ЕЛЛАР УЯТКАН УЙЛАР

Шагыйрь. 1979 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Нәҗип Гәрәй улы Мадьяров 1928 елның 3 мартында Татарстан ЛССРның Арча районы Кызыл Утар авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга. иның хезмәг юлы башлана: ул гади колхозчы, хисапчы, бухгалтер булып эшли 1950—1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, урта мәктәпне, аннары В И У тьянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. укытучы булып, аннан озак еллар буе Арча һәм Балтач район газеталары редакциясендә бүлек мөдире. редактор урынбасары булып эшли. 1980 елдан —Чатлы шәһәрендә яши. 1955 елдан бирле КПСС члены. Нәҗип Мадьяровның беренче китабы — 'Чык бөртекләре» I960 елда басылып чыга. Хәзер ул — дистәдән артык шигырь җыентыгы авторы. Арада 'Рәшәле офыктарым» исемле күләмле китабы (1979) бар. Шагыйрь, нигездә, сугыштан соңгы һәм бүгенге авыл кешесенең уйфикерләрен. замандашларының хисләрен җырлый, ул баталар поэзиясендә дә нәтиҗәле эшләп килә. шагыйрьнең төрле елларда язылган бер бәйләм шигырьНәҗип Мадьяров

Табылмаган, димәк Чын ихластан, каләмемне манып Күңелдәге шигъри ялкынга. Күп яздым мин туган җир турында. Күп җырладым аның хакында. Илһам белән сугарылган йөрәк Тынычлана алмый алай да. Туган җирне бәһаләрлек сүзләр Табылмаган, димәк, һаман да. 1987. Бозлар акканда Инеш буе халык белән тулы, Ташкын суга күзләр текәлгән. Яз тудырган шаулы тамашаны Көткән идек инде күптәннән... ...Каерылып купты әнә анда Бәкеле боз — күпер алдында. Бу яклардан китәр минутлары Килеп җитте менә аның да. •Кузгалды ул инде соңгы юлга, һөҗүменә язның түзмәде: Карап калдык аннан Яшь киленнәр Су китереп йөргән эзләрне. Карап калдык... Күздән югалды ул Борылмалар аша узды да. Салкын гына озатып булмый икән Туган җирнең салкын бозын да. 1958.

 

Чишмә булсаң иде

Җырлап аккан чишмә Авыр көрсенә күк. — Инеш булсаң иде! Суларыңны зур-зур елгаларга Илтеп куйсаң иде! Ярсып ага инеш. Сөйли гүя ул да: — Елга булсаң иде! Суларыңны шаулы диңгезләргә Илтеп койсаң иде! Җәелеп ага елга. Үз язмышын тиргәп; — Диңгез булсаң иде! Иксез-чиксез, данлы океанга Кушылып торсаң иде! Шаулый диңгез, йөгерек Дулкыннары шыңшый: — Чишмә булсан иде! Дөнья буйлап, матурлыкны күзләп. Агып узсаң иде!

Куркак солдат турында баллада «Ил язмышы хәл ителгән чакта. Мин бит сугыш кырын ташлап киттем. Тере калып үлдем, үз-үземне Куркаклыгым белән корбан иттем. Туган җиргә, халкым каршысына Бу йөз белән ничек кайтып керим’ И. зәңгәр күк. болыт итсәнче син? Танытмыйча дөнья гизәр идем». Ахры, гаебен аңлаганга күрә. Кук качкынның сүзен искә алды: Давыл белән күтәрде дә җирдән. Мәңгелеккә болыт итте аны... Тик шомлана халык ирексездән. Ул килгәндә иген кырларына Кешеләргә аннан һаман хафа. Коеп үтә бозлы яңгыр гына... /988 Күпер Кайгым төяп үттем аннан. Ничек күгәрде икән ” У злым үч. ярсу белән дә.. Донья кадәр ярсуларны Ничек үткәрде икән!’! 1987

Тибрәлә кыр 1976. Карап торам таулар итәгенә Тыныч түгел җаным Басу уртасында — җәй уртасы! Бүген менә мин шул урталыкта... Башакларның җырын тыңлап киләм. Кайчагында калам тукталып та. Чайкалыша алар җайга гына, Кичке якка көнне авыштырып. Үстергән җир язгы бодайларны Көзге арыш белән ярыштырып. Каерылып-каерылып карыйм Каерылып уңган шул игенгә. Канат итеп безнең шатлыкларны. Тибрәлә кыр бөтен киңлегенә. Киң болынның кочагында тагын Чәч чалартты гүзәл тугайлар. Алардагы яшел үләннәрне, Яшен түгел, сукты кыраулар. Исән калган соңгы чәчәкләрне Салкын җилләр йөри шиңдереп. Ямен җуйган таулар итәгендә Көтү йөри җәйне сүндереп. 1970. Ташлап китте мине кайгылар да, Шатлыклар да миңа кул селтәде. Дулкынланмый уй елгасы койган Күңелем күле. Аның тын өсләре. Сагындырмый үткән бәхетләр дә. Сөендерми якты киләчәк тә. Нигә соң мин, ни өчен соң болай Башым иеп торам «күрәчәк»кә? Белми хәзер мине дусларым да, Игътибарсыз хәтта дошманым да. Ялкынланып, дөрләп элеккечә Көйрәми эш дәрте һич җанымда... Яшәп булмый мондый халәт белән, Әй, вакытлы уйлар, югалыгыз... Кайгыларым, шатлыкларым, әйдә, Күңелемә кабат юл ярыгыз! 1981.

Реклама