Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кәгазь җыю кооперативы

Кооператив ачтык әле. Кәгазь чүбе җыябыз. Без барлыгы өчәү генә — Тар бүлмәгә сыябыз. Чыгып киттек өч тарафка, Вак-төяк кәгазь эзләп. Чыгып йөрмәс идек тә бит — Шундый ул яңа хезмәт. Берчак Ханнан кайтып төште — Кибән чаклы кәгазе. Анда җитмеш начальникның Мең дә җитмеш вәгазе. — Зур бурыч.— ди бер башлыгы.— Шулдыр минем уемча: Иптәшләр! Без алда барыйк Алда бару буенча. Ә бер җирдә бәйләмнәргә Гел рапортлар җыелган. Матур шома кәгазьләргә «Җиңдек!» сүзе сыенган. — Фәлән, фәлән, фәлән, фәлән Бәйрәмнәр хөрмәтенә Безнең коллектив,— ди берәү.— Хезмәттә үргә менә... Өйрәндек алда барырга Хезмәттә һәм парадта. Арттагылар безне күрмәс Бинокльдән карап та... Рапорт алу, рапорт бирү — Рәсми мактану бит ул, Мең начардан бер яхшыны Табып шатлану бит ул. Гарифҗан да бик күп җыйган, Төп-төгәл өч машина. Жалу-шикаять кәгазе Төягәннәр барсына. Минем жалу язганым юк. И. күп язалар икән. Кайберләре яза-яза Тәмам азалар икән... Бер кеше үз коймасына Бер кадак артык каккан. Күршесе аннан шикләнә: — Эзләгез. Каян тапкан?.. Тоз чәйнәгән кебек итте. Йөзен чытты Гарифҗан. Аны бик нык хурлап язган Ниндидер бер гарип җан: — Экономика —заводның Акчалы йөрәге ул. Экономист шул йөрәкнең Кирәкле терәге ул. Ә Гарифҗан Сайкин үзен Шул йөрәктән аера. Барлык исәпхисаплавы Үз ягына каера... Тик Гарифҗан көлә башлый. Үзеннән көлә микән? Әллә кешедән көләрлек Бер сәбәп белә микән? — Изге дип йөри торгандыр Сәлим һәм Ханнан үзен. Аларга да юллаганнар Монда чеметү сүзен: «...Лозунглар яза Ханнан. Унны буйый көненә. Тик нигәдер йөрәкләрдә Урын булмый сүзенә. «Ак яка» булып йөргәнче. Ул эш эшләсен.— дигән. Безнең ашка көя булып Бүтән төшмәсен,— дигән. Берсе әйткән: «Папка тоткан Укытучы Сәлим дә. Аның укытам дигәне Гел укытмау хәлендә»... Бер көләбез өчәүләшеп, Ярсыйбыз язучыга. Дөреслек бар дип карыйсың,- Ж алудан агу чыга. Үзебезнең кем булуны Белер идек кайда без? Кооператив ачып, таптык Үзебезгә файда без. Кемнәр ярамас эш кылган. Кемнәр нәрсә сөйләгән... Шундый серләр белән безне Кооператив төйнәгән. Эшләребез гөрләп бара. Көтелми бәла-каза. Кәгаземе? Анысы — диңгез, Бөтен ил кәгазь яза.