Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бездә кунакта — Башкортстан шагыйрьләре

Май аенда тугандаш Башкортстанда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре була. Киләсе елда исә бездә — Татарстанда Башкорт стан әдәбияты һәм сәнгате бәйрәме узачак. Шушы уңайдан, бу санда без укучыларыбызга Башкортстан шагыйрьләре иҗатыннан кайбер үрнәкләр тәкъдим итәбез

Мостай Кәрим, Бпшкортсгдиның халык шагыйре. Социалистик Хезмәт Герое Билгесез солдат Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр. Бу — билгесез солдат һәйкәле Билгесезме шушы бакыр кеше’ Билгесезме, хәтер, әйт әле?! Атакага күтәрелдек бергә. Ега сукты әҗәл бер мәлне. Вакытлыча янә терелдем мин. Ул — мәңгелек сынга әйләнде. Каршысында түтәл — түтәл гөлләр Иле ялкын булып яналар. Баш өстендә таңнан кошлар сайрый. Эргәсендә сайрый балалар. Ә артында аның чал бер хатын (Ил әнисе - улдыр, MOI аен.) Пичәмә ел инде өнсез елый. Салкын ташка бәреп маңгаен. Ж иңү! Кояш балкый бер битеңдә. Бер битеңдә моңсу ай һаман Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә. Бер кү зеннән әче яшь тама... Наҗар Нәҗми, РСФСРның М. Горький, БАССРның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Бүдәнә белән тартай (МӘСӘЛ ТҮГЕЛ) Бер ел бүдәнә симерсә, Бер ел — тартай, дигәннәр. Акыллылар яшәүнең бар Серенә төшенгәннәр. Үзгәрә бара акыл да, Үзгәрә заманалар: Заманга чыдамый ава Хәтта таш баганалар. Кошлар ничек? Аларның да Гомер заманча ага: һәр ел бүдәнә симерә... Ә тартай? Тартай теленнән таба. Әнгам Атнабаев, Г. Сәләм премиясе лауреаты Буш имезлек Әгәр бала елый башласа, Кабаланып, Ярдәм кулы сузган булабыз. Ими сорап ачкан авызына Буш имезлек тыгып куябыз. Суыра торгач, ачыгуын йотып. Йоклап китә — тавыш-тыны юк... Буш имезлек — коры бушлык инде, Ни файдасы, ни туклыгы юк. Әмма ләкин вакытлыча тыныч. Янәсе дә имә — и, бала! Артык беркатлы шул, зурлар биргәч, Буш имезлек белән юана! Ә, туктале! Нигә исем китеп. Бик жәлләгән булам баланы?! Безне дә бит тормыш мең мәртәбә «Симез» вәгъдә биреп алдады! Вәгъдәләрнең йомрыларын алдык, Күзне камаштырды ялтырау; Докладлардан көмеш сулар акты. Карарлардан үсте алтын тау. План тулмый торса, нуль өстәдек, Итәк кисеп җиңне ямадык, Бишьеллыклар үтәлмичә калса, «Үтәлде» дип кемне алдадык?! Хәтта бер чак рәсми алдашуның Чама тәртәсеннән ычкындык: Сиксәненче елдан коммунизм Башлана дип чәүкә очырдык. Кем узардан мактанышу китте. Башны әйләндерде «ура»лар, Рапортларда уңыш арткан саен Такырая барды буралар. Төче ялган ышанычны ашый. Ышаныч юк — димәк, иман юк. ...һәм бер вакыт тәмле йокыбыздан Буш имезлек кабып уяндык. Бу тормышның яман авырлыгын Киметеп тә торма, арттырма,— Дөресен әйт, мин бит сабый түгел, Буш имезлек миңа каптырма! Рафаэль Сафин Табигатьнең кәләш кенә чагы — Оһо-һо-һо-һой!— дип бер кычкырсам, офыкларда кояш уяна. Уяна да, кияү егетедәй, тәңкәләрен сибә дөньяга. Җилләр йөри яна көй чыгарып, чиртеп кылын язгы кичләрнең. Табигатьнең кәләш кенә чагы, уйнап торган чагы хисләрнең. Ул өләшә бүген бүләк итеп яланнарның чагу балкышын, күкнең чыңлап торган зәңгәрлеген. агачларның яшел алкышын, жилен, гөлен, жырын, бар кошын Табигатьнең кәләш кенә чагы. Әйе. башка бүген ул. башка: тетрәнүле кайнар өмет белән баккан гына чагы кояшка. Табигатьнең кәләш кенә чагы. Берүк, абай була күрегез: яман сүзләр әйтеп өркетмәгез, кайта күрмәсен, дим, күңеле. Табигатьнең кәләш кенә чагы... 

Сабый Әче җилдән Авылымның йөзе каралган төсле. Сабый тавышы да чыкмый. Дөнья картайган төсле. Авыл үткәнен хәтерли. Бу галәмгә бага да. Картлар гына торып калган. Калмаган бер бала да. Тавышлары ишетелми. Зык купмый бала-чага. Урамында өерелеп Тик җилләр генә чаба, йортларына кагыламын. тавышы Тур башында сабырлык. Кочаклашып елашмыйлар Картлык белән сабыйлык. Авыл тыныч. Давыл ерып. Тансыклары канганмы? Бер баласыз авылкаем Бала булып калганмы? ...Әче җилдән Авылымның йөзе каралган төсле. Сабый тавышы да чыкмый. Дөнья картайган төсле. Равил Бикбаев, Туган төбәктәге ояларга Җылы яктан күпме кош кайтты Нигә әле кинәт заманымны Оя баскан кошка охшаттым? Тимер Й О С Ы П О В Черем иттермичә. Сискәндереп, Күпме көннәр үтә, таң ата. Туар чебешләре арасында — Оясында — Ята... Граната. Айдар Хәлим Гади сорау Нигә әле мин үләргә тиеш? Олуг кояш, синнән сорадым. Әйттең, кояш: — Синең йөрәк белән Җир җылытам бит мин, туганым. Нигә әле мин үләргә тиеш? Чиксез дәрья, синнән сорадым. Әйттең, дәрья: — Синең яшең белән Таш сугарам бит мин, туганым. Нигә әле мин үләргә тиеш? Саңгырау таш, синнән сорадым. Әйттең син, таш: — Синең түзем белән Иген үстерәм мин, туганым. Нигә әле мин үләргә тиеш? Минсез ничек яшәр бүтәннәр? Миннән башка матур киләчәк тә Матур булмас кебек үткәннән — Нинди мәгънә гомер иткәннән? Нигә әле мин үләргә тиеш? Мин бит — кеше, түгел пәйгамбәр. Мин мәңгегә сезнең белән калам — Кояш, су һәм Таш туганнар! Кадим Аралбаев Таштугай Барма кайсы гына почмагына, Шатлык иле минем Ватаным, Әмма сине, моңлы чал Таштугай, Шаттугай дип бүген атадым. Шаттугай син бүген, әй Таштугай, Үзәннәрең — бәхет үзәне. Далаларны — иген иле итеп, Дөньяларны халкым бизәде. Шаттугай син бүген, әй Таштугай, Кешеләрең батыр затыннан. Тир түккәнгә җиргә Исемнәре Таштугайкай. синең камышыңны Җиз курайкай итеп тартаем. Хилык яшрыншш Йолдыз булып күккә атыла. Шаттугай син бүген, әй Таштугай, Актан-ак сөт, гүя, күңелең. Җәйләүләргә төшеп ак каеның Яулык болгый, нурга күмелеп. Шаттугай син бүген, әй Таштугай, Шатлык ташып дулый йөрәктә: Башакларың камыш кебек шаулый, Уңышларың йөри үрнәктә. Шаттугай син мәңге, әй Таштугай, Ил кырында сайрар бүз тургай.— Аңа кушылып, даның яңгыратып, Уйный бәхет көен җиз курай. Факиһә Тугызбаева «Танышыек: син Бәхетме әллә? Мин дә Бәхет. Менә куш булдык. Алып очыеммы күккә сине, Очыекмы икәү кош булып? Синен җанын моңмы? Минеке моң! Карамыйкчы әле чикләргә! Күккә күтәрелә бәхетлеләр Мон күтәрә кошны күкләргә. Мен хәстәре мен хәсрәте белән Калсын әле җирдә елак көз. Тирбәлербез айнын бишегендә. Елмаешып кына күзгә-күз»,— Ничек шулай кыеп әйтергә сон? Бу сүзләрем — телем очында. Эндәшмичә генә атлыйбыз без. Учын тоям тәү кат учымда. Риф Мифтахов Югалтмыйк! Берсе бетсә, икенчесе туа. Өченчесе килеп өстәлә - йөз мәшәкать... (Кайда хис-тойгылар!) Якыннарны хәтта искә дә Төшерергә форсат җитми кала. Куа-куа төпсез дөньяны... Әллә заман шулай җайлап кына Туганлыкны, тойгы, йоланы Оныттырамы ул — тизлекләргә. Әйберләргә бәйләп хыялны, йөз мәшәкать... Ул элек тә булган. Тик барыбер туган туганны Якын иткән, ана килеп киткән — Суытмаган таныш тупсаны... Бер күрешер өчен, атлар мичән. Ераклардан килгән дуслары. Юк. сый түгел, акыллы сүз белән Мәҗдесләрнен чыккан зур даны. Нигәдер, без хәзер икенчерәк (Әллә мина шулай тоела?) Кулны 1ына түгел, күзне бәйләп. Әйбер баса адәм юлына (Ә байлыкка күнел күзе төшсә. Кешеләргә ул тиз суына.) Мәшәкатьсез яшәү булмыйдыр ул. Тик туктаусыз дөнья кумыйк без — Саф тойгыны һич тә кмалтмыек. Кеше сөяр Кеше булыйк без! Рәмзилә X исаметдино в а Ирәмәл тау кызлары Таудан чыршы төшеп килә балитәкле күлмәктән, әйтерсең лә. киеп алган башкорт кызыннан күрмәктән Таудан каен төшеп килә тәнкәкашмаудан тоташ. Әллә инде сабантуйга җыешаммы бу туташ? Каелган алъяпкыч киеп, килә тауның миләше. Әллә кемиен балдызыдыр, аллә кемиен бикәче Ак күлмәктән шомырт килә, үтә тыйнак кыз бала — чак-чак кагыл, коелып төшә, сүз әйтергә ояла. Кем кызлары килгән икән, төзәнешеп, киенеп?! Карт Ирәмәл түшен киргән, мактангандай, сөенеп. Таңсылу Карамышева Көянтә Чайкалдырмый, чайпалдырмый, йөгереп кенә, вак-вак атлап, ипләп кенә, йөзеп кенә, суга барам, туып-үскән илгә кайтсам, көянтәмә уйлар, хисләр элеп кенә. Чиләкләрнең бер күзендә кояш көлә, бер күзеннән ай-йолдызлы нур бөркелә; Бер иңемне кичәге көн тирбәтә күк, бер иңемдә алдагы көн туып килә. Көянтәнең бер очында хәтер килә, үз бәһасен, дәрәҗәсен белеп кенә; Көянтәнең бер очында өмет килә, киләчәкне якын, газиз күреп кенә. Мөлдерәмә тамчыдыр ул — бер элгечтә, бер элгечтә — күзгә сыяр болытлар бит; әнә кара: орлыклар бит — бер элгечтә, бер элгечтә — өлгереп җиткән уңышлар бит Бер чиләктә — чишмә генә, инеш кенә, бер чиләктә — күтәргесез диңгез-дәрья; Көянтәмдә — тамырлар һәм таҗда чәчкә, туган йортым һәм дә чиксез бөтен дөнья. Чиләкләрем бит буш түгел, тулы килә, абайламый, атлап кара ава-түнә: берсен түксәң, берсе әзер түгелергә — чиләкләр бит берсен-берсе тотып килә! Әсхәл Әхмәтхуҗин Дулкын чайкап, упкын айкап Ятып та, Я давыллап, тауны тауга Атып та, Басалмасаң күңелеңнең Ярсуын, һәм сагынсаң йөрәгеңнең Яртысын, Син, син, диеп, илле идел Кичәрмен, Син, син, диеп, җитмеш җирне Г изәрмен. Тик барыбер килермен мин Ү зеңә, Килми калмам, бакмый калмам Күзеңә... Хыялымда — иң саф зәңгәр Диңгез син, Сусыз чатнап ярылган яр — Синсез мин.