Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ ЧУЛМАН БУЕНДА

Безнең район сугыштан соңгы елларда Кама арьягында берничә район составына кергән авыллардан оешты. Мәйданының төп өлешен исә үзәге Ширәмәт авылында булган шул исемдәге район тәшкил итте. 1960 елда аны икегә бүлгәннәр иде: төньяк өлеше Чаллы, көньяк өлеше Чистай районына кушылды Тагын берничә елдан соң, нефтехимия комбинаты төзелә башлагач, район яңадан торгызылды һәм киләчәк шәһәренә нигез салган эшчеләр поселогы исеме белән Түбән Кама районы дип атала башлады. Хәзер районның агропромышленность берләшмәсендә ун совхоз, ике колхоз. «Красный Ключ» һәм «Түбән Кама» исемнәрен йөртүче ике зур кошчылык фабрикасы бар Алар 90 мең гектар чамасы җир били, шуның 69 мең гектары — сөрүлекләр. Мәйданыбызның 13 проценттан артыгын урманнар алып тора. Район авыл хуҗалыгының төп үзенчәлеге шунда — ул һаман үсеп, зураеп килүче яшь шәһәр ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә йөз тота. Мәсәлән, район агропромының «бәрәңге бакчасы» гына да 1823 гектар. Алты йөз гектарлап җирдә яшелчә: кәбестә, кишер, аш чөгендере, суган, кыяр һәм башкалар үстерелә. Район хуҗалыкларында унике мең баш чамасы савым сыеры бар Хуҗалыкларыбыз көн саен дәүләткә йөз һәм аннан да күбрәк тонна сөт сата. Кыш көннәрендә, савым кимегән чорда, шәһәргә Сарман районы ярдәм кулын суза. Район терлекчелегенең тагын бер үзенчәлеге’ тана һәм яшь үгезләр симертү өчен нигездә күрше районнарның махсус хуҗалыкларына озатыла. Тик колхозларда гына зур булмаган дуңгыз һәм сарык фермалары эшләп килә. Нәсел эшен яхшырту максатыннан «Октябрь бүләге» совхозында кара-чуар токымлы бозаулар үстерүне җайга салдык. «Красный Ключ» кошчылык фабрикасы елына йөз миллион данәдән артык йомырка бирә һәм Түбән Каманы тулысынча тәэмин итеп кенә калмый, бу диетик ризыкны Казанга, Әлмәткә, Лениногорскига, Бөгелмәгә һәм республикабызның башка шәһәрләренә дә озата. «Түбән Кама» кошчылык фабрикасы исә тавык ите җитештерә. Шушы ике предприятие районга итнең 60 проценты чамасын бирәләр. Район агропромышленность берләшмәсен үстерүдә тизләнеш күзгә ташлана. Соңгы елларда күпчелек совхозлар һәм колхозлар рентабельле эшли башлады Шәһәр хезмәтчәи- нәренең якыннан ярдәме белән фермалар, остаханәләр төзелә, авыл урамнарында заманча йортлар күтәрелә, яңа кибетләр, ашханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла Авыл хуҗалыгын экономик һәм социаль үстерүгә Зәй сугару системасы шактый уңай йогынты ясар дип көтелә. Ул ун мең гектардан артык җиргә Чулман иделенең шифалы суларын китерәчәк. Юл төзүчеләр һәм шефлык итүче предприятиеләр эшчеләре ике елда уннарча километр юл һәм биш күпер салдылар. Әйтик, Ялантау авылы янында Чишмә елгасы ярларын тоташтыручы ике йөз метрлы күперне «Спецатоммонтаж» тресты эшчеләре һәм белгечләре бер ел эчендә диярлек салып бетерделәр. Ә мондый төзелешләрнең берничә елга сузылуы гадәти күренеш иде. Районның ерак почмакларындагы Сосновка авыл Советына караган берничә авыл юлсызлыктан җәфа чигә иде Элеккеге «Рассвет» колхозы «Нефтехим» берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгына кертелде. Хәзер нефтехимиклар анда юл төзү, производство һәм көнкүреш биналары салу белән мәшгуль. Б Райондагы тугаи якны өйрәнү музейларында борынгы Чулманның түбән агымындагы бу җирләр турында байтак кызыклы мәгьлүматлар саклана Алариың ни байлары — Иске Чишмә һәм Ширәмәт мәктәпләрендә Хәер, фәнни матбугатта да безнең районның үткәне, андагы борынгы Болгар шәһәрлекләре, тарихи истәлекләр турында материаллар җитәрлек Тарихчы-археолог Равил Фәхретдинов, мәсәлән, «Ташләр моңы» китабында болаи дип яза «Чишмә елгасының түбән агымында, аның кушылдыкларының берсенең биек ярында болгар шәһәрлеге — хәрби кирмәи калдыкларын таптык» Биредә сүз хәзерге Ачи авылы янындагы Оша шәһәрлеге турында бара Зәй елгасы буендагы Кызыл Чапчак авылы тирәләрендә тагын бер шундый шәһәрлек калдыгы да археологлар игътибарын җәлеп итте. Болар — төбәктә бик борынгыдан болгар бабаларыбыз яшәгәнлеген раслаучы дәлилләр Ничек кенә булмасын, бу якларда табигать искиткеч була: балга һәм җәилек-киеккә бай урманнар, балыгын кул белән дә тотып алырлык күлләр һәм елгалар, сусыл үләнле болыннар Тик сөрүлекләр генә азрак Ут һәм балта белән аны урманнан яулап алырга туры килә XVII гасырда — Болотников, XVIII гасырда Пугачев армияләренең калдыклары, патша нәфрәтеннән һәм үч алуыннан качып. Чишмә буйларына килеп чыга. Иске Чишмә (революциягә кадәр— Иске Шәһәр) акрынлап зур авылга һәм соңрак волость үзәгенә әйләнә. Аңа Ачи, Беляхча (атом электр станциясе тезелү уңае белән ул башка урынга күчерелде), Кама Аланы, Кушииково, Пироговка. Колмакчы, Ялантау. Суворовка, Кызыл Яр һәм исемсез ике авыл керә, алары революциядән соң Буденноачы һәм Свердловчы дип атала башлый. Якшәмбе көннәрне монда шаулал-герләп базарлар үтә, ә һәр елны 21 июльдә бөтен тирә-яктан халык ярминкәгә җыела Кышларын Иске Шәһәр кешеләре Чишмәнең икенче ярындагы Кызыл Яр авылының ир-аты белән йодрык сугышына чыгалар. Сугышлар, гадәттә боз өстендә уза һәм «командаоларның берсе качып киткәнчегә кадәр дәвам итә. Егылганнарга тимиләр Шушында ук зур чиркәү эшләп тора. Октябрьгә кадәр анда погромчы монархистлар союзы члены Львов поп булып торган Гражданнар сугышы елларында ул акларга җан-фәрман ярдәм итә, 1919 елда Чишмә бозы өстеннән чигенеп баручы кыэылармиячеләрге атарга уңайлырак булсын өчен чаң манарасына үзе үк пулемет сөйрәп меңгерә Ширәмәт — борын-борыннан һөнәрчеләр авылы Анда чүлмәкчеләр, тиречеләр- күнчеләр, тимерчеләр, тәгәрмәч ясаучылар һәм башка һенәр осталары яшәгән Бүгенге көндә дә ике катлы кирпеч йортта Кукмара мех берләшмәсенең филиалы булу очраклы түгел Ул ат җигү дирбиясе һәм чүлмәк җитештерә Авылда әле узган гасырда ук тезелгән йортлар, кибетләр, төрле башка биналар байтак Янәшәдәге Смыловкада зур спирт заводы эшләп торган Ул сугыштан соңгы елларда гына ябыла. Крестьяннардан ашлык җыеп, аны Россиянең бик күп шәһәрләренә һәм хәтта чит илгә сату белән шөгыльләнүче Алабуга сәүдәгәрләре — Стахеәв ларның элеккеге дачасында ачылган «Красный Ключ» ял йортын республикабыздан читтә дә ишы беләләр 1918 елда Минэәлә өязе Советы монда Россиядә беренче техникум ачарга карар бирә Дачаның таш бинасы 1920 елда балалар йортына бирелә Соңрак «Красный Ключ, совхозы оештырыла 18 дисәтинә җимеш бакчасыннан, дүрт ярым дисәтинә яшелчә бакчасыннан, сигез баш сыер һәм ноэ илле баш умартадан башланып киткән хуҗалык зур пред китереп калмады, аларның белемен күтәрде, мәдәни пам ру.и день .сын о—т.ы »ң..« үстерде Якташларыбыз Октябрь казанышларын яклап. Бәе» Ватан сугышы фронтларында арысланнарча сугыштылар Советлар Союзы Геройлары - И П Болодурин. Н Ф Каиме- нов Г А Абызов һәм Д К Привалов исемнәре район тарихына мәңгелеккә кереп турында карар кабул башкарылган бу ,ш соңрак СССР Халык хуҗалыгы Төзелешне «Татнефтес бәрде Ә инде 1963 елда. исеменә лаек булган Е Н. Королев җитәкчелек итә башлады Хәзер «Татэнергострой» илнең иң зур төзелеш идарәләреннән санала. 1960 ел ахырының карлы, буранлы көннәре. 25 декабрьдә җәяүле буран басыла төште күк гөмбәзендә сүрән булса да кышкы кояш күренде. Актүбә авылы кешеләре Биклән урманы артыннан килеп чыккан бихисап тракторларга һәм аларга тагылган вагоннарга гаҗәпләнеп карыйлар Лениногорскидан чыккан чаналы-тракторлы поезд, йөз илле чакрымнан артык юл үтеп, Актүбә белән Олы Афанас авыллары арасындагы бушлыкта — Түбән Кама шәһәре салыначак урында туктап калды. Вагон ишекләре ачылды һәм калын кар көртенә яшь төзүчеләр — егетләр һәм кызлар сибелде. Шәһәр үзенә нигез салган, беренче казык каккан, тәүге йортларны корган төзүчеләрнең исемнәрен яхшы хәтерли. Алар — балта остасы 3. М Хәмидуллин, бригадир И. Я Абросимов, асфальт һәм бетон җәюче Г Ә Әхмәтова, шофер Н. М Косачев, диспетчер 3. П. Златковская, 46 нчы төзү-монтаж идарәсенең производство-техник бүлеге җитәкчесе К. X. Вәлиуллин, экскаваторчы Д П Булавкин һәм башка бик күпләр. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1961 ел, 19 апрель Указы нигезендә яңа эшчеләр поселогына Түбән Кама исеме кушылды. Аннан соң беренче мәктәп, беренче йорт, бәби табу йортында беренче нарасыйның тәүге авазы, беренче трамвай Яңа калада «беренче», «беренче тапкыр» дип аталырлык вакыйгалар байтак 1967 елның 31 июле исә нефтехимия комбинатының туган көне булып исәпләнә. Тагын өч елдан аз гына күбрәк вакыт үткәч Түбән Каманың беренче каучугы алынды. Бу — Бөтенсоюз удар комсомол төзелешенең генә түгел, бәлки Ватаныбыз нефтехимиясенең дә зур җиңүе иде. Комбинат белән янәшәдә генә шин заводы корпуслары күтәрелә Ул тора-бара синтетик каучукны төп кулланучыга әвереләчәк. Без катлаулы, кызыклы чорда яшибез. Тормыш ритмнары һаман тизләнә бара. Заман белән бергә яңа кала — яшьлек шәһәре дә үсә, ныгый, адымнары торган саен ышанычлырак, кыюрак була бара. Әкияттәге пәһлеван сыман ул, җилкәсенә олы йек күтәреп, киләчәккә атлый. Континентта иң зурлардан саналучы нефтехимия берләшмәсе дәүләт планнарын һәм социалистик йөкләмәләрен үтәүдәге уңышлары өчен 1981 елда Ленин ордены белән бүләкләнде Аның составында хәзер уналты завод бар. Аларның продукциясе туган илебездәге дистәләрчә төбәкләргә җибәрелә, унике чит илгә чыгарыла. Кайчандыр нибарысы 36 кешедән торган коллектив дистәләрчә мең эшчене, белгечне, фәнни хезмәткәрне туплаган куәтле организмга әверелде. 1963—1985 елларда Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенә җитәкчелек иткән Социалистик Хезмәт Герое Н. 8 Лемаев СССР Нефть эшкәртү һәм нефтехимия промышленносте министры итеп билгеләнде Шин берләшмәсе дә тармакта иң зурлардан санала. Илдә чыгарыла торган һәр җиденче көпчәккә Түбән Кама маркасы сугылган. Биредә унҗиде меңләп эшче һәм белгеч эшли Кама автомобиль берләшмәсе чыгарган «КамАЗпларга — тулысынча, җиңеп һәм авыл хуҗалыгы машиналарының байтагына «Шин» берләшмәсе көпчәкләре куела, «Икарус »лар өчен шинны СССР да бары тик Түбән Камада гына ясыйлар. Шәһәребезнең данын арттыручы оешмалардан «Татэнергострой» төзелеш идарәсен дә санарга кирәк Унбишмеңле төзүчеләр коллективы производство һәм шәһәр объектлары кора. Менделеевскида һәм Татарстан атом электр станциясендә эшли. Идарә ел саен 140 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкара. 150 мең квадрат метр торак сала. «Камэнергостройпром» берләшмәсе Советлар Союзындагы байтак электр станцияләре төзелешләренә һәм чит илләргә җыелма тимер-бетон озата. Бүгенге Түбән Кама— 186 мең кеше яши торган шәһәр. Аларның уртача яше егерме сигездән артмый Бала туу ягыннан Россия Федерациясендә иң алдынгы урыннарда барабыз Бүгенге нәни гражданнар — безнең киләчәгебез, таянычыбыз. Гүзәл йортлар, заманча заводлар алар өчен корыла. Шәһәр партия оешмасы, халык депутатларының шәһәр Советы түбәнкамалыларның хезмәт, ял һәм көнкүреш шартларын һәрьяклап яхшырту өчен зур тырышлык куялар. Кунакларыбыз, гадәттә, транспортның төгәл эшләвен, автовокзалның бик уңайлы булуын беренче килүдә үк сизеп алалар. Шәһәр кварталларының яшәү өчен җайлы булуын әйтәләр 21 нче микрорайондагы тугыз катлы йортларга карап сокланмый мөмкин түгел. «Ириска» дип аталган, зәңгәр күк төсендәге, яисә ачык яшел төстәге вак плитәләр белән тышланган өйләр күз явын алырлык булып, балкып тора. Шәһәр халкы спорт белән яратып шөгыльләнә. Мөмкинлекләр җитәрлек. «Дружба», «Юбилейный», «Олимпия» спорт комплекслары, стадион, алтын комлыклар, урман, елга, күл буйлары — барысы да алар карамагында. Ял итим дисәң, яшьләр клублары, санато- < и «-профилакторийлар, ял базалары, пионер лагерьлары эшләп тора. Түбән Камадагы һәр икенче гаиләнең дачасы яисә бакчасы бар. Пәһәр һәм район күпкырлы, бай тормыш белән яши Үзешчән җырчылар, биюче- лэр. артистлар, рәссамнарга талантларын ачу һәм сәләтләрен үстерү ечен мөмкинлекләр җитәрлек Биредә тарихка күз салу урынлы булыр Бу якларда борын-борыннан хикмәтле сүзгә, аң-белемгә гашыйк кешеләр яшәгән Кызыл Чапчак авылы мәдрәсәсендә, мәсәле- XVIII йөзнең күренекле шагыйре тарихчы Таҗетдин Ялчыголның укытканы мәгълүм Байгыл авылында балалар язучысы Дәрҗия Аппакова дөньяга килгән Галимнәр ра-оны- быз авылларында әдәбиятыбыз җәүһәре — «Кыйссаи Йосыф, поэмасының ике борынгы кулъязмасын таптылар. Бүгенге Түбән Камада язучылар, шагыйрьләр яши һәм иҗат итә. «Яшьлек, һәм «Нардуган» бию ансамбльләре бөтен республикага танылды Язучы, публицист Рахмаи Хисмәтуллин оештырган һәм озак еллар җитәкчелек итеп килүче «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе, рус телендә көч сынаучыларның «Данко. берләшмәсенә йөрүчеләрнең иҗат үрнәкләре әледән-әле республика матбугатында басылып килә Шәһәрдә генә түгел, бөтен республикада «Җидегән чишмә» әдәбимузыкаль берләшмәсен яхшы беләләр Ул үткәргән кичәләргә, очрашуларга халык аеруча яратып йөри Татарстаннан, күрше республикалар һәм өлкәләрдән танылган әдипләр, сәнгать осталары чакырыла Иң куандырганы шул — бу игелекле эшкә техник интеллигенция вәкилләре дә тартыла, күп очракта алар башлап иөри «Җидегән чишмә» берләшмәсе советы председателе сыйфатында күп еллар инде «Нефтехим» производство берләшмәсе генераль директоры урынбасары Мәсгут Сибгатович Сибгатов эшләп килә, аның урынбасары, техник фәннәр кандидаты Азат Зыятдинов зур тырышлык куя Менә шунлыктан шәһәребездә һәм районыбызда халкыбызның әдәбияты, сәнгате, тарихы, теле белән кызыксыну артканнан-арта бара Бу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирми калмый әлбәттә Рухи бай дөньяда яшәүче кешенең производствода да югары җитештерүчән эшләве күптән расланган нәрсә Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр белән «Казан утлары» журналының рәсми килешүе нигезендә дусларча хезмәттәшлек 1983 елдан дәвам итә. Тезелеште «Әдәби пост» оештырылды. Журнал битләрендә иң яхшы тезүчеләр турында очерк- зарисовкалар, проблемалы мәкаләләргә киң урын бирелә Бу эштә язучылар һәм журналистлар актив катнаша. Узган ел Кама Аланы поселогында «Болгар моңнары, исемле әдәбият-иҗат түгәрәге эшли башлады Бездә шулай ук татар һәм рус халык театрлары. «Әллүки» балалар театры герлал Түбән Кама пейзажы һаман үзгәрә, яңара бара Татарстан атом злектр станциясе һәм Кама Аланы поселогы да аңа үз төсмерләрен өсти Узган елның аетуст аенда поселокта ун мең.нче кеше туды Бу язма  әрдә бер> миллион ямом., егәрлекле беренче реактор блогы бинасын кору дәвам ите Ә алар АЭСта алтау булачак Үткен җәйдә су юлы белен Даниядән гигант күтәрү кранының узеллары һәм механизм нары кайтартылды Ул 240 тонна авырлыктагы е-берлерне илле катлы йорт биеклегенә Иң яхшысы. итеп сайлый. Е мәктәп ачыла. эшли. Бөек Октябрь социалистик революциясенең җитмеш еллыгына багышлап үткәрелгән үзешчән сәнгать смотрында егерме меңнән артык кеше катнашты Рәссамнарыбыздан В. Никольский. Ә. Фәсхетдиноа, М Яруллин. Г Капнтов. М Минһаҗе» иҗат күргәзмәләрен даими оештыралар, әсәрләрен Яр Чаллы, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләрен дә, күрше республикаларда күрсәтәләр Әдәбият-сәнгать турында сүз кузгалган икән, без Түбән Кама район егетләре — М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һем балет театры солисты җырчы Рафаэль Сәхәбиев. шагыйрь Разил Вәлиев исемнәрен телгә алабыз Химиклар шәһәрендә Мөхәммәт Шәйхи. Фәтхулла Абдуллин. Мизхәт Хәбибуллии кебек яшь һәм башлап язучылар яши. Хәниф Хеснуллинның туган ягы да—Түбән Кама