Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАМЫРЛАРДАН ТАНЫРГА

Идел буенда яшәүче татарларның килеп чыгышы һәм тел үсеше — зур тарижилингвистик әһәмияткә ия булган мәсьәлә Чөнки тел тарихы ул этнография, археология, антропология, фольклор һәм мифология фәннәре белән бергә халык тарихының бер состав өлешен тәшкил итә Ә бер халыкның барлыкка килү һәм үсү процессын өйрәнү аның белән бергә катлаулы тарихи юл уз>ан күршеләре язмышыннан да аерылгысыз икәнлеге яхшы мәгълүм Менә шуңа күрә дә танылган татар галиме Мирфатыйх Зәкиевчең бу өлкәдәге хезмәтләре илебездәге халыклар һәм телләр тарихын өйрәнүчеләрдә таят» зур кызыксыну уята Әлеге китапка тупланган сайланма хезмәтләре М Зәкиевнең озак еллар дәвамында алып барган киң колачлы фәнни эшчән- леген. тәҗрибәсен төрки тел белеме үсешенә керткән өлешен тулысынча ук колачларга мөмкинлек бирмәсә дә биредә галим тоткан төп юнәлешне, ул ирешкән асыл нәтиҗәләрне ачык күз алдына китерергә MOMМ. Зәкиев милли мәсьәләдә Ленин тәгълиматын методологик нигез итеп ала һәм тел тарихын халык тарихыннан аерып карарга ярамый, этнолингвистик проблемаларга әтрафлы янын килергә кирәк, дигән принциплардан чыгып эш итә Мәсәлән, ул кайбер тикшеренүчеләрнең хәзерге татар халкын һәм аның телен татар-монголлар белән генә бәйләп аңлатуларын, ә икенчеләренең борынгы болгар теленең бердәнбер варисы итеп чуваш телен расларга маташуларын кискен һәм дәлилле итеп кире кага. Төрле тарихи-этник фактларны бер системага китереп, галим шундый нәтиҗә ясый татар халкы теленең төп чыганагы — Идел болгарлары теле. Идел болгарларының теле — протоболгар теле, ә лротоболгар теленең төп чыганагы — көнчыгышта сак. кушан, татар, хунн дигән берләшмәләрнең бер өлешеннән, көнбатышта исә скиф, сармат, гунн берләшмәләренең бер өлешеннән килә торган угыз- кыпчак тибындагы гадәти төрки тел Чуваш теленең барлыкка килүе җирле төрки телнең угро-фин теле тәэсирендә зур үзгәрешләр кичерүенә бейләнгән һәм Идел буена болгарлар килгәндә, биредә инде чуваш тибындагы тел булган, дип ачыклык кертә М. Зәкиев. Болгар-чуваш теориясе тарижиЗакиев М. 3. Проблемы языка и проис хождения волжских татар Казань, 1986. этник яктан да. тел үсешенә бәйле рәвештә дә гаять каршылыклы һәм җитди тәнкыйтькә лаеклы Билгеле булганча, болгар-чуваш теориясен үстерүдә Н- И Ашмарин хезмәтләре аеруча күренекле урын тота. Ашмарин болгар ташъязмаларын чуваш теле нигезендә генә өйрәнергә тырышып, әлеге теорияне нигезләүдә тенденциоз моментларны бик нык көчәйтә, болгар һәм татар телләре арасындагы мөнәсәбәтләрне бөтенләйгә санга сукмау ягына баса. Болгар һәм чуваш телләрен тәңгәл күрү тенденциясен яклап, хезер- гә тюркологлардан Н А. Баскаков болгар, хәзәр, чуваш телләрен «болгар группасы» дип аерып куя М. Зәкиев болгар-чуваш теориясе тарафдарлары китергән лингвистик дәлилләрне бер-бер артлы кире кагып эпитафияләр телен, алынма сүзләрне анализлый, нәтиҗәдә әлеге теория белән мавыгуларның фәнни яктан тотрыксыз һәм перспективасыз икәнлеген раслап бирә Мәсәлән, венгр телендәге 800 гә якын төрки алынмадан 227 >иске чуваш теле- сүзләрен тапкан 3 Гом- боц хезмәтен тикшергәндә, аларның нибары унбише генә (6,5 проценты) бары тик чуваш телендә очрый торган сүзләр булуы ачыклана Калган сүзләрнең күпчелеге тарихи-фо- нетик яктан татарга да, чувашка да уртак ягъни «иске чуваш» теленеке генә түгел), ә кырык өч сүз (19 процент) бары тик татар телендә генә очрый. Гомбоц китабында бөтенләй тикшерелмәгән 500 дән артык алынма сүзнең исә венгр теленә гадәги төркидән кергән булуы үзеннән-үэе аңлашыла. Башкорт-мадьяр теориясенең дә, болгарчуваш теориясе кебек үк. аңлашылмаучылыкка гына корылган булуы, нигездән дөрес түгеллеге тарихи-этник һәм лингвистик фактлар белән ышандырырлык итеп исбатлана Гарәп, фарсы һәм грек чыганакларында телгә алынган маҗарлар Һич тә хәзерге мадьяр, ягъни венгрларны түгел, ә мишәрләрнең борынгы бабаларын күздә тота. Башта ук төрки телле кабилә булган маҗар мишәрләр болгартатар һәм билгеле дәрәҗәдә башкорт халкы формалашуда, зур бер компонент буларак. бик борынгыдан катнашып килгәннәр. Болгартатар һәм башкорт телләренең якынлыгында аларның составындагы актив уртак компонент — мишәр теленең булуы да соңгы рольне уйнамагандыр, дип билгели М ЗәSfuStuoТАМЫРЛАРДАН ТАНЫРГА И киеа Мишәрләр татар исемен Казан «алкына караганда да иртәрәк кабул итәләр һәм Казан халкының татар этнонимии тизрәк үз итүенә актив йогынты ясыйлар Сонга таба- рак, татар исемонә тәмам ияләшеп җиткән казаилылар үзләрен «чын татар», ә мишәрләрне «чын татар түгел» дип санын башлыйлар. Бу уңайдан, бик борынгы чыганаклардагы сүзләрнең этимологиясен тикшерү, ыруг, кабилә, халык исемнәренең килеп чыгышын анализлауга аеруча зур игътибар бирелүен әйтергә кирәи М. Зәкиеа тәкъдим иткән болгартатар теориясе әнә шундый тарихи этиогенетик материалларны бик җентекле өйрәнүгә һәм кыю гомумиләштерүгә нигезләнгән Мәсәлән, хәзер татар этионимын алып формалашкан борынгы милләтнең тарихта һәм күршеләре арасында элек-электән үк төрле исемнәр белән йөртелүе мәгълүм Рус елъязмаларында аларны болгарлар, казанлылар дип йөртү гадәткә кергән Удмуртлар хәзерге көндә дә татарларны бигер, марилар суас (сюас) ә казахлар нугай дип йөртәләр «Суас һәм бигер гүтләре,— дип яза М Зә- киев,— мариныкы да, удмуртныкы да түгел Шуңа күрә аларны марилар һәм удмуртлар белән бакый заманнардан бирле бергә яшәп, болгар, казан, ә аннары татар халкының барлыкка килүендә актив катнашкан кабиләләр булгандыр, дип танырга туры килә» Суас зтнонимы су (елга) һәм болгарга кадәрге терки кабиләләрнең уртак атамасы булган ас тамырларыннан кушылып ясалган бер сүз булса кирәк (Бортас, угыз, кыргыз, чуваш сүзләрендәге ас — ыз — ыш компонентына игътибар итегез) Ас-яс атамасының терки кабиләләрне аңлатуы күп кенә чыганаклар белән дә раслана Венгр галиме Ер- ней «русларның 969 елгы җиңүеннән соң Болгардан мөселманнар күченделәр, аларны яс дип йөртерләр иде», дип яза В Н. Татищев фикереңчә, князь Андрей Боголюбский- ның хатыны «яс биенең кызы» була Ар (эр, ир) сүзе «кеше» мәгънәсендәге компонент булып күр кенә юрки этноним нарында очрый болгар, тагар, хәзәр, уйгыр, авар, суар. Бигер һәм биләр атамасының нигезендә бер үк «би» һәм «эр-әр» тамырлары ята М Зәкиеа «болгар» этнонимыиың килеп чыгышына кагылышлы күп төрле фаразларны тикшерел үткәннән соң, әлеге сүзнең этимологиясен болак (су. елга) тамыры белен бәйләп карау дөрес булыр, дигән нәтиҗәгә килә Димәк, болгар кабиләләре белән элек- электән үк багланышта яшәгән суар (сувар, субар) кабиләләренең этнонимы уртак мәгънәле булып чыга Бу фант шулай ук болгарларның баштан ук гадәти терки телле булулары турында сеили, дип йомгак ясый галим Шуны гына өстәп әйтәсем килә татар галимнәре һем язучылары кебек үк, рус тарихчылары да Идел буенда яшәүче татарлариың Болгар дәүләтен төзегән төрки телле халык варислары икәнлеген раслап килгәннәр Бу уңайдан, рус елъязмаларыннан башлап, В. Н Татищев һәм АА. Н. Карамзин хезмәтләренә кадәр искә төшерә алабыз XIX гасыр азучыларында та*ар-монголлар белән Казан кешеләрен тиңләп карау булга да. ул дәвердә казанлы ларны, Идел буе. Урал һәм Себер төркиләрен генә түгел, ә бәлки Кавказда һәм башка ’әбәкләрдә яшәүче төрки халыкларны да. шулай ук XIII — XV гасырларда Алтын Урда дәүләтенә берләшкән кабиләләрне дә «татар» дип йео’у мәгълүм бит Шуңа «үрә хәтта хәзерге дәреслекләрдә, фәнни һәм популяр китапларда, төрле белешмәлекләрдә дә татар халкы» Алтын Урда кабиләләреннән аерып-аралап әйтү ихтыяҗы кала әле М Зәкиев китабының икенче зур өлеше татар теленең үсеш тарихына багышлана Ул рус-татар телләренең багланышына һәм терки язма әдәби телләрнең тарихын дәверләп өйрәнү мәсьәләләренә тукталган ике гомуми мәкалә белән ачыла Рус һәм татар халыкларының тарихи янәшәлек шартларында яшәве бу ике халык өчен уртак якларны шактый көчәйткән, беренче карашка бик ерак торган телләргә дә тирән багланышлар үтеп кергән Төрки халыкларның рус телен баетудагы роле үткән гасырлар мисалында инде яхшы билгеле һәм бу процесс күпмедер -.әрәҗәдә әле дә дәвам итә Төрки телләрнең рус сүзлек составына йотынтысын бик дәлилле итеп тасвирлаган ике хезмәтне генә искә төшерик алар- ның берсе Е Н Шиловның «Словарь тюркизмов в русском языке» (Алма Ата. 1976). икенчесе — НА Баскаковның -Рустике фа милии тюркского происхождения» (М., 1979) М Зәкиеа рус һәм башка славвх телләрендәге төрки алынмаларга бөтенләй икенче яктан карап алар ярдәмендә болгар-татар теленең борынгы чорларын күз алдына китерү мөмкинлеген билгели Язма телне халыкның сөйләм теленнән аерып карау мөмкин түгел Шушы хакыйкатьтән чыгып, халык тарихы белән язма тел үсешен дә аерылгысыз багланышта күзәтеп М Зәкиев төрки язма әдәби телләр үсешен биш дәвергә бүлә I) борынгы терки (VI — X гасырлар). 2) уртак исне төрки (XI—XIV гасырлар); 3) аерым халыкларның җирле исне терии әдоби телләре дәвере (XV—XIX гасырлар) 4)мөстәкыйль яңа төрки милли телләр чоры (XIX гасырның икенче яртысы XX йөзнең беренче чиреге); 5) милли терки телләрнең Беек Октябрьдән соңгы усеше галим.— соңыннан идел-татар теленең теп диалектлары булып китәчәк идел-болгар һәм мишәр телләрендәге иң мөһим сыйфатлар формалаша» Икенче чор XVI йөздән алып XIX йөз уртасына кадәрге вакытны колачлый. Бу дәвердә, Казан ханлыгының Рус дәүләтенә кушылуы нәтиҗәсендә, киң территория ләрдә җәелеп казанлылар белән Идел буе кыпчаклары (я> ьни мишәрләр) арасында аралашу бара; болгар сөйләм теленә якын булган Идел буе татар халкы сөйләм теле барлыкка килә. XX гасыр урталарыннан башланган өченче дәвер исә халык сөйләме телендә татар-рус икетеллелегенең йогынтысы бик нык көчәю белән аерылып тора. «Татар әдәби теле үзенең нормаларын иске татар язма әдәби теленнән мирас итеп алган».— дип яза М Зәкиев Иске татар теле төп төрки халыклар өчен уртак булган иске төрки язма теленә барып тоташа Ә бу соңгысының чишмә башы — борынгы төрки язИске татар әдәби теле XV гасырда формалашып, әле XIX гасырның икенче яртысына кадәр иҗтимагый тормышның төрле тармакларында актив кулланылышта йөри Әмма XIX йөздә инде татар буржуаз милләте оеша, әдәби гел дә халык сөйләм теле нигезендә үсә башлый. 1909—1910 елларда «Шура» журналы битләрендә татар әдәби- яэма теленең үсешенә багышланган бәхәс булып ала. Г Тукай. Г Ибраһимов, М. Гафу- ри, пуристларга һәм пантюркистларга каршы чыгып, әдәби телнең гомум халык (гавам) сөй-әшә торган телгә нигезләнергә тиешлеген куәтлиләр. Монографиядә татар теленең камилләшүенә К. Насыйри, Г. Тукай һәм Г Ибраһимов керткән өлеш югары бәяләнә Китапның өченче өлешендә татар -еп белеме тарихына багышлаиг ан ике мәкалә һәм «1970—1980 елларда татар тел гыйлеме буенча әдәбият». «М. 3 Зәкиев хезмәтләре» дигән библиографик белешмәләр урнашты рылгаи. Татар тел гыйлеме — арәп филологиясе тәэсирендә X—XI йөзләрдә үк нигезе салынган тюркология фәненең бер өлеше М Каш- гариның атаклы «Төрки телләр сүэлеге»ндә үк болгар теленә беренче сыйфатлама бирелә. Аерым алганда, ул китергән мисаллар ук инде болгарларда, янәсе, чуваш теле тәэсирендә урнашкан ротацизм күренеше булган, дигән теориянең нигезсез икәнлеген Элеккеге Россия составына кергән төрки халыкларның телләре рус галимнәре тарафыннан да шактый нык өйрәнелгән, аларның хезмәтләре хәзер дә игътибарга лаеклы чыганак булып тора. XVIII гасыр ахырында Россия гимназияләрендә, училищеларда һәм семинарияләрдә «Татар теле» дигәч махсус фән кертелә башлый, шуңа бәйле рәвештә дәреслекләр, сүзлекләр, әлифбалар төзелә. Арада иң зур хезмәт булып аерылып торганы — С Хәлфиннең 1778 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Әлифба»сы Казанда университет ачылганнан соң биредә тюркологларның эшчәнлеге аеоуча кызыклы төс ала XX гасыр башында тагар телендә төзелгән дәреслекләр сан ягыннан нык ишәеп, сыйфат ягыннан да үзенчәлекле булып чыгалар «Октябрьдән соңгы дәвер әдәби телне, аның тарихын һәм диалектларын үзәкләштерелгән өйрәнү белән сыйфатлана».— дип билгели монография авторы Әлеге чорны тарихи яктан өч баскычка бүлег карарга мөмБеренчесе 1917—1939 елларны үз эчена ала. Аның иң мөһим факторлары— 1920 елда Татарстан автономияле республикасы төзелү, 1918 елда Укытучылар институтын Халык мәгарифенең югары институты итеп үзгәртү (1922 елдан — Көнчыгыш педагогия институты. 1934 елдан — Казан дәүләт педагогия институты). Бу елларда Ж Вәлиди. Г Ап- паров, Г. Ибраһимов. М. Корбангалиев, В. А. Богородицкий хезмәтләре татар тел гыйлеменең үсешенә зур өлеш кертә. Икенче баскыч—1939—1949 еллар. 1939 елда Татарстан Тел. әдәбият һәм тарих институты оеша: 1945 елда ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы составына кертелә; 1944 елда Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Сүзлекләр, мәктәп дәреслекләре басыла, мәктәптә 'уган телне укыту методикасы эшләнә Л Җәләйнең «Татар теле диалектологиясе» (1947) дигән зур хезмәте дөнья курә. Югары уку йортлары өчен татар теленең тарихи грамматикасы һәм әдәби тел тарихы курслары эшләнә. Өченче период 1950 елда тел гыйлеме буенча «Правда» газетасы үткәргән дискуссиядән башлана. Бу дәвердә татар тел гыйлеме үз эченә күл аспектларны алган, халык ихтыяҗларына җавап бирә алырлык алдынгы фән тармагына әверелә Татар һәм рус телләре буенча мәктәп дәреслекләре язуда, әлеге фәннәрне укыту методикасын эшләүдә тәҗрибәле укытучылар һәм галимнәр катнаша Сүзлекләр системасы, шул җөмләдән татар теленең өч томлы Аңлатма- ■ ы сүзлеге төзелә, тел гыйлеменең төрле өлкәләрендә махсус хезмәтләр языла. М Зәкиев бу хезмә*ләргә һәм алаоны язган галимнәр эшчәнлегенә гомуми күзәтү ясый, казанышларны чын күңелдән хуплый, ялгышларны күрсәтеп, аларны төзәтү юлларын Төп нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк. Мирфатыйх Зәкиевнең бу китабы татар халкының фән һәм культура үсешендә бүгенге көндә нинди үрләр яулаганын дәлилләп торучы янә бер хезмәт булып кабул ителә.