Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЙССАИ ЙОСЫФ ҺӘМ АНЫҢ АВТОРЫ ТУРЫНДА

Хуш. әле генә «Кыйсса-ны укып чыккан кеше хәзер, мөгаен, әсәрнең заманы, җирлеге мохиты турында уйлана булыр. —Әдип кайда, кайчан туган1 Гомер һәм иҗат юлы ничек булган1 Дөньяга карашы фикерләре нидән гыйбарәт1 Ниһаять, кабере кайда1 Тик моннан сигез гасыр элек яшәгән автор хакында һәркемне канәгатьләндерерлек тулытөгәл җавап бирү җиңел түгел ул дәвердә автобиографияләр язу булмаган Бердәнбер чыганак — әсәр үзе. Шулай да күптән үк башланган фәнни эзләнүләр байтак сорауларны ачыкларга мөмкинлек бирде әсәрнең топ чыганак нигезе булган кулъязмалары җыйналып. Торле яктан тикшерелде, әсәрнең ышанычлы тәнкыйди тексты төзелде һәм басылып чыкты; торле тәрҗемәләре мәйданга килде автор хакында топ мәгълүматлар аныкланды— кыскасы, 1983/84 елгы юбилейга ныклы нигезләмә булдырылды һәм шул уңайдан дистәләрчә мәкалә, җыентык, публикацияләр донья күрде Күп кешеләр катнашында барган бу зур эшләрдә тулаем хаклы, төгәл фикерләр белән бергә кайбер төгәлсезлек, кимчелек, мавыгу һәм төрлелекләр очравы гаҗәп түгел Киләчәктә алар төзәтелер дип уйларга кирәк Иң мөһиме шул: Кол Гали һәм аның үлемсез әсәре «Кыйссам Йосыф- белән бәйле мәсьәләләр даирәсе бөтен киңлеге-тирәнлеге белән җәмәгатьчелек күзенә ачылды Кол Гали — ул Гомер. Фирдәүси. Низами. Руставели. Җәлялетднн Руми Җами. Данте, Шекспир. Гете. Пушкиннар кебек үк. бөтен дөнья әдәбиятының бөек затлары сафында тора Кол Галигә 800 ел тулуның ЮНЕСКО карары белән киң төстә бәйрәм ителүе әнә шуны тану һәм тәкъдир итү иде Язма әдәби традициядә - 'Кыйссаи Йосыф- дип. шәкертләр— - Йосыф кыйссасы- дип. халык үзе -Йосыф китабы* дип йөрткән бу дастанны ягыш шигъри романны белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр дисәк тә ялгышмабыз кебек Бигрәк тә Казан. Идел-Урал җирлегендә әсәрнең кулъязмасын эзләп, кая гына барма тулы нөсхәсе булмасн, аерым өзекләре йә басма китабы табыла, йә сөйләмә хикәятен әйтүче очрый — һәрхәлдә, ни дә булса табылмый һич калмый Әүвәлрәк -Кыйсса- белән хәбәрдарлык тулырак, тирәнрәк булган Ул мәктәпләрдә уку китабы булып йөргән болгар-татар баласы, хәреф тану белән үк, аны укып ятлаган, мәдрәсә шәкертләре исә хосне хат (матур язу һәм стилистика) дәресләрен үзләштерү белән. Кыйссаны үзенә күчереп алу бүтәннәргә исә күчереп бирүне күңел һәм савап эше дип хисаплаган каләм көче булганнар «Йосыф китабы- үрнәгендә беренче бәетләрен чыгарган, беренче тезмәләрен язып мәгъшукаларына хат итеп күндергәннәр Бу язма дастан башта ук фольклор белән тыгыз бәйләнештә яшәп килгәнгә охшый Шигъри тезмәләренең күмәк укылышка исәпләнгән булуы үземә махсус көе белән яттан әйтелүе — бу фикерне бик нык куәтли. Ул традициянең соңгы эоләреи Р Фәхретдинен. Г Тукай Г БәширОВ Һ б әдипләр бик җанлы тасвир итәләр, җөмләдән берсе -Безнең өй еш кына үзен» күрә бер әдәбият кичәсенә әйләнеп китә иде Бу вакыт нәселдә бердәнбер татарча укый-яза белүче Яһүдә абзый лампага иң якын урынны ала.. Болар арасында, ни өчендер, иң күп укыла торган -Йосыф китабы- була иде һәрвакыт мөнәҗәт кебек көйләп укыла Абзыйның осталыгы чамалы булгандыр инде, ул кайбер сүзләрне әйтә алмыйча, тотлыгып кала иде Мондый чакта әни мәрхүмә — үзе бөтенләй укый белмәгән көйгә абзый әйтә алмый торган сүзләрне һәм бәетләрне тоткарлыксыз яттан әйтеп, аны кузгатып җибәрә торган иде- (Кудаш С Хэтсрдә калган минутлар Казан 1959. 6-7 бб) БКыйссаи Йосыф, кулъязмасы, һәр ейдә диярлек «Йосыф китабы.ның басма нөсхәсе булган Соңгылары Казан нәширләренең эшчәнлеге белән аңлатыла Монда сәбәп-максат бәйләнешләре бик тирәнгә китә «Йосыф китабы.н халык яратып укымаса наширләр бишәр унар егерме бишәр мең тираж белән 70 тән артык басмада, кайбер елларда 2-3 тапкыр бастырып чыгармаслар иде Әсәр үзенең асылы, рухи юнәлеше, формасы белән халык чан булмаса. аның күңеленә, хисенә хуш килмәс һәм яратыл укылмас иде Ул җирле халыкның теле белән,— билгеле аның моннан 7-8 гасыр элек булган гомум язма теле белән — иҗат ителмәсә һәм бу язма әдәби тел. гомум фольклор теленә, аеруча халык эпосы теленә якын булмаса, -Кыйссаи Йосыф- тексты, укыла-укыла. ятлана-ятлана, күчерелә-күчерелә югалмыйча, өзелмичә, безнең заманнарга кадәр килмәс тә иде Әсәрнең яшәеш-таралыш киңлегеннән, текстның вариацияләнүеннән үк инде аның озын, катлаулы юл үткәнен һәм культурабызда гаять мөһим урын тотканын чамалап була Ул халык рухына элек-электән үк шундый тирән үрелгән ки. аның үз авыз иҗаты кебек үк -*Сак-Сок*лары. җырлары кебек үк анонимлаша язган Аның бик күп мотив һәм сюжет сызыклары җыр, такмак һәм бәетләргә, шәкертләр фольклорына — истәлекләргә, риваять һәм әкиятләргә кергән Әсәр тулаем тыгыз берботен булуына карамастан, фәнни анализ аны төзем өлешләренә аерып тикшерүне таләп итә Шунсыз аның эчтәлеге һәм формасының тирән үзлекләрен танып-белү мөмкин булмас иде Дастан өч төп кисәктән гыйбарәт А Кереш (■мөкаддимә*) Б Хикәяләү сюжет өлеше (I—XVIII фасыллар) В Йомгаклау өлеше («хвтимә*) Әсәр эчтәлегенең төп үзәген, әлбәттә, сюжет вакыйгаларын эченә алган хикәяләү өлеше тәшкил итә Әмма традицион сюжетның нәкъ бу конкрет автордагыча сурәтләнешен, аңлатылышын ахырынача дөрес төшенү өчен, әлеге кереш һәм бигрәк тә хатимә бүлеге кирәк булган Бу чагыштырмача кыска гына ике бүлек гүяки, традицион сюжетны ике яктан автор билбавы белән урап алган кыршау кебек Ул «автор кысасы* дип атала, анда сюжет-вакыйга бәян ителми бәлки авторның үзенә һәм әсәрнең иҗат ителешенә бәяле булган гомуми караш һәм мәгълүматлар урын ала Шәрык поэзиясендә мокаддимә-хатималәрнең кануни рәвештә урнашкан кагыйдәләре бар һәр әдип үзенә, үзенең карашларына, әсәрнең иҗат ителүенә баглы мәгълүматны әнә шул үрнәк калыпларга салырга тиеш булган Кереш бүлеге —Шәрык ислам поэзиясенең кануни башламы һичбер автор моны читләтеп үтә алмаган Тарихи яки легендар затларның дәрәҗәсенә карап һәркайсына аерым-аерым дистәләрчә тезмәдән гыйбарәт мәдхияләр язылган Кол Гали исә бу мәҗбүриятне бик «кыска тотып*, һәркайсына берәр генә телмә (строфа) багышлаган Икенчедән — һәм бусы иң мөһиме ул юллар шул заман һәм җирлекне. ил-дәүләт ситуациясен һәм идеологиясен теге йә бу рәвешчә чагылдырмый кала алмаган Аларны региональ-этник, диии-идеологик. тарихи-хронологик һәм башка яклардан җентекләп тикшергәндә автор һәм әсәрнең атрибуциям- өчем мөһим мәгълүматлар табыла авторның ортодоксаль сөнни регионнан булуы аның да Әбү-Х»- нифә мәзһәбендәге ил-халык арасыннан икәнлеге ачыклана, ә бу исә шигый ша- фигый. хәнбәли һ 6 мәзһәб тәралган бик күп ил һәм өлкәләр автор яшәгән һәм аның әсәре иҗат ителгән җирлектән читтә булган дигән сүз Әлбәттә Кыйссамын җирлеген билгеләү «чен бу мәгълүмат кынп җитми кулъязмаларның борынгы һәм хәзерге таралыш даирәсе һ б остом» чыганаклар комплексы да исәпкә алына «Илһам теләү* бүлемендә автор бөтен донья шхюиясендә кабул ителгән гадәт буенча, илһам алиһәсенә фикер ачыклыгы, тел күрке сорап мөрәҗәгать итә Шуннан соң автор әсәрнең планын, өлешләрен билгели Йосыфның ата-бабала- рын. ягъни кыскача шәҗәрәсен санап чыга Тыңларга татлы күңелле күркәм бул ган бу хикәятнең Коръәндә д» теркәлүен искәртеп, дини фанатиклар һөҗүменә каршы тору өчен бусы да бик кирәк булгай ахры, үзенең максатын болай дип белдерә Моннан соңра хи юкә т тиба күчәрмен дим. гол вл рәйхан. энгм-*»РМ“" < ’ ил - гаэиэ Йосыф ахаәлләрен ачармын дим мөэминнәргә гыйбрәте куп. аңла инде Бу максатлар хикәяләү бүлегендә үтәлә һәм -Кереш* бүлегендә чагылган күп кенә мотивлар - Йомгаклау* бүлегендә дә нвтиҗә буларак искә алына ягыш кереш. хикәяләү һәм йомгаклау бүлекләре бер-берсенә гаҗәеп ярашкан һәм аваздаш яңгырыйлар. Автор бу күләмле, катлаулы әсирне иҗат иткәндә, билгеле, бер генә чыганак белән чикләнә алмаган, һәм үзе үк: Йосыф нәби кыйссасын хикәят кылдык, гарәпфарси теленнән аңлатып яздык диюе белән гарәп һәм фарсы үрнәкләренә ишарә итә Әмма урта гасырдагы иҗат эшендә чыганакларга мерәҗәгать итү. алардан өлешчә файдалану ул әле тәрҗемә дигән суз түгел Әлеге контексттан андый мәгънә чыгарырга омтылу, яисә традицион сюжетта ук булган мотив һәм эпизодларны Фирдәүси —- Кол Гали параллеле белән генә, яки бүтән бер чыганак белән генә чикләргә тырышу үзен акламый һәм расланмый -Йосыф- сюжетын Кол Галигә кадәр төркичә әдәби эшкәрткән әсәрне тарих белми Әмма авторның стиленә хас читләтеп әйтүләрне искә алсак: Әй дәригә, дикмә кемсә дөзумәде, фәһме иксук кемсәләр язумады (Әй укенеч, теләсә кем төзә алмады, еыйльме. фикере к им кемсәләр яза алмады) ДИГӘН юллар, күрәсең, аңа кадәрге кайбер тәҗрибәләрнең уңышсыз чыгуын чамаларга нигез бирә • Кыйссаи Йосыф-ның янә бер мөһим үзенчәлеге—халык җырларына хас «бармак үлчәме» — иҗек исәбе белән язылуында. ■ Кыйссаи Йосыф» строфасының рифмалашуында да үзенә генә хас яклары бар Мәсәлән һәр тезмәдә баштагы өч юл уртак рифма белән бер-берсенә үрелеп килә дә. дүртенче юл әлеге рифмага буйсынмаган имди рәдифе белән тәмамлана Шунысы да игътибарга лаек, бу имди — инде сүзенең ачык беленеп торган лексик мәгънәсе юк. ул кисәкчә буларак сөйләмдә һәм язмада өстәмә сүз җилеме булып йөри, тойгылы акцент тыныш функцияләрен үти. Кыйсса-да. рәдиф буларак, бөтен строфаларны бер-берсенә бәйләү, бер җепкә тезү йомышын да башкара Имди (инде) кисәкчәсенең «Кыйссаи Йосыф»тагыча рәдиф булып кулланылуы моңарчы, борынгы татар әдәбиятыннан башка төрки әдәбиятларда күренгәне юк (Татар әдәбияты тарихы. 1 т , 118—120 бб ). Бездә ул «Кыйссаи Йосыф»тан соң. әледән-әле кулланылып килә, хәтта XX гасыр башында һәм революциядән соң да очраштыра Моның Кыйссаи Йосыф» традициясе белән бәйле булуында шик юк Икенчедән, имди (инде) кисәкчәсенең төрле төсмер һәм функция белән сүз җилеме буларак киң кулланылышы шулай ук татар телендә генә, башка төрки телләрдә ул үзенең әүвәлге төп мәгънәсен, «хәзер, хәзерге» мәгънәсен, әле һаман да саклап килә -Кыйссаи Йосыф»та исә аның «хәзер, хәзерге» мәгънәсендә кулланылуы очрамый Бу— «Кыйссаи Йосыф» авторы һәм әсәренең Идел буе төркисе белән, иске татар әдәби теле һәм поэзиясе белән тамырдан бәйләнгәнен, татар поэтик традициясенең чишмә башы булуын тагын бер кат раслый. Кол Гали шигыренең янә дә бер поэтик үзенчәлеге шунда ки. һәр тезмәнең эчке җегәрен ячәрле кабатлаHS — градация тәшкил итә: ягъни әүвәлге өч юл бербер артлы мәгънәви-хисси. яки мәгънәви-логик яктан көчәеп килә-килә дә. өченче юлда иң югары дәрәҗәсенә җитеп, көчле тойгылы басым ясала, һәм соңгы юл нәтиҗә рәвешендә әкренләп салмак аһәңгә күчеп инде (имди) тынышы белән төгәлләнә Музыкаль башкарганда исә. бу зур пауза-аккорд белән тәгъбир ителә. Шуның белән бергә «Кыйсса* тезмәләрендә алгы рифма, эчке рифма, тирән рифма һәм аллитерацияләр бик күп очрый Бу тәрҗемәчедән гаять түзем эш итүне бер тезмәдә чагылдыруы мөмкин булмаган аһәң рифмаларын, икенче уңай тезмәләрдә тутыруны таләп итә Шул рәвешчә тышкы аһәң поэтикасы белән, эчке семантик, хисси-психологик поэтика аерып алмаслык бербөтен хасил итә һәм моның укучы хәтере-акылына. хисе-тойгыларына тәэсире бермә-бер көчәя. Ул гына да түгел өчәрле кабатлану эпизодларның сәбәп-мотивларында да чагыла Мәсәлән, иң элек. Ягъкуб кинаяле төш — Йосыфны бүре алганын күрә, икенче кат — кызы Динәнең төше Өченче кат — чын бүредән сорау алу Хәлбуки, бүре киная генә, чынбарлыкта ике аяклы бүреләр булуы укучыга ачык Шул ук рәвешчә Йосыф өч көн коеда кала. Зөләйха өч тапкыр төш күрә. Йосыфның агалары Мисырга өч мәртәбә икмәк алырга киләләр һ б ш. кебек өчәрле кабатлаиу саннар гармониясе бөтен ■*Ч> тукымасына салынган' Бу ли. курасы, шундые Зур „лиыы дастанны атлау һай башкару т„ Да кулай булгандыр Ьархалда номлы» «.багланыш - талык нжа- тыннан ук килә торган сыйфат Әсәрнең идея эчтәлеге сюжет-фабула колачы хикәяләү һәм композиция үзенчәлекләре. шигырь тезелеше теле һәй стиле - болар бөтенесе дә аның жанрын тулаем дастан (эпос) дип билгеләү момкинлеген бирә Әсәрнең тол юнәлеше — традицион мифологик сюжет кысасы момкинлек биргән кадәр - реаль кеше ил җәмгыять тормышын сурәтләүдән гыйбарәт, кеше гомерендә очрый торган табигый үсеш-яшәеш этапларын, каршылык һәм кыенлыкларны котылгысыз мәсьәләләр һәм конфликтларны, хис-өмет. кичереш һәм омтылышларны. ниһаять, аларның төрле баскычта, төрле очракта торле рәвешләрдә тормышка ашуын күрсәтүдән гыйбарәт Әмма дастан дип әйтү белән генә әсәрнең жанр хосусиятләре һәм жанрга бәйле үзгәлекләре тулы ачылып җитми әле Беренчедән дастан- термины бик гомуми, ул бик күп тирләрне үз эченә ала Икенчедән Кыйссамның эчтәлек Һәм форма тукымасында героик-эпик. тарихи-реалистик. лиро-эпик, романтик, хисси-лирик. ли- рик-психологик. җиңелчә скепсис тәнкыйть һәм юмор башлангычлары да теге я бу өлешчә урын алган Әсәрдәге ул үзенчәлекләрнең һәркайсын бәйнәбәйнә сый фатлап язарлык ийгезләр бар Әгәр берәү үзенең тикшерү объектына, ниндидер сәбәпләр белән, субъектив һәм берьяклырак килсә, ул әлеге башлангычларның теләсә кайсына аеруча басым ясарга мөмкин Чыннан да берәүләр аны днни поэзия жанры («пәйгамбәрләр кыйссасы«I дип карауны алга сөрә кайбер тикшерүчеләр исә мәхәббәт романтикасын гына күреп һәм әсәр исемен дә • Йосыф-Золәйха-га алмаштырып, «дөньяви гыйшык- сызыгын эчке хис-кичереш маҗараларын, рухи иркенлек мотивларын һ 6 купайтып күрсәтәләр. гүяки атеистик һәм ирекле тәрбия- максатыннан беренчеләргә каршы чыгалар, өченчеләр исә ХН-Х1П гасыр авторына хас була алмаган критерий куялар Хәлбуки. • Кыйссамның диапазоны киң. күптөрле Һәм күптөсле контекстка нигезләнеп тикшерә башлау белән идея-мәгънәви эчтәлегендә берничә планлылык (туры һәм күчерелмә мәгънәләр. киная-ишарәләр. мәгънәви акцент һәм кабатлаулар). тарихи-генетик тикшерә башлау белән төрле җирлек һәм дәверләрнең катламнары аерымлана башлый Без ис» Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» ын шч.-лри роман дип ти билгели алыр идек, чөнки монда дини-мнфологик элементлар белән бергә мәх<>6бәт романтикасы шактый урын алса да. әсәрнең топ идея эчтәлеге һәм проблематикасы үзәгендә иҗтимагый-тарихи. социаль-этик. гуманистик мәсьәләләр ята һәм сюжет панорамасында аларның күпчелеге тормыш-көнкүреш реализмы яссылыгында сурәтләнгән, ә кешелек өчен мәңгелек проблема булып торган социаль гаделлек һәм рациональ хуҗалык итү һәм идарә мәсьәләләре соңгы исәптә социаль утопия юнәлешендә хәл ителгән (һәм ул дәвердә башкача бирелүе мөмкин дә булмаган! Кол Гали әсәрен эпопея дип атау өчен ДӘ мөмкинлекләр җитәрлек Бел бу алмаларны әлега фараз-тәкъдим рәвешендәрәк җәмәгатьчелек алдына куярга уйладык Чонкн моңа кадәр кулланылышта йөргән поэма. дастан яисә романтик поэма дигән якынча билгеләмәләр безне инде канәгатьләндерә алмый, чонкн алар Кол Гали осорснец хосусиятен тарайтып күрсәУергә яьп үзгәргеп аңлатырга юл куялар Әйтик, моңарчы күбрәк «романтик поэма- дип билгеләү очраса да ул гомумән төгәл атама түгел. Әгәр романтизм юнәлешендәге әсәр дип аңласак Кыйссаи Йосыф «ның бу әдәби юнәлеш белән бәйләнеше юк хыялый хисем, эмоциональ дип аңласак. бу да аның төп атрибуты түгел. 6<р ягы гына, романтик («романик! • мәхәббәткә бәйле* мәгънәсендә дә кулланыла романтик поэма мәхаббэт поэма сы Тик әсәр мәхәббәт гаилә темасына гына кайтып калмый, автор да аны ЯосыфЗоләйха» дип атамаган бит Кыйссаның авторы Гали (яки Кол Гали! турында тарихта мәплүмат бик аз сакланган Ton чыганак әсәр үзе. аның йомгак бүлеге Гали Идел буе. Болгар иле төбәкләренең берсендә И83 еллар тирәсендә .(башка чыганак һәм исәпләүдер буенча инзинн елларда) туып жирл. мәктәп- мәдрәсәләрдә укыган булса кирәк Аннан соң урнашкан гадәт буенча белем эстәп читкә киткән Кәрван юллары аиы иң XV к Харәм-мгә алып килә ә айда <»хмәт Ясәви һәм Ш1ЫЦ шәкерте Сөләйман Бякыргани мәктәбенең чәчәк аткан чоры Бет иең автор, һәрхәлдә, күпмедер вакыт биредә укыган булырга охшый Аннан соң үзенә яңа остазлар азлап. Нишапур. Сүрия Кодтч- һәм Мәккә якларына сәяхәт иткән мәшһүр шагыйрь һәм галимнәр белән аралашкан хәким шаехларигң лекцияләрен тыңлаган Күп еллардан соң. туган иленә кайтып үэе дә мөдәррислек һәм иҗат белән шөгыльләнгән Авторның үзе хакында бик аз мәгълүмат калдыруы бүгенге кешегә сәер тоела Ләкин бу хәл борынгы әдәбиятның торышы — статусына бәйле: ул чакта әле авторлык хисе, хокукы хәзергечә булмый Авторлар күбесенчә гомуми традицион сюжетларга язалар. Шуңа күрә язма әдәбият фольклордан (ягъни кәгазьгә теркәлгән халык дастаннарыннан) бик нык аерылмый, иҗатчы автор белән башкаручы-им- провизатор арасындагы чикләр дә томанлы Кол Галинең вакытвакыт үзен дастан әйтүче-башкаручы кебегрәк хис итеп язуы шул күренешнең бер чагылышы булса кирәк Кол Галинең яшьтән үк көй-шигырьгә сәләтле, яхшы хәтерле булуы, болгар риваятьләрен белгән, угыз-кыпчак дастаннары белән сугарылган булуы хакында ышанычлы итеп әйтергә мөмкин, чөнки бу аның әсәр тукымасында көчле чагылыш алган Ул гына да түгел автор үзен гади халыктан аермый, алар җырын җырлый, алар көен көйли, шуңа да ул сарай шагыйрьләреңчә өстен катлауларны мактап багышлама язмаган, әсәрен ханәмирләргә тәкъдим итмәгән, ул. киресенчә. «Кыйс- са»ның азагын: «Сезгә, безгә ул (кыйсса) файдалы булсын инде!» — дип киләчәк укучыларына, әсәрнең язмышына зур өмет һәм ышаныч белән тәмамлаган. Буаның позициясе ныклы булуын, әсәр тукымасына сибелгән дөньявиреалистик. халыкчанлык. гаделлек, әдәп-әхлак һәм тәрбия карашларының бер-берсе белән тыгыз бөтен булып үрелгәнен раслый. Инде сорау туа. бу сыйфатлар авторга хас саф индивидуаль күренешме, әллә алар конкрет тарихи шарт белән, заман рухы белән дә сәбәпләнгәнме? 1212—1233 еллар арасындагы Болгар иленең хәрби-политик халәтенә күз салыйк. Монголларның беренче һөҗүмен уңышлы кире кагу гына ил иминлеген тәмам тәэмин итмәгәнлеге аңлашыла Болгар чикләрен монголлар һаман тынгысызлап торалар Түбән Идел. Җаектан. Саксин һәм кыпчак сахрасыннан агылып килгән качаклар да ил өстенә ябырылуы мөмкин афәтне искәртә Бу хәл. әлбәттә, җәмәгатьчелек фикерендә төрле караш һәм позиция тудырмый калмаган Ил. дәүләт, бөтен халык язмышы алгы планга чыгып, ватанчылык хисләре көчәйгән чакта, алдынгы карашлы акыл ияләренең халыкка мөрәҗәгать итүләре. Кол Гали кебек мәшһүр шагыйрь һәм мөдәрриснең дә шулар арасында булуы, һичшиксез, аның идеалларына туры килә Бу шартларда гомумхалык эпосы булып әверелгән «Кыйссаи Йосыф»ның роле- хезмәте янә дә күтәрелеп, актуальләшеп китүе соңгы аналогияләр белән дә расБу чорда, ягъни 1212—1233 еллар аралыгында «Кыйссаи Йосыф- кебек әсәр язылырдай бүтән төрки дәүләт, регион, җәмгыять булмавын Җ. Алмаз. Г Таһирҗа- нов һ б бик хаклы, ышанычлы һәм тәфсилләп исбат иткәннәр иде. «Кыйссаи Йосыф» кулъязмаларының башлыча. Урта Идел буенда таралуы һәм табылуы да шул ук нәтиҗәләргә китерә: димәк, әсәр Болгар-Казан җирлегендә иҗат ителгән. Идел буена монголлар килгәнче үк тәмамланган дигән сүз. • Кыйссаи Йосыф-та монгол элементларының бөтенләй очрамавы. 1236-40 ел фаҗигаләренең әсәрдә чагылмавы (дөресе—чагылыш алырга өлгермәве) әле ул чакта, 1212-32 елларда, Болгарның тыныч тормышта мөстәкыйль яшәгәнен, поэманың монгол яуларынача иҗат ителгән булуын раслый. Әгәр Кол Гали шул һәлакәтне кичергәннән соңрак яшәгән булса, бу хәлләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерми калмаган булыр иде Монгол яуларыннан соң Идел-Кама болгарларының шактый өлеше төньякка — Казан артына, төньяк-көнбатышка—Тау ягына, төньяк-көнчыгышка — Кама-Чул- ман. Нократ Иделе. Зәй-Иж-Ык һәм Агыйдел тамагына күчеп утыра. Кама аръягындагы элекке Болгар. Биләр, Суар җирләре ярым буш дала булып, монгол (соңра — нугай) урдаларының көтүлекләренә әйләнә Шул сәбәпле булса кирәк, хәзергәчә «Кыйссаи Йосыф»ның күпчелек кулъязмалары нәкъ менә шул болгар бабалар, аннан соңра казан татарлары (XVI—XIX) күчеп утырган төбәкләрдән табыла Кол Галинең ул заманда иҗат белән генә яши алмавы, бәлки укымышлылыгына. дәрәҗәсе, талантына тиң булган рәсми вазифа башкарган булуы аңлашыла Кол Галинең шул заман гыйлемнәр даирәсеннән киң хәбәрдарлыгы: ислам теологиясе, фәлсәфә һәм тарихы, телләр белүе, филология, гаруз һәм хокук гыйлеме, анатомия һәм табиблык (!) белән дә бик яхшы танышлыгы әсәр тукымасындагы күпләгән детальләрдән сиземләнә Бу аның күп җирләрдә сәяхәт итүе төрле халык тел. дин. культуралар белән якыннан аралашуы, алдынгы карашларны, көнчыгыш ре - нессансы — яңарыш рухын үзләштерүе белән аңлатыла. 1210—1212 елларда Кыйсса»ның башлангыч редакциясен тәмамлаганда, автор урта яшьләрдә генә (45-55) булгандыр ахры Әмма соңгы редакциясен эшкәрткәндә (1232-33), ягъни 20- 21 елдан соң) аның олы яшьтә икәнлеге ачык күренә. Ә 1236—1240 еллардагы сугышлар вакытында аның һәлак булуы да ихтимал Кап Галинең -Кыйссаи Йосыф- поэмасы — Идел буе язма әдәби традициясендә безгә билгеле булган борынгы әдәби ядкарьләрнең иң беренчесе һәм иң күренеклесе XIII гасыр башларында (1212—1233) язылган бу тезмә әсәр татар халкының һәм язма әдәби, һәм авыз иҗаты мирасында ныклы урын алып менә сигез йөз елга якын инде халкыбызның рухи дөньясын тәрбия итеп килә Болгар-Казан. борынгы һәм яңа татар әдәбиятының тарихи барышында ул бик күп әдәби талантларны илһамландырган. күп миллионнарча укучы һәм тыңлаучыга рухи азык биргән, гасырдан-гасырга күчә һәм күчерелә килеп, халык тормышы һәм культурасының аерылгысыз алеше булып яшәгән хәрәкәт иткән һәм әдәби-эсте- тик һәм тәрбияви функция башкарган Ул бүген дә яши һаман хәрәкәттә «Кыйссаи Йосыф-ка карата, күп кенә борынгы язма ядкарьләрдән үзгә буларак. «яңа табылган, әле ачылган* дип билгеләү туры килми Чөнки аның кайчандыр югалып, традициясе өзелеп, онытылып торганын яки кем дә булса табып әдәби әйләнешкә кертеп җибәргәнен тарих белми Идел буеның катлаулы тарихына карамастан. «Йосыф китабы*ның ике йездан артык кулъязмасы табылган булуы үзе генә дә күпне сөйли. күпне исбат итә1 Бу күзлектән борынгы әдәби әсәрләрнең бик сирәкләре генә аның белән ярыша алыр Шуңа күрә боек Тукайның -Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады Алар һаман да халык күңелендә * — дигән сүзләре -Кыйссам Йосыф* кебек әдәби ядкарьләргә карата бигрәк тә хаклы Бөек шагыйрь, боек әсәр үз җирлегендә генә калмый, ул күрше халыкларга да —әдәби, мәдәни, демографик багланышлар аша — таралып мәгълүм була, торә- бара халыкара дан казана, бөтен кешелек ячен кыйммәтле кадерле, актуаль мирас булып әверелә Кол Галинең • Кыйссаи Йосыф-ы белән дә нәкъ шундый ук хал аны күрше башкортлар татар әдәбиятының башка әсәрләре белән беррәттон укып килгән, казахлар комыклар аны үз телләренә тәрҗемә иткәннәр Кырымда һәм Кече Азиядә дә Кол Галинең кайбер эзләре табыла Терки телдәге беренче лирик-эпик поэма буларак, ул һар горки тел һам адабилт филологиясе өчен чшышгырмо чып- нах булып хезмәт итә ала Шул ук вакытта бу — «Кыйссаи Йосыф* гомумтярки әсәр, яки гомумторки әдәби тел ядкаре дигән сүз түгел чөнки XIII гасырда гомум- торки дәүләт юк. ул региональ төрки дәүләттә Болгардагы язма традицияләр җирлегендә иҗат ителгән һәм шунда гасырларча яшәп килгән Журнал укучыларга -Кыйссаи йосыф.ның безнең тарафтан хәзерге әдәби телгә салынган яңа варианты тәкъдим ителде һәр тәрҗемә — ул борынгы әсәрне аңлау, аңлатуда бер яңа этап дигән сүз Кол Гали иҗаты һәм әсәренең тирән мәгънә- ларе-серләре әле ахырынача ачыкланудан ерак Шуңа күрә аның яңадан-яңа гәрҗе мәләре һәм төрле яклап тирән фәнни тикшеренүләре киләчәктә дә булыр дип ышанабыз