Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИЯ. МӘДРӘСӘСЕ

Культурабыз тарихында тирән м калдырган күп кенә атаклы шәхесләрнең тормышы, иҗат эшчәнлеге Уфадагы татар мәдрәсәсе «Галия, белән тыгыз бәйләнгән. Мәдрәсә Россиядә беренче буржуаз демократик революция елларында, «бишенче елны таң белән, уянган чорда — 1906 елда ачыла. Бу эштә башлап йөрүчеләрдән икенче мәхәллә имамы Зариф Галикәев була. 1908 елны «Галия. ечен элекке Уфимская (хәзерге Чернышевский урамы. 5 йорт) һәм Вавилов (хәзерге Нагорная) урам нары почмагында кызыл кирпечтән өч катлы махсус бина салына. Өченче катында класслар, китапханә, икенчесендә торак бүлмәләре, аскы катта аш ее, келәт һәм_. тәмәке тарту бүлмәсе. • Галия, мәдрәсәсе ачылу хәбәре татарлар яшәгән Идел-Урал буйларында гына түгел, Кавказ. Кырым. Урта Азиягә, хәтта чит илләргә дә тарала Илебезнең төрле төбәкләреннән аңа шәкертләр агыла. Башка мәдрәсәләрдән мөгаллим укытучылар да күчеп киләләр. Мәгълүм ки: революциягә кадәр татар мәктәп мәдрәсәләренә патша хөкүмәте бер тиен дә акча тотмаган Алар халык һәм аерым меценатлар хисабына яшәгән. Садрый Назиров, Хәсән Акчурин, Әхмәтсолтан Терегулов — «Га лия.гә иң күп матди ярдәм күрсәтүчеләрдән. Әмма тора бара байгуралар һәм морза лар. мәдрәсәдә укыган шәкертләрнең динсез булып чыгуларын сәбәп ител, матди ярдәм итүне туктаталар. Мәдрәсә җитәкчесе Зыя Камали ниләр генә эшләми бу уңайдан?! Әнә шуны истә тотып. Г. Ибраһимов «Зыя әл Камали әфәнде хәтергә килә: ходай түзем бирсен, ул җан ничек кенә сугышмый да. ничек кенә кырыкка ярылмый», — дип язган Мәдрәсәдә нинди фәннәр укытылган, ягъни аның исеме (Галия — югары дигән сүз) җисеменә туры килгәнме? 1914 елгы мәгълүматларга караганда. «Галия.дә шәригать кануннары, ислам дине тарихыннан тыш. татар, рус һәм гомуми тарих, татар, рус һәм гарәп телләре, алгебра, геометрия, табигать белеме, химия. Россия законнары, психология, логика, арифметика, матур язу һәм рәсем укытылган. Соңрак Г. Ибраһимов инициативасы белән музыка дәресләре дә кертелә башлый. Беренче империалистик сугыш башлангач эвакуацияләнеп Уфвгв килгән профессор Вильгельм Клименц, бөек язучының тәкъдиме белән, музыка укытучысы итеп алына. Ул мәд рәсәдә хор һәм кыллы оркестр оештыра. Тора бара бу оркестр шәһәр халкының тирән ихтирамын казана. Мәдрәсәдә шәкертләрнең төрле ирекле түгәрәкләре эшләгән Аларның иң зурысы һәм иң озын гомерлесе «Милли кой. сәхнә һәм әдәбият, түгәрәге була. Монда шәкертләр җыр музыка белән шөгыльләнәләр, спектакльләр куялар, җәй айларында халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыюда да мәгълүм эш башкаралар. Кадим мәдрәсәләр белән чагыштырганда «Галия, шәкерте үзен шактый иркен тота: ул театрга бара, чәч җиткерә, китапханәгә кереп татар, гарәп, фарсы, төрек телләрендә генә түгел, рус газета журналларын да укый. 1908- 1909 елларда Хөсәен Ямашевның көрәштәшләреннән берсе, большевик Га лимҗан Сойфетдинов һәм башкалар мәдрәсәнең алдынгы шәкертләре арасында ре волюцион эш алып барганнар Алар яшерен җыелышлар үткәреп, докладлар, лек цияләр сөйләгәннәр, революцион әдәбият таратканнар. Мәдрәсәгә Г Ибраһимов мөгаллим укытучы булып килгәч, татар теле һәм әдә биятын укыту яңа баскычка күтәрелә Шәкертләр ирекле темаларга инша яза. шигырь хикәя иҗат ите. Татарча гына түгел, казах телендә дә кулъязма журналлар күренә башлый. • Галия.дә белем эстәгән йөзләгән, меңләгән шәкерт арасыннан соңыннан татар мпдөниятының гына түгел, казах, үзбәк, төрекмән, башкорт. Кавказ халыклары культурасының гүзәл сәхифәләрен язган эшлеклеләр үсеп чыккан.

X- Говлйдуллин һ»м Җ. Миңнуллим текст