җәен. Буш Моркваштагы ял Йорты ел буе эшли Аларда ел саен 12—13 мең кеше ял итә Бүгенге кондә районда 18 авыл Советы. 15 совхоз, бер колхоз һәм бер җиләк- җимеш совхозы. 11 предприятие санала Колхоз-совхозларыбыз ит һәм сөт продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә Ярышны әйдәп баручы механизаторлар, терлекчеләр берссннән-берсс зуррак нәтиҗәләргә ирешәләр ТАССР Верховный Со- в<ты депутаты санымчы Галина Конеева сыерлардан 5200 литр сөт саварга йөкләмә алды Тагын бер уңган терлекчебез Галина Володина, бозаулар карауда улы белән берга эшләп, коллектив алымның, гаилә алымының уңай якларын дәлилләп күрсәтте Район культура үсеше ягыннан да алга бара Егерме икс мәктәптә 2600 бала белем ала Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен утыз бакча эшли 1987 елда район үзәгендә яңа Культура йорты салынды Яңа Болгар авылында авыл Культура йорты файдалануга бирелде Яңа Болгар республикада яхшы танылган яшь композитор Риф Гатауллинның туган авылы Күренекле культура хезмәткәрләре эрасында безнең як ташлардан Татар Мәмәтхуҗасы авылы егете. - Литературная гаэета-ның махсус хәбәрчесе Жан Миндубаев та бар Казаи дәүләт университетында укытучы философия фәннәре кандидаты Анатолий Петрович Косарев та безнең районда туып үскән Билгеле булганча Югары Ослан районының Печище авылы Бслорусиянең күренекле шагыйре Янка Купала исеме белән бәйле Шагыйрь 1941 42 елларда 8 ай гомерен шушында уздыра 1975 елны бсо Янка Купалага багышланган музей булдырдык Бу кадерле йортка ел саен алты мең кеше килә Районыбызның ата-бабалардан башланган данлы юлын яшьләр дәвам итә Укуларына. армия сафларындагы мактаулы хезмәтләренә колхоэ-сояхозлар хуҗалыгындагы һәм башка тармактагы эшләренә күз салсаң яшь буынның да сынатмаячагына ышаныч ныгый