Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ЯГЫМ — ГОМЕР ТАҢЫМ

Абай моңнары Ялга туктый кичен бар кәрван. (Әлсерәгән кара дөяләр.) Думбра уйный берәү арадан: Кыллар тибрәп телгә киләләр. Дәрман бирә җыр дәү олауга. Дәррәү оча бөтен якка ул. Исе цитми буран улауга. Җырны тыңлый хәтта саксаул. Иксез-чиксез казакъ даласы Булган төпсез газап дәрьясы... Дәү акынның йөрәк авазы Булган илгә йөрәк дәвасы. Сары дулкын — дала комнары. Яшәрткеч яз — Абай моңнары Пар канатым Тукай белән таныштым мин Абай теле аркылы... Шуннан бирле йөрәгемдә Дөрли Тукай ялкыны. Тукан. Абай - пар канатым. Юлдашым — абынганда». Иҗат юлымда илһамчым, кояшым — давылларда. кың игка.шн.ин культура хех»вгк*рг КлыяЛа М Ә X м үт Хөсәен Семипалат Иртеш ага Иртеш ага. Ярга дулкын кага, Ә мин эзлим яшьлек эземне... Абай бабам. Туып-үскән далам. Сез ачтыгыз минем күземне. Иртеш ага... Җаннарыма дәва — Бодай исе. чирәм һавасы... Суын эчсәм, кабат яшәрәм күк. Җырларымның туа яңасы. Соңгы туп Иске йортларыңа карап. Искә алам сине кабат: Ком каласы идең бит син Мин яшь чакта. Семипалат. Су өстендә балык аулап. Акчарлаклар җилпи канат. Алар. ахры, миңа шулай Сәлам бирә. Семипалат. Таллар толымнарын тарап. Көлемсери миңа карап. Алар да гүя үз итеп. Баш изиләр. Семипалат. Керәшәле ярга карап Уйлыйм: портың тулы кораб... Иртеш буйлап сәяхәтем Татлы төш ул. Семипалат. Ком бураны тузмый кабат. Урамыңда — сирень, нарат... Танып булмый хәзер сине. Яшь син. яңа. Семипалат. Саргылт үлән сарган тын далада Пыр тузып без футбол уйныйбыз. Өс-баш тузан, тештә ком чытырдый... Ә без һаман уйнап туймыйбыз. Туп — күн тышлы, резин эчле түгел. Тутырылган чүпрәк аңарга. Тәгәрәми дә ул, сикерми дә. Типсәң генә оча һавага. Уендашым уң яктан пас биргәч. Инде җиңәбез дип шатландым. Әйбәт кенә әйдәгәндә тупны. Абынып, йөзтүбән капландым. Каршы якның капкасына, күрәм. Бер сикереш ара калганын... Гарьләндерде — абынуым түгел. Соңгы тупны кертә алмавым... Кинәт афәт! Туган туфрак яна... Көек исе каба сулышка... Ил иреген яклап аугач әткәй. Үзем теләп киттем сугышка. Күренсә дә малай-шалайларча Минем төсем, тышкы килешем. Башта укчы, аннан тупчы булып. Утка кердем туган ил өчен. Тубым белән фашист танкын ваткач. Дулкынланып, сүзсез калганмын... Искә төште шул мәл балачакта Соңгы тупны кертә алмавым... Теләк Туган ягым — гомер таңым. Үс. матурлан. чынык тагын! Онытмагыз бабагы знын Туган ягын, оныкларым! IWf5!ЧЯ? KatuMtan Киыч