Логотип Казан Утлары
Дастан

КЫЙССАИ ЙОСЫФ

Мәшһүр шагыйрь Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәре болгар-татар язма әдәби традициясенең чишмә башында тора. Әдәбиятыбызның иң әүвәлге сәхифәләре шушы әсәр белән ачыла. XIII гасыр башларында иҗат ителгән, татар халкының язма әдәби мирасында һәм фольклорында ныклы урын алып, сигез йөз елга якын халкыбызның рухи дөньясына даими тәэсир итеп килгән ул «Кыйссаи Йосыф». Ул һаман да халкыбыз тормышына нур һәм ямь биреп торган иң асыл әдәби җәүһәрләрнең берсе булып кала килә. Күпсанлы укучыларыбыз соравы буенча журналның бу санында гасырлар буе халкыбызның җан азыгы булган әнә шул бөек язмышлы әсәр тәкъдим ителә. Бисмилляһи-р-рәхмани әр-рәхим' (^Мәрхәмәт иясе ул рәхимле алла исеме белән• сүз башлыйм) Мактау, шөкер, дан булсын: ул бар вә бергә,1 2 3мөлке бетми торган даим ул мәүлягә,4мөлкәтендә11 мохтаҗы юк шәрикләргә5— аны мәңге бөек хуҗа дип белдек инде; Аннан соңра — аның дусты Мөхәммәдкә, ул сайланган рәсүлләрдән иң хөрмәткә, ике җәя” генә ул калган хак мәликкә — аңа бик күп мактау, алкыш булсын инде; Аннан — әүвәл Мостафаның8 сиддикына9 , мәгарәдә иң тугры яр булганына, гарь итмәгән, әзер торган ярдәменә — тугрылыгы барчасыннан артык инде; Аннан соңра янә Гомәр Хәттаб углы10, дөнья ара мәшһүр булды аның гаделе, йөз мең ирдән артык иде аның кадере — дүрт мең дүрт йөз мәсҗед бина кылмыш инде. Изге Госман"— шәһид киткән өченче яр, сыйфатларын Коръәндә яд иткән җәббар12, үткен гакыл бүләк иткән аңа гаффар12— җыйма Коръәнне хатасыз төземеш инде. Аннан соңра — Гали батыр13 , сәясәткәр, йөз меңләгән гаскәрләргә ул башгаскәр, мәшһүр аның үткен кылычы зөлфекар14— «Галидән дә батыр ир юк!» дирләр инде. Аның күңел парәсе иде ике егет, икесе дә ирдәм15 , тугры, кыю егет, берсе Хәсән, берсе Хөсәен 16— ике шәһид — яшьли көе җәннәт әһле булган инде. Аннан килеп барча тугры хәлифләргә, голяма1 вә табигыйннәр18, шәһидләргә, һәр өммәттән'9 олуг изге шәхесләргә — һәммәсеннән тәңре риза булсын инде. Аннан ары — бәхет иясе ул ирләргә, хак сөйгәне мостафаны күргәннәргә, һич ким түгел, утыз өч мең ияргәнгә — һәркайсын юл башлаучы дип белик инде. Әсәрнең текстын һәм аңлатмаларны филология фәннәре кандидаты Фазыл Фәсиев әзерләде. Кулъязманың журнал вариантын Җәүдәт Миңнуллин, Рәдиф Гатауллин редакцияләде. Тышлыкның беренче битендәге һәм текст эчендәге иллюстрацияләрне Татарстанның халык художнигы. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәх- мәтов эшләде. Әсәрне журналга әзерләгәндә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән түбәңдәге басмалар искә алынды: 2 Кол Гали. Кыйссаи Иосыф. Казан. 1983 (хәзерге әдәби телгә күчерүчеләр: Фазыл Фәсиев. Алмазия Нуриева һәм Әхмәт Исхак; махсус редакторы тарих фәннәре докторы, профессор Миркасыйм Госманов. нәшрият редакторы Рәис Даутов). 3 Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963. 4 Госман X. Борынгы төрки-татар әдәбиятының чыганаклары. Казан. 1981. Кереш Аннан сон бер күтәрелгән гыйлем кяне20. аның белән зиннәтләнгән ислам дине, анык-ачык беләсезме сез ул ирне — Сабит углы Ногман' ана дирләр инде, һәм һиммәтле дин башлыгы ирәннәргә. иман юлын, ислам нурын белгәннәргә, хакдан даим ирешсеннәр рәхмәтләргә — күп меңнәрчә афәриннәр әйтик инде. (Илһам алиһәсенә мөрәҗәгать) Мәрхәмәтле илаһыма сыенмый нишлим, рәхим итеп ярлыкавын өмет итим, теләгәнем булыш-ярдәм аннан көтим — теләкләрне үтәү аңа җиңел инде. Сиңа, тәңрем, сыенамын мин бер зәгыйфь, тәүфыйк өмет итәм синнән мин бе^> шәех, хәтеремне яктыртсана, иям лятиф*’ — кодрэтеңлә зирәк акыл бирсәң инде! Синнән уңыш үтенәмен мин зәгыйфь кол, сине дәлил тотканнар' ' тик башкара юл. әгәр уңыш бирим дисәң, кодрәтең мул — бу бәндәңә җитәкләүче булсаң иде! Мин зәгыйфең хикмәт таба юнәлдерсәң, киңәш-нәсихәт әйтергә син кандырсаң илһам шәмен күкрәгемә син яндырсаң зиһенем ачып, күңлем нурга балкыр инде Күңелемә фикер йөртмәк сәләте бир. кодрэтеңлә тел вә хикмәт куәсе бнр. мин зәгыйфькә илһам-тәүфыйк куәте бир — син кадирсең . «Бул!» дигәнең була инде Зиһенемнең сүлпәнлеген чишеп җибәр, күкрәгемә хикмәт төшен сачеп җибәр, миңа уңыш капуларын ачып җибәр — гакылым — саф, телем татлы кылсаң инде. Уңыш бирче хикмәт юлына кайтырга, гакыл колларның хәтерен баетырга. Йосыф нәби*" әхвәлен төгәл әйтергә гыйльмем камил, телем нәфис кылсаң инде Ул Йосыфка хәлләр ничек килгәнлеген, кардәшләре аңа ниләр кылганлыгын. Мисырда олы хөкемдар булганлыгын — назым белән әйтием. аңлагыз инде. Бу дөньяга килгән иде Йосыф нәби. атасы аның хак сөйгәне Ягъкуб нәби, бабасы исә Исхак нәби — дин табибе. алла дусты Ибраһимның углы инде' . Моннан соңра хикмәт таба кичәрмен дим. гөл вә рәйхан, энҗе-мәрҗән сачәрмен дим. газиз Йосыф әхвәлләрен ачармын дим — мөэминнәргә * гыйбрәте күп, аңла инде. Кыйссалардан, хикмәтләрдән күркәмлесе, ялыкмастан тыңлау өчен иң тәмлесе. Коръәнгә дә шиксез аның кергәнлеге — ошбу кыйсса Фатиха икәнлеге мәгълүм инде. ’ Пиртла Махамнад * веронче халифа Эвувахор ну»- 1 г' Икенче халифа Өченче халифа 'ҖиАер итуче Кам «афу игуч» '• Па*>амАар суаен ншетеп тан пиаручылар "Дни Манига», и иллит Казылма чыганак, холина ' Ягъни Эву Ханифа галим "'виредо ирдвычел ''Алла иркгиа тапшырылу "Туендыру " Кодратлесен '* ПаНгамвор ил олысы ’Ягъни кыскама шажармт ймсыф Нтъиув Исхай ИАраһин ' Ышанган иман иАул нтван Газиз Йосыф тәмам унбер яшәр иде, Ягъкуб нәби итәгендә йоклар иде, йокысында бер гаҗәп төш күргән иде — төш мәгънәсен атасыннан сорый инде: «Туар кояш2 , тулган ай һәм унбер йолдыз сәҗдә кылдылар3 төшемдә миңа төп-төз, бу төшемне шулай күрдем һич гөмансыз — йә, әткәем, моңа юрау әйтче инде. ♦Бу төшемнең бир мәгънәсен миңа ачып4 , ахыр хәлдә ни буласын әйтеп анык, күрекле тәгъбир5 белән миңа бир аңлатып — бу төшне син изге уйлап юра инде.» Ягъкуб уйлап, Йосыфның төшен тәгъбир кыла: «Мәгънәсе бик — диеп әйтә — котлы килә, ярдәм итә синең өчен кадир мәүля — сиңа гыйззәт, бөеклекләр күренә инде. Өмет бар ки, тәңре сиңа биреп мөлкәт, кодрәт белән насыйп итәр бик күп нигъмәт, кардәшләрең бөтенесе итәр хөрмәт — унбере дә сиңа хезмәт итәр инде. Бөтен дөньяга исемең мәшһүр булыр, мәшрикъ', мәгърип олуглары сине белер, кыямәткә тиклүк атың мәңге калыр — бабаларың дәүләте8 күренә инде. Олуг исем — пәйгамбәрлек алачак син, һәм дә мәмләкәт иясе булачак син. шатлык, рәхәт, сөенечләр табачаксың — бу төшеңнән зур бәпәкәт күренә инде. Әй, угылым, инана күр шиксез миңа, бу төшеңдә солтанәт5 күренер сиңа, мактау-шөкер, рәхмәт укы сөбханыңа — ул сиңа күп игелекләр кылыр инде. Әмма ләкин әманәтем — яхшы тыңла: һичбер кемгә бу төшеңне мәгълүм кылма, кеше-кара кинә тотмасын, шуны уйла — адәмнәргә шайтан дошман булыр инде. Кирәкмәс кем, бу серләрдән хәбәр алса, кардәшләрең бу төш асылын әгәр белсә, алар сиңа шуның өчен хөсет 10 кылса — моның башы безгә михнәт булыр инде». (Сернең ачылуы) Япькубның һәм бар иде бер үги кызы, ул ишеткән бу икенең ошбу сүзен, (гайбәтләрдән сакласын бер ходай үзе) агаларына барып ул әйткән инде. «Кардәшегез Йосыф кичә бер төш күргән, унбер йолдыз, ай. көн аңа сәҗдә кылган, Ягъкуб-ата котлы, изге юрау биргән — мин ишеттем: яхшы мәгънә әйтте инде». Кардәшләре11 моны ишетеп кинә кылды, көнчелек вә үчлекләре өстен булды, һәр кайсының башына гүя кайгы яуды__________ җыйлып бергә явыз ният кора инде. «Әгәр ул төш, дип. җиренә килер булса, Йосыф олы падишаһ ук булыр булса, һәммәбез дә аңа хезмәт кылыр булсак — бу бит безгә каты гарьдер!» диләр инде. «Без Йосыфны яныбызга өндәп алыйк, ни төш күргән, әйтеп бирсен, сорап карыйк, шуңа лаек берәр чара эзләп табыйк — бу әхвәлнең чын дөресен белик инде!» Өндәп анда ул Йосыфны китерделәр, ун карендәш егълашынып утырдылар, түбәнчелек белән барсы үтенделәр: «Ни төш күрдең, безгә әйтче!» диләр инде. Йосыф төшен ал арга тик әйтеп бирми, ата сүзен бозарга һич кабул күрми, җуепяшереп ялган сүз дә ул сөйләми — хәйран булып, аптырап ук тора инде. Кардәшләре җөмлә аягүрә торып, икәү-икәү килде янә сораү биреп, катлы-кабат һәммәсе дә күп ялварып — һәр бересе түбәнчелек кылыр инде. «Күргән төшең, диләр, бездән яшереп торма, гөмансагыш эчендә син борчылып йөрмә, әй. карендәш. безне болай дошман күрмә — нинди юрау кылды, әйтче серең инде?!» Кардәшләре хәтерен ул калдыралмады. яшереп-җуеп бүтән хәйлә әйтәлмады. тугры иде. һич ялган сүз сөйләмәде — чарасыздан ачып бирде серен инде. Моны ишеткәч, баягыдай булмадылар. Йосыфка инде ышаныч кылмадылар, күргән төшен раст диеп белмәделәр: «Хакыйкатьтә бу төш ялган!» диләр инде. •«Без сәхрәдә көне-төне мал көтәбез, елкы-сыер. куй куып имгәк итәбез. ә Рәхиләнең Йосыфы сез ишетәмсез — төшләр сөйләп үзен артык сөйдерә икән! Әйдә барыйк атабызга, сөйләп карыйк, ул Йосыфны атабыздан теләп алыйк, алыпилтеп берәр төрле гамәл кылыйк — йә үтерик, йә еракка сатыйк инде». Атабызның каршында без калыр идек вә һәмишә'‘ сөеклесе булыр идек, атабызга яхшы тәрбия кылыр идек — без өлкән дә. хөрмәтле дә булып инде. Хәзер исә аны бездән артык сөя. күрмәдисә аның йөзен, артык көя. мирас бирсә Йосыфка ул артык бирә — икеләтә бездән артык сөя инде. Сәлам биреп, хөрмәтләп аңа килделәр, шәфкатьле йезчырай биреп сөйләделәр. Исраилдән Йосыфны бик теләделәр; •Безнең белән ул да барсын» диләр инде • йусефең. дип. безнең янга сәйран чыксын, безнең белән куй катында уйнап йөрсен, фәһме артсын, күңелләре бер ачылсын - кичен янә хезмәтеңә кайтыр инде. Төрле җирләр, агар сулар — барын күрсен, йөрен яшел сәхрәләрдә чәчәк җыйсын, күргәненнән сезгә килеп хәбәр бирсен — ул сөйләр вә сез тыңларсыз», диләр инде. Ягькуб моны ишеткәч бик сагышланды, күңле кайгы белән тулды, бәгъре янды. КамАнтыш ■ Б«*амк бора кот ' Баси даром*, адлыкдра “ • I ЯКуда Раунд Шан •" Лиан Ролдун Л*и Л«" Яфсал Жаду» ИаЛУа Ажир Качмма ИАя» Яна- Л«>.»«аУ уд МК«> Лиргда AJMMM* ft»« әүвәл бер төш күргән иде, исенә алды — рөхсәт бирми, Йосыфны җибәрми инде. Аларга әйтә: кичә бер төш күргән идем, төшемдә, ди, унбер кузый көтәр идем, көтә идем — бересен тик мин алдырдым — бүре килеп кулдан кабып алды инде. Алар исә: «Йосыфны, ди, нык сакларбыз, энебезне ник бүредән каптырабыз, бетерәбез, дөнья бүресен кырабыз — Йосыф өчен, ва-аллаһи!» диләр инде. «Бу эш,— диеп Ягькуб әйтә,— алай булмас, сезнең белән, ди, Йусефем ай-һай бармас, андый эшне күңелем һич кабул кылмас — ул юк исә җаным тынгы тапмый инде!» Аннан килеп Йосыфны алдадылар: «Атабыздан үзең рө.хсәт ал, диделәр, син сәйранга безнең белән бар, диделәр — гөл-сачәктә кошлар кунып сайрый инде!» Йосыф әйтә: «Рөхсәт бирсәң, үрә торыйм, олы агаларым илән анда барыйм, сәйран иткән сәхрәләрен үзем күрим — кичкә янә хезмәтеңә кайтыйм инде». Тик әткәсе «Йусефенә» рөхсәт бирми, беравык та айрыласы аннан килми, алданганның күңле купкан, тынгы белми — муенына сарылып ук сорый инде. ♦Йа, әткәем, яратасың мине, беләм, яратуың дәлилләрсең тик ни белән, айрылмаса сүзең синең гамәлеңнән — агаларым белән мине җибәр инде». * Ишетеп моны башта аягүрә торды, аннан Йосыф аягына ул егылды: «Йа, Йусефем, хак хөкеменә риза булдым — ничек сүзең тыңламыйча куйыйм инде! ♦Иртән агаларың белән җибәргәнче, бәгыремә кысып сине бер сөйимче, туйганчы һәм күрекле йөзең бер күримче»,— диеп егьлап бөгелеп җиргә төшәр инде. Каза килер булса, күзең ул сукрайта, акыл күзе томалана, эш чуалта, илаһыдан хөкем килсә, көймә бата — һичшиксез ки, аның хөкеме була инде. Мескен Ягъкуб бу чарага риза булды, җибәрергә дип Йосыфны күңел куйды, һәм тел язып, улларына вәгъдә кылды: «Иртә белән бәлкем барса барыр инде...» «Иртәгә, ди, Йусефемне болай илтәсез, юл буе сез нәүбәтләшеп күтәрәсез, яхшы тәрбия, кадерхөрмәтләр итәсез — үзе пакь һәм күңеле шат булсын инде». Исраилдән моны ишетеп сөенделәр, ун карендәш янә бергә җыелдылар: «Үтерәбез Йосыфны, дип ант эчтеләр, фетнәсеннән котылабыз!» диләр инде. «Аннан кайтып атабызга без килербез, һәммәбез дә егьлашып аһ килербез, бүре ашады Йосыфны, ваһ диербез — атабыздан битәр зари кылып инде. Аннан дүнеп, хатабызны без танырбыз, гөнаһны икърар итеп, табынырбыз, һәр даимән гайбадәттә булынырбыз — тәүбәбезне тәнре кабул кылыр инде». Ул төн кичте, ярен янә иртә булды, ун карендәш иртә таннан үрә торды. Исраилгә килеп барсы сәлам бирде — йомшак сөйләп Йосыфны сорыйлар инде. Моны ишетеп. Ягъкуб нәби «барсын» диде, егьлый-егълый үзе урыныннан торды, үз кулыннан Йосыфының башын юды — майлап-тарап озын чәчен үрер инде. Үз кулыннан су эчерде, аш җидерде 4 , иңнәренә төрле төсле тун'5 кидерде, күлмәкләрен җофар белән исләндерде — күзләренә сөрмә нәфис тартты инде. Ибраһимның чалмасын башына чалып. Исхак бабасы кәмәрен 1 '’ биленә буып, кәрзиненә төрле азык-ризык салып — күн сабага сусынга су коеп инде. Тапшырды ул Йосыфын үбә-коча (алды алар кулдан-кулга, очтаночка): «Кайтыгыз, ди, бүген берүк калмый кичкә — аһ, ул кичләр кайчан килеп җитәр инде?! Әманәтем — Йусефне саклап йөртәсез, нәүбәтләшеп иңегезгә күтәрәсез, һәр берегез яхшы тәрбия итәсез»,— дигән сүзләр белән озатып кала инде... •Диде алар: «Кабул иттек бөтен сүзен, кайгырма ки, яЛгызлыктан бүген үзең (тамашабыз Йосыф булсын бу көн безнең) — кояш баймас, хозурыңа килер инде». •Ягъкуб күзендә Йосыфны Pay ил алды, соң Яһүдә, аннары,соң — Шәмгун алды, иңнәренә алып алар кйтеп барды — Ягъкуб елап, аһлар орып калды инде, •Ул Йосыфын озатарак бераз барды, бер таучыкның түбәсенә ашып бакты, бер өзлексез күддәреоңән яше акты — колынын җуйган тәвәдәй иңрәр иде. •Канчан Йосыф карасы күренмәс булды. елап-еРһлап өенә таба ул борылды. •Ярабби, йусефне тапшырдым, диде — мине фиракъ ' утында яндырма инде». •Кайчан Ягъкуб күзеннән ки алдылар, шул җирдә Йосыфны иңнән салдылар... Ягъкуб әле һаман юлга карап ала: күренми шул угланнары ни чак кара; бик дәртләнеп Йосыфны алар алып бара — шулчак Динә елап чыгып йөгерә киде. Ягъкуб әйтә: «Кызым, кая йөгерәсең, ни сәбәптән ике күзең яшь түтәсен, йөгерсәң дә йүсефка син җитәлмәссең агалары тамашага илтә инде*.. Динә кире борылмады йөгереп җитте, җитү белән Йосыф кулын килеп тотты: •Әйа. йусеф. кайтыек!» дип күп ялварды кардәшләре читкә борылып пошыныр иде. Ярлы' апасы ялварадыр — Йосыф кайтмый (туганнары пошынганын ул аңгартмый) — Динә һаман кулдан тарта, асла куймый инәләдер: «Әйа, Йусеф, кайтыйк инде!» Аны шулчак җәһәт алып күтәрделәр, бер кашлакның түбәсеннән ашырдылар; Ягъкуб мескен карый һаман елап зар-зар — Динә дәхи елый-елый кайта инде. «Йа, әткәем, ди, мин бераз яткан идем, үксеп-үксеп йокымнан уянып киттем, аһ. төшемдә мин ун явыз бүре күрдем — кулыбыздан Йусефне талыйлар инде!...» Ягъкуб күңлен чолгап алды авыр кайгы, бу хәсрәттән аның тәмам йөзе сулды, биргәненә Йосыфны пошаман булды — икесе дә үкенеп аһ-зар егълый инде. (Йосыфның җәбер-җәфа күргәннәре) Йосыфны бер тау-түбәдән ашырдылар, аннан ашкач, этеп җиргә төшерделәр, азыкларын эткә биреп ашаттылар — күн сабадан суын да түгәләр инде. Мескен Йосыф яннарыннан җәяү җилә, кардәшләре үч иткәнен инде белә, башына аның төрле шомлы уйлар килә — гөман белән хәлнең асылын сорый инде: «Әйтсәгез лә, әй туганнар — өмидләрем, ничөн болай итенәсез, газизләрем, нидән мондый ниятегез, кардәшләрем — сезнең алда ни гайбем бар?» дия инде. Әйтә алар: «Син бер ялган төш күргәнсең вә әткәйдән аны изгегә юраткансың, хәйлә белән сөеклесе син булгансың — бу көн шуның җәзасыдыр, бел син инде!» Мескен Йосыф елыйелый, ардым диер, сусызлыктан бигрәк хәлсез калдым диер, аякларым бик авырта, талдым диер — кардәшләре ишетми дә бакмый инде. Ул Шәмгунга сыеныр исә — каршы каба, Рауил-явыз төя-төя чәчен тарта, бүтәннәрнең моннан битәр үче арта — һәр бересе сугар өчен куа инде. •Күзләренә багып, тилмереп карады, тик берсе дә кызганмады, аямады, аяу түгел, килеп-килеп яңаклады: «Ялган төшең ярдәм кылсын» диләр инде. ♦«Ачыктым — аш, сусадым — су бирегез, ди, агаларым, миңа шәфкать кылыгыз, ди, аякларына егылып ук ярдәм эзли — «Ялган төшең ризык булсын!» диләр инде. •Уйларының явызлыгын аңлап алды, олы агасы Рауилгә сыенмак булды: «Коткар мине болардан. дип күп ялынды — Атам кебек агам бит син», диеп инде. (!..)• •һичбер яхшы сүз Рауилдән алалмагач, Шәмгунга карап тилмереп, зар егълады — ул бәгырьсез аны чалт-чалт яңаклады — Йосыф җиргә әйләнеп үк төште инде. •’ Мескен • Кайбер остама тезмәләр кыскартылды (Агалары һәм шайтан) •Йосыф каты өн салып елый башлады. Яһүдәнең аягына килеп ауды: «Миһербаным син барсыннан — дип ялварды — мескин энең аясаң ни була инде?!» •Шул сәгатьтә килеп керә әллә кайдан, туганнарның арасына мәлгунь шайтан. үч учагын сүндермәскә өсти утын — аларны ул яман юлга тарта инде: «Ул ялганчы угланны сез үтерегез, ялган төшнең юравын тиз бетерегез.— җәзагызны җиренә сез җиткерегез» — Иблис килеп, шулай коткы сала инде. ♦Моны ишетеп, үчлекләре битәр булды, ачулары аның саен үсәр булды. газиз җаннан Йосыф өмет кисәр булды — эшнең ахры ни буласын сизә иңде. (Йосыфның агаларына әйткәннәре) «Минем татлы җанымнан сез туйдыгызмы, мәлгунь Иблис коткысына оедыгызмы, яисә булган үчегезне куйдыгызмы — туганлыкны кистегезме миннән инде?! Касед"' кылгач, инде мине үтерегез, тулган айдай йөземне һәм сулдырыгыз, әткәйгә тик ничек хәлне белдерерсез — сорар исә җавап бирү кирәк инде». Исраилне хәсрәт утына куясыз, хәсәд 1 белән аның бәгърен көйдерәсез. Әй кардәшләр, белмисезме тәңрене сез — мондый эшне ул һич мәгъкуль күрмәс инде. Хәлем мөшкел, тәнем яра, гамьле күңлем, көтмәгәндә бу михнәткә төштем мәхзум, аһ, аяныч, атам Ягькуб калды мәхрүм — моннан ары мине канда күрә инде? Үзем сиддикъ. атам Ягькуб, бабам Исхак, туиннарым җәфасыннан тәкатем такъ, унавысы хәсәд кылды миңа нахак — явыз касед кылды барысы миңа инде!» Моны ишеткәч. Шәмгун каты зәһәрләнде, пычак тартып Йосыф өстенә кизәнде, үткен пычак ялтыранып һөҗүм кылды — Йосыф күреп, каһкаһәләп көлә инде •Әй, син Йосыф!— диде Шәмгун — нидән көлдең? Үткен пычак күрүгәме син шат булдың? Моннан элек егълап бик күп зари кылдың - бу көлүен серен безгә аңлат инде!» Йосыф әйтә: «Өлкәннәрем, мин көлгәнем — өйдә чакта бер уйфнкер кылган идем; инде беләм тәкъдирен ул Сөбханымның — без колларның уе тугры килми инде! Уйлый идем, гайрәтле ун кардәш барын, ул баһадир, ул мәһабәт туганнарым, әзер чакта минем бу арысланнарым кайсы дошман миңа тияр, диеп инде Аһ, иң каты дошман миңа сез булдыгыз, миңа нахак авыр җәфа сез кылдыгыз, ахры, миннән гаеп-хата ни таптыгыз?— бу гыйбрәтне тыңларга бер ярар иде. Өйдә чакта мин бер ваем кылган идем, сезнең хакта бераз шиккә калган идем, янә дүнеп ул фикремне куйган идем — «Кардәшләрем нигә тисен!» диеп инде. Менә хәзер ул гөманым килде анык: тәнем-саным яралыдыр, рәнҗем артык, изгеләргә ошбу эшләр булмас лаек — мондый эштән саклану яхшырак инде. Әмма ләкин сезләр мәслихәт күрсәгез, мин үлүдән морад хасил була дисәгез, әгәр минем йөз мең җаным булыр исә — бөтенесен сезгә фида кылам инде!» (Яһүдә Йосыфны яклый) Бу сүзләрдән Яһүдәнең җаны көйде, аяу хисе кайнап чыкты, бәгъре янды, яман эштән кире дүнеп тәүбә кылды — «Үтермәгез Йосыфны!» дип әйтә инде. Сузылып тиз Йосыфның уң кулын ала, аны үзенең итәгенә сыендыра, явыз үчтән аны шулай саклап кала — карендәшлек шәфкатен күрсәтеп инде. Касед итеп кайчан тугызы кул тигерде, Йосыф мескен Яһүдәдән шәфкать күрде, (аяулы итте ул балага аны тәңре) — ачуланып Яһүдәгә, диләр инде: —«Син, Яһүдә, антыбызны ничөн боздың? — Ни сәбәпле шартыбыздан кире дүндең? — Ни дип аны аядың, шәфкатьле булдың? — Вафасызлык күрсәттең син безгә инде!» Яһүдә әйтә: «Бу эшегез дөрес булмас, карендәш карендәшне һич үтермәс, моны кылган тәңредән һич тынгы күрмәс — иң яхшысы — тәүбә кылып дүнү инде! Тәңре күрер, үчлек белән каныксагыз, ахирәттә кыен килер, кан түксәгез, оҗмах биреп, тәмуг утын сез алсагыз — мәңге тәмуг кисәве буласыз инде. И кардәшләр, ошбу эшне сез кыласыз — атабызның каргышына тап буласыз, шиксез тәңре рәхмәтеннән айрыласыз: ул нияттән кайтып, тәүбә кылыйк инде. Моның олы бабасы иде мәшһүр Хәлил24, утка аткан аны ул Нәмруд25-җаһил2ь , ут эчендә саклап калган аны җәлил2 ' — аның өчен утны бөстан2 " итеп инде. Аннан аңа вәхи2 иңрән: «Әйа, Хәлил!» Ибраһим колак салган, биреп күңел: «Минемчөн... сөйгән углың... корбан биргел»,- дигән өннәр аңа ишетелгән инде. Ибраһимга ул ялкын һич кагылмады, Исмәгыйльгә ул пычак зыян кылмады. Хак1 " мәүляга Ягъкуб һич гөнаһ кылмады — сезгә дә тиеш тәңредән курку инде!» Аның сүзен асла колакка алмыйлар, тәүбә-тәүфыйк юлына һич борылмыйлар вә ахирәт газабыннан курыкмыйлар — тугызы да Йосыфка үч тота инде. Яһүдә аларга тәэсир кылалмагач. үгет белән асла киртә булалмагач. кулларыннан Йосыфны йола алмагач — чарасыздан аерым әмәл эзли инде. «Алайса, ди. моңа тимә, үтермәгез, кардәш канын өстегезгә күтәрмәгез, һич булмаса. бер коега төшерсәгез — йә ул үләр, йә еракка китәр инде...» Бу әйткәне аларга бик ярап куйды, сүзен аның һәммәсе дә кабул күрде, бу әмәлгә жөмләсе һәм разый булды — Йосыф мескен ялварыплар елый инде. Ошбу кое борынгыдан калган иде, аны әүвәл Гад кауме! казыган иде, төбе тирән, суы бик ачыган иде — аның суын кеше эчмәс иде инде. Тора-бара ахры аның суы кипкән, елан-чаян җыелып аны оя иткән, төрле-төрле кортлар анда тулып беткән — нинди генә хәшәрәтләр анда инде! Бер дәрвиш купкан икән ул заманда, Йосыф күркен белгән укып китапларда, аның киләсен белдергән халыкларга — ишеткәннәр гаҗәепкә калган инде. Китаплардан бу әхвәлне анык белеп, күңеленә аны күрү хыялы килеп, халикына бик күп дога, сәҗдә кылып — ошбу дәрвиш озын гомер теләр инде. (...) Халиктан аңа вәхи-рөхсәт иңгән: «Әгәр син, дип, Гад коесына барып керсәң, анда Йосыф килгәнен син тәмам көтсәң — сиддыкымның җәмален’ күрерсең инде». Килә, керә ул дәрвиш Гад коесына, көнен-төтен сәҗдә кыла тәңресенә, гомер бакый дога кылып буен сона — бар теләге ул Йосыфны күрү инде. Ә ризыгы һәр кичәдә бер нар' иде, алдында һәм нурдан кандил янар иде, гомере исә мең ике йөз яшәр иде — ниһаять, ул Йосыфны һәм күрде инде. (Йосыфны коега салулары) Алар Йосыф биленә бау тактылар, үзләренең күңеленә ут яктылар, «Шул коега ташлыйк!» диеп җан саттылар — ялварды исә һәр кайсысы сүгәр иде. ♦«Минем берни языклы эш кылганым юк, моның кеби айруклы төш күргәнем юк’, моның кадәр гаепле һич булганым юк»— мескен Йосыф шулай дип ялвара инде. Алар Йосыф аһзарына бакмадылар, багу түгел, колакка да алмадылар, Яһүдәнең киңәшен дә тотмадылар — тарыгудан ачулары кайный инде. ♦Йосыфны сөйрәп-өстерәп китерделәр, Гад коесының өстенә күтәрделәр, ага күзеннән мескеннең канлы яшьләр — кардәшләре күрми, исе китми инде. «И кардәшләр, дия. мине иңрәтмәгез, шайтан сезне аздырадыр — иярмәгез, киемем суеп, тәнем ачып гарь итмәгез — ата хакын, кардәш миһрен саклагыз инде. Бу көн үлсәм, кая миңа кәфен кирәк, инде миңа кәфен булсын ошбу күлмәк.» Агалары каты бәгырь, суык йөрәк — күлмәген дә тәненнән суйдылар1 ' инде. ♦«Андаен сүз,— диешәләр,— безгә әйтмә! — Ай-Һай, Йосыф, бездән рәхим-шәфкать көтмә! — Ай һәм кояш, унбер йолдыз әнә күктә... (ягъни: шулар ярдәм итсен диләр инде). II бүлек. Иосыф коесының сыйфатлары Биленә бер бау урап китерделәр, ул Йосыфны тар коега иңдерделәр, шәфкать кисеп, йөзләрен дүндерделәр — берсе килеп, бавын чабып өзде инде!.. Йа. илаһем,— диде Йосыф,— кәрим мәүлям. бичаралар өмите син. рәхим аллам, калмады һич ышанычым кардәшләрдән — мина ярдәм син кылсана үзен инде!» Моны ишетеп агалары елаштылар, искә төшереп аллаһыны шаулаштылар, җыенысы күп догалар кылыштылар — _ «Илаһыбыз. ярдәм синнән!» диеп инде. Бичаралар таянычы — улдыр рәхман'. ирке белән Җәбраилгә бирде фәрман: «Ирештер, дип, Йосыфка тиз булыш-ярдәм — һәм рәсүллек сөенечен күндер инде». Фәрештәләр башчысы ул мөхбир хәзрәт, кадир аңа бүләк иткән шундый куәт: очты Йосыфка - иреште шул ук замат. суга җитми аны тотып калды инде. Диде ана Җәбраил: «Әй. йосыф-сиддикъ, мәүляң сиңа күндерә сәлам, игелек, сөенчең зур: сиңа бирә пәйгамбәрлек — бу дәрәҗәң хуш-мобарәк булсын инде». Йосыфка очып Җәбраил килү белән, ул хәбәрче фәрештәне тану белән, хак сәламен, сөенечен алу белән — боек күңеле куанычка тулды инде. Кое төбендә бик олы бер таш бар иде. Җәбраил тиз ул ташны өскә чыгарды, су өстендә батмаенча калкып торды — Йосыф килеп анда җайлап утыра инде. Ул таш ана хәтфәдән дә йомшак булды, хак тәгалә шулай ярдәм-шәфкать кылды. Йосыфның яктысына кое тулды — тирә-юньгә нуры балкып чыгар иде. Хак тәңредән Җәбраилгә әмер булгач, шул мизгелдүк оҗмах таба сәфәр кылгач, яхшы кием, азык-төлек алып килгәч — Йосыф киенеп, тәмле ризык ашый инде. Хөллә киде . азык капты, шөкер кылды, йөзләрендә йөз мен төрле нур балкыды, өстәвенә Җәбраил нуры һәм кушылды — җирдән күккә нур сузылып агар инде. Ул карт дәрвиш аягүрә торып килде, үз күзе белән Йосыфны шунда күрде, күпме еллар көткәненә бу көн ирде — күрешү белән хакка шөкер әйтер инде. «Әйа. Йосыф — диде дәрвиш кайгырма әле. күңелеңне кардәшләрдән аерма әле. аларга явыз дога син кылма әле» — Йосыф әйтә: «Үз әхвәлен сөйлә инде!» •китаплардан укып. ди. васфең белдем, белү белән үзеңне хас күрмәк булдым, мен ике йөз ел тәмам мин сәҗдә кылдым — ул морадым бу көн хасил булды инде», һәм дәрвиш карт Йосыфка үгет бирә. Йосыф аның әйткәннәрен кабул күрә. шул дәкыйка14 ул дәрвишкә әҗәл килә— янә кайгыхәсрәттә ул кала инде. (Җәбраил һәм Йосыф) Мәүля-җәлил Җәбраилгә бирде әмер: «Бар. Йосыфка тагы да син. йа Җәбраил, җиткер сәлам, игелегем, үгетләр бир — күңеленнән кайгы-сагышын юсын инде. Коедан ул чыгарылгач сатыласы, аннан соң да нахак яла күп буласы, янә килеп зиндан эченә салынасы — һәр хәлендә йөртүче1 ’ мин булам инде! Аннан соңра кыеннардан котылдырам, хакыйкатьтә атасына кавыштырам, дәүләтен һәм мал-мөлкәтен мин арттырам — таҗ вә тәхет, Солтанәтләр"’ бирәм инде. Үч кылганнар аңа хезмәткә килерләр, алар гаять хурланырлар, гарьләнерләр, пошаманга калып, тәмам үкенерләр — Йосыф — олуг, алар гамьле1 ' була инде! Шулук сәгать Җәбраил анда килде, бу әхвәлне, сәламнәрне ирештерде, Йосыф хәлне төшенү белән шөкер кылды — казасыйа риза кулын бирде инде. * Мизгел ' Ягъни язмышын билгеләүче Бирел» олылык ларәжэ ' Kaftгы-хәсрәтле үкенечле Алар китә, кич булгач, өйгә кайтып, бер бәрәнне бугазлагач берсе тотып, канын Йосыф күлмәгенә болгаштырып — аһ-ваһ килеп, егьлашып кайталар инде. Юл буенда ялгыз агач тора иде. Ягькуб аның төбендә утыра иде. һавадан ерактан бер тавыш килде — тыңлады исә, «Җитме-еш-ш!» дигән кебек инде. Ягъкуб уйлый: «Аһ, бу житмеш көнме икән, һай, аяныч, юкса житмеш аймы икән — әллә исә житмеш үк елмы икән — кичегүе йусефемнең?!» диеп инде. •Үзе карый: кай яктан өн-аваз килә, фирак уты йөрәген талый, бәгьрен телә, елап-инрәп юл өстенә күзен тегә — Йосыфымны күрмәмме, дип эзли инде. Күңеле тарыгып, егьлый-егьлый өйгә керде, улларыннан шикләнеп ул гөман кылды, явыз үчлек иткәннәрдер диеп белде — намаз-ниязын да иңрәп укыр иде. Угланнары елашырга ант иттеләр, якын килгәч өйгә, үкреп яшь түктеләр: •Абау алла Йосыф!» диеп аһ иттеләр — «Вай, алдырдык бит Йосыфны!» диләр инде Ягькуб ястү намазыны укый иде. угьланнары өйгә егьлап кайтып килде, колагына каты елау өне керде — ашыгып торып, каршыларына чыкты инде. Аны күргәч, елау-иңрәү битәр булды, һәммәсе киемен ертып, чәчен йолды, һәрбер«*се Йосыф өчен аһ-зар кылды - «Ай. Йосыфны алдырдык шул» диләр инде. Моны иштеп, Ягькуб картның акылы шашты, бер аһ килеп бөгелеп үк җиргә төште, моны күреп, балалары кайгырышты • Ай, үкенеч, хата кылдык!» диеп инде. (...) Ул төн кичте, ярен тагы иртә булды. Ягькубның ис-акылы башына килде, угьланнарын дәштереп янә сорады: • Кая минем йусефем!?» дип ачыныр инде. Угланнары елын-елый жавап бирде • Барыбыз да тик берәр ук аткан идек, укларыбыз алырга дип киткән идек — Йосыф калды әйберләрне саклап инде. Без килгәнче аңа авыр каза тигән, аһ. ул җиргә бик явыз бер бүре килгән, шул бүредер, ахры. Йосыфыңны жигән»*.— диеп әйтә аңа алар жавап инде. «Әгәр шулай.— диде Ягькуб,— булган булса, йусефемне бүре һәлак кылган булса, әгъзасыннан берәр нәрсә калган булса — китерегез миңа аны табып инде! Табыгыз, ди. кәфен сарып, гүр кылырмын, өстенә бер нәкышләп бина корырмын, у »см даимән йусефка яр булырмын - гомерем бакый аның өчен кичсен инде» Җаваплары «йа. атакай, күп карадык, уныбыз да ул тирәдән күп арадык . Ill бүлек. Йосыфның агалары өйгә кайта әгъзасыннан бер һичнәрсә табалмадык — бүре явыз барысын кабып киткән инде!» Канлы күлмәк берсе куйныннан чыгарды, алдына ук атасының китереп салды, ачып-ачып күрсәттеләр аңа канны — Ягъкуб күргәч, һуштан яза янә инде. Исенә килеп, ул күлмәкне кулга алгач, үбә-коча, елый-елый күп актаргач, һич ертылган бер төшен дә табалмагач: «Миһербан бер бүре ашаган...»—дия инде. ♦«Йусефемнән мине аерып мәхрүм куйса, умрып газиз тәннәрен ул канын эчсә, һич ертмыйча күлмәкләрен бөтен куйса...— монда берәр хикмәт бар»,— дип уйлый инде. Әйтте: «Бу дип, сезнең явыз ниятегез, сез бит миннән Йусефемне теләдегез, алып илтеп анда һәлак иткәнегез — ялган хәлдә елашасыз бит сез инде! Ул бүрене барыгыз, эзләп табыгыз, аны тотып минем алга китерегез, ошбу сүзгә һичберегез карышмагыз — бу әхвәлне без аңардан сорыйк инде! Югыйсә, мин һәммәгезгә каргыш кылам, сезгә бик зур афәт сорап, теләк кылам, хак тәгалә кабул кыла барча догам — мәзлумнәрнең догасы куркыныч инде!» Моны ишетеп, алар дәррәү кузгалдылар, тауда куып, бер бүре тотып алдылар, аузын канга буяп, сөйрәп китерделәр: «Шул бүредер, Йосыфыңа тигән инде». Ягъкуб мескен ул бүрене күрде исә, хәсрәт белән каршысына килде исә: «Йусефемне, ник ашадың, кызганмыйча, нигә ашадың, яшермичә әйт син инде?! Йа. бүре, әйт: «Йусефемне нигә ашадың, бөтен калган күлмәге, ничек ертмадың? Ничек алай тәңредән син курыкмадың — пәйгамбәрне кайгыларга салдың инде! Шул вакыт бүрегә хактан хәбәр килде, «Исраилгә1 хәлең әйт!» дип әмер кылды, шул авыкта мескен бүре телгә килде — әдәп-хөрмәт белән генә сөйләр инде. «Валлаһи, ди, мин Йосыфны күргәнем юк, һәм дә аның кайдалыгын белгәнем юк, күкләр5 шаһит, минем аңа тигәнем юк — бу эштә мин гөнаһсызмын, белсәң инде! Син үзең күкләр илчесе, пәйгамбәрсең, олуглыклар иясе һәм аксакал син, күкләр сиңа белдерер һәм белерсең — пәйгамбәрләр ите безгә хәрам инде... •Теләр исәң син боер, мин барыем, ошбу җирнең бүреләрен мин җыйыем, җыеп барсын каршыңа китерием — хәзрәтеңә танык бирсен алар инде. •Аларның да Йосыфны һич күргәне юк, Йосыфка үч беркайчан да кылганы юк, сезгә — оят. тәңрегә — фетнә булганы юк: пәйгамбәрләр ите безгә хәрам инде. Мин үзем дә Мисырдан тик яна килдем, бар иде бер имчәк чагам*, аны жуйдым. хәсрәтемнән авызым тәгам йотмас булдым — ун җиде көн лөкъма' ризык капмам инде. Гаҗиз итеп, бер тауда куып тоттылар, үзләре үк борыныма кан сөрттеләр, золым белән хозурына китерделәр — гаебем юк. моны ачык белсән инде!» Аның сүзе хак икәнен Ягъкуб белде, үз кулыннан ул бүрегә ризык бирде: • Бу казаны җибәргәндер миңа тәңре». — дип озатып калды, дога кылып инде. «Бу казаларны җибәргән ходам -җабир’. газизләрне сабырсызлык итәр җәбер; мин кыламын инде моңа күркәм сабыр — сабыр белән морад хасил була инде. Яһүдә исә ул япанга чыгар иде. һәр көн барып, ул коега багар иде. Йосыф белән хәбәрләшер, тыңлар иде — һәм аңа да хәл -әхвәлне әйтеп инде. • Бала Бгр имсәк та ' Кам Пнруча Мисырда бер бай сәүдәгәр яши икән, аның исме Малик бине Дәгыйр икән, Дәгыйр углы ул Малик бер төш күргән — мәгънәсене юраучыдан сорый инде. «Бу кичәдә, диеп аңа, бер төш күрдем, төшемдә, имеш, Кәнганга' барыр идем, Гад коесы тирәсендә йөрер идем — шул чак кояш күктән җиргә иңде инде. «Кояш төште — ачык күрдем — күктән иңеп, куйныма кереп, якамнан чыкты килеп, энҗе-мәрҗән яуды күктән явым кебек — мин шуларны итәгемә җыям, имеш. Сөенә-сөенә итәгемә җыям, имеш, җыеп-җыеп сандыгыма куям, имеш, шулай күрдем, һич гөмансыз, бу гаҗәп төш — йа, тәгъбирче , моңа юрау бирче инде?!» *«Әгәр разый булыйм дисәң юравыма, килеп утыр,— ди юраучы,— уң ягыма, ике кызыл алтын1 һәм куй бу яныма — төшеңне котлы-мөбарәк юрыйм инде. Әгәр чын да шундый бер төш күргән булсаң, ул төшеңдә син Кәнганга барган булсаң, Гад коесы тирәсендә йөргән булсаң — бер асыл кол синең кулыңа төшәр инде. Ул колны бик очсыз гына алырсың син, сатып аны бик күп нигъмәт табырсың син, мөлкәт вә дәүләт иясе булырсың син — шул сәбәптән күп бәрәкәт күренә инде. Бу сәбәптән олуглыкка тиенәсең, халыкның һәм берлегенә инанасың, яңлыш мәзһәп1 михнәтеннән чигенәсең — дөньяахирәт дәүләте күренә инде». (Маликның Кәнганга сәфәрләре) Моны ишетеп Малик Дәгыйр сәфәр кылды, кәрван белән Кәнган иленә килде-керде, Гад коесы тирәсендә йөк төшерде — ул төшендә күргән җирне эзли инде. Колларына боеру белән таралдылар, ул коеның тирә-юнен арадылар , бөтен җиргә җәелеп актардылар — Малик үзе һәр иңкелдән эзләр инде. Эзләр иде, иңкүлектән аваз килде, ул Маликның колагына ишетелде: «Төгәл илле ел чынлыкта вакыт калды — ул угланны алмага..» диеп инде. «...һич ким түгел, нәкъ илле ел көтеп торсаң, аннан соңра бу урынга янә килсәң, угланны аз бәһагә син алырсың — сатып, асыл кыйммәтен белерсең инде». Моны ишетеп Малик Дәгыйр тагын күчте, аннары соң ул илле ел тәмам кичте, Дәгыйр углы бу мәнзилгә1 ' янә төште — «Вәгъдә җитте!» диеп ул бик сөенер инде! Бу коега фәрештәләр килгән иде, кошлар кебек Йосыфка иш булган иде, кое эченә һәммәсе җыелган иде — алар очып чыга өер-өер инде. IV бүлек. Дәгыйр углы Маликның төш күргәне Оча кошлар — Малик Дәгыйр үзе күрде, фәрештәләр икәнен ул белмәс иде, (ул чагында Малик әле мәҗүс иде) — кош атам дип, ук-җәя алып китә инде. Якын килә — ул кошлар шунда югала, исе китә, Малик Дәгыйр хәйран кала, бакты исә — ул коедан нур тарала — гаҗәпсенеп, ушы китеп тора инде. Акылына-исенә ул шундук килә, ансыз түгел, чатырына йөгереп килә, колларыннан икесенә әмер бирә: «Шул коедан су алып килегез инде!» (Йосыфның коедан чыгарылуы) Бәшир", Бөшра* — икесе бер чиләк алып, йөгерәләр коега таба җәһәт чабып, төшерәләр чиләкләрен бәйләп салып — Йосыф исә барсын күреп тора инде. Икәү бергә ул чиләкне иңдергәндә, мөлдерәмә булсын диеп тутырганда, хак боера Җәбраилгә «Тиз бар анда — якты дөнья сөенчесен Җиткер инде!» • Йа, Йосыф,— ди,— син көзгегә бакканмы идеи? Күркең күреп, масаеп ук әйткәнме иден: «Мин сатылыр кол булсам,— дигәнме иден,— кем җиткерер минем бәһам!» диел инде? •Йосыф: «Әйе,— ди,— көзгедә бер күргән идем, күреп күркәм, шул чагында әйткән идем: «Әгәр булсам сатылыр кол,— дигән идем,— минем бәһам кем җиткерер икән инде?» «Вакыт җитте, - ди Җәбраил,— үзен хәзер ни бәһагә сатылырсың, күзен күрер; сатучылар, алучылар тора әзер — үргән бауга нык ябышып чык син инде!» Куәт белән икәү тарта Бәшир. Бөшра, килеп ябыша бауга Йосыф һәм шул ара, кадир мәүля язганына юктыр чара — кем таркатсын?— анын хөкеме була инде! Менә кое төпкеленнән чыгып килә, тулган айдай нурлы йөзе туып килә. Малик аны күреп исе-ушы китә: • йа, сөенеч, бу шул углан!» дия инде. Ул Малик һәр вакытта әйтер иде. колларына һәр даим сөйләр иде: • Аны әүвәл кайсыгыз күрер исә — азат итәм, шуңа кызым бирәм инде». Бәшир килеп анардан сөенеч алды. Малик Дәгыйр бик куанып каршы барды, шатлык белән Йосыфны кулына алды — китереп аны әйбер ара яшерә инде. Кардәшләре тауда көтү көтәр иде, кәрван төшкән ул урынга алар күрде, бер-бер артлы йөгереп, ашыгып анда барды — карасалар коеда юк Йосыф инде. Анда алар эшнен асылын аңлап ала. алка итеп ул кәрванны чолгап ала: «Монда безнең бер казыбыз качты, кана' — шиксез аны. сез алгансыз!— диләр инде. «Бирсәгез бир,— диде Рауил,— миннәт белән", югыйсә бер сөрән салам куәт белән, һәлак була бармагыз да михнәт белән — өнем ишеткән адәм җансыз кала инде!» Малик — хәйлә иясе, ул саклык кылды, Йосыфны шундук боларга кире бирде; алар исә үз арада киңәш корды: «Моны кол дип боларга сатыйк инде...» Алар болай бу хәлдә гамәл иттеләр, гыйбричәләп1 ' Йосыфны нык кисәттеләр; «Үтерербез югыйсә» дип өркеттеләр — «Сине кол диеп сатарбыз, буйсын инде!» Малик Дәгыйр зирәк иде, хәлне белде (эчтән күңеле өмет-шатлык белән тулды), алар — сатыр, ә ул сатып алыр булды — Йосыф ишетеп, үксепүксеп елар инде. «И кардәшләр, мине шулай сатармысез, аерып ук чит җирләргә атармы сез, үзегездән, йә миннән шик тотармы сез — антлар эчәм, серегезне ачмыйм инде! Сатмагыз ла, кяфер" колы булмас идем, атабызны хәсрәтләргә салмас идем, бәгыренә аерылу уты якмас идем — ата-баба хөрмәтен саклагыз инде!?» «Без сине,— дип әйтәләр,— зинһарладык, атабызга «бүре ашады» дип алдадык, Исраилгә" авыр сүзләр күп сөйләдек,— Йа, Йосыф, син ул өметең ташла инде!» Үгетләде аннары соң Яһүдә дә: «Бу казаны биргән тәңре үзе сиңа, болар бик нык тора, дип, явыз касдендә — югыйсә бел, үтермәгәй алар инде... Яхшырактыр — кабул күрсәң сатылуны, бу усаллар фетнәсеннән котылуны, хәсрәт белән Исраилдән аерылуны — кавыштыручы кауштырыр алда инде». •Әйтәләр: «Бу кол сатыла бүген сиңа, шул шарт белән, сатар булсаң ерак җиргә, инде күрик, нинди хак бирәсең безгә — һич шиксез без сатачакбыз аны инде». Малик сорый: «Углан колмы, йә әйтегез, ни сәбәпле сатасыз, бәян итегез, ни гаебе бар, нигә качты, тугры әйтегез — акылы-күрке юкса сездән артык инде». «Аны кече чакта атабыз сатып алды, тора-тора безнең белән юлдаш булды, тора-бара бу углан бик усалланды — качып килеп, бу коега кергән инде!» Малик әйтә: «Бар хәлләрен аныклагыз, ничә төрле гаебе бар, таныклагыз, монда һич бер шик вә шөбһә калдырмагыз — шартын китереп, дөрес сәүдә кылыйк инде». Алар әйтә: «һичбер шик юк, углан колдыр, колыбызның өч төрле гаебе бардыр: кулы озын, ялганчы ул һәм качкындыр — шул өч төрле гаебе белән алсаң инде». «Ни диярсез, барысын да аңлыймын, ди, асылында бу колны мин аламын, ди, Яхшылык белая - Борынгы еврейча Бу урында потка табынучы гаебе берлән аны кабул кыламын,— ди.— аңа нинди бәя алырсыз, белик инде. Вә ләкин кулымда һич алтыным юк, малтуарым, комачым, һәм атласым күп, бар бер кадәр ярмак акчам , кыйммәте юк — ничек сәүдә кылышабыз?»— диер инде. Йосыф уйлый: «Сәүдәләре уңмасайде, кардәшләрем аз бәягә сатмасайде. сәүдәгәр һәм зур бәягә алмасайде — мескен үзем кол булмасам иде инде». Болар әйтә: «Алай эш кыла алмабыз, колыбыз өчен комач товар без алмабыз, мондый сатуга һич риза булалмабыз — күпме бирсәң дә, тик акча булсын инде!..» Малик әйтә: «Ярмагым тик унсигез,— ди.— алтыным юк, әйтәм чынлап, белегез,— ди,— канигь" булып әгәр шуңа күнсәгез,— ди,— ә калганын миңа бүләк итеп инде». Алар күнде: «Без унсигез ярмак алдык, синең белән бу сатуны тәмам кылдык, бу сәүдәгә барчабыз канәгать булдык — ә калганын сиңа бүләк иттек инде». Аннан Малик янә Йосыфтан сорашты: «Болар сине, колыбыз дип, миңа сатты, ошбу эшләр, ошбу сүзләр, расмы, хакмы? — син таныклап, чын дөресен әйтсәң инде». •Әйа, Йосыф, коллыкка син табигъ бул ,— дип,— телең белән раслап, үзен танык бир,— дип.— «Юк» дидисәң - үтерербез, анык бел! — дип, гыйбричәләп алар янап тора инде. Йосыф каты янаулардан куркып калды, ни чарадан бичара ул риза булды, «колмын» диде, күзләреннән яшьләр акты — нияте исә «тәңре колы» димәк иде. «йа, сәүдәгәр,— ди тегеләр,— моңа инан, колның бу чак әйтүенә тотма гөман '. тик богавын чишә күрмә аягыннан — Мисыргача ул богауда барсын инде. Ялганчыдыр, һич сүзенә ышанмагыз, аяп аны. миһербанлык һич кылмагыз, аңа һичбер игелекле эш кылмагыз — тамагына арпа икмә1е житәр иңде». «Сүзегезгә, диде Малик. мин ышанам, колыгызны риза булып сатып алам, шул өч төрле гаебе белән кабул кылам — сәүдәбезгә тик бер язу кирәк инде». Агалары ошбу сүзне хаклы күрде, килешү язып бирүгә барсы күнде, явыз эштә ахырынача бик нык торды — кабала’ язып кул куярга әзер инде. Шәмгун үзе аны кулы белән язып, һәммәсе дә имза куйды шәфкать өзеп, кардәшлектән йөз дүндерде тәмам бизеп — кол дип алар пәйгамбәрне сатты инде • һәммәбез дә бу сәүдәгә риза булып, унавыбы з фәлән, фәлән... гакед ' кылып, колыбызны төгәнчә ярмакка биреп — аны Малик Дәгыйргә тапшырдык инде». (Йосыф агалары белән хушлаша) Йосыф моны ишету белән кан-зар елый, хәсрәт уты көйдерә эчен, бәгърен талый, егълап-егълап хуҗасыннан рөхсәт тели — «Боерсагыз, яннарына барыр идем... Бирсәң рөхсәт яннарына мин барыем. агаларымны туйганчы бер күрием. языгымны кичерсеннәр, үтением — бәхилләшеп айрылыек безләр инде!» Маликның да моны иштеп бәгъре кайный, аннан дәхи битәррәк ачынып елый, бу эшләрен Йосыфның тик аңлый алмый — бу хәлләргә гаҗәп-хәйран кала инде. «Әй. бала,— дип Малик Дәгыйр җаваплады,— күрмисеңме, алар сиңа ниләр кылды, синең өчен бик тә очсыз бәһа алды: ник барасың, алар сине сөйми инде. Сатты алар сине бигрәк ким ярмакка, теләкләре анык — синнән аерылмакка. лаек түгел алар янына син бармакка — хөрмәтең һәммәбездән артык инде». Арзан иде ул чак бәясе ярмакның: мең дә дүрт йөз ярмакка тиң берәр алтын — шундый очсыз бәягә генә алганын ачык итеп ул Йосыфка әйтә инде. Аңа Йосыф елый-елый җавап бирде: «Алар шулай эшләмәгә савап 21 күрде, теләкләре, морадлары шулай иде — һәр бер кеше үз лаегын эшли инде». Аннан Малик Йосыфка рөхсәт бирә, мескен Йосыф хәсрәт илә кире йөгерә, ун карендәш барысы тора аягүрә — һәр бересен үбә-коча егълый инде. «Бизар ‘ булып, миннән тәмам туйдыгызмы, оҗмах биреп, тәмуг сатып алдыгызмы, газиз атамнан мәңге аердыгызмы — кавышулар, аһ. бик ерак калды инде! Аһ, аяныч: газиз идем, бетте кадрем, кардәшләрдән ничек дошманлыклар күрдем; абау аллам, әткәемне мәхрүм куйдым — егьлый-егьлый ике күзе күрмәс инде. Моннан соңра миңа тәрбия кем итәсе, елар исәм күз яшьләрем кем сөртәсе, хәсрәт килсә, миңа кемнәр иш буласы — өстем-башым, киемем кем юар инде!? Озын чәчем тарый-тарый кемнәр үрер, карыным ачмы, ялангачмы — кемнәр белер, ахырында бу хәсрәтем кем китәрер — азат башым коллыкка мин төштем инде?!. Атам мине иңнәренә алыр иде, йокым килсә, ястыкларга салыр иде, уянды исәм төрле ризык бирер иде — мул нигъмәттән бу михнәткә төштем инде!.. Аһ, коллыкта инде ничек хезмәт кылам, даим кяфер кулы астында ничек торам, агаларым, инде сезне кайда күрәм?— аерылырга безгә тәкъдир җитте инде! Биредл кулай - Тарсыну, тар күңел Бу язмышны тәңредән дип белмәк кирәк, хак хөкеменә коллар риза булмак кирәк, җәзасыны тәмам өскә алма к кирәк — казасына ахырынача түзәм инде*. Ярлы Йосыф күзләреннән кан-яшь ага, аерылалмый, кардәшләрен үбә-коча, һәр кайсына дога кылып саубуллаша — Малик Дәгыйр түнә-түнә егьлый инде. Кардәшләре моны күреп егълаштылар. яман олы хәсрәт белән аһлаштылар — зари кылып, үкенепләр инрәштеләр — эшләреннән пошаманга төшеп инде. *АҺ, сине без кире өйгә илтәр идек, кулың алып, барча тәүбә итәр идек, сәүдәбезне дәхи инкяр итәр идек — атабыздан £арьләнмәсәк»,— диләр инде. «Атабызга һаман ялган әйтә алмыйбыз, Исраилгә сине кире илтә алмыйбыз, ошбу эшкә бүтән чара итә алмыйбыз — бу михнәткә сиңа түзмәк кирәк инде!» Диде Йосыф: «Әйткән сүз һич кире кайтмас, хак язмышы ничек икән, кеше белмәс, монда хәзер кол чарасы дөрес булмас — фәрманына риза булмак кирәк инде. Бу тәкъдир тәңремнәндер, белегез мәгълүм, әткәм Ягъкуб хәсрәт йотып калды мәхрүм, гафил калды кече энем Ибне-Ямин — моннан ары мине кайда күрер инде?!» Айрылышып кардәшләре китте ерак, (ошбу эштә алар булды каты йөрәк), Йосыф мескен калды бер ялгызы елап — елый-елый борылып артка карын инде. (Ана кабере янында) Тотып алып тупас кием кидерделәр, палас бөркәп, бер дөягә мендерделәр, кулын бәйләп, бик нык итеп беркеттеләр «Бушанып кача күрмәсен!» диләр инде. Бер хәбәши кол бар иде Кылыч атлы: хезмәтчеләр арасында ин гайрәтле, кара йөзле, усал, каты сәясәтле 1 тапшырдылар Йосыфны шул колга инде Озак тормый кәрван аннан китте-күчте, бер каберлек кырыеннан үтә-кичте. Йосыф бер кабер янына егьлап төште — ул анасы Рәхиләнең гүре инде. Зар елады: «Әйа, анам, Рәхилме син. минем хәлем ничеклеген үзең күр син, сатты мине агаларым, анык бел син — азат башым бу коллыкка төштем инде. Хәсәд кылып, мине атамнан аердылар, аерылу уты бәгъремә яндырдылар, гидай туны иңнәремә каердылар ' — кул-аягым зынҗыр* белән баглы инде. Кардәшләрем кылды миңа рәнҗү-зәхмәт, кечеклектән төште ничек ошбу михнәт, тәңрем генә игелек итеп кылса шәфкать — бар өметем собханыма ' гына инде Йә, әнкәем, минем хәлем күрсәң ахыр, коллыкларга сатып алды мине кяфер, бу тәкъдирне кылды миңа мәүлям гафур29— мәгәр янә ул ук рәхим кылса инде! Абау алла, газиз анам, син гүреңдә, күрәсеңме, газиз балаң ни хәлендә, беләсеңме, углың хода ярдәмендә — аяклары-куллары богаулы инде. Анасының кабереннән аваз килде: «Йа, Йусефем, хәлең ничек болай булды, кардәшләрең бу җәфаны нидән кылды — ничек гафил3 " бу бәлагә төштең инде? Җанымуглым, бу җәфага нидән калдың, сиңа залим булганнарга ни эш кылдың, гүр өстемә бу хәлеңдә ничек килдең — җаннарымны парә-парә телдең инде! Атаң Ягькуб бу әхвәлне белмәдеме, ул зәгыйфькә хәлең мәгълүм булмадымы, Ибне-Ямин синең белән килмәдеме — ничек гафил бу бәлагә калдың инде? * Балакаем — атаң Ягькуб, бабаң Исхак, ата-бабаң тугры рәсүл " булды һәр чак 32 син дә аның шәфкатенә лаексың хак — өмет өзмә, шатлыклы көн җитәр инде». «Йа хода,— ди,— бу хаҗәтем сиңа мәгълүм, өмет тота сиңа даим барча мәзлүм, залимнәргә дучар булган минем углым — мәрхәмәтең белән үзең коткар инде?!» Анасының сүзен ишетеп, һушсыз калды; тәңре Рәхил теләген кабул кылды, мөнаҗәте " Йосыфка ахыр тугры килде — таҗ-тәхетле, солтанәтле 11 булды инде. (Кылыч Йосыфка золым итә) Кылыч бакты: Йосыф һич күренмәгәч, ары чабып, бире чабып табалмагач, үзе генә эзләп алып киләлмәгәч — хуҗасына әхвәлне белдерә инде. «Әй, хуҗам,— дип өн сала,— туктасын кәрван! Ай-вай ла,— ди,— качып киткән ул кол углан». Бөтенесе туктап кала, шул арадан кәрван халкы Йосыфны эзлиләр инде. Кылыч шундук аргамак ат менеп китте, тизрәк ул һәммәсеннән килеп җитте, җитү белән Йосыфка бик каты сукты: «Нигә качтың?— качмассыңмы?!»— диеп инде (...) «Йа, илаһым,— ди Йосыф,— мин ни кылыем, бу михнәттән инде ничек котылыем, бу залим нән котылу өчен, йа ходаем, ниләр итим — кодрәтеңлә коткар инде! Ходәвәндәм, әгәр хата кылган булсам, әмерең куеп, сиңа гыйсъян 35 кылган булсам, атам-бабам хезмәтеннән калган булсам — бик үкенәм, тәүбә итәм сиңа инде. Әгәр сиңа асла гыйсъянчы булмасам, гаепләрдән, хаталардан азат булсам, бер гөнаһсыз бу җәфага төшкән булсам — бу кавемгә бер галәмәт 36 күрсәт инде?!» *’ Гафу итүче ” Белмәстән. искәрмәстән 11 Алла илчесе 1 Ибраһимның хәтта олы улы Исмәгыйлне алла очен корбан итәргә дә әзер торуына ишарә ‘'Биредә дога ялвару " Зур дәрәҗәле '* Буйсынмау баш күтәрү м Биредә гаҗәеп билге • Кылыч шулчак Йосыфны алып килде, алып килеп хуҗасына аны бирде. Малик төшеп аттан янә зынҗырлады — кат-кат бәйләп, дөя өстенә атты инде. (Туфан вакыйгасы) Хак тәңредән шул чагында әмер була, кодрәт белән күктә кара болыт куба, җилләр исә. карлы-бозлы яңгыр килә — яман каты дәһшәт белән ява инде. Башларына тиде исә — яра итә. тәннәренә тиде исә — гарип итә. кычкырына һәммәсе дә. фөрьяд итә — һич кем кая сыеныр урын тапмый инде, һич бер кеше берсен-берсе күрмәс булды, дөм караңгы — һәммәсе тан катып калды, күк күкрәп, яшен-елдырым каты орды — моны күреп. Малик дер-дер тетри инде: • Аһ. хәлебез нидән икән булды вәйран *, ярабби, нидән купты ошбу туфан? Арабызда бардыр, ахры, бер мәзлүм җан — һәрберебез телик гафу аннан инде. Ахры, кемдер бездән золым-җәбер күргән, ул мәзлүмнең ah-теләге күккә ашкан, гареш иясе ' безгә каты каһәр кылган — тәүбә итегез, юкса һәлак булдык инде». Шул арада әлеге Кылыч хәзер кнлде. үзе танып хатасын ул икърар кылды: «Суккан идем бая ул гыйбри угланны ‘— миннәндер бу гөнаһ, мәгълүм булсын инде». Малик хуҗа боерды ул кара колга • Бар Йосыфның аягын үп. гозер телә, йомшат күңлен яхшы-ару сүзең илә — безгә изге дога кылсын зинһар инде!» Каршысына Йосыфның ул Кылыч килде, елый-елый аңа гаять зарый кылды, хата-гөнаһ итүләрен икърар кылды — башын орып Йосыф аягын үбәр инде Малик үзе аның белән бергә барды, тезен чүгеп, хезмәтенә кул кушырды, зарый кылып, ул Йосыфка күп ялварды: • Хата — бездә, кичерсәнә!» диеп инде. Моны күреп Йосыфның да күңле тулды, шул авыктук кул күтәреп дога кылды, догасы һәм тәңресенә кабул булды — җилләр кимеп, кар-яңгырлар бетәр инде. (...) Моны күргәч. Малик гыйбрәт алып төште. Йосыфның ул бау-богавын барып чиште, хуҗаколлар һәр бересе ялварышты һәммәсеннән артык Малик үтенә инде. Паласларын салдырып ул тун ‘ кидерде, дөясеннән төшереп яхшы ат мендерде, олысына-кечесенә нык белдерде • Хода шаһит — кәрван Йосыфныкы иңде! Сез җөмләгез тик Йосыфка буй сонасыз, карт-яшегез бердәй үк хезмәт кыласыз, моннан ары башлык дип аны беләсез — һаман аның әмереннән чыкмагыз инде!» Аннан соңра Йосыф хөкеме 41 булды фәрман, зур дәрәҗә бирде аңа тәңре сөбхан, һичбер кеше чыкмас булды әмереннән — Малик Дәгыйр үзе төшеп эшләр инде. Сөйләгән саен Йосыфның фәһме арта. Сү3е _ татлы, өне — ачык, гакылы арта, йөзен ачса, җиһан эчен нур балкыта — үзен күргән җәмаленә туймас иде. (Потка табынучылар шәһәрендә) Аннан үтеп бер шәһәргә алар керде, шәһәр әһле җөмләсе тик мәҗүс " иде, алар анда ул Йосыфның күркен күрде — һәммәсе дә таң-гаҗәпкә кала инде. Барысы аның янына җыелышалар, хак сәнгатен ‘ , Йосыф күркен таңлашалар, бик күп сүзләр аның белән сөйләшәләр — хәл вә әхвәл аңардан сорап инде. «Әйтсәңче, дип, сине болай кем яратты, мондаен ла күрекле җәмал кем төзәтте, йөзләреңә бу нәкышләр кем бизәтте? — ул остага без дә табыныр идек инде!» «Яраткан кем мине, диде, халикдыр ул, колларына күктә, җирдә азык бирер, бар галәмне туйдыручы маликдер * ул — сезне, безне ул яраткан, белегез инде». Йосыф сүзе хаклыгына инандылар, һәммәсе дә бер тәңрегә табындылар, пәйгамбәр дип Йосыфны һәм таныдылар — ихлас мөэмин ‘ булып калды болар инде. Аннан күчеп, үзгә шәһәргә керделәр, кала әһле Йосыфның күркен күрделәр, күреп күркен аңа. охшаш бер сурәт кылдылар — шул сурәткә табынырга барсы инде. (Кодес шәһәрендә) Аннан алар Кодес 48 шәһәренә килде, шәһәр бәге төшендә үк күргән иде. күреп шәһәр әһленә ул дигән иде: «Кәрван килә, чыгып каршы алыйк инде!» Кодес бәге гаскәр төзеп, каршы барды. «Бу кәрванның башлыгы кем?»— дип сорады, кәрванчылар җөмләсе бер җавап бирде: «Безнең бәгебез Малик Дәгыйр!»— диеп инде. Кодес бәге уйлый хәлне, исе китә: «һәр ел, диеп, бу сәүдәгәр моннан үтә, бу кәрванның быел ни хикмәте икән — каршы алырга нигә фәрман булды инде?» Йосыфны ул күреп ала. якын килә, хөрмәт белән башын иеп сәлам бирә, Йосыфтан ул сорый хәлен әдәп илә — «Кем икәнең безгә мәгълүм итсәң инде?» Йосыф аңа болай диеп җавап бирде: «Мин улдыр ки, сиңа төштә белдерелде, каршы алып, хезмәт кыл дип боерылды — һич гөмансыз мин шул кеше!»— диер инде. Бу сүзләрне ишетәрәк таңга кала. Йосыфны ул мәҗлескә чакырып ала. Кннлш-фмкерләре ' Күп аллага табынучы Впредь илаһи ижат Иман китергән кеш» юлдашлары белән бергә кунак кыла — газиз күреп, кадерхөрмәт итә инде. Әңгәмәдә әйтә ул бәк: «Ни диярсең, ниндәй миңа үгет-нәсихәт кылырсың, әйа, Йосыф, миңа ниләр боерырсың — син боерсаң, ә мин аны кылсам инде!» Йосыф әйтә: «Алай исә сүзем тыңла, үгетемне тотып, кер син тугры юлга, синдәй бәккә нигә потка табынырга — мөэмин бул да санәмнәрне ташла инде!* Кодес бәге: «Ошбу сүзең кабул кылам, ул син әйткән бер тәңрегә мин буйсынам, хак пәйгамбәр диеп инде сине беләм — потханәгә " вә ләкин бер керик инде! Әгәр санәм сиңа түнеп сәҗдә кылса, карап сиңа җавап сөйләп, икърар кылса, хак пәйгамбәр диеп сине ул таныса — һичбер шиксез, мөэмин булам».— дия инде. Йосыф күнде: «Мин ризамын. әйдә барыйк, әүвәл без потханәгә кереп карыйк, санәм хәленәхвәлен без сорап белик — күрик әле, ничек җавап бирер икән?..» Йосыф белән потханәгә ул бәк керде, керү белән Йосыфны ул санәм күрде, тибрәнеп ул Йосыфка сәлам бирде «Чын хакыйкать — син пәйгамбәр!» диеп инде. Әлеге санәм Йосыфка сәҗдә кылды, моны күреп Кодес бәге әхвәл белде, берлегенә тәңренең ул икърар кылды мөэмин булып, билдән зөннар ' чишә иде. Кодес бәге Йосыфны шәп кунак итте, асыл халат, йөгерек ат бүләк итте, алтынлаган кушак биленә бәйләтте гыйззәтләве, хөрмәтләве арта инде. Алдына төрле нигъмәт аш китерде, кулын сонып, берәр кабым Йосыф җиде өч йөз туксан кеше ашап-эчеп туйды нигъмәтләре һич кимеми калды инде Аннан әйтә Кодес бәге ул маликка «Бу кол безгә лаек булыр рәислеккә, кол димәгез моның кебек хөрмәтлегә — ни кадәрле акылы бездән өстен инде!» Дәгыйр углы Малик бәккә җавап бирде «Әйе. безнең юлбашчыбыз Йосыф, диде, рәислеккә ул миннән дә лаек,— диде. ә мин аның коллыгына әзер инде».. (Куа чыгучыларны җиңгәч. Йосыф часам) Кузгалдылар — кәрван янә керде юлга, шунда гына Кодес бәге килде аңга «Ул углан, ди. китте бездән, чыгыйк куа куып җитик, кулларыннан алыйк инде'* Атка менеп ун ике мең ир киттеләр, ул угланны алабыз дип ант иттеләр; • Ай. Йосыф. ли Малик күреп. - җитә болар!» Йосыф ана «һич курыкма!» дия инде Кайчан гаскәр ул кәрванга якынайды. Йосыф борылып, аларга бер караш салды. бер караудан һәммәсе дә һушсыз калды — һуштан язып аттан түнеп төште инде. Унике мең кеше барысы авып төште, һәммәсенең ушы китеп, акылы шашты, кәрван күчте — ул арада өч көн кичте — алар һаман айный алмый ята инде. Кәрван халкы күреп моны хәйран кала — Йосыф күңлен бераз горур биләп ала, (мәгърурият мәйданында гизеп ала): «Миңа тиңдәш беркем юктыр»,— диеп инде. Шул ук сәгать ул Җәбраил килде хазер, җибәргәндер Йосыфка аны мәүля кадир 53: «Ничек болай әйтә алдың, әй, Йосыф,—дияр,— масайдың син — тәңре сәнгатен күр инде!» Өченче көн кәрван бер шәһәргә керде, шәһәр халкы һәммәсе дә пәри 54 иде, кайчан Йосыф пәриләрнең йөзен күрде — һәр бересе Йосыфтан да күркәм инде. Кол уйлаган һәр үк вакыт туры килми, бу шәһәрдә Йосыф күркен һичкем күрми, һич бересе йөзен багып гаҗәпсенми — һәммәсе дә Йосыфтан күп күркәм инде, һәр берсенең йөзе Йосыфтан күп нурлы: ул зифа буй, якты чырай төрле-төрле, көллесенең гакылы камил, үзе гарьле — моны күреп Йосыф боегып йөри инде. Халикыннан аңа шундый вәхи * килде: «Кодрәтемне күр, Йосыф!— дип ишетелде,— күркең белән масаюдан дүн син инде — хакыйкатьтә күрек бирүче мин бит инде!» Йосыф белгәч, бу әхвәлнең асылын анык, дип: «Масаю, минминлекләр бик зур язык», сәҗдә итте тәңресенә зарый кылып — «Тәүбә тәүбә!»— дип үтенә аңа инде. Аңа тәңре янә булыш-ярдәм кыла, Йосыфның ул күркәмлеген кире бирә, Эчке-тышкы сөйкемлеген бергә үрә — «Әйа, Йосыф, башың күтәр!»— дия инде. (Нил елгасы буенда) Анда кәрван ул шәһәрдән үтә киткәч, бара-бара Мисырга бик якын җиткәч, Нил ермагы кырыена алар төшкәч — Малик Дәгыйр Йосыфка ялына инде: «Йа, Йосыф,— дип әйтә аңа,— барсаң иде, Нил елгасын, менә инде, күрсәң иде, киңәшемне тотып, суына керсәң иде — тәннәреңнән юл тузаны китсен инде!» Хуҗасының әмерен Йосыф кулай күрде, Нил елгасы ярына ул якын килде, кул күтәреп халикына дога кылды — «Кодрәтеңлә бер пәрдә бир»,— диеп инде. Шул сәгатьтә теләгәне кабул була, су өстендә бер гөмбәз һәм пәйда була, кереп гөмбәзнең эченә су коена — буен-тәнен һич бер мәхлук күрми инде. Анда бер бик олы балык яшәр иде, ул судагы балыкларга әмер бирде, Кодрәтле алла ■ Биредә чибәр жан иясе ' Имеш алладан күңелгә, телгә фикер килү «Хакның тугры илчесе,— дип.— суга керде — әдәп саклап. ана күз салмагыз инде!» Моны ишетеп балык халкы барсы качты’ оялылар оясынук кереп ятты. һичбер кайсы Йосыфка күз атмады — һәммәсе анын хөрмәтен саклап инде. Әлеге балык Йосыфка янә килеп, үз хезмәтен ана янә тәкъдим кылып, ул балыкның аркасына Йосыф менеп утырып ук ул юына анда инде. Ул балыкка утырган да Йосыф коена, нуры балкый, мең мәртәбә артык була, шул сәгать үк Җәбраил дә хазер килә — хак сәламен, ХОллә тунын китерә инде. Йосыф тәмам юынып ук бетергәндә, аруланып, пакьләнеп чыгып килгәндә, ап-ак киенеп, шатлык күңелен тутырганда — балык аңа үтенечен әйтә инде. Шунда әйтә ул үтенеч сүзен балык: «Бирде миңа,— дип. халикым бик күп байлык, бирде миңа, рәхим кылып, солтанәтлек — барча балыклар патшасы итте инде. Солтаны мин балыкларның, дәүләтлемен. һаман да тик бер теләктә хәсрәтлемен. бала өчен, әй Йосыф, мин мохтаж бүген — минем өчен син бер дога кылсаң иде! Яраткучы синең сүзең кабул кылыр, кодрәте илә миңа угыл рузи кылыр . балам миңа соңында күп дога кылыр үлә калсам минем өчен».— дия инде. Йосыф шунда кул күтәреп дога кыла, халик аның теләгәнен кабул кыла: ул балыкның соңра ике углы була икәве дә дәүләт иясе булган инде. Риваятьтә ’ кәрамәтле икесе дә: берсе саклап Юнысны ул йоткан, диләр, икенчесе шул йөзекне тапкан, диләр ул Сөләйман йөзеге дип мәшһүр инде. • Йосыф ошбу балык белән саубуллашып, аерылышты, икесе дә бәхилләшеп, төпкә төшеп китте балык та хушлашып һәм дә Йосыф кәрван таба кайта инде. Йосыф нәби кайтып килә, шат вә күркәм, йөзе балкый иңендәге ак киемнән, нуры арткан менәр кабат элеккедән - нурдан терәк жирдән күккә аша инде Аның кайтып килгәнлеген Малик күрде, колларына шул заман ул әмер бирде, сандыгыннан житмеш төрле тун чыгарды - Йосыф кисен дип әзерләп куя инде! Малик Дәгыйр үзе каршы ала барды. Йосыф иңендә бик асыл кием күрде. «Кем кидерде моны?»— диеп сорау бирде тотып карый, гажәп-таңга калып инде Йосыф әйтә. «Мәүлям бирде бу хәлгәтне бүләк кылды иям миңа бу дәүләтне, аннан таптым янә мин бу рәхәтне — минем серемне ул анык белә инде» (Кәрван Мисырга керә) Ул урыннан кәрван күчеп тагын китте, Мисырга ул бер куныш җир якын җитте, Мисыр халкы һавадан бер өн ишетте: «Мисырга бер газиз шәхес килә инде! Кәрванчының сараена сез килергә, тырышыгыз ул угланны бер күрергә, ул охшашлы күкләрдәге фәрештәгә — адәмидән һич тиңдәш юк аңа инде. Аның килүе сезнең өчен булыр котлы, гакылы камил, әйткән сүзе гаять татлы, үзе гарьле, хуш холыклы, асылы затлы — ашыгыгыз аны күрү өчен инде!» Мисыр халкы моны ишеткәч сөенешеп, һәр кайсысы җәһәтҗәһәт җыенышып, олы-кече, ир вә хатын җыелышып — һәр бересе каршы чыгып карый инде. Кәрван илә атлы гаскәрләр дә килә, алар һәммә — фәрештәләр, күктән иңә, «Йосыфка иш булсын» диеп тәңре бирә— Мисыр халкы бу килешне 62 күрә инде. • Сафларында килә Йосыф хөллә киеп, йөзләреннән тирә-юньгә нурлар сибеп, озаталар шулай зурлап, хөрмәт итеп — мәһабәте һәммәсеннән артык инде. Мисыр халкы аны күреп калды хәйран, «Бу түгелдер,— диешәләр,— адәмидән, бу, мөгаен, фәрештәдер күктән иңгән»,— диеп барысы аңа сәҗдә кыла инде. Кайчан кәрван Мисырга ук килеп керде, Йосыф исе белән шәһәр эче тулды, шәраб-тәгам бик ләззәтле, тәмле булды — төрле әйбер гамбәр "* кеби аңкый инде. (Йосыф — сәүдәгәрнең сараенда) Малик Дәгыйр сараенда калу белән, Йосыф кереп, анда урын алу белән, йөзен ачып, пәрдәсен салу белән — сарайдан нур тышка балкып чыга инде. Моны күреп мисырлылар җыелдылар, кәрванчының сараена агылдылар, теләкләрен ул Маликка әйтә болар: «Колыгызны бер күриек!» диләр инде. «Ул морадка,— диде Малик,— ирешмәссез, сараема сез минем һич керәлмәссез, ул Йосыфның гүзәллеген күрәлмәссез — бирмиенчә һәркем берәр динар инде». Рази булып, берәр динар китерделәр, рөхсәт алып, сарай эченә керделәр, Йосыф йөзен, ниһаять, алар күрделәр — тик бер күргән җәмаленә 64 туймас иде. Икенче көн Мисыр халкы тагын килде, һәр кайсысы икешәр алтын алып килде, Йосыф йөзен күрергә дип арзу кылды ®6— күргән бере гаҗәпхәйран булыр инде. Өченче көн, дүртенче көн, бишенче көн — арттыралар һәр көн саен берәр алтын, ‘ Биредп Мисырның үзак шэ- '' Ягъни тантаналы процессия “ Хуш исле м аһ Гүзәллеге, чибәрлеген» теләкләре Йосыфны бер күрү өчен — күргән барыбер багып күнле туймас инде. Шулай итеп, инде унынчы көн килде, һәр кайсысы унар алтын ул көн бирде, олы-кече һәммәсе дә аны күрде — күргән берсе истән авып төшәр инде. Кайберләре тышкы сурәтен хуш күрде, кайберләре эчке хасиятен хис кылды, кайберләре рәсүллеген бик хуп белде — һәрбер төркем үзенчә юш күрер инде. Сурәтен хуш күргән — малын фида кыла, холкын хуп күргәне — җанын фида кыла, егерме мен адәм анда шәһит була — рәсүллеген күргән иман китерә инде. (Йосыфның базарда сатылуы) Әүвәл тәңре боерганы анык килде: Малик Дәгыйр ул Йосыфны алып килде, алтыннан бер көрси анда хәзер кылды — Йосыф килеп шул көрсигә утыра инде. Өндәүчеләр тирә-якка кычкыралар: «Бу угланны әй, кем сатып алыр?— диләр,— — Кемдер моның чын кыйммәтен белер?— диләр. — Кем бәһасен җиткерсә, шул алсын инде!» Ишетеп моны, Мисыр халкы барсы килде, олы-кече, бай-фәкыйре хазер булды, хәлвәчеләр, икмәкчеләр өмет кылды — һәр бересе: «һай, мин алсам!»— дия инде. Ә бер карчык киләпле җеп алып килгән (алыр өченме Йосыфны әллә килгән, күрер өченме ул шундый хәйлә корган) — сәбәбе бар: ул Йосыфны күргән инде Риваять бар: бер кыз анда килгән имеш, исеме БинтеТабиюн ' ана диләр имеш, бу хәбәрне ул да ишетеп белгән имеш — «Алып кайтам Йосыфны». — дип киткән инде. Мең дөялек кәрванына мал йөкләнгән, һәм кол-кәннзәкләрен дә ат мендергән, һәр берсенә затлы-асыл кием кидергән — башларында җәүһәрле таҗ-чалма инде. Шул рәвештә ул Мисырга кнлә-керә, Йосыф йөзен күрә ул үз күзе илә, хәйран була, рәсүллек нурын күрә хак сәнгатен , рәсүл күркен данлый инде һәм сораша Йосыфтан «Нинди углан син? Белеп торам, син чынлыктан кол түгелсен, нәселең кем, әйтче миңа, кем углы син — кайсы солтан баласы син, әйтсәң инде?! Тиеш түгел мондый хәлдә син калырга, муафыйк түгел һич тә кол дип сатылырга, лаек түгел һичбер кем сине алырга - кем җиткерсен чын бәһаңне синең инде?! Нидән болай кайгың бик күп, күңелең тар, иш булгандыр зур хәсрәтзәр сиңа, и яр. әйтче миңа, бу арада ни хикмәт бар әхвәлеңне бәян итеп белдер инде?! Җиһанда һич синдәй адәм булганы юк. сиңа охшар һичбер эадә ’ ‘ туганы юк. 33 "Ягъии Тивиит «ши (тийи гун - вуйемигаи килми> • КиргА» иадрит *• Д«р«кала теләвеңнәндер — ул касдеңне* күңелеңнән чыгар инде». Үз гаебен аңлап гарәп тәүбә кылды, җнр җибәрде аягын һәм азат булды VIII бүлек. Кәнган’ гарәбе турында котылу белән ул Йосыфка якын килде — кулын үбеп, сәламхөрмәт кылыр инде. •Аннан Йосыф ул гарәптән хәл сорашты, гарәби һәм әхвәлләрен хәбәр итте, белгән кадәр берәм-берәм сөйләп китте — гарәп сөйли. Йосыф егълап тыңлый инде. «Мин Канганнан,— диде,— бүген таңда килдем, бу шәһәргә йөк китереп, сәүдә кылдым, берәр мисрый кызыл алтын файда кылдым — малым саттым. Кәнганыма кайтам инде». «Аһ,— ди Йосыф.— син Кәнганнан киләсеңме! Анда бар бер олуг агач — беләсеңдер, тармак-тармак карт бер тирәк, күргәнсеңдер — ботаклары уникеме төгәл инде? •Аһ. аяныч, нинди ерак Кәнган иле, аерылганнар өчен кыен үтәр юлы; җилләр искәндә, һәр даим Кәнган җиле ул агачтан хәсрәт исе китерә инде!» «Төшенәм кебек,— ди гарәп,— бу сүзеңне, фәһемләдем синең әйткән ул сереңне, әмма торам гаҗәпсенеп мин үзеңне — нинди хикмәт биредә бар, диеп инде. Олуг агач дигән сүзең Ягькубтыр ул, унбер углы хезмәтенә әзер торыр, уникенче — Йосыф атлы — хәзер юктыр — белмәм чынмы, бүре ашаган, диләр инде. Аннан бирле мескен Ягъкуб булды вәйран1 ’, зари кыла кан-яшь белән егълап дәвам, Йосыфы белән кавышуны эстәп һаман — тәңресенә һәмишә ялвара инде. Кайгы-хәсрәт йортыннан ул инде чыкмас, күңле моң-зар, авызына бер ризык алмас, күзен ачып бу җиһанга караш салмас — егьлый-егьлый ике күзе күрмәс инде». (_) Моны ишетеп Йосыф нәби бик егълады, алып кулын гарәбинең сүз багълады: «Әманәтем, кер Ягъкубка кайткач,— диде,— ул мәзлүмгә миннән сәлам әйтче инде! (...) •Озатканда гарәбине шулчак Йосыф. салып бирде беләгеннән бер беләзек, күрешүнең бүләге, дип, бер истәлек — «Бу беләзек миннән ядкарь булсын инде! Йа. гарәби, әманәтемне онытма, сәламнәрем тизүк җиткер, озак тотма, минем хәл-әхвәлләрем әйт син Ягъкубка — минем өчен ул бер дога кылсын инде». (...) «Кем икәнең.— ди ул гарәп.— белсә идем, пәрдә ачып йөзеңне дә күрсә идем, йөзең күреп уй-шигемнән чыкса идем — әйтер идем кемлегеңне аңар инде». Диде җавабында: «Моны әйтмәк өчен һәм йөземнән бу пәрдәне ачмак өчен һич рөхсәт юк. теләгәнең кылмак өчен — рөхсәтсез эш асла котлы килмәс инде. Инде сиңа ошбу биргән әрмаганны” Мисыр айчасы ‘ Хәле ывшкел һарвакы ’ миннән ядкарь-әманәт дип сакла аны. ул саф кызыл якуттандыр, кыйбатлыгы — егерме мең алтынга тиң килер инде». (...) (Гарәби. Динә һәм Ягъкуб) Йосыф белән саубуллашып үрә торды, рөхсәт алып кайтыр якка юлга керде, бик ашыгып көне-тене сәфәр кылды — бу хәбәрне җиткерергә диеп инде. Канганга ул бик соң — кичен кайтып керде, өендә күп юанмады. ял итмәде, өнәмәде күңле, һич тынгы белмәде — җыенып ти I Ягькубка дип китте инде. Ул гарәби Ягькубка шул төндә килде, кычкырып ул тыштан ук сәлам бирде, Динә чыгып: «Кем ул анда йөри, диде,— кара төндә, ни эшләре калган инде?!» «Хәбәрем бар,— дип җавап бирә гарәби,— кая монда ул кайгылы Ягъкуб нәби? Мин Мисырдан күреп килдем бер гыйбри — аны сорап, күп-күп сәлам әйтте инде. Моны ишетеп, Динә ашыгып өйгә керә, Ягъкуб нәби намазында иде утыра, намаз беткәч, уңга-сулга сәлам бирә — «Ни бар анда?» — дип Динәдән сорый инде. Өндәделәр гарәбине — өйгә керде, Ягькубка ул әхвәлләрне сөйләп бирде: «Мисырда бер гыйбри сорады,— дип, сине — зинданда ул тоткын; читтән килгән инде. Моңлы-зарлы, гаҗизлектән тәкате такъ', синең йөзең бер күрергә өмете хак, хәер-дога синнән көтә икән озак — дога кылсаң, ул котылып чыксын иде...» Ягъкуб диде: «Син соң йөзен күрмәдеңме, аты ничек, кайдагы ул — белмәдеңме, ни сәбәптән тоткынлыкта, әйтмәдеме — ничөн безне алай сагынып сорый инде?» Гарәп сөйли: «Сорап исмен һич әйтмәде, әхвәленнән миңа берни белдермәде, йөзеннән ул нәкабен һич китәрмәде — алай да, - ди, - нуры балкып чыгар инде». Ягъкуб нәби гарәбигә дога кылды: • Бу сүзләрең, дип,— миңа бик татлы килде, моңлы күңлемә бу дәмдә рәхәт бирде, сөенеч хәбәргә шөкрана кирәк инде». Гарәп әйтә: «Шөкранасы инде булды, бар дөньялык морадымны хасил кылды, бер беләзек ул.— ди,— миңа багышлады егерме мең динар аның хакы инде». Үтенәдер ул Ягькубка: «йа. Исраил. минем өчен ахирәтлек бер дога кыл. ярлыкасын диеп мине мәүлям җалил — дөнья — фани, ахирәт ул бакый инде» Ягъкуб нәби кул күтәреп дога кыла, халик аның догасын кабул кыла. Йосыфка аны Җәбраил мәгълүм кыла — сөенечле хәбәр алып килә инде Килә, әйтә: «Ишет. аңла, әйа сиддикъ '. иреште әткәң догасы, җиңде хаклык, котыласың, бирә сиңа падишаКтык — михнәтләрдән рәхәткә чыгасың инде!» Унике ел ул зинданда Йосыф калды, ахыр. Ягъкубның догасы кабул булды (ошбу хәбәр моннан әүвәл яд кылынды) — шул сәбәптән аңа котылу ирешә инде. Көннәрдә бер килә аңа ул Җәбраил, җибәргән аны Йосыфка тәңре җәлил: «Төштән иде михнәтләрең, хәзер син бел — котылуың да төштән үк була инде». (Мәлик Рәййанның төше) Тәкъдир итеп' хөкме белән мәлик дәййан*’, бер төш күргән Мисыр шаһы мәлик Рәййан, юраучылар аптыраган, калган хәйран — һич бересе моңа юрау тапмас инде. Рәййан сөйли: «Җиде симез сыер күрдем, һәркайсының аркасына менеп йөрдем, һәм берсеннән берсенә мин күчеп йөрдем — бу төшемнән гаҗәепкә калдым инде. Янә күрдем җиде сыер, бик арыклар, җидесе дә үтә зәгыйфь, бик ябыклар, ачлыктан тик зәгыйфьләнгән ул арыклар — симезләрен бер-бер артлы йота инде! Җиде башак бодай янә туйган күрдем, җиде башак бодай янә корыган күрдем, ул бодайлар янә күккә очкан күрдем — өч баш бодай җирдә янә калды инде». Тәгъбирчеләр* моңа юрау табалмыйлар, бу төшкә һич алар мәгънә бирәлмиләр, һич аелына, серенә төшенә алмыйлар — хәйран булып, аптырашып торырлар инде. (Шәрабче Йосыфны искә ала) Аларга бик пошып мәлик торганында, йөгреп килеп ул шәрабче керде анда, аның исенә килде Йосыф шул чагында — тик үкенеп, аптырап ул калды инде. Шәрабченең хәлен Рәййан алды күреп: «Нидән,— диде,— калдың болай бик үкенеп, бу кадәр борчуга төштең нидән,— диеп,— монда нинди хикмәт бар, син әйтче инде?» Шәрабче әйтә: «Ишетсәнә, шаһы җиһан 3 , зинданыңда синең бар бер гыйбри углан, хикмәт гыйльмен бүләк иткән аңа сөбхан — белсә тик ул төшең мәгънәсен белер инде. Мәлик сорый: «Ул угланны ничек күрдең, төш юравын аның син,— ди,— ничек белдең, тәгъбирчелек кылганын син кайда күрдең — аны кайчан син тәҗрибә иттең инде?!» «Мин зинданда,—ди шәрабче,—булган идем, анда чакта бер гаҗәп төш күргән идем, ул угланнан юравын үтенгән идем — миңа аның юравы юш килде инде. Акылы камил, гыйльме төгәл, үзе гарьле, буе сылу, холкы лятиф' меңәр төрле, дине бөтен, эше итәгать, йөзе нурлы — пәрдә ачса, тирә-юньгә балкый инде». Мәлик сорый: «Зинданга,— дип,— ничек кергән, IX бүлек. Йосыфның зинданнан чыгуы Язмыш буенча Теш юраучы * Нәфис, малаем ягъни аның языгы ни, ул ни кылган?» Шәрабче әйтә: «Тәңресе аңа каза биргән — унике ел зинданда ул ята инде». «Бар тизрәк,— шәрабчегә әйтте Рәййан,— минем күргән төш мәгънәсен бел аңардан, хезмәтенә торып аяк өсте, аннан — җиткер аңа котылу сөенечен инде». «Бу эшкә мин,— ди шәрабче,— гаҗиз калдым, чөнки аның каршында мин оят булдым, хәлен сезгә белдерәм дип, вәгъдә кылдым, җиде елдан гына исемә төште инде». Үгетләде шәрабчене мәлик Рәййан: «Бардыр аның бер хуҗасы, кадир сөбхан, барча каза килгәнен ул белә аннан — кайгырма һич, сине гафу итәр инде». (Шәрабче Йосыф янына бара) Шәрабче ул зинданга йөгереп килде, керү белән ул Йосыфны күреп белде, әдәп белән аңа сәлам-хөрмәт кылды — оялып, җиңен йөзенә каплар инде. Йосыф сиддикъ шәрабчене тәкъдир итте , диеп аңа: «Бу казаны тәңрем бирде, мәлгунь шайтан ара бозып касед итте'— һич оялма, хата синнән түгел инде». Аннан сөйли ул шәрабче хәл-әхвәлен, мәликнең бер бик гаҗәеп төш күргәнен, тәгъбирчеләр юрый алмый интеккәнен — «Рәййан поша, һич кеше,— ди,— белми инде...» (...) 'Шәрабче Йосыф алдында кул кушыра, хезмәтенә аяк өсте әзер тора, бәйнәбәйнә төшне Йосыф юрап бирә — һичбер шиксез, берәмберәм әйтә инде. Әйтә инде: «Җиде ел бик очсыз була, иген уңа, мал-байлыкка дөнья тула, аннан соңра корылык килә, кытлык була — җиде ел бик каты тарлык булыр инде. Аннан янә рәхман' рәхим кылачактыр, мәхлукларга шатлык-рәхәт киләчәктер, ул арзанлык, төрле нигъмәт булачактыр — муллык-байлык көннән-көнгә артыр инде». Шәрабче тиз патшасына кайтып кире. Йосыф әйткән тәгъбирләрен сөйләп бирде, (мактап аны үз карашын һәм белдерде) — сакый1 сөйләр, Рәййан исә тыңлар инде. «Шәрабдарем! — диде Рәййан,— тиз кире бар. әмерем белән аны мәхбүслектән чыгар, затлы киемнәр кидереп монда китер — зиндан аңа һич муафыйк түгел инде! Әгәр адәм бу сыйфатлы фазыл икән, гыйльме хикмәт 1 җәһәтендә камил икән, дине дөрес, йөзе нурлы, гакыйль икән — аңа гыйззәт вә ихтирам лаек инде. Мин аңарга затлы кием кидерермен, бик олуглы дәрәҗәгә менгерермен, өстенлеген һәммәләргә белдерермен — дөньяда ул хаслар хасы булыр инде. Шәрабче Йосыф янына тагын китте. сәлам биреп, бик олуглап кулын үпте: «Гамь-кайгыдан котылуың бүген,— диде,— күңлеңә хуш сөенечләр килсен инде». (Бармакларын кискән хатыннардан сорау алу) Йосыф әйтә: «Йа, шәрабче, кире бар син, кулын кискән Мисыр хатыннарын җый син, мәлик Рәййан бу эш аелын төгәл белсен — моны үтәп чыгу өчен тырыш инде.» Сакый кайтты, ул Рәййанга хәбәр бирде, мәлик Рәййан бу чараны мәгъкуль14 күрде, кулын кискән хатыннарны тиз җыйдырды — Зөләйха да анда хәзер килгән инде. Мәлик әмере: «Йә, сөйләгез хәлегезне, ни сәбәптән кистегез сез кулыгызны!» Зөләйха әйтә: «Гафу итсәң иде безне,— гаеп — бездә, Йосыф гаепсез иде инде...» Хәлне белгәч, мәлик Рәййан әмер итте, Йосыфка дип зиннәтле күшк1 ' төзетте, эчен атлас-ефәкләр илә түшәтте — шундый бик шәп сарай әзер кылды инде. ♦Шәһәр белән ул зинданның аралыгы, дүрт фәрсәхлек" булыр иде ераклыгы шул кадәр иде Йосыфның үтәр юлы — үтәр юлга мәлик гаскәр тезәр инде. (Йосыфның зинданнан чыгарылу тантанасы) Тезеп гаскәр, Рәййан атка атландырды, килеп, зиндан алдында ул аттан төште, Йосыфны чыгарып үзе алып килде — хәлгәт 17 бирде, барчасы шат булыр инде. Йосыф сиддикъ ул зинданнан чыгар булгач, зиндан әһле елый-елый мәхрүм калгач, алар өчен Йосыф бик күп дога кылгач — догасы аның гарше күккә18 ирешә инде. Ирешә бик теләгәч ихлас күңелдән, әмер итә коткарырга мәүле-рәхман1 ' 1 , азат итә инде аларны мәлик Рәййан: «Багышлыймын Йосыф хакына»,— дияр инде. Каршы алырга бөтен Мисыр халкы чыгып, хас вә гавам шатлык илә аңа багып, күреп йөзен Йосыфның һәм ләззәт алып — алтын-көмеш вә энҗеләр сибәр инде. ♦Йосыф кылды догаи шөкер гафурына, бик күп мактаурәхмәт әйтте рәхманына, аннан сәлам бирде әүвәл Рәййанына — аңа җитмеш ике телдә 'сөйләр инде. ♦Сөйләп төрле телдә аны мәдех кыла*"’, сүзен ишеткән һәр кем моңа гаҗәпләнә, ачлар туя, сусаганнар тәмам кана23— йөзен күрсә, дөнья рәхәт була инде. (Йосыфның Мисырда идарә итүе) Рәййан күреп Йосыфның бу гүзәллеген, гаҗәп сәләт, табигате, хуш фигылен, бирде аңа бөтен малын вә мөлкәтен — «Мөлкәтемә син боерык кыл!» — диеп инде. ♦Мәүля бирде сиддикына дәүләт-бәхет, ' ‘ Акылга сыешлы Ьакчасарай ’ Я^иде-снгез чакрым Аеруча хормэт йпзеннан бирел а торган ое киеме "Ягъни аллага һ иркем |бай һәм ярлы| Йосыфның күп тел белүенә ишарә М.актый ' Канәгатьләнә - кодрәт берлә бүләк итеп мөлкәт-тәхет. Рәййан бирде ана инанып хөкүмәтлек'*— «Мәмләкәтем сиңа лаектыр».—дип инде. Таҗ урап, тәхеткә менде Йосыф нәби, утыз яшәр егет иде ул чак гомере, якты иде кояш кебек ул йөз нуры — күргән кеше карап аны туймас иде. Гакълы камил, гыйльме хикмәтләрне белә, дәгъвачылар, фәтва сорап, ана килә, байярлыга гадел-дөрес хөкем кыла — һич кемсәгә җәбер-җәфа кылмас инде. *Бер көн сөаль бирде аңа мәлик Рәййан «Ни сәбәпле гыйльмен күп-мул. изге углан?» Йосыф әйтте җавабында: «Кадир сөбхан рәхмәте илә миңа бүләк итте инде». Рәййан патша Йосыфның әхвәлен белде, рәсүл икәнен таныды вә инанды, ислам динен лаек күреп кабул кылды — кулын биреп, ихлас мөэмин булыр инде. «Динең-юлын хак икәндер, гадел торыр, сиңа моны бүләк иткән — тәңре торыр, сиңа миннән бу мәликлек лаек торыр — Мисыр иле Йосыф әмерен йөртсен инде!» (Мисырда Йосыф күргән чаралар) Даругалык Йосыф хөкем кылыр булды, иген-ашлык күп игәргә дип боерды, башак көе кибәннәргә ул куйдырды — сугылганы амбарларга тулар инде. Мисырда җиде ел буе киңлек булды, төрле нигъмәт-мөлкәт белән дөнья тулды, ул хәл кичте җиде ел корылык булды — Йосыф иген икмәскә, дип. боерды инде. Җиде ел күктән яңгырлар һич таммады, йомшак-талгын җил искәне һич булмады, җир өстендә яшел чирәм һич калмады — каты эссе, корылык каршы торды инде. Ул шәһәргә газиз ' Йосыф хәбәр салды. Мисыр халкы амбарларга хәзер барды, алтынкөмеш биреп ашлык сатып алды - кызыл алтын тәңкәләрен түләп инде Икенче ел бирделәр аткачырларын. өченче ел ефәген вә комачларын, дүртенче ел - терлек-туар, йорт-җирләрен бишенче ел угылынкызын бирер инде. Ү зләре һәм кол булдылар алтынчы ел (Йосыфны ул сатканнары, карием . бел), һәммәсе алар Йосыфка булдылар кол — бөтен Мисыр аның колы булды инде Җәбраил аша халиктан вәхи иңде: «Әй. Йосыф, син шөкер-догадамы *,— диде.— Мисыр халкы бөтенесе колың булды - сине сатканнар сиңа кол хәзер инде!» Алтынчы ел бик тарлыкта яшәп үтте, ашлыкбөртек амбарларда тәмам бетте. газиз Йосыф ахыр мөшкел хәлгә төште — • йа. илаһи, ярдәМ синнән!» — диер инде. Шул чагында мөхбир хәзрәт килде хазир (җибәргән аны Йосыфка мәүля кадир30): «Йөзен ачып халыкка,— дип,— кылсын заһир31 кодрәтемне бу көн янә күрсен инде!» Йосыф сиддикъ Мисыр әһленә белдерде: «Иртән мәйданга чыгарсыз,— дип боерды,— анда минем йөземне күрерсез,— диде,— йөземне күргән ачлыктан туяр инде». Олы-кече, түрә, гавам — барысы килде, җөмлә Йосыф җәмаленә бакты, күрде, ашау-эчү кайгысы һәм онытылды,— күргән һаман күреп күзе туймас инде. Аена бер Йосыф сиддикъ чыгар иде, күрекле йөзеннән пәрдәсен ачар иде, олы-кече, бай-юксылы багар иде — һәм бер айга тикле ризык капмас инде. ** Код рот иясе " Күренеп торган Көннәрдә бер ул хәбәрче килде хазир (җибәргәндер Йосыфка аны малик кадир) *Йа, Йосыф, хак әмерен әйтәм,— диер,— сәйранга чык сараен-лә иртән инде! һичшиксез хакыйкать дип шуны бел син: кемгә генә очрасаң да. алып кил син, алып килеп үзеңә хас вәзир кыл син — халик әмре диеп төгәл аңла инде!» Йосыфның шәп толпар атлары бар иде. гадәте бер аргамакның болай иде: кайчан да ки иярләнсә, кешнәр иде — Мисыр халкы җөмлә* аны ишетер инде. Газиз Йосыф аена бер чыгар иде. ат кешнәүгә җыела бар гаскәр иде. Йосыф атын иярләтеп менәр иде — яхшы атларда гаскәр белән китәр инде. (. Ике йөз мең ир барадыр уң ягыннан, ике йөз мең ир бара һәм сул ягыннан, ике йөз мең ир бара һәм гел алдыннан — артыннан да ике йөз мең бара инде. (._) Бу солтанәтне күргәннәр таң калалар, түрә, халык һәйбәт күреп сөйләшәләр, дошманнары көчен күреп тетрәшәләр — ишеткәннәр җөмлә хәйран кала инде. Алар шулай һәйбәт1 илә бара иде, бер гидайга юлыктылар — Йосыф күрде, ул мескеннең өсте-башы иске иде — «Лаек түгел миңа» диеп уйлый инде. • Бүгенге көн мин Мисырның шаһы исәм, тәңремнән бу кадәрле дәүләт күрсәм, мин үземә моны вәзир итеп куйсам.— бу миңа һич туры килмәс,»— дия инде. Шул сәгатьтүк Җәбраил хәзер килеп, тәңресеннән Йосыфка сәлам җиткерел: «Хәтереңнән бу кинәне китәр.— диде,— бу исәбең сиңа лаек түгел инде. Бозык эшкә Зөләйха сине тартканда, хәйлә-мәкере өстеңә һаман артканда, куа чыгып, арт итәгеңне ертканда — исеңдәдер, йа. Йосыф, ул хәлләр инде. Ул заманда бу бер айлык олан иде. синең хәлеңне бишектән күргән иде. синең өчен таныклык ул биргән иде — ни мәгънәдән сиңа лаек түгел инде?!» Ул әхвәлне Йосыф исенә төшерде, алып килеп, кыйммәт киемнәр кидерде, һәм ышанып аны үзенә вәзир кылды — шуннан бирле ихлас хезмәт итә инде. X бүлек. Йосыфның вәзире турында Бала чакта Йосыф бер төш күргән иде (югарыда әйтелеп ул үткән иде), аннары күп кайгы-хәсрәт чиккән иде — төрле-төрле кыеннарга тарып инде. Аннан соңра тәңресеннән рәхәт килде, Җәбраил җитешеп аңа хәбәр бирде: «Әйа, Йосыф, бу кыеннар ничөн булды — халик сиңа мәгълүм кыла, тыңла инде, һич кешегә шәфкатеңнән син баш тартма, тар коега мәҗрүхләрне1 һич син атма, яла сүзгә колак салып, бәла якма — мәхбүсләргә миһербанлык ит син инде». (...) Кыен көннәр үтеп рәхәт көннәр килде, Йосыф Мисыр иленә хөкемдар булды, тәңресе аңа олуг кодрәт-сәләт бирде — бөтен эшен игелек белән эшләр иде. һәрбер айның башы яңа туган чакта, гаскәр тезелеп, янына килгән чакта, җайдак менеп, Йосыф сәйран кылган чакта — сигез йөз мең гаскәр белән чыгар инде. (...) (Йосыф белән Зөләйханың яңадан очрашуы) Зәгыйфь булды, Зөләйханың күзе күрми, ни киемгә, ни ризыкка күңле бармый, карый булды, тик Йосыфны оныта алмый — Йосыф исә асла хәбәр белми иде. Йосыф үтәр юл өстенә килер иде, кичә-көндез аны көтеп торыр иде, газиз гомрен ул шулай кичерер иде — шул хәлендә гыйшык дәртен йотып инде, һәр даимән яңа ай туган чакта, атлар кешнәп, җайдак гаскәр килгән чакта, газиз Йосыф сәйран чыгып гизгән чакта — ул Зөләйха юлда торыр егълап инде. Егълап тора Зөләйха — Йосыф белми, белми Йосыф, һич янына якын килми, өнавазы колагына ишетелми — быргы кычкыра, барабаннар кагыла инде, һәм Зөләйха, кайгы йотып, кире китә, көйдерәдер, хәсрәт уты, бәгърен өтә, мәхрүм булса да никадәр, кавышу көтә — өмет уты сүнмәсә дә сүнмәс инде! Көннәр, айлар шул рәвешчә узар булды, Зөләйха бу хәленнән би-зар* булды, табына торган санәменнән бизәр булды — «Күрмисең ич хәлем!»— дип шелтәли иде. «Газизә1 идем — кадерсез тол хатын булдым, йөзем калды көл-күмергә, ким-хур булдым, әхвәлемне сөйләп сиңа күп табындым — синнән файда юк икәндер, белдем инде. Мисырда бер дәрәҗәле ханым идем, бик күпләргә башлык идем, олуг идем, сине тәңре дип моңарчы таныр идем — ник бер яктан игелегең тимәс инде?! Йосыф сиддикъ ул чагында колым иде, гыйбадәт гел илаһына кылыр иде, һәр даим ул боерганча йөрер иде — мәүлясе сәгадәт’ бирде инде». Аннан дүнде Зөләйха, мөслимә булды, санәменә, потларга баш имәс булды, ватты-кырды. барсын челпәрәмә кылды — базар чыгып кисәкләрен сатар инде. Аннары сон. янә яңа бер ай туа, Йосыф янә атка атланып сәйран кыла. Зөләйха аһ-зар илә егълап кала — «Әйа, Йосыф, миңа бер күз салсаң инде!» Зөләйхага халик анда ярдәм бирде, фөрьяд аһын Йосыфка ул ирештерде, ишетеп тавышын. Зөләйханы Йосыф күрде — юл чатында урә карап тора инде. Шундук Йосыф аргамагы башын бора, якын килә ул карчыкның каршысына «Нә кешесен,— ди,— йомышың бармы мина? — теләгеңне үтәр идем, әйтсән инде» Җавап бирде: «Әйа. ишет олуг шаһым, үзе зәгыйфь, күзе күрмәс,— дирсең.— бу кем? Мисыр иясе газиз Кыйтфир җефете идем — шул хәлләрдән бу хәлләргә төштем инде. Мин улмын, кем сине сатып алган идем, бөтен малым сиңа корбан кылган идем, синең гыйшкыңа сабышып калган идем бу көн менә шундый хәлгә төштем инде! Барча китте кулымнан күпме дәүләт, берсе калмый җуелды мал вә мөлкәт, вә ләкин сулмас икән күңелдә дәрт — мәхәббәтем әле дә мине көйдерә инде Ихлас күңелдән инандым бер тәңрегә, инандым һәм син Йосыф пәйгамбәргә, калмады һич бер шигем мөэминнәргә — үзем дә хак мөэминә булдым инде». Йосыф күреп, Зөләйханы бик жәлләде, тик шул хәлдә гыйшык дәртен гаҗәпләде, сүзләренә бигүк ышанып җитәлмәде — сынау өчен, янә кайтып сорый инде «йа, Зөләйха, кая синең даның-малың. зифа буең, озын чәчең, хуп җәмалең , тулган айтик балкыр иде ул йөзләрең — син ул хәлдән ничек моңа калдың инде?!» Зөләйха әйтә: «Җәмалем вә малым бирдем бөтенесен синең өчен фида кылдым, бәхетемнән, тәхетемнән' аерылдым — шуңа калдым гыйшкың әсәреннән инде'» •Дөрестән дә, диде Йосыф, - гашыйк булсаң, мәхәббәткә син һаман да тугры калсаң, гыйшык дәртен, дәгъвасын кылыр булсаң раслау өчен бер дәлиле кирәк инде» Зөләйха әйтә: «Әйа. Йосыф, якын ук кил. рәхим итеп, кулыңдагы камчыңны бир. йөрәгемдә гыйшык утын син күрерсең, ялган булыр бу дәгъвам - күрмәсән инде» Йосыф аңа сузылып камчысын бирде. Зөләйха бер «аһ» өреп, кире бирде, ут тоташып сабына янганын күрде, ялкыннары Йосыф кулын өтәр инде! Атып бәрде ул камчысын Йосыф сиддикъ. (гыйшкына һәм Зөләйханың калмады шик). • Нгы ди мәкчеләр " Пешкән ипи * Дәһшәтле тавыш Явыз ният Ул Мам илә җәһәт аның янына бара, янында анын яшеренеп бераз тора, искәрмәстән аркасыннан кул сыпыра — Яһүдә исә берни сизмәс, тоймас инде. Яһүдәнең гадәте иде: ачуы килсә, ачуы килеп кычкырмага ният кылса, берәү килеп аркасыннан сыйпар булса — шул ук мәлдә ачуы басыла инде. Вәгъдә кылган вакыт үтте, инде бик сон, Яһүдәбез ник үкереп бер кычкырсын, көтә алар, әмма ник бер аваз чыксын — килеп, хәл ни булганын сорыйлар инде. «Нигә,— диләр,— нәгърә орып кычкырмадың, гайрәтеңлә шәһәр халкын син кырмадың, вәгъдәбезне син җиренә җиткермәдең — бу арада нинди хикмәт булды инде?» Яһүдә әйтә: «Ахры, әхвәл болай булган, йөргән иде бу тирәдә яшь бер углан, сыйпагандыр сиздермәстән ул аркамнан — бәлки, шуннан гайрәт чиккән булсам инде...» Алар ишетеп, бу хәлгә бик гаҗәпләнде. «Яһүдә,— дип,— бу әхвәлгә ничек төште?» «Әллә бармы Исраилдән" бер-бер кеше?»— диешеп алар аптырауга калды инде. Шул чагында кычкыра ул Йосыф сиддикъ: «Хыянәт әһеле сез, явызлар бик, ниятегез мәгълүмдер миңа анык — янау белән оркетмәкче безне инде». (...) Ошбу илгә ике нәүбәт сез килдегез, миннән байтак кадер-гыйззәт һәм күрдегез, безнең йортта тоз-икмәкле идегез сез — үзегезне Ягъкуб углы дисез'' инде! (...) Бәхетегез,— ди,— атагызны газиз күрәм, югыйсә мин ничөн сезне җибәрттерәм? һәм мәге зне газап белән үтерттерәм!»— ишетеп моны алар куркып тына инде. (Канганга икенче кайтулары) Аннары алар Йосыфка күп ялвара, ахыр килеп, кыйтырга ул рөхсәт бирә, Яһүдәдән аерылары юлга керә — ә ул Ибне-Ямин белән кала инде. Бер-бер артлы ашыгып алар кайтып килә, бөтенесен Ягъкубка алар сөйләп бирә «Ибне-Ямин хәле гаять мөшкел,— дия,— Яһүдәбез аның берлән калды инде». Ишетеп бу әхвәлләрне белгәч Ягъкуб, гамь-хәсрәтләрне чигә янә бик күп; «Кылдымы хак,— диеп сорый,— ул угрылык, үзегез сон күрдегезме моны инде?» Улларыннан Ягъкуб мондый җавап алды: «Шаһ юмарт,—дип,—безгә ул күп игелек кылды, тик өеннән алтын савыты югалды — Ибне-Ямин йөгеннән ул табылды инде». •Бер тәңремә,— диде Ягъкуб,— үтенермен, йусефемне, иншалла. инде күрермен, өч углымны инде тугры китерермен»,— «Ничек бергә җыярсың?» ди алар инде. Аларга ди: «Ул рәхимнән тәүфыйк килсә, кол алдына авыркыен эшләр төшсә, кол сыенып тәңресенә, сабыр кылса,— михнәттән соң рәхәте дә булыр инде!» (Ягъкуб Шәмгуннән хат яздыра) «Әгәр ул эш,— диде Ягъкуб,— алай булса, Мисыр шаһы аны тоткын кылган булса, ә Яһүдә гайрәт белән нәгьрә орса — Шәмгун егар иде кальгаләрен инде». Ул Шәмгуннең көчкуәте хәтәр иде, йөгреп җитеп арысланнар тотар иде, башын өзеп гәүдәсеннән атар иде — саннарын кисәк-кисәк аерып инде. Акланалар: «Без нәкъ шулай итә идек, бездән көчле дип вә ләкин аны күрдек, чарасыздан калып аңа без буй бирдек — көч табалмый аңа һич түзәрлек инде». Ягъкуб нәби Динәсенә әмер кылды, Динә барып каләм-кара алып килде, чакырттырды һәм Шәмгунне — хәзер килде: «Әйа, Шәмгун, болай яз!»— дип әйтер инде. (_) «Пәйгамбәрләр кеше малын алмас,— дип яз,— мәгълүмдер ки, язык эшләр кылмас,— дип яз, оланнары һич тә угры булмас,— дип яз — андый гаеп безгә нахак яла инде. Әүвәл, диген, иттегез күп хөрмәт вә сан, бәрәкәте кимемәсен, арта торсын, ул оланга усал гөман һич кылмасын — берүк безгә кайтарып җибәрсен инде. Рәнҗетмәсен мине, дйп яз, хәсрәтемдә, югыйсә мин дога кыламын сәҗдәмдә, калыр бөтен нәселе аның михнәтләрдә — мәзлүм җанның бәддогасы хәтәр инде». •Угланнары Ягъкуб хатын алып китә, юанмыйча юлда җәһәт аны илтә, газиз Мисыр хозурына килеп җитә — килеп аңа, баш орып бирәләр инде. (Йосыфның җавап хаты) Газиз Йосыф әманәтне алды, күрде, ачмыенча үбеп аны, йөзенә сөртте, аларга күз атып аннан сүзен әйтте: «Сез беләмсез, ничөн болай итәм инде? Әгәр солтан, ди, кайсы ки гадел булса, изгеләрнең хас үз хаты аңа килсә, аны үбеп, янә ул йөзенә силсә24— теләгәнен иляһ кабул итәр инде!» Йосыф сиддикъ атасының хатын укып, белә хәлләр ни хәл булганлыгын анык, аерылу утында бәгъре көеп-янып, пәрдә астында яшерен күз яшь коя инде. Шул чак янына Җәбраил килә хазер, тәңресеннән вәхи-киңәш итеп әйтер: «Әйа, Йосыф, җавап хаты язып күндер — тизүк аны Ягькубка илтсеннәр инде». Аннан Йосыф язды җавап атасына: «Йа, Исраил, бу сүз ничек дөрес була? ' Йомшак кына сыпырса Шөкер тиеш кол даимән тәңресенә хак хөкеменә риза булу кирәк инде. •Йа, Исраил. бу эшеңдә ялгышкансың: мәүляң каза биргәнен генә язгансың, ахыр рәхәт бирәсен тик оныткансың — без колларга истә тоту кирәк инде». (...) Җавап хатын Кәнганга тиз җиткерделәр, кайту белән Исраилгә китерделәр, укыпишетеп барсы мәдех әйдәделәр: «Пәйгамбәрләр сүзе. - диеп,— бу сүз инде!» Моннан соңра әйтә Ягькуб улларына: «Җәһәт янә барыгыз,— ди.— сез Мисырга, өмет итәм.— дия,— мин мәүлям гафурга — Ибне-Ямин Йусеф илә айда инде!» (Йосыфның кардәшләрен куркытуы) Тагын да алар Мисырга әйләнеп килде, диләр: «Сезгә Якъкуб нәби сәлам кылды, әйа, солтан, хәлебез бик хәтәр булды — безне яп та ул угланны чыгар инде. •Безләр бик тә мохтаҗ булып килдек сезгә, «йусефемне табыгыз!» ди Ягькуб безгә, шундый мөшкел кайгы төште бәгьребезгә».- хатны укып. Йосыф хәлне аңлар инде. •Тәхетеннән төшеп Йосыф шул чак җиргә, алар белән кылып бераз мөназәрә'. аннан соң бер язу биреп ул аларга — «Бу язуны сез укыгыз әле!»— диде. Ул аларга шундый хәтәр язу бирде, һәр кайсысы багу белән укып белде, бер-берсенә ым кагышып хәл белдерде - «Безнең кылган (әмәлебез» диеп инде. Йосыф өстәп: «Без моны укый белмибез, Мисыр халкы,— ди,- без моны аңламыйбыз, ул язуның мәгънәсенә төшенәлмибез — сезнең телдә язылган бер язу инде». Диешәләр: «Без дә моны белә алмабыз, сезгә укып, һичбер җавап бирә алмабыз, сезгә лаек юньле бер сүз әйтә алмабыз — гаять начар язылган бу язу инде». Ә асылда үзләре үк язган иде, кол дип кайчан Йосыфны алар саткан иде. өч гаебе бар дип өстенә аткан иде. мөштәригә 4 биргәндә ул язуны инде. Ул соңыннан Йосыфның кулына төшкән, ул язуны һаман бик нык саклап тоткан, салып сандыкка пөхтәләп бикләп тоткан — бу көнгәчә шулай саклап килгән инде. Йосыф сорый: «Сез кол-углан саттыгызмы, өч гаебе бар дип. йөзенә аттыгызмы, ул шарт белән шундый язу яздыгызмы?» - «Язмадык!»— дип алар инкяр итә инде. Йосыф исә. «Җиз савытка. - ди,— сугыек, ни дияр икән чыңгырап, без сыныек. ни дисә дә без аңа буйсыныек» Алар әйтә: «Аллага тапшырдык инде!» Әмер итә зур җиз табак китерәләр, кызыл алтын таяк белән бер бәрәләр. кодрәт белән чыңрап сөйли, ишетәләр — болар кылган гамәлләрне әйтә инде! Йосыф дия: «Хәзер инде танмыйсызмы, савыт чыңрап әйткәннәрне таныйсызмы, үзегезнең гөнаһыны аңлыйсызмы?»— чарасыздан барсы икърар итә " инде. «Сез икән.— ди,— ул Йосыфны алдаганнар: безнең белән тамашага кил. дигәннәр, гөнаһсызны үтерергә үч кылганнар — бер Яһүдә аралап тик калган инде!.. Сөйгән улын атасыннан аерган — сез, бәгыренә сагыш уты яндырган — сез, килеп минем каршыма әйткән буласыз: «Изге нәсел, имеш, хаслар*" диеп инде!?» Кистерәм дә сезнең берәр кулыгызны, астырамын дар агачка барыгызны, үлем җәзасы капласын гөнаһыгызны — шулай сездән Йосыф үчен алам инде!» •«Бәйләгез дә күзләрен,— дип,— фәрман бирде — алтын агач ботагына асыгыз инде!» Алар бик нык өркеп-куркып газап күрде — аһ-зар белән егълашып ялвара инде. Ялваралар иңрәп-сыктап: «Азат итсәң, атабыз хакына гына шәфкать итсәң, каты авыру хәлдә ул, исәп итсәң — сукырайды елап ике күзе инде. Ул бичара инде беребезне җуйды, ике күзе кан-яшь түгеп, күрмәс булды...» Йосыф ишетеп болардан һәм битәр көйде — «Богауларын чишегез!» ди үзе үк инде. (Йосыф агаларын гафу итә) Ишетеп хәлне миһре'1 килде, ачуы китте. Дөя менеп, якын килеп нәкаб12 ачты, үзе килеп һәр кайсының күзен чиште — күргәч барысы: «Йа, илаһым!»—диләр инде. — Йа, Йосыфка ни кадәрле охшаган син! — Йосыф дисәк, нигә безне ят кыласың? — Вә-аллаһи, әллә чын да Йосыфмы син?! — Бак, чынлап та бу бит Йосыф! — диләр инде. Йосыф әйтә, ниһаять: «Белегез анык — мин буламын кардәшегез Йосыф сиддикъ, шулай мине газиз итте иям халик — мин — Йосыфмын, ә бу — бертуганым инде!»’* Моны ишетеп, барсы дәррәү җиргә ава, танып алгач шаша, исакылдан кала, ошбу хәбәр бөтен Мисырга тарала — Мисыр халкы гаҗәепкә кала инде. Йосыф әйтә: «Калкытыгыз башыгызны, ярлыкадым сезнең батыйль*4 эшегезне, кайгырмагыз, кичерәм инде гаебегезне — ,Тан гафу иттем бит мин сезне»,— дия инде. Аеруча дәроцрлелзр Аягүрә торып килеп күрештеләр, - ЙХГкаплыи торган махсус ачЫ КүЗ-ЯШЬ, ХӘСрӘТ бвЛӘН вЛЭШТЫЛар, паибне ямин җөмләсе аһ-ваһ килеп иңрәштеләр — яман бозык моны күреп фәрештәләр агълар инде. Йосыф әйтә: «Инде бодай чара күрәм. атабызга мин бер күлмәк җибәрттерәм. ул мәзлүмне куандырам, сөендерәм — сез аңардан гафу үтенегез инде!» Ни әхвәлдер, йөзеген биреп җибәрми, үз кулыннан тамгамөһерен күндерми, үзгә бер нәрсә бирергә кабул күрми — «Бу күлмәкне аңа илтегез!»— дия инде. Сәбәбе бар: коега Йосыфны салганда. Җәбраилга халик фәрманын биргәндә, оҗмахтан шул күлмәкне алып китергән дә — ул ялангач Йосыфка киерткән иде. (...) (Ана белән Бәшир хикәяте) Анасы үлгәч. Йосыф яшыи калган иде. Ягькуб нәби бер кол хатын алган иде. ул Йосыфка аны дая кылган иде — аның углын исә аерып сатты инде Зари-зари егълады мескен карабаш', җитмеш тамчы түгә-түгә күзеннән яшь; «йа, илаһым, сиңа хәлем мәгълүмдер хуш — оланымны аерып ул сатты инде!» Вәхи; килде: «Мин бер хөкем, дип. боерырмын, дәхи аны сөйгән углыннан аерырмын, бәгыренә фиракъ уты яндырырмын җитмеш елга иңрәтермен аны инде Иң әүвәле — сиңа углын кавыштырам, аннары соң — аңа углын күрештерәм. кадирмен*. вәгъдәмә һич хилаф кылмам — минем вәгъдәм булмыенча калмас инде!» Йосыф бер кол сатып алган Бәшир атлы, (бу хикәят тыңлар өчен бигрәк татлы), холкы күркәм, шәфәгатьле. миһербанлы - төгәл эшен игелек белән эшләр инде. Ул күлмәкне Йосыф хәзер аңа бирә, кулына бер язу язып янә бирә, күлмәкне алып Бәшир юлга керә Мисырдан ул Кәнган таба китәр инде. (Саба җиле) Саба җиле күкләр таба зари кылгач, күк тәңресе кодрәт илә рөхсәт биргәч, җил исеп, ун көн Бәширдән тизрәк килгәч — Йосыф исен Ягъкубка җиткерде инде. Иснәде исә Якъкуб нәби — шөкер кылды, эч кайгылары бушанды — күнле булды: «һай,— ди.— бәнем йусефемнең исе килде — саба җиле мине сөендерде инде! Әкрен исче, саба җиле, ник үтәрсең? Күплемә хуш. йусефемнән ис төтәрсең? Җәрәхәтем төзелмәгә син җитәрсең — син искәннән мин куаныч табам инде Белдем хактыр, сөенче син. саба җиле, йусеф исе кимеми һич. син искәндә, исен тоеп юанамын бу көн әле йусефемнең исен синдә табам инде» Моны ишетеп, сәерсенеп гәпләштеләр, гаеп иткән булып яман сөйләштеләр: XIV бүлек. Йосыфның Ягъкубка күлмәген җибәрүе «Кая ул синең Йусефең?!»— диештеләр — бу күптәнге саташуың гына инде!» (Бәширнең анасы белән күрешүе) Аннары ун көннән соңра Бәшир килде, кое алдында бер хатын кер юа иде, куәт белән килеп, аңа сорау бирде: «Кая ул,— ди,— Ягъкуб йорты, әйтсәң иде?» «Ягъкуб өен,— ди ул хатын,— ник сорыйсың? Каян килдең, йөрешең тиз — ни диямсең? Ягькубка син ул-бу хәбәр китерәмсең? — Сөенчеләп килгәнсең, аһ, белдем инде! Ягъкуб нәби мине сатып алган иде, Йосыфына дая итеп куйган иде, Бәширемне миннән айрып саткан иде — җитмеш елдыр, шул хәсрәтем чигәм инде! Мәгәр миңа вәгьдәвәхи иңгән иде: «Сөендерәм әүвәл сине»,— дигән иде, менә Ягъкуб сөенчесе килгән инде — кая минем Бәширем, аһ, ник юк инде?!» Бәшир әйтә: «Әйа ана, егьламасаң, хәсрәт илә йөрәгеңне таламасаң, хак вәгъдәсе җитмәде дип, гамь йотмасаң — хакыйкатьтә, углың Бәшир ул мин инде!» Ишетеп моны анасының акылы шашты, зарлы хатын бөгелеп үк җиргә төште, исенә килгәч, ана-угыл шат күреште — куанычлы күз яшьләрен түгеп инде. (Ягъкубныц күзе ачылу) Яшьне сөртеп, бер-бер артлы алар керә, сөенә ана — йөзләрендә кояш көлә, Бәшир килеп әманәт күлмәкне бирә — Ягъкуб аны алып йөзенә китерә инде. Алып үпте Ягъкуб аны, йөзенә силде — күз кабагы ачылып китте: «Кем син?»— диде; Бәшир аңа: «Мин шулмын,— ди,— саткан идең мине айрып, газиз әнкәемнән инде!» Аннан — Ягъкуб ача. укый ул мәктүбен, белә кайда икәнлеген хәсрәтенең, булганын Мисыр солтаны Йосыфының — шөкер итеп, хакка сәҗдә кылыр инде. Анда Йосыф кардәшләренә хәлгәт'1 биреп, алтын-көмеш, ат-качырлар хәйран биреп, атасын алып килмәгә рөхсәт биреп: «Каумегез белән килегез!»— дияр инде. Алар кайтты, ата белән кавыштылар, барысы да Ягъкуб белән күрештеләр, иңрәп елап хаталарын сөйләделәр — «Гөнаһыбыз ярлыкачы?!»— диләр инде. «Хәйләләп синнән Йосыфны алган идек, кол дип аны еракларга саткан идек, олуг солтан булган, аны бу көн күрдек — бөтен Мисыр әһле аның колы инде!» «Хатагызны,— дия Ягъкуб,— ярлыкадым, мин сезнең ул языкларны гафу кылдым, үзем дә мин халикымнан рәхәт таптым — сезнең күңелләр дә тыныч булсын инде». Алла пигьдисе ‘ Кыйммәтле иске кием Хокүмәт башлыгы Бер дөя китереп бирде һәм Җәбраил «Моны сиңа җибәрде.— ди.— мәүля җәлил. Мисырга син ашыга күр, йа Исраил — тиз Йосыфка кавышмакчы булсаң инде». Шөкер итеп, Ягъкуб ул дөягә менде, тәмам җитмеш өч кеше илә юлга керде, бөтен өе-нәселе белән күчеп китте — киткән саен угланнары ялвара инде. ♦Ягъкуб нәби, кул күтәреп, дога кылды, угланнары барысы бердән «Амин!» диде, догасын мәүля-тәүваб ‘ кабул кылды — угланнары һаман зар-зар егьлый инде. (Мисырда Ягъкубны каршылауI Йосыф юлга гаскәр тезеп кую белән, атасын каршы алырга чыгу белән, уйнап быргы, барабаннар кагылу белән — толпар атлар хуш өн белән кешнәр инде. Ягъкуб нәби моны күреп шөкер кылды, Йосыф нәби аттан төшеп каршы барды, атасы да дөясеннән төшеп килде — ата-уллы егълап күрешерләр инде. •Чынга ашты Йосыф күргән бар төшләре (кадир тәңре иркендәдер һәр эшләре) кауме, йорты, ул хәсәдле кардәшләре — һәммәсе баш орып хезмәт кыла инде, «йа. шөкрана,-- ди Йосыф,— хур булды шайтан, кардәшләремә янә дус кылды сөбхан '. бу көн үзем Мисыр иясе, газиз солтан»— шөкер әйтеп шәһәргә алар керә инде. •Якын килә анда Йосыф угланнары. Ягъкуб нәби сөеп сораша һәм анларны. Әйтә Йосыф: «Болар безнең улларыбыз — Барысы да Зөләйхадан булмыш инде...» (Ягъкубка хирмәт күрсәтү) • Зөләйха да хөрмәт белән хазер килә, Ягъкуб нәби сораша һәм әхвәл белә, килене өчен янә хәер-дога кыла — Зөләйха шунда Йосыфыннан сорый инде ••Рөхсәт бирсәң, кунак итим Исранлне. сараема чакырып алыйм ул рәсүлне?» Йосыф әйтә «йа Зөләйха, бел тик хәлне пәйгамбәрләр кермәс зур сарайга инде». •Зөләйха бер кечерәк сарай хәзерләтте, төрле-төрле ризык-ни1ъмәт әзерләтте. пәйгамбәрне өндәп алып хөрмәт итте — Ягъкуб анда гаҗәпсенеп әйтә инде •«Бу өйне. ди. миңа лаек төзеткәнсең, күңлемә бик хуш килерлек бизәткәнсең. Кәнгандәге үз өемә тиң иткәнсең.. - Зөләйха әйтә «Йосыфымнан белеп иңде» Ул рәсүлнең бөтен каүмен өндәделәр. Зөләйханың сараена һәм керделәр, аш-су тәгам төрлесеннән китерделәр — гаҗәпләргә калды Ягъкуб күреп инде Күреп әйтә «йөг егерме яшем торыр, һәр дәвам, дип. гыйбадәттә эшем торыр. ' Нарем ву»сии. һәр даимән арпа икмәге ашым торыр — пәйгамбәр дә мондый тәгам капмас инде.» ♦Рәййан әйтте Йосыфка: «Әйа, сиддикъ, Ягькуб нәбине алып кил безгә дә,— дип, җәмәгатем дә йөзен һәм күрсен,— диеп,— аның белән без утырдаш булыр идек!» •Йосыф әйтер: «Рәййан мине кадерләде, азат итеп, зур дәрәҗә, дәүләт бирде, синең белән аңа да бер барыйк инде?»— Ягькуб аңа: «Сүзең хата!» диер инде. ♦«Бурычлы дип сизмә үзеңне Рәййанга, сине халикың чыгарды ул зинданнан, һәр кешегә уңышгыйззәт бер сөбханнан — бары аңар шөкер-рәхмәт кыл син инде.» •Йосыф сүзен тыңлап әмма Ягькуб барды, Рәййан бакты аңа,— нурлы чырай күрде, «Гомерең ничә?»— диеп аннан ул сорады — Ягькуб: «Йөз егерме яшем»,— дия инде. •Рәййан хәраменнән берәү: «Артык!»— диде (инанмады әйткәненә: «Бик карт!» диде); аңа Ягькуб кул күтәреп дога кылды — ияге төште күкрәгенә салынып инде! •Мәлик Рәййан бу хәлгә бик хәйран калды: «Хәрамемнең,— ди,— ияге ник аерылды?» «Пәйгамбәргә,— диде Йосыф,— шөбһә кылды — көфер сөйләүнең җәзасын күрде инде!» •Аннан Рәййан пәйгамбәргә күп ялварды: «Бу хатынның яше-гомере байтак, диде, дүнеп сезнең дингә дә ул кергән иде — янә аңа изге дога кылсаң инде!» (...) •Ягькуб нәби кул күтәреп дога кылды — ул хатынның шундук ияге утырды; ул мескинә үз языгын аңлап алды — «Исхак диеп мин белгәнмен» дия инде. (...) Ягькуб анда кырык елга кадәр торды. Җәбраил бер көн килеп хәбәр бирде, хак сәламен, вә хи сүзен ул җиткерде,— әмер шулдыр: «Бу Мисырдан чыксын инде!» Ягькуб нәби хәбәр алгач бу әхвәлдән, газиз Йосыфын дәштерде, кылды игълан. Йосыф ишетеп моңга калды бу кайгыдан — бәхилләшеп Ягькуб юлга чыга инде. Чыгарыннан әүвәл аңар үгет бирә: — Йа. Йусефем. киңәшемне тотсаң,— дия.— ахырда син бу Мисырдан чыксаң.— дия.— мөэминнәрнең җае Мисыр түгел инде!» Ягькуб шулай Кәнган таба юлга керде, газиз Йосыф аһлапелап кире дүнде. Мисырдагы түрә-вәзиргә белдерде: • Ягькуб нәби каумен җыеп китте инде!» Ата-баба җиренә кайтып җитү белән, күп тә түгел, берничә көн үтү белән, гарше күктән ' әмер-фәрман итү белән — фәрештәләр килеп кабер казый инде. Аны күреп Ягькуб нәби сорый әхвәл, тугры җавап бирә аңа фәрештәләр: «Тәңренең бер дустына дип җиткән әҗәл — гүр казыйбыз аның өчен, диеп инде». (...) Фәрештәләр каберне тәмам иткәчтен, гуд-ганбәр; . зиба -ефәк түшәгәчтен, эчен-тышын гаҗәп күркәм бизәгәчтен — Ягькуб анда керергә дип теләр инде. «Әгәр син,- ди фәрештәләр.— керер булсаң, хакыйкатьтә бу урынны теләр булсаң, бу тынлыкка4 кавышуны эстәр булсаң — йа Исраил, бу ширбәтне эчсәң инде!» Кулын сонып Ягькуб нәби алды аны. «Бисмиллаһи» диеп эчте тустаганнан — изге тәннән чыкты китте газиз җаны, оҗмах таба мисле коштай очар инде. Җәсәден" ул фәрештәләр юып салды һәм җәннәттән ак бүз китереп кәфен сарды, шуннан соңра кавеменә хәбәр кылды — йорты әһле килеп зар-зар сгълар инде. Угланнары җеназасына җыелды, фәрештәләр килеп янә намаз кылды, дүртенче гүр ул җирдә һәм пәйда булды — Хәлил*. Сара. Исхак. Якуб анда инде. Ул Җәбраил Йосыфка һәм хәзер килде, халикыннан аңа сәлам, хәбәр кылды: «Синең,— диеп, алтмыш ел гомрең калды — шуңа лаек ярагыңны кылсаң инде. Ошбу Мисыр халыкларын кыл син дәгъват, исламга өндә аларны, китсен бидгать; 1 пәйгамбәрсең син үзең, хаклыкка өндәп — көфер юлдан дөрес юлга чыгар инде!» Аннан Йосыф Мисыр халкын өндәп йөрде, алар моны өнәмәде: «Көчләү!»— диде, хәтта аңа Рәййан үзе шик белдерде — «Исламга өнди ул безне!»— диләр инде. Рәййан чакырып Йосыфны бик үгетләде: «Мисыр халкы сөя сине гаять,— диде, өндәмә тик боларны ул дингә,— диде — кермәс алар исламга һич, куйчы инде!» Йосыф аңа: «Белсәнә.— ди.— мәлик Рәййан, моны миңа боерды ул кадир дәййан,' аның әмерен генә сезгә иттем бәян — үтәү тиеш тәңренең фәрманын инде!» «Моннан ары,— ди,— мин болай һич кылмамын, ахры, артык бу Мисырда кала алмамын, динсезләргә һаман күрше була алмамын — безгә аерым тору кирәк булыр инде._» Аннан Йосыф җәмгы мөэминнәрен җыйды, күчеп китеп Мисырдан, бер шәһәр корды, ул хуш җиргә «Нәһр-эл-гойун»' дип исем бирде — бергәләшеп ул шәһрестанда яшәр инде. Ул хуп җирдә алар таба күп бәрәкәт, елдан-елга арта һаман муллык-нигъмәт, күренмидер һич ки анда көфер-низаг1 ’— шәһәр исме Имин диеп мәшһүр инде. Моны ишетеп Рәййан гаҗәепкә калды, бу шәһәрне бер күрмәгә һәвәс кылды: «Рөхсәт итсәң, шәһәреңә керсәм»,— диде — Йосыф әйтә: «Монда көфер кермәс инде!» Рәййан тыңлап Йосыфны мөселман булды, ләкин тәңре аңа язмыш кылган иде, кермәс борын ул шәһәргә Рәййан үлде — берәүләр бүтән риваять әйтер инде. Бәгьзеләр ди: «Рәййан озак гомёр сөрде, йөз дүндереп, мәҗүслеккә янә керде — Муса пәйгамбәр Мисырда аны күрде — ул чак аңа фиргавен Рәййан дирләр инде. «Рәййан углы,— ди кайберләр,— Мөсгаб калды. Ул Мисырда ике йөз ел хөкем кылды, Мөсгаб углы фиргавен ул ләгыйн булды — аңа Мөсгаб углы Вәлид дирләр инде.» XVI бүлек. Йосыфның Мисырдан чыгуы Йосыф нәби ул шәһәрдә озак калды, халик ана бер көн әҗәл мәгълүм кылды, Йосыф анда угланнарга үгет кылды: «Саклагыз,— дип. — иманыгыз берүк инде!* Аңардан элек Зөләйха вафат булды. Йосыф аның хәсрәтеннән янды, көйде, аннары соң янә бүтән өйләнмәде — улларын ул тәрбия кылып яшәде инде. Аннары соң Йосыфка да нәүбәт булды, балалардан, туганнардан аерылды, халик хозурына таба сәфәр кылды, рәхим аңа мәрхәмәтләр кыла инде. Кардәшләре, угланнары аһ-зар кылып, ата-баба йоласы илә җеназа кылып, ул сиддикъның табутын шәп җиһаз кылып — мәетен һәм бер хуш җиргә күмде инде. (Йосыфтан соңгы хәл-әхөәл турында риваять) Бу тарафта булды бик күп муллык-нигъмәт. адәмигә, бар җанлыга булды рәхәт, вәләкин Мисыр ягында булды михнәт — бик күп халкы ачлык-тарлык күрер инде. Мәлик Рәйиан Мөсалимгә илче йөртте, Йосыф нәбинең табутын теләттерде. Мөсалимгә, мәгълүм, бу сүз сәер булды — • Атам гүрен ничек бирим?'» — диер инде. (...) Аннары соң солых була ике арада, Мөсалимгә үгет кыла кардәш-ага «Рәййан итте күп игелек,— дип, атаңа - сугыша күрмә, теләгәнен бир син инде!» Рәййан килеп Йосыф нәби табутын алды, яңа бик шәп төрбә корып, дәфен кылды', ул тарафта иркенчелек чиксез булды — бу тарафка' кысынкылык килде инде. Хәзер Рәййан Мөсалимгә кылды игелек, Йосыф гүрен су эченә* куйды төшереп, ул чагында Мисырга да булды муллык ике якка да бәрәкәт тулды инде Йосыф мәете кырык еллап суда калды. Кәлимулла ниһаять Мисырга килде, рәхим алла шул чагында әмер кылды: «Сиддикымны су эченнән чыгар инде!» Муса-кәлим Йосыф табутын эзләп йөрде, белә алмады, бер карчыкны анда күрде, килү белән Йосыф каберен ул күрсәтте - шуңа аны белекле Мәрьям диләр инде. •Муса кайчан Йосыф каберен анык белде, ул табутны су эченнән чыгарттырды, тәңресеннән һәм Мусага рөхсәт килде — Мисырдан ул табутны алып китә инде. Аннан Муса Кәнганга аны алып килә, Ягъкубның каберен шунда эзләп белә. Йосыфны да шул урынга җирләп күмә — бүген анда зиярәткә баралар инде Шөкер кылам, инде китап булды тәмам, кадир мәүлям кылды илһам, рәхмәт ана. аңласагыг менәр төрле хикмәт монда,— бу зәгыйфь көйгә салып төзеде инде. XVII бүлек. Йосыфның вафаты Жнрлоү Ягъни Мисыр ягында *Я|-ы|и Мосалим ягында ' Нил глисына ' Муса пдДгамОор Килим ул ла анык кушаматы ' Иг галетой ал итарга Автор (традицион пи-ъАир ви рода финна загыДфычгк нуля* ТОТЫЛМЫЙ! Йосыф нәби кыйссасын хикәят кылдык, гарәп-фарс и теленнән аңлатып яздык, укырга һәм тыңларга да булды анык — укыганнар мактап дога кылсын инде. Йосыф нәби кыйссасын һәр гакыйль укыр, тыңлаган саен күңеле эрер, яше агар, әгъзасыннан гөнаһлары сыгылып чыгар — рәхман аңа рәхим шәфкать кылыр инде. Белгән кеше бу назымны сөйләр булса, гакыйль кеше колак тотып тыңлар булса, укып-тыңлап безгә догаи хәер кылса — тәңре аны шиксез кабул итә инде. Укыганнар, тыңлаганнар дога кыла, бу зәгыйфь дога көтә — халик белә, хәер-дога гөнаһлыларны кичерә — ярлыкауга лаеклы ул була инде. Гәүһәр ташы1 мәгәр әле гәүһәр булмас, тикмә кеше гәүһәр кадерен таный алмас, бу назымның кыйммәтен һич ахмак белмәс гакыйль кеше тыңлар, аңлар, белер инде. Әй үкенеч, теләсә кем төзә алмады, гыйльме, фикере ким кемсәләр яза алмады, бу зәгыйфьнең ошбу назымы бозылмады — дүрт юллыклы вәзенгә*' тиң торйр инде. Моны язган зәгыйфь бәндә Гали атлы, егерме дүрт иҗеккә ул салып юлны, ярлыкасаң, йа рәхим, бу гөнаһлы колны — шәфкатеңнән өлеш өмет итәр инде. Өмет тота бу языклы син мәүлягә, син олуг, син шәфкатьле, син вәлигә1 , мәрхәмәт кыл рәхим итеп Кол Галигә — гамьле күңлен сөенечле итсәң иде. Йа ходаем, бар хаҗәтем мәгълүм сиңа, зарлы күңлем мөнаҗәте — тәңрем, сиңа, йа рәхим вә рәхманым син, мәхрүм кылма соң сулышым иман белән үткәр инде. Ул тәңредән булыш-ярдәм җиткәнендә, олуг, изге рәҗәп ае утызында, тарихның4 һәм алты йөз дә тугызында5— бу китабым төзеп тәмам кылдым инде. Ярдәм, уңыш, фикри куәт аннан алдым, аның илһам биргәненә шөкер кылдым, бу арада китабымны тәмам кылдым — «Сезгә, безгә ул файдалы булсын» инде! Тәмам