ДУСАИ-КИЧҮ

 Җиңел түгел ул еллардан Бүгенге көнгә күчү... Ык буендагы авылның Исеме — Дусай-Кичү. Җәяүле булса да буран Кар чөеп күккә, уйный... Үз көне һәм ил язмышы Турында авыл уйлый. Ә ул язмыш гади түгел.- Өермәле, катлаулы. һәлакәтле сугыш бара. Шуның аша атлавы... Төннәр озын, көннәр кыска. Төннәр белән көн катыш. Көнбатышта сугыш бара.— Өмет белән моң катыш. Әнә шундый уйлар белән Борчулы ДусайКичү... Җиңел түгел ул еллардан Бүгенге көнгә күчү. Менә сез.— ди. - шагыйрь иптәш. Үзегез хәрби кеше. Ничегрәк тора икән Тегендә фронт эше.. Ачыклык теләп кертергә Газеталар сүзенә Муса да бит ул сорауны Кат-кат бирә үзенә. Җиңел чана бара юлда Саи эзләр сызып кына. — Фронт — фронт инде, абзый.— Ди Муса сузып кына Күңеле тарта Көнбатышка. Тарта ут арасына. Үзе дә ышанып йөри Тиз көндә барасына Ә хәзергә Минзәләдә Хәрби) ә укый әле. Фашистларны кыйнар өчен Көч-белем туплый әле. Табигатең жор булса да. Кирәктә тыя өйрән. Юлда чана эзләре сай. Сугыш ярасы тирән. Ярсый йөрәк, ярсый йөрәк. Бу бит иң иие яргу Җилдә жилфердә|ән саен Байраклар нинди алсу? Ат чабып керә авылга. Бәйгедә килгән сыман, һәм өйләр үз шагыйренә Сәламен биргән сыман. 111.ларгамы әллә СӨЙЛӘП Эч «.срен бушатагы.. Карлы юлдан атлы бара. Салкыннан йөзе яна. Салулап та ала кайчак Уйнаклый жиңел чана. Дилбегәсен кага атлы. Юлчыга карый тыйнак Ә ул бу юлда беренче Хәрби киемле кунак... Билгеле инде татарның Чәй һәм коймакчыллыгы. Язмышыннан ашып тора Шәфкать-кунакчыллыгы. Капкасын ачар каерып. Ишеген ачар һәр өй. Тик бүген бөтен авыллар. Барча шәһәрләр хәрби. Күптән шулай, ирегенә Дошман янаган мәлдә. Басулар да солдат була. Бөтен ил хәрби хәлдә. Әнә бит юлда атлы да. Сөртә дә керфек карын. Юлчысына әйтеп куя Күңелендә нәрсә барын Аны да көтә Уралда Авылы — Мостафасы... Каратып Мусаның уен Үткән елларга таба, Җиңел чана тирәсенә Җыела бала-чага. . — Шагыйрь килгән... — Муса абый... Сөйлиләр кызып-кызып. Кызык эзләгән балага Авылда олы кызык. Йөзе буйлап кан йөгерә. Яңагы уттай яна. Күрә Муса: вакыйгалар, «Кызыклар» кабатлана; Кайчан гына ул үзе дә Нәкъ алар чаклы иде, Кызыллыаклы афәттә Кызыллар яклы иде. Ярсый йөрәк... ярсы, йөрәк, Бу бит — иң изге ярсу. Җилдә җилфердәгән саен Байраклар нинди алсу! Хуҗаларны киң күңелле Кешеләр итеп юра: Әхмәдиевләр өендә Агач карават тора. Башка төрле инде тормыш. Үзгәрде хәзер заман. Алар агач караватны Нигә саклыйлар һаман?— Мендәр, җәймәләре ап-ак. Пөхтә итеп җыелган. Шушы агач караватка Олы хәтер сыенган... Ул чакта Дусай-Кичүдә Төн дәвамы — көн туса, Идарәгә, я фермага Юл алган хәрби Муса. Фермаларда хатын-кызлар, Төзәтә төшеп шәлен, Бер-бер артлы сөйләткәннәр Мусадан фронт хәлен. Кич клубка кеше тулган, һәм көткән китапханә. Ярсу шигърият һәм нәфрәт Илчесе сөйли янә... Кышкы иртә. Ат җигелгән. Нәкъ юлга чыгар сәгать. Озатканда, саубуллашу Электән килгән гадәт. Нәрсәдер оныткан сыман Борчылып ала хуҗа, һәм аңа яңа бәйләнгән Оек, бияләй суза. Бияләе өч бармаклы. Җорланып шагыйрь дәшә: «Болай булгач фашистларны Кыйнавы җиңелләшә». «Еллар тынып, вактың булгач, Тагын, диеп, кил безгә»,— Дусай-Кичү — кунагына Киез итек кигезә... И авыл, зур булмасаң да, Рухың белән олы син. Илең яуласы җиңүнең Ышанычлы тылы син. Атлы абзый юлга чыга, Шәһәргә кунак илтә. Ә алда аның кунагын Дәһшәтле фронт көтә... Хуҗаларны киң күңелле Кешеләр итеп юра: Әхмәдиевләр өендә Агач карават тора... Ярсый йөрәк, ярсы, йөрәк, Бу бит иң изге ярсу... Җилдә җилфердәгән саен Байраклар нинди алсу!

Реклама