Логотип Казан Утлары
Роман-хроника

ТАЙГАК КИЧҮ

Юл башы

1

Институтның тулай торагыннан чыкканда, таң атып, кояш инде күтәрелә дә башлаган иде. Гадәттә мондый көзге иртәләрдә Казан өстенә Иделне каплаган куе томан сарыла, көн җылынып беткәнче шәһәр шуннан арына алмый — ак чыбылдык астында кала иде. Бүген ул томан да юк — күк йөзе күм-күк. Көнчыгыштан көлтә-көлтә алтын нурлар сибелә. Көн җылы, матур булыр, ахрысы. Иртәнге салкын һәм дымсулык, мөгаен, кичәге яңгырның сулышы гынадыр Гаҗәп! Югыйсә инде «әбиләр чуагы» узганга да айдан артык. Бүген октябрьнең егерме бише бит ннде. Бәйрәмгә дә ерак калмады — ике атнадан да ким. Быелгы бәйрәм аеруча тантаналы, күңелле булыр — Бөек Октябрьгә егерме яшь тулачак. Безнең институт колоннасын бәйрәм демонстрациясенә алып чыгуны ректор быел да миңа тапшырды. Ни генә әйтмә — командир кисәге бит мин Институтка килеп кергәндә шинель петлицаларымда чия кызыл өчпочмаклар яна иде.. Әле дә өстән хәрби мундир төшми. Ләкин студентларның әзерлеге ташкүлчим, нибары ике тапкыр җыелдык — саф дигәннең исе дә юк, сыер көтүе кебек, беребез алда, икенчебез артта. Бигрәк тә кызлар шырык-шырык көлеп теңкәгә тия Кычкыракычкыра тамагым карлыгып бетте. Ай-Һай, бу хәтле дә йөгәнсез булыр икән хатынкыз дигән халык! Дөресен әйткәндә, әле кайсы факультет артыннан кайсы барасы да ачыкланмаган. Беренче җыелуда тарих факультеты алда иде. Икенчесендә, маршировка вакытында, ректор минем планны бозды да ташлады «Алдан биофак барсын. Анда кызлар күп, чәчәкләр белән чыгарлар»,—дип, бер көтү йөгәнсез кызны колоннаның алдына бастырды. Ачуымнан шартларга җитештем, чак-чак кына ректорны сүгеп ташламадым — тешләремне кысып калдым. ИБРАҺИМ САЛАХОВ (1911) — прозаик, шагыйрь. *Күкчәтау далаларында» •Имәннар тамыр җәйгәндә» романнары. ‘Мәхәббәт картаямы» повесте, байтак хикәя шигырь пьеса җыентыклары авторы Әсәрләре илебез халыклары телләренә дә тәрҗемә ителгән Күкчәтау өлкәсенең Кызыл Яр авылында яши. Ә менә кичә төнлә үзен, ректорны әйтәм. кулга алганнар, халык дошманы булган, ди Кем белә, булса булгандыр, революциягә хәтле чит илдә укып кайткан зыялы бит Болан үзе бик Совет яклы булып сөйли иде Кем әйтмешли, кеше карбыз түгел, эчен ярыл карап булмый Безнекеләр юкка, бер дә тикмәгә кулга алмаслар.. — Борыл, унга! * Кырыс әмер уйларымны бүлдерде Мин ялгыз гына түгел, өчәү f барабыз икән ләбаса. Толстой тыкрыгыннан борылып- -безнең тулай торак шушында * Карл Маркс урамына чыктык Монда буп-буш. машиналар да күренми 5 Әле трамвайлар да шолдыр-гөлдер йөри башламаган Кала өчен сәер " бер тынлык. Асфальт түшәлгән киң урамның ике ягы буйлап тезелгән - өчәр, дүртәр катлы ташпулатларның тәрәзәләрендә — пәрдәләр Йок- ; лыйлар Иртәнге тәмле төшләрен күрә-күрә йоклыйлар булыр бу йортлардагы казандылар Шарт-шорт' Шарт-шорт' Эңгер-мснгердә йокымсырап торган урам снскәнеп-сискәнеп безнең 1 өч пар дагалы итекләрнең шакылдавын кабатлый Шарт-шорт! Шарт-шорт! Уң ягымда!ы опервәкил (ул үзен шулай таныштырды) буйга мин нән аз гына калку, гәүдәгә дә тулырак Күкрәге киерелеп алга чыккан Башы югары күтәрелгән парадта Мавзолей яныннан узамыни Тыры шып кына кырынган булуына да карамастан, сакал-мыеклары күгәреп тора. Борыны бөкре Кашлары кап-кара - бергә кушылып, эчкә бат кан ачулы күзләрен каплап торалар Зәһәр, усал күренә, сөйләшми. Янындагы яшьрәк егеткә боерыкны кашлары белән генә бирә, аларны бер төшерә, бер күтәрә янәсе, алып кал. алып кит. минем кәгазьләрне (хәзер ул яшүсмер-солдат сул ягымнан атлый) Тегесе шуны төшенеп, боерыкны үтәп кенә тора ишарәләр белән фәрман бирүгә өйрәнеп беткән күрәсең Бәлки, мондый жаваплы хезмәткәрләр шулай ым белән генә сөйләшергә тиешләрдер Минем кызым кияү күргәнмени, кодагый, дигәндәй, алар белән кем аралашкан Тәбәнәк яшүсмер солдат безнең озын-озын итеп атлауга иярә алмый аптырап бетте, гел ялгыша, жәһәт кенә нке-өч адым алга чыгып та карый, тик теге усал кашлар бүселеп күзгә төшкәч, тагын янәшәбезгә баса. Житмәсә. шинеле дә озын, атлаган саен, ашыккан саен чабуларына урата - Тукта! Атылып килгән автомашина астына чак кына барып кермәде яшь күршем Машина безне, жиле белән кагып, шофер тормозга баскан күрәсең, чинап сискәндерде Киттек' Тагын асфальт дөпелди башлады Шарт-шорт Шарт шорт Әй. әйтергә онытканмын бит әле. сул яктагы солдат минем бер кочак китапларны, кулъязмаларны күтәреп бара Жәймәгә төреп бәй ләнгән хәзинәдә Күкчәтауда вакытта ук язылып, калын калын дәфтәр ләргә күчерел!ән шигырьләр, поэмалар, хикәяләр дә бар «Тау гыйшкы» дигән хикәянең тышлыгына Нури Арсланов кыя ташлар ясаган иде Алар арасыннан ике ачулы күз карый Күзләр арасында хәнжәр \ән жәрдән кан тамчылый Менә хәзер шул «контр кәгазьләрне» солдат күтәреп бар.! Әле бер. әле икенче кулына күчерә кәгазь авыр була бит ул Үзем булышыйм, дигән идем, опер кашларын жыерды Яр-рамый! Бигрәк әйбәт, югыйсә, мин дә бу сотдат сыман, ул «контр» төенне күтәреп килә килә шабыр тиргә төшәр идем бит 1 «К X • М 3 17 Әй әкәмәт тә булды инде тентүләре! Нәкъ бер яшерен-хәтәр әйбер эзләгән сыман кыландылар Юкса, аркылыга-буйга өчәр метрдан артмаган студент бүлмәсендә ни табасың — карават, өстәл, тумбочка, китаплар да кулъязмалар гына инде. Соңгылары тумбочкада, карават астында, тәрәзә төбендә. Күбесе инде кояшта ята-ята саргаеп беткән. Монда Ленинның утыз томлыгы, Маркс, Энгельс әсәрләре, дәреслекләр һәм кулланмалар — Горацийдан башлап М. Горькийга хәтле. «Тиле таш жыяр. син китап жыясың», ди торган иде өйдә вакытта әни мәрхүмә Монда. Казанда, чыннан да, гонорар алган саен бер кочак китап күтәреп кайта торган булдым. Хәзер инде менә шул арның астын өскә китерәләр. Опер дигәне һәр китапның бит араларын тикшереп- карап утыра. Көләсем килә; ни эзли? Әллә инде, патша төрмәсендә утырган революционерларныкы төсле, китап юллары арасына сөт белән язылган «контр» сүзләр-өидәмәләр бар дип уйлыймы? Кыяфәте! Шундый житди. бөтен игътибары әлеге саргаеп беткән китап битләрендә—кашлар жыерылып, асылынып төшкән. Актара да актара. Әйдә, бер рәхәтләнсен, ни табар икән!.. Бер вакыт чират гарәп хәрефләре белән язылган караламаларыма килеп житте. — Бу ни бу? — Ачуыннанмы, әллә бик житди бер гаеп таптым дип куануыннанмы, опер сикереп торды: — Бу нинди кыргаяк эзләре? — Бу бит безнең элекке алфавит. — Конспирация! — Опер солдатка текәлде: — Кара, бу конспиратив кәгазьләрнең барысын да, бер битен дә калдырмыйча, жыеп бәйлә! Сопдат. чын-чынлап каушап, ашыгып, кулъязмаларымны жыярга тотынды Шигырьләр, хикәяләр, әле язылып яткан «Мәхәббәт һәм өмет» 1 романымның караламаларын. — Ә менә монда Нинди хәнжәр? Нигә кан? Ә? Мин чыдый алмадым, көлеп жибәрдем. — Бу бит «Тау гыйшкы» дигән хикәямнең тышлыгы. — Ыржайма' — Опер калын дәфтәргә язылган хикәяне кулымнан тартып алды.—Димәк, террорга өндисез! Яле. Моннан соң опер үзе дә карават астына кереп китте. Бөтен чүп- чарны тартып чыгарып актарырга кереште. Мин тәрәзә төбенә менеп утырдым — әйдә, рәхәтләнеп бер тузанга буялыгыз. Институтның тулай торагында нигездә биш-алты кешегә исәпләнгән бүлмәләр Ә менә икс кешелеге берничә генә иде. Деканат, яхшы укыйлар, ижат эше белән шөгыльләнәләр дип, ал арның берсен, түбән каттагысын, Хатип Госманов 1 2 белән миңа биргән иде. Хатип белән бик тиз дуслаштык: сер уртак, бер сынык икмәкне бүлеп ашыйбыз. Үткән көнне ул бер атнага Васильевога киткәч, бүлмәдә ялгызым гына калган идем. Әүвәле иртәгәге лекцияләргә әзерләндем — укыдым, конспектлар яздым. Аннан «Мәхәббәт һәм өмет»кә тотындым. Язучы ижатында гажәп кызык хәлләр була икән. Менә романның кереш өлеше һәм ахыры язылып беткән. Ә уртасы — юк, тоты- нылмаган да. Сәбәп? Сәбәп менә нәрсәдә: романның баш герое политрук Гыйль- фанов, чик буе бәрелешләренең берсендә яраланып, японнар кулына әсирлеккә төшә. Билгеле инде, аны төрмәгә ябалар, сорау алулар башлана Чик буе корылмаларының планын. Кызыл Армиянең техник көчләре турында сөйләүне таләп итәләр. Бу сорауларга жавап бирмәгәч, аны газапларга тотыналар Менә шушы бүлекләрдә вакыйганы нәкъ, япон төрмәләрендәге кебек итеп, бар вәхшәтлеге белән тасвирларга кирәк бит. Ә ничек? 1 Аның беренче бүлекләре «Кызылармеец» газетасында басылган да иде инде 2 Сонрак филология фәннәре докторы, профессор булды. Мин бит үз гомеремдә төрмә, камера, карцер, сорау алу. надзиратель, тикшерүче дигәннәрне күргән кеше түгел Язучы бары үзе күргәнне- белгәнне генә язарга тиеш. Укучыларның күңелен җәлеп итәргә тели икән, һичбер уйдырмага урын бирмәскә тиеш Дөресен генә әйткәндә, мин инде эчемнән. Печән базарына барып, берәр вак-төяк әйбер урлап тотылырга да төрмәгә эләгергә дип. план корып йөри И . * Ә монда, көтмәгәндә, ходай үзе төрмә капкаларын ачты Күзләрем чепелди башлады арыдым Сәгатькә карасам, төнге ике “ икән инде. Чишенә башладым Ишекне чиртәләр Мөгаен. Хатип кайт * кан — ял йорты ошамагандыр, әллә авырып киттеме? Ашыгып ишекне 5 ачсам, менә бу чакырылмаган кунаклар Башта аптырап киттем " — Менә ордер, - дип. бер кәгазь суздылар, төшенмәдем, шулай да « алдым. Менә хәзер минем барлык кулъязмаларны, гарәп хәрефе белән < басылган китапларымны зур ике төргәк итеп төреп, үзем белән бергә < алып киләләр. Кая алып баруларын әйтмиләр барыбер беләм. Тик - менә төрмәгә кертмичә кайтарып җибәрмәсәләр генә ярар иде (бар план * җимерелә бит), роман бетмичә ярты юлда калачак Әй, мәзәк тә булды бит әле чыкканда Бүлмәне астын өстенә ките- Z реп, туздырып бетергәч, опер үзе дә арыды, ахрысы: — Җитәр Киттек,- диде һәм солдатка төргәкләрне күрсәтеп ымлады: — Ал боларны Мин шинелемне киеп. тумбочкадан бер пачка папирос эләктердем дә ишеккә атладым Ул ачылгач, ни күзем белән күрим - Зәйтүнә. Чәчләре тузгыган, үзе эчке күлмәктән генә Ибраһим' Ул, акырып елап, муеныма сарылмакчы иде. опер арабызга кереп басты: Яр-рамый! Башта үзен сугып егасым килеп, ачуым ташыган иде. аннан суын дым Чын-чынлап кулга алынгандай булсын инде дип. башымны иеп чыгып киттем Зәйтүнә бер адым артка чигенде дә караватыма терәлеп егылды Үзе һаман үксеп-үксеп елый Тукта! Баскычка абынып егыла яздым Алдыбызда бихисап зур ишек Аның ике ягында мылтыклы ике сакчы, сын төсле’ катып торалар Уз! Мин бусаганы атлап эчкә үттем Ишекләр шыгырдап ябылдылар II Бер йомшак кына пышылдап, яшерен сер сөйләп, бер ярсып ярларга сугылып чәчри бу дулкыннар, сихри, илаһи дулкыннар Менә алар тагын якынлашалар һәм. назлы кочаклап, рәхәтлек диңгезендә тирбәтәләр Нинди гаҗәп могҗиза бу -Амур дулкыннары» Гадәттә тикшерүче Бикчантаев, өенә җыеш анда, тимер рәшәткәләр белән ныгытылган тәрәзәдәге форточканы шап итеп ябып биклән куя иде, бу юлы ашыгудан ачык калдырган Менә шушы кечкенә фор точкадпн аның кабинетына кичке салкын һава белән бергә нлаһи бер моң агыла Черек күл бакчасында тынлы оркестр «Амур дулкыннары»»» уйный Ганна мәйданчыгы хәзер яшьләр белән шыгрым тулыдыр. Яра Там шул ерак Амур буйларын җанландыручы, хыял дулкыннарында Тирбәтүче вальсны.'Зәйтүнә бүген килде микән-* Юктыр ла. кем белән килсен, мин киткәндә ничек үксеп елап калды ич ул Ә өченче көн . Чыннан да, аны без гаҗәп күңелле уздырдык. Гомергә истә калыр ул көн. Институт комсомол комитеты мине Казанка елгасы буендагы урамнарның берсенә яңа Сталин конституциясен, аның совет халкына биргән хокукларын танытырга, әңгәмәләр оештырырга билгеләгән. Башта факультет секретаре бу хәбәрне әйтүгә, пыр тузып ачуландым Стена газетасын мин чыгар Демонстрациягә колоннаны мин алып бар Инде йорттан-йортка йөрергә! Юк, булмый! Мин институтның кендеге түгел. Миннән башкалар да бар Аларны да җигәргә вакыт. — Жүләр. син анда ялгыз бармыйсың,—секретарь хәйләле елмаеп, күз кысты,— биофакның мадоннасы Зәйтүнә белән. Эредем дә төштем — балавызмыни. Инде көзнең соңгы көннәре булуга да карамастан, кояш быел җәйге кебек көләч — кыздырып тора Якты, матур, һава саф, үтәдән- үтә күренә Казанка буендагы бакчаларда алма агачлары ут булып яна. Ботаклар алмаларын күтәрә алмый сыгылган. Әчкелтем тәмле алма исе, хуш ис... Менә шул алма бакчалары буеннан, тар тыкрыклардан Зәйтүнә белән култыклашып, алма ашап барабыз. Юл уңаенда базарга кереп алган антоновкалар Тәмле дә. ачы да — тешләр камаша. Зәйтүнә бертуктаусыз сөйли, көлә. Бигрәк чая, авызына шайтан төкергән, хәерсез- нең. Әл гаязи билләһи, әйттем исә кайттым Ә менә йортларга кереп, халыкны җыйганда, Зәйтүнә, авызына су алгандай, өнсез кала. Монда инде бар авырлык миңа төшә — Конституциянең барлык статьяларын аңлатып чыгарга кирәк! Ә бүген? Бүген безнең участокка кем барыр икән? Зәйтүнә үзе генә теләмәс Ни генә әйтмә, каланың чите. Анда әле көндез икәүләп йөргәндә дә куркыныч — атлаган саен исерекләр Ә кичен! Юк, Зәйтүнә бармас Оркестр бераз тынып торган иде, хәзер тагын уйный башлады. Моң! Гаҗәп гүзәл моң. Тукта, бу бит Салих ага Сәйдәшевнең «Шәрык балеты»! Кеше күңелен тирән дулкынландыра торган гали һәм гүзәл моң бит ул. Әйтерсең лә Ямән чүлләреннән, көмеш кыңгырауларын чыңлатып, кәрван килә — комнарга бата-бата дөяләр атлый Күңел дулкынлана, тулып ташый. Ә музыка, моң көчәйгәннән-көчәя барып, үзенең тылсымлы канатлары белән мине күтәрә. Мин очам... — Күтәр башыңны, контр кисәге! Ачулы җикеренү. Кемгә? Чү, мин калгып барам түгелме? Мин кайда? Ниндидер бер кул. җилкәмнән кысып, умырып алып артка тартты. Гимнастеркам чытырдап китте, мөгаен, ертылды. Аннан теге кул кинәт алга таба этеп куйды Башым шак итеп таш диварга бәрелде. Күзләремнән утлар чәчелде. Чайкалып барып стенага ябыштым, әмма тотына алмадым Тез буыннарым чатнап, бар гәүдәм белән идәнгә авып төштем. — Ах. хәшәрәт, инде алдаша да башладыңмы? — Авыр дагалы солдат итеге аркамны изә, әллә инде умырткаларым чатный, сыным катты, тыным кысылды — Мә сиңа! Мә сиңа, халык дошманы! —Тагын типкәләү.. — Тор. үләксә! Менә следователь килгәч тагын өстәмә паек алырсың. бас аягыңа! Инде икенче тәүлек мине шулай стенага каратып, үрә катырып тоталар. Борылырга да, утырырга да бирмиләр. Җиде-сигез сәгать тикшерүче теңкәгә тия, аннары чиратлашып сакчылар җәзалый Мин һаман басып торырга тиеш Балтырларым итек кунычларына сыя алмый, шартларга җитешеп шешкән. Кургаш булып катканнар Вакыт-вакыт чатнап, пычак белән чәнчегәндәй, авыртып, бөтен тәнне калтыраталар. Сакчы солдатлар тагын күтәреп бастырдылар Мин диварга сөялеп көчкә торам. Алдымда известь белән акшарланган стена. Ниндидер таплар. Кан таплары Очкыннар 20 Стена кинәт чайкалды, әле бер. әле икенче якка авышты Тагын очкыннар чәчрәде һәм стена әйләнә башлады Баш чатный. Косасы килә. Томан. Тагын стена калкып чыкты да зырылдап әйләнә башлады. Шул диварга ябышып, мин дә әйләнәм һәм каядыр упкынга авам Ниндидер моң. Оркестр уйный. Утлы ком өемнәре арасыннан кызыл * кәрваннар килә... £ I — Сез быел май аенда Ялтада булдыгызмы? * — Булдым. ® — Нишләдегез? — Дәваландым. Сеченов исемендәге санаторийда — Нинди авырудан? — Неврастениядән. у — Сезгә әле егерме алты яшь кенә бугай, шул арада неврасте- =_ нияме? Димәк, күп эшлисез. Институтта укыйсыз Шигырьләр язасыз. ' Молодец. Сез талантлы егет Иртәрәк авыргансыз. Үзегезне сакларга, х самый главный, минемчә, нервларны туздырмаска иде Бит сезнең алда ~ зур перспектива. Сез галим, өстәвенә атаклы язучы булачаксыз Татар дан мондый талантлы яшьләр күтәрелүгә мин бик сөеним Бикчән тәев өстәл өстендәге «Пушка» тартмасыннан бер папирос алып кабызды, тәмләп суырды Ул үзе буйга миннән тәбәнәгрәк күренә. Әмма гәүдәгә тулы. Пнзе тәгәрәк, мөлаем Куе кара кашлар, тузгып, бөдрәләнеп торган кара чәч Мөгаен, әле яңа гына парикмахерда булган, бик пөхтә итеп кырынган, хушбуй нее аңкый. Аның өстендә гәүдәсенә сыланып торган, хаки төсендәге бик килешле өр-яна китель Ул хәзер аеруча җыйнак, пөхтә, хәтта нәзакәтле елмаеп кына сөйли һәм «сез» дип кенә эндәшә. Ә кичә әнә килеп керүгә ннндн кабахәт сүзләр белән сүгенде, җикеренде, хәтта сугарга омтылды кулын тотып калдым. Рәхим итегез,- Бнкчәнтәев өстәл аша үрелеп мина папирос сузды, тартыгыз Мнн, «юк, тартмыйм», дип башымны чайкадым — Менә бик шәп. Сез сәламәтлегегезне саклыйсыз. Умно. Ә безгә менә тартырга туры килә. Гомерне кыскартырга. Берни эшләп булмый, язмышыбыз шундый әшәке Бнкчәнтәев тагын озак итеп суырды һәм кинәт нәрсәнедер хәтерләгәндәй, тәмәке тартуын өзел, бик җитди кыяфәт белән миңа карады Гафу итәсез, мөгаен, сезнең ашыйсыгыз киләдер? Мнн үзем тук булгач, оныгын та киткәнмен Дәшмәдем Инде икенче тәүлек авызга бер валчык ризык төшмәгән Эчем борыпборып ала Өстәл астында кнопка бар, ахрысы Бнкчәнтәев бармагы белән басып торды. Озакламый кырыйдагы ишек ачылды, аннан ак алъяпкыч бәйләгән сары чәчле бер кыз күренде Галя. бу бүлмәгә кичке аш алып килегез Галя «ярый» дип акрын гына ишекне япты Яхшы, ашны әзерли торсыннар, без өзелгән әңгәмәне ялгыйк әле Папиросы сүнгән икән, Бнкчәнтәев бик пөхтәлек, тәкәллеф белән шырпы кабызып папиросын төтәтте, гадәтенчә, ашыкмыйча суырды Тәк, тәк Сез Ялтада дәваланып кайттым, дисез Бик әйбәт булган Ярый Ә менә Ялтада кемнәр белән «яраштыгыз? Ялтада халык җитәрлек Анысын мнн үзем дә беләм Мнн язучылар турында фикер йөртәм Ә-ә-ә Галимҗан ага Ибраһнмовның хәлен белергә бардым — Менә бу — мин көткән җавап. Путевканы кайдан алдыгыз? — Кайдан булсын. Язучылар союзыннан. Кави ага бирде. Бикчәнтәев тагын елмайды Әле генә Галя ябып чыккан ишеккә дикъкать белән карап торды «Кичке ашны нигә тоткарлыйлар инде?» мәгънәсендә Мин дә ихтыярсыз шул ишектән күзләремне ала алмыйм Өзелеп ашыйсым килә. Кайчан гына китерерләр икән? Кара, бу тикшерүче начар кеше түгел икән, әнә ничек ипле сөйләшә. Ашарга бирергә җыена. Мөгаен, гаебем юклыгын төшенеп, инде кайтарып җибәрергә ниятлидер. Аз-маз тукмадылар-тукмавын — ярар, җимерелгән төш юк Итек кунычларын Бикчәнтәев үзе телеп җибәрде, утырырга урындык бирде. Аякның шешләре бераз кайта да башлады, сызлау кимеде. — Тәк. тәк,— Бикчәнтәев урыныннан торып, өстәл артыннан кабинет уртасына чыкты, ишекле-түрле атлый башлады. Яңа хром итекләр шыгыр-шыгыр килә. Борынга тәмәке, хушбуй исе кагыла. Ә мин аш исен эзлим, кайчан гына ул ишек ачылып, ашарга китерүче күренер икән? Ни алып килерләр? Икмәк белән су булса да. бик әйбәт булыр иде. — Менә сез. Ялтага барыр өчен путевканы Кави Нәҗми бирде, дидегез, әйеме? — Әйе. — Яхшы. Аннан инде сез шул путевка белән Ялтага барып. Галимҗан Ибраһимов белән очраштыгыз, әйеме? — Әйе. — Яхшы. Хәзер сез менә мондый логик нәтиҗә ясагыз. Сезгә путевка бирүче Кави Нәҗми халык дошманы. Хәзер ул төрмәдә утыра. Ә сез барып күргән Галимҗан Ибраһимов та халык дошманы, хәзер Пләтән төрмәсендә ята. — Булмас! — Мин җан тавышым белән кычкырып җибәреп, аягүрә басарга омтылган идем, тора алмадым — аякларым кузгалмады. Ул арада ишек ачылып. Галя дигәннәре поднос күтәреп керде— тәмле аш исе борынны ярып китте Авызымнан сулар килде. — Менә монда язучы егет алдына куегыз. - диде Бикчәнтәев йомшак кына елмаеп — Җитмәсә, мин тагын кнопкага басармын. Галя өстәлгә зур таш тәлинкә белән итле токмач шулпасы, кечкенә тәлинкә белән түбәсеннән тулы дөге боткасы, симез иттән гуляш һәм бер стакан ахак булып янып торган кайнар чәй куйды да тиз генә чыгып китте. — Тәк. Бикчәнтәев киредән өстәл артына, урындыгына килеп утырды — Тәк. нинди нәтиҗә: бер халык дошманы сезгә путевка бирә, икенче халык дошманы сезне каршы ала, нигә? — Юк. мин ышанмыйм Алар икесе дә большевиклар Галимҗан ага әле 1905 елдан ук революцион хәрәкәттә катнашып. Киев төрмәсендә утырган, Колчак тылында йөргән разведчик ул. — Ха-ха-ха! Ха-ха-ха! — Бикчәнтәев буылып-буылып. эчен тотып көлә башлады. Кысла сыман кызарды Күзләреннән яшьләр атылып чыкты һаман туктала алмый — Ха-ха-ха! Ха-ха-ха! «Әллә инде акылдан шаша».—дип куркып киттем. Әмма мин гаҗәпләнеп өлгерә алмадым, следователь сикереп торды, йөзе агарып- күгәреп китте. Кашлары салынды, күзләр акайдылар Әйтерсең лә. күз алдында күз буып битлек киде. Танымаслык вәхши бер җанга әверелде. — Син бит. хәшәрәт, алар арасында связной булгансың. Ну-ка, әйт әле. Кави белән Галимҗан сиңа нинди контрреволюцион йомышлар куштылар? Яле! Карталарыңны ач. Кави белән Галимҗан әллә кайчан инде җинаятьләрен өсләренә алдылар, и синең элемтәче булуыңны расладылар Признавайся! Аптырап калдым, нәрсәне танырга? Ул арада Бикчәнтәев йөгерә атлап минем янга чыкты. Я. признаваться итәсеңме. юкмы? — ул сугарга дип кулын күтәргәндә. күзем өстәлдәге мәрмәр пресс-папьега төште, ничек шуңар сузылганымны белмичә дә калдым. Бикчәнтәев сукканчы, мәрмәр пресс- папьены эләктереп алып, аның яңагына бәрдем IV Бу елның уникенче мартында Галимҗан Ибраһимовка илле яшь ; тулды Без. яшь язучылар, шул уңай белән Казанда, әдәбият дөнья Е сында зур тантана булыр, дип өметләнгән идек. Гаҗәпкә, бу көннәр бик - «тыныч» үттг Хәтта газета-журнал битләрендә дә гадәттәге тәбрикләү * ләр. сәламләүләр күренмәде Аптырадык. Бу ни хәл? Галимҗан ага татар әдәбиятына зур ' хезмәт күрсәткән, тирән хис. фикер тулы әсәрләре белән меңләгән. - йөз меңләгән укучыларның күңелләрен җәлеп иткән — сөендергән, көен ' дергән әдип, галим, унҗиденче етга хәтле үк реватюинон хәрәкәттә ? катнашкан, шуның өчен төрмәләрдә утырган, әмма бу юлыннан тайпыл = маган кыю большевик, җәмәгать эшлеклесе бит Ул татар әдәбияты. * культурасы, фән үсеше өчен бар көчен, гомерен һиба иткән талант 7 иясе Ничек инде шундый алы. фидакарь затнын хезмәте, табыш-җимеш- ' ләре игътибарсыз, ихтирамсыз кала? Бу хәл мине аеруча борчый иде Чөнки матур әдәбиятның беренче онытылмас ләззәтен мин аның әсәрләре аша татыдым, сихерләндем һәм шул тылсымлы дөньяга атларга, кулыма каләм алырга җөрьәт нг тем Канатландым Акыл көче белән ныгытылмаган, алсу өметләр генә иде әле бу Әмма ничек кенә булмасын, ул изге өмет омтылышны Галимҗан аганың гүзәл музыкаль әсәрләре уятты һәм әдәбият мәй данына чыгарга өндәде Күкчәтау җидееллык мәктәбен тәмамлау белән тизрәк Казанга китәргә ашкынуымда да. һичшиксез, азы әдипнең тәэсире бар иде Имеш, Казанга бару белән Галимҗан аганы күреп сөйләшәм, үзем нең әсәрләремне инде икс калын дәфтәргә күчерелгән шигырьләр, хикәяләремне күрсәтәм һәм Аннан соң ни буласын, билгеле инде, күз алдына китерә алмыйм Шулай да минем алда Олимп биеклегенә алып баручы салават күпере ачыла сыман иде һай. ул бала чак лар. гүзәл, самими һәмартык беркатлы уйланыла торган гамьсез чаклар! Казанга килдем Педагогия техникумына укырга урнаштым Әмма Әмма, кызганыч ки. Галимҗан аганы күрү сөенеченә ирешә алмадым Ул. үпкә чире белән җәфаланып. Ялтага дәваланырга киткән иде Минем канатлар шиңде Житмәсә, менә аның 50 еллыгын да игътибарсыз калдырдылар Билгеле инде, бу хәл мине генә түгел, башкаларны да. бигрәк тә яшь ятучыларны бик пошындырды Нәкъ шушы вакытта мин нов растения авыруына тарып. Йокысызлыктан җәфалана башладым Док торлар санаторийга барып дәваланырга киңәш иттеләр Ә монда ятгы имтиханнар башланды Баш чатный, күз алларым караңгылана Дәрес лек өстендә калгып китәм Ләм-мим башка кунмый Нишләргә1 Башны кран астына куеп, салкын суда туңдырам да имтиханга керәм Менә шулай җәфаланып йөргән көннәрнең берсендә Язучылар союзы идарәсенә чакырдылар «Нинди мин бик кирәкле кишер яф рагы», лгш сукрана сукрана барсам, сөенеч, бер түгел ике' Ибраһим, сине неврастения белән авырын дип ишеттек Менә Ялтадагы Сеченов исемендәге санаторийга путевка Идарә бу путей каны сиңа бирергә карар чыгарды, диде председатель Кави .на Нәҗми, мине бик хөрмәтләп каршы алып. Өнме1 Төшме? Путевка’ Ялтага' Ул арада Кави ага мине икенче хәбәре белән җиде кат күккә күтәрде. — Үзен, беләсең, быел Октябрьгә егерме яшь тула. Шул унай белән Татарстан Язучылар союзы һәм Татиздат бәйрәмне бүләк белән каршыларга булдылар. — Ул нинди бүләк. Кави ага? — дидем кызыксынып — Хәзер, хәзер, — диде Кави ага. гадәтенчә ашыкмыйча» хәрбиләрчә ачык-көр тавыш белән. Ул инде күптәннән союзда тыныч-гадй эштә булуына карамастан, һаман әле хаки төсендәге гимнастеркадан, зәңгәр галифедан Биле киң каеш белән буылган. Гимнастерканың чия кызыл петлицаларында икешәр «шпал» яна иде.— Дүрт альманах чыгарырга җыенабыз. Егерме ел эчендә татар прозасы, шигърияте, драматургиясе һәм балалар әдәбияты, һичшиксез, бу альманахка иң яхшы әсәрләр тупланырга тиеш. Проза альманахын, без азы әдибебез Галимҗан ага Ибраһимов әсәре белән ачып җибәрергә уйлыйбыз. Ялтага бару белән аның янына кер — хәлен бел. безнең сәламне тапшыр һәм менә хәзер мин әйткән фикерне җиткер. Яңа әсәре өлгерсә, бигрәк әйбәт булыр иде. әгәр инде юк икән, Галимҗан ага үзе карап, басылганнардан берсен тәкъдим итсен. Кара. Кави ага бусын тавышын күтәреп. кисәтеп әйтте — Кара. Ялтадагы кызларга гашыйк булып, онытып җибәрмә.— Кави ага шук карап көлемсерәде. Мин кызардым. Бу бик мөһим һәм ашыгыч эш. Галимҗан агага сәламебезне тапшыр һәм бик нык ихтирам итүебезне белгерт. Без аның тиз арада савыгып, яңадан сафка басуын көтәбез. Ярый, син әдәби фондка кереп, путевканы ала тор. Китәр алдыннан тагын бер кереп чыгарсың. Мин Галимҗан ага Ибраһимов янына барам! Мин Ялтага китәм! Бу көтелмәгән тау хәтле сөенечне кемгә булса да әйтергә, шатлыкны белешергә кирәк Тизрәк! Тизрәк! Кабинеттан чыгуга. Матбугат йортының өченче катындагы «Кызыл яшьләр» редакциясенә йөгердем Баскычта таеп егыла яздым, кемдер тотып калды. Ул рәхимле бәндәне күрмәдем дә. рәхмәт тә әйтмәдем — йөгердем. Сөенче! Сөенче! Беренче очраткан кешем яшь шагыйрь, ахирәт дус Галимҗан Мөхәммәтшин булды. Ул газетаның оттискын укып-тикшерсп утыра иде. Мин ишекне ачар-ачмас. кабалаиа-кабалана сөенечемне тезеп киттем. — Менә шәп булган! Менә сөенеч! Әйдә,— Мөхәммәтшин сөйләп бетерүемне дә көтмичә, җиңемнән өстерәп, әдәби бүлек бүлмәсенә алып кереп китте һәм анда миннән дә көчлерәк ярсып-ташып сөйли башлады. — Ура! Ибраһим Ялтага бара. Әйдәгез. Галимҗан агага тәбрикләү хаты язабыз! Әйдәгез! Мөхәммәтшин шундук, ишек янындагы озын е^стәл янына утырып, алдына кәгазь салып, хатны яза да башлады. Бүлмәдә Ләбиб Гыйльми. Касыйм Шәйхетдинов. Сөббух Рафиков һәм тагын берничә яшь язучы — «Кызыл яшьләр» газетасы хезмәткәрләре бар иде. Алар да бу тәкъдимне хуплап каршыладылар Мөхәммәтшин гомумән бик җиңел, хәрәкәтчән кеше иде. Утырып торырга яратмый — шигырьләрен дә аяк өсте йөреп, тавышланып яза иде. Хатны сырлап бетерүгә сикереп торды да бүлмә буенча арлы-бирле йөреп, кулларын бутап, рухланып укып чыкты. Машинкада басарга әзерләнгән бу бер бит кәгазьгә язылган’сәлам хатта Галимҗан аганың әсәрләрен яшьләрнең бик яратып укулары, өйрәнүләре, әдипне илле еллыгы белән тәбрикләүләре һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләүләре, яңадан-яңа әсәрләрен көтеп калулары, ихтирамнары әйтелгән иде. Бүлмәдәге иптәшләр хатны тулаем хуп күрсәләр дә. һәрбер җөмләсен кат-кат укып, җентекләп тикшерделәр үзгәрттеләр, нидер алып ташладылар, нидер куштылар Шундый олы әдипкә чиле-пешле хат язарга буламы! — Октябрьнең егерме еллык тантанасына Галимҗан аганы кунакка чакырыйк, диде иң ахырда Сөббух, сүзне очлап Чакырабыз, чакырабыз! — дидек барыбыз да. бу тәкъдимне хуплап Инде килегез, кул куегыз! диде Мөхәммәтшин. хатны күчереп язып өстәлгә куйгач Галимҗан аганы бер сөендерик Бүлмәдәгеләр барысы да куана куана кул куйдылар 'Анн Ялтага килеп төшкән көнне үк. хәтта юл буе сокланып килгән Кара дингезгә дә бармыйча. Галимҗан Ибраһимов торган йортны , I .и киттем * 1927 елда Г Ибраһимовнын кырык еллыгы унае белән Күкчәтау I да зур тантана оештырылган иде Без мәктәп сәхнәсендә «Яна кешеләр» * драмасыннан күренешләр куйдык, башка әсәрләреннән өзекләр укыдык * Шул тантанаЛы җыелышта. Күкчәтау халкынын теләге белән, җиде- 5 еллык татар мәктәбенә Галимҗан Ибраһимов исеме бирелде Менә ф шушы тантана алдыннан Казаннан бик күп яна китаплар, җөмләдән = Г. Ибраһимовнын барлык әсәрләре һәм әдипнең зур портреты да ; алдырылган иде Портрет мәктәп залынын нәкъ түренә куелды Мин. ' уку бетеп, балалар таралгач, берүзем залга кереп, портрет каршына < туктыйм да ана бик озак сокланып карап тора торган идем Соклан- • маслык та түгел иңнәренә хәтле төшеп, кабарып торган ял чәч Кнн ’ маңгай, бер-берсенә кушыла язган, калын кара кашлар астында зур. х уйчан күзләр Борын астында гына калдырылган төймә мыек Ирен- I нәр каты кысылган Баш аз гына, беленер беленмәс кенә иелгән, унга f талган Ниндидер бер зур вакыйганы исенә төшерә хәтереннән кичерә кебек Күкрәк калку, иңнәр кнн. Мөгаен, мәһабәт сынлы Ялтада мин менә шушы мәһабәт кешене, атаклы әдипне эзләп киттем Кара диңгез, кояшның алтын нурларында чагылып, чайкалып, җәйрәп әллә кая аста ята. Ә мин аулак тыкрыктагы баскыч-баскыч ташларга басын, тауга. Виноград урамына кутәреләм Ураммын ике ягында тнп-төз баскан биек, кырыс, тирән уйга талган кипарислар Алар артында зөбәрҗәт йөземлекләр һәм ку эиен явын алырдай гаҗәеп гүзәл-нәфис талгөлләр, алтын чәчәкләр Ниһаять, мен.» ул мин эзләгән йорт Урамнан эчтә, бакча урта сында ике катлы агач бина Якынлашам Порт инде кипарислар ара сыннан ачыла төшә Икенче катка урам яктан биек баскыч күтәрелә икән Ул веранда ишеге төбендә туктый Мин менә шушы баскычтан күтәрелергә тиеш Баскычтан җитез генә менсәм дә, веранда ишеге төбен.» җиткәч, кинәт кенә каушый калдым Эсссле-суыклы булып киттем «Нигә бу хәтле нртә авыру кешене борчып йөрим5 Ул әле ял ит.» торгандыр. Мине генә күрәсе килеп торамы анын? Юк. китәргә кирәк Тагын бер килермен» Иптәш, сез кемне эзлисез? Сискәнеп киттем Веранданың ишеге ачылып, бусагада җннел чуар халаттан урта яшьләрдәге бер ханым күренде Гафу итеге». нигәдер, күтәрел у урынына, бер баскыч түбән төштем Мин язхчы Ибраһимовны эзләп килгән идем Рәхим итәсез, хатын етмайды. аз гына артка чигенеп, юл бирде Югары үтегез Без кунакларны яратабыз Мин чәчәкләр белән гулы ачык верандага кердем Туфлиларымны салдым, ашыгып чак кына егылып китмәдем, рева гам утыртылган iyp мичкәгә таянып калдым Ярын әле. анысы авып китмәде Галимҗан, сөенче, сина кунак, мине каршылаган хатын яңгы равык гавыш белән кычкырды һәм түр бүлмәнең ишеген ачты Узы гыз. менә агагыз торып та килә. Чин бүлмәгә уздым Тәрәзә каршына куеЛ1ан »ур язу өстәле янын дагы камыш урындык креслодан I алнмҗан ага күтәрелде Хуш килдегез. Чин аптырап калдым Тагын каушый башладым Ул арада I элим җан ага мина якынлашып. үзенең озын, кан тамырлары күгәреп калкып чыккан ябык кулларын сузды.— Исән-сау килдегезме? Узыгыз. Утырыгыз. Менә шхнда гына исемә килеп, тирләп-пешеп Галимжан аганың сөякчел, салкын кулларын кыстым. «Җүләр, мин үзем алдан сәлам биреп күрешергә тиеш идем бит». . — Исәнмесез, Галимжан ага! Хәлегез ничек? — Әйдүк, әйдүк, энем Менә бу урындыкка утыр.— Ул миңа да бер камыш кресло тартып куйды.— Хәл? Хәл зарланырлык түгел. Менә бүген сез килүгә, ахры, жинеләеп, өстәл янына утырган идем.—Галимжан ага минем кулымны каты гына кысты да акрын атлап, урындыгын аз гына миңа табанрак тарта төште. Утырды. — Рәхмәт, онытмыйча зиафәт итүегезгә. Үзегезне кем дип тдныйм? Кайсы яктан? Әллә нәрсәгә телем бәйләнде. Югыйсә, әле поездда килгәндә үк, нәрсәләр әйтәсен, нинди сораулар бирәсен күңелдән ятлап килгән идем бит Әйтерсең лә. абынып егылып, кулымдагы тәңкәләрне чәчтем. Аның өстендә аксыл-сары иркен күлмәк һәм шул ук материалдан тегелгән чалбар Аякларында да ак йоннан басылган йомшак каталар Өстендәге киемнәре, нигәдер, гәүдәгә ятышмый, сәлберәп торалар Йөзе озынча, янак сөякләре калкып, битен тагын да суза төшәләр. Монда да кан тамырлары бүртеп, күгәреп, йөзен суытып-куыртып торалар Чәчләр дә кабарып иңнәргә төшмәгән, сыланып ятканнар Ара-тирә чал кылчыклар да күренә. Тукта, кайда соң ул теге, мин Күкчәтау жидееллык мәктәбе залында сокланып караган, портрет кысасына сыймый, тулып, ташып торган мәһабәт ир? Каршымдагы камыш креслога чумып утырган кеше бик кечкенә, бик ябык бит, билләһи! — Хәдичә, син самавырыңны шаулат. Кунакның авызы кипкәндер — Менә шушы ягымлы, сабыр тавыш мине тәшвишләнүдән уятты һәм мин Галимжан аганың сорауларын хәтерләдем. Ул башта миңа нигәдер түбәннән йокымсырап карады — мөгаен, хәбәрләрем аны кызыксындырмыйдыр. Уйларым, фикерләрем чуала башлады Ул моны сизде ахрысы, башын күтәрде. - Гафу итегез, авыруым бераз борчыды. Шулай приступ булып ала. Хәзер менә үтте — Галимжан ага, ягымлы бер игътибар белән, миңа күз сирпеде. Зур соргылт күзләре ачылып, чаткыланып киттеләр, йөзе яктырды. - Тәрәзәне дә ачып жибәрик әле, иртәнге һава шифалы ул. Талгын гына жил исеп куйды — яфраклар кыштырдады, хуш ис — чәчәкләр исе аңкыды. Теплоход кычкырткан аваз ишетепде. Бухта монда якын гына бит Күпме кораблар килә, күпме кораблар китә. Кара диңгез кочагы киң... Галимжан ага сораулар бирә башлады Аптырап калдым. Башта ул мине тыңламый, авыруына борчылып, игътибарсыз калдыра дип, үпкәләп тә алган идем. Ә хәзер таң калдым — бер кәлимә сүземне дә ычкындырмаган — отып алган. Ул гынамы, Галимжан ага авыру хәлендә Казанда басылган барлык китаплардан, газетажурналлардан хәбәрдар. Ул минем кебек әдәбиятка әле яңа кереп килгән яшь язучыларның әсәрләрен дә укып бара икән Менә шул яшь каләмнәр хәзер нинди әсәрләр өстендә эшлиләр, укыйлармы? Кайда, ничек укыйлар — барысын да сорашты Мин жавап биреп өлгерә алмыйм. Ә кулым костюм кесәсен капшый Анда — хат. Ничек, сүзне-әңгәмәне бүлмичә генә, жайлап — тәкәллеф белән тапшырырга? — Галимжан, чәй әзер,—аш бүлмәсеннән Хәдичә апаның тавышы ишетелде. Соңыннан белдем, ул язучының хатыны икән. Әңгәмә бүленде. Галимжан ага мине чәйгә чакырды. Хәдичә апа бик тәмле вареньелар, хәтта үзебезнең милли ризык — чәк-чәкне дә әзерләгән икән Кунак белән ризык тәмле була шул.— дип. Галимҗан ага чәйне бик яратып эчте — Сез инде, энем, көн дә килегез. Күрәсезме, сезнең белән агагыз ике касә чәй эчте, — дип, Хәдичә апа да куанып, мине кыстарга кереште. Чәйдән сон без тагын түр бүлмәгә чыктык Галимҗан аганын бите алсуланып, рухы күтәрелеп китте. Менә шул уңайдан файдаланып. * аңа элек Кави ага Нәҗминең сәламен, теләген тапшырдым, аннан, i ниһаять, үзебезнең хатны бирдем Яшь язучылардан? Галимҗан ага хатны ашыкмыйча, игътибар белән укып чыкты да < хөрмәт белән өстәлнең түренә — кулъязмалары янына сузып салды ф Рәхмәт, бик күп рәхмәт яшьләргә. - диде Галимҗан ага ярыйсы = ук дулкынланып, — онытмаганнар. Изге теләкләр белдергәннәр Бу 3 минем өчен зур сәгадәт Әмма, ул үрелеп хатны киредән кулына алды * һәм күз йөртеп кенә эзләнә башлады, кайда әле Ә, менә, менә, < «бөек әдип», Галимҗан ai а башын күтәреп, мина шелтәле карады. ; нигә алай артык мәдех! Ә? Мин бит әле бөеклеккә җитә алмаган әдип * Язган әсәрләремнең күбесеннән риза түгел, дөресрәге, канәгать түгел. Менә «Татар хатыны ниләр күрми». «Безнең көннәр»не яңадан төзәтеп * язып чыктым. Әле дә канәгатьмен дип әйтә алмыйм Юк. «бөек» сүзе f артык. Ул безнең, шул рәвештәге мәдхияләргә ризасызлык белдерде дә. ахырында хатны тагы элекке урынына куеп елмайды: Яхшылыкка яманлык, дип рәнҗи күрмәгез, яшь иптәшләргә ихлас күңелдән рәхмәт һәм сәлам. Мөгаен, сез илче буларак, ул тагын бик ягымлы итеп елмайды, бу тапшыруларымны яшь каләмнәргә җиткерерсез. һичшиксез. Галимҗан ага. Менә рәхмәт Тик минем табигатем артык мәдхияне сөйми. Мин бөек түгел, бары тик эшче каләм иҗат эшчесе. Авыр хезмәт ул каләм эше Октябрьнең егерме еллыгына дүрт альманах чыгарырга әзерләнү хәбәрен Галимҗан ага бик хуплады һичшиксез, бу зур һәм зарур мөкяфәт Яхшы эш башланган Алдыбыздагы егерме еллык ип оны бәйрәмнәрнең берсе Аның хөрмә тенә әзерләнә торган бүләк альманахта катнашуны мин үземә мәртәбә дип саныйм Адаш. минем исемемне белеп алгач, ул мина бары шулай «адаш» дип кенә эндәшә башлады, сез әле тиз китмисездер? Июнь башында путевкамның срогы тула Бик яхшы Мин үземнең соңгы язмаларымны карап, берсен сай лап куярмын Ә сез. адаш, вакытыгыз мөмкинлек бирсә, көн ара килеп торыгыз Мин дә, Хәдичә апаң да кунакны яхшы күрәбез Менә бүген сезнең белән ике касә чәй эчтем Минем әле тагын да утырасым килсә дә. Галимҗан аганың көйсезләнә башлавын (мөгаен, үпкәсе чәнчә) сизеп, саубуллашып чыгып киттем Санаулы көн тиз үтә. диләр Дөрес икән, сизмичә дә калдым, китәр вакыт та җитте Әмма Ялтада үткән бу егерме дүрт көн һәрьяктан файдалы, шифалы булды миңа Көн саен Шарко душы, диңгездә коену, яр буенда сәйран чигүләр барлык чирне кырып юып алды Рәхәтләнеп йок лыйм. кайвакытта йокым туймыйча да кала торасы килмичә генә торам Режим! Диңгез кешеләрнең барлык кайгыларын юа' дип юкка әйт мәгәннәр икән борынгы юнанлылар Алай да иң файдалысы һәм гомергә хәтердә кала торганы, һичшиксез. Галимҗан ага белән очрашулар, азак озак сөйләшеп әңгәмәләшеп утырулар Бу (Ярашулар мина иҗат хезмәтенең серле ишекләрен ачты, армыйталмый эшләргә, укырга өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә кирәклеген төшендерде Мин бер үпкә белән генә яшәгән чирле әдипнең, һич аруны белмичә, үзен жәлләми, төннәр, көннәр буена әсәрләре өстендә эшләвен, кабат-кабат күчерүләрен үз күзләрем белән күрдем — Менә, адаш, Кызыл Армиядән кайтып, авылда яна тәртип кору өчен көрәштә һәлак булган Гайфетдин турындагы хикәямне альманахка дип бирәм,— диде Галимжан ага, соңгы тапкыр хушлашканда кулымны каты кысып. Кичкырын иде. Ялта өстенә инде күләгә — Айпетри күләгәсе төшкән Салкынча Босфор ягыннан жил кузгалган. Кара диңгез тынычсызлана—авыр дулкыннар ярга сугылалар Аларның тонык тавышы, авыр сулышы монда, без басып торган верандага хәтле ишетелә. Галимжан ага өстенә жылы халат бөркәнгән дә диңгез ягына карап уйга талган Ә дулкыннар гүләп, ярсып, ярга сугылалар. — Менә, адаш, тормыш та шулай. Диңгез шикелле. Бер тыныч була, ә бервакыт, менә хәзерге диңгез төсле, ярсып-дулап ярларга бә- . релә Ә кеше менә шушы упкын өстендә дә каушамыйча, югалмыйча, үз теләгенә барырга тиеш,— диде Галимжан ага акрын гына пышылдап Әллә миңа, әллә диңгезгә? Ул тагын да кулымны кысты Мнн баскычтан төшеп киттем Ул югарыда баскан килеш диңгез ягына карап калды. Ә дулкыннар һаман авыр көрсенделәр. V — Үләксә!— Бикчәнтәев кара көеп, урындыгыннан сикереп торды да төкрекләрен чәчә-чәчә кычкыра башлады. Ул яңагындагы аркылы- торкылы ябыштырылган тасмапластырь — пресс-папье белән сугуымның тамгасы — бер өскә күтәрелә, бер түбән төшә — Сволочь! Мин сиңа халык дошманы Ибраһимовның контрреволюцион йомышлары турында язарга куштым. Ә син .. — ул минем төн буенча тырышып ихлас күңелдән язган биш табак язуны өстәлдән жыеп алды да ертып- ертып почмактагы чүп-чар әржәсенә ташлады —Менә аларның урыны — Иптәш следователь! — Тик тор! Иптәшләрең Брян урманнарында нужа чигә,— ул ачуына чыдый алмыйча, тыпырдап, урындыгын аударды да бүлмә уртасына чыкты һәм арлы-бирле йөренә башлады Хром итекләре шыгыр- шыгыр килә —Тукта, мин сиңа әле күрәчәгеңне күрсәтермен. Бу пластырьлар бушка китмәс, кичә камерада егетләр аз биргәннәрдер’. (Бирүен бирделәр, бөтен тәнем күгәргән. Көчкә күтәрелеп чыктым монда) Бүген тагын өстәрләр! Тагын сугамы? — Бас! Мин язуларыма кул куяр өчен генә утырган идем. Аякларымның, тәнемнең сызлавыннан ыңгырашып, чайкалып, көч-хәл белән күтәрелдем. — Син, падла, халык дошманы Ибраһимовның контрреволюцион эш кушуларын в конце концов ачасыңмы, юкмы, ә? Төкерекләре битемә чәчрәде. — Мин бит.. Ихлас күңелдән — Ха-ха! Ха-ха-ха!—Тагын гасаби иблис көлүе башланды Кызарды. бүртенде, пластырьлар кубып төште — кара янган тамга арлы- бирле авышты — Ха-ха! Мин синең ихласыңны фәлән итәм Миңа ихласлык түгел, фаш итүең кирәк, фа-аш итүең! Төшендеңме? Ул МННем янымда өермә булып тузынырга-әйләнергә кереште- Син нәрсә бәбәкләреңне шарландырдың? Следствиене бетерергә күптән вакыт Эшне туктатып торасың, корткыч! Язасыңмы, юкмы? Нәрсәне.. Әйтеп тә бетерә алмадым, әле генә шыгырдап, үчекләп торган итекләрнең берсе мы белән тез астыма батып китте. Чалкан барып төштем — Дежурный! Ул арада ишек ачылды да ике солдат йөгереп керде. — Камерага! Карцер режимына Кичә аз биргәнсез Авызы ачылырлык итеп эшләгез Алыгыз, нәрсә катып калдыгыз?! Ике солдат ике аягымнан өстерәп алып та киттеләр — Ха-ха! - тагын Бикчәнтәевнен кыргый көлүе кабатланды Тукта, мин сиңа пресспапьены хәтерләтермен әле. VI «Кара козгын» чайкалып, әле бер. әле икенче якка авып-авып китә * Ниндидер чокырчакырлы урамнан барабыз. Мөгаен. Казанның кырын у бистәсенә чыгабыз Мин табут төсле озын, тар әржәдә утырам Маши- 5 нада шундый кысынкы — кузгалып та булмый, хәтта терсәкләрне куяр- < га урын юк кулларны күкрәгемә кушырырга мәжбурмен «Табут» £ ауган саен мин дә авам, әмма әржәдән чыгып китеп булмый — ишек = бик нык ябылган Җитмәсә, теге якта уртада мылтыклы солдат уты ра. Саклап бара качып китмәсеннәр! Кая алып баралар соң тагын5 Нишләтмәкче булалар сон мине5 Ни булса да булсын, тик Бикчәнтәен тән ераккарак алып китсәләр генә ярар иде Каныкты бнт. каһәр сук кан. Менә инде тугызынчы тәүлек ни көндез, ни төнлә керфек кактыр мый. тутый кош сыман, һаман бер сүзне кабатлый: «Халык дошманы Галимжан Ибраһимов кушкан контрреволюцион эшләрне сөйләп бир'» Нинди эшләр? һич төшенә алмыйм Нинди тозакка төштем5 Белмим Әллә инде илдә контрреволюцион түнкәреш булган? Алай дисәң, икс сүзнең берендә: «Иптәш Сталин күрсәтмәләре», диләр Ай-Һай. иптәш Сталин бер гаепсез кешеләрне газапларга кушар микән? Булмас' Монда ниндидер өер үзләренең явыз ниятләренә юл салмакмы буладыр Юк. ничек кенә кыйнасалар да, ялган күрсәтмәләр бирмәм, бигрәк тә Галимжан ага турында. «Табут» тагын кыйшайды маңгаем белән ишеккә бәрелдем. Шулай кыйшайганда, ичмасам, машинасы авып та китми. Я үләр идем, я качар идем Тук-тук' Тук-тук' Ч\. сул як стенадан кемдер чиртә кебек. Әнә тагын, тук-тук Калагымны стенага куен тын лыйм — Кем чиртә? — Бу мин. Галимжан Тетрәнеп киттем - Галимжан Ибраһимовмы? - Юк. Мөхәммәтшнн Син кем5 Мин шашып калдым Бу ни5 Мөхәммәтшнн дә мондамы? - Син... Син дә мондамы? Кем. син кем5 Мин Ибраһим Әллә переворот булдымы икән, ә5 Белмим Безнең камерада Ләбиб Гыйльми. Сөббух Рәфикое Хатка кул куйганнарның барысын да алганнар Мин инде унбиш тәүлек утырам Көн дә сорау алырга китерәләр Галимжан аганы ха лык дошманы дип күрсәтергә кушалар Бикчәнтәев әйтә. Салахов әллә кайчан танды, ди. Кыйныйлар.— ул буылып йөткерде, син ннде кул куйдыңмыни? Юк. юк' үз-үземне онытып кычкырып җибәргәнмен, кур сәтмә бирмәдем Пышылдашуны туктатыгыз, сакчы ишеккә приклад белән сукты Еланнар' Хәшәрәтләр' Мин сезне хәзер үк карцерга «Кара козгын» тагын кыйшайды, авып китеп, чинап туктады. Шыгырдап ниндидер капка ачылды. Машина кузгалып китеп бераз барды да тагын туктады. Капка шыгырдап ябылды. Кемнәрдер арлы-бирле йөгереп үттеләр. «Кара козгын»ның уртасында утырып барган сакчы, тимер ишекне ачып, сикереп төште. Кемгәдер рапорт бирде: — Сигез контрны китердек. VII Ниһаять, мин — Пләтән төрмәсенең өченче катындагы арестантлар белән шыгрым тулы камераларның берсендә. Казанда ун ел торып, мондый төрмә булуын ишетеп тә белми идем. Менә, уйламаганда, аны белергә туры килде. Следователь Бикчәнтәев алдында үрә катып торганда, бу шомлы шобага миңа гына төшкәндер, ниндидер бер аңлашылмаучылык белән бары тик мине генә «или» торганнардыр, дип пошына идем Юк, миннән башкалар да онытылмаган икән. Житмәсә, камерадагы барлык «фатирчылар»— таныш-белеш яки газета-журналлар аша мәгълүм карт большевиклар. район, шәһәр, өлкә партия-совет оешмаларының җитәкчеләре, профессорлар, укытучылар, студентлар. Әмма камерага беренче тапкыр атлап кергәндә, бу «танышлар» котымны алды — җаным уч төбенә килде. Тугыз тәүлек буена камерада япа-ялгыз ятып, бер кешене күрми, һичкем белән сөйләшми, бары тик тикшерүче Бикчәнтәев һәм аның чирүе белән көне-төне тартышу-сугышу мине чыгырдан чыгара язган иде инде. Тагын да берничә тәүлек бу хәл кабатланса, мөгаен, акылдан да шашар идем. Менә шуның өчен дә «кара козгын»ның ишеген ачып, төрмә ишегалдына төшергәч, куанып киттем, ичмасам, кешеләр күрермен. сөйләшермен. Ул арада кара киемле, караңгы чырайлы, телсез надзирательләр, ым белән генә юллап, мине тар тимер баскычлардан төрмәнең югары катына алып менеп киттеләр. Озыннан-озынга сузылган тар коридор Бары тик ике очында гына тәрәзә. Алары да тимер челтәр белән киртәләнгән. Түшәмдә кызарып кына өч лампочка яна. Ике якта тимер белән тышланган ишекләр. Барысына да калын тимер «билбау» каптырылган. Һәм ат башы хәтле йозаклар эленгән. Тынчу. Ярым караңгы Шылт иткән тавыш та юк. Шомлы тынлык. Алдан барган колга надзиратель, кулындагы бер кочак ачкычларны тәсбих төсле тартып барды да, бер камера алдына килеп туктады, нигәдер йозакны арлыбирле тарткалады, аннан, бер ачкычны сайлап алып, йозакны ачты да ишекне тартты. Авыр тимер ишек чинап, акрын гына ачылды. — Бар! Мин бу сүзнең мәгънәсенә дә төшенеп җитә алмадым, надзиратель аркамнан төртеп кертеп җибәрде: — Бар, бар! Ишек шалтырап шундук ябылды. Әллә төтен, әллә томан. Әллә инде мунча? Астылы-өстеле сәкеләрдә бер-берсенә укмашып тыгызланып утырган шыр ялангач кешеләр Сакал-мыеклары җиткән, күзләре акайган, үзләре шабыр тирдә. Әллә чынлап та мунча ләүкәсеме бу? Алай дисәң, ләгәннәре, себеркеләре күренми Бәлкем, акылдан шашкан кешеләрдер5 Бу уй мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды — бизгәк тоткандагы кебек, туңа-дерелди башладым һәм, үзем дә сизмичә, ишекне аркам белән этеп, аякларым белән тибә башладым — Ачыгыз! Ачыгыз! Мин... Мин... Арттан, коридордан, надзиратель ахры, ишеккә сукты: Шыпырт' Карцерга атлыгасынмы әллә, корчаңгы5 ' — Ибраһим,— алдагы сәкедән, томан эченнән кемдер мина таба үрелде.— Ибраһим бу син түгелме? Имәнеп киттем Алдымда институтның тел-әдәбият факультеты деканы, профессор Галимҗан Нигьмәтн Кафедрага ул һәрвакыт бик * шома кырынып, пөхтә киенеп, галстук тагып килә торган иде. Хәзер ми- z нем алдымда сап-сары сакаллы, чәчләре тхзган. бары тик трусиктан * гына калган бер тоткын басып тора " < — Сине дә алдылармыни?— Тавыш үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә = йомшак, басынкы, бик ягымлы Кинәт тынычлана калдым Ишеккә тибүдән туктап, хәлсезләнеп, шуып төшеп идәнгә утырдым ’ — Кайчан алдылар? — Допроста булдынмы? — Газеталарда ни язалар? J — Амнистия турында сөйләмиләрме? — Менә амнистия, кемдер югары сәндерәдән калын тавыш белән * кычкырып көлде.— Менә амнистия ректор янына студентлар килә 2 башладылар — Ташла әле, Шәйхи, иблислегеңне. Син бит райком секретаре > Төшерелгән!— диде каһкаһәле тавыш — Тсс. — ишектәге «күз» ачылды Бу ренекедәй кан баскан бер яман бәбәк карады - Тагын бер тавыш ишетсәм, камераны карцер режимына куям — Ибраһим, — Галимҗан ага Нигьмәтн минем яныма идәнгә утырып аркамнан какты Я. тавышланмыйча гына сөйлә әле Институтта ни хәл? Тагын кемнәрне кулга алдылар5 Мин. ниһаять, аңыма килеп, белгәннәремне сөйләргә керештем Бу камера дүрт тоткын утыра торган бүлмә булган Менә быел, «урып-җыю» артык «уңышлы» баргач, төрмәләрдәге комфортка караватта ятуга чик куелган Алар чыгарып ташланган, караватлар уры нына камераның буеннан-буеиа ике K.H.IIJ < ӘК1М ӘН u• ИП i »»II .-и Хәзер инде монда дүрт түгел, егерме дүрт тоткын утыра Ятканда кабыргага гына яталар икән. Сәке башкача сындырмый һава җитми Шуның өчен мәхбүсләр үзләре тәрәзә өлгеләрен ватып бетергәннәр Тимер рәшәткәле тәрәзә белән «калфак» арасында кар Хәзер аннан ишелеп суык керә Ә камерада егерме дурт җан Алар сулый Менә ни өчен монда тынчу һәм мунчадагы кебек пар. бу икән Сөйләшә торгач, камерага да. мәхбүсләргә дә ияләштем Мин ки тергән «соңгы хәбәрләр» тәмамлангач. Галимҗан ага Нигьмәтн мине култыклап торгызды да сәке кырыена утыртты Кемдер торып, параша янына китеп, мина урын бирде — Утыр, энем, бераз ял ит. бигрәк йончыгансың Өске сәкедән кемдер бер сынык икмәк сузды — Сез допростан бит Бераз тамак ялгап алыгыз Мин чыннан да ачыккан идем Өченче көнге насыйп булмаган ризыктан соң. мине карцер режимына куеп, тәүлеккә дурт йөз грамм паек бирә башлаганнар иде Бары тик куркуымнан гына онытып җибәр генмен икән Хәзер икмәк күргәч, йолкып иярлек ммп. мыаыма кап тым чәчәдем Кемдер кружка төбендә калган чәен бирде Бары ашап бетергәч кенә, рәхмәт әйту исемә төште Аптырама. Ибраһим, монда тәкәллефкә урын юк Бераз хәл җый, ичмасам Миңа үз сыныгын сындырып биргән теге кеше югары сәкедән идәнгә сикереп төште Ту м түгәрәк, кара сакаллы Чандыр Буйга мин нән бик аз гына озынрак булыр, ахрысы Ничектер таныш сыман Бнг рәк тә яңгырау, ачык тавышы һәм бик якты саргылт күзләре. Кайда күрдем сон бу кешене5 — Таныйсыңмы?—диде Галимҗан ага Нигъмәти, теге кешегә карап — Бу бит иптәш Алкин. ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты секретаре. Хәтерем ачылып китте. Әйе. әйе! Әле яз башында гына Академия театрында язучыларның һәм артистларның берләшкән җыелышында ул Октябрьнең егерме еллыгына әзерләнү, яңа әсәрләр язу. сәхнәгә кую турында бик дәртле, ялкынлы доклад сөйләгән иде бит. Бу чыгыш барлык тыңлаучыларда тирән эз — рухлану калдырган иде. Габдулла, син «бүре күзе»н каплап тор әле. Соңгы хәбәрне,— ул мина карап елмайды,— шагыйрьнең килүен иптәшләргә бе1дерергә кирәк. Мин хәйран калдым. Кемгә, ничек белдерергә? Ул арада Габдулла, бөтен камерада бердәнбер сакал-мыексыз яшь егет, тиз генә ишеккә таба атлап, аркасы белән «күз»не каплады. Ә Алкин, жәһәт кенә идәнгә чүгеп, су йөри торган җылыткыч торбага сак кына бер-ике тапкыр чиртте һәм шундук иелеп колагын куйды — тыңлады. Аннан тагын катырак чиртте Камерадагы халык нигәдер арлы-бирле кузгала, сөйләшә, тавышлана башлады. Ә Габдулла кузгалмый, аркасы белән һаман «бүре күзе»н томалап тора. Алкин идәнгә жайлабрак утырды да торбага янә чиртә башлады. Бер чиртә — пауза, ике чиртә пауза. Әйтерсең лә. Морзе аппаратында телеграмма бирә. Ә камерадагылар. тынычсызланып, күзләрен ишектән алмый. Алкин аеруча бер дикъкать белән йодрык буыннарына карап чиртә. - Тык. тык-тык. тык-тык. тык... Ләкин мин аларны бүтән күзәтеп тора алмадым, сәкедә урын табылуга, изрәп йоклап киттем. Камерада берничә көн торгач кына, мин бу серле чиртүнең Бестужев алфавиты дип аталуын, декабристлардан бирле төрмәләрдә бердәнбер сөйләшү-хәбәрләшү ысулы икәнен белдем. Нигездә Морзе ысулы. Рус алфавиты авазлары йодрык буыннары исәбеннән, бишәрләп юлларга бүленә. Артык күпкә китмәсен өчен, егерме дүрт аваз файдаланыла икән Баштагы чиртү — юл саны. Беренче, икенче, өченче юл Икенче чиртү шул юлдагы авазның урынын белдерә. Мәсәлән. А хәрефе бодай бирелә, башта бер чиртү — беренче юл. тагын бер чиртү — беренче юлдан беренче хәреф Шулай сүзләр, җөмләләр, исем-фам ил ияләр барлыкка килә икән. Алкин шулхәтле маһирланган бу сөйләшүгә. Аерым хәбәрләрне тапшыру белән генә канәгатьләнми, хәтта йөрергә яки параша түгәргә чыкканда кулга төшкән газета хәбәрләрен дә тапшыра һәм торба буенча бирелгән җавапларны бер ялгышусыз «укый». Бу һөнәргә ул мине дә өйрәтә башлады. Әмма аны туктаусыз сорау алырга йөртүләр, аннан кыйналып килүләр бу «сабакны» тәртипле рәвештә дәвам итәргә мөмкинлек бирмәде Шулай да Алкин юк вакытта «соңгы хәбәрләрне» мин тапшыра башладым. VIII Алкин, әле яңа гына укырга өйрәнә башлаган бала сыман, иҗекләп «укый»: Га-лим-жан И-бра-һи-мов ка-ты а-вы-рый. Би-шен-че ка-ме- ра-га Әб-җә-лимов-ны. Рес-пуб-ли-ка-нец-ны ки-тер-де-ләр... То- лым-бай-ский дүр-тен-че тәү-лек стой-ка-да. Тин-чу-рин '... 1 Ттымбайский Г. Тинчурин К — язучылар. Республиканец Г И в. наарасе башлыгы. Әбжәлимов М ВЛКСМнын Сталин райкомы секретаре Тсс! Ишек төбендә дежурда торган Габдулла баш бармагын авызына капты - Тсс. Коридорда ыгы-зыгы, йөгергән, ыңгырашкан тавышлар ишетелде Алкин сикереп торып сәке кырыена утырды Ул арада ишектәге йозак шалтырап ачылды Кемнедер сөйрәп камерага кгрттетәр Ишек шыгырдап ябылды Габдулла белән Алкин идәнгә егылган кешене китәреп алдылар — Урын! Сәкедән ике кеше сикереп төште Шул бушаган урынга түбән дәгесенә, теге сорау алудан килгән кешене яткыздылар Бу бит Мәхмүт Баһаутдннов, диде Алкнн яныма килеп. Комсомолның өлкә комитеты секретаре Мескен, анын югалткан Шул кадәр кыйнаганнар Тагын йозак шалтырады Камера тып-тын калды Кемнең чираты1 Ишек ачылырачылмас надзиратель башын сузды Алкин, допроска! Камера калтыранып киткәндәй булды - сулыш өзелде Ә Алкин, сәйранга гына җыенгандай, пальтосын киеп, эшләпәсен кулына алды, елмайды Я. . пока! Өстән бер йөк төшкәндәй җиңеләеп киттек Булдыра алсаң, тикшерүчедән карандаш урларга тырыш Тыңлыйм. Алкнн тагын ягымлы елмайды да тышка чыгып китте Камерадагылар. авыр сулап, үз урыннарына тарата башлаганнар гына иде. тагын йозак шалтырады Әйтерсең лә. электр тогы сукты, калтырап, туктап калдык Ишек ачылды, әмма нигәдер берәү дә кермәде. Бары тик пышылдап кына сөйләшкән тавыш ишетелде, һәм шунда гаҗәеп бер хәл булды Камерадагылар барысы да урыннарыннан торып ишеккә таба үрелделәр йотылып иснәделәр Хуш ис! Шундый тәмле, тәнгә рәхәт бирүче хушбуй исе борынны кытыклый Камера яктырып киткәндәй булды Төрмә артында терәлеп торган, элек кадере беленмәгән гади тормыш, ә хәзер ун җитмәс ерак гүзәл ирек үзе ишелеп монда керде, дөресрәге. төрм.» ишен- ачылып китте сыман Туя алмый үрелеп-үрелеп сулыйбыз Рәхәт тә. күңелле дә, артык газаплы да булды бу көтелмәгән очрашу Барлау! Ачулы калын тавыш рәхәт калгудан уятты Барыбыз параша янына тыгызландык Сыймаганнар өске сәндерәгә утырдылар Ишек киңрәк ачылды Камерага ашыгып атлап төрмә башлыгының ярдәмчесе килеп керде Озын буйлы, атлет гәүдәле яшь егет Өстендә өр-яңа. ү зенә ятышып- сыланып торган форма кыек сырлы кара тукымадан тегелгән френч, галифе чалбар, ялт-йолт итеп торган хром итекләр Анын йөзе түгәрәк, бит алмалары тулы, кызарып тора Бар гәүдәсеннән хушбуй исе аңкып тора Исәнмесез! Аз гына елмая төшеп, тавышын күтәрмичә генә эндәште Ничек, жалобалар юкмы1 Гражданин начальник. I .«'• i\.i 18 КЫСЫЛ а> КЫСЫЛ « МГЯ ЧЫК ты. камерада бик тыгыз, ятарга урын юк Борчылмагыз. Башлык ярдәмчесе тагын көлемсерәп, каме рага күз йөртеп алды Чыннан ла тыгызрак икән Борчылмагыз Бүген бушатырга тырышырбыз Ул барма! ы белән п.рт.п «анын башлады Бер. ике. өч. яле. атакай, син өскәрәк күтәрел (миңа *н дәшүе), дүрт, биш егерме бер Өч арестант допроста. диде надзиратель кабаланып Арестант түгел, диде санаучы каты кисәтеп Тикшерелүчеләр Надзиратель кашларын җыерды. каралып китте — Хушыгыз. Башлык ярдәмчесе тикшерү нәтиҗәсен блокнотына язды да кергәндәге кебек ашыгып атлап чыгып китте. Ә камерада хушбуй исе катыш ниндидер билгесез күтәренкелек калды. — «Бушатырбыз», диде бит, ә?— диде Габдулла. — Кем белә. Берсекөнгә бәйрәм. Бәлки егерме еллыкка амнистия булыр,—диде өске сәкедән карлыккан тавыш. — Тот капчыгыңны! — Юк, егетләр,— диде аскы сәкедән берәү өметләнеп,—иптәш Сталин безне бу хәлдә калдырмас Камерада шау-шу. бәхәс башланды. IX Пләтән төрмәсендәге иң газаплы һәм куркынычлы төннәрнең берсе, һичшиксез, җиденче ноябрьгә каршы төн булды. Арестантлар арасындагы тынычсызлык инде ай башыннан ук кузгалган иде. Бәйрәм якынлашкан саен ул көчәя барды. Бәйрәм алды һәрбер кешенең күңелен дулкынландыра, җилкендерә бит ул. Бәйрәм көнне ниндидер сөенечле бер үзгәреш булыр төсле тоела. Көтелмәгән яңалык-шатлык өмет итәсең. Яңа көн туган саен әнә шул сөенечкә якынлашкан кебек сабырсызланасың. Тизрәк-тизрәк бәйрәм җитсә иде, дисең. Зарыгып көтәсең ул өметле көнне. Ә төрмәдә? Бер гаепсез тоткынлыкка дучар булган кеше нишләргә тиеш бәйрәм алдыннан? Бигрәк тә Октябрь бәйрәме алдыннан? Октябрь реватюциясенә егерме яшь тулу көннәрендә, иң демократик Конституция—Сталин конституциясе кабул ителгән чорда?! Нинди уйлар, нинди хисләр, нинди өметләр аны яктыртырга, хәл бирергә яки җәрәхәтләргә тиеш соң? Бу соңгы хәл. итүче төндә. Я? Я?! Гаҗәп икән ул тоткындагы кеше. Хәйран калдым. Элек әйтсәләр, һич ышанмас идем. Ә хәзер. Тоткын ул бар гәүдәсе белән күрә, бар гәүдәсе белән ишетә, бар гәүдәсе белән тоя-сизә икән Тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган, тимер ишекләре зур йозаклар белән бикләнгән, тышкы дөньядан биек, таш диварлар, чәнечкеле тимер чыбыклар, көне-төне йокысыз күзәтеп торучы уяу сакчылар, этләр, мылтыклар, пулеметлар белән аерылган, бүленеп алынган кап-караңгы төрмә камералары яңадан- яңа хәбәрләр белән тулып кына тора. Кайдан гына, ничек кенә килмиләр алар. Су йөри торган җылыткыч торбалар буйлап, калын, таш стеналар аша, югары каттан түбәнгесенә тегәрҗеп белән төшерелгән шырпы капларында, юынырга чыкканда бәдрәф диварларына беленер- беленмәс кенә сызгаланган «тавык тәпиләре» эзендә. Параша чыгарганда игътибарга алынган надзирательләрнең күз карашында, эндәшүләренең тонында, ниһаять, әле сөйләрлек хәле калган булса, сорау алудан кайтучылар аша һәм башка бик күп, иректә бөтенләй игътибар бирелми торган, беренче карашка бөтенләй әһәмиятсез күренешләрдә, билгеләрдә. Алкин сорау алудан көч-хәл белән кайтып керде. Бит-авызы күгәргән. сул күз кабагы канаган иде. Инде ул да, Баһаутдинов сыман, сәкегә егылыр да камера тормышыннан ваз кичәр, дип уйлаган идем. Юк! Ул, сәкегә утырып, аз гына хәл җыйды да елмайды. Тезелеп торган ап-ак тешләр камераны яктыртып җибәрде. Тирәяктагыларның йөзләре ачылды. Мин дә җиңеләеп киттем — Я, дуслар,— диде дә, елмая биреп, түбән иелде. Ахрысы, итеген салмакчы булды, әмма кире турайды, йөзе чытылды - Булмый икән. Сул итекне салдырыгыз әле — Мин йөгереп килеп итекне салдырырга омтылган идем, кая Балтырлары шешеп, итегенең кунычын киергәннәр. Тәнем тетрәнеп китте. Аны да төнозын бастырыл тотканнар ахры, кансызлар. — Бул.маса, кунычын җөеннән сүтеп җибәрегез. Габдулла, теге пыяла кыйпылчыгы кайда?— лиде Алкин, тирә-якка каранып Габдулла йоклый икән, уяттылар Ул параша астына кыстырылган кыйпылчыкны алды. Көч-хәл кунычны сүттек * — Менә, иптәшләр, гозерегезне үтәдем, - диде Алкнн. итекләрен £ салдыргач, сул аягының чолгавы арасыннан чәнти бармак хәтле генә карандаш чыгарып.— Галимҗан ага. озынрагын алырга кулым җитмәде ' — Монысына да... Ул арада «күз» чайкалды Алкин юри. ахры, аякларын сузып ЖЯб ♦ pen, сүгенә башлады «Күз» ябылды надзиратель китте Адар. нигәдер. = мәхбүсләрнең сүгенүләренә игътибар итмиләр генә түгел, «рәхимле» күл > селтиләр иде. Галимҗан ага Нигъмәти карандаш төпчеген ыштан бөрмәсенә яше- < pepr-i өлгермәде, күрше дивардан чакыру сигналы чирттеләр Алкнн шун- ' дук идәнгә шуып төшеп стенага колагын кхйды Камера тын тын бхлып * калды - Кружка! Кружка бирделәр Алкин кружканы стенага каплап тынлык, теге S яктан биргән хәбәрне ятлый башлады — Октябрьнең егерме еллыгы хөрмәтенә мона кадәр һич күрел мәгән зур амнистия әзерлән.» Барлык сәяси тоткыннар а «ат ителәчәк Указ җиденче ноябрьдә игълан ителәчәк Ура' — Әйттем бит була дип Тавы-ыш! «Күз» ачылды кан сарган ачулы бәбәк күрендеБу нинди шау-шу? Надзиратель, кисәтүен ныгытыр өчен ахрысы, ишеккә итеге белән бер-ике типте дә авыр атлап башка камералар!а таба китте Күрәсен. аларда да тынычлык юк. Ә бездә тантана. Камерадагыларнын барысы да сөйли, һәр тоткын бу гадәттән тыш хәбәр турында ниге«ле фикерен ишеттереп калырга тырыша Дөресен әйткәндә, әле яна гына Алкнн кружка аша күрше камерадан алган хәбәр яна түгел, ул инде ай буеич.» кабатлана Әмма '■•и р. бәйрәм алды төнендә! Октябрьнең егерме еллыгы тантанасы алдында' Бусы инде, һичшиксез, нигезле өметләнү Бөек Октябрьгә егерме ел тулганда, ничек инде шул революцияне ү« куллары белән барлыкка китергән, аны саклап калу өчен кан түккән ветераннар, аларнып эзбасарлары яшьләр, комсомоллар төрмәдә утырсын? Акылга сыймый Бу хәбәр амнистия турындагы сүзләрне, ничә генә тапкыр кабат лднмасын, Һәрвакыт, беренче тапкыр ищЛкән сыман, тын алуны азеп, онытылып тыңлыйбыз Күнел яктыра, кү зләр нурланып кнгә. хәтта сул- ган-саргайган йөзләргә алсулык сирпелә Сулыш иркенәя Ирек! Азатлык' Синнән дә татлырак, синнән 1Ә кадерлерәк. КЫЙММОТ лерәк (.цыц нәрсә бар юньяда? Әмма симен иксез-чмксеэ кин. жылы. мәрхәмәтле кочагында вакытта бс> кадтрекне гена «глянве, икән. »«■« 6ә\е1' Инде күп калмады гына» бик аз гына түзәргә сабыр нтәргә кирәк Озакламас, бх авыр ишекләр ачылып китәр Бе« тагын та кешелек иск бөек куанычы’ азатлык кочагына ташланырбыз һәм туйганчы иркәләнербез Барыбыз да ул көннең тххына ышана ндек. иманыбыз камил иде Без бит ят түгел', үги түгел Барыбыз да совет иленең тугрылыклы фидакарь балалары Шулай булгач Тиздән' Тиздән' Бөтен камера шушы изге уйлар белән дулкынланды- — Даң-доң! Даң-доң! Тоткыннарның йөрәген өшетә торган, нервларын өзелердәй итеп какшата. акылны томалый торган чаң! Шомлы, кара каргышлы чаң! Бу ни бу? Гадәттә бу чаң кичке чәйдән сон — тикшерү алдыннан сугыла иде Хәзер бит әле сәгать, күп булса, биш-алты чамасында гынадыр. — Даң-доң! Даң-доң! Коридорда ыгы-зыгы. Әллә янгынмы? Әллә инде берәрсе качарга маташканмы? Хәер, тимер рәшәткә, калын тактадан эшләнгән «калфак». таш стена, чәнечкеле тимер чыбык, этләр, сакчылар, мылтык, пулеметлар киртәсе аша мөмкинмени бу?! Әллә? Әллә берәрсе, бу хурлыкка чыдый алмый, асылынганмы? Бу хәлнең булуы бик мөмкин Әмма бер тоткын асылынган өчен бу хәтле ыгы-зыгы тумас Даңгылдау тукта р-туктамас. камераның ишеге ачылып китте Надзиратель бар тавышына акырды: — Торыгыз! Басыгыз! Тикшерү. Тизрәк! Упыр-тупыр бер-беребезне кысып, параша янына өерелдек Камерага атылып ике хәрби кеше керде. Өсләрендә — озын соры шинель, яка очларында янып торган берәр шпал, димәк, майорлар. Башларында өр-яңа колакчын бүрекләр. Икесе дә урта яшьләрдә, тулы гәүдәле Йөзләре суык Күзләре бораулап ачу белән карый. Әле күптән түгел генә барлау ясаган төрмә башлыгы урынбасары бусага төбендә «смирно» баскан, өлкән түрәләрнең боерңкларын көтә. — Тикшерү,— диде майорларның берсе, камераны сөзеп карап, ачулы тавыш белән.— Тизрәк! Берәм-берәм минем алга басыгыз да исем- фамилиягезне. кулга алынганчы кайда, кем булып эшләвегезне әйтеп, сәкеләргә менеп капланып ятыгыз. Кара, монда бүтән карыйсы булмагыз. Я. я. башладык. Син? — Алкин. ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты секретаре. — Марш! Син? — Галимҗан Нигъмәти. профессор — Марш! Син? — Сөббух Рәфиков. шагыйрь. - Иманкулов Зариф, беренче татар полкы комиссары. — Син? Түбәнге сәкедән озын буйлы, таза гәүдәле кеше күтәрелде. Майор сискәнеп артка чигенде, күрәсең, сугып җибәрер дип курыкты һәм икенче тапкыр, бу юлы инде акрын гына эндәште: — Сез? — Ка.май Гыйлем, профессор. Владимир Ильич Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты ректоры Майор тагын артка чигенде. — Стенага карап басыгыз. Следующий? — Сәләх Атнагулов. профессор.* — Өскә! Син? — Баһаутдинов Мәхмүт Татарстан өлкә комсомол комитеты секретаре. — Өскә! — Менә алмыйм. Аякларым шешкән. — Ярар алайса, — майор нәфрәтле караш ташлады.— Ярар, түбәнгә ят Син? — Акимов Николай Васильевич — Татпросвет секретаре. — Син? — Нижегородцев Ардалион Михайлович — комсомол өлкә комитетының бүлек мөдире — Ә син нәрсә анда менеп кунакладың? Төш! Өске сәкедән җиңел генә сикереп, атлет гәүдәле берәү төште — Чанышев. , Әле һаман артта басын торып, килүчеләрне блокнотына язып торган майор, кинәт блокнотын төшереп жибәрә язып, кабаланып алга атлады Якуп? — Юк Ул минем абыем Ул комдив Чин жайдаклар эскадроны командиры — Өскә' — Алда торган майор кашларын жыерды. йөзен чытты Барыгыз да елан Тухачевскийның койрыклары Чанышев нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде. бусагада басып торган төрмә башлыгы ярдәмчесе бармак янады - Тсс! Дәшмә! Чанышев башын чайкады да бер сикереп ин өске сәндерәгә м< иеп китте — Син? — Гомәр Гали, әдәбиятчы, редактор Ә син. чулак? — Мыскылламагыз. Николай сул чулак кулын селкеп алды Тумыштан Безгә барыбер Фамилиям? Тнзрәк - Борциковский Николай Казан педагогия ИНСТИТУТЫ студенты — Син? Шәйхетдинов Касыйм «Кызыл яшьләр» газетасы редакторы - Ильясов Гали Татар академия театры режиссеры - Син нәрсә аптырап торасын? Параша янында басып торган Габдулла сискәнеп китте Мин? Мин бит комсомол райкомы секретаре Мин. Ярар. Майор әйтеп бетерергә бирмәде, бүлде Фамилиям? — Әхмәдуллин Габдулла Аннан соц ике укытучы, бер прокурор, бер ВКГ1|б)нын авыл райкомы секретаре аваз бирде Сәкедә урын булмагач, алариы стенагә кара ТЫП бастырдылар Мин дә шулар рәтенә эләктем Башкалар ә.и сорау алудан кайтмаган иде Гадәттә барлауда саныйлар да чыгалар иде болай мәсхәрәләп яткырмыйлар, стенага терәмиләр иде бит Бу ни бу? Бәйрәм алдыннан тагын нинди «яңа тәртип» күрсәтәләр монда’ - Отбой Ятыгыз Тавышланмагыз. диде алдагы майор, тикшерү не төгәлләп, тагын бер тапкыр камераны сөзеп карап - Ә кичке аш? кемдер югары сәкедән кычкыра салды - Бүген анысы юк. диде дә башлык ярдәмчесе ишекне япты Йозакны юри. ахрысы, шалтыр шолгыр кигереп бикләде Уйны уйга >у зып очларын бәйли алмыйча җәфаланганда, тагын ишек ачылды, ашы гып надзиратель керде дә елан төсле пышылдады — Ыш in in. «А» хәрефенә кем бар’ Бусага төбенә өч тоткын килеп фамилияләрен әйттеләр - Алкин Кирәкми Акимов Кирәкми Атнагулов Сәләх ага. болай да ябык. ОЗЫН, ә» генә шадра кепн хәзер битен ләй караңгыланып, хәлсезләнеп китте Ул әле иртән генә сорау алу дан ватылып, көч-хәл белән кайткан иде - «Б» хәрефенә? . Надзиратель әйтеп тә бетермәде. сәндерәдән Николай сикереп тә төште Надзиратель чак тайпылып калды Хәшәрәт' Баса яз.тын бит. чулак жен Чип бит Борциковский Ш Н I Гн.рчы 1МЫИ-1.1 Ул әле сорау алуда булмаган, беренче чакырылуы иде м,|пи.. влрлак вргаи. Ню «ленча «ар* ■ >Р Гыйлем л» при.лан1.н.р:1.. бллнатып й.рган . .И.5Ч.ГГ аркасында гына лкьш ггыл «шпал нрллфлтеор мрәжхеяа «үтарелг..» Аның ачышлары фәнм лур ялланыш китерде һ •» юебедне .л»нья кул», менла югары ларвжага ку гарде Ул Шундый галимне нигә сон төрмәгә япканнар? Бу сорау мине дә борчый.— диде Алкин көрсенеп, сүздән язып. Аннары өстәде: - Иптәш Сталин бу башбаштаклыкка юл куймас, тикшерер. Алкин сакалын тарап, уйланып торды да тагын кабатлады: Тикшерер Башкача һич мөмкин түгел. Менә, татар әдәбиятының ерак тарихын майландыручы, бүгенгесен үстерү өчен армый-талмый эшләүче галимнәр — Галимжан Нигъмәти, Сәләх Атнагулов та ярлы крестьян гаиләсеннән. — Ә сез? Минем әти дә ярлы крестьян булган. Үзем Казанда бер олаучы абыйда ат карап, «барабыз» булып эшләп үстем. Аннан рабфакта укыдым. — Ә шулай да. абый Нигә болай чыП-чын коммунистларны. Совет хөкүмәте өчен сугышкан кешеләрне төрмәләргә тутыралар, ә? Әллә инде фетнә кузгалып, хөкүмәт эсерлар кулына күчкәнме? Бәлкем, иптәш Сталин да хәзер төрмәдә утыра торгандыр, ә? Юк. анысы ук булмас, булмас.— диде күршем, сагышлы тавыш белән. Тагын ишек шалтырады. Ачылды. Ниндидер шинельле, бер кешене төртеп керттеләр. Без түбән төштек. Таныш түгел, яңа кеше иде ул. - Иптәш, сезне әллә яңа гына кулга алдылармы? Тукта, сез... сез Беренче татар полкы командиры Тупиков түгелме? — Алкин! Кочаклаштылар. Бер-берсеннән аерыла алмыйлар «Күз» ачылды. Ачулы ялгыз бәбәк карады. Ябылды. Ә Алкин белән Тупиков һаман әле кочаклашып, аптырап, куанып, борчылып, бер-берсенә сораулар яудыралар Я. ярар, диде Алкин, ниһаять, үзеннән байтак озын, таза командирның кочагыннан чыгып.— Әйдә, утыр. Син кайдан килеп төштең? Эх. әйтмә инде! — Тупиков сәке кырыена утырды Өч көн инде сорау алалар. «Имәнкулов белән бергә контрреволюцион оешмада торгансыз. Ул инде гаебен таныды», ди тикшерүче. - Ялганлый,- Алкин утырган урыныннан сикереп торды — Ялган. Зарифны әле бу ген генә сорау алырга чакырдылар. Ул һичбер документка кул куймый, шуның өчен барган саен кыйныйлар. — Ә мин инде, тикшерүчегә ышанып. Имәнкуловны яла ягуда гаепли башлаган идем. Юк. юк, ышанма. Зарифны инде бер атна илиләр. Сорау алудан кайтып егылырга өлгерми, тагын күтәрәләр. Кыйныйлар. Коры сөяккә генә калып бара. Тагын нинди яңалык? Менжинский клубында хәрби трибунал. Өченче көнне «Буа эшен» караганйар. — Әйе, әйе. ишеткән идем. Нәрсәдә гаеплиләр, кемнәрне? Кемнәрне булсын. Буа районының барлык җитәкчеләрен. Райком секретарьларын, башкарма комитет председателен һәм башкаларны. Барысы уналты кешене Имеш, корткычлык оештырганнар. Кичә хөкем карары укылган. — Аклаганнармы? - Аклаганнар: унбишен атарга, бары редактор Яушевка гына унбиш ел төрмә. Булмас!— Алкин кычкырып жибәрде — Булмас! — Кызганыч, ләкин бу дөрес,— диде Тупиков, авыр сулап.— Дөрес. Алкин камера буенча арлы-бирле йөрде дә килеп туктады: — Тагын? — Бүген шунда ук бер төркем хәрбиләргә суд башланды Аида дивизия командиры Дзент та бар. ахрысы. Шулай ук корткычлыкта. 40 фетнә әзерләүдә гаеплиләр, ди Безне дә ШУЛ төркемгә тыгарга тырышалар Анда кушсалар бетәбез' — Шулай уйлыйсыңмы-' Башкача мөмкин түгел Кара әле. Алкин. ТУПИКОВ тавышын баса төште. исемдә вакытта әйтеп калыйм Зариф кайтса, болан in I'll ♦ Кинәт камераның ишеге ачылып китте, алжыган. мышнаган над- - зиратель башын такты Тупиков мондамы? — Монда — Уф алла' Надзиратель гыжылдап сулап, ишекне ачып жибәр- ф де- Син сволочьны коридор бетереп эзләп йөрим, үз камераңны белми _ сеңмени? Үзең керттең ләбаса — «Үзен, үзен»! Сез монда төрмә тулы, ә мин бер ялгызым - Әйдә тор. чык' Я. хушыгыз! Тупиков, кулларыбызны каты итеп кысты да чы * гып китте Тимер ишек шап итеп ябылды Алкин түбәндәге сәкегә. Баһаутдинов урынына сузылып ятты Мин , икенче катка менеп киттем Урын барда йоклап алырга иде Сорау алудан кайтсалар, утырырга да урын калмас Кү зләремне йомдым, әм ма йокы юк Уйлар, уйлар Бал корты тесле мыжылдыйлар By ни хәл. ә? Армиядән кайтуыма әле дүрт ел да юк Мнн өч ел Казанда Беренче татар полкында хезмәт иттем Полкның командиры Тупиков, комиссары Имәнкулов иде Мин аларга сокланып карый идем Алар икесе дә Гражданнар сугышында катнашкан, каннарын жаннарын ая мыйча. Совет хөкүмәте өчен сугышкан кешеләр Имәнкулов Зарнфнын күкрәгендә Кызыл Байрак ордены Аны Реввоенсовет председателе иптәш Фрунзе үзе бүләкләгән Төрксстанда басмачылар белән сутышта күрсәткән батырлыклары өчен Ә хәзер? Алар икесе дә төрмәдә Нигә? Нигә? Артык арылган, ахрысы, кү мә рем йомылып китте Зәйтүнә белән утырып көймәдә Кабан күлендә йөз.» идек Мин ман долина уйныйм. Зәйтүнә жырлый. «Агыйдел» көенә, минем шигырьне жырлый Агыйлсл ялкын икән. Сулари салкын икән. Агыйдслкәй кымарыиыч Пирате нанын икән Зәйтүнә кинәт жырны бүлә дә мина карый бармак янын Ә син каян беләсең? Нәрсәне? Аптырап ишүемнән туктыйм, гөшенмим Зәйтүнә бик жнгдн Ник. N mi Я31 1НСЫН бН1 АГЫЙ Н I КЫ М|ШН икән, дип Кем әйтте? Я. жавап бир әле? Мин көләм. Кем булсын Синең йөрәк Бөре кызынын йөрәге 1 зем ишкәк ләремне ташлап, аның иреннәренә үрглам Шул чак көймәбез чайкалып китте Нин in Нр шау шу 1ан л ут. ну белән беII ә карады Бәлки берарегеиа карән I.IIH Әле генә сорау алудан кайткан I алимҗан ага Ниг ъмәтн аның янында тора нде Ул карашны үзенә кабул итте Уңайсыз хәлдә калган түрәгә ярдәм күрсәтергә ашыкты Миндә бер бик кечкенә генә карандаш кисәге бар нд< Б\ сүзләрне ишетүгә UKHH калтыранып китп •" Нип» м.ншә ниндидер ишарәдер ясады Әмма Нигъматм аш игътивар ит мәде . Менә. менә. кня< тура хәтта ислә твштг. елмаюдан бите балкып китте. Без дә елмайдык,— нинди әйбәт, үз кеше Миңа кечкенә булса да ярый. Галимжан ага Нигъмәти чалбарын ычкындырып ыштан бөрмәсеннән кичә Алкин- алып кайтып биргән карандаш сыныгын алып бирде. — Рәхмәт, коткардыгыз,— түрә блокнотына барлау санын язды да теге карандаш сыныгын кесәсенә салып куйды — Гражданин начальник,—Галимжан ага хәтта кулын сузды — Сез ялгыштыгыз.. — Юк, — диде түрә рәсми һәм коры гына. Шундук йөзе дә агарып, суынып китте: — Бу карандаш монда урлап алып киленгән Аны миңа тапшыруыгыз өчен, профессор әфәнде, сезгә күп рәхмәт. Ә камера, тәртипне бозган өчен, карцер режимына куела Надзиратель, әмерне алырсыз Пока иртәнге ашны бу камерага бирмәгез. Ул, кергәндәге кебек үк, ашыгып атлап чыгып китте Ишек ябылды. Камерада хушбуй исе һәм тирән ачыну калды — Сволочь' — Сорау алудан кайтуга аскы сәкедә керпе төсле бөгәрләнеп ятып, камерадагылар белән ләм-мим сөйләшми торган тәбәнәк юан кеше — район прокуроры, берәү үзен тибеп жибәргәндән. чәчрәп сикереп торды да Галимжан агага сугарга кизәнде:—синен аркаңда ач калдым! — Акрын, — якында гына торган Сөббух Рафиков тегенең кулын тотып калды, этеп жибәрде.— Син генә түгел, барыбыз да ач Галимжан ага әнә үзе дә нишләргә белми. Чыннан да, Галимжан ага битен ике кулы белән каплап, бөгелеп төшкән иде — Син. малай, миңа кул сузма,— прокурор тагын әтәчләнә башлады. — Кул сузу түгел. Сөббух кызарынып-бүртенеп. аңа таба үрелде,— буып ук ташлармын Каравыл! — Прокурор акырып ишеккә ташланды Каравыл, ишекне ачыгыз! «Күз» чайкалды, аннан акайган сыңар бәбәк карады Ишек ачылды — Нигә акырасың? — Үтерәләр. — Ха-ха. - надзиратель кычкырып көлә башлады — Юк. үтергәндә батан кычкырмыйлар, прокурор әфәнде . — Мин мин честный Мондагылар барысы да дошманнар, халык дошманнары. — Утыр яхшы гына,— надзиратель чыннан да керпе сыман тырпай- ган, коридорга чыгарга омтылып, төкерекләрен чәчә-чәчә пышылдаган прокурорны этеп жибәрде — Кем честный, кем юк — аны тикшерү ачыклар Кит! Прокурор идәнгә тәгәрәде. Кемдер арттан аяк чалды, ахрысы Ишек ябылды Прокурор киредән урынына менеп ят.макчы иде, шау-шуга уянган Камай (ул әле таң алдыннан гына сорау алудан кайткан иде) прокурорны жилкәсеннән алып күтәрде дә. арт ягына тибеп, сәке астына кертеп жибәрде — Ят шунда, чыксаң, инде чынлап үтерәм,— диде тыныч кына Бераздан ишек ачылып, таныш булмаган берәүне керттеләр Күн тужурка, шундый ук күн фуражка кигән. Аякларында балтырларын кысып торган, күннән эшләнгән куныч - крагилар һәм сары ботинкалар Яшь егет Йөзендә ару. борчылу. Аңа прокурорның урынын бирделәр Егет берәүгә дә карамыйча, эндәшмичә, күрсәтелгән урынга утырды Бераздан Алкин аның янына килеп. •— Син кайдан, иптәш? Нинди яңалык? — дип сүз башлады. — Янадык чамалы,—диде егет теләр-теләмәс кенә башын күтй- pen: — Бүген төнлә мин бер укытучы белән утырдым Әлмәттән Аны Атласов төркемендә судлыйлар икән. — Нәрсә, инде суд та башланганмы3 — Инде икенче көн Менжинский клубында трибунал хөкем итә. ди Ябык суд Берәүне дә кертмиләр Клуб солдатлар, этләр белән саклана Менә шул укытучы гажәпләнеп. хәвефләнеп сөйләде Мин дә, башкалар да, югары сәкеләрдән төшеп, крагилы егет янына өерелдек. Сөббух «күз*не капларга басты — Һади Атласов инде алтмышның аръягында булуына карамастан, таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше Ул инде бер срок утырып кайткан Соңгы елларда Бөгелмәдә укытучы булып эшли иде. ди. Үзе бик нәзакәтле, тәрбияле, югары белемле галим Франихз. немец, инглиз телләрендә яхшы сөйләшә, китаплар тәржемә итә иде, ди — Әйе. әйе. беләбез, - диде Камай ага,—талантлы кеше Шуннан — Трибунал аны Бөгелмәдә контрреволюцион оешма төзеп. Совет хөкүмәтен жимерүгә әзерләнүдә гаепли Бу оешманың актив членнары дип. Бөгелмәдән, аның тирәсендәге авыллардан алтмыштан артык мулла, мәзин, укытучыларны кулга алганнар Минем янымда утырган укытучы да шул исәптән икән «Дөресен әйткәндә. Һади аганы судта гына күрдем», ди үзе Атласов судта менә ничек сөйләде, ди «Бөек Ленин вафат булганнан сон. бигрәк тә соңгы елларда. Сталин милли сәясәтне Маркс Энгельс тәгълиматларыннан ераклаштыра бара Милли кадрларның үсүенә, аларның мөстәкыйль фикер йөртуләренә киртә куя Совет илендәге көнчыгыш халыкларының гарәп алфавитыннан латинга күчүләрен алкышлап, Владимир Ильич «Бу тарихи вакыйга көнчыгыш халыкларын бөтен дөнья культурасына алып чыгуда купер*, дигән иде Ләкин ул бу бөек борылышны үз күзләре белән күрә алмыйча калды. Әмма көнчыгыш халыклары, анын васыятьләрен истә тотып, аңа рәхмәт укыйлар һәм латин хәрефен киң җәмәгатьчелеккә җиткерер гә — укытырга көч салалар Ә Сталин, һичбер нигезсез рәвештә, тагын алфавит алыштыру мәсьәләсен күтәрде һәм инде мәҗбүри рәвештә тормышка ашыра Бер кеше гомерендә совет көнчыгыш милләтләре инде өченче алфавитка күчәләр Безнең халыкның кубесе болай тик томалдан надан калачак Шулай ук телләрнең тууы, үсеше турындагы Сталинның соңгы тезислары Маркс тәгълиматына капма каршы», дигән Бу урында Атласов, немец һәм инглиз телләрендә Маркс хезмәтләреннән цитаталар китереп, үз фикерләрен дәлилләгән — Молодей, диде кемдер, урта сәкедән Сөйләүче аңа игътибар итмәде, дәвам итте - Ахырда ул сүзен болай тәмамлаган «Әгәр иптәш Сталинның кайбер фикерләр»- белән килешә алмау җннәнп. икән мин хөкемдә Әмма мнн Совет дәүләтен җимерергә әзерләнмәдем һәм контрреволюцион оешма булдыру нияте белән мавы(\ җуләрлегеиә барып җитмәдем Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкумәтне урынлаш тыру өчен көрәштем, корал белән чехларга каршы сугыштым Тарих шаһит» . . — Дөрес Атласов Колчак тылында безнең өчен эшләде һәм бик кирәкле данныйлар бирде. - диде комиссар Имәнкулов Бүлмәгез әле' Шуннан5 - «Әгәр дә дигән Һади ага. «стал артындагы трибунал член нарына карап, әгәр дә уйдырма гаепләу актыгызда күрсәтел! әнчә. мнн контрреволюцион оешма горигтырт... !.»« текуматен лнмерерга уйла гаи булсам, тагын кабатлыйм, андый ният х............................................... да бу; .......... . кем,,.,,;,., нтш.т...........>чл.... . .. ...... т.ш Голы], н тем- I аф> • «|................................ нахакка термада утыруым» »• к»р»м«СТ»я. «»« V» m Әгар ул кара юлга баучам. уу. аллым» китерт баутырган мулла мунтагайларга түгел, яшь кечларга таянган булыр ндем Шуны,у мен. бу «кылга-анга сыймый торган уйдырма теркемне мина 6,.в Мия аларны белмим. белергә Д» теммим» Ул УКЫТУЧЫНЫ «үтен тагын судка алып киттеләр Мине Кинәт каерып ишек ачылды. Әңгәмәгә мавыгып, вакытның узганын да сизми калганбыз Позак шылтыраганын да ишетмәгәнбез. — Төшке аш. • — Исебез китте. Ишек төбендә — ризык кисмәге. Пар чыгып тора — чумар. Анын исе дә борынны кытыклый. Инде тәүлеккә якын корсак буп-буш — «корыга» эшли бит. Кызыл балчык чүлмәкләр берәр чүмеч баланда белән кулдан-кулга күчә башладылар. Миңа да чират җитте. Чүлмәк кулга тиюгә чөмерә башладым Төбендә кашык белән бутарлык бер чумар да юк иде. Әллә чөмергәндә йотып куйганмын, тоймаганмын, әллә инде чумарның җисеме түгел, исеме генә булган Иң соңгы чүлмәккә прокурорны тартып чыгардылар. Әмма ул чүлмәкне алуга тагын мүкәләп сәке астына кереп китте. Тамак ялгаганнан соң теге крагилы егетне дә алып чыгып киттеләр Ул Татпрофсоветта физкультура-спорт бүлеге мөдире булып эшләгән ди. Аңа да «корткычлык» ямаганнар. Әллә көләргә, әллә еларга? Кичке аш алдыннан торбаны шакыдылар. Алкин «Бестужев әлиф- басы»на күчте, идәнгә чүгеп, торбага казагын куйды һәм аннан килгән хәбәрне иҗекли башлады. Сулышны өзеп. Алкинга төбәлдек: Три-бу-нал Ат-ла-сов-лар төр-ке-мен. хәбәрне тапшыручы бу җиргә җиткәч, пауза эшләде... Әллә инде «күз» комачауладымы.— Ат- ласовның үзен дә а-тар-га хө-кем ит-кән Алкин, хәбәрне әйтеп бетерер-бетермәс. идәнгә утырды. Электр тогы суккандай катып калдык. «Күз» чайкалды. Ачылды Кан баскан ачулы бәбәк карый. Йөрәк тибүдән туктады сыман. Күзләремә яшь килеп тыгылды. — Я. алла, бу нинди бәйрәм бу? Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәйләп, дүрт күз белән көткән бөек бәйрәм — Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте Ашыгыч процесслар, атулар, көне-төне туктаусыз сорау алулар. кыйнаулар, гарипләндерүләр, мәсхәрәләүләр белән узды. Ә без көткән, ышанып көткән амнистия телгә дә алынмады. Киресенчә, бәйрәм көннәрендә камерага яңадан-яңа арестантларны тыгызлап тутыра башладылар. Батар инде «өченче дулкын» кагылганнар. Өченче секретарь, өченче председатель, өченче зав. өченче ректор, өченче директорлар. Алар әле үзләре башкарасы эшнең эчтәлеге-юнәлеше белән танышу түгел, яңа кабинетларының нинди булуын хәтерләп калырга да өлгермәгәннәр. Тукта, юкка зарланам бит. бәйрәмнең очы — ризыгы, соңга калып булса да. безнең камерага да килеп җитте ич Бу сөенечле хәл унынчы ноябрь көнне кичкә таба булды Камерада аеруча авыр бер тынлык иде — кайсы ятып, кайсы уты- рып-калгып уйга чумган. Пыяла күзләре ватылган рәшәткәле тәрәзәдән суык җил өрә. калфакка кар өя. Хәзер инде камерада ялангач берәү дә юк Кемнең нинди киеме — чүпрәге бар. шуңа уранган. Төшке баланда инде корсакка кергән булуга карамастан, ул һаман буш. Төшенеп бетә алмыйсың, шундый вакытта тоткынның уенда әллә ирек, әллә ризык күбрәк урын ала Менә шуның өчен сөйләшәсе килми — рәнҗүле тынлык. йозак шалтырады Төрмәдә утыра торгач, үзенең язмышына күнегә башлый тоткын, шулай булырга тиеш сыман Ә менә чаң тавышына, йозак шалтырауга һич күнекми Нәкъ беренче ишеткәндәге кебек, бар гәүдәсе белән чирканып. калтырап китә һәм сулышы киселә — ни була? Хәзер дә шулай сискәнеп, калтырап торып утырдык. Ишек ачылды. Гаҗәп! Ишектән кеше түгел, зур бер капчык керә башлады Гомердә күрмәгән хәл — төрмә, камерага иләмсез зур капчык керә. Аптырап 46 калдык ни булыр? Берәр хәТӘр булмаса ярый инде. Төрмәдә һәрнәрсәгә шикләнеп карыйсын бит Менә капчык шыгырдап камерага керде, шап итеп идәнгә утырды. Анын артыннан капчыкнын хуҗасы күренде Әллә инде кыш бабай Менә сиңа кирәк булса, берсеннән берсе гаҗәбрәк Бөрмәле ак тун, озын колаклы куян бүрек Ак йоннан басылган киез итекләр Ишек ябылды. — Исәнмесез, иптәшләр,—диде көр тавыш һәм куян бүрек сел кенеп куйды, тирә якка кар чәчрәде, бәйрәм котлы булсын Камера аптыраудан телсез калды Ниһаять, куян бүрек баштан кулга күчте Урта яшьләрдәге түгәрәк йөзле ир. Сары чәч. Зур яшькелт күзләр Үзе бик тыныч күренә Тагын көр тавыш — Нигә сәламне алмыйсыз? .Менә сезгә бәйрәм күчтәнәче алып килдем, кунак иелеп, капчыкның авызын бәйләгән җепне ычкындырып җибәрде, бүлмәгә тәмле икмәк исе анкыды Староста бардыр сездә? Мә, бар, иптәшләргә дә бүлеп бир Бәйрәм ашы тигез булсын Мәгез Алкин алгарак чыгып кул бирде Таныш булыйк, бу камераның старостасы Алкин — Тукта.тукта әле. кунак Алкиннын кулын җибәрмичә селеккә- ләде. кара әле. син теге Казан шәһәр комитеты секретаре түгелме, күрермен, дип уйламаган идем, көлеп тә җибәрде Ә бит «Кызыл Татарстан»да үзеңне бик селеккәләгәииәр иде. корткыч дип Үзен болай - ул бик җентекләп-игътибар белән Алкннны баштанаяк карап чыкты, үзең болай корткычка охшамыйсын Ха-ха’ Ха-ха' Камера бердәм шаркылдап көлеп җибәрде Ярар, егетләр, башта тамак ялгап алыгыз, кая. менә бу сәкегә төшерик Берәр нәрсә җәегез әле. Сөббухның идеалы яңарак, тазарак икән, ул шуны сәке буена җәеп җибәрде Хуҗа капчыкны шунда аударды Күзләр дүрт булды ап ак күмәчтән киптерелгән сохари, түгәрәк тукачлар Гәрәбә сары өрек төсле бавырсаклар тау булып өелделәр — Рәхим итегез. Хәзинәдә бары Менә бит көтмәгәндә Алкин староста авыз сулары корып, күчтәнәчне «кортлап» торган без тоткыннарга әүвәле берәм берәм сохарины, тукачны. бавырсакны өләшеп чыкты, аннары шуны сорау алудан тагын урлап кайткан каран даш үзәге белән учына язды һәрбер ризыкны егерме дүрткә бүлде, сорау алырга чакырылган иптәшләрнекен аерым алып кунды Ниһаять, корсаклар чын чынлап тулдылар Үзебез дә туендык Әмма, нәфес шайтан лиләр бит гуюын туйсак та. күДЯЛ 1хймын. кесәләргә алдагы көннәргә дип яшереп куйган сохариларны да анда санда «урлап» алып кетердәтәбез «Кыш бабай», колакчын бүреген, гунын салып ташлап, сәкегә утыр ды да, безнең сөенә-сөенә кетер-кетер китерүгә куанып, сорашканны да көтмәстән, көр тавыш белән сөйләп китте. Мин Мөхәммәтгали Мөхәммәтзариф улы булам Район башкарма комитеты председателе идем Гөнаһ шомлыгы иметь аенда «Кызыл Гжтарстан газетасында «Корткычлар» Шума менә мине w телгә алп ..................ар Бу газета рммга акма җитү нең икенче көнендә абзагызны райкомга чакырдылар да. әүвжзе nipt бнтегны алдылар, аннан эштән «азат» иттеләр «игә кайттым да. «Гөлҗиһан җаным, мин әйтәм. әйдә хәзерлән Сохари киптер Анда сыйламыйлардыр Андагы ... булсын. Лнм Инде Казанда безнең ике райком секретаре. икс баш карма комитет председателе Һәм ал армын урынбасарлары шулай ук районның башка җитәкчеләре утыралар нд< .Нхахил, шулай булгач, мине алуларына шик-шөбһә юк иде — Авылдашларыгызны очратмадыгызмы әле? — диде Сөббух, авызындагы тукачны кетердәтеп. Юк. Юк, энем,—дип бик рәхәтләнеп елмайды кунак — Иншалла, очратырмын әле. - Бүлдермәгез инде, кешегә сөйләргә ирек бирегез Шуннан? Карчык минем зиһенле җан. Укытучы. Аларны да «чүпләделәр» бит. Артык тавыш-тын чыгармыйча гына пешеренә башлады. Ул пешерә, мин турап мичкә куям. Төн җиттеме — көтәбез. Әнә киләләр, менә киләләр Йокыдан калдык. Менә шулай көтә торгач, дүрт ай үтте. «Карчык, мин әйтәм, әллә капчыкны күтәреп, үзем барыйммы икән, бик зарыктырдылар»,— дип омтылып та куйгаладым. «Кит, җү- ләр, өйдә утыру туйдырдымы? Бәлки, синең бәхеткә, безнең бәхеткә кулга алулар туктар»,— ди. Шулай итеп тынычландык. Бәйрәм җитте. Бәйрәмдә инде кузгатмаслар, дибез. Бәйрәм ничек узды, Мөхәммәтгали абзый? — диде Сөббух. Ничек дим, дус-иш безгә керергә шүрли. Газетада исемем аталгач, билгеле инде, халык дошманы булабыз. Без ал арга керергә базмыйбыз. Кәсәфәтебез тиепнитеп калмасын дип. Карчык белән берәр йөзне төшереп, кочаклашып кына яткан идек, ишекне шакыйлар бит хәерсезләр... Без көлешә башладык. Ул арада стенага чиртә башладылар. Мөхәммәтзариф улы Мөхәммәтгалинең әңгәмәсе өзелде. Алкин, кружкасын алып, «телефон»га күчте. Га-лим-җан Иб-ра-һи-мов ка-ты а-вы-рый. Төр-мә больни-ца- сына салды-лар... — Воль-фо-вич ял-ган по-ка-за-ние-ләр би-рә... То-лым-бай-ский доп-рос-та а-кыл-дан яз-ган. - Ка-юм Аб-ра-мов 1 доп-рос-тан чык-кан-да бас-кыч-тан таш- лан-ган. — Мө-хәм-мәт-җа-нов про-во-ка-тор. — Бү-ген ун ке-ше-не ат-ты-лар Тек-тек, тек-тек. «Бестужев» тәүлек буенча тынмый — берсеннән- берсе авыр, шомлы, хәвефле хәбәрләр биреп кенә тора. Камера ишекләре ачыла да ябыла. Сорау алырга. Сорау алудан. XI Яңа ел алды төне. Ниндидер серле, тылсымлы ул. Кем генә булмасын, ирме, хатын- кызмы, яшьме-картмы, һичшиксез, бу төндә ул кинәт тукталып кала — уйлана, хыяллана, өметләнә. Алдагы туасы унике айда, алай гына да түгел, нәкъ менә шушы төн уртасында, яңа ел туган минутларда, ниндидер бер могҗиза пәйда булыр — «күк капусы» ачылыр да барлык теләкләр кабул булыр төсле. Бер кешегә генә түгел, күп кешегә, бар адәм баласына, бөтен җиһанга, галәмгә. Шуның өчен һәрбер кеше бу төндә, бигрәк тә сәгать уклары уникегә якынлашканда дулкынлана, каушый һәм., әле булмаган, әмма булачак, һичшиксез, булачак сөенеч өчен елмая! Тиздән 1938 ел туачак. Бөтен камералар, бөтен төрмә хәзер шушы тантаналы, тылсымлы мизгел алдында. Тиздән Утыз җиденче ел капкалары ябылып, яңа елга аяк басабыз. Тиздән... Каюм Абрамов Татарстан халык комиссарлары советы председателе. Утыз җиденче ел бөтен ниятләрне туздырып ташлады. Барлык якты өметләрне туплап, ашкынып, ашыгып көткән бәйрәм — Октябрьнен егерме еллыгы тантанасы да узып китте Өмет өзелде Юк. өзелми икән ул тоткын өмете Анын бүгенге көне нинди генә авыр, фаҗигале булмасын, ул әле иртәгә якты сибеләсенә ышана * Нигә? Бу сорауга һичбер мәхбүс-тоткын җавап бирә алмый Чөнки анын * ышандырыпинандырып әйтерлек дәлилләре юк Әмма ул ышана, күңеле ' белән, җаны-тәне белән инана, өметләнә Ул көн килер • Ирек азатлык килер, һичшиксез, менә бу туасы елда Яна елда’ = Тиздән Кремль куранты даң доң итеп унике тапкыр сугар да ” Советлар Союзы Гимны яңгырар Иректәге кешеләр бу мизгелдә шат ланып шәраб тулы бокалларын күтәрерләр һәм бер-берсенә бәхет * теләрләр Йозак шалтырады Шыгырдап-чинап ишек ачылды һәм кемнедер I камера эченә этеп кертеп җибәрделәр. Ул идәнгә капланып төште ~ Мин, үзем дә сизмичә, сикереп төшеп, идәндәге кешене күтәреп сәкегә 2 утырттым - Мәхмүт Мәхмүт, бу синме? Нижегородцев йөгереп килде. Икәүләп күтәреп аны урынга салдык. Мәхмүт Баһаутдинов. нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачкан иде авызыннан кара кан атылды Бераздан тагын ишек ачылды, көчкә-көчкә атлап Алкнн керде Бу камерага килгәннән бирле, мин аны беренче тапкыр шундый хәлсез, ватылган хәлдә күрәм. Күз төпләре карә янган - Мөхәммәтҗанов белән йөзгә йөз китереп сорау алдылар, диде Алкин, бераз утырып исен җыйгач - Ул. күзен дә йоммыйча «Ни язсалар, шуна кул куй Оешма исемлегенә кешеләрне күбрәк язарга тырыш Ни хәтле күп кешене бутасак, шул хәтле тизрәк тик шерерләр». ли хаин. Үзем утырган урынлыкны алып башына суктым Шуның өчен мине изделәр Су су бирегез әле Камерада нинди су? Мин ишекне кыйный башладым Рәхимле бер надзиратель икән, бер кружка су бирде Алкин бер-ике йотты Калган су белән Мәхмүт иеп битен юып. анын беразын авытына тамыздык Ә тәрәзә артыннан ерактан Кремль сәгатенең сукканы ишетелде Бераздан Лебедев Кумачный «Нинди иркен минем туган илем» җыры яңгырады Я другой такой страны нс знаю. Где так вольно дышит человек XII Башта, бу камерага кергәннең беренче көннәрендә, мондагы тоткын нар барысы да бер төсле, авыр язмышларын бердәй кичерәләр хафаланалар, дип уйлаган идем Алай түгел икән Әйтик, менә Алкин Ул ничектер бу жмышына һич бирешми алай гына да түгел, камерадагы башка мәхбүсләрне дә моңа нгьтн бар итмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә өнди Кайчан гына бул масын. хәтта сорау алудан кыйналып ватылып, хәлдән таеп кайтканда да. аһ-ваһ килеп, камераның рухын төшерми эченнән кичерә Хәл алу белән «җәмәгать» эшенә тотына Я хәбәр ала ч үзе башка камера ларга яна ишеткән хәбәрләрен тапшыра Я «балык ауларга» ютына Папирос кәгазенә берәр хәбәр яки берәр сорау язып, шырпы кабына сала да җеп белән тәрәзәдән түбән камера калфагына төшерә яки шундый ук почтаны ала. Ул эш тә бетсә, мәзәк сөйли башлый — грузин, әрмән, яһүд. украин акцентлары белән. Көлә-көлә эчен ката — Ибраһим, ашыкма, сабыр ит. «Сабыр төбе — саф алтын», дип, борынгылар белмичә әйтмәгән. —ди Галимҗан ага Нигъмәти бик акрын пышылдап кына. Нәкъ кафедрадагы кебек тыныч һәм ягымлы итеп. Ул урыннан тормый, ятып, күзләрен йомып уйланырга ярата Нәрсә уйлый торгандыр инде ул көне-төне Тәбәнәк, чандыр, әмма хәрәкәтчән Гомәр Гали: — Юк. бу һич мөмкин түгел Монда бер корткычлык бар. Моны иптәш Сталинга җиткерергә кирәк,— дип көннәр буе ишек төбендә надзирательләрдән кәгазькарандаш сорый. — Миңа иптәш Сталинга язарга кирәк.— ди ул. ишек ачылуга Аны кире этәләр. — Кәгазь-карандашны следовательдән сора. Гыйлем Камай: — Егетләр, вакыт әрәм үтмәсен, мин фән дөньясыннан бер ике кызыклы мисал китерим.— дип. чыннан да. химия яңалыклары белән мавыктыра. Онытылып тыңлыйбыз Мәхмүт Баһаутдинов капланып ята да үз-үзе белән сөйләшә: — Кайда ялгыштым? Кайда5 Ә теге прокурор бер кешегә дә кушылмый, сөйләшми, сәке астында посып утыра да берәр төрмә хезмәткәре керсә: — Гражданин начальник, монда барысы да халык дошманнары Мине монда ялгыш утыртканнар. Башка камерага күчерегез. - ди. Елый, сүгенә, ишек кага. Аны инде ике тапкыр ризыктан мәхрүм иттеләр. Тик ул һаман үз «эшендә». Ардалион Михайлович Нижегородцев туктаусыз елый һәм зарлана: — Сез төшенмисез Төрмәгә алыныр алдыннан гына өйләнгән идем Минем инде балам булырга тиеш. Ә мин аны күрмим Нигә? Юк, мин бит үз баламны күрергә хаклы! Нинди гаделсезлек бу? Әхмәт авыз эченнән генә җырлый, сызгыра Инде берничә тапкыр карцер белән куркыттылар, ә ул һаман җырлый: Карурманнан чыккан чакта. Кисен алдым пар каен. Яна ел үтте. Менә инде җилле-давыллы февраль килде Сорау алулар көчәйде Киткәннәрнең күбесе кайтмый Әллә шулай озак бастырып тоталар, әллә башка камераларга күчерәләр, әллә?. Менә инде Мәхмүт Баһаутдинов та юк. Гыйлем Камай өченче тәүлек күренми Безне бәйрәм күчтәнәче белән сыйлаган теге «кыш ба- бай»ны шул ук төнне алганнар иле — әле күренми Әллә инде безне сөендерер өчен генә килгән Хозер булды микән ул? Ә «чыбыксыз телефон» һаман тек-тек итеп берсеннән-берсе хәвефле хәбәрләр бирә. — Га-лим-жан Иб-ра һи-мов төр мә боль-нн-ца-сын-да үл де. Кәрим Тин-чу-рин ач-лык игъ лан ит-те Би-шен-че көн па-ек-тан баш тар та Мәх-мүт Ба һа ут ди нов а кыл-дан шашкан Үт-кән төн iе iep-ме җи-де ке-ше-не ат-кан-нар. Ба-ры-сы да хәр-биләр Га-з- та i.ip-да «и-рек-ле. н-рек-еез дошманнар» ди-гән я-ңа фра-за-лар оч-рый баш- ла-ды.. Яз килде. Зәңгәр күзле күлләр, елгалар белән, аллы-гөлле чәчәкләр. хуш исле болыннар белән, зөбәрҗәт урманнар, сандугачлы таңнар белән яз килде. 1938 елның язы Ә төрмәләр? Камералар? Ә мәхбүсләр? Аларга да язмы? Тимер рәшәткәләр, биек, калын таш стеналар, чәнечкеле тимер чыбыклар, мылтыгын тотып, бертуктаусыз әйләнеп йөргән сакчылар, туктаусыз абалап-улап өргән этләр белән уратылып алынган төрмә артындагы яз бет, бөрчә. кандала тулы тынчу, сасы камераларда тилмереп утырган гаепссздән гаепле мәхбүсләр өчен дә язмы" Алар да яз хисләре белән дулкынланалар микән? * Ерактан. Идел-Ослан ягыннан, нароходларнын бер-берсе белән оч- £ рашып, сәламләшү-хушлашу гудоклары анда-санда ишетелеп, озак яңгы- * pan, күңелләргә сагыш, моң өсти Очынып, шаярып очкан чыпчыклар < калфакка килеп куналар да «чыкчык» дип. тоткыннарны учекләп ки $ тәләр Кай көннәрдә җылы яңгыр ләйсән яңгыры явып у тә Камерадагы - тынчу һава алышынып, күкрәкләр-үпкәләр җиңеләя Күңел ярсый, тыпырчына, канатлана һәм оча Иреккә. Иделгә. < өзелеп сагынган изге мәхәббәт кочагына' Бүген инде унберенче май Былтыргы бишенче ноябрьдән бирле мин - менә шушы Пләтән төрмәсендә Өченче каттагы тар камерада. Әле бер f тапкыр да төрмә ишегалдына атлап чыкканым юк Әллә оныттылар л инде, сорау алырга да чакырмыйлар Камера.lai ы МӘХбүСЛӘр ДӘ алы- Z шынды Мин кергән вакытта утырган тоткыннарның берсе дә Юк Кит.»- 2 лар Кайтмыйлар Алар урынына башкаларны, яшьрәкләрне «1936 елгы набор»ны китерәләр Камерада мин инде карт арестант староста Ә шулай да нигә мине сорау алырга чакырмыйлар икән. ннг.Р йозак шалтырады Ишек ачылды — «С» хәрефенә KCM J — Салахов Ибраһим Ннтамович - Әйберләреңне ала чык. Әйбер дигәннәре итек кунычыма кыстырылган китек агач кашык - Хушыгыз, иптәшләр Ка.мерадагылар ашыгып кулымны кысалар Хәере белән - Бәлки иреккәдер Мин ишеккә атлыйм Я хода, нинди язмыш көтә мине алда якты лыкмы, әллә инде дөм караңгылыкмыJ Кояшлы бүлмә Билгеле инде. мине, тубәнге катка төшу белән, коридорның «ченә үк кереп торган ябык машинага «кара козгынча леп тыктылар Тот кыннарны көне-төне сорау алырга ташучы бу туләусет таксиның эчке төзелеше мии.1 бик таныш Хи та кара каршы «ЧӘр ВМәрДӘН алты кеше көчкә сыеп утыра торган, бастырып куелган табут төс.и. таи тар булм.». тоткыннар Керер-кермӘС ишек HI.HI ИНН ЯбЫЛЯ та онкләнл тын т.т ә т.т алмыйсын Бүлмәләр арасында хртада С8КЧЫ М»1Н< СОНГЫ, алтынчы табутка тыктылар Димәк, калган биш булмә инде тулган Гаҗәеп бер ХӘЛ Әгәр ДӘ 8ДӘМ баласы м.титан ку ч -р. бСЛӘИ куру ■Ыкннлег. .............................. мәхрүм к ' ... . "С" ,ш Менә мин ч.»ер 1»м ..................................... •' .и...... ... ........ ....................... » Лсирлан. кайсы нкка. кайсы .рамнан бар.ыи белам ...им Мен.. ... гына барды ла п малы Капка Шаллыр шемлыр тимер чыны йо..ак ларны ачалар Машина капка гебендәге чокырга ... тәгәрмәче бе.т ... |.шс« китеп кич.шеп чыкты ла .нта борылды Нечан баирынэ габи .... ...пи III. . чак күрше «табутит гамәл мю вира вашлшмар < танага авызымны куси эндәштем - Син кем? — Галимжан Мөхәммәтшин — Син син исәнмени? e — Әһе-әһе. ' Күршем буылып йөткергәндә машина чаттан борылды — Болак күперенә таба барабыз. Бездән Ләбибне. Сөббухны алдылар Галимжан Ибраһимов инде яңа ел башында ук төрмә больницасында үлгән. Толымбайский сорау алганда акылдан шашкан Галимжан Нигъмәти — Шыш. контрлар' — ишеккә приклад белән суктылар. Башым чыңлап китте — Еланнар, монда да пышылдаша башладыгызмы? Күрше табут ишегенә дә приклад төште. «Козгын» чинап-улап күтәрелә башлады. Бауман урамын үтеп, тауга — Чернышевский урамына күтәреләбез Аннары кинәт ашыгып жил- дерде — түбән төшәбез. Хәзер машина туктарга тиеш Шыгыр-шыгыр капка ачылды. Уздык. — Чык. жәфа! — Конвой табутның ишеген ачты Төш. контрик1 Озынлыгы өч. киңлеге ике метр чамасындагы камера Тәрәзәсе юк. жир астында ул. Түшәмдә челтәр эчендә кечкенә бер лампочка яна. Цемент идәнгә беркетелгән карават Аның өстендә киез. Сары одеал. ап-ак жәймә Ак тышлы мендәр Аптырап калдым. Сигез ай буе Пләтән төрмәсендә тыгыз камераның идәнендә ятарга урын таба алмый, күп төннәрне ишек төбендә яки параша өстендә калгып үткәргән тоткынга бу урын-жир ожмах көрсие булып күренде. Караватка утырдым Тордым Тагын утырдым, сузылып ятып карадым — нинди рәхәт. Бер кеше кыс- мый-этми. сүгенми, теләгәнчә сузыл.. Йозак шалтырады Ишек ачылды Надзиратель белән бергә камерага ак халат кигән берәү керде Врач! Ялгыштым, халатлының кулында чәч алу машинкасы. Сигез ай буена бритва күрмәгән сакал-мыек. гәрчә үзем күрмәсәм дә. бер ел мәгарәдә ятып чыккан Әбүгалисинаныкыннан калышырлык түгел иде. мөгаен Сакал-мыекны алдырып, жиңеләеп. кәефләнеп утыра гына идем, тагын ишек ачылды Чык! — дип ымлады надзиратель, матур гына яшь егет Мөгаен, әле күптән ту гел генә эчке гаскәр сафына алынган солдат. Ярым караңгы коридор буенча барып сулга борылдым ачык ишектән кердем Душ. Тагын рәхәт: сигез айда беренче тапкыр жылы су белән сабынлап юындым Бер кат тирем кубып төште, ахрысы Камерага кайтсам, тумбочкада ике жамаяк Берсендә итле токмач, икенчесендә — бәрәңге боламыгы белән ике зур котлет йомарламы Ул гынамы Күзләремә ышанмыйм, бармакларым белән капшап карадым өч папирос! Бу нинди жәннәт? Ниһаять, сигез ай дигәндә кырынып, юынып, этешмичә, төртешмичә, сүгенмичә таза урын-жир өстенә утырып чиста эмаль савыттан ашый башладым. Токмачлы шулпа шундый тәмле, телеңне йотарсың. Әни мәрхүмә шулай тәмле итеп пешерә иде токмачлы ашны Аштан соң бер папиросны кабыздым. Билгеле инде, монда утырган тоткынга шырпы хәтле шырпыны ышанып бирә алмыйлар. Тимер ишекнең форточка сын шакыдым, коридордагы надзиратель «күз»не ачып карады да. кулымдагы папиросны күргәч, ни гажәп. бер дә ачуланмыйча йозакны, ишекне ачты һәм шырпы сызды. Бу да беренче тапкыр Әче тәмле зәңгәр төтенне суырган саен жаным рәхәтләнә, башым әйләнә. Нинди рәхәт! Кайгы дигәннең әсәре дә калмады. Мөгаен, мине иреккә чыгарырга әзерлиләрдер Тәмәкемне тартып бетереп, төпчеген парашага ташладым да. чишенеп. караватка яттым — бер рәхәтләнеп йоклыйм әле Мондый йомшак иркен урынга да ятасы бар икән! Күзләрем эленеп кенә бара иде. шалтыр-шолтыр ишек ачылды һәм шунда ук надзирательнең ачулы тавышы колакны кисте. — Тир! Аптырап аягүрә басарга өлгермәдем. камерага хәрби киемдә ике кеше атлады Алдагысы ишеккә кичкә сыеп, кысылып, бөкерәеп керде Мәһабәт. Камера тап-тар булып калды Шинеленең петлицаларында икешәр ромба. Арттагысы анын култык астыннан гына Петлицаларында шакмаклар ♦ Мин — хәрби прокурор.— диде ромбалы ир калын тавыш белән ь мина ачулы төбәлеп Жалоба бармы' - Мин үземнең нигә монда булуымны төшенмим. — дидем исемне 5 җыеп Капитан, сез ана гаепләү кәгазен бирегез, диде артта папка ~ күтәреп торган ябык кешегә кырын карап Теге, папкадан бер бит х кәгазь алып, мина сузды Прокурор ишеккә атлады һәм инде мнна ® бөтенләй карамыйча гөрелдәде: Укы' Нигә утырхынны төшенерсең * Ишек шыгырдап чинап ябылды < Мин бер генә табак кәгазь дип унлаган идем монда машинкада - интервалсыз басылган өч битле гаепләү акты Укый башлауга чәчлә- * рем үрә торды Контрреволюцион милләтче оешманың актив члены Оешма совет £ хөкүмәтен җимереп, Бөек Туран дәү тәте гозергә әзерлек алып барган f Мәкерле максатларына ирешү өчен бу яны» милләтчеләр партия җигәк челәрен, беренче чиратта, иптәш Сталинны физик юк итәргә план корган нар Шушы явыз ниятне тормышка ашыру юлында оешманың актив әгъзасы Салахов Ибраһим Низамовнч яшь язучылар, студентлар ара сында контрреволюцион үгет җәелдергән» һәм башкалар Ахырда - статья, пунктлар «Явыз ниятләрен, контрреволюцион эшләрен өс.тснә алмаса да. студент Алмакаевпың күрсәтүләре белән анын җинаятьләре исбат ител.» һәм ул РСФСР Җинаять кодексының илле сигезенче статьясы нигезен дә гаепләнә». Бу нн бу'-* һич төшенә алмыйм Кхркыныч төшме, әллә? Төн буена камерада арлы-бирле йөреп чыктым Локлау түгел, утырып тора алмыйм Йөрәк ярсый, сызлый, сыгыла Бу нинди хаксызлык? Канда, кайда син. дөреслек?! Камера караңгылана Соры, таш стеналар чайкалып өстем.» авып килгәндәй була Мин. сикереп торып, тимер ишеккә ябышам «Күз» ачыла, кап сауган бәбәк карын һәм ачулы тавыш Ишектән кит! дип боера Әлсерәп, хәлсезләнеп караватка килеп егылам Мин НИГӘ 6\ |ЫНЧ\ K.lMrp.ll.l' X ' и р 6ш M.lH Vpl.uu I ,|0|| I t >. ни гүзәл чагы Күкчәтау даласы хазер шау чәчәктә балкыйдыр Ә мин? Кинәт бит алмаларым көеп китте, кайнар яшь коела Син хыянәтче' Халык дошманы' Син туган илеңә хыянәт кылган өчен каты җәзаланырга тиеш' Сине үлем җәзасы көтә Бу коточкыч авазлардан колагым тона, йөрәгем сулкылдый Соңгы көчемне җыеп күтәреләм һәм. акылдан шашкан кебек, кычкырам Ялган' Ял 1 у, .......... ...' Ышанма' Ик. л" син бит \.нс|. б> су зазрение кшет.. алмыйсын Ә шулай ла Шулай ы тоярсың снмрсен Бербере™ бнк-бнк яраткан кешемри™ йнракларе бер ритмда тн>««■. вапфмарая өзелә Сызла, сызла, сызла. күңелем. Сызла бер туктамыйча. Сызла айлар, сызла еллар. Сызла төн йокламыйча, — дип Дәрдмәнднең сагышлы юлларын кабатлыйм. Ә син, Зәйтүнә? Син дә сагынасынмы мине? Әллә? Юк, юк! Әйттем исә кайттым — әлгаязе билләһи. Без бит ахирәт дуслар, ахирәт жаннар. . — Даң-доң! Даң-доң! Чиркәү диварлары барлык аллалары, фәрештәләре, изгеләре белән чайкалып китте. Минем дә иң кыйммәтле, иң изге уйларым челпәрәмә килделәр Ыгы-зыгы, шаушу. Биш йөз мәхбүс берьюлы сәке, сәндерәләреннән чуен плитә идәнгә сикерделәр. Мин дә. Барлаудан соң түрдәге сәкеләрнең берсе астына чүктем дә — монда ишек төбе— параша янындагы кебек мәхшәр түгел, тынычрак — тагын уйланып бетмәгән уйларымны очларга тотындым. — Бәй, син монда качкансың ич, эт белән эзләп тә таба алмассың Чык әле. бер шигырь яздым, — дип Сөббух мине тартып-йолкып үзе янына чыгарды — Әрәм калды уйларым, кайдан тапты, хәерсез.— Менә тыңла. Исем китте — дүрт юллык кына шигырь укыды — тирә-як яктырып китте. Идел, аккош кебек ак пароходлар һәм жыр Маяк яндыручы кызның көймәдәге жыры. — Син, кара әле, миннән нигә качасың3—диде Сөббух шигырен укып бетергәч, миңа үпкәләп карап. Ялганлый алмыйм, серемне ачтым, Зәйтүнәне сагынуымны әйттем. - Әйдә, бүген икәү параша чыгарыйк. Бүгенге баш дежурный безнең авыл егете. Мин аннан Зәйтүнәне институттан телефон аша чакыртып. иртәгә күрешү оештыруын үтенермен.— диде Сөббух, бер дә көтмәгәндә мине канатландырып Май кап!— дип сикереп тордым Әйдә, тизрәк старостага барыйк. Парашаны башкаларга биреп куймасын тагын! Ill Әйтерсең лә, чиркәүнең барлык эреле-ваклы кыңгырауларын кактылар. Казан Кремле астындагы зур чиркәү — биш йөз тоткын утырган төрмә жу итте. Хәбәр яшен тизлеге белән телдән-телгә, сәкедән-сән- дерәгә күчте. — Күрешү! — Очрашу рөхсәт иткәннәр. Хәйран калмаслык та түгел бит. бу чиркәү төрмәгә әйләнгәннән бирле, мондый хәлнең һич булганы юк. Булуы да мөмкин түгел, чөнки бу камерада аеруча куркынычлы — илле сигезенче, илле тугызынчы статьялы арестантлар Аларга нинди күрешү? Ә менә көтмәгәндә — хәбәр! Илле сигезенче статьялы мәхбүскә күрешү биргәннәр. Бу сөенечле хәбәрне ишетүгә, бөтен камера чират торып мине тәбрикләргә, үземне ничек тотарга, ничек сөйләшергә — очрашу вакытында нинди хәбәрләр алып калу кирәклеген өйрәтергә кереште! Хәтта берсе папирос кәгазе китереп бирде — «Бу кәгазьгә үзеңә кирәкле сүз- ләрне-үтенечеңне яз да бармак арасына кыстыр. Күрешкәндә кызның кулын гадәттәгедән озаграк кыс, чәнчә бармагың белән учын кытыкла • һәм кәгазеңне аның кулында калдыр» Алдым Яздым Ятып калганчы — атып кал «Зәйтүнә, минем нахак гаепләнүем турында Сталин иптәшкә хат яз» Кем белә, Сталинга барып житсә, бәлки «Азат итәргә!» дигән фәрман килер. Тик менә каушап, үзем идәнгә — надзирательләр күзе- 60 нә төшереп жибәрмәсәм генә ярар иде инде. Кәгазьне төкерекләп бармак арасына кыстырып йөри башладым — күнегергә кнрәк — Беренче эшлисе эш,—диде камерадагы блатнойларның атама ны Напа Нин II,—үзенең аеруча булдыклы, ышанычлы «мнрит»ләрен жыеп алып,— көзге һәм каләм Егетебезне тулысынча тәртипкә китерү Шундук бер төркем шыр ялангач «мөрнт>ләр идәнгә утырып ике I биш тиенлек бакырны эшкәртә башладылар Бер бакыр тәнкәне чуен ж идәнгә ышкыйлар — ул көзге булачак. Икенче бакыр тәңкәне кисеп « шул ук идәнгә кайрый башладылар Ул «каләм> (бритва) булачак Ул $ арада әле кичә генә монда килеп эләккән бер «медвежатник» (фатир ’ карагы) килеп, өстендәге өр яңа күк сатин күлмәген салып бнрде * — Кыз алдында мескен күренмә! Инде чалбар һәм итекләр кирәк иде Армиядән киеп кайткан кыек < сырлы күк тукымадан тегелгән галифе буй-буйга таралды да төште — < бигрәк хәтәр туза икән Ә итекләр кәвеш булып кына калганнар иде - инде Үрә бастырып куйганда балтырлар шешеп, сала алмагач, куныч f ларын телгәләгән идек Бу якны да кайгыртучылар табылды — Карчыгам, бер дә кайгырма, - диде камера старостасы, кап * кара сакаллы, кара бөдрә чәчле чегән Роман (ат карагы') һәм шундук f сәкегә утырып, аягындагы хром итекләрен салып миңа тоттырды “ Ки, минем төсле биеп китәрсен Чатбар да жәл түгел, ләкин, узең ку рәсең, бу чалбарга син башың белән кереп чумасың Әй. Петушок, дип ул яныбыздан узып барган ярдәмчесен, минем чаматы блатной егетне туктатты һәм аны, ярминкәдә ат сайлаган сыман, әйләндереп тулгандырып карады да күгәрченем, яле, сат чалбарыңны, диде — Ә мин?., диде Петушок, аптырап, минем трусик та юк ич — Ярамаган тагын, монда кызлар юк, бераз жнлләрсен Ул минем трусикны аңа бнрде дә. кара постау чалбарны миңа кидерде һәм сакалын дерелдәтә-дерелдәтә көлде Менә карчыгам бөтенләй бүтән кошка охшадың — Даң-доң! - Барлау! Камерага һау-һаулап этләр, алар артыннан сакчы салдатлар керде. Барлаудан соң Папа Пнй Пиең шәхси чәчтарашы «Чикерткә» мине тулы тәртипкә китерә сакал мыекны кыра, чәчне кырка башлады Эш байтак озакка сузылды бер ике сыздырып алган саен «каләм» не идәнгә кайрарга туры килде, юкса битнең тиресен каезлый башлый «Чикерткә», дөресен әйтергә кирәк, хәленнән килгәнчә авырттырмыйча шома итеп, төкләрне калдырмый кырырга тырышты һәм нигездә бу теләгенә иреште дә бугай Биттә, борын астында әллә ни кузгә чекерәеп торган кылчыклар күренми Минем кулда әле генә барлыкка килгән «көзге»— шоп-шома ялтырап торган биш тиенлек бакыр тәңкә Аны эш барышын күреп, тикшереп торыр өчен «Чикерткә» үзе бирде Билгеле, биттә, ияк астында, муенда кәгазь өстенә кәгазь ябыштырылган «ямау» лар барлыкка килде Әчетә, сызлый Шулай ла кыяфәт яхшы якка үзгәрде «Ямау»лар иртәгәгә хәтле бөтәеп рәтләнер Папа Пнй II узе килеп тикшереп, «Чнкерткә.нен эшен яхшы дип тапты Аннан соң староста баш надзиратель белән сөйләшеп, бер чиләк су кара мм Әә туртамамы’ булма уртасында мина утырырга куелган табуретканы күтәреп алып Фатылнын башына сугарга омтылган идем, надзиратель, йөгереп килеп, кулымнан тотып калды Зәйтүнә кычкырып елап җибәрде Күрешү тәмамланды' днде дежурный налтиратыь. табурет каны идәнгә куеп. Очрашу бүлмәсеннән мине тун туры карцерга алып киттеләр Зәйтүнә белән вафасыз күрешүдән сон биш тәүлекне карцерда уздырдым, аннан чыгаргач /агын шушы йортка китерделәр Бердән ачлык, икенчедән сөйгән кызымның хыянәте мине ярыйсы ук йончыткан иде Ашыйсым килә. Уйдан-гарьләнүдән баш чатный Кайда, кемгә зарны түгәргә? Аптырагач, бердәнбер дус Сөббухны эзләп киттем, этапка кумаган булсалар гына ярый инде үзен. Алтарь тирәсендә каранып йөргәндә, өстән берәү кычкырды: — Әй, күзлекле! Туктадым. Баксам, өске сәндерәдә аякларын салындырып утырган кара сакал — староста бармагы белән ишарәләп, мине үзе янына чакыра икән. — Кил әле монда, карчыгам. Хәлләр ничек? - Ярый шунда. Яраса, кил. утыр. Мин теләр-теләмәс кенә аның янына күтәрелдем. Ул бөтен йөзен каплап алган кара, кабарып торган куе сакал-мыегын ике куллап та- рап-ку пшыланып алды да. сул күзен кысып, хәйләле бер караш белән сорау бирде: — Сине китап яза. диләр, дөресме? — Элек дөрес иде. хәзер юк! — Ничего, хәзер дә була, батя Мин сиңа бер эш таптым, үзе ашлы, үзе тузансыз, кичен яныма кил. туйганчы ботка ашарсың Килештекме? - Килештек. Нинди эш тапты икән миңа бу ат карагы? Менә бит уйламаганда эшләр җайланды да китте. Көн дә өстәмә бер паек икмәк Аш та баланда түгел — ит шулпасы, ботка, кайвакытта котлет, староста казаныннан. Үземә генә түгел, Сөббухка да өлеш чыгар Ә эше? Эше. староста үзе әйтмешли, тузансыз да. өреле дә. Нәрсә эшлим дисезме? Сөйлим Көн дә кичке баландадан соң, йокы алдындагы тикшерү-барлауга хәтле, хикәят сөйлим. Кече яшьтән үк «Әлфе ләйлә вә ләйлә». «Кырык вәзир». «Шаһнамә», «Әбугалисина», «Тутыйнамә». «Сал- сал» кебек гарәп әкиятләрен укып үскәнгә, запас җитәрлек. Менә хәзер ул ярап куйды. Көн дә бер яңа әкият сөйлим тоткында утырган халык гарәп әкиятләренең гүзәллегенә, андагы батыр шаһзадәләргә, сылу кызларга, бигрәк тә тәмледән-тәмле «әнвәг-әнвәг нигъмәтләргә», шәрабларга хәйран калып, хыял дөньясында йөзеп, үзенең бүгенге кызганыч хәлен бик азга гына булса да онытып тора, шуның өчен минем әкият сөйләр вакытны көтеп җиткерә алмыйлар. Бу әкиятләрем бигрәк тә камераның хуҗасы — ат карагы чегәнгә ошый: йотылып тыңлый. - .Алтын кеше бит син, бөркетем Авызыңнан энҗе-мәрҗәннәр коела Синең урын монда түгел, җәннәттә бит. җаным,— дип аркамнан кагып, үсендереп куя. Камерадагы биш йөз мәхбүс мине белә, килә башласам, торып, сәкесеннән урын бирә. Мин хәзер сәке астында — кандала оясында түгел, алтарьда, староста янында — якты, киң урында ятам. Менә бит, бәхет киләм дисә, күктән төшә. Сигез ай Пләтән төрмәсендә көне-төне сорау алуга йөреп, карцер паегында торып, коры сөяккә калган идем. Хәзер чиркәүдәге бер ай эчендә тазарып, тулып киттем. — Сөбханалла,—ди Сөббух, әллә көлеп, әллә инде чынлап.—Син көннән-көн матураясың. Ахрысы. Сөббух күз тидерде. Бер төнне мине уяттылар да ашыгыч рәвештә каршыдагы икенче төрмәгә алып киттеләр Нәрсәгә? Билгесез. Сез җинаятьчеләрне төрмәдән качарга өндәгәнсез һәм. шул явыз ниятегезне тормышка ашырыр өчен, төркем туплагансыз. чирклу идәне астыннан Казанка елгасына таба подкоп ясарга әзерләнгәнсез Б\ җи ♦ ниятегезне таныйсызмы? Гражданин тикшерүче. - Өстәл артында ниндидер бер папка 5 ачып, кәгазьләр актарган күзлекле кешегә аптырап карадым Әллә инде 5 башка берәү белән бутый? Гафу итәсез, мин бернәрсә дә белмим Нин = ди подкоп? Молчать! Тикшерүче, берәү энә чәнчел алгандай, кинәт чәч * рәп торып кычкырып җибәрде, папкадан бер табак язылган кәгазь ал F ды. Менә гаебең! Сез берәү дә сизми дип уйлагансыздыр Безнең күз ' жир астыннан да күрә. Номерыгыз барып чыкмады' Яндыгыз Соңгы " тапкыр сорыйм: җинаятегезне таныйсызмы, юкмы? Гражданин з — Ж.нтәр! Конвой' Ишек ачылып, мине монда алып килгән сол “ датларның берсе атылып керде Менә бу адәм актыгын карцерга' < Гаебен өстенә алганчы чыгармаска Марш' Бар. бар! Надзиратель этеп-төртеп карцерга тыкты да. тимер ишекне шал тыратып ябын, бикләде Мин бусагада басып калдым узарга урын юк. Озынлыгы биш, киплеге өч метр чамасындагы таш капчык тәрә зәсез дүрт цемент стена Түшәмдә тузанга, пычракка катып беткән бер лампочка кызарып тора Тынчу Ярым карангы Бала чага тавышы Баш та мин үземнең күзләремә дә, колакларыма да ышанмадым саташам ахры Тора торгач бераз күз ияләште Анадан тума ундүрт унбиш яшь лек үсмер малайлар берсе өстенә берсе атланып тартышалар, сикерәләр, е гыл ал ар, сугыш ал а р. Әфәнделәр! Почмактан нечкә бер тавыш колакны кыен китп Һәм шуннан ук җирән сакаллы берәү күтәрелде Бусы трусиктан Күк рәтендә ялангач кыз сурәте һәм язу «Мәхәббәт өчен җан фндә'- lll.iу шу акрынлап тынды Теге җирән сакал алга чыкты Әфәнделәр, безгә яна барон килгән, баш иегез Җирән сакал алдымда яртылай сыгылып төште Барон, диде теге җирән сакал иелгән килеш беше гафу итегез, кнләсегезнг белмәгән идек' Арттан берсе кычкырын җибәрде Баронга көзге кирәк, ү зен күрәсе килә Ул арада минем алда басып торган бер пумала башлы малай ялт борылып, нәкъ минем борын төбендә туңкайды Музыка! Теге туңкайган малай шатыр-шотыр җил чыгара башлады Ха-ха-ха! Акылдан шашкан кебек акыру, хихылдау, кычкыру Мин нишләргә белми аптырап торганда, теге жнран сакал тагып команда бирде Парад! . Ул әйтеп тә бетермәде, әле генә минем алда туңкаеп сикереп җилкәмә менеп утырды, башкалар анык артыннан те н исләр Шагом ә арш! Әмер ишетелүгә. жнлкамдаге бала, аналары белм күкрәгем. тибен, кузгалырга боерды Бер-ике. бер ике Мин Геге пумала башны күтаргаг .............. ................................. Р артта» Ходаем, падишаһны сакла Жилкама атланган малай нечка кыа-г.р га.ышы бел................... тш., г,ү ..... гимны;, башлады, башкалар «үтаре» алдылар Алар )ЛЫЙ. а................... « паным к.ае.ч. » 5 кысыла. Җилкәдәге пумала баш үзе албасты сыман авыр, житмәсә, ботлары белән муенны кысып, үкчәләре белән күкрәгемә тибеп куя: «Тизрәк!» Кайда тизрәк, мин абына-сөртенә камераны ике тапкыр әйләндем- ме-юкмы, әлсерәп егылдым Арттагылар барысы да минем өскә аудылар Шаркылдап, хихылдап көлү, акыру Ә мин. изелеп-ватылып. инде һуштан язам дигәндә генә, тагын әмер яңгырады: — Җитәр, баронны өйләндерергә вакыт! Өстемдәгеләр этешә-төртешә тордылар Ә мин кузгала алмыйм. • — Кияү егет,— теге җирән сакал, алдыма тезләнеп мыскыллап көлә башлады,— поп сине кем дип чукындырган иде? Минем телем дә әйләнми. — Күсе, тукта әле.— җилкәмә атланып йөргән пумала баш мина карап-карап торды да кычкырып жибәрде:— Бу бит чиркәүдәге әкиятче! — Син каян беләсең? - Күсе чыннан да күсе сыман сузылып пыяла күзләре белән карады — Бәлки, ул түгелдер? — Үткән атнада мин үзем тыңладым. Менә дигән әкиятләр белә,— ул баш бармагын күтәреп телен шартлатты — Да. ул язучы, яңа таныдым. — Писарьмы? — Юк ла. китаплар язган. — Ә-ә-ә — Җирән сакал миңа аптырап, икеләнеп карады да кинәт кычкырып жибәрде:— Тамаша бетте. Әкиятчегә урын бирергә! Пумала баш йөгереп килеп мине күтәреп торгызды да Король утырган жиргә — түргә алып барып утыртты. Гафу итегез, язучы абый, мин башта сезне танымыйча калдым Ул арада тагын ишек шалтырады. Ачылды Тагын ике кешене этеп-тнртеп керттеләр — берсе ишектән көчкә сыеп керде,— дәү. юан. икенчесе — тәбәнәк, ябык. Ишектән керүчеләр башларын да күтәрергә өлгермәделәр, шәрә үсмерләр алар өстенә ташланды Алдарак торганы дәү җилкәләрен күтәреп. өстенә ташланганнарны атып бәргән иде. бөтен карцер аның өстенә ябырылды. Ектылар да таптый-изә башладылар Артта калган тәбәнәк буйлы моны күреп, куркуыннан, ахры, үзе егылды. Теге дәү озак көрәште, әле бер. әле икенче малайны алып атып карады, әмма жиңелде. Җирән сакал үзе аның өстенә менеп кунды Калганнар параша капкачы белән сугасуга йөдәттеләр. Дәү ахырда егылды. Шуннан соң аны «өйләндерә» башладылар — поп кушкан исемен әйттерделәр, кайда, кем булып эшләвен аныкладылар. Ул бер районда прокурор булып эшләгән имеш — җирән сакал үзе таныды. Менә ни өчен аңа каныгалар икән. Авыз-борыны кан булуга карамастан, прокурорны әүвәле утырттылар Аннары чалбарын салдырдылар һәм һәр малай тимер кашык белән өч тапкыр аның «йомшак» жиренә сугып үтте. Прокурор тәмам хәлдән таеп егылды Шуннан соң гына «өйләндерү» тукталды Тәбәнәк тоткын иректә укытучы булып эшләгән икән, аңа тимәделәр. — Менә сиңа кадак, прокурор әфәнде.— дип Король параша өстендә көчкә утырган дәүгә зур бер кадак сузды Пумала баш кадакны алып прокурорның борынына төртте, теге башын күтәрмичә генә алды. Карышырга җөрьәт итмәде, ахрысы. Король, күзләре белән бораулап, сүзен ялгады:— Подъемга хәтле ишекнең ике тупсасын казып чыгар Ә син. «Пумала баш», карап тор. Казымый башласа, параша капкачы белән җилләтеп ал. Отбойдан соң кем кайда торса, шунда утырып, чүгәләп йоклап китте Камеракарцерда бары Король, җирән сакал һәм мин «оста әкият- 66 че» генә сузылып яттык Бары хәзер генә мин үсмер малайларнын ннгә шыр ялангач булуына төшендем Бөтен киемне бет сарып алды Күлмәк үзеннән үзе кыймылдый Шундый үзәккә үткәзеп тешлиләр чыдап бтлыый Аптырагач, мин дә чишенеп ташладым Ә ишек бусагасында кытыр-кытыр шпкатхр. кирпеч вагы коела Прокурор карцер ишегенең тупсаларын чокый * Ж.ӘЙ Көмеш толымнары белән чайкалып-дулкынланып яткан дала = Еракта ап-ак киез өйләр күренә Әчкелтем КЫМЫЗ исе борынны кытык u лый. Ә мин кылган эчендә сузылып ятып ХӘЛ ҖЫЯМ Талгын гына жил ' исә Нинди рәхәт Менә кул астында гына кып кызыл булып пешкән < жир җиләге Авыз ИТИМ әле ДИЛ КулЫМИЫ сузган гына идем, ниндидер ф тавышка сискәнеп уяндым = Карцер буп-буш. бер кеше калмаган Ишек каерылып ташланган ° Коридорда яткан тимер ишек өстендә надзиратель басып тора күзләре * акайган, әле бер. әле икенче якка карый — Әй. мондагы тоткыннар кайда1 Мин аптырап сикереп тордым да ялангач икәнемне тоеп, янадан * чүктем • - Бел м и м — Ничек белмисең? Ишекне кем җимерде1 ' Ул арада тагын берничә надзиратель йөгереп килде дә сүгенә-сүгенә кире борылды Алдан килгән надзиратель аптыраудан, ахры, идәндә яткан ишекне бераз күтәреп торды да ташлады һәм мине кисәтте Кара, әй син. беркая да китмә' Мин киенә башладым Төрмә ишеге алдында шау-шу Этләр өрә Ике тапкыр мылтыктан аттылар Бераздан төрмәнең столяр цехында эшләүчеләр килен, каерылып ташланган ишекне киредән урынына куя. цементлап ныгыта башлады лар. Алар миңа надзиратель күрмәгәндә бер паек икмәк, өч дүрт гө ремлек махорка бирделәр Озакламый карцердан качкан яшүсмерләрне берәм-берәм өстерәп кыйнап китерә башладылар Прокурор белән укытучыны бәйләп бәдрәф кә ташлаган булганнар икән. аларны да китерделәр Ишек, урынына куелып, тагын ябылды, аркылы тимер билбау болт белән кысылып бик ләнде Карцер тагын тулды Бары тик җирән сакал Король белән Пумала баш кына күренмәде Әллә инде әлар төрмә i >н чыгып, качып өлгерделәр, әллә инде аларны башка җиргә яптылар Кире китерелгән үсмерләрнең барысының да диярлек кул-аяклары яраланган, тәннәре кара көйьж иде Әмма берсе ь> еламый, бары тик сүгенәләр, ишекне кагалар \ i арада карцерның түшәмендәге люк ачылды ла шлангадан су сиптерә башладылар Озакламый су билдән булды Төнозын бил тиңентен суда тоттылар Каты кыйналудан җәрәхәт ЛӘНГӘН хәлсезләнгән өч малай басып та тора алмыйлар Аларны иптәш ларе. алмаш-тилмәш стенага сөяп күт®реп тордылар Барө-тора мимем аякларны ла көзән җыера башлады Тагын бераз су зчендә калсам егыла идем Ниһаять п »гьемга чан какканнан сон карш tap I у буа ерылгандай коридорга жәелд! Жннзмәеп «н i Надзирательләр минз алырга килгәннәр нкән Шул оеш астан су . И горган төрмә к .......................................................... алып кнтт< >әр Өч тимер капм ачылып ябылды Ниһаять, аскы каттагы тәрәзә рәшәткәсе күгәреп бет кән озынча бүлмә Ярым караңгы Өстал Башын да күтәрми кәгазьгә төртелгән күзлекле тикшерүче мина Ничек жинаятегс зн< ...... . ............... ‘"ьнзис - Нинди җинаять1 Күзлекле урыныннан сикереп торды да акырды: — Конвой, алып китегез, карцерда чересен! Хәзер жәйнең ин матур чагы — июль уртасы Мондый чакта кемнең генә күнеле табигатькә талпынмый Тәнгә сихәт, күңелгә рәхәт бирүче яшел урманнарда, хуш исле чәчәкләр белән балкыган болыннарда кемнең буласы килмәс? Ә мин менә инде сигезенче тәүлек тынчу карцерда жәфаланам Кон дә тикшерүче чакырта Хәзер инде төн уртасында, йокы басканда, төрмә шомлы тынлыкка батканда алдыра башлады һаман бер сорау — Төрмәдән качу чараларын кемнәр белән, ничек әзерләдең син. халык дошманы? Әллә кайчан инде сине атарга кирәк иде Әгәр инде бу жинаятеңне дә өстеңә алмасаң. сиңа котылу юк! Әйт. төркемеңдә кемнәр бар иде? Ә минем башым әйләнә, күз алдым караңгылана — нинди качу- Нинди төркем? Нинди жинаять? Кинәт ишек ачылып китә Ике таза егет — конвоирлар мине кыйнарга тотыналар Ә тикшерүче һаман бер сүзне кабатлый: — Әйт. төркемеңдә кемнәр бар? Кемнәр? Менә бу карцерның калын таш стенасы артында өч-дүрт адымда гына урам Кремль астындагы бу урамнан Казанкага коенырга йөри идек без. Их. хәзер менә ичмасам бер генә тапкыр шул суга чумып чыксаң. Бөтен кер. бар кайгы юылыр иде Шалтырап ишек ачылды. — Следовательгә! Әүвәле ике тәүлек, бигрәк тә иртән паек һәм баланда алганда, ашказаным борып-авыртып теңкәгә тиде. Башкалар ашаганны күрмим дип. күзләремне йомып ятам. Староста «Утыз тугызынчының паегын, баландасын кире алыгыз. Ул ачлык игълан итте».—ди. һәр иртәдә. Бүген инде дүртенче тәүлек. Инде ашыйсы килүдән бигрәк эчәсе килү жәфалый. Иреннәрем ярылды. Температурам күтәрелде. «Бер генә тамчы су. » Әмма мин. бирсәләр дә эчмим, үземне-үзем газаплыйм. Үлемгә дучар итәм Авызда инде төкерек тә юк. ахрысы. Тел кабарган, эчәсе килә. Бер генә йотым Соңгы сорау алуда аңымны югалтканчы кыйнап, мине карцерга китереп ташладылар Бөтен тәнем кара янган, сул кулымны күтәрә дә алмыйм — сызлый Әллә сынган, әллә чатнаган Бары соңгы сорау алуда гына «подкоп»ның кайдан килеп чыгуын төшендем. Чиркәүдә әкият сөйләгәндә мин. тыңлаучыларны мавыктырыр өчен, пиратлар турында. аларның замоклардан, ныгытмалардан качуларын да тасвирлый идем. Кемдер «чирткән». Менә шуны инде «подкоп»ка хәтле күперт кәннәр Ә мин хәзер шул юк «подкоп»ны. «төркем»не табып бирергә тиеш. — Табал.мыйсың. яшерәсең икән — яңа срок' Ун ел төрмә Биш елга хокуктан мәхрүм булу! Инде өстәмә жинаять— төркем белән төрмәдән качуны житәкләү... Караклар, кеше үтерүчеләрне генә түгел, ә хөкүмәтнең, халыкның кан дошманнарын төрмәдән алып чыгарга «жыенган» кеше бит мин Ә бу жинаять тагын кимендә ун ел" төрмә өстәячәк миңа. Булмаса — ату! Менә ни өчен мин аңлы рәвештә ашау-эчүдән ваз кичтем Бу —соңгы таянычым Мин инде икенче яланы — нахак гаепне жентекләп тикшереп, аклауны таләп итәм. Карцерда иТие берничә тапкыр тоткыннар алышты Әмма, дөресен әйтергә кирәк, мине бер генә карак та. бер генә рецидивист та рәнжет- мәде. киресенчә, миңа ятарга урын бирделәр Паекларымны, ач булуларына карамастан, гадел рәвештә кире кайтаралар һәм хәзер чиратлашып ишекне кагалар; — Кеше үлә. врач килсен! — Доктор! Иреннәремдә кан /Хвызымда — тоз тәме Их. бер генә йотым сх — Мәгез, эчеп җибәрегез. Бер стакан су, саф салкын су' Чайкалып, түгелеп мина килә — Башын күтәрегез Кемдер башымны күтәрде Стакандагы салкын шифалы сунын дымы инде иреннәремдә тоела, уф алла! Моны да күрер көн бар икән' Бар хә- * лемне җыеп үреләм. Өстәл’ Өстәл артында — күзлекле кеше — Эчеп җибәрегез! Сылык итеп кире егылдым. Стакандагы су чайкалып түгелеп китте * Мин акымны югалттым — Ибраһим, ач күзенне Менә, бераз су йот Курыкма, мин. мин бу • Имәнкулов Зариф Хәтерлисеңме, Беренче татар полкы комиссары. = Имәнкулов. Йотып җибәр Су тамгач, иреннәрем җәелеп ниткәндәй булды — Ибраһим, тагын, тагын бер йот « Имәнкулов Имәнкулов Бу фамилия каядыр, күктә әйләнеп ’ Йөрде дә сүнде Мин тирән бер упкынга төшеп киттем Бу камерада әле Имәнкуловтан1 башка, Татиздат буенча таныш ~ журналистым Кәримов Хәмзә дә бар икән Ул да. рәхмәт яугыры. ярдәм- в, гә килгән — атнага якын мине кашыктан аз гына шикәрле суда изел , гән икмәк ашатып, булышып торган VII — Безнең камерага алып килгән надзирательнен әйтүенә караганда, сине ике тапкыр следовательгә күтәреп алып барганнар Ул сина су тәкъдим иткән Син эчәргә дип омтылгансың да. аңына килеп, стаканны этеп җибәргәнсең Тугызынчы тәүлектә температураң кырыкка күтәрел гән Төрмә врачы сине карцердан алып, больницага салырга кушкан Әмма тикшерүче, ул гаебен өстенә алмады, дип рөхсәт бирмәгән Менә ни өчен безнең камерада син. Ибраһим, диде Имәнкулов Мин әле, ваба авыруыннан арына башлаган кеше кебек, хәлсез, калтыранам Ә шулай да аным эшли Имәнкулов' Чыннан да. бу мн нем янда яткан тоткын шул Беренче татар полкыиын комиссары. Гражданнар сугышы батыры, күкрәгендә Кызыл Байрак ордены бал кыган мәшһүр комиссармы-' - Ташла, ул турыда сорашма инде Әнә ишек ачыла Акрынлап саф һавага чыгып керик, х.тл өстәлер үзенә Имәнкулов. култыклап, мнне ишегалдына алып чыкты Камера ишегеннән атлауга, күзләрем чагылды, башым әйләнә башлады - Булмаса, утыр монда. Имәнкулов мине йөрү мәйданына чыга торган ишек төбенә утыртты да баш надзирательгә нидер әйтте Тегесе кулын селкеде Утырсын мәгънәсендә Ул арада икенче яктан һава алырга чыккан хатын-кызлар күрен де Гадәттә. бер камера кер гән ч< нкенчесендәгеларөе тышка чыгармыйлар иде Бу юлы надзирательләр вакытны бутаганнар, ахрысы Минем яннан, башларын иеп. кулларын артка куйган хатын кыз тот кыннар уза йөзләр» сулган, карашлары сүрвн Арада яшьләр дә. чал чәчле карт аналар да күренә - Чү. Ибраһим, бу синме? кемдер үтеп барышлый пышылдап кына эндәште Исәнме — Сәрвәр апа! •’ ! Ңтнкуао» Зариф Ч-......................... ..... *»“*•л әле тикшерелә генә Озату кәгазе генә бар — Бир монда,— диде дә теге түрә чегән хатынына кадалды.- Ә нәрсә ул шәлгә уралган? Әллә, багарга да өлгердеңме? Нәрсә ул? — Ул минем карчыгам. Жүләр. нинди карчыга тагын? Иптәш начальник, диде башкорт егете, ул балалы хатын — Нинди бала?!— Конвой башлыгы ачуыннан, елан чаккандай, сикереп китте — Шул гына җитмәгән. юлга бала белән. Бир әле кон воирга. балалар бүлмәсенә тапшырсын — Миндә көчек юк! — Молчать!— Түрә кеше акырып җибәрде Мин сиңа күрсәтермен тешләреңне Иптәш Иващенко!— Ул чылбыр булып безне урап торган конвоирларның чегән хатынына якынрак торганына эндәште: — Ал баланы, вокзалдагы дежур милиционерга бир! Тыңлыйм'— Иващенко мылтыгын янындагы иптәшенә бирде дә чегән хатынына ташланды. Хатын ялт аркасы белән борылды Солдат алга чыгып, хатынның күкрәгенә кул сузган иде. кинәт аның битенә шап итеп хатынның кулы төште. Ах. сволочь, син әле конвоирга сугасыңмы? Гайрәтле түрә чыпчык кебек сикерә-сикерә килеп, балалы чегәннең аркасына төртте Хатын перронга барып капланды, бәбие акырып елап жибәрде. Конвой башлыгы хатынны тагын бер тибеп әйләндерде дә баланы тартып алырга иелде һәм шундук. «А!..» дип яман тавыш белән акырып, артка чигенде. Аның уң кулыннан кан тамчылый иде. Ике тапкыр кыңгырау чыңлады. Начальник кесәсеннән яулык алып, ун кулын урады да вагонга йөгерде, тамбурда басып торган проводкицаны чакырып, колагына нидер пышылдады Проводница риза лык белдереп, башын иде. — Әйдә, үләксә, йөгер теге вагонга! Түрә кеше чегән хатынын куа. ашыктыра башлады. - Тиз. тиз. падла! Хатын, баласын кочаклаган килеш мүкәләп, егылган җиреннән торды Үзе һаман «Ә-ә-ә» дип баласын тынычландыра Аның әле бала имезеп утырган җирендә зур гына капчыгы да бар икән Бер кулы белән баласын күкрәгенә кысып, икенчесе белән биштәрен өстерәп, яшел вагонга. конвой күрсәткән, проводница басып торган ишеккә таба йөгерә атлады. Начальник арттан аның саен кызулады Тизрәк, тизрәк, үләксә! Поезд кузгала. Синең аркада әнә состав ны тотып торам, адәм актыгы! Чегән хатыны абына-сөртенә капчыгын өстерәп баскыч төбенә килеп җитте Үзе мышный, баласы елый — Әйдә, әйдә, мен вагонга Хатын бер кулы белән баласын кысып, икенчесе белән капчыгын өстерәп, вагонга күтәрелмәкче иде. баскыч биек, аягы җитми. Ул арада өстә басып торган проводница елМаеп: — Бирегез балагызны, мин тотып торыйм, — диде. — Рәхмәт. Чегән хатыны баласын проводницага биреп, үзе ике куллап капчыгын күтәрде — вагонга менәргә азапланды. Шундук шап итеп эчке ишек ябылды. Хатын акырып жибәрде: — Мишут-ка-а... Ул арада күрше вагонның ишеге ачылды һәм аннан теге проводница кызыл чүпрәккә төрелгән баланы конвой башлыгына сузды. - Иващенко! — Начальник конвоир солдатны чакырып алды да акырып елаган баланы сузды: — Мә, тизрәк вокзалга детприемникка илт. Ивашенко бик шыксыз-уңайсыз рәвештә төргәкне алып култык астына кыстырды да вокзалга таба йөгерде. Бала буылып, үксеп елый иде: — Ә-әү.. Әү... Паровоз соңгы гудогын бирде Безне тиз ген.» этеп-төртеп вагонга керттеләр. Поезд кузгалды Столыпин вагонында тоткыннар өчен дә комфорт җитәрлек - купелы вагоннардагы кебек, аерым аерым бүлмәләр Бары тик тәрә зәләре. көпеләре. радиосы, вентиляциясе генә юк. Аның каравы, аша) ЭЧ.у нт н ресторанга барып йөрисе юк китереп торалар * камераның истәлекле, күзгә ташланып торган җиһазы — ишек Ул ти £ мер белән тышланган. Югары өлешендә ачыла-ябыла торган тимер рә * шәткәле форточкасы бар Ә форточкада сәгать телендәге сыман * Түгәрәк тимер кисәге «медаль» асылынып тора Бу «ку.» Кори = дорда кизүдә торучы конвоир һәрвакыт «күз» янында. Ул аны түргә үткәндә дә. ишеккә атлаганда да ачып карый — сыңар күз белән, әмма * җ( и к к I >н Башкача мөмкин дә түгел -устав куша Ул кхш камера - га бикләнгән җинаятьчеләрдән теләсә нинди «баш китәрик» лиләр « китәргә була. Мәсәлән, идәнне, түшәмне, стенаны тишеп качу яки хат " мазар төшереп калдыру, яки асылыну Шуның өчен «күз» һәр мину! ачылып ябылып тора Менә шушындый купе-камераның берсендә без — сигезәү Яныбыз х да кырын камерага теге чегән хатынын япкан булганнар икән Ул бер Г туктаусы! ишеккә суга. тибә, кычкыра. Ачыгыз! Ачыгыз дим. җен-пәриләр Канда минем улым2 Кан да минем Мишуткам? Ачы гыз' А-чы-гыз' Ишетәсезме, ерткычлар, ише тәсезме? Ж.үләр. кычкырма! Уфа инде әллә кайда калды, ди кизүдәге Иващенко, форточканы шарт-шорт ачып ябып Улымны . Улымны кайда куйдыгыз?- Пөрәк өзгеч таныш һәм нкырып елау. Бөтен вагон бу зардан, елау-каргаудан тетрәнә. Пөрәк әрни, ташый түгелә, Ә чегән хатыны һаман ишекне шакый, тырный, суга, тибә һәм яман тавыш белән кычкыра Улымны Мишуткамны Карчыгамны кая куйдыгыз'? Бире гел. бирегез Берәр сәгатьтән соң күрше вагонда баручы конвой башлыгының тавышы ишетелде Ниндидер боерыклар бирде һәм кизү торучы солдат нын чегән хатыны турындагы рапортына тыныч кына Еласын тамагы карлыккач туктар >н диде Түрә чыгып китте Форточка ачылды Безгә берәр селедка, өч йөз грамм ипи бирделәр кичке аш Тамак ялгарга утырдык Әмма нихәтле ач булыйк, ризык бугаздан үтми, тыгыла Чөнки колакта чегән хатынының зарлы тавышы, ләгънәте, ялваруы Өчдүрт сәгатьтән ишеккә сугу, тибү тукталды, тавыш та акрынланды Хәзер шыңшып елау, үксү һәм »ар. Мишутка бәгърем жлным карчыгам Инде карынын ачкан дыр. имиен киладер М>-н - -I" » -"" ' Ah Буферлар бербергена сугылып шыншый Тагариачлар рельслар башына сугылып. бертуктаусЫ! шак шок шак шок нт., Аиш..ип» ппришп кычкырып куя Туктый ||>-ррон.«, шау ш. кышмрау Ьуферлир СУГЫШ Тагын шак-шок. шик шок Поса каядыр ашыга К.,я> 1и па билгесез Нинди язмыш, нанда яна иимиат.зар. гаипләр кат» flr.nr? Шак-шок. шак шок Керфекләр эленә Яман бер тавышка сискәнеп уяндым Мншхтка. х-лым. син кәй-ла-а Әйтерсең ЛӘ. йөрәкне ТГЛГ.МӘП. тоз сибәләр ХЛ әрни сызлый.  Төн Шак-шок, шак-шок һәм кизүдәге конвойчының аяк адымнары Аннан тагын күрше купеның ишегендә акыру, елау, шаку, тибү, теш шыгырдату һәм ләгънәтләү. Паравоз бөтен даланы шыңлатып кычкыра да чаба бирә. — Җеннәр, пәриләр, кая куйдыгыз минем газиз улымны, бирегез!— инде тавыш акрын гырылдап чыга. Ниһаять, таң алдыннан күрше камерадагы тавыш тынды. — Бичара хатын. Йоклап китте, ахрысы,— диде авыр сулап күршем Мәхмүт Әбҗәлимов. — Арыгандыр инде мескен. Әйдә, без дә йоклап алыйк ул уянганчы,— дидем дә, борылып яттым, күзләремне йомдым. Коридорда пыш-пыш сөйләшү, арлы-бирле йөгерүгә уянып торып утырдык Бар игътибарыбыз — коридорда. Нәрсә? Менә вагонның тышкы ишеге шарт итеп ябылды. Конвой башлыгының ачулы тавышы яңгырады: — Ни булды? — Иптәш... начальник... үлгән. — Кем үлгән? Тагын кизүдәге конвоирның хәвефле һәм пышылдау тавышы: — Чегән хатыны, иптәш начальник. Асылынган...

Дәвамы бар.