ДАВЫЛ ХӘБӘРЧЕСЕ — ИДЕЛДӘ

М. ГОРЬКИИНЫҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ өз. җыйнак гәүдәле, кайшалган калын чәчле егерме алты яшьлек егетне 1906 ел җәенең тупыл яфрагы исенә томылып утырган бер көнендә Федосеев урамының Кремль янындагы төрмәсенә китереп ябалар Егетнең «төрмә- дигәнне әле беренче күрүе Үзе эшләгән Таң йолдызы» газетасында патша төрмәсе, анда ябылган революционерлар турында байтак сүз язылса да. төрмәгә үзе дә килеп керер дип башына да китермәгән була егет Менә хәзер — чынбарлык’ Җитмәсә беренче көнендә үк — ялгыз камера Куркыныч! Өч адымга өч адым киңлектәге таш капчык Салкын Кирпеч араларындагы ком, цемент коелып уентыклар ясалган Әтисе — сал агызучы Лотфулла әйтә иде безнең Рәсәйдә тормәдә утыручыларның саны төрмә стеналарындагы кирпеч саны белән бер. дип Шулайдыр. бу кирпечләрне дә. штукатуркасын куптарып күпме-күпме кеше санагандыр Менә тимер ишек яңагына якын гына бер урында ашъяулык кадәр штукатурка исән калган Тоткыннар моны файдаланганнар, исем-фамилияләрен. ел, ай. көннәрне тырнап язганнар - Мин монда булдым» Йә, нәрсәгә кирәк инде7 Күңел юатыр өченме? Көн уздырыр өченме7 Мине Фопс кына сатты Аны юк итегез Монда эләккән кеше өметен җуйсын » Өстән, дәфтәр бите кадәр зурлыктагы тимерле тәрәзәдән төшкән яктылыкка болар җан өшеткеч авазлар булып, тарих булып яңгырыйлар иде Камерага кергәндә, бәхеткә каршы, надзиратель карандаш, чәч тарагы, блокнотка кагылмады Егет стена язуларын укып бетерде, китапларда тасвирланганча өч адымлы бүлмәдә диагональ буенча ишекле-түрле йөри башлады Күңелне нәрсә беләндер мәшгуль итәргә, юатырга кирәк иде Нәрсә белән соң7 Тукта, бу арада гына бит ул ялгыз калган чакларында Максим Горький әсәрләрен яттан укып мавыга иде. Әле узган атнада гына -Жизнь» журналында -Давыл хәбәрчесе турында җыр-ны укып, берничә көн шуның тәэсирендә йөргән иде Әле бүген, жандармнар керер алдыннан гына, үз бүлмәсендә шуны яттан кычкырып укыган һәм авыр уйлардан бушанып калган иде. ■ Над седой равниной моря ветер тучи собирает Между тучами и морем гордо реет Буревестник, черной молнии подобный • Тукта, дөньяда шундый күңел күтәрерлек әсәр барында нигә әле җебеп төшәргә7 Син бит шагыйрь кеше! Әле күптәнме, сәяси эш белән төрмәдә утырып чыккан бер танышыңның язмышына кызыгып, аның белән төн буе сөйләшеп чыккан идең. Син шагыйрь бит. ал кулыңа каләмеңне’ һәм шагыйрь штукатурканың аның өчен махсус калдырылгандай буш урынына иелеп, күкрәк кесәсеннән карандашын алды Нәрсә дип язарга7 Менә болай дипме: ■ 1906 ел 21 июль. «Таң йолдызы» гәзитәсе мөхәррире Сәгыйть Рәмиев» Ә нигә кирәк бу7 Жандармерия кәгазьләрендә болай да язылган бит инде ул Тукта, болай итсәк: Горькийның -Тормыш төбендә- әсәрендә гаҗәеп бер җыр бар Менә минем халәткә бик туры килә ул Кояш нурлары кичкә таба авышып саргая башладылар Камера эче тагы да куркынычрак булып китте. Горький ничек д„ Солнце всходит и захо-оди-ит А в тюрьме моей темно-о! Т Дни и ночи часовые — з-зх! Стерегут мое окно Как хотите стерегите, Я и так не убегу. Мне и хочется на волю эх! Цепь порвать я не могу И-зх вы, цепи, мои цепи. Да вы железны сторожа Не порвать мне, не разбить вас Җыр шагыйрь күңелен тагын бер тапкыр тетрәтте Җырның мие кое дә күңелдә яңгырый башлады Сүзләре татарчага әйләнеп яңгырый иде Менә болай Караңгы тошкәнче язып калырга кирәк Менә болай Коннар, тоннар зобанилар Эх! Тәрәзәмне караулый Тизрәк, караңгы тошкәнче, тизрәк1 Тонга бәлки, гомуми камерага күчерерләр Бу мине куркытыр очен генә Мин бит әллә нинди партияләр, үзәкләр белән бәйләнгән кеше түгел, Мин редактор гына Алга таба болай Караулагыз теләгәнчә. Мин барыбер камалмыйм, Бик шат качар идем да шул Эх! Богавымны ачалмыйм Тиш коридорда дагалы итек, нинтовка затворы чылбыр тавышлары яңгырады Шагыйрьнең ашыгудан куллары калтырый иде Тизрәк Эх, сез богаулар, богаулар' Сез тимер зобанилар. Сезнең тырнаклар аякны Эх! Рәхимсез сызгалыйлар Нәкъ шул урында карандашның очы бетте «Сызгалыйлар* сүзен карандаш агачы ! белән тырнап язарга туры килде Шулай да эш эшләнде Өлкән Плиний хаклы* Nulla dies Sine lines.. (Бер кон дә сызык сызмыйча калмаска, ягъни шпгыльсеә бер конце да уздырмаска (латин) — Арестованный Рамеев! С вещами' С вещами на выход' Живо на выход' Шагыйрь айныды Кичкә авышкан кояшның саргылт нурлары инде ишек «стена үк менгән Тимер ишек зыңгырдап авыр ачылды Алда билгесезлек китә ңде Ни булса да булыр, әмма тәрҗемә ителгән шигырь юллары аның күңелен биләп алган иде инде. Нәкъ бер тәүлек дигәндә шагыйрьне азат иттеләр тоткынлыкта асрар эчен I җитәрлек дәлил юк иде Шагыйрь тирмәдән кайтышлый ук туп-туры редакциягә керде тәрҗемәне момкин кадәр тизрәк доньяга чыгарасы килә иде аның Иптәшләре I иртәгә чыгасы санны әзерләпутыралар икән' Хәл-әхвәл сойлошкан арада шагыйрь I газета очен ашыгыч рәвештә бер мәкалә язып ташлый һәм әлбәттә инде, уңаен китереп әлеге тәрҗемәне текст эченә урнаштыра -Таң йолдызы*ның 23 июль саны 1 доньяга чыгу белән Казан яшьләре Горький сүзләрен ятлап алалар Шагыйрь бәхетле коннар кичер» | Горький җырының татарча тәрҗемәсенә Г Камал ла игътибар итә «Бәхетсез | егет* драмасының икенче вариантын эшләгәндә ул вр-яңа бер бүлек — Уфа шәһәрен- ' Доге бер притон күренешен ост и Сәхнәдә — караклар сукбайлар Күрәсең. кайберләре инде тирмәнең дә нәрсә икәнем белми түгел Оченче пәрдә ачылганда караклар , нәкъ мен» шул әсәрне С Рамиев тәрҗемәсендәге Горький җырын хор белән җыр Кояш чыга да, бата да.. Тормам мәцге караңгы Була, болай булгач шәп инде' Йә әле алга таба лыйлар «Бәхетсез егет драмасы аерым китап булып 1907 елда басылып чыга һам китап аша бу җыр халыкка тарала (башка бик күп халыклардан аермалы буларак, татарлар пьеса китапларын, нәкъ проза әсәре укыган кебек, калдырмыйча укып баралар) Бераз вакыттан соң бу җыр сәхнәдән яңгырый 1908 елның январь аенда Уральск шәһәрендә «Бәхетсез егет»нең яңа варианты сәхнәгә куела, артистлар шау итеп Кояш чыга да. бата да»ны җырлыйлар Җыр бераздан Казан сәхнәләрендә яңгырый — Горький иҗаты безгә шулай җыр булып килеп керә Нәкъ шул көннәрдә генә «Әхмәтгәрәй Хәсәни ширкәте» Г Коләхметовның «Яшь гомер- драмасын басып чыгара (1908 ел. март) Яңа фикерле яшьләр сизәләр Колах-метов әсәрендә дә Горький бар. аның аһәңнәре бар Дистәләрчә еллар үткәч, совет чорында бу турыда тәнкыйтьче Г Нигъмәти яза Ул башта "Яшь гомер-дән мондый өзек китерә: -Урыс әмма төрмәләрдә утырсам да. төрмәләрдән чыктым исә. һавадагы кош кеби. иркендә торам Теләгән җиремә барам. Теләсәм кайда торам Эшлисем килсә— эшлим, урлыйсым килсә—урлыйм, әмма һичбер кемгә дә кол булып тормыйм’» «Бу.— ди Г Нигъмәти —Горькийның босяк типларын хәтерләтә Горький бо- сяклары белән моның арасындагы аерма тик моның кайбер мәсьәләләрдә сыйнфый карашлар әйтүе, сәяси көрәш мәсьәләләре белән кызыксынуында» (Нигъмәти Г. Гафур Коләхметов һәм аның иҗаты— «Яңалиф». 1930, 5,сан) Монысы совет чорында язылган. Ләкин татар әдәбиятында Горький традицияләренең чагылышын гасыр башында ук эзләргә керешәләр. К Камалның «Бәхетсез егет» драмасында ук инде театр тәнкыйтьчесе Г Кәрам рус әдәбиятының, башлыча Горькийның. йогынтысын билгеләргә тырыша -■Бәхетсез егет» исемле -театр китабы»на рецензиясендә ул. әсәрнең • бәгъзы бер сүзләрендә Максим Горькийга тәкълид итдеге (иярүе) хис улынмактадыр» дип яза (Камал Г Әсәрләр. 3 томда. 1 том. Казан. 1978. 389 б ). Шулай, татар реалистик әдәбиятына Горький килеп керә Матбугат аның исемен еш телгә ала Горький —кем ул7 Ул ничек яза7 Матбугатның бит әле яшисе дә бар. аның «подписчиклары» бар. Нигә әле язучының иҗат лабораториясе белән дә кызыксынмаска9 һәм «Вакыт» газетасы «Оренбург укучыларына хәбәр итә Горький, ди. «үз бүлмәсендә бик тынычта гына яза ала Язуы — кызларныкы кебек нечкә Язганда бөтен дөньясын оныта, бөтен күңеле илә шул әсәренә бирелә» («Вакыт. 1907. № 252). 1908 елда Горькийның -Ана» романы төрек теленә тәрҗемә ителеп. Торкиядә басылып чыга Татар матбугаты моңа зур игътибар бирә, бу турыда газеталарда информация күренә. Татар зыялылары арасында фикер уяна ни өчен әле без. татарлар. үзебейдә яшәгән, безне яраткан, ихтирам иткән Горькийны татарчага тәрҗемә итм ибез? 1909 елда Горькийны тәрҗемә итү эшен яшь талант — Тукайның дусты Солтан Рахманколый башлап җибәрә. Ул Горькийның «Дружки» хикәясен Ике сукбай» исемен куеп тәрҗемә итә. Бу әле, әлбәттә, бик ирекле тәрҗемә, ләкин инде — Горькийны тәрҗемә итә башлау Аң- журналы бу тәрҗемәгә С Рахманколый үлгәч, мондый бәя бирер «Болар- дан тыш аның (С. Рахманколыйның — М. М.) Тургеневтан. Толстойдан вә Максим Горькиидан дәхи гаять матур тәрҗемәләре бардыр» («Аң» 1916. № 6.) Газеталар татар әдәбиятының үсеше турында язганда әледән-әле Горький иҗатына килеп чыгалар -Әдәбиятта тәбдил (үзгәреш)» дигән имзасыз мәкаләдә -Йолдыз» газетасы болай яза әдәбият, гомумән, сөйләнгән әсәрләрдән, урам бәетләреннән башлана Шуннан башлап ул хәзер театрда куела торган мөкәммәл пьесаларга кадәр килеп җитә «Башта һәр милләттә -Бүз егет» вә «Җантаһир» хикәяләре кебек падишаһза- дәләрнең гыйшкы тасвираты алда йөри Соңра гади кешеләрнең мәгыйшәте тасвир кыйлына башлый. Ахырда Максим Горькийның мещаннарына, аннан соңра, эштән чыккан хулиганнарына нәүбәт килә» («Йолдыз». 1910. № 503.) Либераль-буржуаз газетаның «аннан да соң пролетарийлар образына нәүбәт килә» дип әйтергә, әлбәттә, кыюлыгы җитми Горький иҗаты—Г Ибраһимовның да игътибар үзәгендә. Рус әдәбияты — ул нәрсә’ Ул кемнәрнең иҗатыннан гыйбарәт? «Йолдыз»ның 1910—11 елгы саннарында алып барган ■ Әдәбият мәсьәләләре» дигән циклында ул татар укучыларына аңлата ■ Рус әдәбияты дип мотлак әйтелгәндә, бу тәгъбирдән дини, гыйльми вә әдәби булган һәммә русча әсәрне аңлау җаиз исә дә. әгъләбта Пушкин. Гоголь. Тургенев. Лермонтов. Горький. Андреев, кеби әдип — шагыйрьләрнең шигырь, роман вә драмга гаид әсәрләре ирадә кыйлынадыр» (Г Ибраһимов Әсәрләр 8 томда, 5 том. 1978. 21 бит Сүзлек җаиз — дөрес әгьләби — иң куп; гаид — бәйләнешле, ирадә кыйлыну — күздә тотылу) Тәрҗемә һәм аның шартлары» дигән мәкаләсендә Г Ибраһимов. -гыйлемгә яңа «дшга.. г«т,р ,шт. өчен тех, eMS W •»«, Гарьхивиыи ,A„.CU e. ™ . !•!< «л«м„ Оашыиа. M Горм ..«««м иатвугаты аур иг«,«6.р Шу, чпрг, ли.раак -В.мм,. Гарра.йны, .««и. рта» .и«Н тормыш,., «жаты турыйл. су, „„„ 6.р. г^, , р~« «т-рт-йчо гафыид. булган- „„„ „„ г Лни, Д ^"₽ «лаарга т.р«,«а „,„¥„ т«и,. „„ы, , „ «угара Шунда УК Горький ШК.ТЫКЫЙ гыйф.тыи .кар,, „атижо •Лиын Лар тагиат. -ли Гаагу. - Лааг,г„ ,„лагг, аа й.рттыа .„„.„р. лмарын. яхшы күңелләрен тасвир итүендәдер Максим Горький хәзерге — МШррирлэре эчендә халыктан иң күп хормэт күргән яшылэрнең иң күп ихл« куйганы кецгедер» (-Вакыт- 1914. № 1387) Кызганычка каршы, Казан китапчылары матбугат күтәргән бу мәсьәләгә тиешенчә игътибар бирмиләр һәм ревсмпоцилгә кадәр Горькийның прозасы ботенләй ук дип Әйтерлек т&рҗемә ителми Моны совет чорында Г Ннгъмәтн билгеләп үтә революциягә кадәр татар наширләре Горький иҗатын яратмадылар аны тәрҗемә итмәделәр, ди (Нигъмәти Г Максим Горький -Яңалиф- 1932. 8 сан) • Вакыт» һәм -Йолдыз» газеталарының Горький иҗатын пропагандалаулары мактауга лаек эш Бу газеталар Горький турында мәгълүмат бирү максатында еш кына рус матбугатына морәҗәгать итәләр, шундагы материалны күчереп басалар (тотар газеталарының рус матбугатыннан нинди характердагы материал сайлау нинди максатта күчереп басу мәсьәләсе бер дә. бер дә ойрәнелмагән әле) -Вакыт» ләрен урнаштыра -Без. русларның, бетен гасбемез шунда яшәү тугърысында күл сойлимез. әмма киюмнмез. яши алмыймыз. бу чаклы мескенчелские бетерергә кирәк »Д|«нья Мәгълүм булганча. Россиягә кайтуга Горький рус мәмләкәтендә яшәүче милли әдәбият үрнәкләрен туплап аерым җыентыклар чыгару идеясен хутора Аларны • Парус» нәшриятында бастырып чыгару турында ми башлый таряе вв*т»т алучылары белән контакт урнаштыра Бу аның күптәнге әле Калркда ашаган вакыттагы ук — хыялы була Аның бу юнәлештәге эшчәилегс татар әд.аолтынл .■> кагыла Горький шул чорда татар прооаигы һәм драматургы Г Исхакый белән сайлашу алып бара Нәтиҗәдә татар әдәбияты альманахын тезү бу җыентыкка Т»к«я Дәрд мәнд. С Рәмиен Ф Әмирхан Р Фәхретдин»* һәм Г Исхакый ».рчәреш • »-• :.|--в булалар Гонорар шартлары да якынча сәйләшемә (Ф Әмирханга адр«я латам Г Ис хакый хатларының тон носхәләр» И Нуруллин мулында сайлана Ха» чраы« '-t> емдә мондый юллар бар -Хорматл.» Фатих' Мин «иңа бу хатны зур »«ни> берлы. к.ам Максим Горький • Алдым-бирдем» вә башка минем М*** морг»->»-*«•»• масай җыеп шуңарга тагын берничә татар мохәрриреием асмрм. шягңыме хушып •Татар мәҗмугам әдәбияты- исемендә бер китап бастырырга дим ■ • * «ят алаГорький бу мәсьәләдә С Сүнчаләй белән дә свМләшкәи •( < барганмы әллә хат елышканнармы ачыклап булмады) By ГУДО* безмен кулда алегә бер генә мәгълүмат бар Ул да булса газета хәбәре Ш.- ыврь < аеымтъ әфәнде Сүичмайнең идарәмеЗГӘ ЯӘЫП бч лдерүенә күрә дип кза -П .зды • МӘШ Һүр мохмррир Максим Горькийга морәҗәгить ител анын -На дне» исемле пьесасын Әйтергә кирәк. Горький иҗатын татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрүдә •Вакыт» газетасы ялгыз булмый Моңа «Йолдыз» ла туктала Россия моселманнары арасында рус классикларының тәрҗемәсен сорау арта бара, дип яла • Йолдыз- Казан китапчылары яңа тәрҗемәләр бастырып чыгарырга карар биргәннәр Гасыр башында Пушкин Лермонтов Тургеневлардан тәрҗемә булган инде хәзер «.тарны яңадан бастырырга җыеналар Ләкин хәзер тәрҗемәчелектә янә этап башланырга тора китапчылар Куприн. Л Андреев Горький. Толстой әсәрләрен тәрҗемә иттерергә карар кылганнар' («Йолдыз», 1913, № 1044) мәсәлән, рус газетасы мохбиренең Горький белән булган әңгәмосен күчереп баса • Максим Горький ни сойли?» дигән баш астында газета Горькийның түбәндәге сүл зиндан, канатсыз җан да оча алмый гына торп» дигән сүзләрне ташларга вакыт инде Ул иске сүзләрне Ауропа күптән онытты, без һаман шул фик.-р ил., ишим, i Ауропа бездәге бик күп нәрсәне яратмый Ауропа безне бик аз б< -лә Догтж некий Толстой кебек олугъ мохәррирләремезга дә Ауропа бер д.-раиш* • караган «» дигән Янә Горький Сүнчәләйне русча чыгачак 'Татар әдәбияты мәҗмугасы«на иш- тиракъ итәргә өнди икән Бу мәҗмуга Горькийның үз идарәсе астында чыгачак, ди». («Йолдыз». 1916. №> 1726 Сүзлек мәгальмәмнүния — шатланып иштиракъ — бергәләп эшләү, катнашу 1 Мәҗмуга, шулай да. чыкмый кала, ләкин идея үлми 1923 елда Ж, Вәлидинең Мәскәү-Петроград нәшриятында чыккан «Очерк образованности волжских татар» дигән хезмәтенең беренче кисәге— революциягә кадәр үк әзерләнеп, аз гына төзәтүләр белән басылган хезмәт — Горький идеясенең нәтиҗәсе Революциягә кадәрге татар әдипләре, журналистлары Горький шәхесен, аның иҗатын җае чыккан саен телгә алып торалар Оренбург матбугаты бу алкәдә аеруча актив Горькийның 'Дружки» хикәясен татарчага тәрҗемә иткән С Рахманколый үлгәч, аның биографиясенә тукталып Кармак» журналы Рахманколыйның фаҗигасенә социаль эчтәлек бирә. С Рахманколый машина урынына эшли, әмма наширләр аңа бүген тамагын туйдырырлык кына гонорар түлиләр Шуның өстенә Солтанның реакция елларында ияләнеп алган эчкечелеге көчәя 'Шулай итеп, мәрхүм көннән- көн чокырга якынлаша көннән-көн -На дне» каһарманнары сафына аяк атлый иде» («Кармак». 1916. № 8—9.) Горький каһарманнары белән татар язучысын чагыштырып язу очраклы түгел Ул елда Оренбургта Малиновскаяның драмтруппасы тарафыннан Горькийның «На дне» әсәре куела Әсәрдәге татар ролен уйнарга театр Мохтар Мутинны чакыра. Пьеса берничә тапкыр куелганнан соң «Оренбургская жизнь- газетасы спектакльгә рецензия бирә Рецензияне исә «Вакыт» тәрҗемә итеп баса. Газета спектальне бик нык тәнкыйть итеп арадан ике артистны аерып алып мактый Болар Мендельсон (Лука) һәм М Мутин (Татарин) •Татарин ролен бу рәвеш яхшы итеп татар гына уйнарга мөмкин Мутин әфәнде бу рольне шулкадәр дөрес һәм художестволы матур итеп уйнады ки. берсенә дә ялган вә гайре табигый булган ноктасы булмады Максим Горький үзе булган вакытта да бу уенга шуннан артык бернәрсә дә арттыра алмас һәм теләмәс тә иде. Холасә. әгәр Малиновскаяның труппасында шушы ике артист (Мендельсон белән Мутин) булмаса. без бу пьесаны уйнарга түгел, уйнау хакында уйлап карарга да тәүсыя кыйлмас идек» («Вакыт 1916. № 2127 Сүзлек хөласә — йомгак итеп, тәүсыя — киңәш бирү ) Әдәбият тарихында инде язылган Октябрь революциясенә кадәр Горький исемен Тукай. Г Ибраһимовлар үз иҗатларында, тәнкыйть, публицистик мәкаләләрендә телгә алалар Тукай иҗатында Горький исеменең чагылышына беренче мәртәбә Г Нигъ- мәти игътибар юнәлтә -Татар әдәбиятында,— ди Нигъмәти.— Горькийның танылуы. Горькийның татар язучыларына йогынтысына килгәндә, революциягә кадәрге татар әдәбияты һәм тәнкыйте бу хакта тулы бер караш хасил итәрлек материал калдырмаган Шулай да. ул вакыттагы татар интеллигенциясе Горький белән таныш булганлыгы һәм кайбер язучыларның вакыты белән аның тәэсиренә бирелгәнлеге мәгълүм (Нигъмәти Г -Максим Горький»—«Яңалиф» 1932. 8 сан) һәм Г Нигъмәти Тукайдан мисал китерә шагыйрь авылдан Казанга кайткач, номерга төшми, шәһәр читендә бүлмә ала һәм Горький тасвирлаган мещаннар арасына эләгә. Мещанка хатыннарга мөнәсәбәтен ул ике юллык шигырендә белдерә Максим Горъкнйны укыганда — шуларга нәфрәтем. Кнут Гамсунны укыганда — шуларга ләгънәтем Дөрес. Тукай 1910 елда ук Горькийны Россиянең «Мөбарәк тәсбихеннән «өзелеп төшкән бер төймә» дип билгеләп куйган иде инде (Тукай Г Әсәрләр. 5 томда, 2 том 1986. 142 б ). II Бөек Октябрь революциясеннән соң Горький иҗатын өйрәнү, тәрҗемә итү һәм. ниһаять. Горький белән контакт урнаштыру, киңәшү, өйрәнү мәсьәләләренең яңа этабы башлана. Горький кем’ Әдәбият дөньясында ул кайсы сыйфаты белән мәшһүр’ Бу Мәсьәләне егерменче еллар башында Г Ибраһимов күтәрә һәм әлеге сорауга җавап бирергә омтыла Революция көннәрендә сыйнфый көрәштән читтә торган яки революция дошманнары ягына чыккан рус интеллигенциясенең тарихи хаталарын яки җинаятен 174 Г Ибраһим— .ториышиыи Л,,р_,ы х„ых „„„„„ х лга„ м„_ И, Гар-.хии >А« иЛ„„.,.,р.ие« „„„„-„ы, хчхис„™а =-» «•« Г.илг.ли Вялгеля булгяячя Г Ибр.һяя^ ОтеиГ.р., „..ллютте™- »“ «« наган таикмйть иакалалареид» адэ6иятяь,и туршииги фите-рларта һараакмт берете плате» чмгара Штемйрьнех. адлпнен «о.- га. нинди әмәлгә, кайсы сыйныфка хезмәте* мәсьәләсен алга куел Г Ибраһимов .бер якка мәшһүр даһи аристократ лорд Оскар Уайльдның гаҗәеп тасвирларын икенче якка Горькийлар i әсәрләрен* куя да. .әдәбиятның хезмәте нинди юл бе лән* бәяләнгәнен әйтә* * буржуа шагыйре эшч«-кр ч-тиян әдибе кебек аеруларны* тол үлчәве — менә шул ноктададыр- (Ибраһимов Г Әсәрләр сигез томда. 5 том 1978. 242—313 б ) Горький иҗатының иҗтимагый-социаль эчтәлекле булуына Г Ибраһимов кат-кят туктала Бар шагыйрьләр алар матур яр җырлый сандугачка кушылып табигать күрекләрен мактый, язмышы, ботен әсәрләре үзенең күңел доиьясы — шул сиюләр свел үләр ом илләр, омидсезлекләр. күктә эзләнүләр белән генә тулы була Бар шагыйрьләр, алар тормышның иҗтимагый фаҗигаләре белән агуланганнар Алар авыр корәшләр. канлы сугышлар, һәлакәтле хезмәт трагедияләрен җырлыйлар Эмиль Верхарн Гауптман. Кольцов Некрасов Максим Горький Демьян Бедиыйлар үзләренең әдәби дәрәҗәләренең терлелегенә карамастан һәммәсе менә шул икенче сафның гаскәрләре эчендәдер* (шунда ук) Бу фикерләр Г Ибраһимовның 1920—22 елларда язган хезмәтләрендә урын алган Шулай, совет чорында татар әдәбиятында Горькийның яңа тормышы башлана 1923 елда .Безнең юл* журналының 12 санында, һич та кетслмәтән тәрҗемә күренә Н Думави — «Кеше* -Әсәр — Горькийның «Человек» исемле философик поэмасының ирекле тәрҗемәсе булып тора* диләр Н Думавиның «Тормыш сәхифәләре- исемле китабын тезүчеләр Н Думави кыю рәвештә Горькийның «Кеше* хикәясен ирекле тәрҗемә иткән Тәрҗемә иткән’ Юк. үзе күрсәткәнчә. Думави аңа «ияреп* язган һәм әсәрдә Думаем үзен ирекле тоткан Горький һәм татар әдәбияты дигән мәсьәлә бик тирән, бик кызыклы Горький бит Казанда яшәгән Яңа Бистәне татарлар тобәгсн — яраткан • Алешу тянуло уйти в Татарскую Слободу к добродушным ласковым людям говорящим смешно искаженным русским языком, живущим какой-то особенной, чистоплотной жизнью* Алеше казалось. что у татар вся жизнь построена по-иному незнаком» для него* (Климентовский В. А Русские писатели в Татарской АССР Казань I960 90 б > 1944 елда М Гайнуллинның рус телендә .Горький и татарская литература* дигон кечкенә генә китапчыгы Казанда двнья күрә М Гайнуллинның бу хезмәтемдә тарихи информация күп. тирән, соклангыч Горький һәм татар әдәбияты турында авыз тутырып сөйләргә тели ул. ләкин сталинчылык аңа мвмкинлек бирми М Гайнуллин. архив һәм элеккеге матбугат информациясенең кадерен белә торгам киие әлеге хезмәтендә Горький турында Г Нигьмәти язган ммммләрме iwp м»«алад> әйтелгәнчә* дип билгеләп барырга мәҗбүр 1927 елда Г сал и _ - Сонет чорында, яңа шартларда Горькиины кем тәрҗемә итә Ш Егсрменче-утылынчы елларның р-химсез тупас тәнкыйте «тында гаи -милли демократизм-да -черек либерализм-да гапьтмгав 1927 1928 елларда ул М Горькийның -Макар Чудра- һәм «Маг татарчага тәрҗемә итә һәм аерым китап итеп чыгара 1928 елда «Эшче газетасы* (Мәскәү) Некрасов. Серафимович. Горький иҗатлары турында искиткеч күп материал урнаштыра, аларның иҗат методлары турында сөйләшү алып бара Моның сәбәбе ачык 1928 елда Горький чит илдән Советлар Союзына кайта һәм матбугат яңалык- ларының үзәгендә була Татар әдәбияты дөньясында язучының кем малае, нинди гаиләдән чыкканлыгын җиң сызганып тикшереп кызган вакыт бу Хәсрәт тәнкыйтьчеләр әдәбият дөньясыннан Дәрдмәнд. Ф Кәрими. С Рәмиевләрне генә түгел. Тукай. Бабичларны гына түгел. Г Ибраһимов. Ф Әмирханнар иҗатына каршы штык кайраган. кайберләре исә Лев Толстойны "алама философ» дип сүгеп мәкаләләр язган чор бу Әдәби багажың нинди, син — художникмы, түгелме, алары икенче планга чыгарылып. ата-анаң кем булуы мәсьәләсе әдәбиятта төп критерийга менгерелгән еллар бу Бәхетебезгә каршы, тәнкыйтьчеләр арасында тотнаклы кешеләр бер Г Нигьмәти генә булмый Әдәбиятта мирасы әлегә аз өйрәнелгән, ләкин мәкаләләре бүгенге көндә дә заманча яңгыраган X Ишбулатов бар Әдәби псевдонимы— «Ишби» М Горький ватанына кайткач, Ишбинең "Эшче» газетасында «Максим Горький турында» дигән кызыклы гына мәкаләсе күренә. 1928 елның август башында М Горький Идел буенча пароходта йөргәндә Казанда туктала. Идел пристаненда Горькийны Казанның рәсми делегациясе каршылый Салонда җанлы әңгәмә башлана. Әдәбият тарихы өчен бу әңгәмә, бу очрашулар кызыксыз булмас дип уйлыйбыз 1928 елгы Казан газеталарының төпләмнәрен китапханәгә кереп һәркем укый алмый Делегация кергәч, капитан салонны бушатып, сөйләшү өчен шартлар тудыра. Горький туптуры конкрет мәсьәләләргә күчә «Наши достижения» дигән киң планлы журнал чыгара башларга кирәк, ди Төрле милләтләр тормышыннан алып әдәби альманах чыгарырга кирәк Татарларга яхшы тәрҗемәче кадрлар булдырырга кирәк, татар тормышыннан рус телендә оригинал әсәрләр кирәк. Шуның өчен бая сөйләнгән альманахны ашыктырырга кирәк Әңгәмә вакытында сораулар бирелә — Сез бит «На дне» да татарны яши белми торган, намаз укучы итеп кенә күрсә — Мин татарларны бик яхшы беләм алар вөҗданлы халык, батыр йөрәкле халык, һәрбер каһарманлыкка сәләтле халык Горький үз тормышында очраган хәлләрне сөйләп югарыда әйтелгәннәрне исбатлый -Хәзер.— ди — йөзне Шәрыкка борырга кирәк, мин сезнең белән бик нык кызыксынам* М Горький Казанда күп җирләрдә була Газеталарда, мәсәлән аның «Октябрьнең ун еллыгы» поселогында (Җылан Тавы янында) эшчеләр белән очрашуы. Татар рабфагында булуы турында языла Рабфакта Горький татарларның ничә процент тәшкил иткәне белән кызыксына. Горький Казанда хезмәт ияләре белән театрда очраша Күп санлы тәбрикләүләргә Алексей Максимовичның җавап чыгышы матбугатта зур урын ала һәр хәбәрче бу чыгышның аерым якларына игътибар бирә. Горький әйтә: — Мин Россияне беләм дип йөри идем, хәзер инде миңа төзәтмә кертергә кирәк • белә идем» дияргә кирәк Минем Казанда күргәннәремнең барысы да китапка кермәгән Минем моннан кырык ел элек Казанда күргәннәрем китабымда язылганнан бик күпкә начаррак иде Ләкин мин елак түгел Шул вакыт күргән авырлыклар, кыенлыклар өчен сез мине бүген бүләкләдегез, мине лаек булган дәрәҗәмнән дә артык итеп бүләкләдегез Минем язган әсәрләремдәге идеал —чын кеше иде һәм ул кеше элек вакыт тормышта очрамый иде Мондый хәл (ул вакыттагы тормышта булмаган кешеләрне алу) табигый нәрсә. — Бүген шушы җыелышта күргәннәремне. башыма килгән уйларны хәзер дөрес итеп ачып бирерлек буяулар, шундый тирән мәгънәне аңлатырлык киң сүзләр таба алмыйм мин. Боларны бер ай ай ярым аулак җиргә барып, бикләнеп язсаң яхшырак булыр. — Пәрдәсен ташлап җәмәгать тормышына омтылган татар хатыны — сезнең тормыш юлында зур кыюлык белән эшләвегезнең җимеше С Файзуллин биргән репортажда Горькийның татарчага тәрҗемәләре, аерым язучыларга йогынтысы турында әйтелә «Дәрдмәнднең «Кораб-ында Шәриф Камалның Акчарлаклар»ында. Ф Сәйфи-Казанлының «Крушниклар»ында Г Ибра- һимовның кайбер нәрсәләрендә Горький йогынтысы бар», ди мәкалә авторы Горькийның Казанга килүе уңае белән Г Нигъмәти газета өчен махсус «Лев Толстой һәм Максим Горький» дигән мәкалә яза 1928 елда аның «Максим Горький- исемле китабы да чыга Бу татар телендә Горький биографиясе һәм аның иҗаты турынмы SPP.H4, зур «ганат ӘФг.рн, к1фа1< ф татар телендә беренче яңгыратучы кеше дә Г Нигьмәти бута Горький иҗатына игътибар кечәю аның әсәрләрен план буенча тәрҗемә итү утызынчы елларга туры килә Бу елларда аның әдәби әсәрләре мәкаләләре татарча донья күрә Мәсәлән. 1931 елда аның -Бер минутка да онытылмасын, исемле мәкаләсе тэржемә ителә (.Колхоз яшьләре- М 9) аерым кмтгапр күренә -В И 1931 елда Ш Самат тәрҗемәсе «Ана —1933 Ф Буриаш Е-ор Будым» һм. бми- калар— 1934. X Сәлимҗанов. «Хикәяләр— 1935 И Гази «Минем университетларым— 1932. X Кәрим «Әдәбият һәм әдәбият техникасы турында-— 1933 К Н>ж ми. «СССР —сакта, (мәкаләләр җыентыгыI- 1933 Ш Рәмзи һ б М Горькийиы тәрҗемә итү эшендә И Рәми. Г Лотфый. М Максуд. Г Хәбиб Г Кам х- 3 Сол танов һ. б катнаша. Горький әсәрләрен татарча яңгыратуга соңгы заманда кн т.р к-ч куйган кешеләр — С Әдһәмова һәм И Гази Совет чоры татар язучыларының Горький белән кызыксынулары коннән-к.ш коч-ж гэнлекне 1929 елгы очрашу да күрсәтеп тора Коньяк республикаларыннан сәяхәттән кайтышлый Мәскәүдә Герцен исемендәге язучылар йортында татар ялучылары- ның Горький белән очрашуы була Бу турыда байтак истәлек язылган Бу истәлек ЛӘрнең кайберсе шактый кечкенә детальләргә кайтып кала, кайберләре соң юылган һәм очрашуның әһәмиятле эчтәлеге тессезланеп калган Ләкин арада бер истэт.к аеруча кыйммәтле ул — яшь язучы М Әмир язмасы Егерме ике яшьлек егет бу очрашуда менә нәрсәләргә игътибар иткән Горький залга килеп керүгә татар язучы лары дәррәү кул чаба башлагач. Горький аларга әйткән — Кирәкми, кирәкми, кул чабарга кирәкми языгыз күбрәк Сез - язучылар, ■гөп эшегез — язу Никадәр күп һәм яхшы язсагыз, минем вчен шулкадәр зуррак хермәт күрсәткән булырсыз (Горькийның бу киңәше бүген сиксәненче еллар язучылары ечен дә заманча бит' Күпме язучы үзенең юбилеен артистлар композиторлар чакырып филармония концертына әйләндермимени" Гомеренен яртысын кул чаптырып залдан-залга күчеп чыгыш ясап уздырган азучыларыбыз алмыни’> «Татар язучыларының кыйммәте — дип дәвам итә Горький — татар тормышын нан язылган художество әсәрләре тудыруда Мин татар яззчыллрыннан кайбер ип тешләрнең әсәрләрен укыганым бар Алар үзләренең татар язучылары икәнлекл.>р-н онытып ялгыш итәләр (Горький монда, күрәсең. К Нәҗминең «Шобага• хикәясең күздә тота, ул аның тәрҗемәсен 1928 елда укып чыккан була М М i Татар т ормы тына хас булган специфик моментларны художество сурәтләре аркылы күрсәтү формасы белән милли, эчтәлеге белән советчыл булган татар әдәбияты тудыру шундый әдәбият аркылы татар тормышы белән ботен доньяны таныштыру т.«т.»р язучыларының топ бурычлары1932 елда Советлар Союзында A М Горькийның иҗат эшчәнлегенә кырык ел тулу билгеләп үтелә Бу кампания Татарстан тормышында да зур чагылыш таб* шул елны Татарстан Матбугат йортына, оешып яткан Культура тезелеше институ тына «Максим Горький" исеме бирелә Татарстан Үзәк Башклрм-i Ком -т-ты »/>нлеи уңаеннан М. Горькийның сапланма әсәрләрен һәм публицистик мәкаләләре җыен тыгын чыгарырга карар бирә. Татарстан китап нәшрияты 6v :ник*> кереш-- ■ Яңалиф, журналының ботен бер саны диярлек бу юбилейга багышлана анда Ленин һәм Горькийның 1922 елгы рәсемнәре бирелә Горьким турында .1. чин сүлләр, титул битендә китерелә «Давыл хәбәрчесе» (X Т һәм Ф М терҗ- м.-. X - Туфан түгелме?—М М.) .Даико» -Кешеәсәрләре Клим Самгмнның тормышы әсәреннән озекләр тәрҗемә итеп урнаштырыла па.................. .... «ор ЙГЫ бар 1932 ел - әдәбиятка стюинчылык ның инде сизелерлек зур зарар села башлаган чиры Әдәбиятта х.д «ест..- « ■• ы > чынбарлык, эстетика, халыкчанлык мКЪММарО ОМЫТЫ»! 4,* и '*"• мл эчендә квннән кон кискенләшә барган сыйнфый к.рәш- мас~ләлзр~гн ..... ... ............ ...... Талантлы гына яшь язучылар I аонцап шпагна нш.алмп »«., W-I- шул бул.л.. нанлы — пшггил ИУГГУНК «ШШУ «™»Р Сталин «Л«« Горал^ Я* шул -«Ш, ,щл,а «..или 6,-лии »«рш« —- •............................— бары "ер 1Ш «ишлшиш- «үршилетш. «V—« -Эш-W -ыНН-Ф- >• нуркыиы.ы.,» ашлаш-ш ш,- »».- а. .-Янал-Ф- »Я •■ Т"^ стаи Соитт «аучылары Сиамын шш-ыру «.ШПУНТЫ ■■■ талында а ", ...................................... безнең очен кадерле Һәм без шуңа күрә дә имеңчә квраше сыйныф ЛО...наннары йнраген» Сннлнна »»-■—'■ «И»"- ““ ’бу - матур аднЛи.т нч-н- ш.нтый -«тир — -*»« Г Н«~ I». <к ы» мәти бу шаукымны сиземләгән һәм журналның шул ук санында «Максим Горький» дигән зур мәкалә урнаштырып, анда безгә башка чыганаклар буенча мәгълүм булган йогынтылао (Г Коләхметов. Г Камал, С Рәмиев. Г Ибраһимовлар иҗатына кагылышлы алдарак китерелгән мисаллар белән) турында фикер йөртеп болай ди «Безнең язучылар Горькнйдан күп нәрсәләргә, әлбәттә, и беренче нэүбэттз (курсив безнеке — М М ) язучылыкка өйрәнергә тиешләр» Горький иҗатының әһәмияте турында сүз алып барганда яшь М Әмир дә шулай- рак уйлый М Әмир аның шәхесендә ил эчендә «киләчәктә көтелгән» канкойгыч көрәшне түгел, зур тарих, бөтен бер дөньяны күрә «Баскычтан төшкән вакытта мин аның метрлап үлчәрлек киң иңбашларына карап төштем Пинжәк белән капланган киң арка, әйтерсең экранга әверелде дә. анда Макар Чудралар, Ч ел кашлар, Мальвалар. Фома Гордеевлар һәм алар тирәсендәге дөнья, бөтен бер эпоха күренде, безнең татар әдәбияты өстенә күз йөртеп чыксаң. Горький сүзенә тиешенчә колак салмаганыбыз күренә Без күп вакытта үзебезнең татар язучылары икәнлегебезне онытабыз, кул чабуларга, тантаналы сүзләргә бирелеп язучылар икәнлегебезне дә онытып җибәргәлибез әле» (Әмир М Горький безгә ни әйтте? «Яңалиф», 1932, 8 сан) Горький иҗатыннан осталыкка, халыкчанлыкка, гомумән, сәнгатьчә уйларга, фикер йөртергә ойрәнергә кирәк иде, тарих моны исбатлады. Заманнар, җитәкчеләр, кануннар үзгәрә, карарлар чыга, ә Горький һаман бөек булып кала Инде без аңа шулкадәр ияләнгәнбез, ул гомер буе безнең арада яшәгән, безнең телдә язган сыман тоела безгә Моның хикмәте нәрсәдәдер, без ул турыда уйлап та тормыйбыз, әмма интуитив рәвештә сизәбез Горький олы җанлы кеше булган Бөек рус язучысы дигән мактаулы исем йөртсә дә. милли әдәбиятларның барысын да тигез күргән, елгалар, каеннар, ашау-эчү әйберләрен, мунчаларны да милләтләргә бүлеп өләшеп язмаган Кайта-кайта әсәрләрен укысаң, тагы да ышанасың: Горький бөтен иҗаты белән кешеләрне олы җанлы булырга өндәгән икән һәм. олы җанлылык язучыларыбыз арасында дефицитка әйләнә башлауга,мәһабәт, саллы гәүдәсе —иҗаты белән безнең алга Максим Горький килеп баса икән Элекке Лаеш урманнары, куаклыклары өстенә җәелеп яткан кояшлы, чал Идел өстендә акчарлаклар уйнаганда да. җилле-давыллы көннәрдә карачкыл-кургаш дулкыннар куптарып, безнең җаннарыбыздагы ваклыкларга рәнҗегәндәй, ул мәһабәт елга дулаганда да. безгә бөек язучының авазы ишетелә Давыл хәбәрчесе дигән кош авазы белән кисәтә ул безне: — Әдәбият — кеше турындагы фән, сәнгать ул Әдәбият кәсеп түгел, талант иясенең җан авазы ул' Чын мәгънәсендәге әдәбият — батырлык, үз-үзеңне мәҗнүннәрчә шуңа сарыф итү ул' Ә батырларның мәҗнүнлегенә без дан җырлыйбыз Идел өстендәге Давыл хәбәрчесе кошы шулай һәрчак безнең белән 

Реклама