Логотип Казан Утлары
Хикәя

КИМ, ГЫРЛАМА!

 

Ишегалдын себереп йөргән дворник хатын, коты алынып, себеркесен югары күтәрде — Фу. куркыттың бит, шайтан! Котырдың мәллә? Ким бу хатынга гаҗәпләнеп, аптырап карап торды. Аннан соң, үзе атылып чыккан ишеккә таба төртеп күрсәтеп, өзек-өзек сүзләр әйтте — Сөйләшә Гырламаска куша Кем? — хатын, себерке сабын асфальтка бәреп алды да ашыгып-ачуланып себерергә кереште— Эчә-эчә акылдан яздың инде әллә? Юк, Ким үз акылында иде Урамга чыгып, күкрәк тутырып һава сулагач, ул моңа үзе дә ныклап ышанды Ә өйдә чакта, «Мартажың күзләренә карап торган чакта Ким. шул мизгелне күзаллап, бөтен тәне белән калтыранып куйды, җилкәсе буй лап салкын чымырдау йөгереп үтте. — Сатарга кирәк,- дип уйлады Ким һәм бу уйны кычкырып әйткәнен сизми дә калды Ул ашыга-ашыга атлый, әмма ренең кая таба юл тотканын да белми иде әле Ниндидер бер курку, күкрәккә кереп оялаган шомлану хисе аны өеннән читкәрәк, ераккарак куа иде — Сатарга кирәк' дип кабатлады Ким һәм. кинәт тукталып, як- ягына каранды Шунда гына ул үзенең әле айнып җнтмәгәнлеген. кичәге хәмернең тәнендә, күзәнәкләрендә яшәвен, гәүдәсенең, буыннарының тәмам ватылган, хәлсезләнгән булуын аңлап алды Әмма бол арның барысын да бүтән бер авырлык, бүтән бер хәлсезлек шомлы курку хисе басып тора, шул хис Кимнең сулышында, кан тибешендә, күзәнәкләрендә тыпырчына Әнә шул халәтендә буталган һәм тәмам өркенгән зиһене белән Ким тагын бер нәрсәне аңлады көн кичәге көннән бик нык аерыла, бүген ул «Мартажы бердәнбер ышанычлы дустын, үзенә якын булган, аның үзен якын иткән соңгы җан иясен югалткан «Марта» инде яшь тулып узган киң күкрәкле, зур гәүдәле, сабыр һәм акыллы карашлы нәселле овчарка иде Әлеге дустын Ким моннан нәкъ бер ел элек тапты Ләкин әле аңынчы, «Мартажы тапканчыга кадәр, үл бик күп нәрсәләрне югалтырга өлгерде Яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр булды авыр кичерде, ияләште Башка бик күпләр кебек үк. Ким дә үзенең югалтуларына нәкъ менә эчү сәбәп булуын анлый. төшенә, әмма үзен һич тә эчкечегә санамый ю* 147 иде Әйе әйе. бер көн килер дә кинәт барысы да үзгәрер, яңарыр, тормыш кабат башланыр кебек иде ана Бүтән бик күпләр кебек үк. Ким үзен яшәргә, эшләргә, тормыштан, фани дөньядан матурлыклар һәм рәхәтлекләр табарга хаклы саный, әлеге матурлыларның хәмер рәшәсе аша юкка чыгып баруын күреп, аңлап тора, кайчан да булса аларны куш учлап табасына ышана иде Әмма көн артыннан көн үтә. ай артыннан ел үтә торды. Кимнең эш урыннары, яшәү шартлары, кием-салымы яңарды, бары тик ул көткән үзгәреш кенә күренмәде: ул көткән матурлыклар гына табылмады Буй җиткән кызын кияүгә бирүне ул зур югалтуга санады. «Кызны югалту» авырлыгын озак кичерде, шул авырлыкны «юу» хакына шактый чыгымнар тотты Әмма кызының кияүгә китүе әллә ни зур югалту булмаган икән әле. Кемнең бәхетсезлегенәдер. Ким кияве белән уртак тел таба алмый интекте автобус йөртүче егет бөтенләй эчми-тартмый торган кеше булып чыкты Кунакка килсә, бабасы сыеннан авыз итмәде, хатын-кыз сыман, тәм-том белән чикләнде. Киявенең бу гадәтенә ата буларак шатланса да. ниндидер бер үҗәтлек Кимнең эчен гел тырнап. борчып торды: «Бабай» дип, янында сайрап-гөрләп. чөкердәшеп- чәкештереп тә утырмагач, нинди кияү була инде ул тагын? Тора- бара ияләштеләр табынга куелган шешәне Ким үзе генә бушатты Әмма, ул кәефләнгәнгә карап, кияү белән тел ялганмады Моны сизеп үртәлгән Ким янә стаканга үрелде, табынның ямен җибәргәләде. Андый чакта кызы, аны бер читкә дәшеп алып: - Әти дим! Эчмә инде ул барында, ичмасам?! Күреп торасың бит. күңелсез аңа. эчкән кеше белән күңелсез! — дип. яшь аралаш ялвара иде Тик андый чакта Ким сүзне кесәдән эзләмәде, җавапны әйләндереп кенә салды: Ә миңа5 Мина айнык кеше белән утыру күңеллеме? Кияү белән кыз бу йортка сирәкләделәр. Тора-бара бөтенләй күренмәс булдылар Бу хәлне Кимнең хатыны авыр кичерде, үзе кияү йортына, кызы янына ешлады Аның бәхетенә, кыз кайнанасыз-кайн- атасыз йортта, иркен фатирда яши иде. Хатын ял көннәрен, буш вакытларын шунда үткәрде, атналар буена шунда яшәде Ким ялгыз иде Әнә шул ялгыз көннәренең берсендә ул үз өенә «Марта»ны — йомшак борынлы, сөйкемле карашлы, кәкре тәпиле бер көчекне алып кайтты Ул көнне Ким башы чатнап уянды Күпме генә тырышса да. кичәге төнне ничек үткәргәнен, өенә ничек кайтып егылганын хәтерли алмады Хатыны өйдә юк иде «Тагын шунда киткән», дип уйлады Ким. өйлә тормаган, өйдә кунмаган хатыннарның барчасына ләгънәт укып, урыныннан кузгалды Эчке бер сусау, эчке бер таләп аны карават башында яткан чалбары янына алып килде Кичәге аванстан җиде сум акча калган иде. Ким ашыгып киенде. Аны кузгалырга, ашыгып киенергә мәҗбүр иткән әлеге эчке таләп хәзер инде урамга, яшелчә кибетендәге таныш йөкчеләр янына ашыктыра иде. Ким белә: аларда бар. әлбәттә, икеләтә бәягә, әмма бар һич югында, үзара кушылырга мөмкин Тик менә башны гына ничектер җиңеләйтергә, кибет янына барып җитәргә генә кирәк. Таныш йөкче аның гозерен ярты юлда бүлдерде: — Хана. туган! Кичә койрыкка бастылар Минем напарник кунакта әле. следователь янында... Нәкъ менә шул чакта (алла юк диген!) аның янында Шәүкәт карт пәйда булды Әлеге картның Шәүкәт исемле булуын, үз фатирында бер ялгызы яшәвен Ким соңыннан белде. Ә ул чакта әлеге карт аның җиңеннән тартты: Туган, хәлең начар бугай Үзең әйбәт кеше күренәсең Хакын түләсәң, өлешкә кертәм,— диде. Ким картка иярде Ике бүлмәле зур фатирның алгы ягында алагаем зур гәүдәле эт ята. үзе тирәсенә елышып, чинашып уйнаган көчекләрен сак кына күзәтә иде Кимнең шуларга карап торуын күргән Шәүкәт карт яратып сукранды: Тәмам урам марҗасына әйләнде Тагын алып кайткан менә Элек нәселле нәрсә иде үзе. югыйсә Сөт каян җиткерим мин хәзер аларг а?. Йә. ярар, аларның үз сөте, безнең үзебезнеке Шулай таныштылар Син Ким буласың инде, алайса, диде карт Исемеңнең каян чыкканын беләсеңме соң? «Ком мунисти чески интрнасионал»дан. туган Белеп тор, син - җирдәге бөтен яшьләрнең бер вәкиле Әйдә, шуның өчен берне күтәрик әле Ул көнне Ким өенә көчек күтәреп кайтты Сина сатмыйм, син әйбәт кеше, бүләк ятәм, тиде аңа Шәүкәт карт Исемен «Марта» дип кушарсың Минем өченче хатынның исеме шулай ңде Әнә шулай итеп. Ким «Мартажлы булды Аның тормышында кинәт кенә пәйда булган шушы җан иясе бу тормышны шактый үзгәртеп җибәрә язды Әйе. Ким моны үзе дә сизде шушы кәкре тәпиле, ялагай һәм тугры карашлы, яклауга һәм кайгыртуга соң чиктә мохтаҗ булган нәни көчекне багу анын бушап калган күңел түренә бер мәгънә төсмере, яшәү мәгънәсе төсмере салды Ким эштән соң өенә ашыкты. «Мартажны күрергә, аның уйнавын, шаяруын күрергә, эчкерсез кара шып тоярга ашыкты Аның бу «йомшаклыгын» шешәдәш дус-ишләр, таныш-белешләр таныды, хәтта ниндидер бер хөрмәт белән карады Шуңа күрә дә. уртакка акча җыешканда Кимгә тиеннәр калдырыгыз, аның сөт алып кайтасы бар дип кисәтә башладылар Әйе. «Марта» Кимне үзгәртә язды, әмма үзгәртә алмады Билгеле, әлеге сөйкемле көчек Кимнең иң якыны, кадерлесе бердәнбере булудан туктамады Бигрәк тә. Кимнең хатыны, бу йортны бөтенләйгә калдырып, кияве һәм кызы янына күчеп киткәч. «Марта» Ким өчен сулар һава, аралашыр җан иясе булып калды • Кимнең хатыны киткән чакта Туйдым, арыдым Кнм бу эчүләреннән Ачуланма ia р дә. китәм. диде Әгәр эчүеңне ташласаң, хәбәр нтәрсен: шунда гына кире кайтачакмын, диде Кимнең хатыны китте Өй эче әрнү сукранулардан, үпкә рәнҗүләр дән «Авансыңны алып кайтмадык' Квартплата түләнмәгән? Кххня тәрәзәсенең тупсасы купкан, бәдрәфтәге торбадан су ага. кыргаяк оясына әйләнүен көтәсеңме’ Үзең булдыралмасаң, слесарь чакыртыр идең ичмасам' » кебек инәлүләрдән бушап калды «Үзен ташлый алмасаң. дәваланып кара!» дигән җан әрнеткеч сүзләр ишетелми баш лады г Порттагы. Кимнең тормышындагы, күңелендәге бушлыкны «Марта» биләде Ул тугры һәм ышанучан иде. үз хуҗасын ташлап китә белми иде... , « * «Мартажның бу тугрылыгы, акылы зиһене анын үзе белән бергә үсте Ким хәтерләми, әмма күрик.ь-ре ана шулай сөйләде өенә кайтып җитәрлек булмаган Кнм. исереп егылган Бер милиционер белән ике дружиначы аны айныткычка алып кнтмәкче булган Хуҗасының баш очында утырган «Марта» якын җибәрмәгән тегеләрне Хәтта күршеләр гә дә якын килергә рөхсәт итмәгән Ким айнып аякка басмый торып, урыныннан кузгалмаган Моны Кнм Шәүкәт картка әйтте Картның күзләренә яшь килде - Эт бит ул. туганкаем, эт бит ул' дип кабатлады Шәүкәт карт — Хатының ташлап китә, балаларың йөз чөерә — ә эт ул, туган, синең өчен җанын ярып бирергә дә әзер тора. Очрашкан саен. «Марта» турында сөйләшми калмыйлар иде. Әмма Шәүкәт карт фәлсәфәне киңәйтергә, тирәнәйтергә ярата: - Мин, туган, өч хатын алып карадым, өчесеннән дә рәхәт күрмәдем Берсен алдым — бүтәнгә ияреп качты, икенчесен алдым — әрәмтамак булып, миннән дә күбрәк эчте; өченчесе, әйтсәм-әйтим инде, мине мәҗбүри дәвалауга тыгарга маташты. Куып чыгардым пумала башны.. Менә хатыннар хәзер нинди, туган.. — Минеке дә шулай диде, дәвалан, дип теңкәгә тиде. Барып чыккан алкаш син, имеш. — Вәт! Әйтәм бит мин сиңа, әйтәм бит! Хатын-кызның җелегендә әшәкелек ята. Алкаш син, имеш Алкаш булыр өчен, беләсең килсә, төп-төгәл өч шарт кирәк, туганкаем. Беренчесе: көн саен килеп, сине сыйлап торырлык дусларың булсын — шунсыз пычагым да акчаң җитмәячәк. Икенчесе синең көн саен эчеп йөрүеңә риза булып, участко- выйга тапшырмый торган хатының булсын Өченчесе инде, кем, туган, иң мөһиме аракының бөтен хәшәрәтлегенә, ямьсезлегенә-тәмсезлегенә, йөрәк белән бавырны, җан белән бәгырьне алмаш-тилмәш тукмавына бирешми торган сәламәтлек кирәк. Ә бармы соң шул шартларның берәрсе бездә? Юк! Шуңа күрә дә, туганкаем, чын алкаш чыкмый тек чыкмый инде бездән. Әйдә, шуның өчен берне күтәрик әле... Шәүкәт карт, күтәреп куя да дәвам итә: — Кешенекен эчмибез. Мин — үз пенсиямә, син — эшләп тапканыңа эчәсең Качып түгел, үз өебездә рәхәтләнеп утырабыз, аяк тибеп. Теге кем әйтмешли, сүзебез эштән аерылмый — ничек әйтсәк, шулай эчәбез. Ә бит аның, туганкай, качып эчүчеләре дөнья тулы. Эшендә алар «аракы дошман» дип кычкыра, җыелышларда өстәл төя, аннан соң, качып-посып, аулак урын эзләп, шешә башын ялый. Эчкәнен туганнарына, хатынына, дусларына күрсәтергә курка. Эт тормышы инде ул туган, эт тормышы Ә без алай түгел, безнең сүз эштән аерылмый. Әйдә, шуның өчен берне.. Шәүкәт карт яныннан Ким төнлә генә кайта, лаякыл исереп кайта иде Эшләп тапкан акчасы белән бергә саулыгын да туздырып, рухын сындырып йөргән көннәрендә Шәүкәт карт яңа яшәү дәрте, көч бирә сыман Кичә дә ул Шәүкәт картта булып кайтты. Иртәнге өчләрдә кинәт саташып уянды. Күкрәге оеган, йөрәге тибүдән туктаган кебек иде. Тәнне басып, кысып торган авыр хәлсезлек кулныаякны кузгатырга ирек бирми Иреннәрдән каядыр эчкә, тирәнгә кадәр сузылган сусау сулышны тыя Ким. үлем алды куркуын тоеп, кычкырмакчы булды — тавышы чыкмады. Күз алдыннан бер мизгел эчендә хатыны, кызы, кияве, инде күптән вафат булган әнисе үтте Шушы мизгел аны коткарды йөрәге еш-еш тибә башлады һәм ул, үзендә көч табып, янә- шәдәге, шушы өйдәге бердәнбер җан иясен дәште: — «Марта»... «Марта»!.. Хуҗасының төнге саташуларына, төнге укшуларына ияләшкән эт бу хәлсез тавышны ишетте Ишек төбендә йоклап яткан җиреннән атылып килеп, ал аякларын ятакка куйды, сораулы карашын Кимгә төбәде. Ким кулын этнең башына куйды. Шушы минутта янында җан иясе булу аның өчен әйтеп бетергесез юаныч иде. Кимнең күзләрендә кайнар яшь тамчысы пәйда булды. Әлеге яшь тамчысы аның күкрәген ачты, сулышын җиңеләйтте. «Вакыт күпме икән?»—дип уйлады Ким Аның ишеткәне бар иде: «Әгәр кеше иртәнге дүрткә кадәр үлмәсә, дүрттән соң инде махмырдан үлми икән Ким йоклап киткәндә яктыра башлаган иде инде. Кинәт ул сискәнде. Үз-үзен аңышмыйча, тынлыкка колак салды һәм аермачык итеп ишетте: — Ким, гырлама... Кем бар анда?! дип кычкырды Ким һәм, бөтен тәне белән калтыранып, урыныннан сикереп торды Бүлмәне, кухня ягын - барча урынны карап чыкты. Ишек төбендә йокымсырап яткан «Марта» дан башка өйдә беркем дә юк иде. «Саташам бугай » дип уйлады Ким Якадан йоклап китәргә тырышып, башын юрганга төрде — Ким, гырлама!.. Ким юрганын атып бәрде. Тавыш килгән якны чамаларга тырышып, як якка каранды. Тавыш якында, бик якында яңгырый, ә бүлмәдә бер кем дә юк иде. Кинәт аның карашы: «Марта»га төште Эт тә. хуҗасына төбәлеп, тул-туры карап ята иде. Үзүзен белештермәс дәрәҗәдә курыккан Ким этенә җикерде: — Нәрсә кирәк сиңа?! Бу тавышка «Марта» сикереп үк торды. Аннан соң, башын чайкап. әлеге сүзне кабатлады: — Ким, гырлама!.. Әнә шуннан соң өеннән бәрелеп-сугылып килеп чыкты Ким Ул үз-үзен белештермичә атлады Шактый баргач кына, үзенең Шәүкәт карт янына ашыгуын төшенде. Әйтерсең, аны бүгенге хәлендә, бүгенге халәтендә бары тик Шәүкәт карт кына яклый ала. курку-шомланудан йолып кала ала иде. — Адәм кыяфәтләре калмаган үзеңдә,—дип кеткелдәде Шәүкәт карт Ким аңа «Марта» белән булган хәлне сөйләп биргән иде Этнең телгә килүеннән коты алынган берәүнең' Хи-хи-хи. туганкаем, этеңне түгел, колагыңны гаеплә, колагыңны' Тавыш гәлүтсинәтсиясе ул, беләсең килсә Мин үзем тавышныкына гына төкереп тә бирмим .Менә идәндә җен шайтаннар йөгерешә башласа, анысы инде интектерә, туган, анысы җелеккә төшә — Мин бит саташып кына ишетмәдем Туп-туры карап әйтте «Ким, гырлама!» ди — Син, туган, болай гына рәтләнерлек түгелсең бугай Хәзер терелтәм мин сине Авыр чакта бер-беренә ярдәм кулы суза белү кирәк Иртән пенсия китергәннәр иде Шәүкәт карт белән бергә баш төзәткәндә Кнм үзенең иртәнге куркуын, бөтен шомлануын онытты «Марта» турында сүз кабатлан ган чакта, йодрыгы белән өстәл төеп янады — Хәзер, кайтам да тотып ярам мин аны' Карале син аны. ә’ Хуҗасына «гырлама» дип җикерсен әле3 ' — Минем өченче хатын да, сабакы. кычкырырга ярата иде. Шәүкәт карт хатыннарының һәрберсенә бәя биреп чыкты Аннан соң. күңеле нечкәреп, башын өстәлгә салып үкседе Этне гаепләмә син. туган, гаепләмә этне! Аракы аркасында этеңнән дә колак кагарсыңмыни3 ' Инде кичкырын. өенә таба кайтып барганда. Кнм иртәнге шомлануларыннан арынган иде «Башта тотып ярам, аннан соң куып чыгарам мин аны' - дип үзалдына сөйләнеп кайтты Алай бик хуҗасына җн керенә торган булса, йөрсен шунда урам себеркесе кебек өстерәлеп » Әмма, өйгә якынлашкан саен. Ким үзенең ирексездән айный баруын, күңеленә яңадан курку, шомлану тула баруын сизде Ул кинәт «Марта» НЫК төбәлеп торган карашын күз алдына китерде һәм бүген шул караш белән бергә очрашасы барлыгын исенә төшерде Башта ул караңгы тәрәзәләргә карап торды Аннан соң баскычтан әкрен генә күтәрелде Ишекне япмыйча, бикләмичә чыгып йөгергән иде һәрхәлдә, анын үзенә шулай тоелды Әллә япты микән? Ким. ниндидер бер угры кебек, әкрен генә атлап, ишеккә таба якынлашты Эчтә ни барын белергә, ишетергә теләгәндәй, казагын ишеккә терәде һәм шунда ук. «Марта» ның еш-еш суланын. чак кына аваз чыгарып, сулкылдап куюын ишетте Күрәсең эт анын аяк тавышларын, баскычтан атлап менүен сизеп, ишек төбенә үк килеп утырган Аның сулкылдап куюында таныш тавыш лар сагынганлык, тугрылык, көтеп алганлык авазын ишетте Кнм Тик ул ишекне ачарга ашыкмады. Менә шушы ишек ачылуга. «Марта» ана төбәлеп карар да, «Ким, гырлама!. » дип кычырыр кебек иде аңа. Ниһаять, ул ишеккә кагылды. Аз гына, ярык булып кына ачылырлык итеп, ишекне этте. Эчкә карады һәм нәкъ шул минутта үз биеклегенә кадәр күтәрелеп, арт аякларына баскан «Марта»ның карашы белән күзгә-күз очрашты. Ким куркудан кычкырып җибәрде. Баскычлар буйлап түбән таба йөгергәндә аны кемдер арттан куып килә һәм: «Ким, гырлама!. Ким, гырлама!..» дип кабатлый кебек иде. Бу вакыйгадан сон атна-ун көн чамасы вакыт үткән иде. — Әйтегез әле, утыз өченче квартирага каян кереп була? Дворник хатын, себеркесенә таянып, сынаулы карашын килүчегә төбәде: — Кем кирәк иде анда сиңа? — Мина... Мин белергә теләгән идем... Анда эт булырга тиеш, «Марта» исемле... — Эте бар барын да, хуҗасы менә әллә кая китеп олакты, шайтан! Үзе ник шунда кадалып кына китми, исерекбаш. «Марта»сы жәл бит, эте жәл. Беркая да чыкмый, шул дуңгызны көтеп утыра бит. Үзе беркемне дә өйгә якын җибәрми. Хатыны килгән иде — аны да кертмәде. Мин инде, кызганып, ит-мазар ыргыткалыйм үзенә. Башта гел авыз да итмәде, ашамады, мескенкәем, шыр сөяккә калды. Кая олаккандыр теге мөртәт, алла белгән? Хатын, әлеге ир кешенең өс-башына, килеш-кыяфәтенә тагын бер кат карап алды да, ышанып булса кирәк, Кимнең фатирына илткән баскычка таба ымлады: — Әнә шунда тора иде Ким... Ир кеше баскычлар буйлап күтәрелде. Дворник хатын, себеркесен тоткан килеш, аның артыннан иярде. Ир, ишекне аз гына ачып, бүлмәгә күз салды. Анда, ишек төбендә, хуҗасы кайтса каршыларга, чит-ятлар килсә — юлга каршы төшәргә әзер булып, ябыккан, хәлсезләнгән «Марта» утыра иде. Эт урыныннан кузгалмады, өрмәде, әмма үзенең өй сакчысы икәнен белдереп яшьле, сораулы карашын ишек ачучыларга туры төбәде. — «Марта», дип эндәште ир кеше,— «Марта», син көт, кайтачак синең хуҗаң, кайтачак. Тиздән, озакламый... «Марта», ирнең сүзләрен аңлагандай, алга талпына төшеп, сулкылдап куйды. Ир, кесәсеннән төргәк чыгарып, эт алдына колбаса кисәге куйды: — Кайтачак ул, кайтачак, «Марта», көт! — аннан соң, ул кесәсеннән егерме бишлек акча чыгарып, дворник хатынга сузды.— Сез, авыр булмаса, «Марта»ны ашаткалап торыгыз инде? Хуҗасы кайтачак аның, кайтачак. . Хатын, башта аптырап, гаҗәпләнеп, әлеге кеше артыннан карап калды. Аннан соң гына, исенә килгәндәй, баскыч буйлап ашыкты: — Карале, син үзең кем буласың соң? Ким үзе кайда соң? — Кайтачак ул,— дип кабатлады ир һәм китәргә ашыкты. Үзенең нарколог-врач булуын, Кимнең әлеге шомлы төннән соң туп-туры диспансерга килүен, «Марта» белән булган вакыйганы дәвалау барышында елый-елый сөйләвен әйтергә аның хакы юк иде.