Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каска

Каска

22 нче июнь. Бүген елның иң озын көне. Төне — иң кыска... Төш түгел бу — өнем: кулымда*— тишек каска... 22 нче декабрь. Бүген елның иң озын төне. Көне — ин кыска... 22 нче ае... ... кабер. Көн — кыска Хәтердә бабайлар язмышы... Кулымда — тишек каска... Кар сулары Гөрләвекләр булып, тулып ага,— Урам буйлап ага кар сулары... Кар сулары — сүнеп барган кышның Соң мәртәбә дөрләп ярсулары! Кайчан гына шушы тыкрыкларда Буран уйнап йөрде, кар дулады... Кар сулары — тынган бураннарның Суга әверелгән ярсулары! Кышны озатам, дип уйлый идем. Баксаң, бу бит — язны каршылавым: Юккамыни минем күңелдә дә Ярсып ага кайнар кар сулары?! Кар сулары сыман, кайнап-кайнап. Ага хисләр, ага бар уйларым... Киләчәк ул тирән дәрья булса. Минем — шунда агып баруларым!Иске китаплар актарам Актарам иске китаплар: Күпме әсәр! Күпме шәхес! Укыйм ошаган китапны Заманнар шаулый, шаша хис. Йотам гына китапларның Таушалганың, тузганнарын... Әй очына мин укыган Китапларның тузаннары! ... Шул тузаннарны да йота Мин укымый узганнары Ялгыз чакта Ялгыз бүлмә. Хуҗа бүген — Борчу уйлар өере. Булдыралган кадәр мине Бимазалый һәрбере. Кайсы үрти, кайсы көлә. Кайсы телсез күк ымлый... Сизми дә калырмын сыман Чыгырдан чыкканымны. Күрми калдым, кайчан кергән? Кайчаннан бирле йөри?— Ишеклетүрле йөри шик, Ишекле-түрле йөри... Бүлмәдәге сүрән якты Шәм кебек эри-эри, Ишекле-түрле йөри шик, Ишекле-түрле йөри! ... Кемдер килеп коткарганчы Ялгыз бүлмәмә кереп, Ишекле-түрле йөрер шик, Ишекле-түрле йөрер... Яңа микрорайонда мәхәббәт (Шаяру кагыш) Кереп югал ап-ак давылларга, күз ачкысыз бураннарда адаш — мин барыбер эзләп табам, дидем, дәш кенә син — шундук эзләп табам! Ерып чыгалмаслык карурманда, джунгли яки чүлдә адаш — хет кычкырып, хет пышылдап миңа эндәш кенә, дидем,— шундук табам. ... Кала чите. Яңа микрорайон. Телефоннан дәштең — килдем монда. Кинәт кенә мин югалып калдым «шырпы каплары»ның арасында. Юкка гына мәллә шапырындым: һич табалмыйм сине, синең йортны. Сыңар шырпы сыман югалдым мин, әллә синең йортны кала йотты?! Ишетерсең микән тавышымны: — Син кайда-ау?— дип. салсам әгәр оран. ... «Шырпы каплары»на карый-карый, адресыңны учка кысып торам. ЯШЬ ӘДИП — ЯШЬ ЛӘБИБ ТУРЫНДА әбиб Лерон инде әдәбият сөючеләр өчен өр-яңа исем түгел Әмма ул әле безнең озын тарихлы