Логотип Казан Утлары
Этюдлар

ЧУЛМАН ТӨБӘГЕ

 

 

Туган якка кайтам «Метеор»да, Бик ачулы чагы Чулманның. Ач акула булып өскә ыргый,— Көтә генә суга чумганың. Дулкыннары сөзгәк үгезләрдәй, Нинди көч бар, нинди ихтыяр! Давыл мәйданында матадордай Тота белә үзен «Метеор». Ә ярларның күренгәне дә юк, Диңгехпәрдә йөзәм диярсең. Елга куба, төптән актарыла, Куәтенә башың иярсең. Күпме дулагандыр, улагандыр,— Тынып калгач, елга өстенә Кояш чыкты, үзе белән бергә Ике яктан ярлар өстерәп. Мираж сыман калкып чыкты ярлар, АйҺай, җәелгәнсең. Чулманым! Элеккечә нигә күренми соң Балыкларның уйнап чумганы? Кая сазан, чөгә, чуртаннарың, Алабугаларың, җәенең? Шуларны да безгә күрсәтмәгәч, Ник бу кадәр чиксез җәелдең? Ярдан хәзер, безнең чама белән. Төлке алып була төз атып... Җырлардагы чулпылы кызмыни. Ак каеннар кала озатып. Матурлыгын җуеп бетермәгән Табигатьнең исән почмагы. Синең алда ачылырга әзер Серләр тулы юмарт кочагы. Телгә килер кебек өнсез ярлар — Су юмаган эзләр калган бит. «Яшәргәме, үләргәме» диеп, Шобагасын ирләр салган бит. Ничә еллар изге учак янган Туң төшмәсен өчен тамырга. Шул учакны саклап яшәгәндә, Башлар очкан, сынган кабырга... Утта янып, суда батып та, без Исән калдык бергә ил белән. Инде, заман, җирдә урынны да Буебызга карап билгелә. ...Су өстеннән агач йөзеп килә, Тамырлары белән йолыккан! Күкрәп үскән чакта, нинди давыл, Нинди бәлаләргә юлыккан? Диңгезләргә кадәр агып чыкса, Нишләр икән ерак суларда? Әйе, Тамырларың белән аерылгач. Кайда да чит һава — суларга. Бүгеннән үк, Чулман, икеләнми Зур бәйгегә чыга аласың. Минем өчен, ләкин, халкымның син Бер бишеге булып каласың. Суга якын җирне сайлаганнар Борынгыдан — ерак бабайлар. Тирә-якта гөрләп утырганнар Бай базарлы авыл, калалар. Халык иген иккән, балык тоткан, Мал караган, тире иләгән, Яуга чыккан иленҗирен саклап, Үлсә үлгән, башын имәгән. Кунак булса, кунак итә белгән, Дошман килсә, каршы алалган. Кунагыннан дошман күбрәк булгач, Ничә тапкыр нигез таланган... Дулкыннарның ялы агарган. Шул чаклардан бирле ак дулкыннар Нидер әйтеп, бәрә ярларга. Тарихыңның өзелгән бер кылын Дулкын белән булса ялгарга... Ялгарга! Бу төбәкләр төптән хәтерлиләр. Күпне сөйләр иде ярлары Елга өстен күп кат боз каплаган. Азмы кышның яуган карлары... «Усал кышлар безне ирексезләп. Бикләп тотты үз төрмәсендә. Куәт җыеп яттык боз астында. Аккан сулар өермәсендә. Язгы дулкын булып бәреп чыктык Еллар япкан бозны эретеп. Нева дулкыннары дәште безне Давыллашы күреп, иш итеп—» Укый алсаң, һәр дулкыны — нота. Бөек көйләр монда тугандыр. Давыл кочагында туган җәүһәр. Кешелекне җырга куандыр. Дулкын тавышында дастаннарны. •Туган тел»ләр моңын ишетәм. • Метеор»да бүген мин үземне Бишектәге кебек хис итәм. Булган заман, көчләп күчергәннәр Сулы ярдан безне бик эчкә. Яр буйларын хәзер шәһәр даулый. Иске чиркәү тора чак, көчкә: Кысып килә шәһәр элеккеге Бер терәген империянең. Краннары белән яный кала. Кисәткәндәй: монда ия мин.. Әллә кемнәр, әллә ниләр өчен Әрнеп куйды йөрәк ачынып. Сөйләшәсе килә. Чулман-төбәк, Бар күңелем белән ачылып. Ракеталар очкан бер вакытны, • Метеор»да йөзгән бу чорда. Без тиешбез елга йотып яткан Атлантидаларны ачарга. Бер ярыңда, Чулман, йортлар үсә. Каршы якта печән чабалар — Әти-әни... Уллар-кызлар төзи. Ясле тулы балачагалар. Шундын-шундый хәлләр бу заманда. Яшьрәкләр каера калага. Су буенда икән — су буена, Чүл-далада булса — далага. Ата-бабаларнын йортын ташлап. Тугыз катлысына күчәбез. • Кара урман«нардан ГЭСларгача Краннарга ябышып үсәбез. Безнең көчне күреп елга тына... «Кара урман» көе колакта: «Кара ла гына урман, караңгы төн. J Шәһәрләргә китеп олакма. Авылларга юлың югалтма. Югалтма! Кайчандыр бит монда бурлак халкы Аркан белән тарткан баржалар. Бүген әнә, «Метеор»да йөзә Татар агай һәм рус апалар Шәһәр күреп авылына кайта, Я каладан бара калага Кардәшыру илдә киң таралган. Бер милләттә төрле кан ага. Чулманга да төрле елга суы. Күлләр суы кушылган хәзер. Ә исемен ү этәртмичә инде Кама булып калырга әзер Өреләнеп кара суы ага, Чумып чыксаң, кара киярсең Төпкә учак ягып мазут майдан. Шулпа пешергәннәр диярсең Таныш кебек иде һәр дулкыны. Яр буенда үскән һәр камыш Бүген менә сәер каршы алды Элек гөрләп торган тукталыш. Холкың белән үзгәргәнсең, елга. Үзгәрткәнсең бөтен тарафны Су кы гы инде өмет итмидер Табылыр дип алтын тарагы. Билдән суга батып, таулары да Кечерәеп калган түгелме9 Күпне табып, күпне югалткансың, Чулман, Җуя күрмә, берүк, күгеңне' Таудан биек плотинасы белән ГЭС лар тарый чәчен Чулманнын Күрәсеңме, әнә. тарады да Ничә толым итеп чолгады. Әкияттәге алтын тарактан бит ГЭС - таракка кадәр ни ара' Чу гман биргән ут зар яктысында Ил буенча күпме туй бара. Ә «Метеор» ыргый — күптәнме соң Шаулап торган үрман өстенә. Анда хәзер давыл, өермәләп, Кочагында дулкын үстерә. Әнә, уңда басу булган кебек. Таудай калкып торган урында. Бер комбайн калган су эчендә, Чыккандыр да иген урырга... Ул комбайн ялгыз Робинзондай Посып ята су уртасында,— Бу утрау... юк. күрсәтелмәгән ул Кайсы якның картасында да... Көтмәгәндә килде микән бәла Ашлык җыеп яткан көннәрдә? Нишләр идең өскә су ыргылса. Баш терәгән чакта мендәргә. Нишләр идең?.. Минем белән агай кайта иде. Күреп торам, авыл ягыннан. Сөйләп китте: — Су китергән бәла Артып ашты янгынныкыннан. — Янгын чыгып янса, бер йорт яна, Ну, ике-өч. күп дигәндә авыл... Судан, туган, судан берни калмый Хет ела син, кычкыр каравыл! Ни әйтсәң дә аяныч хәл. апай, Гомер узды шушы якларда. Шушы төбәктән мин. Монда үстем. Моннан киттем илне сакларга. Кирза итек... Европаны үттек. Торгызыштым хәтта йортларын, Плащ-палаткамны ташка җәеп, Берлин урамында йокладым. Монда кайтып, сыңар кулым белән йорт торгыздым гомерлеккә дип. Нәсел-ыру яткан зираты да Су астында калды. Әрним бик. ГЭСлар кирәк, сүз дә әйтәсе юк, Бу заманда ансыз буламы? — Әнә нинди хикмәт төзеделәр. Хөкүмәтнең дөрес планы. Тик кайчакта, үзебез бит, якташ, Күреп бетермибез барын да. Уйлап эшләгәндә, элеккечә Атлар йөрер иде болында... Атлар әле дә минем күңелемдә. Каннарымда кайный, ыргыла. Ат өстеннән очып төшмәгәч бер, Нәрсә күреп үсә ир бала? Су басканчы монда болын иде, Сабантуйлар шунда гөрләде. Атта чабып сөлге алдым мин дә, Ул сөлгедә чиккән гөлләре... Тегермәне озак тартты моның, Чынлап яратадыр атларны. Ә бер сүзе белән көтмәгәндә Башка сукты, җанны актарды. -Да, Заманында бер күл ята иде. Йөзек кашы булып бу якта. Чулман йотты аны. изге Чулман! Көн-төн сызлыйм, туган, шул хакта. Ул күл белән балачагым үлде. Яшьлек китте, үткән инде ул. Ә бу килеш эзләре дә бетте. Их! Беренче кат үпкән иде ул! Күл буенда үзе үпте бит, әй, Кыю нәмә диеп уйларсың. Күзгә карарга да базмый иде, Кәнишне, үзгәрде туйдан соң. Жәл, оныклар күрәлмичә калды Безнең күлне, иске нигезне. Әйдә инде, күреп кинәнсеннәр Кама дигән яңа диңгезне. Канатларын сынап ага елга, Каурыйларга ком-таш өелә. Канат белән дулкын алышканда. Урталыкта була өермә... Гомер буе кешеләргә биреп Бар байлыгын, куәтен, көчен, Ага елга күп суларны кушып, Илдә утлар янсыннар өчен. ...Ат тартканны гына тартамы ул? Меңләп атың торсын бер читтә. Күпме танкер, теплоходлар йөзә Чулман дигән җанлы читлектә. Буксир тарткан салы бер авыллык. Йөзләп йортлык агач кимендә. Кеше, егып, саллап җибәргән ич, Ак син. Елга, ак син, кимемә. Кемдер Кама, кемдер Чулман дия. Минем өчен Чулман инде син. Чорлар кичеп, атабабаларның Җырларында яши шул исем. Син бик якын, бик кадерле миңа. Сиңа гына түгел бу үпкәм. Мин югалттым авылымны, күлне. Мин югалттым бүген бик күпне. Беләсеңме, аңлыйсыңмы шуны. Мин югалттым бар булганымны. Мин югалттым ыру-нәселемне. Мин югалттым җөй-юрганымны. Мин югалттым очын йомгагымның. Югалттым үз Атлантидамны Алар бар чагында җаным белән, Рухым белән атлант идем мин. ...Чулман шавы аша әллә кайдан Таныш тавыш килде колакка.- Әйтерсең лә күлем пышылдый күк • Мин коллыкта, мәңге коллыкта. Чулман белән без чордашлар идек. Мин гади күл, ә ул зур елга. Язлар килгәч, кушылып без бергә Яшәп ала идек һәр елда. Аны дөнья белә, мине — авыл. Карталарда аның исеме. Ял итәргә күбрәк миңа килде Бар да — яше, карты дисеңме. Моң, тынлыгым җәлеп итте микән, Тартты микән гүзәл урманым. Мин үзем дә бик ярата идем Кешеләрнең килеп торганын. Комсызга да җитә иде булган Ул балыгым, җәнлек, кошларым Күпме кешеләрне күн бүрекле. Тунлы итә идем кышларын. Мин саклаган күпме җан иясе «Кызыл китап»ларга кертелде. Минем исем хәтта анда ла юк. Нинди ләгънәт өскә бөркелде?! Минем суда йөк-йөк кер чайкалды. Ничә буын миндә коенды. Суларыма сансыз гасыр көзге Сары яфрак булып коелды. Сабантуйлар минем янда узды. Каз өмәсе миннән башланды. Вакыт, килеп, мине мәнгелеккә Күршем кочагына ташлады. Кешеләргә файда китерерлек Кирәк икән корбан булуым. Кама булып, әйдә, агыйк инде. Дөрес якка барсын бу юлым». ...Елга өстен үле тынлык басты, Туктап калды кебек «Метеор». Кайсы дулкын сөйләп китте миңа? Нәрсә әйтә алсын ерак яр... Чулман-Кама. синең зурлыгыңны Күз күләме җитми карарга. Берсен-берсс күрми үз ярларын. Зур бер дәүләт сыяр арага. Ярларыңда яткан болыннарда Чәчәк исе. җнләк иседер Шул яклардан безнең палубага Ник хуш исле җилең иссен бер. Канат булып җилләр бәрә йөзгә. Су чәчри, синен суыңмы? Әллә әлеге күл мыштым гына Үзе булып синдә сулыймы? Юк. түгелдер. иреннәрдә калган Тамчылардан башка тәм килә... Тик бер мәлгә Чулман төпләреннән Ишетелгәндәй булды •Тәфтнләү».