Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ — ИЗГЕ

(ИЛТАНИ ИЛЯЛОВАНЫҢ .ТЕАТР ИМЕНИ КАМАЛА. ДИГӘН КИТАБЫ ТУРЫНДА» Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры турында язылган бу тарихи очерклар, һичшиксез, зур игътибарга лаек Бигрәк тә аның рус телендә язылып, киң катлам укучыларга юнәлтелгән булуы авторга, шулай ук китапны чыгарышуда ярдәмләшкән редакторга, рецензентларга зур җаваплылык йөкли Озын иҗат юлы үткән Татар дәүләт академия театры, аны тудыручы артистлар, режиссерлар. драматурглар һәм әледән-әле өстәлеп торган яшь яңа көчләр, аеруча соңгы геркем — щепкинчылар килгәч, театрның яңа баскычка күтәрелүе илебездәге алдынгы театрлар сафына басуы турында китапта яхшы ук тулы һәм дөрес әйтелгән. Театрыбыз һәм аның бүгенге спектакльләре турында алдынгы рус театрлары фонында карап, әдәби яктан оста ител язу шулай ук бик әһәмиятле. Театрның туу тарихында теп рольне уйнаган шәхесләр И Кудашев-Ашказарскии, Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская һәм беренче драматурглар Г. Камал. К Тинчу- рин дип күрсәтү дә дөрес дип саныйм Театрның үсешендә зур роль уйнаган драматурглар Г, Камал. К. Тинчурии Т. Гыйззәт, Н Исәнбәт, М. Фәизи, Ф Бур- иаш, Хәй Вахит дип күрсәтү һем соңгы елларда Т Миңнуллин ролен күренеклерәк итеп язуны да дәрес дип уйлыйм Соңгы 20 ел зчендә театр үсешено аның баш режиссеры «СССР халык артисты Марсель Сәлимҗаноа күрсәткән иҗатка басым ясап әйтү дә, минемчә, бик урынлы Аеруча аның режиссерлык хезмәте, әсәрләрне сәхнәләштерүдә керткән яңалыклары, пьесада сурәтләнгән образларның рухи халәт - лерен ачуга бәйләнгән моментларны тулы һәм дәрес итеп ача белүе турында язылган юллар китапны яхшы ук күтәрәләр Кыска гына булса да Ш Сарымсаков Г Исмәгыйлов, Г Юсупов, X. Уразикоә кебек режиссерлар хезмәтенә җылы һәм дәрес бәһа биреп узу да бик яхшы Әмма бу зур һем җаеаплы хезмәт белән (ул 328 бит күләмендә) яхшылап тынышкач бик күңелсез һәм канәгатьләнмәү тәэсире кала Ченки тарихи очеркларның авторы Г Камал театры 80 еллык тарихының беренче 35 елын белми, яки белгән кадәресе- нең де кайбер фактларын бозып күрсәтә. Совет дәүләте тезелгәч татар театры сәхнәсенә профессионал яктан елгаргеи артистлар, режиссерлар кадры әзерләү ечен 1922—23 елда Казанда 'атар дәүләт театр техникумы ачылу зур бер тарихи хәл булды һәм ул менә инде 60 ел буе Г Камал театры ечен дә, шулай ук башка театрлар өчен дә артистлар һем режиссерлар эзәрләп килә Әмма ни эчендер бу бик әһәмиятле фантны автор тарихтан төшерел калдыра диярлек Диярлек кенә дигәнем шуннан — ченки 137 биттә. 1930 нчы елгы артист кадрларның каян килүләре турында язылган буталчык җөмләләрдә мондый сүзләр бар .кайберәүләр техникум тәмамлагач килеп кушылды, алар — Рәшидә Җиһаншина, Галимә Ибрә- һимоеә. Габдулла Сәгыйтоо, Мәҗиб Гайнуллин, Бекер Юсупов Газиз Зывтдиное Мәҗит Илдар Ибраһим Гафуров Уральский II, е башкалары Фуат Халитов. Гөлсем Камская Фатыйма Камалова Мингали Надрюкое башка театрлардан. Тарихны болай азу чвп-мн наданлык Ниндидер бер билгесез техникум телгә алына Әгер үл театр техникумы булса анда, техникумда укучылар арасында бөтенләй булмаган Илдар Мәҗит Уральский Н кебек артистлар яавн килеп корГ артнсткалар режиссерлар Алар—X Сәлимҗаноа Г Мнгъме- туллина, Г Кайбицкая, Г Булатова. X. Нагиев К. Бариев. Р Ишморатов. 3. Закиров. К Тумашеаа, М. Чань>шева, Ф Саллави. (1926—27 чыгарылыш) Г Исмэгыйлов. Г Таһиров, Г Ибраһимовалар аз гене соңрак. Шулай ук А Юсупов. М. Миндубаева. Ф Халитов, В Минкина. Н. Гайнуллин. С. Өметбаев Һ. 6. Һ. б. Г. Камал театры белен берреттан театр училищесы да уса, яңара барды бит. Анда укыту ечен профессионал яктан нык үскән, театр сәнгатен бетен тирәнлеге белән аңлаган яңа тип укытучы кадрлар килде Нигә ул турыда да тулы итеп язмаска иде? И. Илялова егерменче елларда Г. Камал театры спектакльләре бары тик натуралистик. ягъни нәкъ тормыштагыча булырга тиеш дигән принциптан чыгып сәхнәләштереләләр иде. ди һәм болай яза: «Хәтта Кәрим Тин- чуринның үткен сатира стилендә язылган Американ» пьесасы да 1924 нче елны тормыш-көнкүреш комедиясе (ягъни бытовая комедия) итеп сәхнәләштерелде» Ә дөресе шул. ул елларда күп кенә режиссер һәм артистлар спектакльләрне барлык детальләре белән тормышка мөмкин кадәр якынрак итеп сәхнәләштерергә тырышалар иде. К Тинчурин да куп кенә спектакльләрне шулай тормышчанрак итеп сәхнәләштерергә тырышты. Ләкин барлык очракта да диярлек тормыш дөреслегенең күп детальләренә кадәр дөрес чагылдырырга омтылган Тинчуринны театрның шартлы сәнгать икәнен яхшы аңлаган Тинчурин, тормыш дөреслегеннән бигрәк сәхнә дөреслеген алга сөргән, сәхнәнең күтәренве рухын, гүзәллеген яхшы сизгән художник Тинчурин җиңә килде. Ә инде Американ» спектакленә килгәндә бу аеруча шулай булды Юк! Ул, автор язганча, бытовая комедия булып түгел, әсәрнең үзендә язылганча, кискен сатира булып яңгырады Режиссер буларак та. автор буларак та нәкъ шулай яңгыратырга тырышты К Тинчурин! Бу юлларны мин ишеткән, спектакльне күргән кеше булып кына түгел, ә спектакльдә катнашкан, студент ролен башкарган артистларның берсе буларак та язам. Ә инде Салих Сәйдәш музыка язган «Студентлар җыры- театр техникумы укучылары башкаруында җырланган дәртле җыр бөтен залны яңгыратып тора иде. Гомумән, К. Тинчурин драматургиясен, режиссерлык хезмәтләрен, шулай ук артистлык ижатын натурализм юлы белән тудырылган иҗат дип кенә аңлату зур хата. Ул сәхнәнең шартлы сәнгать икәнен яхшы аңлый торган реалист художник иде. Ә инде «Кандыр буе». «Алар өчәү иде» әсәрләре белән ул үзен чын мәгънәсендә социалистик реализм юлына баскан художник итеп танытты. Гомумән Г. Камал театрын яктырткан бу тарихи очеркларда, аеруча китапның беренче яртысында, фактларны белмичә язылган хаталар һәм белә торып та аңлы рәвештә сызып ташланган хәлләр, иҗат «җимешләре» әз түгел. Мин аларның кайберләрен генә телгә алып китәм. 65 нче бит 1923—1933 еллар эчендә театрның баш режиссер вазифасын Кәрим Тинчурин. Гомәр Дәвишев. Зәйни Солтанов, Риза Ишморат, Касыйм Шамилләр алып барды, диелә. Касыйм Шамилнең беркайчан да баш режиссер булганы булмады 101 нче биттә «Кандыр буе» әсәре турында яхшы ук тулы һәм дөрес фикер әйтелә. Ләкин рольләрне башкаручыларны санаганда күп кенә артистларның уйнавын дөрес күрсәтү белән бергә Уральский I дә телгә алына. Дөрес түгел. Бу спектакльдә Уральский I уйнамады. Ә спектакльдә Балан Сафа образын гаҗәеп бер осталык, үзенчәлек белән иҗат иткән Гата Уральский II телгә дә алынмаган. Бу бик тыйнак һәм тырыш артист үз иҗатында, аеруча шушы образы белән күренекле эз калдырды. Андый бәхет артист иҗатында сирәк була. Ә менә шул сирәк очракта килгән иҗат уңышын да аңардан тартып алып, икенче артист исеменә язу — бу инде театр белгеченең зур хатасы. ...Мин Ленинградка Югары сәнгать курсларына җибәрелеп өч ел укыганның соңында партия өлкә комитеты тарафыннан чакырып кайтарылдым һәм Камал театрының баш режиссеры итеп белгеләндем. Ә китап авторы 1930—1940 еллар эчендә минем театрда җаваплы эш алып баруыма күз йома. Мәсәлән, мин режиссер буларак В. Киршонның «Искиткеч эретмә» комедиясен сәхнәләштерәм. Аның яхшы әсәр булуы һәм тамашачыларның спектакльне яратып кабул итүләре турында 100—101 нче битләрдә сүз бара, мактап языла Әмма зур көч куеп, яхшы спектакль барлыкка китергән төп иҗатчы режиссер Р Ишморатов исеме төшерел калдырыла. Шулай ук минем иҗатым булган «Икмәк» спектакле дә икенче режиссерлар эше итеп калдырыла. Автор 1934 нче елны режиссер буларак минем тарафтан сәхнәләштерелгән К. Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» драмасын бөтенләй театр тарихыннан ук төшереп калдыра. Ә бит бу спектакль Кәрим Тинчуринның үзе тарафыннан 1934—35 ел сезонында куелган иң яхшы спектакль дип бәяләнгән иде. Матбугат битләрендә күп кенә язылган бу фактны театр тарихын язучы Илялованың белмәве бик гаҗәп. Белә торып та төшереп калдырган булса, тагын да гаҗәбрәк Театрда борынгы темаларга куелган спектакльләрнең уңышлы баруы турында язгач (146 бит), автор бүгенге темаларга күчеп болай ди: «Современная же тема в предвоенные годы была представлена в основном целой серией (!) интригующих «шпионских» пьес о «врагах народа»—«Давлет Бадриев» Г. Иделле, «Родина» Р. Ишмурата. -Испытание» С. Баттала.» Игътибар итегез: 1936— 1938 еллар Германия фашизмының котырынып сугышка әзерләнгән чоры. Коммунист автор һәм режиссер буларак та, театрыбызның художество эшләре җитәкчесе буларак та ачыла Монда аерым табышлар аз түгел бигрәк тә соңгы спектакльләргә әнализ-бәяләр тулы һәм ышандыра. И Илялоааның йомшак ягы исә — Драматургии мирасны белмәү Китап белән танышкач, аатор кайбер әсәрләрне укымагандыр кеше сейлеве буенча, рецензияләрдән һәм моңарчы язылган хезмәтләрдән чыгып кына фикер йөртәдер дигән шик туа Мәсәлән, «Хаҗи әфәнде өйләме. комедиясе дни әһелләрен фаш итә торган эсер дип тәкъдим ителә (14 бит), хәлбуки, пьеса үзәгендә сәүдәгәр образы горе .Казан сөлгесе» комедиясендә .тарихи үткән гади гддәти кешеләр— крестьяннар деньясы аша күрсәтелгән» (48 бит), дип әйтеп буламы? һ Такташ әсәренең ни ечен .Җир уллары трагедиясе» дип аталуын инде расладык автор аны Һаман да нскечә «Җир уллары* дип кенә ала (50 бит) К, Тинчуринның «Ил» мелодрамасында сыйнфый кереш күрсәтелми (145 бит), дип аның эчтәлеген яхшы белгәндә языл булмый Т. Гыйззәтнең ике әсәре бер булып ..г.ен (.Мактаулы заман яки Таймас оялар». 150бит) Н Исәнбәтнең -Мәрьям.е сугыш 'урында язылган беренче әсәр түгел (159 бит), аңарчы Т Гыйззәт Ф Кәрим, м Әмир һ б Пьесалары языла .Миңлекамал» драмасында үзәк героиня ечен «бернинди шеаси тормыш яшәми* дип язу да бәхәсле (177 бит) һ б Теоретик гомумиләштерүләр ясаганда да китап авторы кайбер үкенечле төгәлсезлек- ләр җибәргән Мәсәлен -Автордан» диген бүлекчедә үк аның .егерменче еллар — яшь татар сәхнәсенең реалистик үсеш юлында формалашты өчен кискен көрәш чоры» д«е билгеләве гаҗәпләнү тудыра (3 бит) Без татар театры Бөек Октябрьгә кадәрге чорда ук реализм юлында формалашты һәм уңышларга иреште дип беләбез. Ә 20 һәм 30 елларда инде театрда асылда социалистик реализм формалаша табына карый. «Сәйяр» группасы Шәрык клубы штатына алынгач, яки соңрак Г Кариеа антрепри- засына күчкәч, алар дәреслеккә туры килми Димәк, ул фикерләрне берничек тә татар театрының Октябрьгә кадәрге бетен үсеш чорына күчереп карарга ярамый. Китапның 20 нче елларга багышланган бүлеге дә канәгатьсезлек хисе калдыра Театр тарихында иң катлаулы, шул ук вакытта иң кызыклы исәпләнгән бу чорда Кызыл Октябрь исемендәге дәүләт театры бинасында 1926 нчы елга кадәр сезон саен диярлек аңа коллектив җыела, баш һәм чираттагы режиссерлар гына түгел, хетта директорлар, администраторлар да алышынып тора Чынында мөстәкыйль театр саналырлык еллык труппалар башында торган М Мутин, К. Тннчурин, Ш Шамипьский, соңрак Г Де- вишеа, 3 Солтанов кебек режиссерлар совет җирлегендә милли театр тезүне һеркаисы үзенчә аңлый, күз алдына китерә шул елнәде үз программасын тәкъдим итә Табигыи. аларның практик эшләре дә бер-берсеянеи күпкә аерыла. Мондый шартларда бетен унъеллык турында берьюлы фикер йөртү түгел, бәлки һәр театр сезонына аерым анализ таләп ителә Материалга ныклап кермәгәнгә, кызганычка каршы. И Илялоеа андый анализны башкара алмый Хезмәттә сугыштан соңгы унъеллык турында да шактый ашыгып, күбрәк конфликтсызлык теориясенә бәйле рәвештә генә диярлек язылган Хәлбуки. Г Камал исемендәге театр тарихында (сүз уңаеннан, 1939 нчы елда ТДАТка Г Камал исеме бирелә Ә «Кәмал исемендәге театр» дип аталган китапта бу исемнең коллективка кайчан һәм нинди уңай белән бирелүе турында бер сүз дә юк) гаять авыр бу еллар җитди игътибарга лаек Театрда чорның тискәре тенденцияләре белән кискен көрәш бара һем авторга периодны әнә шул керәш күзлегеннән чыгып яктыртырга кирәк иде. Унъеллык бит бетенлей өметсез түгел. Н Погодинның «Мылтыклы кеше» Б Лавренеаның «Диңгездәгелер өчен» м Кәримнең «Ялгыз каен» дүртер- бишәр елга сузылган тормыш нәтиҗәсе буларак Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов». «Зифа» кебек әсәрләр сәхнәгә куела Шулай булгач ТДАТ тарихының бу чорын күбрәк кара тесләр кулланып тасвирлау үсеш- керәш процессын гадиләштерү түгелме! Китапның моңа кадәрге күп кимчелекләрен материал азлыгы, дөрес методика кулланмау белен бәйләп булса, йомгаклау өлешендәге яңарыш процессының ТДАТта ун елга соңарып башлануы. 60 иче еллар урталарына күчүе турындагы фикерне берни белен дә аңлатып булмый Бу театр кол лак тн- аына ташланган бик зур гаеп Димәк, ул ун ел дәвамында үсештән туктаган, ил күломәнде барган үзгәрешләр процессыннан, халык язмышыннан, заман проблемаларыннан чит- характеристикаларның берсенә игътибар итик «В сороковые-пятидесятые годы коллектив стремится создавать художественно целостные спектакли, с единым режиссерским замыслом». Бу юлларны уку белән күңелдә »Ә нигә кырыгынчы-илленче елларда гына?»— дигән сорау туа. Чынлап та, нигә? Татар театрында режиссура сәнгате беренче труппа дөньяга килү белән үк формалаша башлый һәм аның алдына куелган иң тәүге бурыч — режиссер фикере белән берләштерелгән идея эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан бербөтен спектакль тудыру Бу бурыч театр үсешенең барлык этапларында да режиссерлар алдында тора һәм, табигый. алар аны үтәргә омтылалар. Шулай булгач, ул ни өчен бары кырыгынчыилленче елларны гына характерларга тиеш? Бердәй уңыш белән аны ТДАТ эшчәнлегенең бөтен этапларына карата да язып була. Яки китапның йомгаклау өлешеннән икенче бер мисал. Ул 60 нчы елларга карый -Театр, традиционно славящийся замечательными актерами- мастерами сцены, обогащается талантливой режиссерской мыслью». Татар театрының тәүге елларыннан ук сәләтле артистлары белән танылуы һәркемгә мәгълүм. Ләкин талантлы режиссура белән дә ул бары алтмышынчы еллар урталарында, ягъни М. Сәлим- җанов килгәч кенә баемый. Г Кариев, К. Тин- чурин, Г Дәвишев, С Вәлиев-Сульва, Г. Исмәгыйлов. Ш. Сарымсаков кебек режиссерларны кем талантсыз дип әйтә ала? Тарихны язганда ниндидер бер шәхесне күтәрү икенчесен төшерү исәбенә булырга тиеш түгел. Әлбәттә, китап уяткан уй-хисләрне, икеләнү-борчылуларны тулысынча әйтеп бетереп булмады. Күренгәнчә, аларның тискәресе өстенлек ала. Шулай ук биредә зуррак, принципиальрәк мәсьәләләргә күбрәк тукталу максатыннан чыгып факт хаталарына, төгәлсезлекләргә бөтенләй диярлек тукталынГали АРСЛАНОВ. Мин исә бу китапта очраган җитешсезлекләрне конкрет күрсәтеп барырга уйлыйм. 7 биттә мондый юллар бир «Некий X. Ахтямов вспоминает о том, что 27 января 1901 г в медресе «Усмания» был поставлен спектакль из жизни шакирдов». Биредә билгесез бер кеше кебек әйтеп үтелгән Хәбибулла Әхтәмов ул — атаклы юрист. 1906 елның 21 апрелендә Уфада куелган татарча спектакльне оештыручы. 1923 елда Уфадагы -Яңа юл» журналының 2—3 саннарында аның -Бездә беренче театр» исемле истәлеге басылып чыга. Бу кешенең эшчәнлеге бик билгеле. Шуңа күрә китапта аңа карата кулланылган «ниндидер» дигән кыерсыткыч сүз бер дә туры килми. 15 биттә «Наряду с Г Камалом, М. Фәйзи, С. Рамеевым, Ш. Камалом был еще целый ряд драматургов — И Казаков. Ф. Туй- кин, Я Валеев. М Нариманов, пьесы которых шли до революции Но в силу невысокого художественного уровня они не оставили заметного следа в истории театра» дип яэа автор Бу уңайдан шуны әйтеп үтәргә кирәк И. Казаковның «Казанга сәяхәт» исемле комедиясе озак еллар буена -Сәйяр» труппасы тарафыннан уйналып килә Ә Г Кариев бу әсәрдәге Гата бай образын менә дигән итеп башкара. Шунлыктан әлеге әсәрнең татар театры тарихындагы ролен алай түбәнәйтергә ярамый. 17 биттә автор «артист Ә. Кулалаев үзенең язмышын бөтенләйгә театр белән бәйләдедигән фикер әйтә Бу алай түгел. Әхмәт Кулалаев ««Сәйяр-дән 1913 елда китә һәм Саратов өлкәсендәге туган авылына кайтып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр укытучылык итә 18 биттә И. Илялова болай ди: «Тягостные испытания-преследования реакционеров всех мастей, запрещение спектаклей, полуголодное, безнадежное существование подорвали веру организатора первой труппы КудашеваАшказарского в перспективность дела, и он отходит он него». Мондый фикердә шулай ук төгәлсезлек бар. чөнки И. Кудашев-Ашкаэарский бу труппадан киткәннән соң башка труппалар да оештыра. • Октябрь революциясеннән соң да ул Оренбург һәм Казан шәһәрләре театр тормышында актив катнашып йөри. Беренче татар профессиональ труппасының 20 еллык юбилее уңаеннан аңа Хезмәт герое дигән мактаулы исем би Татар артистларының беренче буыны күп санлы түгел иде Шуңа күрә без аларның иҗатына аерата игътибарлы булырга тиеш. Ә бу китапта исә талантлы актриса Фәхрия Кудашева-Арская кебекләрнең иҗаты да телгә алынмыйча үтә Димәк, театр тарихыбызның кызыклы гына битләре яктыртылмый калган, дигән суз. 20 биттә автор «Репертуар всех трупп, в том числе и «Нур»а был идентичен. Они все с небольшой разницей, повторяли афишу >«Сайар»а» дип яза. Ләкин ул елларда чыккан вакытлы матбугатны укыган кеше моның алай түгелен белә. «Сәйяр» белән «Нур» репертуары арасында аерма шактый, чөнки «Нур» труппасы күпкә кечкенәрәк тә. 25 биттә. Аитовның истәлекләренә таянып, автор ул чорда актерларның бик ярлы булуын яза. Әмма бу сүз труппаның башлангыч чоры өчен генә дөрес Г Кәрамнең «Йолдыз» газетасында 1916 елның 4 мартында басылган мәкаләсеннән дә күренгәнчә. «Ре- еизоржы кую гына да труппага 1100 сум керем бирә Шулай ук труппа акчасына бөек шагыйрь Г Тукай каберенә чардуган куелганы да мәгълүм. М Рахманкуловага уку ечен дә акча табалар труппа артистлары. Ә 1916 елны Кариее яхшы пьесаларга конкурс игълан иткәч, аның бүләкләре түбәндәгечә билгеләнә: I бүләк —1000 сум, II бүләк — 500 сум, III бүләк — 100 сум («Кояш», 1916 ел, 6 июнь саны) Февраль революциясеннән соң «Ирек йорты» салу өчен дә «Сәйяр» 1000 сум акча бүлеп бирә Тагын 10.000 сум вәгъдә дә итә Сәхнәдә «ТаһирЗеһрә» трагедиясен куйган вакытта үзенең зур составы белән рус балеты һәм тынлы оркестр да чакырыла, махсус костюмнар тегелә, сәхнә бизәлә Болар- ның барысы ечен дә күп чыгым тотыла Димәк, группаның хәле начар булмый 54 биттә С. Айдаров белән Р. Кушловскаяның театрга егерменче еллар башында килүе әйтелә. Бу да дөрес түгел. С Айдаров труппада 1915 елдан ук уйный Ул хакта 1975 елда чыккан «Татар совет театры» китабында ук әйтелә Китапның 148 битендә автор. «Тукай» спектаклен дөрес кенә яктыртканнан соң, җитди генә хата да җибәрә. Ул «беренче мәртәбә татар сәхнәсенә тарихи шәхесләр чыгарылды»,— ди. Ә бит алай түгел—«Тукаймны куйганчы ук «Казан өчен көрәш» спектакле уйнала, аның төп герое Мулланур Вахитов була («Кызыл Татарстан», 1927 ел 13 февраль саны). Шулай ук «Степан Разин», «Иван Грозныйның үлеме», «Туктамыш хан» да куела. Бу хакта ул чор газеталарында хәбәрләр басылган Йомгак ясап әйткәндә, И Илялоәаның бу хезмәтендә байтак кына хаталар җибәрелгән Автор документаль чыганакларны аз файдалана Бу очракта мин шул чорның көндәлек матбугатын һәм архив документларын күздә тотам. Әлеге чор хакында азган күренекле театр тәнкыйтьчеләре Самат Шәрәфетдинов (Уфа). Кәбир Бәк ер (Оренбург). Заһид Нуркин һәм Г Кәрам (Казан) мәкаләләре дә файдаланылмый диярлек Театр үсеше өчен шактый күп көч куйган драматург һәм режиссер Риза Ишморатның эшчәнлегеи аз телгә алып үтү дә аңлашылмый Артистлар Габдулла һәм Габдрахман Камалоелар да искә алынмый Гозанр Хаҗ»- 6 ек ое һәм Мортазин-Иманский кебек зшлеилеләр дә онытылган Шулай ук белешме библиографик материалның да бик үк җирәне җиткерел эшләнмәвен әйтергә кирәк Аннан соң китап авторы театрның соңгы егерме елдагы зшчәнлеген гена мактарга тели төсле Нәтиҗәда төп пропорция бозыла, тарихның революциягә кадәрге чорына җитәрлек игътибар бирелми Гражданнар сугышы чоры турында бик аз әйтелә Театрның егерменче-утызыичы еллардагы зшчөнлеге дә естән-естан генә яктыртыла Кыскасы. Татар дәүләт академия театрының тарихын фәнни яктырту еле «ей тәртибендә торып кала Хәсән ГОБӘИДУЛЛИИ Миңа калса, безнең барыбызның да теләге китапны яхшырак, театрыбыз тарихын дөресрәк итеп күрәсе килүгә кайтып кала Күп вакыт, күп көч таләп итә торган мондый зур хезмәттә кимчелекләр аз булса, барыбызга да күңелле генә булыр иде Ләкин эш катлаулана тешә. Татар театры тарихы белән таныш булмаган кешегә беренче карашка китап әйбәт тәэсир калдырырга мөмкин Ә чынында алай ук түгел. Хезмәтнең иң йомшак ягы— тарихилык принцибы сакланмауда. Бу беренче чыганаклар белән җитәрлек >ш итмәүдән килә. Ә бчренче чыганакларны табу, аларның эченә үзең керү өчен күп еллар, күп эзләнүләр кирәк Автор теген- иен-моннах алып естән-өстән генә фикер йертә һәм шуның аркасында эзлекле бер тарихи, иҗади процесс күз алдына басмы» Китап «Театр имени Камала» дип исемләнгән, Ләкин 30 нчы елларга кадәр диярлек без монда Камал театрын ныклап күрмибез Тарихта без Камал театрының башын «Сәйяр» труппасына бәйләп карыйбыз, монда исә Кәмал театрының Октябрьгә кадәрге чоры кайсы труппага караганлыгы» аңлавы кые» Автор нигездә «Нур» труппасы материалларыннан чыгыл Октябрьгә кадәрге бө’е« татар театрына диярлек бәя бирә, хаталана, театр сәнгатебезне түбән тәшерә. фактлар- ‘ны. шәхесләрне, елларны вакыйгаларны бутый Гражданнар сугышы чоры, 20 иче еллар белән дә шундый ук хәл Казандә эшләгән төп татар театрыбызның 1917 елдан соң ниндн үзгәрешләр кичерүе, оешу-үэгәрү процессы да ачыкланмаган Гомумән, китапта иң йомшан эшләнгәне — Октябрьгә кадәрге чор Гражданнар сугышы чоры һәм 20 иче еллар Алдагы бүлекләрдә материал бераз бамый. театр бер эзгә салына барса да. әлеге шул милли драматургияне ныклап белмәү нәтиҗәсендә байтак төгәлсезлек ләр. урынсыз бәяләр, аерым чорлардагы табышларны күрел җиткермәүләр берәүләрне күтәрел, икенчеләрне читтә калдырулар күзгә ташлана. Китапта б-г