Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Зәки Нури

Тезләнүләр

Тезләндем мин, дуслар, бик-бик сирәк, Изге антым санап барсын да: Сәфәрләргә киткән-кайткан чакта — Башым иеп әнкәм каршында. Бер тезләндем, кысып үбәр өчен ' Байрак читен учка алдым да,— Ватаныма тугры булырмын, дип. Вәгъдә бирдем полкым алдында. Ә бер чакны тәүге гыйшкым төшкән Гүзәл кызга чәчәк өзәргә. Кайнар сулап, янә бер тезләндем — Тормыш юлын, димәк, бизәргә. Тезләндем мин һәм тезләнәм һаман Саф чишмәләр суын эчәргә — Туры килсә юлда, арып-талып, Ерак араларны кичәргә. ... Тезләнү ул чүгеп алу түгел, Чүккән сыман бию остасы. Тезләнү ул — кыйбла сайлый белү Адашмаулар өчен, кыскасы. Үткәнгә төбәлә күзләр Учаклар, учаклар! һәр җирдә учак бар! Учаклар якканнар, күр, язның түренә: Утлары сикерешеп биеккә үрелә, Ерактан — алтынсу томандай күренә. һәммәсе янында кайнаша балалар — Зур утка я чүп-чар, я салам салалар... Азса һәм тузса ут, тыяр көч җитәрлек! Учакның гайрәте чамасыз артканда: Дымсу җил сарыла, салкын җил тырыша Ут — төлке койрыгын өзәргә тарткандай... Ә күктә торналар таныш җир өстенә Ләйсәннәр сибәргә ашыга шикелле... Таныш җыр тавышын каршылау күңелле: — «Саумы син. туган җир. кадерлем, сөйкемлем!» ... һәм тагын үткәнгә төбәлә күзләрем, һәм тагын кинәттән кысыла сулышым — Газаплы яу кыры исемә төшә дә. Утларын уйлыйм да каргалган сугышның. «Үлемгә — үлем!» Муса Җялима Ил чиген узып дошманнар атлый, Туган туфракны илбасар таптый... Ярсу үчеңне канат иттең син. Озатты халкың, озатты илең: — Дөрләсен ялкын! Үлемгә — үлем! Автоматыңнан үчле ут аттың. Утлы җыр җырлап окопта яттың. Мең үлем белән янады дошман. Утлы боҗрага камады дошман. Канатың сынды туган ояда. Бөркеттәй бәрелеп булмый кыяга. Пышылдый халкың, пышылдый илең: — Тагын бер талпын! Үлемгә — үлем!.. Чәнечкеле киртә. Күренми юллар... Фашист куана: «Сез инде коллар!» Ә син. ышанып ин якты көнгә. Көрәш башлыйсың караңгы өндә. Синең сүз — байрак кыю дусларга: «Нәфрәт утлары яусын дошманга!» йөрәктә — халкын, йөрәктә — илең: — Сүнмәсен ялкын! Үлемгә — үлем! Синең сулышны таш зиндан буды. Синең йөрәктә кайнар җыр туды. Ялкынлы ул җыр — үлемнән көчле. Дуска бүләк ул, дошманга үчле. Айкап күкләрне, узып җилләрне. Синең үлмәс җыр гизә илләрне. Кабатлый халкың, кабатлый илең: — Яшәсен ялкын! Үлемгә — үлем! Һәр яктагыча Фашистлар шашынып бомбага тотканда. Курыкмады музалар котырган уттан да: Музалар булдылар җирдә күк күкрәве. Музалар булдылар күктә җир тетрәве. Ерактан аваз БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ МОНОЛОГЫ «Кай адымда, кайда ауганымны Мин дә белмим, сез дә белмисез. Әллә бомба, әллә пуля екты, Анысы да төгәл билгесез». — Кыю тавыш, күптән тынган тавыш Ишетелә һаман ерактан — Фонтан булып гүя атыла ул Җир астында калган йөрәктән. — Ут ташкыны безгә каршы акты. Кайнар җилләр каршы истеләр, Фашист килде бик күп ялкын алып... Минем юлны шулар кистеләр. Юк, мин әйтмәм: «Үлдем... ятып калдым... Авыр юлда аяк талды»,— дип. Тел күтәреп дошман әйталмасын: «Минем җирдә ятып калды» дип. Чөнки бит мин үзем «атып калдым», Чөнки шундый халкым мәкале. Бик күп фашист төшкән чакны күрдем Яр читеннән суга мәтәлеп!..» ... Таныш тавыш. Кырык беренче елда Үлгән илдәш, сине җир тыңлый. Җирдә әле, дустым, һаман давыл, Җирдә әле һаман җил тынмый. Өлкәннәргә рәхмәт сүзебез Рәхмәт сезгә, безне үстергәннәр, Безнең өчен яшәгәннәргә. Безнең өчен утлар-сулар кичеп, Безнең өчен яшьнәгәннәргә. Әйдәп әйткән сүзләр өчен рәхмәт: «Атлагыз,— дип,— безнең юллардан!» Киләчәккә бару путевкасын Без бит алдык сезнең куллардан! Горький ... Аның йомшак чәчен җиләс җилләр тарый, Идел шаулый. Ул — иркен һәм тирән сулы. Япь-яшь малай көн дә шунда килеп карый: Гүя Идел халык яше белән тулы... Кем уйлаган, күреп анын бала чагын Иделдән дә киңрәк юллар салачагын. Ьик күп буын аны телгә алачагын. Маяк булып Горький мәңге яначагын Халыкларның тирән хисен җырлады ул, һәм халыкның турылыклы улы булды. Иҗатында азатлыкны зурлады ул. Үткән юлы — беек көрәш юлы булды. Кыңгыраулар үксеп чыңлый Куе үлән баскан үзән буйлап үтәм. Монда Хатынь сабыйлары уйнап үскән. Болын тутырып күпме чәчәк исе аңкый! Җир җиләге алсу төймә төсле балкый. Кайберләре яна уттай кызарып ук... Ник җыймыйлар? Чөнки Хатынь кызлары юк. Күпме алан - ерагы һәм якыннары... Йөри анда ләкин Хатынь хатыннары. Юл буена чыгып баскан күпме гөмбә! Тик аларны килеп өзмәс монда кем дә. Әнә базын — Хатынь печән чапкан җирләр. Инде монда чалгы чыңлатмыйлар ирләр. Үләннәрне еккан сагыш җиле, исеп... Тик кыңгырау чыңы кайта монда, үксеп. Шундый булмасын йөрәк Үзәк өзгеч зәһәр салкын. Теш камаштырган җимеш. Җылысы булмаган ялкын. Сулары кипкән инеш Нурсыз яз, яңгырсыз болыт. Чәчәк атмаган гөлләр. Былбылнын калуы тынып... Айсыз-йолдызсыз төннәр... Җир күрми тутыккан көрәк. Караңгы һәм ерак юл... — Ярата белмәгән йөрәк Менә нинди йөрәк ул! Чишмә Юкка түгел бу шатлыгым. Таптым йөрәк чишмәсен. Беләм анда су сафлыгын. Беләм аның кипмәсен... Чишмәм минем күпкә җитәр — Эч кенә һәм эч кенә! Безне зур да, нык та итәр Шушы үлмәс хис кенә. Дуслык бүләге Бүләк алдым мари дустымнан: Яңа китап миңа җибәргән! Килде шаулап яшел дулкыннар, Сәлам килде җиләс җилләрдән... Йөрәк аша, тагын яңарып. Сузылдылар урман юллары. Килде гүя алсу таңнарның Җемелдек һәм уйнак нурлары. Кулым тиде ап-ак шомыртка. Чыршыларны сөеп сыйпадым. Әйтә алар гүя: — Онытма, Бер килеп чык безгә.— дип, — тагын. Килде уйнап кышкы бураннар. Агач өйгә барып кердем мин. Иркен мәйдан, туры урамнар... — Йошкар-Ола төнен күрдем мин. Тулды гүя минем өемә Сагыз исе аңкып нараттан. Күңел җырлый, күңел сөенә,— Шулай бит ул дусны яратсаң! «һичнәрсәне онытып калдырмый Алып килдем сиңа», — ди китап. Чамасыз зур бүләк алдым мин. һәм шатлыгым минем бихисап! Гамил Афзал БИЕК ҮРДӘН ТОРЫП Мин сүземне сөйләп бетермәдем йолдызлар сибелгән төннәр булыр, Айлы төндә минем тавыш кебек Ымнар булыр, өннәр булыр. Мин сүземне сөйләп бетермәдем: Минем тавыш килер искән җилдән. Ул аланда кыштыр-кыштыр итәр Сынган ботак, кипкән үлән. Мин сүземне сөйләп бетермәдем: Шаулап-үкереп агар агым сулар. Кара төндә урман култыгында Минем тавыш белән бер җан елар. • Казан сөйли: — Җәяүле буран... ди. Мәскәү сөйли: — Юлларда томан,— ди, Фәлән-фәлән метр җил исә. ди. Өйдә генә утыр, югыйсә, ди. Утырыр ла идек, эч поша шул. Мәшәкатьле заман эш куша шул. Ил байлыгын табу — безнең һөнәр. Борчылулы көннәр һәм төннәр.. Кемнең кай җире авырта Безне дә кемдер кайгырта. Кеше җаны кара урман, дигән, Тирән диңгез, дигән кемнәрдер. Кеше җаны кыргый, кара төннән Якты таңнар эзләп килгәндер. Кеше җаны чакма ташы, дигән, йөзек кашы, дигән кемнәрдер. Кеше җанын изгелекләр иңгән Бәхет илләрендә кинәндер! Бу татарның, мескен бүрек киеп. Балаларга китап өләшеп. Белем биргән inai ыйрьләрен сөеп. Биек үрдән торып сөйләшик! • Биек үрдә биек урман үскән. Бүрек салып карап торырлык... Бабайлар да батыр булган икән. Безнең шатлык, безнең горурлык. ГАМИЛ АФЗАЛ (192П ша.ыирь. •Двнм -Ышииы.м.». . Аы .ы А Л еге/мнчМн ЧРГЫК >ирш.а. сигара -«•■•/> ки»иЛы аогоры Ул ГЛИРныңГ Гпм невмгндме Д-Ң г яргмиясг туреагы сЗ.ммггә яши Адәм баласына игътибар ит, Ярдәм итмәсәң дә елмаеп кит, һәркемнең тормышы чыр-чулы, һәркемнең көннәре борчулы. Талгын гына талгын — һава дулкыннары. Дәртле шау-шу тынган, Басу-кырлар сары. Сәламеңә якты чырай өстәп. Бер яхшылык, бер изгелек күрсәт, Гомерләр — бормалы су юлы, һәркемнең йөрәге моң тулы. Хәсрәт чигү түгел, Арганлыктан бары Күңел төшүләре. Күңел кайтулары... Чыр-чулы мәсьәлә чишәбез Борчулы гомерләр кичәбез, Күңелдә чеңләгән кыллар бар, Үзең дә белмәгән моңнар бар. Ф Йолдызлар елмая биектә, Җилләре ягымлы кебек тә, Таңнарда тирбәлә тал-тирәк, Заманга иң матур җыр кирәк! Дәртләндерде әле, җилкендерде август иртәләре. Чәчләремне уңга-сулга сибеп җилләр иркәләде. һәр яфракта җилбер-җилбер итеп яхшы хәбәр поскан. Бер шатлыклы сәлам килер кебек еракерак дустан. е Агач сука белән җир сөргәндә Кеше бик тә гади булгандыр, Кара мунчаларда әкият сөйләп. Җенпәридән куркып торгандыр. Читән артларында кубыз чиртеп, Ул иң гүзәл көйләр чыгарган, Заман түрләрендә фикер йөртеп. Без илһам алабыз шулардан. Елларга карап яңардык: Елмаеп йөргәнең бар. Йөзек кашына язарлык Ялкынлы сүзләрең бар. Ярсулы яңа агымда Яшәреп, сулар эчкәч, Заманның зәңгәр тавында Моңаеп торма, иптәш! Дәвер чатларында туктап, Матур дип туган илем, Мең ел онтылмас бер китап Язасым килә минем. Җыр булып барсын минем җан Киләчәк заманнарга. Иң матур гөлләр — идеал. Иң биек үрләр алда. * Халыкның күңелендә йөреп тә, Сүз итеп әйтмәгән уйларын Каш итеп куябыз йөзеккә, Акыллы, зиһенле оланым. Я бетәбез, я калабыз, диеп. Куркыныч сүз йөри телдән-телгә. Җәһәннәмнән тәмуг утын чөеп. Агулы жил исә илдәнилгә. Тын күлләргә ай шәүләсе төшә, Шигъриятле уйлар уйлагандай. Кошлар сайрый, арыш, бодай үсә. Берни булмагандай... * Карурман бу... Кайда былбыл, кайда ябалак, һәр адымда хәвеф көтеп тора. Караң! ырак яктан сагалап. Сәгать әйтә: вакыт, вакыт, вакыт... Вакыт үтә, ягъни мәсәлән. Ярты гомер ил алдында балкып. Артистлар да төшә сәхнәдән. • Сандугач сайрый тирәктә алкышлар көтми генә. Сандугач сайрый кирәккә, уйламыйнитми генә. Артистлар да лаек ялга китә. Аның белән китә хисләр, төсләр... Яшь талантлар йөгереп килеп житә. Алар инде нишләр? Сере сыяр ярын тапкан. каурые соры гына, Туган урманына кайткан мәхәббәт жыры гына. » Әллә кайчан юкка чыккан халык Исемнәре кал>ан ташларда. Тарих чоңгылыннан моңнар алып. Бер хикәят сөйли башларга Кыенсынам. Үткән-беткән, диләр, Төтеннәре искән жил булып. Каберләрен күмеп күчкән чүлләр. Көчле халык калган из булып. Эзләнгән күңелне жилкетә Хезмәттә бәхетен тапканнар... Тәгәрәп төшәләр чүплеккә Акчага намусын сатканнар. Карурман бу. Күсәк, хәнжәр тоткан Юлбасарлар чоры узса да. Җәһәннәмнән алып агу йоткан Атом чоры тора тупсада. Туры юл булмый ул тормышта, Бормалы юл була, бормалы. Бормалы юлларда тырыш та, Алга бар, күтәрел югары. Ут белән,су белән ярышта. Әй, адәм баласы, ялгышма! Ф Күңел күзен төбәп ераккарак, Дәрдмәндне укыйм кабат-кабат. Бу әрнүле, серле юлларда Әйтеп булмый торган моңнар бар. Исә генә җилләр, ага сулар. Искерми дә, онтылмый да шулар. • Күпме вәхшәт, күпме кара давыл Дулап үткән җирнең өстеннән! Бар матурлык кояш нурыннан ул, Бар изгелек — ана сөтеннән! Күбәләкле, мең чәчәкле болын, Шомлы шаулап торган карурман. Суларда йөз, тауларга мен, улым, Туган илгә карап горурлан. Таштан-ташка сикереп сулар аккан, Зәңгәрләнеп яткан тау булыр. Бөек эшләр көтә изге ватан. Син тырышсаң, ватан сау булыр... Сиваш сазлыкларын кичкән кебек, Тездән пычрак ерып бардым да, Яңа тормыш чәчәкләрен сөеп, Басып торам заман алдында. Якты өмет, тапсыз намус белән Сулар сибәм нәфис гөлләргә. Арып-талып яңа чорга киләм, Ак чәчләрем сибелә җилләргә. Мунча пәриеннән алып Ходай тәгаләгә чаклы Ялын чөеп, хәйран калып. Хыял аты чапты. Уйчан-уйчан эңгер ятты, Көлә-көлә таңнар атты. Елга кебек еллар акты... Туган яклар якты!