ТАГЫН КАРАБОДАЙ ТУРЫНДА

Карабодай белән мин беренче тапкыр 1980 ел башларында — Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционер-агрономы Наталь» Николаевна Петелина белән очрашканнан соң кызыксына башладым. Безнең бу очрашуыбыз кыш көненә, елның һәртөрле ыгы-зыгылары, борчулары азмы-күпме кимегән, җир һәм басулар белән бәйләнешле кешеләрнең эшләгән эшкә йомгак ясаган — уңышларга куанган, кимчелекләрнең сәбәпләрен ачыклаган бер вакытка туры килде Хәер, селекционерның уй-борчулардан арынып торган сәгате буламыни?! Әңгәмәбез, әлбәттә, башыннан ахырына кадәр илебезнең карабодай кырлары турында, чәчәк аткан вакытта акка төренеп утыручы ул кырларның, бик күп сәбәпләр аркасында, әле һаман да кысыр булып калулары турында барды Төшке аш сәгате сукты. Мин үземнең кайда булуым, карабодайның яңа сортларын иҗат итү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында икәнлегемне. бу өлкәдә бодай, көнбагыш, кукуруз игү буенча эшләүче селекционерлар шикелле үк зур хезмәт куйган кеше белән сөйләшүемне истә тотып, сорый куйдым: — Нинди ризык белән сыйларга җыеналар икән соң бүген сездә? Карабодай боткасы булырмы' — Нәрсә сөйлисез сез?!—дип кычкырып көлеп җибәрде Наталья Николаевна, кулларын як-якка җәеп — Каян килсен ди ул карабодай? — Ничек инде каян? Басудан. — Гомер-гомергә карабодай иккән Төньяк-Кенбатыш хәзер аны чәчми,— дип сүз башлады Наталья Николаевна.— Алтайда. Башкортстанда һәм Татарстанда. Ерак Көнчыгышта карабодайны әле санга сугалар Башка җирләрдә исә аңа тиешле хөрмәт тә юк Калуга өлкәсендә аның турында бөтенләй онытканнар. Чувашстан аны нибары ике мең гектарга чәчә. Ставрополь краенда аны игәләр, Кубаньда исә кара туфраклы җирләрдән кысрыклый баралар Красноярский краенда да эшләр шәп тормый. Югыйсә карабодайга анда шундый рәхәт! Куйбышев өлкәсендә дә аның чәчүлек мәйданын тагын утыз мең гектарга арттырырга мөмкинлек бар Волгоградлыларның да бу кыйммәтле культураны утыз мең гектарга җиткерергә көчләреннән килә... Мин әңгәмәдәшемне бүлергә мәҗбүр булдым — Сез бигрәк инде, меңәрләгән гектар турында хыялланасыз! — Шулай шул! Иген басуларының сигез-ун процентын карабодай тәшкил иткәндә нинди яхшы булыр иде! — Ә хәзер ничегрәк? — Кайда ничек Иң күп дигәндә, бер ярым-ике проценттан артмас. Арыш үскән җирдә карабодай да каерылып уңа. Өстәвенә, карабодай — менә дигән фитокультура. әче туфракны дәвалый Чүп үләннәренә җирлекне бетерә. Сүзгә-сүз, мисалга-мисал ялганып, без карабодайны кайда күпме арттырырга мөмкин икәнлеген исәпләргә керештек, һәм шактый зур санга менеп җиттек — тагын миллион гектар өстәмә алырга мөмкин икән. Селекционер булып өч дистә ел эшләү дәверендә Наталья Николаевна Петелина карабодайның дүрт яңа сортын ачты Ул — фәннәр кандидаты, өлкән гыйльми хезмәткәр. Наталья Николаевна Татарстанга 1967 елда инде оста, тәҗрибәле, ләкин, кызганычка каршы, эшенең нәтиҗәсен күрә алмый интегүче селекционер булып килә. Аңа кадәр ул Россиянең төрле җирләрендә эшли, конкурс сынауларының нечкә иләге аша үткән үз сортларын булдыра. Уйларының басу киңлекләрендә дә тантана итүен тели ул. Әмма чалгысы гел ташка тия — иҗат иткән сортлары кулланылышка бик акрын керК ПУ5ПЯФС1Ш геп». Юлында һәрвакыт туып торучы киртәләрне атлап чыга алмыйча ул, бәхет кошы артыннан, бутән җиргә кучеп китә Татарстанда Наталья Николаевна селекционер бәхетенең һәм уңышының нәрсә икәнен үз гомерендә, мөгаен. беренче тапкыр татыгандыр. Әмма институтта карабодай буенча штаттагы ике селекционер урынының берсен алганчыга кадәр әле уи ел вакыт уза. Наталья Николаевна ачкан «Майская» һәм •Краснострелецкая* сортлары « инде шул чакта ук безнең республикабызда чәчелгән карабодай мәйданының туксан процентын били. Моны, әлбәттә, гадәттән тыш кыска срок дип әйту дәрес булмас. = Ләкин бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый биредә суз игенчене бик нык сыный “ торган, таләпчән, четерекле карабодай турында бара Аны игүгә көчле рухлы, уз- Z үзенә нык ышанган оста кешеләр генә алына Ниһаять, Татарстанның ил күләмендә, с карабодайдан иң зур уңыш алган Азнакай районыннан Наталья Николаевна исеменә “ рәхмәт хаты килеп тешә- «Кадерле Наталья Николаевна! — диелә анда.— «Красностре- 3 лецкийв сортлы карабодайны районның барлык колхозлары һәм совхозлары кимендә меңәр гектар мәйданда игәчәкләр Бик зур рәхмәт сезгә шундый сортны иҗат итүегез - өчен! Ихтирам белән В Левин*. J Мондый мактау һәм хуплау сүзләре иеше күңеленә күлме рухи күтәренкелек. ” күпме кеч өсти! Агрономнар «Майская», «Краснострелецкая* сортларын куллана баш- _ лаган көннәрдә үк Наталья Николаевна инде карабодайның яңа төрләрен булдыру £ турында баш вата. Аңа төрле яклардан фикердәшләр табыла Әйе. агроном-практик- ~ лариың ярдәмен тоймаган селекционер — җилгә каршы атлаучы ялгыз юлчы кебек ул - һич уйламаганда. Н. Н. Петелинага Белгород елкәсенең «Новая жизнь» колхозын- ~ нан Россия Федерациясенең атказанган агрономы В. С Швыркин үзенең ярдәмен . тәкъдим итә «Наталья Николаевна! Безгә карабодайның үзегез уйлап талкан «Сокуров- ская» сортлы орлыгын җибәрүегезне үтенәбез,— дип яза аңа колхозның баш агроно- г мы.— Безнең хуҗалыкта бөртекле культураларның күп төрләре сынау уза Бездә үткәрелә торган семинарларда өлкәнең барлык агрономнары катнаша Әгәр сез иҗат иткән сорт әйбәт бәяләнә икән, аны ишәитү киң колач алачак 1978 елның көзендә институтка шатлыклы хәбәр килә «Хөрмәтле Наталья Николаевна! Сез җибәргән өч центнер орлыктан 65 центнер уңыш алдык Җитмеш гектар мәйданлы төп басуга чәчелгән «Шатиловскае-5* сорты гектарыннан уртача тугыз, ә «Сокуровская» сорты 16,2 центнер уңыш бирде! » Мактауга лаек мисаллар, знтузиаст-агрономнарның шәхси уңышлары, саный китсәң, шактый җыела Әмма аерым участоклардагы уңышлар гына илнең аграр фронтындагы югалтуны каплый алмый Карабодайның тулаем хәле әле дә шәптән түгел Әйтерсең, социаль һәм техник революция алып килгән искиткеч зур үзгәрешләр аңа бөтенләй кагылмый. Карабодай игелә торган җирләрнең мәйданы кими бара, шунлыктан уңыш җыеп алу да һичничек арта алмый Турысын әйтергә кирәк, соңгы елларда хәлләр нәкъ менә шулай килеп чыкты мөмкинлекләр артканнан-артты Фәнни техник революция, куәтле машиналар һәм химия яңалыклары алып килгән материаль байлыклар карабодай игү өчен моңарчы беркайчан булмаган шартлар тудырды Ләкин бу уңайлы шартларның нәтиҗәсе тәне күренми Үзгәрешләр һаман кире якка Советлар Союзы, мәсәлән, иген чәчү җирләренең мәйданын ике йәэ унбиш миллион гектарга җиткерде Исең-акылың китәрлек сан бу! Нинди беек >ш эшләнгән! Моңа күпме көч. күпме чыгымнар түгелгән?! Шуның ечтәи ике элешен. чама белен еиткеидә. йөз илле миллион гектарын ике мең ел буена үзләштергәннәр Ә калган элеше бер кеше гомере эчендә булдырылды Чирәм җирләр үзе генә дә кырык миллион гектардан артыграк яңа чәчүлек мәйданын бирде Безне туендыручы кишәрлекләр артты. Бу исе үз нәүбәтендә кәшәләргә яңа борчулар яңа мәшәкатьләр дә өстәде Аларның беренчесе - серу җирл.рен.ң уңдырыш- лылыгын күтәрү Җирнең к.ч.н саклап калу һәм тагын д. арттыру еч.н ашламалар куллануның, аны эшкәрткәндә терпе ысуллардан файдалануның кирәклеге һәркемгә мәгълүм Бу юнәлеште игенченең борын-борыннан тупланып килгән тәҗрибәсеннән файдалану отышлы һәр үсемлек җ-рд.и бары тик ....... рэклэ азыкны гына ал. Йөземга мәсәлән, якты кояш җылысы төшкән тау б-тлере -ы.ташлы урын-җ, «арбыз һем кавынга кайнар комлы бакчалар кирәк Ә кыяр кабак -ше культуралар тиреслә җылы, йомшак җирне -ра». т.ш.л.р Бодай арыш арпа, солы, кукуруз туфрактан азот фосфор ала Аның каравы калий ............... бар ........................................................................................................... әллә юк Дефицитлы азотны җирдән түгел, һавадан җыючы борчы., со. фәсоль кебек үсемлекләр дә бар Басуларның җегәрен саклау чаралары табигатьнең үзендә үк көйләнгән, кешегә бары тик һәр үсемлекнең мөмкинлекләрен, бер культураның җирдән нинди азык алуын, икенчеләренең нәрсә калдыруын белергә һәм чәчүлекләрне дөрес чират лаштырырга гына кала. Игенчелектә халык туплаган йөзьеллык, меңьеллык тәҗрибә агрономнар теленә • чәчү әйләнеше» дип кергән. Вакыт бу бөек ачышны камилләштерә бара. Хәзерге көндә агрономнар чәчү әйләнешенең нинди генә системаларын кулланмыйлар! Бодай чәчәр алдыннан ул җирдә нәрсә үстерергә, сөрелгән клевер басуына нәрсә чәчсәң әйбәтрәк уңыш бирер, үзләреннән алда игелгән культураларга шикәр чөгендеренең, дөгенең, кукуруз яки җитеннең нинди дәгъвалары бар — боларны белү хәзер зарури. Ә чынбарлыкта эш ничек тора соң! Кагыйдәләр иҗат ителгән һәм. әйтергә кирәк, алар җиңел генә, үзләреннән-үэ- ләре генә тумаган. Алар өчен тир һәм газаплар белән бик кыйммәт түләнгән. Табигатьнең мәрхәмәтлелегенә ышанып, басуларын чиратлаштырмыйча, арыш артыннан арыш, бодай артыннан бодай чәчкәне, бәрәңге җиренә бәрәңге утыртканы өчен игенче күпме җәфа чиккән!! Үсемлекләр, бер-берләрен чиратлашып алыштырып торганда, кыйммәтле ашламалар кулланмаган очракта да, җинең бөтен сүлен суырып алып бетермиләр, игә белеп иккәндә, хәтта аның көчен арттыралар икән. Мин җирне дәвалау чараларының берсе булган карабодайны игү мәйданы күпмегә артырга тиешлеген якынча исәпләп карадым Юк, чама чамага һич тә туры килми. Аны елдан-ел азрак чәчәләр Дөрес, карабодай боткасының абруе элекке еллардагы кебек үк түгел Табыннарыбызда ит. сөт, яшелчә, җиләк-җимеш кебек ризыкларның муллыгы да карабодай куллануны шактый киметте. Ләкин илдә бит җан саны да йөз сиксән миллионга артты Шуңа күрә бу ризыкка ихтыяҗ кимемәде, киресенчә, артканнан-арта, тик шул ихтыяҗны канәгатьләндерү буенча эшләнгән эш кен таләпләренә җавап биреп бетерми. Бу мәкаләне язарга утырыр алдыннан мин бик күп мәгълүмат тупладым. Алга менә нинди күренеш килеп басты. Революциягә кадәр Россиядә карабодайны бер миллион ике йөз илле бер мең гектар мәйданда чәчкәннәр. Күмәкләшү елларында бу сан ике йөз мең гектарга кимегән Әмма сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта ул ике миллион гектар мәйданны били Бу — барлык чәчүлек җирләренең ике проценттан артыграгы дигән сүз. Шуннан соң карабодай игүдә ниндидер бер аңлашылмаучылык хөкем сөрә. Чәчү мәйданы кимүдән күрелгән зарар югары уңыш алу хисабына капланса, бер хәл иде. Сигезенче бишьеллыкта Россия Федерациясе колхоз-совхозлары бер миллион ике йөз туксан сигез мең гектар карабодай чәчкәннәр һәр гектар уртача алты центнердан чак кына күбрәк уңыш биргән. Аннан соңгы бишьеллыкта бу басулар йөз илле мең гектарга кимегән Мондый хәл карабодайны санга сукмаудан бигрәк, агротехника белән исәпләшмәүне, авыл хуҗалыгы белән идарә итүнең тиешле югарылыкта тормавын күрсәтә 1979 елда карабодайдан биш центнердан да азрак уңыш алынган. Элеваторлар аны биш йөз утыз мең тонна кабул итәргә план коралар, әмма карабодай көткәннән дүрт тапкырга кимрәк килә. Аны җитештерү 1913 елгы дәрәҗәгә дә җитми. Шулай булгач, карабодайның табыннарда әллә нигә бер очрый торган ризыкка әйләнүе гаҗәпмени!) Карабодайның язмышы турында беренче тапкыр язганда мин, үземне борчыган сорауларга җавап эзләп. Мәскәүгә. бу тармакның штабы саналган В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы академиясенә юл тоттым. Мәскәүгә килгәч мин телефон аша ВАСХНИЛның үсемлекчелек бүлеге фәнни секретаре Григорий Трофимович Лавриенко белән элемтәгә кердем Аңа үземне нәрсәләр борчуы турында сөйләп бирдем, хәзерге көндә карабодай белән эшнең ничек торуы, аның киләчәге турындагы уй-фикерләре белән уртаклашуын үтендем. Фактлар, саннар — болары бер нәрсә, иң мөһиме — нәрсәне аңлата алар! Әнә шуның серенә төшенергә иде! Григорий Трофимович Лавриенко гомуми проблемалар белән шөгыльләнә икән. Минем бәхетемә, академиягә Орелдан бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары Бөтенсоюз институты директоры, биология фәннәре докторы Николай Михайлович Чекалин килеп төште — Дөрес, карабодай белән эшләр шәп түгел,— диде Николай Михайлович.— Аның каравы һәртөрле рекомендацияләр, уйланылган планнар, теләкләр һәм киңәшләр буа буарлык. Эшләргә, фән сүзенә колак салырга кирәк! Ә менә бөртекле һәм майлы культуралар баш идарәсенең тармак бүлегендә миңа болай дип аңлаттылар — Селекционерлар яңа сортлармы җитәрлек иҗат итми Элита орлыклар турында әйткән дә юк Менә сиңа мә! Үзара әйбәтләп аңлашу, фикер бердәмлеге һәм иҗади дуслык урынына кара-каршы шелтәләшү, үпкәләшү Мондый аңлашылмаучылык агроио- практикларның күз алдында карабодайның абруен тешерә элек ул биләгән җирләрне башка культураларга биреп, аңардан котылу ягын чамалыйлар Яңа сорт тудыру өчен, осталыкны чын-чынлап эшкә җиккәндә, ун ел вакыт бик җиткән Наталья Николаевна Петелина уңышын исә һичбер икеләнүсез сирә- очрый торган күренеш дип әйтергә мөмкин Россия Федерациясе чиксез киң. һава шартлары һәр җирдә төрлечә. Иксез-чиксез киңлекләрдә карабодайның өч дистә сорты игелә Агрономия нечкәлекләрен белеп җиткермәгән кешегә бу санның зур күренүе дә ихтимал. Кул астында карабодайның шул кадәр сорты булганда иң яхшысын сайлап ал да шунысын игә бир! Ашлыклар каталогында карабодай төрләренең саны иң соңгы урыннарның берсен алып тора. Чәчүлек әйләнешендә бодайның—йөз кырык, арпаның — җитмеш җиде, кукурузның туксан алты сорты исәпләнә Карабодайның яңа сортларыннан алынган элита орлыгын тапшыру бурычы йөкләнгән тәҗрибә хуҗалыклары 1977 елда дәүләткә егерме сигез мең йөз алтмыш центнер иң яхшы сыйфатлы орлык сатарга тиеш булганнар Бурыч кырык процентка гына үтәлгән. Уңышсызлыкиың сәбәбен аңлату өчен сүзләр әзер — һава шартлары «утыртты». Икенче кеэдә эшләр тагын да түбәнгерәк тәгәри Агрономнар үзләренә кирәкле орлыкны нибары җиде мең җиде йөз утыз бер центнер гына алдылар Хәлләр елның-елында шулай кабатлана—яңгырлы яки коры елда да. җәйләр кызу яки салкын килсә дә 'кими генә карабодай орлыгы! Ә яңа төр орлыксыз нишләргә! Тылсымчы-селекционерларны күпме көтәргә! Сугыштан соңгы елларда иҗат ителгән «Майская» «Краснострелецкая» «Шатилоя- ская-5» сортлары илебез селекциясенең беренчеләреннән булган «Богатырь» сортына караганда уңышны бер ярым-өч центнерга артыграк бирәләр Инде басуларга нәрсә чәчелгәнен карыйк! Бәхетле һәм шул ук вакытта зшендә һәртөрле каршылыкларга очраучы селекционер Наталья Николаевна Петелина ачкан «Краснострелецкая» сорты 1978 елда җитмеш бер мең биш иоэ кырык дүрт гектар мәйданда чәчелгән «Богатырь» исә ярты миллион гектардан артык җирне биләгән. Югыйсә бит ул вакытка инде «Краснострелецкая» конкурс сынауларын үткән һәм тугыз ел элек «Хәерле юл1 - сүзен ишеткән була. Теләк, төгәллек һәм оешканлык булганда бу вакыт эчендә күпме файда китерергә мөмкин иде! Карабодай игү өчен, бөтен ил күләмендә Орел яклары уңаилырак санала Эш монда һава шартларының искиткеч әйбәт булуында гына түгел Бу як илебез һәм дөньякүләм селекция тарихында үзенең күп санлы зур казанышлары белән дан тота. Биредә урнашкан ярма һәм бөртекле-куэаклы культуралар фәнни тикшеренү институты нәкъ менә шул җирлектәге Шатилов селекцион станциясеннән үсеп чыккан Арышның, солының, клеверның, озын сүсле җитеннең, кышкы салкыннарга чыдам люцернаның төрле сортлары һәм «Богатырь» сортлы карабодай безнең басуларга шушыннан таралган Карабодайның отышлы «Урожайная» сортын Орел селекционерлары 1975 елда чыгарганнар Ул әле дүрт елдан соң да елкәдә нибары җиде йөз гектардан чак кына күбрәк мәйданны биләгән «Шатнловская-5» сортын, районлаштырганнан соң да. әле ун ел буе нибары сигез мең иез утыз гектарга, е элекке .Богатырь.ны илле җиде мең иез туксан (!) гектарга чәчкәннәр Бер нәрсә бәхәссез басу культурасы, кешенең үз культурасы кебек үк Монда игенченең эшенә һәм оешканлыгына тулы бәя бирелә Сигезенче бишьеллыкта Орел җире карабодайның гектарыннан — 6.3 центнер, тугызынчы бишьеллыкта — 5,6 центнер унынчы бишьеллыкта — 2,6 центнер, унберенче бишьеллыкта 3.6 центнер уңыш бир ген. Күрсәткечләр кечерәя бара Гаҗеп түгел, табигын нәтиҗә Җирне эшкәртү басу әйләнеше кагыйдәләре үтәлми, игенче белен җитәкчелек итүгә игьтибар юк Кулларына нинди орлык эләксә, агрономнар туфракка шуны сибә бирәләр Күпчелек очракларда орлык инде яшәүгә, үрчүгә сәпәтлелеген әллә кайчан югалткан була Тагын шул ук 1977 елны алам Артык начар да. авыз тутырып мактарлык яхшы да килмәгән тадети ул елны специальләштерелгән орлыкчылык хуҗалыклары копхоэ-сов.озлар өчен дүрт мең алты иез центнер элита сортлы орлык җнт.штерергә тиешләр иде Ул җитмеш центнер гына җитештерелде Икенче елны алар алдына куелган шул ук бурыч көч- хәл белән нибары яртылашка үтәлде Башка культураларга карата гафу ителмәслек, гадәттән тыш .ел дип бәяләнә торган күренешләр карабодай өчен гадәтн. күнегелгән табигый исәплән. Моны бер кем дә күрми, моңа беркем дә гаҗәпләнми Борчыласы да җәеап бирәсе де юк In .Ь 3 ■ М I 45 Шул ук вакытта берау дә үзен гаепле санамый: «Эшли белмибез», «Барып чыкмый», «Ялкаулык зур. ихтыяр көче балакай»,— дип әйтергә батырчылык итми. Аның каравы алар карабодайның үзе турында нинди генә яман сүзләр яудырмады, аңа нинди генә гаеп такмады?! Аларның фикеренчә. карабодай ул кирәгеннән артык иркә, назлы, назберек. үзсүзле культура икән. Үзенә һәрвакыт зур игътибар сорый, уңышы биниһая күп чараларга бәйле. Ул, имеш, салкыннан да курка, кызу һаваны да ярстмый. Бал кортлары очмаса. чәчәге дә кысыр кала Кыскасы, үги кыз хәленә төшүенә, имеш, ул бары тик үзе гаепле. Мине иң гаҗәпләндергәне — кешенең табигатькә дәгъва белдерүе, урынсыз таләпләр куюы һәм. шуның артына посып, үзен акларга тырышуы Газетада басылган беренче мәкаләдә мин нәкъ менә шул хакта язган идем дә Нигә читәнгә бәйләнергә? Үсемлекләр турында гайбәт таратуның кемгә нинди файдасы бар? Ул мәкаләдә менә мондый ачулы юллар язылган иде «Агротехника культурасының түбән булуы, идарә итүдәге ялгышлар, орлыкчылыктагы башбаштаклык карабодайга, иң рәхимсез корылыклар яки иң каты кыраулар алып килгән бәлагә караганда да, күбрәк зыян китерде!» Икенче мәкаләмне ашыгыч рәвештә язарга мине илебезнең иң карабодайлы те- бәге саналган Азнакай районындагы «Коммунизмга» колхозының тырыш, үз сүзендә торучан, талантлы механизаторы Фәхразый Кәримов белән әңгәмә этәрде. Карабодай — күкрәгендә Алтын Йолдыз балкыган Фәхразый Кәримовның щатлыгы да. кайгысы да. Уңыш бирү ягыннан карабодайның алтын башаклы, гәрәбәдәй сап- сары бөртекле бодайдан һич тә калышмавын исбатлаганы өчен ул Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемне алды. Кайгысы шул—Фәхразый карабодай басуларының елдан-ел тарая баруына пошына. Кырлар күркенә кирәгенчә хөрмәт күрсәтелмәү аның йөрәген әрнетә. Тышта яз иде Чәчүгә төшәр көннәр. Игенченең баш өстендә бүз тургайларның күңелләрне җилкендергеч дәртле моңы тирбәлә. Карабодай игү осталарының югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерелгән нечкә, төгәл эшләренә имтихан тотар сәгатьләре. Ишетергә туры килгән төрле имешмимешләрне, әләк-ялаларны күз алдымда тотып, мин турыдан-туры әйтә куйдым: — Эшегез бик үк татлыдан түгел сезнең. — Нишләп? — Фәхразыйның сер бирәсе килми. Тыныч. Бернәрсәгә дә исе китмәгәндәй утыра. Күзләрендә генә кырыс очкыннар чагылып китте.— Ник алай булсын? — Күпме генә тырышсаң да, җыеп алган уңышың белән беркемне дә таң калдыра алмаячаксың. Бодай түгел, арыш түгел, арпа түгел... — Карабодайга кирәгенчә тәрбия бирсәңме?! Берсеннән дә калышмаячак. — Ничек инде калышмасын? — Мин моннан бер сәгать элек генә колхоз экономистыннан алынган саннарга күрсәтәм.— Менә: сиксән өченче елны колхоз һәр гектардан уртача егерме дүрт центнер алган, карабодай гектардан егерме центнер ярым гына чыккан. — Шуның белән нәрсә әйтергә телисез? — Механизатор ниндидер серне белә шикелле. Ләкин минем дә бирешергә исәп юк. бәхәсләшергә икән, бәхәсләшергә — Нәрсә генә әйтмә, өч центнер ярым — шактый аерма...— дим. — Шулай да булсын! Ашлама бир, киң рәт белән чәчәр өчен техника бир! Жәй көне ике-еч мәртәбә культивация яса! Гектарына өч оя исәбеннән бал кортлары китер! Шунда бернинди аерма булмаячак Карабодай буенча Татарстан игенчеләрен зур осталардан саныйлар Безнең тәҗрибәне күрергә илнең төрле якларыннан киләләр Ә без орлыкның яртысын кадимдәге чәчкечләр белән чәчәбез Ярты мең гектар мәйданда карабодай игәбез, умарталарыбызның саны дүрт йөз баштан да артмый. — Карабодайга җил дә, эссе дә ярамый, һавалар бозылып китсә, бал кортлары да оча алмый. Чәчәкләр кысыр калды дигән сүз. — Сез нәрсә, табигатьне кешедән акылсызрак дип уйлыйсызмы әллә? — Фәхразыйның ачуы йөзенә бәреп чыкты. Мин нәүбәттәге соравымны читләтебрәк бирдем — Башакта ничә бөртек орлык була? — Белмим. Агрономнардан сорарга кирәк. — Юк, кирәкми Мин болай да әйтә алам: утыз-кырык бөртек Ә карабодай сабагында? — Карабодай сыңар сабак булып үсми, күп ботаклы ул. һәр ботагында өчәр мең — Чәчәк бит әле ул бөртек дигән сүз түгел. — һәрбер чәчәкнең бөртеккә әверелүеннән алла сакласын! Ул чагында уңыш гектарыннан йөзике йөз центнерга җитәчәк Ничек җыеп бетермәк кирәк шул кадәр байлыкны?! Фәхразый әйткән сүзләренең бәясен белә. Аның һәр сүзе зур тәҗрибәгә нигезләнгән, фикерләре ышандырырлык, җитди һәм төпле. Башта бер нәрсәне ачыклап үтәргә кирәк «Советская Россия» газетасында 1980 елгы 6 апрель санында карабодай турында мәкаләм басылып чыкканнан соң нәрсә дә булса үзгәргәнме? Ул мәкаләдә мин игътибарны конкрет күренешләргә — күбрәк кайгырту таләп итүенә карамастан карабодайның башка культуралардан азрак уңыш бирүенә, моның сәбәпләренә, оешмаганлык, йомшак дисциплина, идарә итү алымнарының камил булмавы кебек субъектив факторларга юнәлткән идем Аннан бирле инде берничә ел вакыт узып китте Шул арада нәрсә үзгәрде соң’ Беренчедән, карабодайның бәясе күтәрелде, «әзер дәүләт аның тоннасын дүрт йез сумга сатып ала Табыш бирү ягыннан аннан да отышлырак культура юк Бодайның бер тоннасы өчен, мәсәлән, элеватор йөз илле сум акча түли Фәхразый Керимов туып-үскән «Коммунизмга» колхозында бодайның гектары йез унбиш, ә карабодайныкы ике йез алтмыш сум табыш бирә Рентабельлелек. тотылган чыгым һәм сатудан кергән акчаның нисбәте — биш йез проценттан артыграк! Менә сиңа карабодай! Икенчедән, дәүләт карабодай тапшыручыга бер тоннага бер тонна исәбеннән комбиазык сатуны оештырды. Акчага тагын бер зур естәмә Бу колхоз председательләрен һәм совхоз директорларын иң кызыксындырган нәрсә Монда инде икеләнеп торасы юк — тот та карабодай игәргә алын Болардан тыш тагын менә мондый өченче гаять мөһим шартны да истән чыгарырга ярамый. Карабодай сатуда бурычлы булып калмаган очракта гына тумалыкның дәүләткә ашлык сату планы үтәлгән дип исәпләнергә тиеш һәм бу аңлашыла да Промышленность предприятиеләре үзләре эшләп чыгарган товарның барлык төрләре һәм сортлары өчен җавап бирәләр Игенче дә продукциянең тулы җыелмасы өчен җавап бирергә тиеш түгелмени? Карабодай басуларында бераз алга китеш бармы соң? Мин матбугаттагы чыгышымның вакыйгалар агышына йогынты ясау-ясамавын үз күзләрем белән күрергә телеп, күзәтүләремне дәвам итем Чак кына булса да мактанырлык кайбер күңелле нәтиҗәләр бар кебек. Дөрес, чәчүлек мәйданы артмады Кая ди ул. булган кадересен дә тиешенчә тәрбияли алмыйбыз. Әмма уңыш азмы-күпме күтәрелде 1983 елда карабодай биш иез унбиш мең тонна, ягъни унынчы бишьеллыктагыга караганда иеэ де өч мең тоннага артыграк, җитештерелде Дәүләткә ул алтмыш мең тонна күбрәк сатылды Ә шулай да планда каралган саннар дәрәҗәсенә күтәрелә алмадык Илдә карабодай игелә торган край һәм өлкәләр күп, ләкин. Алтай краен исәпләмәгәндә, мактап телгә алырдайлары бөтенләй юк диярлек Кара туфраклы Курск елкәсе оч еллык планны нибары — егерме биш. Тула. Липецк өлкәләре унҗиде Тамбов һәм Рязань өлкәләре яклау табармы? Карабодай турында язып оттырдым димәс идем Мине «Ник кире тыгыласың, ник укучылар күңелен алгысытасың,— дип битәрләүчеләр х ны ике куллап хуплаучылар да булды «Инде бу эшкә алынгансың икән белдерделәр Элекке заманнарда базарында карабодай сатыла булган борынгы Новгород шәһәреннән Александра Филипповна хакында бик күп аһ-зарлар ишетелә ның белән аңлатыламыни’ Төп саба буйсынып. да көчлерәк саллырак дәлилләр дә Чувашстаннан икенче бер хат Дөрес сүзләр! һәркем үз бурь карабодай басуларыбызның үгундүрт-унсигез процентка гына үтәде һаман бер үк балык башын чәйнибез икән шул Иек урыныннан кузгалмаган Безнең илдәи зур илгә алтмыш мең тонна — артыммыни ул? Нишләргә, яклаучысыз калган карабодай башына төшкән бәла-казаларның сәбәбен каян эзләргә’ Агротехника чытырманлыкларына кереп чумаргамы? Язганнарымиың берәр кешегә кирәге булырмы? Кәгазь битенә күчкән уй-теләкләрем кемдә дә булса кечнең ни гурында аңлатмалар кабул Беркем дә бәхәсләшми. тәртип, җаваплылык, намуслы эш кирәклеге үзеннән-үзе аңлашыла Ләкин һәр фикернең нигезендә фактлар ятарга тиеш. Чувашстаннан килгән бәхәсле хатта исә фактлар урынына «Советская Чувашия» газетасының карабодай мәсьәләсенә багышланган мәкаләсе тәкъдим ителә. Мәкалә 1984 елның 23 мартында басылган. Мәкаләне тулысынча шәрехләп тормастан. төгәл һәм ачык мисалларга, фактларга тукталып үтәм Менә аларның кайберләре: - Соңгы биш ел эчендә карабодайның һәр гектарыннан уртача нибары 2.75 центнер уңыш җыеп алынды»... - Күпчелек хуҗалыкларда карабодайны уңыш алу өчен түгел, бирелгән чәчү планын үтәү өчен генә чәчәләр» •• 1983 елда тикшерелгән участокларның җитмеш өч процентына — гадәти репродукциядәге, унбиш проценттан артыграгына кондициясез орлык чәчелде»... « .Узган өч елда Чуваш дәүләт авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе йөз илле еч центнер «Сокуровская» һәм «Шатиловская-4» элита сортлы карабодай орлыгы җитештерергә һәм сатарга тиеш иде. әмма ул аны бер центнер да сатмады»... - Үткән биш елда республика хуҗалыкларыннан дәүләт ресурсларына планда билгеләнгән биш мең тонна урынына өч йөз илле тонна гына карабодай керде Узган ел дәүләткә аны сатуда йөз алтмыш хуҗалыкның унтугызы гына катнашты...» 1982 елда карабодайның тулаем күләме алты мең бер йөз җитмеш ике центнер тәшкил итте, дәүләткә шуның бер мең бер йөз алтмыш центнеры сатылды». . « Күп кенә хуҗалыкларда, мәсәлән. Батыр районында, карабодайны терлекләргә ашаталар » Мондый мисалларны мин тагын да китерә алган булыр идем, әмма нәтиҗә ясарга болары да җитә. Саналып узылган хәлләр турында уйлануны укучының үзенә калдырыйк Дөрестән дә. мин сүзне зурдан кубарам — агротехника, чәчү әйләнеше, орлык сортлары турында алып барам, күкләрдә йөзәм кебек, ә тормыш җирдә дәвам итә. Аннан соң мине икенче бер нәрсә — терлекләрне карабодай боткасы белән туйдыручы сәер кешеләр кызыксындырды. Кемнәр алар, кайда туып үскәннәр? Александра Филипповна Зачиналова сүзләре бөтен җитдилеге белән яңгырарга тиеш. Завод конвейерында эшләүчеләр алдына куелган таләп ни өчен әле авыл хуҗалыгы тармагындагы җитәкчеләрне читләтеп үтә? План ул — агротехника гына түгел, ә кешеләр Аны үтәү кешеләрнең ничек эшләүләренә. үз бурычларын ни дәрәҗәдә җаваплылык тоеп башкаруларына бәйләнгән. Кыскасы, мин куен дәфтәремне, каләмемне һәм әлеге газетаны алып, ачулы, принципиаль мәкалә эзеннән Чувашстанга юл тоттым. Батыр районы — Чувашстанның икмәккә бай төбәкләреннән берсе. Партия райкомының беренче секретаре Василий Антонович Никитин гектарыннан утыз гына центнер уңыш алу канәгатьләндермәвен, андый күрсәткеч белән терлек азыгы запасы туплауга ирешеп булмаячагын, ит һәм сөт җитештерү буенча торгынлык килеп чыгачагын, кешеләрнең хуҗалык итүдәге материаль һәм мораль кызыксынулары кимиячеген бер-бер артлы тезеп китте Әмма мине карабодай кызыксындыра, күкрәгемне кесәмдәге аны терлекләргә ашату турындагы мәкалә яндыра Дөресен генә әйткәндә, мин андагы фактларның расланмавын телим Кызганычка каршы, язылганнар расланды Соңгы сигез ел эчендә Батыр районы хуҗалыклары дәүләткә карабодай сату буенча һәр ел саен бурычлы булып калганнар Түлисе әҗәт биш йөз тонна чамасы. Карабодайны биредә бик аз. барлыгы ике йез гектар мәйданда чәчәләр. Райондагы уналты хуҗалыкның һәрберсенә уртача 13 әр гектар чамасы туры килә дигән сүз. Эш түгел, күңелле бер мавыгу! Уңыш бирсә — хуп, бирмәсә — хуп! — Карабодай белән мәшәкатьләнүдән файда юк.— диде Василий Антонович Никитин. хәл бераз ачыклана төшкәч.— Бодайдан без — егерме бишәр-утызар, хәтта аннан да артыграк ә карабодайдан, иң күп дигәндә, сигйз-ун центнер уңыш алабыз... Бурычны үтәмәгән өчен җавап бирү мәсьәләсе искә төште дә мин аңа ачыктан- ачык сорау бирергә җөрьәт иттем: — Әйтегезче, Василий Антонович! — дидем,— Карабодай аркасында сезнең җавап- лылыкка тартылганыгыз булдымы? — Юк. — Ә сезнең, партиянең район комитеты беренче секретаре буларак, әлеге тармакны үстерүгә аяк чалучыларга җәза биргәнегез бармы? — Мине карабодай белән борчымадылар, үзем дә ул хакта сүз кузгатуны кирәк Мәсьәләгә әнә шулай җавапсыз карау — илдәге бетеи регионнарга «ас күренеш. Шул ук кенне мин Чувашстанның экономик яктай нык. көчле һәм илнең иң югары бүлеге — Ленин орденына лаек булган «Гвардеец» колхозына киттем. Дөресен әйтергә кирәк, бу колхоз игенчеләре әле хуҗалык итүнең «югары математикасын, ахырь- иача үзләштереп җиткермәгәннәр. Иген кырларында яулаиган уңыш — терлекчелектәге казанышлар белән беркетелмәгән. Шулай да алар югары уңыш үстерү серләрен яхшы беләләр Олы бүләккә дә игенчелектәге уңышлары өчен лаек булганнар барлык чәчү мәйданының туксан биш процентына элита сортлы орлык чәчелә Утыз центнерны биредә түбән уңышка саныйлар. Чәчү әйләнешендә карабодай да бар Аңа бүлеп бирелгән җирнең мәйданы егерме гектар чамасы. Ләкин ташландык хәлгә килгән ул басуга орлыкның һәртөрле очраклы сортларын чәчәләр, якын тирәдә бер генә умарта да күрмәссең. «Гвардеец» ел саен йөз ун центнер карабодайны дәүләткә сатарга тиеш. Соңгы тапкыр элеваторга аны 1979 елд$ илткәннәр суктырып алынган йөз дә сигез центнер бөртекнең дәүләткә җитмеш центнеры сатылган. Башка елларда күбрәк, ике йөз иллешәр центнер уңыш алган чаклары да булгалагаи. әмма дәүләткә аның бәр килограммын да сатмаганнар. Мин әле «Гвардеец» колхозының тырыш механизаторларын туклыклы карабодай боткасы белән сыйлый торганнардыр, бу тансык ризыктан колхозчыларга да өлеш чыгаралардыр, дип уйлаган идем валидлары карабодай ярмасын талон белән генә алалар — Оятның монда ни катнашы бар? — Моңарчы колхоз председателе Мелеков минем сүзләремне, башын иеп. тыныч кына тыңлап торган кебек иде Хәзер ул кинәт кырысланып китте, күндәмлеге бетеиләи юкка чыкты.— Бөртеклеләр буенча плаинары- ны җиңүче Законнарны, һәртерлг закон икәнлеген ник матлар бар Алтмышынчы елдан алып сиксәненче елга кадәр булган дүрт бишьеллык дәвамында бертекле культураларның уңышы еч тапкырга арткан һәм гектарыннан уртача утыз ике центнер тәшкил иткән- Сабан бодае — кырык биш, арпа утыз тугыз центнер уңыш бирә башлаган. Карабодайның язмышы башкачарак. Дөрес, җиденче бишьеллыкта әле азмы-күпме үсеш булган. Сигезенче бишьеллыкта да уникешәр центнер уңыш җыеп алынган. Шуннан соң торгынлык башланган Унберенче бишьеллыкта да шул ук хәл. Бөтенесе фән кушканча, галимнәрнең даими күзәтчелеге астында эшләнгән тәҗрибә хуҗалыгында да нәтиҗәләр куандырырлык булмагач, аның уңышын күтәрү өчен, тагын нинди чаралар күрергә кирәк соң? Каршымда колхоз председателе Мелеков, авыл советы рәисе Немцев, партком секретаре Торговцев утыра Барысы да — җитди, укымышлы кешеләр — Карабодай боткасын без төшебездә генә күрәбез.— дип кире какты минем фикеремне партком секретаре.— Соңгы тапкыр мин аны санаторийда ашаган идем Менә сиңа табышмак! Чәчүен дә чәчәләр, уңышын да җыеп алалар Гектарыннан унберәр центнер уңыш алган еллары бар Карабодай өчен начар уңыш түгел Кая куялар соң? Җавап та һаман шул ук утлыкларга аударалар, терлекләргә ашаталар Әмма шунысы кызганыч: мал-туар моның кадерен белми, «уҗалыкта терлекчелек тармагы бик нык аксый. Кырлар табыш бирә, фермалар зыянга эшли Нәрсәләр генә күзәтергә туры килмәде миңа тормышта? Кызарып пешкән алма өемнәре өстеннән трактор белән үтүләрен дә. кәбестә, кишер кебек яшелчәләр белән беррәттән, тәмам өлгереп җиткән карбыз, груша, помидор, саргылт-ал шәфталу ларны формаларга ташуларын һөм силоска салуларын да күрдем Яшелчә, җиләк-җи- меш тиз бозылучан. ичмасам, терлек ашасын! Аңлашыла Ә менә амбарда ничә еллар буена ятса да бозылмый торган карабодайны терлекләргә ашатучы кешеләрне һичничек аңлап булмый — Нишлисез сез? Кайда сезнең оятыгыз? Диабет белән авыручылар, сугыш ин бызны үтәдек, карабодайны аерым сорамыйлар Бу мәсьәләдә галимнәр аңлатма бирүдән баш тарталар. Эш барышында бөтенесен дә искә алганнармы, табигать таләп иткән шартларны күздә тотканнармы, үзләренең мөмкинлекләрен һәртөрле стихияләргә каршы куярга теләп караганнармы — алар ни өчендер боларның берсе турында да сөйләми. Саннар кешеләргә караганда төгәлрәк, диләр Белмим, мин үзем, мәсәлән, башкачарак фикердә торам, иң төгәл саннарның да ялгыш нәтиҗәләр, уйланмаган адымнар ясарга этәрүе мөмкин Ул саннарга нинди күзлектән чыгып карыйсың, аларны ничек аңлыйсың — хикмәт әнә шунда. Бу урында шуны хәбәр итмәкче булам Наталья Николаевна пенсиягә чыкты. Бик күп эшләр башкарды ул. Үзләренең ни өчен яшәгәнлекләрен. нәрсә хакына эшләгән- лекләрен белгән көчле, кыю йөрәкле, тәвәккәл кешеләр генә ялга әнә шулай тыныч күңел белән китәләр. Аның тагын дүрт сорты — «Сокуровская». «Троянда». «Прикамская», «Казанская крупнозерная» сортлары аттестация үтте. Хәзер ул читтән күзәтеп торачак — таралырмы ул сортлар, әллә «җирле әһәмияткә генә ия» ачыш булып калырмы?.. Бу карабодай турында минем дүртенче тапкыр язуым, аны күпмедер дәрәҗәдә йомгаклап куюым Беренче мәкаләмне язганга инде дүрт-биш ел вакыт узды. Нәрсә үзгәрде, нәрсә яхшырды яки тагын да начарланды соң? Менә хәзер инде үземнең фикеремне әйтә алам Саннар — дөреслекнең бер өлеше генә, алар — меңләгән кешеләр башкарган эшнең нәтиҗәсе Яхшы сортлы орлыкка мохтаҗлык, яңа ачышларын кулланылышка кертә алмыйча изаланган селекционерларның әрәмгә киткән тырышлыгы, чәчү әйләнеше кагыйдәләренә җавап бирмәүче телем- телем кишәрлекләр, түбән уңыш, аның да терлеккә ашатылуы — карабодайны харап итүче сәбәпләр әнә шулар Аларны бер дә техник, агрономик чаралардан түгел, барыннан да элек кешеләрнең ваемсызлыгыннан эзләргә кирәк икән Менә шул чакта гына беренче карашка бик кечкенә булып күренгән нәрсәләр дә зур гомумхалык бурычларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк Сәбәпләрнең иң аянычы — буш сүз сөйләү Ялкауларны, илтифатсызларны акылга утырта алмыйбыз, тырышларны, сәләт- леләрне тиешенчә бәяләмибез. Азнакай осталары, гадәти күрсәткечләрне узып, карабодайдан, унбишәр-егермешәр центнер уңыш ала башлагач, хәзер ул якларга кемнәр генә йөрми? СССР авыл хуҗалыгы министрлыгы анда Бөтенсоюз семинары уздырды Аннан соң шундый ук чара Россия Федерациясе масштабында үткәрелде. Татарстанда, биредәге карабодай басуларына күрсәтеп «Менә карагыз, үрнәк алыгыз!» — дигән киңәшне ишетмәгән берәр райком секретаре. РАПО Советы председателе, колхоз-совхоз җитәкчесе калдымы Азнакайның карабодай басулары, чыннан да. күпме карасаң да, карап-сокланып туймаслык искиткеч матур1 Тирә-якта нефть сиртмәләре тирбәлә, кырлар ап-ак. чәчәкләр арасында умарта кортлары гөжли, бал исеннән башлар әйләнә. Монда уздырыла торган семинар-киңәшмәләрнең һәркаисында белгечләр карабодайның кирәклеге, файдасы турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөилиләр. Тоннасына дүрт йөз сум акча бирәләр. Фермаларга җаның теләгән кадәр катнаш азык кайта һәр йортның табынында — хуш исле бал. карабодай боткасы. Ак чәчәккә күмелеп утырган басуларга килүчеләр агроном белән әңгәмә корганнан соң, зоотехникны эзләп табалар, аңардан фермаларны күрсәтүен үтенәләр һәм, әлбәттә инде, рацион турында сорашалар терлек азыгына дөрестән дә муллыкмы? Кыр станында аш-су өстәленә күз төшерергә дә онытмыйлар механизаторларны кибет токмачы белән тукландыралармы, әллә арпа ярмасы, яки карабодай боткасы беләнме? һәм көтмәгәндә карабодайның зарарлы сыйфаты турында де белеп алалар Районның данын бөтен союзга тараткан бу культура турында партиянең Азнакай райкомы беренче секретаре Октябрь Салихович Мөхетдинов; — Карабодай — йөрәкне харап итә торган ризык,— дип әйтеп сала.— Инфарктка Азнакай районында карабодай игү белән Мөхетдиновка чаклы ук шөгыльләнә башлаганнар, үтә кыю. тәвәккәл адым ясаганнар — вак-вак кишәрлекләр урынына ка- рабодаины һәр хуҗалыкта өчәр-дүртәр, жвтта бишәр йез гектар мәйданда чәчәргә керешкәннәр Бер үк вакытта уңышны да арттыра барганнар Октябрь Салихович Мөхетдииов районда яшәп килгән кагыйдәләрне үргә алган Еш кыиа шулай да була яңа килгән җитәкчегә әле тегесе, әле монысы ошамый бетен нәрсәне үзенчә үзгәртергә тотына Эшкә башкачарак карарга да мөмкин б-т Хуҗалыкның злекке уңай якларын ныклап ейрәнергә. аларны яңа казанышлар белән бәи- леп, үстергәннән-үстерә барырга кирәк Октябрь Салихоәич нәкъ шулай эшли дә Сиксән өченче елда азнакайлылар карабодайга сигез мең гектар җир бүлеп бирәләр Аны мондый мәйданга чәчәргә район түгел, бер генә елкә дә. бер генә республика да батырчылык итми. Наталья Николаевна Петелина Татарстанга үзенең сортларын алып килгәч, эшне мең гектардан башлап җибәргән район карабодайның һәр гектарыннан унбишәр центнер уңыш җыеп ала. һәм, әйтергә кирәк моңа ул фәнни-тикшереиү институтының һәм тәҗрибә хуҗалыкларының ярдәменнән башка ирешә һәм менә көтмәгәндә аэнакайлыларга Әлмәт чакыру ташлый Шул сиксән өченче елда әлмәтлеләр ике план — җиде мең биш йөз алтмыш җиде гектар карабодай чәчеп. һәр гектарда тугыз центнер уңыш үстерәләр Күңелгә коткы салырлык, көнләштерерлек күрше тезгенне үз кулына ала. . Октябрь Салиховичның сүзләренә гаҗәпләнеп сорарга мәҗбүр булдым — Ни өчен үзегезгә шундый дан китергән карабодайдан, йөрәкне харап итә. дип зарланасыз? Сәбәп нәрсәдә? һава шартларының начар булуындамы? — һава шартлары — башка Аңа әмер бирел булмый Бөтен бәла — плановикларда Алар иң элементар нәрсәләрне дә игътибарга алмыйлар Инфарктлар, стресслар, нерв какшау — болар начар нәрсә Мәсәлен, шундый хәл Дәүләткә карабодай тапшырган хуҗалыкларга бүләк рәвешендә естәме катнаш азык сатыла дидек Менә урыпҗыю чоры килеп җитә, ыгы-зыгы, ашыгу-кабалану башлана Дәүләт алдындагы беренче изге бурычны кем тизрәк, алдаирак үтәр? Кырларының уннан бер өлешенә карабодай чәчелгән хуҗалыклар да ашлыкны башка культураларны күбрәк игүче хуҗалыклар кебек бер ук тәртип буенча саталар Башта бодай арыш һәм арпа сатыла. Бүтәннәр инде ындыр табакларында эшне төгәлләп килеләр, фураж салалар, ә азнакайлылар әле карабодайны суктырырга гына тотына. Җыеп алынган уңыш — инде элеваторда, бер карабодай гына әзер түгел Аны фуражга калдырырга ярамый, ничек кенә булса да дәүләткә сатып бетерергә кирәк Меие шуңа күрә дә мондый хуҗалык катнаш азык белән тәэмин ителә Гал-гади арифметика катнаш азыкны никадәр күбрәк алсаң, терлеккә дигән бөртегең шулкадәр азрак кала Карабодайны иң күл чәчкән, гектарыннан егермешәр центнер уңыш алып, аны сату планын ике тапкырдан артыграк үтәгән «Коммунизмга» колхозы 1983 елда кышны һәр терлеккә икешәр центнер гына фураж белән каршылый Азык запасы апрель башына чаклы гына җитә Бер ярым план күләмендә карабодай саткан Азнакай районы дәүләттән алты мең тонна остәмә катнаш азык ала. әмма фураж белән кырык кына процентка Менә шуннан соң карабодай сату бәрабәренә бирелә торган катнаш азыкның файдасы турында сойләп азаплан ннде1 Шулай итеп, карабодай белән әллә ни мактанып булмый, хезмәтләрен аңа багышлаган энтузиастларның табыны әллә ни мулдан түгел, карабодай боткасы да аларның өстәленә бәйрәм көннәрендә генә менә Карабодай сирәк, махсус культуралар исемлегендә иөри КПСС Үзәк Комитетының һем СССР Министрлар Советының, колхоэ-соәхоэларда үткен бнш елдагы уртача күрсәткечтән арттырып алынган уңышның бер өлешен шул эш кешеләренең үзләренә бүлеп бирергә, дигән махсус карары бар Чикләү бер .................................................................................................................... .............. башына бер тоннадан артмаска тиеш Тонна — алтмыш пот кечкенә сан түгел Ләкин куркырга кирәкми, мондый бәхет дистәлеген еллар эчендә бер генә «алкыр әлмаерга меммми Эшкә уңган, тырыш, чын мәгънәсендә талантлы Азнакай игенчеләре 1983 елда элеваторга, бергә кушып исәпләгәндә Татарстанны» м.ң ике иөэ тонна күбрәк карабодай озатты Эконом, механизаторлар, басуларны серкәландәр.ән умар.ач номнар елешенэ сигә, м.ң цеи.иәр ест.м. уңыш . ___________________________ .... ачпттән пео. Буа районының ярдырырга телә1 ТӘ иткәннәр тәэмин ителә ■алган Карабодай «Район колхоз-совхозларының 1983 елгы промфинпланы буенча карабодайны эшкәртү һәм җәмәгать туклануы өчен файдалану каралган,— диелә ул үтенечтә.— Аны ярма итеп тарту, совхоз эшчеләре һәм колхозчыларның җәмәгать туклануына тоту өчен рөхсәт бирүегезне сорыйбыз». Мин биредә бер нәрсәгә аеруча басым ясап узарга телим. Азнакайлылар тиешле булганның бары тик минимумын гына сораганнар. «_________________________җәмәгать туклануы өчен» — дип ачык һәм аңлаешлы итеп язганнар. Ләкин аларның үтенече барыбер кире кагылган. Менә аларга килгән җавап «Хәзерләүләр министрлыгының 1978 ел 15 февральдә расланган 55 нче күрсәтмәсе нигезендә, ашлыкны ярмага алыштыру тәртибендә кабул итү бары тик аны дәүләткә сату планын үтәгән совхозларга гына рөхсәт ителә. Бу күрсәтмә бары тик җәмәгать туклануы өчен бүленгән ашлыкка гына кагыла». Әгәр элеваторлар, заказчикларның ашлыгын яргыч аша үткәреп, аларның гадәти булмаган үтенечләрен канәгатьләндерсәләр, начар булыр идемени? Шул соравыма җавап эзләп әлеге идарәнең үзенә юл тоттым. Азнакай игенчеләренең үтенеченә виза салырга тиешле идарә начальнигы Вәли Фәттахов миңа болай дип җавап бирде: «Кешеләргә шул чаклы карабодай бирү — акылга сыя торган эш түгел. Республика планны үтәми Шәхси табыннар турында түгел, дәүләт байлыгы турында уйларга кирәк!» Мин аның белән бәхәскә кердем: берәүләрнең ялгышлары өчен икенчеләрне җәзага тарту дөрес булырмы? Дәүләт карарында күршеләрнең планы хакында берни дә әйтелмәгән. Анда, киресенчә, эшләгәне өчен, кешеләргә түләүне һичбер нинди тоткарлыксыз гамәлгә ашыру турында сүз бара, һәркемгә — хезмәтенчә. Урта Азиядә кызыксындыру бүләген натуралата алучылар дөгене капчыклап та, олаулап та саталар бит Кубаньда, мәсәлән, төп хезмәт хакына өстәп бирелгән хуш исле көнбагыш мае — шундый ук товарларның берсе. Ә карабодайга ни булган, ни эчен аңа гына киртәләр куелырга тиеш?!. Бәхәс бик озакка сузылды. Ике яктан да берсеннөн-берсе саллырак дәлилләр китерелде. Ниһаять, мин дәлилләремнең өстенлек алуына инандым. Монда миңа бүгенге фактлардан бигрәк, узган еллар тәҗрибәсенә таяну, артта калган хуҗалыклар, алай гына да түгел, бөтен район ашлык тапшыру планын үтәми торып, колхозчыларның хезмәт көненә тиешле икмәкне бирмәү очракларын мисалга китерү ярдәм итте. Җиңдем! Иңнәремә канатлар үскәнен тойгандай булдым. Сигез мең центнер карабодай ярмасы «яулап ал» әле син! Кәгазь буял утыру гына түгел инде бу! Хәзер үк почтага ашыгырга, Мөхетдиновка телеграмма сугарга! Ләкин минем шатлыгым кыска гомерле булып чыкты. Миңа тагын шул ук инструкцияне китереп тоттырдылар «Ярамый Рөхсәт ителми»... Менә шул. Кәгазь, инструкция.. Тимердән дә, бетоннан да катырак. Аны үзгәрткәнче маңгаеңны яру тизрәк Мондый хәлдән чыгу өчен колхозлар нишләргә тиеш? Карабодайны бит алар чәчә. Әгәр аның бер өлешен гомуми казанга түгел, игенче гаиләләренә бирергә теләсәң, мәсьәләне ничек хәл итәргә? Моны чишәргә тиешле Хәзерләүләр министрлыгы һаман әле һәртөрле чикләүләргә «баетылган» инструкцияләр иҗат итә. Гомумюридик кагыйдәләр күзлегеннән караганда, азнакайлыларны рәнҗетмәделәр, натуралата түләүне акча белән капладылар, аларның кулына өстәмә рәвештә тагын өч йөз утыз мең сум акча бирелде. Ләкин бәхет акчада гынамыни? Акчадан карабодай боткасы пешергәнне әле беркемнең дә күргәне юк. Турысын әйтергә кирәк, бу мәкаләне язганда мин үземне нинди дә булса яңа ачыш ясаучы дип хис итмәдем Икеләнеп калган чакларым да аз булмады, әмма бер нәрсәгә нык ышанып язам һәрбер эштә тәртип, җаваплылык таләп ителә. Шушы мәҗбүри кагыйдәгә буйсынмый торып, беркайчан да уңышка ирешүне өмет итмә. Рекордлы саннар белән исәпләнгән күләмдә ашлык суктырган игенченең көн үтсенгә генә кыймылдап йөрүче, бригадирның чыбыркылап торуы астында гына эшләүче ялкауга караганда, хезмәт хакын да күбрәк алырга тиешлеге үзеннән-үзе аңлашыла. Авылның гарантияле түләүгә күчкәненә утыз елдан артык вакыт узды, соңгы нәтиҗәгә карап исәп-хисап ясау принцибы үз көченә торган саен ныграк керә бара Ә шулай да, кеше башкарган һәр матур эшнең нигезендә комсызлык, акчага хирыслык түгел, аны үтәп чыгудан туган горурлык хисе ята. Хезмәткә түләү — бер нәрсә, иң элек кешенең осталыгын, талантын күрә белергә, башкалар алдында аның абруен күтәрү турында уйларга кирәк. Азнакай осталарының рекордлы уңышка өстәмә түләүгә бәйләнгән мәсьәләне күтәреп чыгулары һәм өч йөз утыз мең сум премия алулары белән генә мәсьәлә хәл ителми. Колхоз һәм совхоз, район һәм республика күләмендә генә түгел, бөтен Союз күләмендә танылу турында уйлана башлыйлар карабодай игү осталары. Ә нигә? Күп сет савучылар. мул ашлык суктырган комбайнчылар, җиләк-җимеш үстерү осталары олы мактауга лаек бит, күпме авырлыкларны җиңеп җыелган карабода- гына ни емен читтә калырга тиеш? Бу эштә зур казанышларга ирешүчеләрне билгеләп үтү. аларны бүләккә нинди күрсәткечләр буенча тәкъдим итү турында уйланалар Ләкин моның дөрес кенә бер юлын таба алмыйлар. Баксаң, унберенче бишьеллыкта карабо- « даи буенча хәтта социалистик ярыш шартлары да кабул ителмәгән икән Башка чара - калмагач, унынчы бишьеллык таләпләрен нигез итеп алалар һәм берәүләрне Бетен- £ союз халык хуҗалыгы күргәзмәсенең — алтын, икенчеләрен көмеш яки бронза меда- ? ленә тәкъдим итәләр. Бу мәсьәләгә бик таләпчән киләләр, беркемгә дә бернинди 1 ташлама ясалмый. Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институты галимнәре карабодайдан иң •= югары уңышны егерме центнер дип санарга кирәклекне хәбәр итә. Ә азнакайлылар ? мондый күрсәткеч белән звено башлыкларын хәтта конкурска да катнаштырмыйлар. 2 беренче турда ук төшереп калдыралар. Үзешчән осталар түгел, ярышка зур талант- лар гына кертелә. «Авангард» колхозыннан Фннус Рахманов звеносы — гектарыннан х егерме җидешәр, Урманай совхозыннан Фәварис Галиуллин звеносы егерме өчәр 5 центнер уңыш ала. Аерым бер кишәрлекләрдә генә түгел, йөзәр гектардан артык мәй- < данда бит ул! Исемлек шактый озын, башкаларга үрнәк булырлык эшләүчеләрнең ~ саны йөз алтмыш кешегә җитә1 Отчетлар, гадәттәгечә, ноябрь аенда, уңыш җыел алынгач, аны дәүләткә саткач. £ һәм орлыкка салып куйгач, киләсе ел уңышына нигез салынгач тезелә. Бүләккә тәкъ- - дим итү турындагы кәгазьләр башкалага, тармакның баш штабына. Бөтенсоюз халык ' хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәрелә Җавап кетә башлыйлар Басуларны кар каплый, 2 кышкы зәһәр суыклар башлана, әче бураннар улый Җавап юк та юк Җибәрелган кәгазьләрне җир йота диярсең! Үз мәнфәгатеңне кайгыртуга караганда, кешеләр өчен, хак эш эчен йөрү җиңелрәк у Бу эш кайбер очракларда синең кичектермәс бурычыңа әйләнә Кен тәртибенә килеп баскан мәсьәләнең очына чыгар өчен Мөхетдинов Мәскәүгә. авыл хуҗалыгы Министрлыгына кадәр барып җитә. Җибәрелгән кәгазьләр, канцелярияләрдә буталып йери торгач, бөтенләй югалган булып чыга. Алдынгыларга медальләр дә тапшырылмый, рәхмет Азнакай комбайнчысы, Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Каримов — карабодай игү осталарының берсе. Ул менә нәрсә ди — Карабодайны башка культуралар белән чагыштыралар уңыш бирү ягыннан аның бодайдан, арыштан, арпадан күпмегә калышуын билгеләү эчен һәртөрле зурлыклар уйлап чыгаралар Көлке бит бу! Төп зурлык итеп карабодайны алырга, башка культураларның уңышын аңа карап билгеләргә кирәк! Белмим ярыша алырлар микән? Карабодай басуында ике йез центнер бертек бирерлек ап-ак чәчәк бар - серкәләндер Г * И ’_ Ә аның кайчан шундый үлчәү берәмлеге булып әверелүе мемкин соң? - дип сорадым мин һем моң. ирешү.. җимерер,, к-релеген кү, сүзләре дә әйтелми. Мондый хәл кемнең генә күңеленә хуш килер икән? Карабодай турында барган сүзләрнең, кабул ителгән карарларның, язылган директиваларның иге-чиге, саиы-хисә- бы юк. Барлык инстанцияләр әллә ниләр планлаштыра, таләп итә, бурычлар куя. эшкә килгәндә, шулерның берсен дә гамәлгә ашырмыйлар Гаеплеләрне җавапка тартмыйлар, уңганнарны олыламыйлар. Элек ничек булган булса, карабодай әле дә үги кыз хәлендә кала бирә.

Реклама