Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШУНДЫЙ ЧАГЫ ӘЛЕ ҖАНЫМНЫҢ

 

Ниләр диеп мин аңлатыйм икән Шушы сәер, иләс чагымны? — Хәреф төртсәң, шигырь үсеп чыгар — Шундый чагы әле җанымның... Вето салдым барлык мескенлеккә! Җитте! Оят ап-ак болыттан! Яшәү ди1ән тантанага бит без Вакытлыча гына юлыккан... Без китәрбез һәм башкалар килер Тантананы дәвам итәргә — Бирсен шулчак көч һәм куәт, түзем: • Без китәбез, сез каласыз!» сүзен Мескен түгел, кискен әйтергә! Язмасын ла тавыш беткән килеш Яшәү дигән җырга кушылу һәм... теләнеп, артка карый-карый. Елак эттәй китү шыңшынып. Язсын безгә. Соңгы көчне җыеп. Ак болытка очып менәргә. Кинәт, йомып горур канатларны. Ташланыр!а ташка — түбәнгә! Ярый әле Бөек Мәңгелектә Җисем булып гомер сөргәндә Насыйп булган Җирдә кеше булып Балкып алу гүзәл бер мәлдә! Ярын әле насыйп булган безгә Биштәр асып юллар үтәргә. Җир сөрергә, тимер чүкергә Ю-1ФӘ1 r IV4' I ит.-ыирь. tHunim tap «рмнӘа», «Углы бш.ыр* исемле шмгы/ъ три амчры Aawichi шан һәм Тугайлыкта көтү көтәргә. Гади куаныч юк яшәештә, Гади газаплар да юк монда — Бердәй гүзәл болын түшәге дә, Җан сораган төпсез упкын да. Ярый әле насыйп булган безгә Кош сайраган шомырт янында: «Мин дә...» — дигән сүзне ишетүләр «Сөям сине!» — дигән чагында... Ярый әле насыйп булган безгә Суга төшү. Яну ялкында... Биләүдәге үз парәңне назлап Уйланулар бәхет хакында! Ярый әле насыйп булган Елау Башны салып еллар иңенә; Насыйп булган көлү — бәхет тоеп — Йолдыз яралганда күңелдә... Яшәү бәйрәменә, юл узышлый. Язган икән безгә сугылу — Калсын юллар туймас моңнар булып, Калсын алсу таңнар сызылып... Тели күңел: Бездән башка гына Гөлләр яфрак ярган заманда Ерактагы моңлы бер көй булып Ишетелсәк иде һаман да... ...Шулай диеп Мин аңлата алам Шушы сәер, иләс чагымны: Шигырь чәчеп, давыл урырмын күк — Шундый чагы әле җанымның! Ярый әле... Ай болытка туңып ябышкан чак. Аяусыз кыш безнең якларда. Егылды кош канатлы боз булып. Очып барган төштән — Ак карга... Зәмһәрирле кышта бичара кош Ярый әле сиңа юлыкты — Бияләен салып, бичараны Учларыңа алып җылыттың. Сулышларың белән терелттең син Уянды кош... какты канатын! ...һәм сискәнеп. Тетрәп куйды йөрәк — Нәкъ шул мәлдә сине яраттым. Азмы кичтек гомер зәмһәрирен! Без дә төштек туңып биектән — Йөрәгемне учларына алып Тик син булдың мине терелткән Авыр чакларымда Юаттын син һәм кышларда туңган кош сыман Сулышыңнан канат какты йөрәк Синең нәни, җылы учыңда. һәм без ачтык табигатьнең серен — Безнең җаннар җирдә бер икән! Бу — ярату гына түгел бугай... Сөям, димәк, мин кош терелтәм! Сагынганда, шул кош белән бергә Төшләремә килеп керәсең: «Яшә!.. Яшә..» — диеп, үрсәләнеп. Нәни кошка сулыш өрәсең. Карашларын. Сулышларын белән Бар дөньямны минем җылыттың — Бу ярсулы дөнья уртасында Ярый әле сила юлыктым.. Кайнар кәлтә эзе Бөек итеп яратырга, ахры. Соңардым мин, артык кичектем!.. ...Кузы Көрпеш белән Баян Сылу Каберенә бүген тез чүктем. Эссе капкан мазар ташларына. Кайнар дала чатнап җил йота. Борынгы бер хикмәт язуы күк Кәлтә эзе — утлы комлыкта. һәм Турсунтай әйтте: •Дөньяда бу Мәхәббәткә һәйкәл — бердәнбер!» ...һәр таш монда мина таныш сыман — Төшләремә, бәлкем, кергәндер. Ташны-ташка куеп өйгән мазар Ике гашыйк җанны ышыклап. Җирнең күккә омтылышы булып Күтәрелгән чиксез бушлыкка. • Мәхәббәткә урын — күктә бары!» Дигән сүзе мәллә ташларның? — Яндың, йөрәк, гашыйк булдың дөрләп Тик нигәдер күккә ашмадың!. Булды ла бит юкса тик бер генә Тибрәп алган керфек хакына Әзер чаклар — ике уйламастан Ташланырга төпсез упкынга! Булды ла бит: • Юк. син түгел...» — дигән Котылгысыз җавап соңында Җан-атымны куып яндырганым һәлакәткә илткән юлымда... Без кичергән сөю газапларын Тәңре үзе генә күргәндер! Бөек түгелмени һәрбер сөю? — һәркемдә бит йөрәк — бердәнбер! Авыр чакларымда Юаттын син һәм кышларда туңган кош сыман Сулышыңнан канат какты йөрәк Синең нәни, җылы учыңда. һәм без ачтык табигатьнең серен — Безнең җаннар җирдә бер икән! Бу — ярату гына түгел бугай... Сөям, димәк, мин кош терелтәм! Сагынганда, шул кош белән бергә Төшләремә килеп керәсең: «Яшә!.. Яшә..» — диеп, үрсәләнеп. Нәни кошка сулыш өрәсең. Карашларын. Сулышларын белән Бар дөньямны минем җылыттың — Бу ярсулы дөнья уртасында Ярый әле сила юлыктым... Яратырга кирәктер шул җирдә Җаның чүлдәй кибеп корганчы — һәлакәтсез булмыйдыр шул сөю. Булмыйдыр шул Бөек Корбансыз... ...Кузы Көрпеш белән Баян Сылу Бөек мәхәббәткә кичекмәс — Ләкин алар Беркайчан да килеп Безнең мәхәббәткә тез чүкмәс. — Сөеп була һәлакәтсез дә! — дип Бәхәсләштем шушы минутта. ...Хәтерләтте дастан хәрефләрен Дала кәлтәләре комлыкта. Мин түзмәдем! — дала авылына Мотоцикл безнең кузгалды — Бу авылда гомер иткән диләр Баян Сылуның кыз туганы. Шәрә комлык. Кайнар кәлтә эзе. Әйтерсең лә миңа ук тиде. Яралылар Су сораган сыман Су сорадым — эчем ут иде... Тау яшене (БАЛЛАДА) Энем, энем... Кәрҗин үрергә син Өйрәнергә миннән телисёң — Беләсеңме үзең, Аңлыйсыңмы, Тоясыңмы таулар телен син? ...Яраланып әфган тауларында. Адаштым мин дошман тылында. Аткаема дәшәм: — Коткара күр! Калдырма тик алар кулында! Җанын коткарырдай бер йолдызы Бардыр ласа җирдә кешенең? ...Мен йолдызлы ярсу әфган күге Чайкалды да... төште ишелеп. ...Нәни кулның назлы җылысыннан Ачылдылар авыр керфекләр. Кояшлы көн икән... Тере болыт Йөзә икән биек киңлектә... Тарлавыкта адашкан бер йортта Буталдылар көннәр төн белән. Аның пәрәнҗәсез карашлары Юк, бирмәде мине үлемгә! ...Мин аякка баскач, алып барды Ком сарыган үзән түренә һәм күрсәтте ике калкулыкка: — Әткәм белән әнкәм... Алардан да Калды бары кайнар җир генә... Икесен дә бергә, бер өрлеккә Асып китте дошман... Мин күрдем. «Бик тә килешә,— диеп көлде алар. Икесенә шушы бер өрлек...» Хәтта ясин чыктылар бит алар! Япа-ялгыз калдым... Мин куркам — И шурави' егёт! Үзең белән Алып кит син мине бу йорттан!.. 1 Шурапн совет кешесе Җанын чиста синен, мин ышанам. Мин ышанам сина нигәдер... Керфекләрең ачылгач ук күрдем: Күзләрендә синең — йөрәгең. Син — үлемнең үзен җиңгән кеше, Ә үлемне таныйм мин, беләм! — Ничә убылыплар. ничә талкыр Мендең төпсез упкын төбеннән... Бертуктамый дога кылдым: «Берүк Кагылма,— дип,— үлем, син ана — Мин сөюдән яралганмын икән. Димәк. Бәхет тиеш җирдә Миңа да!» Менә шулай таптым җаныңны мин. Югалтырмын сыман... Мин куркам! И шурави егет, үзең белән Алып кит син мине бу йорттан!.. ...Кич утырып кәрҗин үрде сылу — Талчыбыклар алды кулына. Талчыбыклар сайлый берәм-берәм һәм ырымлый үзе тын гына: — Бусын үрсәм — сагынуга булыр. Бусын үрсәм ярың табылыр. Бусын үрсәм — сүнә белми торган Ике йолдыз күктә кабыныр. Бусын үрсәм — гел бәхеткә булыр. Куеныңда ярың куначак. Ә аннары алма кебек улың, Чәчәк кебек кызын туачак. Бусын үрсәм әгәр — елларыңны. Юлларыңны имин кичәрсең. Бусын үрсәм — гомер буйларыңа Мине сагынып син яшәрсең!.. ...Бәхет ырымы бул. әфган талы! Сакла, язмыш, мине, ярымны! — Әфган күге шыфым йолдыз чакта Кулларыбыз-кулга сарылды. Фатихаң бир безгә, н пар йолдыз! Төшә күрмә күктән атылып! Фатихаң бир. шомлы тарлавыкта Ком сарыган моңлы калкулык! Мин югалтмам аны! Мин ант итәм Гарасатлы еллар алдында! Инде без дә югалтышсак әгәр — Дөрес түгел, димәк, бу дөнья! ...Мәхәббәткә чыгар юл эзләп, мин. Ат иярләп, ялга иелдем: Бәхетлене үлем алмый җирдә! Ояты ла бардыр үлемнең! Чыгар юлны таптым... Кайтыр юлда Атым никтер авыр атлады — Күпме карасам да. аяз күктән Пар йолдызны безнең тапмадым. Авызлыктан — ат ирене ертык! Атым — үрә! — тарттым тезгенне! — Әйтерсең лә җирне җылы иткән Бердәнбер кыл зыңлап өзелде. ...Ишек ачык. Әйе, алар эзе. Тирән иде эзләр, күп иде — Ак бәхетне кара күмер итеп Тау яшене суккан күк иде. Исән иде әле Сыкранды ул: — Нишләп болай булдык без генә? Син онытма мине. Хуш бул. Ник елыйсын? Ашыга күр. Сине эзлиләр... Нишләп язмыш безнен бәхетләрне Артык санап, артык күпсенде? Таллар үрәм таңнар кабынганда Сулышларым барып җитсен дип... Бусын үрсәм — төпсез кара сагыш. Бусын үрсәм — чиксез кара сагыш. Бусын үрсәм — сагыш тагын да... Бәхетемә шаһит малкаем да — Аткаем да юк бит янымда... Әфган кәрҗиннәрен үрергә син Өйрәт, дисең миңа. И энем — Иксез-чиксез сагыш давылына Сусадымы әллә күңелең? Язмышыңны үр син гүзәл ител. Тик бер мәлгә дә син онытма — Күшегүдән тетрәп, ике йолдыз Җылы көтә ерак суыкта — Әфшан кышлагында бер төн Монда узды мең төннәрдән бер төн... Нинди зур бу дөнья! Күк гөмбәзе иркен... Иксез-чиксез, серле космик чоңгылларда Әбүгалисина йолдызлары яна! Күз карашы монда чиксезлеккә китә... Адәм балаларын Бөек Ачыш көтә! Аһ син. Акыл, кая ашкынасың шулай? — Ачышларны ябар көннәр килә бугай. һаман уйда кеше... Төн карасы куе... Курка Бөек Җиһан: ни хакында уе? Сакламакчы Җиһан җирне, суны, күкне — Тыелгысыз Акыл аны эзәрлекли. Шомлы сунар бара... Кача Җиһан Сере — Ләкин акыл үткен, чая Акыл — тере! — Якыная, килә... Сер — мушкада һаман, Кагылмыйча тагын нинди серләр калган? ...Нишлисең син, Кеше, и бер көнлек миһман? — Хәрабәләр генә торып кала мифтан! Серен саклар өчен Җиһан эзли ярдәм — Тик сунарчы Акыл — шәфкать белмәс мәргән! — Артык тирән төшкән, артык ерак үткән — Каһкаһәләп көлә Акыл чиксезлектән. Көрсенәчәк Бушлык: «Акыл барып җитте — Серне һәлак итте — шуңа дөнья бетте!» Аһ син, Акыл, кая ашкынасың шулай? — Ачышларны ябар көннәр килә бугай... Бөек улың бүген' әйтер иде, Әфшан: «Кеше акылы,— дип,— акылыннан шашкан!..» ...Борчу белән узды кышлактагы бу төн... Күк гөмбәзе, юкса, нинди биек, иркен! — Чиксез-төпсез, серле космик чоңгылларда Әбүгалисина йолдызлары яна!.. Йөрсен җылың • ...Кенбатыш Себер урманнарында зшлздем...» Фам.» Шэфиг. ища Тамыр көлләре Син сөйлисе сүзләр йөри, туган. Син көйлисе көйләр бүген дә Адашкан жил, кырыс хыял булып. Кары зәнгәр тайга төбендә. Тапшырасы идем сәламеңне Синең барлык таныш-белешкә: Ешлыктагы тырыш тукраннарга. Калын көрткә чумган инешкә. Кадерленә — каен яктысына, Киек сукмагына — барсына... Ләкин — бик тә сак күңелле алар. Алдавымны аңларлар сыман. Әйтерләр күк: — Юк. сәламен түгел. Бәхиллеген алып килгәнсең... ...Булмый, дускай, җанлы табигатьне Алдап булмый инде, күрәсең. Тоям — яннарыннан сүзсез генә Үтмәгәнсеңдер син һичкайчан — һич югында Моңнарыңны синен Тапшырыйммы әллә ичмасам? йөри бирсен синең күңел жылың Өстен калып жансыз бушлыктан, Ирекле жил. азат хыял булып Актарылып ерак офыкта... Бу төбәктә тайга шаулаганын Кемнәр, ничек искә алырлар? - Ул шаулардан инде җилләр искән Тау-тау булып яна тамырлар. Яна тамырларда алтын дастан. Дастаннарда — кавем тарихы. Тарихларда яна Җир өмете, Өметләрдә нәрсә? — Барысы! Тамырларда яна батырлыклар. Батырлыкта — синең намусың. Намусыңда яна горурлыгың. Горурлыкта — олы язмышың. Тамырларда мәхәббәтләр яна. Мәхәббәттә яна жыр моңы. Җыр моңында яна кеше дигән Гали затның бөтен зурлыгы. Яна тамыр! Тамыркайлар яна! Күккә карап нәгьрә орырлык - Көлләр булып каза тамырлардан Мен буынга җитәр Бер хурлык Үзәк өзгеч бер хатирә булыр Тайгаларның тере яңгыры. Язмышларга ургый-ургый дулый Вәхшәт туе — Тамыр Яндыру. Тарихларны Вакыт җилләрендә Карарлар да беркөн җилгәрел - Офыкларны каплар кара көлләр — Хурлык көле — Тамыр көлләре».