Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН СӨЛГЕСЕ

Сөлге халкыбызның көнкүрешендә, көндәлек тормышында, җырларында киң урын алган Хәзер дә шулай мәйдан буласы җирне алдан күрсәтеп, сабан туеның колга башларында чиккән сөлге җилферди, бәйгеләрдә иң алдан килгән чаптар муенына бизәкле сөлге салына, туй атларын, туй табыннарын затлы сөлгеләр бизи Алардагы бизәкрәсемнәргә халыкның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары. элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-той- гылары салынган Ап-ак. якты төстәге тукымадан, төрледән-төрле төстәге кыйммәтле җепләр белән укалап чигелгән сөлгеләрне халкыбыз «Казан сөлгесе» дип атый Затлы- лыгы белән башкалардан шактый аерылып торучы бу сөлгедәге бизәкләрнең һәм сурәтләрнең үзара урнашуы да зур үзенчәлеккә ия. Аларда ерак болгар бабаларыбыз көнкүрешеннән калган аһәңнәр дә. көндәлек тормыш белән бәйле үзгәрешләр дә чагылыш тапкан Сөлге башларында шактый киң кулланылган сурәтләрнең берсе купшы чәчәк бәйләмен хәтерләтә. Әлеге чәчәк бәйләме, бигрәк тә XIX гасыр урталарыннан алып, чигү осталарының аеруча яраткан бизәгенә әверелә Кайчакта бер үк сөлге башында берничә чәчәк бәйләме урнаша, һәм алар бер-бер артлы килеп, дулкынсыман бизәлеш тудыралар, үзенчәлекле гармония һәм ритм хасил итәләр Борынгы бабаларыбызның гадәттә мул сулы елга буйларында яшәгәнлеге әнә шул дулкынсыман бизәкләрдә дә ачык тоемла- на Чигешләрдә тереклек дөньясының асылын чагылдырган сурәтләр дә шактый Әйтик, аллы-гөлле күбәләкләр, балыклар, бал кортлары, кошлар чигелгән сөлгеләрдә без аларның парлы-парлы сурәтләрен күрәбез Бу парлылык чигү осталарының һәм. гомумән, халыкның дөньяны элек-электән бербөтен һәм капма-каршылыклы итеп кабул итүеннән, шулай күзаллавыннан килә. Хәтта үсемлекләр дөньясын тасвирлаган бизәкләрдә дә әлеге фикер төгәл үткәрелә, үзәктән күтәрелеп чыгып, як-якка таба аерылып киткән тармаклар табигатьнең берлеген каршылыклы көчләрдән торган бөтенлеген белдерә. Сөлге очындагы пар канатлардан күтәрелгән каурыйлар өермәсе дә, өскә күтәрелеп кире тәгәрәгән дулкын рәвешендә ясалган гөлләр бәйләме дә әнә шул бердәмлекне һәм каршылыкны сизгер тоюдан хасил булган бизәкләр Тамбур энәсе белән чигелгән сөлге бизәкләре татар хатын-кызларының сизгер зәвыгын хыял офыкларын, иҗат тәҗрибәсен һәм осталыгын чагылдыра Әйләнә-тирәдәге күренешләрне күреп алган күңеленнән үткәргән һәм кабатланмас бизәкләргә сала барган әнә шул исемсез осталарның кулы милли үзенчәлеккә ия булган бай төсмерләр тудырган, аларны еллар һәм гасырлар буена саклап, үстереп килгән