Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

Илдар Юзеев

Нихәл, күрше?

(Телгтамашачы бгллн сойллшү) Мин дустың да. танышың да түгел. Аргансыңдыр инде, кич җиткән. Зәңгәр экраныңда күренермен. Кермәсәм дә бикле ишектән. Килдем сиңа бары ике сүзне: «Нихәл, күрше?» — диеп әйтергә. Шигъриятнең бер илчесе булып. Сөенеп һәм көеп әйтергә. Тынгысыз һәм җайсыз Җир йөзендә Бергә яши торган кешеләр — Телибезме, теләмибезме. Без һәммәбез якын күршеләр. Хәлең ничек? Сөенеч-шатлыкларың Котлы булсын! Әйдә, күрешик! Хәсрәтбәлаләрең газапласа. Уртаклашыйк, бергә бүлешик! Ачык әле җанны бары икәү Хәл белешкән чакта, бу мәлдә: Әти-әниләрең. туганнарың. Күрше-күләннәрен ни хәлдә? Берәр күршең, тормышыннан бизгән, Өметен өзгән, бәлки, кем белгән... Иң-иң якындагы кешең синнән Таш диварлар белән бүленгән. Әллә инде күптән онытылганга. Иштелмәгәнгә күрше ягыннан. Авылдагы «Нихәл, күрше?» дигән Җанга рәхәт сүзне сагынам Бер үк планетада диеп әйтмим. Бер подъездда күпме яшибез,— Күңел өчен генә булса да бер «Нихәл, күрше?» диеп дәшмибез. Ннгә тансык хәзер цүркәм гадәт: Хәлгә керү, олы кечелек ’ Күрше белән күрше аңлашмагач. Ничек аңлашсын, ди. Кешелек? Илдар ЮЗВВ1 (1933) Aar Р)* ггаларгмМ Әвчьа «урам иргыл шигырь )нм лыхга ыр «итаЯм аатары ТЛСС Г Гуълв « елишАаге Дә»-ыт Л-w М Җәлил в.ггмЬ.г «гикоиал лргиижләр*' aappram КаламМ «им. подам Дуслардан да бигрәк, дошманнар күп, Аерым-аерым яшәр чак түгел... һәр адымның кайгы-хәсрәте бар: Берәүнең дә хәле шәп түгел... «Күрше хакы — алла хакы!» дигән Изге мәкаль бара искереп... һәлакәткә таба илтер үзен, Күршелектән язса Кешелек,— Кешелектән язса Күршелек! ...Сау бул, күрше... Борчып китте, диеп, Гаеп итмә... Яшә сәламәт! «Нихәл, күрше?» диеп дәшкәннәргә Миннән сагынып-сөеп сәлам әйт! Бәла-кайгы җир астына китсен, Сөенечләр күккә ашсыннар, Илләр, планеталар бер-берсенә «Нихәл, күрше?» диеп дәшсеннәр! Тыныч йокы, матур төшләр теләп, Зәңгәр экраныңнан югалам... Шигъриятнең бер илчесе булып, Ят илләргә карап юл алам... Соңгы егет китте авылдан... «Бәхил бул, авыл!» Бәхилләрме, юкмы? Карт топольнең хәлсез яфрагында күз яшеме, чыкмы? Соңгы егет китте авылдан... «Бәхил бул, авыл!» Озатырга таң нурында тып-тын зират калкып чыкты... Менә ул бәхилләрме, юкмы? Үзгәрүчеләргә Юк, ышанмыйм сезгә, нык ышанмыйм. Җыелыш саен сүз алучылар, Өстән «Үзгәрергә!» дию белән, Минутында «үзгәрүчеләр»... Мин ышанам сезгә, нык ышанам, Ялгыш өчен сызланучылар. Йөрәкләрен янар эшкә биреп, Беләкләрен сызганучылар, Сызыласызыла, кайчак өзелә-өзелә, Авыр-авыр үзгәрүчеләр! Аксакаллар мәҗлесендә булдым Әлегә кадәр юкка мин үземне Акыллы дип фараз иткәнмен. Аксакаллар мәҗлесендә булдым: Мин шактый ук надан икәнмен. Әлегә кадәр юкка мин үземне Хисле адәм диеп "йөрткәнмен, Аксакаллар мәжлесендә булдым: Мин хискә дә ярлы икәнмен... Көчсезлегем калкып чыгар диеп. Әйтә алмый калдым сүземне. Әмма шуны аңлый алуым белән Көчле итеп тойдым үземне. Тарих бабай үзе карап тора Зирәк аксакаллар аркылы. Мөлдерәмә яшьләр булып тула Халык хисе, халык акылы. Бөек аксакаллар мәжлесендә Боек күңелем калды хуш булып... «Без китәбез...»— диеп җырладылар... «Без калабыз!»-.— дидем, кушылып. «Татар бавы» Кама буйларында бау ишәләр. Бугазымда авыр төер бар: Бик якында гына Маринабыз 1 Соңгы сулыш алган бер өй бар. Кемдер уйлый: «Элмәк киюенә «Татар бавы», имеш, гаепле»... Вакыт үзе әйтер хакыйкатьне! Нахак сүзгә халык лаекмы?. Нәселем минем өзелерлек түгел. Тамырлары — ерак, алыстан: Чулман буйларында иген иккән. Суга юкә салган, бау ишкән... Нинди ачы җилләр исмәгән дә. Үрешләрен кемнәр кисмәгән. Тарих бавын җигелеп бергә тарткан. Әмма комнан аркан ишмәгән. Упкын-чоңгыллардаи үткән чакта. Өзелсә дә камыт баулары. Ат урынына тарткан үз язмышын. Сызласа да йөрәк майлары... Идел-Чулман кичкән, ишкәк ишкән. Язмышы да баудай үрелгән... Татар җайдаклары гомум яуда Париж урамында күренгән Бабаларым озак еллар ишкән Ул бау иш янына куш булган: Октябрьдә бер кон «Аврора.нын Арканына килеп кушылган. Нәселем минем күп дәһшәтләр күргән. Баулар белән бергә җыр ^ргән. Аның нинди җырлар үргәнлеген Сорагыз сез Муса Җәлилдән! Төрле телдә җырлап яшь аналар Өмет баглап бишек асканнар. Илбасарлар, баудан элмәк ясап. Зояларны дарга асканнар. ...Авыр бер чор. сугыш гарасаты Маринаны монда китергән. М.Г.» Ц—м —■*"*““ Ь"*"' “• 55 Хәзер кемне, кемне гаепләргә. Сорыйк әнә Кама, Иделдән... Кем ишсә дә, бауның милләте юк, Сылтамагыз аны милләткә! һәрбер телдә бер сүз: шәфкатьсезлек Шагыйрәне илткән элмәккә. Кама буйларында бау ишәләр, Өмет баглап ага сулар да. Мин дә кушылам: бишек бавы үрәм Шигъри җанлы нарасыйларга. Бугазымда авыр бер төер бар: Калды инде фәкать сызларга... Өметсезгә ярдәм бавы бирик, Бирмик аны шәфкатьсезләргә! .'.Ёгерменче гасыр тәкбире Тынычлык юк —бар Җиһанда, Тынычлык юк — таңнарда. Тынычлык юк — Җирдә, Күктә, Аңнарда һәм җаннарда, һәлакәттән кешелекне. Җирне тотып калырлык Тик бер көч бар, илаһи көч: Сабырлык... Урамнан-урамга йөрим, Тәкбир әйткән картлар күк: Шигъри догам бу дөньяны һәлакәттән саклар күк: И табигать, бир сабырлык Тынычсыз улларыңа. Улларыңның нәфрәт белән Сузылган кулларына! И табигать, бир мәрхәмәт Җиргә, Суга, Галәмгә, Ультиматумнар, ноталар Яза торган каләмгә! Илләрдән-илләргә йөрим, Тәкбир әйткән картлар күк, Шигъри догам бу дөньяны Юк булудан саклар күк: Үз-үзеңне харап итмә, И кешелек, кил аңга: Бердәнбер аң икәнеңне Онытма бу Җиһанда! Калалмабыз, юк, күкләргә Кулларны сузып кына... Коткарыйк без үзебезне Көрәшкә чыгып кына! Картлар сабырлыгын алып, Кул тотышыйк яшьләр күк: Аңнар, җаннар аңлашсалар. Яшәр Җир һәм яшәр Күк! Кадыйр Сибгатуллин Ераклардан дәшеп үзләренә янып тормый ярда утлары: пристаньнар бергә җыелганнар, киткән инде пароходлары... Үтте җәйләр. Пароходлар белән кавыштырыр кабат яз гына. Тынды Кама... Тынып калды ярлар... Ял итсеннәр инде аз гына. Кайсы ярдан килгән монда кайсы,— исемнәре ачык язылган. Яшәү гамен төяп килгәндер күк һәр пристань үзенең ярыннан. Сыенгандыр кеше язмыщлары. айлы төннәр белән бәйләнеп- ..Я киткәндер мәнге кайтмаска дип, я кайткандыр берәү әйләнеп. Кемнәрнедер алар аерганнар... Кемдер тапкан... Кемдер кавышкан... ...Пристаньнар Чайкалышып тора җәйләр буе җыйган сагыштан. Кеше Ач та булыр. Ялангач та булыр. Ышыкланырга булмас урыны да. Уйлар кеше, хыялланыр кеше патша сарайлары турында. Авыру булып яшәр. Тоткын булыр. Гомере буе кеше кол булыр. Котылырга аны чакырып торган хыялында берәр юл булыр. Яратмаган кеше белән торыр. Туры килер начар хатынга. Хыялында хур кызлары булыр мәхәббәтне чынлап татырга. Түзәр кеше. Чыдар гомере буе. Гомере буе шулай яшәр дә. Каршысында аның үлем торыр, хыяллары булыр яшәүдә! Мин икенче кабат яшим бугай: Җире бүтән. һава. көн бүтән. ...Мондый түгел иде минем гомер, бер яшәгән идем мин күптән. Без үлчибез кеше гомерләрен анасыннан туган көненнән. Үлә. диләр, кеше бер мәртәбә, ничә тапкыр туа?— Кем белгән... Кадыйр СИБГАТУЛЛИН (1942)- -ы/ыйрк rare* U. FK *>— «ГЯ— Ант* ги якын шигырь китабы авторы Чаллыба яши Көчсезлегең белән... Көчле көчсезгэ мохтаҗмыни? Канада шагыйрәсе Рнна Ланье. Көчлеме мин, көчле түгелме мин — бу турыда түгел уйларым. Яратырга хакым булган чакта булмас минем синнән туйганым. Баштанаяк гашыйк сиңа, димим, гашыйклардан инде көнләшмим. Баш бирмичә чапкан хисләремне тыярга дип тә мин көрәшмим. Су буенда суга карап үскән, моңга чумган ялгыз тирәк син. Сагышларың белән, моңың белән, ялгызлыгың белән кирәк син. Иреннәрне кыймылдатып кына әйтеләсе гади сүзләргә мохтаҗ бит син, мохтаҗ — күңелеңә карап тора торган күзләргә. Тиңнәремне табам, дигән кеше гел югалта бара тиңнәрен. Миңа кирәк зәгыйфь канатларың, сиңа кирәк минем иңнәрем. Уйларыңа кирәк минем ^йлар. җаннарыңа кирәк җаннарым. Мин бит инде сине күргәнче үк шундый итеп сине аңладым. Күңелеңне гөрләвекләр итеп эретергә килгән бер яз мин. Көчледер мин, шуны раслар өчён синең көчсезлеккә мохтаҗ мин. Бер ялгышсыз гомер итеп була. Бүген дә бар әле андыйлар. Бу яшәүнең шартлы икәнлеген андыйлар да бик шәп аңлыйлар. Аңлыйлар да... Ләкин ялгышмыйлар. Ялгышларның хакы югары. ...Горур булып, ихлас булып йөрдек, ялгышлардан котылып булмады. Кемгә ялгыш, безгә дөрес иде. Шуны сорыйм әле язмыштан: башкалары инде • кабатланмас, тик аерма син бер ялгыштан. «Бу дөньяның бөтен мәшәкате, авыр йөге безнең җилкәдә», дип уйлыйк без, уйлыйк соңга кадәр... һәм ышанып китик киткәндә. Хәзергә исән' •Өегез җылымы, гормышы/ыз ару ♦ К«ржж итыажаа Синең хатларны укыйм да кабат, (бик таныш инде алар, танышын), ерактан карап күргәндәй булам, тойгандай булам гомер агышын. Булгансыңдыр, дим, шундый ук Фатих, шундый ук Кәрим — нинди хатыңда. Хатлардан гына аңлавы кыен бик күп нәрсәне кеше хакында. Сорауларың күп өең-җиреңә, бик аз язасың үзең турында. Сораулар алар шундый ук. Фатих, сезнең буынга, безнең буынга. Өебез җылы, тормышлар ару. Суыклар кайчак зәһәр, чатнама... Сезнең хатларны кабат укыйбыз өйләр суынып туңган чакларда. ...Син дә азагын күрмәдең аның, сугышлар инде беттеме, дисәң,— ждвап бер генә: сугышлар бара, үзебез, Фатих, хәзергә исән... Бер күкләргә менеп төшсә кеше, түзә алмас күксез аннары. Җирдә үләр үзе, җирдә калмас андыйларның әмма җаннары. Хөкемдар Исәпләми яшәп булмый икән гомерләрнең үткән һәр көнен. Мин бик озак көтеп тордым бугай кешеләрнең гадел хөкемен. йөриләрдер мине уйлап дисәм, берәүнең дә миндә эше юк. КфШ фронттан җибаргаи мт.мрмкм т» прммд. «1им кмеро ан-сау» дип ям Кайвакытта кирәк гаепләүче, гаепләргә мине кеше юк. Көтмәгәндә сине гаеплиләр, яклаучы юк шундый чагында. Гомер буе икесен дә бергә тота алмыйм шул мин янымда. Инде үземә алдым ул эшләрне, барганым юк судьяказыйга. Үзеңне үзең хөкем итеп кара — ансат түгел андый вазифа. Көне-төне язып кына тора пәйгамбәрләр ике иңемдә: гөнаһлар да табыла, дөнья булгач, саваплар да була минем дә. Кем гаепләр мине, кем яклар дип, як-ягыма инде карамыйм. Кирәк чакта яклыйм һәм гаеплим, карарын да чыгара барам мин. Үзеңне үзең хөкем итү авыр... Минем моңа тулы хакым бар. Шунысы дөрес: хөкем гадел булыр, мин ышанам сиңа, хөкемдар! Көннәре Кояшлы түгел, төннәре Айлы түгел. Гомернең шундый вакыты — күңелләр җайлы түгел. Сызланып ала, сыкрап, суынып китә кинәт. Йөрәккә җылы кирәк бит, йөрәккә җылы кирәк. Учакларда яна утлар. Ник суык ялкыннары? ...Безгә кирәкләре — ерак, җылытмый — якыннары. 1986—1987. Газинур Моратов Алма-риваять ТРИПТИХ I Юк, ышануым түгел бу Ырымга, я аллага — Җир-әнкәбез дә, мөгаен, Яралгандыр алмадан. Ул чакта да Җир-алмага Ят куллар үрелгәндер. Ә ул карышкандыр... Шуңа Оҗмахтан сөрелгәндер. Утлы тәмуг газабына Ничек түзгәндер җаны?! Оҗмах кануннарын бозган Адәм белән Хаваны — Гүя эмигрантларны — Үзенә сыендырган ул. Бәйсез бер дәүләт сыман. ...һәм чәчкәгә узгандыр Җир Гашыйклар карашыннан. Ышануым түгел һич тә Ырымга, я аллага — Җир-әнкәбез дә, мөгаен. Яралгандыр алмадан. Фал ачуым да түгел бу — Болай да һәрни анык — Бер алманы юкка гына Бишкә бүлмәгән халык. «Бер алманы бишкә, әй, бүләек»... Заманага сабак-гыйбрәт булсын — Трояны1 барып күрәек. Трояны барып күрәек бер, Барам дисәң, җае табылыр. Антик чорның шәһре Болгарына Сәҗдә кылып кайтыйк, табынып. Чал хәрабә каршысына басып. Йөз гасырга, әйдә, тын калыйк, һәм сөңгегә җан-калканны элеп. Тутык кылыч белән чаң кагыйк. Тапталудан ташка әверелгән Йөрәкләрне тыңлыйк... И күңел, ни диярсең?— һәр хәрабә — музей, һәр җинаять — экспонат бүген. Ә без — турист: иңдә фотоаппарат — Гүя хәтер! (Шундый гасыры!) Җирдә, бәлки, һәр хәрабә — зират, һәр җинаять — кабер ташыдыр ...Ә алма — сау: орлыкларын тиран Нейтрон үлем итеп чәчәдер Вәхши өчен һәр хәрабә — һәйкәл, һәр җинаять, бәлки, чәчкәдер. Бу кешелек гамьсез балачагын (Ут-күз белән шаярган чагын!) Хәтерендә гүя шулай саклый Троя... Сталинград... Нагасаки... ' Яммагьлар буенча. Троа һолакоттнв яллы ’с*’*"*' вул/яя. Автор ГАЗИНУР МОРАТОВ (/<№)- яшь шагыйре 'Җир лвтере. .Мин аьяьяяы Гыч<ма1.<. исемле шигырь китаплары авторы Камнба яшь Түбә Төзүче Марат Бибишевка Өйләр сала халык, өйләр сала — Агачтан да сала, таштан да... Чулман аккошыдай ап-ак калам Җырга әверелгән, дастанга. Өйләр сала халык, өйләр сала, Чулман гына, никтер, моңая, Өйле булсын һәркем, көйле торсын — Заманасы көйсез болай да. Өйле булсын һәркем... Хыялыбыз Аккош булып күккә ашканда, Җисеменә лаек исем тиеш һәр калага, һәрбер дастанга. Кемнәр анда «төзәтмәләр» кертә Халык язмышына, тарихка?! Патшаларын алла итеп чөйгән Заманнардан гыйбрәт алыйк та, Җисеменә лаек исем кушыйк — Лаек исем — җырга, кешегә. Хакимен дә, хәкимен дә заман Бәяләсен карап эшенә. Ни кылсак та, әнә, Чулман шаһит, Идел шаһит...— Алар күп күргән... Баш очыңда түбәң булу кирәк, Түбәң булу кирәк — Үз түбәң. Баш очыңда түбәң булу кирәк.— Катмарлы да, яшәү, гади дә... Йортсыз-җирсез тома сукбайлыкта Гомер иткән азмы галиләр?! Ә без бүген килеп баш иябез Алар мирас иткән байлыкка. Фатирлы да, хатынлы да килеш Мөмкин әле яшәү Сукбайлыкта. Ни кылсак та, әнә, Чулман шаһит, Идел шаһит...— Алар күп күргән. Бу дөньяда түбәң булу кирәк, Лаек түбәң булу — Үз түбәң! Бурзайларга ташлап кына Үтереп булмый аны — Материалист Акылны, Материалист Аңны: Җирдә даһи туып ята — Тулгак тота җиһанны. Җирдә даһи туып ята — Әйтерсең күктән иңә,— Пешкән алма күк, чеменнән Өзелеп төшә җиргә. Төн уртасында атылган Йолдыз шикелле янып. Күктән «иңеп» пәйда була Төп законы дөньяның. Алмага алма тартыла,— Даһилык — гадилеккә. Алмага алма тартыла,— Г адилек — камиллеккә. Алмага алма тартыла — Чебеннәр — тирес-ашка. Алмага алма тартыла — Икар җаннар — Кояшка. Шундый гади! Әйтерсең лә, Камиллек күктән иңә — Пешкән алма күк, чеменнән Өзелеп төшә Җиргә. Игъланнар ...Муенчагын өзеп этләр кача — Этләүдәнме тели котылырга?.. Ә мин игълан укыйм «Атналык»тан: — Эт югалды! — Колли токымыннан. Эт югалды! — Гибрид шәҗәрәле! Холкы күндәм иде, нәсле — затлы! Эт югалды! — табышыгыз, зинһар?! Эт югалды! — «Платон» кушаматлы! ...Платом белән бәхәсләшми генә Мин игъланнар укыйм «Атналык»тан: — Гражданнар, табышыгыз, зинһар — Гаип булды акчам... алтын алкам! Дөнья белән бәхәсләшми генә Мин игъланнар укыйм «кырын ятып» — Чын ир белән телим танышырга — Бирнәм — фатир булыр, юрган-ястык... Аңламассың... Соңгы мода кебек Бу дөньяның холык-фигыльләре. Хатыннарын ташлап ирләр китә, Шагыйрьләрне ташлап - шигырьләре. Аңламассың... Сальери күк иске Бу дөньяның гайбәт-донослары... Зынҗырларын өзеп җырлар кайта — Сынмас Муса кебек намуслары. Җырларның да. әйе, намусы бар — Себер киткән башы җырларның да. Чылбырларын өзеп чорлар кайта — Тыелганы була чорларның да. Табу салсаң әгәр чын тарихка (Чынлык та, һай. кайчак хәтәр әле). Дастаннардан алыплары качар. Кешеләрдән качар хәтерләре. ...Ә сезгә мин. ханым, бәхет телим — Танышыгыз, сөеп кааышыгыз... Җирдә бәлки шундый игъланнар бар: — Вөҗданымны җуйдым — Табышыгыз?!