КУРКЫНЫЧ ЙОРТ

Тормыш минем сакалымнан да озын түгел, җанкисәк ләрем Мин дөньяда озак яшәдем Кайсы тауда нинди таш ятканына чаклы белам Әкият сөйләп утырырга унбиш тешен нре бәреп төшергән. унбиш теше болай төшкән карчык түгел мин Әгәр тыңларга телисез икән, минем ярты чәчемне агарт кан бер хәл турында сөйләрмен Ул. бераз кәкрерәк аякларын кочаклап, яна торган учакка таба карап утыра Ялкын нурында без аның чал керә башлаган түгәрәк сакалын, җыер чыклы йөзен, әле нурын югалтып бетермәгән яшь келт күзләрен күрәбез Без. сөйләнәчәк хикәяне тартып алырга теләгәндәй, аның тирәсенә якынрак кызыксыну белән янган күзләребездән очкыннар чәч кулларыбыз белән елышабыз Безнең пил»г"“"; .................................... • ■ рәгәнгә шулай котырган кебек, хчактагы ут һаман саен ныграк үрли бара Ялкыннар озын телләре белән элек агач ботакларына, аннаи йолдызларга таба үреләләр.. - Сез ул чагында аналарыгызның карынында йөргәнсездер әле,- дип. карт тыныч кына итеп янә башлый һәм. бик кирәкле нәрсәсен оныткандай. кинәт туктала Яна торган утка төкерә. Аннан тагын башлый. — Мин яшь чагымда тегүчелек кәсебе белән тамак туйдырып кара дым Үзегез беләсез, тегүче белән киез итек басучы күп йөрүчән. күп күрүчән була Мин дә шул, елларның берсендә, күбрәк акча эшләү нияте белән, еракларга. Закама якларына киттем Тик. җанкисәкләрем, дөньяның бер почмагында да акча агач башында үсми икән Йөрдем, кеше сүзен тыңладым, үзем борчак сиптем, әмма бер җирдә дә акчаны санамыйча бирмиләр икән, әй Озын сүзнең кыскасы шул: хатынга күлмәклек, бала чагага күчтәнәчлек, бер арык тана алырлык акча җыйдым да тәртәне кайту ягына бордым Тукта, мин әйтәм. байлыкны кайда да өеп куймаганнар, ичмасам, җылы түшәгемдә хәләл хатынымның беләгенә башымны куеп ятармын дим Шулай итеп шул. станциягә чаклы илтеп куяр өчен яшь бер мишәрне ялладым да әйдә үз авылыма. Яшь мишәр дигәнем, әле яңарак кына атасыннан башка чыгып, үзенә аерым тормыш кора башлаган бер адәм булып чыкты Тормыш кору дигән сүз ул. җанкисәкләрем, колга башына сыерчык оясы менгезеп кую гына түгел. Минем олаучым да~шул. яшь кенә булуга карамастан, төн чаба, көн чаба икән. Элек ат булдырган Аннары яңа өй җиткерергә дип тир түгәргә тотынган Ат дигәннән, әй. аты да иде соң! Аннан соң да бик күп җир йөрдем мин, мәгәр андый атны күрә алганым юк. һич ялгансыз менә Канатлы кош иде инде. Хуҗасы бер сызгырып җибәрсә, мин сиңа әйтим, күз алдында бураннар уйный Юл буендагы маяклар егылып егылып кына калалар «Хакын да сорый белде, каһәр суккан мишәр, малы да мал икән шул Мондый атка әрәм түгел», дим эчемнән генә Ә мишәрем атына әллә нидә бер сызгырып җибәрә дә сөйләнепме- сөйләнә: Мин юк-барны яратмыйм Миңа булса бер дигән булсын Чанадагы печәнгә күмелеп утырган килеш, тыңлар-тыңламас кына барам, ә теге сибә генә борчакны: - Бөтен өяздә бер ат бу, кәбәм Аның турында бөтен мир сүля. Әле бер чәкне шулай Семеновкадан урыс килгән теге Ивашка малае. Сат. князь, ди. Ни теләсәң, шуны бирәм, ди Үзе белмәгәч, кешенең авызына сугасыңмыни! Майлы коймак, җылы түр башыннан башканы уйламый торган җильяк тегүчегә аның аты турында лыгырдап баруы пычагыма кирәкмени. Мин үзем ат турында берәр җиргә барасым булса гына уйлыйм Шулай итеп шул. ат турындагы сүзен җүиләмәгәч, олаучым өй салдыру турында тотынды Башта ук әйттем, лыгырдарга мин үзем дә бик мачтыр. мәгәр миннән дә мачтыр- рак кешеләр бар икән, җанкисәкләрем! Ашамасам ашамыйм, йокламасам йокламыйм, әмма ызбаны менә дигән итеп салдырам Әле абзарлар кирәк, әле конюшнига тырышырга кирәк Өяздә бер алашаң булсын да. конюшнисыз ярыймы соң. атакаигынам Пәри торгач, ду ракның сиксән бишенче төрлесенә очрадым, ахрысы Тизрәк кайтып җитеп, хатын белән мунча керүдән башка нәрсә турында уйламый торган тегүчегә аның конюшние нигә кирәк соң. авызларына пычрак сылап куясынмыни шундый тел бистәләренең. Шулай төчеләнеп сөйләнеп бара торгач, тегенең мактаулы аты ялгыш юлга керен киткән, әй Барабыз, барабыз, ник бер генә җан иясе күренсен Барабыз, барабыз, бервакытны зур карурманга килеп кердек. Урман калын, кич булды, караңгы төшә башлады, күз ачкысыз буран купты «Харап булдык», дим эчемнән генә Урманны әйтәм. калынлыгы белән дә. караңгылыгы белән дә безнең өскә авып бара төсле Күрәм. олаучымның тамагы карлыга башлады. Ул дәррәү телсез калды. Анык тыгылып калуы куркытмый, мәгәр шартларлык дәрәжәда кунелсез иде Олаучым, үлем алдындагы кеше кебек, сулышын еш-еш ала һәм. бәлане миннән күрергә теләгәндәй, минуттан-минутка миңа сүзсез генә күперенә барган кебек иде Ахырында түзмәдем, сорадым Син нигә телсез калдың? Инде хәзер нишлибез? мин әйтәм * Ул ни дип тә җавап бирмәде Мина таба ачуланып бер карал алды “ да. яңадан атына таба борылып, тынып калды Без урман эче белән з байтак җир киттек Әле урманның очы-кырые күренми иде Менә шул : вакытта мин олаучы егетемнең елаган тавыш белән мыгырдануын ишет = тем - Алашамның башына җитәргә дип кенә чыкканмын икән Без озак вакыт бернинди сүзсез бардык Урманны чыктык Ләкин = бөтен дөньяны каплаган буранда бернәрсә дә күренми иде Кар яумын, ә 5 ничектер шунда ишелә. Күк бөтен салкынлыгы бөтен авырлыгы белән = безне сыта бара кебек иде Мин үзем ходай белән әллә ни күп эш иткән кеше түгел, кече яшем ♦ нән мәчет белән дуслыгым булмады Шунда да ул чагында шүрли төш- “ тем. җанкисәкләрем Барабыз, барабыз, бара.торгач, каршыбызда зур бер чокыр күрдек. = Чокырда ниндидер карамчыклар күренәләр иде Икебез дә /кылынып ' киткән төсле булдык Бу карамчык дигәнбез өч дүрт кенә нидән торган ; кечкенә бер авыл булып чыкты Чокырда, буран эчендә, җиргә ябышып 3 яткан бу өч-дүрт йорт, ташлап чыккан кебек, тын иде Хатынын, бала ларын сагына белүче яхшы күңелле тегүчене (мин үземне яхшы күңелле дип уйлыйм) каршы алып, ичмасам, сыңар аяклы бер эт өреп чыксын икән Шулай да читтәге бер йортта әлже-мәлҗе генә ут елтыраган була Утын әйтим инде, ташка үлчим, тычкан утыннан бер дә аермасы юк. Башка вакыт булса, тегүчегез бераз кыстатыбрак торган булыр иде дә. нужа якаңнан эләктереп алса, иркәләнеп торып булмый икән шул. җанкисәкләрем Мең мәртәбә куанып әлеге өйнең тәрәзәсен кактык Сәләмәгә төренгән бер карчык безгә капка ачты Кердек Өй эче караңгы, түшәм корымга каткан, тараканнар төтеннән исерешкәннәр әкрен генә шыбырдашып йөриләр Ишектән атлауга, борыш а әллә нит кән тәмсез ис бәрелде Үзегез беләсез, җанкисәкләрем, тегүчегә үз гомерендә күпне күрергә туры килә, мәгәр минем мондый өй эче күргәнем юк иде - Туры килдек, малай, дим олаучыма Күт кысам, теге дәшми Аның чырае сытылган, куркуыннан әле һаман айнымаган Саташкан нәрсә Өстеңә бөтен авырлыгы белән озын, безнең авылның багана Хәйри чаклы озын, буранлы төн авып төшкәндә, уйлап торырга мнм кинме соң? Баш астына нужаңны бөкләп сал да ята бир Мин у «ем шундый фикердә. Булмас, мин әйтәм. авызны бераз җылытып алырга кирәк шуннан соң барысы да онытылыр, дим Үзегез беләсез, акча эшләп кайтып килә торган чак. капчыкта кызылбаш бар Түтәрәме белән ит чыгардым әйдә, мин әйтәм мишәргә, барысына да төкер, дим Terr һаман дәшми Шулай да бик нык туңган булган, күрәсең, табынга якынрак елыша төште бу Соңга таба мишәрнең теле яңадан ходка китте Ул тагын атын мак тарга тотынды. Дуракның дураклыгы теленә чьи ә. күриен гем утырам, үземнең ит белән тире арамда кырмыскалар чабыша Тамак гөбе кычыта, ничектер тегене күмеп ташлыйсы килә Шуннан тотын гым борчак сибәргә Сез белмисез генә, җанкисәкләрем, әгәр ачулансам. сег уйлаганча ук яхшы кеше түгел мин Дөресен әйткәндә, бүтән кешеләр бик шәп булмаганда, ни өчен тегүче байгышка гына шәп булып маташырга' Шулай итеп шул. тотындым ялганларга, тотындым шартлатырга, чыдап кына тор Мина аршин белән бер селтәнү җитә, мин синең алашаңны да. ызбаңны да. барысын да олтан астында калдырам. Мин акчаны энә белән түгел, көрәк белән көрим . Мине Мәскәвеңә дисеңме. Мәкәрҗәсенә. Мннзәләсенә. бөтен җиргә чакырып торалар. Бер сүз белән әйткәндә, сабын куыгын очырам. Мишәрем буыла- буыла сөйли. Күрәм. ул ялганламый. Мәгәр аның чын дигән сүзе дә минем ялганга тормый Читтән карап торучыга без шул адәмгә охшап күренгәнбездер. Теге карчык безнең тирәдә ешрак чуалгалый башлады. ■ Сораша, кайдан килүебез, ниләр майтарып йөрүебез белән кызыксына Мин үзем аңа җавап бирәм, үзем аның авызына карап торам. Карчыкның авыз эче никтер караңгы. Сез караңгы авызлы кешеләрдән сак 1 булыгыз, җанкисәкләрем. Андый авызларга дүрт аяклы атлар сыя. 1 Шул карчык безнең тирәдә бөтерелеп йөри. Алай итә. болай итә. өстендәге сәләмәләрен селкетеп хихылдап көлгән була. Ә без мишәр белән сөйләнепмесөйлэнәбез. Бервакытны карчык каядыр чыгып югалды. Карчык китеп, бераз узганнан соң. өйнең ишеге кинәт ачылып китте. Ә ишектән... Колакларыгызны миңа табарак борыгыз, җанкисәкләрем, мин хәзер аның турында әйтәм... Шулай итеп шул. ишек кинәт ачылып китте дә, безнең янга тулган ай кебек нәкәс бер кыз атылып керде. Башта ук әйтеп куйдым, мин— аршын белән дөньяның аркылысын-буен үлчәгән кеше. Мин — озын чәчле су кызлары турында әкиятләр тыңлаган кеше. Юк, инде, җанкисәкләрем, әкиятләрдә сөйләнә торган су кызлары, озын чәчләрен тарын тарый, яр буенда утыра торсыннар Бу — ул түгел инде. Күзләр дисеңме, кашлар дисеңме, сыйраклар дисеңме, бил дисеңме — барысы да коеп куйгандай. Күл шикелле күзләрен тутырып бер карамасын инде, караса — шундук эреп китәсең бөтен ялганнарың, бөтен бозыклыкларың белән аның күзләрендә эрисең! Шул. бу кыз керде дә безнең тирәдә әрле-бирле әйләнгәләп йөри башлады Әле тоз савыты китереп куйган була, әле суган әрчеп китерә. Шул чаклысы да бар. җанкисәкләрем, килгән саен я күкрәге, я беләге белән икебезнең беребезгә ышкылып китә бу Ул бит юри ышкыла. Безнең таш күңелләр дәррәү эреп китте, әллә утырабыз, әллә очабыз — белгән юк. «Йа ходай!.. Өйдә калган яшь хатыным, балаларым хакына башка бәла җибәрә күрмә!»— дим эчтән генә. Бераздан кыз чыгып китте. Ай урынына килгән болыт булып тагын теге ямьсез карчык килеп керде Карчык, караңгы авыз эчен күрсәтеп, тагын сөйләнергә тотынды Олаучымның дурак икәнлегенә янә бер кат иман китердем, мин сүзен җүпләмәгәч. карчыкка лыгырдый башлады Аның алашасы фәлән, аның алашасы төгән Аның алашасы өяздә бер, имеш. Әле дә ярый, дөньяда дураклар күп. югыйсә, минем ише шырсыйрак тегүче ничек яши алыр иде. Мин тегеңә ачу итеп бүтән сүз башлыйм: — Бик шәп кызың бар икән ләбаса, әби,— дим. — Әйе,— ди карчык. Бераз сүзсезлектән соң өсти: — Сез аның биеп күрсәтүен сорагыз. Бии башласа, табан астыннан очкын чыгара Ай белән болыт урыннарын алмашкан күк. алар тагын алмашындылар Берсе чыкты, икенчесе әйләнеп керде. Без тәмам исергән идек инде. Ошыймы, ошап җитмиме — ул турыда сорау биреп тормадык. Керү белән теге кызга бәйләнә башладык. Бие булгач, бие. дибез. Кыз. артык назландырып тормыйча, яланаяк көйгә шәп-шәрә идәндә бии башлады Туктагыз, җанкисәкләрем, алдан ук кисәтеп куям, бу тешкә җиткәч, сез мине бүлдерәсе булмагыз. Ул турыла сейләгәндә. мин үземне дә. сезне дә яратмыйм Минем күз алдымда бары тик яланаяклы ул чибәр кыз гына кала. Менә ул сикерә. Менә ул оча Куллары канатларга әйләнәләр. Кап кара чәче таралып җилкәсенә төшә. Нечкә кара кашлар уйныйлар Ә күзләр Күзләр зур булып ачылалар Ул күзләрдән безгә— гннаһлы кешеләргә - очкыннар чәчри Беркатлы тегүчең хатынын да. баласын да. тана алырга дигән акчасын да оныта Беркатлы тегүчең ул чибәр кызның чәчләренә асылынып күккә аша Сез мине ачуланмагыз, җанкисәкләрем, сезгә тегүченең күккә ашуы, бәлки, кирәк тә түгелдер Мин әле болай гына Артыграк кызып киткәнмен Ә шулай да бик шәп иде ул кыз Кыз тәмам кызып җиткән вакытта гына кинәт мишәрем аягына калыкты Белмим, ни өчендер, бу минутта аның күзләре ямьсезләнгән иде. Тынычландырырга ничаклы маташсам да. булдыра алмадым Ул. кызны да. мине дә тыңламыйча, ишеккә таба бара башлады Үзе салган тавыш белән мыгырдана - Капка тавышы ишеттем Алашама берәр хәл булмагае, кәбәм Аның күзләре яшьләнгән иделәр Ул. бүреген кияргә онытып, ялан баш көйгә, ишегалдына чапты Төн уртасы җитеп килә иде инде Буран котырганнан котыра иде. Ләкин аны берсе дә туктата алмады Ул ишегалдыннан бө+енләй кара көеп керде Керде дә. кемгә дә сүз кушмыйча, өстен киенә башлады Мин аңа гаҗәпләнеп карап тордым Ул үзе киенә, үзе бөтен саны белән калтырана Аның күзләре кызарган Әледән-але тешләрен шыкырдата Бу минутта ул миңа бөтен нәрсәдән, хәтта теге караңгы авызлы карчыктан да ямьсезрәк булып күренде Ул куркыныч иде Кызарган күзләре дә, бүре шикелле тешләрен шыкырдатуы да. калтырануы да барысы да куркыныч иде Синең нишләвең? - дип биргән соравыма каршы, ул ачулы гына җавап кайтарды Монда кунып, алашамнан колак кагасым к>к Киттем Катсам, юлда, буран астында, алашам белән бергә катармын Аның тешләре тагын да куркынычрак шыкырдарга тотындылар Минем майлы тел белән юмалап маташуым аны тынычландыра алмады Шулай итеп, күз ачкысыз буранда, төн уртасында, ялгызы юлга чыгып китте ул Төн караңгы иде Без аны бик тиз күздән югалттык Мин, гаң атканны көтеп, шушы шомлы өндә кунып калдым Цәрсә турында уйланылган, нинди сүз әйтелгән берсен дә белмим Төннең бер вакытында баш авыртуга чыдый алмыйча уянып китсәм, колагыма елау тавышы килә Кеше елый Кеше шыңшып елый Бу йөрәк өзгеч тавыш, өй түрендә улаган буран тавышы белән кушылып, тагын да куркынычрак булып ишетелә Караңгы өйнең корымлы стеналары, теге йөрәк өзгеч елау тавышы, тараканнарның ярыкларда, түшәмдә, тагын әллә кай төшләрдә шыбырдашулары барысы бергә мине сыта шикелле иде Ахырында түзмәдем, урынымнан тордым да елаган тавыш ягына киттем Почмакка керсәм, ни күзем белән күрим бөтенләй дип әйтерлек ял.пи.PI көйгә* гөрәвә гурына килеп баскан ta, гәрәзэ аркылы буранлы төнгә карап, теге чибәр кыз елап тора Б\ барысыннан да куркынычрагы иде Мин кинәт калтырап кит тем Ләкин шулай Да. берии турында унлап тормастаи. кызга таба якынлаштым мин Ку . яше бел .ян бнт.-я биге чы.г.г....................................................... .............................................. чәчләре чуалып ялангач кукраг.ч.ә таралган, а узе кулны п.ш.р.р.. ч кызу ите Башта УЛ нарсә да әйтмәде Бары тагы да «ачлерәк. тагып да йарәк «течрәк итеп елый гына бирде Минем чын кун.л белән ................................................ .......... .... ...н ГЬШ.1. .»« ни». ар.ш..ш әйткән .«.»» .умирен ишеттем - Бу куркыныч йорт, абзый! Монда караклар тора. Син теге ямьсез карчыкны күрдең ич. Мин — аның ятим калган туганы. Ул мине чүплек башында тота Ул миңа көләсем килмәгән чагында көләргә куша. Ул менә сезнең кебек юлчыларны кунарга кертә дә, мин аларны юатырга тиеш булам. Ә шул вакытта алар, кемнәр беләндер берләшеп, юлчыларның йөкләрен кисәләр, атларын урлыйлар. Үзең күрдең, мин бүген үземнең биюләрем белән теге кешене тота алмадым Шуның өчен ул әшәке карчык мине тимер көрәк белән кыйнады. Ул мине яланаяк карга чыгарып бастырды. Миңа куркыныч монда, абзый. Миңа бик куркыныч монда. Син яхшы кеше бугай, зинһар өчен дип әйтәм, мине бу убырлы карчыктан коткара күр. Мин — матур кыз. син мине үзеңә хатын итеп ал. Мин таза кыз, рәхәтләнеп эшләп яшәрбез. Ул үзе елый, үзе сөйли иде. Ул кайнар күкрәге белән минем алдыма ауды Аның күз яше агып минем тәнемә сеңде. Күз яше белән бергә аның кайгысы да сеңде миңа Мин. ничек кенә булмасын, аны бу йорттан коткарырга үземә-үзем сүз бирдем. Без ул кыз белән сөйләшә-сөйләшә таң аттырдык. Иртәгәсен мин, кызны юатып, ул куркыныч йорттан исән-сау чыгып киттем. Ләкин бик озак барырга туры килмәде, миңа кешеләр очрадылар. Алар кыр ягыннан кеше гәүдәсе күтәреп киләләр иде. Якынрак килә төшкәч кенә таныдым: бу минем олаучым иде. Үз башына чыгып киткән булган икән, мескенкәй!.. . Аның башы ярылган, теле аркылы тешләнгән көйгә катып калган, бите бөтенләй кан таплары белән тулы иде. Аны арба кендеге белән кыйнаганнар. Кыйнаганнар да. үлеп җитмәгән көйгә буран астында калдырып. атын алып киткәннәр Миңа сөйләделәр: ул үлмәскә тырышып, әллә ничаклы җәфаланган. Ләкин сез бернәрсәне онытмагыз, җанкисәкләрем, ул йортта үлмичә калу бик әзләргә генә мөмкин иде шул. Сез, яшь кешеләр, теге матур кыз нишләде соң, дип кызыксына булырсыз Юатуын бик шәп юаткан идем дә, мәгәр мин аны ул йорттан тиз генә коткара алмадым. Күршеләремә әйтеп караган идем дә: «Кеше өчен борчылып йөри тормыйбыз әле. усал белән тапма да, бүлешмә дә. Усалның зарар салуы бар»,— диделәр Үзем генә барып коткарырга көчем җитмәс дип уйладым Еллар узганнан соң. безнең авылга каладан таза гәүдәле бер егет килде. Заводта эшләүче егет иде Мин әлеге хәтәр эшне аңа сөйләдем Аңа нәрсә, карактан урлатыр әйбере юк Тазалыгы бар. «Әйдә, алып бар мине»,— ди. Алып киттем шул. Кыз бик матур булып өлгергән иде инде Егет белән шундук күз кысышып алырга да өлгерделәр болар. Ә егет батыр Исе дә китми Шулай итеп, теге куркыныч йорттан кызны алып китте шул. Ул сөйләп бетерде дә яна торган учакка карап уйланып калды. Без аннан тагын нидер сөйләтмәкче идек тә, ул арада бригадир килеп, эшкә кузгалырга кушты Без, яшьрәкләр, әнә шул караңгы йортта торырга туры килмәве өчен шатланган шикелле, шау-гөр килеп урыннарыбыздан күтәрелдек.

Реклама