Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге

ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ 25-26 апрельдә Казанда һәм республика районнарында боек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган ши гырь бәйрәме булып узды. Һәр елдагыча язучылар Тукай туган якларга — Арча районына бардылар. Кырлайда булып, ша гыйрь калдырган эзләрдән үттеләр, халык алдында чыгышлар ясадылар. Казанда узган шигъри митингны ша гыйрь Р. Фәйзуллин алып барды. Анда Татарстан АССРның Г. Тукай исе мендәге Дәүләт премиясенә быел лаек булган иҗатчылар — язучы Мәхмүт Хәсәнов белән композитор Фасил Әхмәтов чыгыш ясады. Аннары шагыйрьләр Н. Арсланов. И Юзеев, 3. Мансуров. Ш. Галиев. Р. Вәлиев. К. Булатова. К. Сибгатуллин. Роберт Әх мәтҗанов, Р Хисмәтуллин. Ф Рәсүлева. М. Галиев, Ә Маликов. Рәшит Әхмәтҗа нов, Р. Гәрәй. Г. Моратов, Мари АССРдан кунак булып килгән шагыйрь Д. Исламов үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Шигырь бәйрәмнәре шулай ук Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә. Кама Аланы поселогында булып узды. ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ 26 27 апрельдә Казанның Актерлар йор тында Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы булды. Анда төрле жанрлар буенча Ф Бәй рәмова (очерк һәм публицистика). Ә. Гаф фар (проза). Ф. Миңнуллнн (тәнкыйть). В. Корчагин (рус язучылары иҗаты), Р Кукушкин (балалар әдәбияты), Р Хәмид (дра матургия). X Әюпов (поэзия). Г Ахунов (татарчага тәрҗемә). Р. Кожевникова (рус чага тәрҗемә) докладлар белән чыктылар. Аннары фикер алышу булды. Җыелышта КПСС өлкә комитеты секретаре Н. X. Кадермәтов чыгыш ясады. Җыелышта ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов һәм КПСС өлкә комитеты ның культура бүлеге мөдире Д. X. Зарипова катнаштылар. МИРАС КОМИССИЯСЕНДӘ 14 апрельдә СССР Фәннәр академиясе нең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемен дәге Тел, әдәбият һәм тарих институты кар шында оештырылган Республика рухи мирас комиссиясе һәм Республика координа ция советының фольклор буенча проблемалы группасы «Идегәй» эпосын өйрәнүгә ба тышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәне мирас комиссиясе председателе филология фәннәре докторы Ф. Мусин алып барды. Дастан турында фәнни док ладлар белән галимнәр И. Надиров. Ф. Ур- манчиев, Ф. Әхмәтова, С. Гыйлаҗетдинов чыгыш ясады. Комиссия һәм координацион совет, «Идегәй, дастанының танылган әдип һәм галим Н, Исәнбәт тарафыннан төзелгән ва риантын киләчәктә аерым китап итеп бастырырга, дастанны фәнни яктан өйрәнүне башлап җибәрергә һәм аны рус теленә тәрҗемә итәргә кирәк дигән карар кабул итте. КОМПОЗИТОРЛАР СОЮЗЫНЫҢ ЯҢА ЙОРТЫ 29 апрельдә ТАССР Композиторлар союзы яңа бинага — Лобачевский урамындагы 10 нчы йортка күчте. Әлеге вакыйга белән котларга төрле оешмалардан төзүчеләр, РСФСР Композиторлар союзы идарәсе җитәкчеләре. республикабызның иҗат союзлары вәкилләре килгән иде. Тантанада КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Д. X. Зарипова катнашты. АРТИСТЛАР ИСТӘЛЕГЕНӘ СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов, РСФСРның халык артисткасы Фатыйма Ильская исемнәрен мәңгеләштерү уңаеннан. 20 апрельдә алар яшәгән йортка (Казан шәһәре. М. Горький урамы. 17) мемориаль такталар куелды. Аларга татар һәм рус телләрендә: «Бу йортта 1940—1963 елларда СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов яшәде», »Ву йортта 1940—1984 елларда РСФСРның һәм ТАССРның халык артисткасы Фатыйма Ильская яшәде» дигән сүзләр язылган. ЯКТАШЛАРЫБЫЗ УҢЫШЫ 1987 елның май-июнь айларында Мәс кәүдә РСФСР Министрлар Советы каршын дагы Архивлар Баш идарәсе археографии табышлар күргәзмәсе оештырган иде. Анда Ленинград, Мәскәү, Казан. Уфа һ. б. шәһәрләрдәге фәнни тикшеренү үзәкләренең эшчәнлеге чагылдырылды. Стендларда борынгы кулъязма китаплар, документлар һәм шулай ук сирәк басма китап үрнәкләре куелган иде. Бу гаять кызыклы күргәзмәдә Казаннан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты белән В. И. Ульянов Ле нин исемендәге Казан дәүләт университеты археографлары катнаштылар. Жюри якташларыбыз хезмәтенә яхшы бәя бирде. Г. Ибраһимов исемендәге Инсти тут археография олкәсендәге казанышлары очен Архивлар баш идарәсенең дипломына лаек булды. Тарих фәннәре докторы М. Гос- ианов һәм филология фәннәре кандидаты М. Әхмәтҗаиов канчыгыш археографиясе нә багышланган хезмәтләре өчен мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. АРХЕОГРАФЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 1-4 мартта Ленинградта СССР Фәннәр Академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлегендә Көнчыгыш археографиясе проблемаларына багышланган Бөтенсоюз конференциясе уздырылды. Конференциядә Ленинград, Мәскәү, Ка заи, Ташкент, Баку, Махачкала, Дүшәнбе, Ашхабад, Ереван, Тбилиси, Бохара, Улан Удэ, Уфа шәһәрләреннән килгән 50 дән артык галим доклад белән катнашты. Чы гышларда сүз дөнья халыклары телләрендә язылган кулъязма һәм басма китапларны өйрәнүнең торышы, аларны туплау, саклау, тасвирлау, дөньяга чыгару проблемалары турында барды. Татар археографиясе мәсьәләләре ха кында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәби ят һәм тарих институты хезмәткәрләре: филология фәннәре докторы Н. Юзиев, фи лология фәннәре кандидаты М. Әхмәтҗа нов чыгыш ясады. Алар соңгы егерме ел эчендә Институтта мирас хәзинәләре туп лауның торышы хакында сөйләделәр. Мәс кәүдә СССР Фәннәр Академиясе Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Ш. Мө- хәммәдъяров доклады да зур кызыксыну белән тыңланды. Аның чыгышы урта га сырлардагы татар ярлык документлары ның яңа табылган үрнәкләрен өйрәнүгә багышланган иде. Конференциядә Археографии комиссия каршындагы көнчыгыш археографиясе секциясенең председателе итеп күренекле совет галиме, якташыбыз, филология фәннәре докторы Ә. Халидов (Ленинград) сайланды. Конференция президиумы археограф ларның чираттагы очрашуын Казанда уздырырга карар чыгарды. БАШКАЛАДА ИҖАТ КИЧӘСЕ 13 апрельдә Мәскәүдә язучыларның А. А. Фадеев исемендәге Үзәк йортында татар шагыйрьләре Равил Файзуллин, Ре нат Харис. Гәрәй Рәхимнең иҗат кичәсе булып узды. Аны кереш сүз белән РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре шагыйрь Николай Доризо ачты. Кичәдә шулай ук Казаннан яшь композиторлар Р. Әхиярова. Э. Якупова, яшь җырчылар В. Ганиева. Г. Ибушев һәм • Москонцерт» артисты II Шиһапов чыгыш ясадылар. ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР 14-18 мартта язучы Р. Карами, шагыйрьләр Ә. Рәшитов һәм 3. Мансуров Донецк шәһәрендә яшәүче якташларыбыз белән очрашып, әдәби кичәләр ясап кайттылар. Донецк Язучылар оешмасында Донбасс әдипләре белән иҗади сөйләшү, фикер алы шулар булды. 11 мартта Свердловск шәһәренең Дзер жинский исемендәге культура сараендп татар әдәбияты классигы Г Ибраһимов истәлегенә оештырылган әдәби-музыкаль ки чө булып узды. Кичәдә язучы Мәдинә Маликова әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә де. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашена, композн тор Мәсгут Имашев, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары ның чыгышларын тамашачылар алкышлар белән каршылады. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы Вафнрә Гыйззә туллинага, РСФСР Верховный Советы Президиумының 1988 ел. 11 май Указы белән. • РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәт ләре өчен Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры ар тисткасы Гөлсем Исонгуловага. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1988 ел, 12 май Указы белән, «Татарстан АССРның халык артисткасы» дигән мак таулы исем бирелде. ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы Кояш Тимбикова КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләк ләнде.