Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТӘЛЕКЛЕ БИНА

Уфаның үзвк елешендә. В. И Ленин (элекке Центральная) һәм А. С. Пушкин урамнары чатында урнашкан ике катлы, архитектурасы белән әллә ни күттә бирелеп тормаган бер бина бар. Узган гасыр урталарында нигез салынган бу бинада революциягә кадәр «Дворянское собрание*, ягъни аксөякләр катлавының алпавыт һәм дәрәҗәле түрәләрнең җирле үзидарәсе урнашкан булган. Ev бинаның яңа гасыр таңында зур үсешкә ирешкән татар мәдәнияте тарихы сәхифәләрендә дә якты зо калдырган урын икәнен күпләр белми әле. Россиядәге беренче буржуаз демократик революциянең шифалы җилләре тәэси рендә Уфа татар яшьләре монда әдәбият, музыка һәм ял кичәләре уздыра башлыйлар Әлеге мәшәкатьле һәм игелекле эшне оештыручылар Сәетгәрәй Ёникеев. Исмәгыйль Терегулов. Фатыйма Басимовалар була. Әлбәттә, губернатор канцеляриесендә эшләгән действительный статский советник Әхмәтсолтан Терегуловнын эчкерсез ярдәменнән башка яшьләр бу эшләрне башкарып чыга алмаган булырлар иде Чөнки дворяннар очен махсус салынган бинада татарча кичәләр оештыру, спектакль һәм концертлар куерга рохсәт алу ифрат дәрәҗәдә кыен эш була. ...1913 елның 29 январь киче. Дворяннар собраниесе залында өч бүлектән торган зур әдәби музыкаль кичә бара Сәхнәдә бербер артлы һәвәскәр артистлар алмашам Татарча, русча шигырьләр. Г Тукай. С Рәмиев. М Гафури әсәрләре яңгырый, хор һәм аерым һәвәскәрләр башкаруынд а халык ионнары, татар, башкорт кейләре агыла. Исмәгыйль Терегулов җитәкчелегендәге хор һәм кыллы оркестр мондый кичәләр Нең Йөзек кашы була. Аның репертуарында халык көйләре белән беррәттән. булачак атаклы татар композиторы Солтан Габәшн әсәрләре дә урын алган Бу бинада кичә-концертлардан тыш. һәвәскәрләр тарафыннан татарча спектакльләр дә куела. Алар еш кына берәр мәдрәсә яки җәмгыяте хәйрия файдасына уй нала. Мәсәлән, 1911 елның 3 январенда бу бинада «Уфа мыелман ханымнар җәмгыяте» файдасына Г Камалның «Беренче театр» һәм В. Апанаен русчадан тәрҗемә иткән «Хатыннар эше» комедияләре куела. Шул ук җәмгыять файдасына 1915 елның 4 январенда Г. Кәрам тәрҗемәсендә Н. Камалның «Гыйшык бәласе» һәм «Хатыннар эше» пьесалары уйнала. Болар барысы да «моселман ханымнар җәмгыятоиең спек такльләр куюга зур әһәмият биргәне хакында сойли By спектакль кичәләрдән кергән акчаны җәмгыять Уфадагы ятимнәр йорты, кызлар мәктәбе файдасына тота 1912 елда Уфада татар сәхнәсе кояшы С. Гыйззәтуллина Волжская татар артист ларыннан «Нур» труппасын оештыра. 1914 елның 20 сентябреннән 1915 елның 13 мартына кадәр, алты ай эчендә «Нур» труппасы уналты әсәрне сәхнәгә куя. Спектакль лар еш кына Дворяннар собранное бинасында уздырыла. «Нур»нын даими репертуа ры үзәгендә Г. Камал. С. Рәмиев. Н. Вәзирга. А Н Островский. Ф Шиллер әсәрләрен күрәбез. «Нур» труппасы составында С. Гыи мәтуллииа Волжскаяның турыдай туры иҗади җитәкчелегендә, татар театры үсешенә зур олеш керткән күренекле артистлар тәрбияләнде. 1912—1914 елларда бу бинаның заллары мәшһүр татар җырчылары Фәттах Ла тыйпов. Камил Мотыйгыйларның көчле, моңлы тавышларына күмелә Уфа каласының үзәгендә урнашкан бу тарихи бина әле дә булса халыкка, культурага хезмәт итә: хәзер анда Уфа сәнгать институты урнашкан