ҮЗЕҢНЕ ТАП, ШАГЫЙРЬ!

Татарстан китап нәшриятының баш редакторы В. Нуруллин белән тән кыйтьче Р. Мостафинның матур әдәбият әсәрләрен бастырып тарату һәм китапларыбызның рухы, матди кыйммәтләренә кагылышлы борчулы әңгәмәсе безне үсеш процессындагы проблемалар турында җитди. зур уйлануларга чакыра. Шунда ук әдәбиятыбызның үрнәкләрен доньяга чыгаруда наш рият эшендәге оешмаганлык фактларының, прининпсызлыкның. кода-кодагыйлык иың зарары, матбугат һәм кнтап басу эшендәге работникларның тормыш белән бергә атлау зарурлыгы турындагы сөйләшүләр дә килеп кушылырга тиеш Һәм еейләшү лоребез әлектәге байтак дискуссияләрдәгечә формаль булмасын, ә конкрет рәвеш алсын, күренерлек нәтиҗәләр дә бирсен иде. Чынлап та, кемнәр укылмый, кайсы язучыларыбызның китаплары пәрәвез җебенә уралып ята? Кемнәр һәм нигә чыгарганнар ул макулатураны? В. Нуруллин хаклы, иң укылмаганы — шигырь китаплары. Ләкин монда да ачыклык кертү кирәк. Мораль тузудан Г. Тукай, һ. Такташ. М. Җәлил яисә Ф. Кәрим. X. Туфан китаплары түгел, ә башлыча күп санлы замандаш шагыйрьләрнең җыентыклары җәфа чигә. Уфадагы Н. Крупская исемендәге республика китапханәсендә татар шагыйрьләренең ничек укылуы белән кызыксынган идем. И. Юзеев, Ш. Галиев, Золфәт, М. Әгъ ләмов, 3. Иасыйбуллин, Р. Миңнуллин кебек шагыйрьләрнең китаплары укучылар кулында йорсә, байтак авторларныкына онытылганда бер кул тия икән. Ә дистәләрчә татар шагыйрьләренең җыентыкларын формуляр куяр очен генә ачып япканнар— Ник болай бу? Хәзерге халыкның рухи кыйммәтләргә игътибары җуелганмы? Матурлыкка, әхлакн сафлыкка, хакыйкатькә омтылышлары зәгыйфьме безнең замандаш ларның? Юк. әлбәттә! Халык шигырь яратмый дип кенә котылып булмый. Сүзне фәкать байтак шагыйрьләрнең халык зәвыгына туры килерлек, омтылышларын ка нәгатьлондерерлек иҗат юлында булмавы турында гына алып барырга кирәк Хәзерге күп шагыйрьләрнең иҗатларында тоткан топ мәсләге, язу манера лары, принциплары турында уйланганда мин бнк еш Р Фәйзуллнины. аның бер фикерен искә тошерәм. Әдәбият галиме И Нуруллин белән булган билгеле бер әңгэ мосеңдә ул: «Шагыйрьләр әүлия түгел- /Чбсолют хакыйкатьне әйтергә алынучылар да түгел. Алар халык алдында үз үзләре белән еойләшә.. диген иде. Шулай микаи. шагыйрь остенә тошкән бурычларны тегел аңлап эш итү микән бу1 Атаклы Пушкин. Лермонтов яисә үзебезнең Тукай. Такташ. Җәлил һәрчак үз сүзләрен укучыны истә тотып, укучыга тобоп әйттеләр. Хәтта вакыты вакыты белән бу янәшәлек хисе Ту найдагыча тышка да бәреп чыга иде «Аз гына сабрит әле. и маркам «укучым)! Хәзер язам... Кариэм. күрдеңме инде яшь җегетиең кармагын! « Вилгеле инде, шагыйрь һәм укучы берлеге кайбер тышкы чагылышлары болак генә түгел, ә шагыйрь каршына ачке. нигез таләпләр куюы белән кыйммәтле булды. Укучысын якын тойган шагыйрь, һичшиксез, конкрет халык массасын, анык май фәгать омтылышларын. сыйфатларын бик яхшы белерга һәм. иң м-һиме. зйгасе уй фикерен уйлап, шулерның әһәмиятен ачыклап, сәнгатьчә теголләнгаи халга җитме рергә тнеш. Шунсыз әсәрләрнең халыкка барып ирешмәлч.ган иечкә аклап иҗат иттеләр мәшһүр шагыйрьләр. шигир, «”««Р" W“ «"•" «•₽»"" «-п»-. №«»» е.«л.ш«.р. .»>«• Р«~»»Р —Р" » .чик р»..лип -Ткт.Р ««.такеом» «~»Р W““ »•«»»-’"- " у«л»иу.и|>. ■ I- ’ IM Т лирик «мин»нең кичерешләрен ачып салу рәвешендәге шигырьләр аеруча күбәйде»,— дип яза, мәсәлән. Ф. Зөлкарнәев. Яхшымы бу, начармы? Мондый омтылыш Р. Фән зуллинның үзе һәм бик күп яшь каләм ияләре тарафыннан безнең поэзиядә интим лириканы, самимилык, эчкерсезлек, ихласлылык кебек макталган байтак сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш, дип фараз ителә. Әйе, күпмедер дәрәҗәдә бу шулай. Безнең соңгы еллар лирикасы чиксез ннтимлашты... Ләкин изге ниятнең үзенә башка нокталардан торып, текәлебрәк карасаң, күп авторларның укучыларын җуюы нәкъ менә үз шәхесләре белән мавыгып, җавапсыз сөйләшкә чумуларында түгелме соң? Андыйларда темалар ваклана, сүзнең иҗтимагый җегәрлеге кими, аныксыз тойгылар, чәбәлчек хисләр өстенлек ала. Әйе, үз-үзе белән сөйләшкән шагыйрь барысын да кәгазьгә сибәргә, димәк ки, шигырь итәргә хаклы. Монда иң аянычлысы шагыйрьне азган-тузган хәлдә күрү, синең белән сөйләшүгә әзер булуын тоймау түгел әле. Күңелне әрнеткәне бүтән: шигырь дигән олы, изге төшенчә ваклана, көндәлек, гадәти күренешкә, күпләр өчен кәсепкә әйләнеп китә ул. Соңгы еллар поэзиясендәге: «Тел очымда — шигырь, баш очымда, шигырь булып күренә тирә-юнь» (Ф. Гыйззәтуллина) кебек раслауларны яисә «һәр хыялны, уйны, шикне җыр итү» (Р. Гатауллин) омтылышларын шәхсән бүгенге шигырьнең ваклану, абруе төшү факты дип исәплим. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, вак масштаблы, күп санлы шигырьләр йөрәк кичерешләре, чынбарлыктан килгән катлаулы тойгылар булудан бигрәк уйланма, бүлмә әсәрләре төсендә дөньяга килә башладылар. • Ни өчендер соңгы вакытларда «сюжетлы» шигырьләр кимеде. Һәрбер шагыйрь — һәм олысы һәм кечесе — үзен тәкъдим итәргә, үзенең уй-фикер хәзинәсен укучыга тагарга тырыша. Ярый ла, ул кызыклы шәхес булса, хәзинәсендә игътибарга лаеклы «энҗеләр» табылса...»—дип пошынып язды бертөрле, уйланма шигырьләр турында профессор И. Нуруллин. Бертөрле шигырьләр белән бертөрле шагыйрьләр күбәйде бездә. Шагыйрьлек төшенчәсе, шулай ук, гадәтиләиде. төште. Күреп, сизеп торабыз, күп авторлар хыялда йөрткән шагыйрь образына туры килә алмый, җавап бирми бу изге исемгә. Шуңа да күңел Р. Фәйзуллинның «Шагыйрьләр әүлия түгел. Абсолют хакыйкатьне әйтергә алынучылар да түгел», дип күрә торып шулариы яклаган, аклаган тезисы белән килешми. Шагыйрь шагыйрь инде ул! Үз халкының, заманының рухын, уй-омтылышларын, зәвыгын гаять иечкә тойган һәм шуларны башка бер кем дә ирешмәслек итеп шигырь, җырларында гәүдәләндерә алган кеше. Чын шагыйрьлек халык рухындагы кабатланмас һәм онытылмас бер хатирә, эз бит ул!.. Р. Фәйзуллин белән бәхәсләшүем юкка түгел. Күңел иҗат эшенә кагылышлы төп мәсьәләләрдә, нигез эстетик фикерләүләрдә элекке әдәби казанышлардан күп кенә читкә тайпылулар, ташламалар барлыгын сизә. Хәзерге шигырь китапларының бәясен һәм популярлыгын күтәрү эшен шагыйрь җилкәсе өстенә төшкән катлаулы бурычларны һич компромиссыз, дөрес һәм нечкә аңлаудан башларгадыр бәлки? Шагыйрьлекне нечкә аңлау... Бу — әлбәттә, зур, көчле талантлар өлеше. Талантларга акыл бирү омтылышы юк миндә... Шулай да хәзерге поэзия вәкилләренең акланмас дәрәҗәдә фәлсәфә белән мавыгуларын, уй-фикер чыгарырга тырышуларын күрү тагын тәүбәне бозып куя. Бүгенге байтак рационалистик шагыйрьләр борынгы татар шигыре һәм Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим традицияләре җирлегендә үскән сюжетлы, конкрет картиналы, образлы милли шигырь белән янәшә ясалма рәвештә верлибрны яшәтергә тырышалар. Хәтта аерым яшь шагыйрьләрдә лириканы «хис шигыре», «акыл шигыре» кебек аерым кырларга бүлгәләп, соңгысының бик күп өстенлекләрен раслап, бары верлибрга гражданлык хокукы бирү омтылышы да булмады түгел. Хәер, боларны хәзер аерым шагыйрьләрнең үсү юлындагы мавыгу, ялгышулар итеп кенә кабул итәбез. Ләкин барыбер күп шагыйрьләрдә, юшкын кебек утырып, акыл культы хуҗа булып калды. Мондыйларда шигырь төшенчәсе иң элек фәлсәфә белән ассоциатнвлаша. Әмма бары тик фәлсәфә сатып шигырьдә уңыш казанырга җыенган авторга шикләнеп, өметсез карыйм мин. Юк, бу минем хәзерге татар поэзиясендәге һәм тәнкыйтендәге агымнарны яклауга яки инкяр итүгә кушылырга тырышуым түгел, бәлки үземнең эчке уйлануларым, ышануым нәтиҗәсе. Сәнгать минем каршымда сурәт, образлар ярдәмендә кешедә билгеле бер тойгы, хисләр хәрәкәте барлыкка китерүче һәм шуларны үстерергә, тәрбияләргә мөмкинлек бирүче рухи өлкә булып тора. Хисләр Хәрәкәтенең төп чыганагын драматизм — чынбарлыктан килгән хәл-вакыйгалар киеренкелеге һәм кискенлеге үти. Драматизм—ул хисләр генераторы. Драматизмның укучыда таныпбелү омтылышы уятуда һәм тәрбия бирүдә әһәмияте ифрат зур. Кеше үз тормышында очраган социаль һәм рухи кыенлыкларны, бажигаларны ничек җиңеп чыга, моның өчен нинди көчләргә ия була ул?- Кешенең сәнгать белән кызыксынуында, сәнгатькә тартылуында төо нигез сәбәпләр булып менә шулар ята һәм алар ук сәнгатьне иҗтимагый' әһәмиятле итә. Чын шагыйрьләрнең кайсына гына мөрәҗәгать итсәң дә, әсәрләрендә тарихи конкрет, иҗтимагый политик ситуацияләрдән килеп туган драматизм чагылышы си аелер. Катлаулы шартлардагы рухның теге яки бу сыйфатлары балкыр, алар сине сокландырыр һәм үзеңдә дә шул сыйфатларны тәрбияләү ихтыяҗы тудырыр Кайбер яшьләр мекиббән киткән акыл шигыре шул хасияткә ияме соң? Мөгаен, юк! Чөнки бу шигырьдә драматик ситуация корырга мөмкинлек биргән жанлы чын барлык — сюжет, образ, картина юк. Ә фәлсәфә ярдәмендә драматизм тудыру мөмкин леге бөтенләй чикле. Димәк, бу очракта укучыда хисләр хәрәкәте дә кузгалмый дигән сүз. Бу мөнәсәбәттә арабыздан бик иртә. таланты чәчәк аткан вакытта киткән баш корт тәнкыйтьчесе Ким Әхмәтьяновның «Матурлык. Батырлык. Шигърият, китабын нан бер өзек китерәсем килә: .Философик лирика дип алдану лирик герой белән укучы арасына киртә булып килеп баса. Шагыйрь шатлык чәчә, ә укучы ваемсыз кала. Автор моңсулана — укучы кәефле. Шагыйрь уйлана — укучы моңсыз кала... Монда бернинди дә парадокс юк, лирик геройны уйланырга хисләнергә мәҗбүр яткан тормыш факты үзе әсәрдән читтә кала. Поэтик сөземтә бар. шул сөземтәгә ки терүче факт яки хәл вакыйга юк. Сөземтәдә философик лирика урынына акыл сату кнлеп чыга». Әйе, хәзерге формасындагы акыл шигырендә хисләнү хасияте чикле. Сәнгать законнарына артык буйсынмый верлибр. Әмма минем шәхсән акылга каршы кеше булып күренергә һич исәбем юк. Шигырь өчен акыл, фикер, уй бик бик кирәк. Уйсыз шигырь канатсыз кош кебек тәмам гарип бит ул... Әмма минем фикерләүләрем җеп иең ике очын да кулында тотып ямау салырга тырышклн кешене хәтерләтә түгелМе сон? Андый гажизлек юк. Шагыйрь акылы укучыга сәнгать чаралары аркылы барып ирешсен — бөтен таләп бары тик шунда. Ягъни шагыйрь уй-фикерен атап түгел, бәлки тасвирлап бирсен. Идеяләрен ул укучыга көчләп такмасын, ә образлы сурәт, дулкынлану, хисләнү аша алар аңа үзләре юл ярсыннар. Фәлсәфи шигырь, верлибр — бездә әле яңа жанр. Ул татар поэзиясенең үзенең очке үсеш таләпләреннән бигрәк, башка әдәби җирлектән күчерелде. Хәзерге татар шигыре сәнгатенең сыйфатын күтәрү, популярлыгын арттыру, минем уемча, һич шиксез, иң элек, акыл шигыре проблемаларын хәл итүгә бәйле. Безнең шагыйрьләр менә шушы хәлне бик истә тотсыннар иде. Шигырьнең укучыны җәлеп итү, тарту көче боек, катлаулы яки сенсацияле идеяләр, фикерләр әйтүдә түгел, ә иң ал ек сәнгатьчелектә, дулкынландыру һәм эстетик зәвык бнрү хасиятендә! Сорау һаман шул килеш кала: бездәге шигырь язган һәрбер автор да шагыйрьлекне нечкә аңлап эш итәме икән? Әмма шагыйрьләр хакында уйлануларым бетмәде әле. Дөрес аңласам. В. Нурул лин нәшрият кешесе буларак, үзләрендәге аерым кейсезлекләрне бөтерүнең һәм чыгар ган китапларының дорәҗәбәясен күтәрүнең төп юлын Язучылар союзы членнарының санын чикләүдә күрә шикелле Янәсе. Союзга һәр ел саен унар неон алмаеа.тар. нәшрият тирәсендә уралучылар азрпк булыр иде... Юк. яшьләрнең профессиональ иҗатка килү юлын ясалма киртәләр корып тоткарлау дөрес булмас Без әдәби талант ларга мохтаҗбыз. Безнең сатириклар һәм трагикларга да. кмеофмгтлар һам тирам ларга да ихтыяҗыбыз бик зур әле. Безгә политик шигырь, фәлсәфи шигырь. м.>хәб бот, пейзаж шигыре өстендә эшләүчеләр до. җыр язучылар да. поэма, баллада, либретто иҗат итүчеләр Д«. хәтта шигъри повесть, шигъри роман бирүче »пнк колачлы шагыйрьләр дә. тәрҗемәче шагыйрьләр дә кирәк. Тик алариың һәрберсе кабатланмас каләм осталары гына булсыннар! Хәзергә исә татар поэзиясе бары тик бертөрле шагыйрьләр лириклардан гына гыйбарәт Хәер, бу хакыйкатьне бик төгәл итеп Ә Баянов әйткән иде инде «Шигырьгә яшьләр соңгы елларда бертөрлерәк килә. Биографияләре, темалары, тойгылары, хәтта сурәтләү алымнары, детальләре бер үк. Фамилияләрем күрсәт мичә. кулъязмаларын бергә куйсаң, болар бөтенесе бер аяториыкы дип уйларга мәм кин •. Ыын... җитиашкнма алларда шнгмр, и.Дд.ник. калган Х.гтил.рч. кашранраыа «,гп„',.ры .............................. ....... т.ачы су кабак. «ар«ЧК»и. оашншаар К.ТаН кунаклы, бкрган к.Н.ы гык. шкгыр, «ы.каыгмн «улына алы., укы. Д.шд.и._ сак. ....... КҮК.Л ка.ту .план ала. Ә.талгак нла «у Мниыам да Л.лган ала «ач Лирик шрийннн ннын .шарга а.у итулира. рнн.-.и. кыаа .ашынулары, «рагу нафриглинүлара ...г» г.ГЫШЛ.ИУЛ.ры алла ..«и... ҮЛНЫШ «на — Әнә Р. Низамиевның лирик герое сине туган йортына чакырып ала: Әнкәй мичтән ипи алган ич. Ак җәймәгә тезеп салган ич! Дәшкәч. 3. Мансуровның героена да кунак булып керәсең: Мичтән ипи чыгаргандыр әни — Мендәрләргә тезеп салгандыр. Һәй, Р- Миңнуллинда да шул ук хәл-күренеш икән! Өйдә рәхәт. Өйдә — ипи исе. Ипи исләре бик татлы, әниләре бик мөлаем, сөйкемле кешеләр булса да, үзеңне төлке кунагы торна хәлендә хис итеп, тыштан рәхмәтләр әйтеп, ә эчтән тәмам гарьләнеп автордан китеп барасың. Һәм синең мондый алдануларың яшьләрнең китапларын укый барган саен көчәя, арта гына бара. Әйтик. Ф. Кәрим, И. Юзеев кебек остазларыннан алып. X. Әюпов та. 3. Мансуров та, Р. Низамиев та, Ф. Сафин да, тагын әллә кем нәр дә «күңелләрне айкап», «залны телсез калдырып» гармуннарда уйнаган иделәр инде. Әмма боларның уйнавы гына җитми икән, Р. Миңнуллин да килеп кушыла: Мин дә гармунчы малае. Миңа да гармун таныш. Җанымны ташлый актарып Гармуннан аккан тавыш... Гармун шул кадәр сихерле нәрсә күрәмсең, кыз башы белән булса да. шуны кү- тәреп-кычкыртып Н. Измайлова да сызланмый калмый: Гармун тартам, гармун тартам. Көй чыкмый гармунымнан. Күздән яшьләр генә чыга Сыгылып йврәк моңыннан. Поэзиядә мондый гармун кычкыртулар эче пошкан кешенең клавишларга баска лап алуы кебек ясалма һәм буш, әлбәттә. Ярый, гармун халыкның уен коралы, аңарда һәркемнең уйнарга хакы бар, ди. Әмма поэзиядә шундый деталь, образлар була ки, алар бары тик аерым шагыйрь табышы һәм хокукы итеп ка бул ителә. Аларга кагылу «гөнаһ». «Сөи буенда бөдрә урман, Агыйделләргә җиткән...» дип Сөнне безнең поэзиядә, ялгышмасам, М. Ногман ачкан иде. Әмма дистәләрчә шигырь, җырларында җырлап, бу чишмәне Р Миңнуллин үзенеке итте. Сөн — Миңнуллинныкы! Тик нинди хаҗәт тапкандыр — һәм күргәнмедер әле үзе Сөнне, юкмы?— Башкортстандагы бу инешкә Мамадыш егете 3. Мансуров та барып чума: •Яратам!» дип язып куйдым Свннең соры комына... Бу инде иҗат этикасын бозу. 3. Мансуровка уз инешен табарга кирәк. Хәер, бер шагыйрьдән икенче шагыйрьгә күчкән тулпарлар, сандыклар, җил тегермәннәре, бабайлар, әниләр һәм тагын әллә нәрсәләр, әллә кемнәр, ә гомумиләштереп әйткәндә, детальләр, образлар, мотивлар турында яза башласаң, аерым матбугат чыгышы кирәк. Бер шагыйрь тапканны икенчеләрнең кабатлавы, стандарт, стереотип әдәби фикерләүләр. һичшиксез, безнең хәзерге шигырь китапларының укучы каршында дәрәҗәсен төшерә. Миңа калса, үзен хөрмәт иткән шагыйрь шәхси иҗат кыйбласын табу, үзенең жанрын, тема һәм мотивларын булдыру турында уйланмый калмас... Хәер, бу инде тагын аерым бер четерекле мәсьәләгә килеп кагыла икән. Кеше әйткәнгә игътибарлымы, тәнкыйтьне кабул итәме, күтәрәме шагыйрь? Тагын Р. Фәйзуллинга, аның профессор И. Нуруллин белән булган әңгәмәсенә кайтырга туры килә. «Мин үзем бүгенге поэзия тәнкыйтьчеләренең фикер ярлылык ларына хәйран калам... Тәнкыйтьченең шагыйрьне ничек язарга өйрәтә алуына шик ләнәм мин»,— дигән иде шагыйрь. Моңа охшаш фикерне тагын да кискенләштерә төшеп, 1985 елда чыккан «Заман сурәтләре» дигән китабында Ә. Баянов та кабатлады: «Тәнкыйтьчеләрдән ярдәм көтмим. Предметны белмиләр». Ачыктан-ачык, декларатив белдермәсәләр дә, байтак яшь шагыйрьләрнең үзләрен тәнкыйтьтән өстен куюлары, шулай ук хак. Бу аерым сизенү генә түгел. Әдәбиятыбызның аксакалы Гомәр ага Бәширов «Социалистик Татарстан» газетасындагы (1987 ел, 1 февраль) чыгышында соңгы еллар татар әдәбиятының зәгыйфьлә нүенә китергән бер зур сәбәпнең «тәнкыйтьнең әдәби иҗатка уңай тәэсирен бөтен ләй диярлек инкарь итүебездә» булуын ачык күрсәтеп бирде. Бөек Тукайның «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» дигән акыллы гыйбарәсен, КПСС Үзәк Комитетының тәнкыйть турында әледән-әле искәртеп килгән мөһим доку центларын искә төшерү белән чикләнеп һәм аерым авторларның тәнкыйтьне тану танымавы турында житди сүз алып бармастан. бары тик бер сора} тирәсен’ . уйланасы килә. Тәнкыйтьнең бурычларын, язучы белән тәнкыйтьче арасындагы бәйләнешләрне һәркем дөрес күзаллыймы? Соравым бик урынлы. Чөнки шул ук Р Фәйзуллинның поэзия тәнкыйте шагыйрьнең әсәрләрен популярлаштыруга • ярдәмгә килергә тиеш. Киң катлау укучыларга акны карадан аерырга булышырга тяеш_« кебек сүзләрен искә алганда, аның тара финнан тәнкыйтьнең бары тик бер ягы — халыкка матур әдәбият үрнәкләрен пропагандалау ягы гына күздә тотылуын күрү кыен түгел. Болай фикерләгән шагыйрь, әлбәттә. тәнкыйтьче каршына бары тик таләпләр кую белән генә чикләнергә, хәтта теге яки бу әсәрендәге нечкә ишарәләрне, сурәтләр, образларны укучыга аңлату җиткерүдә үз калыпларыннан читкә тайпылу күреп, сине әдәби эәвыксызлыкта. томаналыкта гаепләргә мөмкин... Ә бит тәнкыйтьнең икенче, җитдирәк вазифасы да бар. Тәнкыйтьче массаларның эстетик омтылыш һәм әдәби зәвыкларын үз карашларында гәүдәләндереп, автор кар шына аерым таләпләр һәм бурычлар да куя. Нәк-ь шул мөһим хасияте аркасында тән кыйть әдәбиятка, иҗат процессына актив йогынты ясаучы, хәтта әйдәп баручы көч булып ук күтәрелә. Атап әйткәндә, тәнкыйть ижтимагый мәнфәгатьләр, партиялелек, халыкчанлык, сыйнфыйлык, гражданлык кебек зур төшенчәләргә туры китереп, әдәбиятның үсеш юлын билгели, иҗат көчләрен мобилизацияли. Ни өчен тәнкыйтьнең бу ягы да һәркем тарафыннан истә тотылмый9 һәм нәрсә нәтиҗәсе ул? «Мин-минлекме,, каләмдәшләре каршында поза алумы, бәлки ижтм магыЙ мәнфәгатьләргә төкереп, бары үз кабыгына бикләнеп яшәү омтылышыдыр? Үзеңне тап. чын асылыңны тап, шагыйрь* . Монысы да сер түгел, соңгы елларда поэзия тәнкыйте да күпне югалтты Н КЪи ев кебек талантлы шигырь белгеченең тәнкыйтьтән китүе һич акланмый. И. Нуруллин ның проблемалы мәкаләләре күптән күренми. «Үткен тешле, Р Мөхәммәдиев. М Вә лиев, С. Маннапов. Ф. Зөлкарнаен шикелле тәнкыйтьчеләрнең каләме пассивлашу да поазия файдасына түгел. Күптәннән инде поэзия тәнкыйтенә яшь көчләрнең килгәне юк. Татар поэзиясенең масштаблылыгын. популярлыгын һәм куәтен күтәрү, һич шиксез, поэзия тәнкыйтенең сугышчанлыгын. активлыгын күтәрү дә дигән сүз ул В. Нуруллин һәм Р. Мостафин иптәшләр әңгәмәсе уңае белән башланган сөйләшү җитди проблемалар, уйланулар кузгатып, укучы каршында әдәби китапларның дәрә җәсен сизелерлек күтәрергә ярдәм итәр, дип ышанасы килә

Реклама