Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАМИЛ УСМАНОВ

ШАМИЛ УСМАНОВ ТУУЫНА 90 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН

Шамил Усманов — шәхес культы гаепсезтә һәлак иткән миллионнарча корбаннарның берсе Гомере өзелгәндә аның кырык яше тулып кына килә иде әле. Аны 1938 елны кулга алалар Казан кремле төрмәсенә ябалар Шунда ул көрәштәше, бик якын дусты Кариб Хәйруллин белән очраша. Икенче көнне үк Кариб Хәйруллинны күрше  камерага күчерәләр Ләкин стена аша хәбәрләшеп, ул дустының язмышын көн дә белешеп тора Кариб абый, Гражданнар сугышы каһарманы. Татарстанның прокуроры булып эшләгән вакытында гаепсезгә хөкем ителә һәм бик күп еллар үткәч кенә ерак-ерак җирләрдән ике аягын югалтып кайтты. Ул шуннан соң озак яшәмәде Шуны сизеп булса кирәк, белгәнкүргәннәрен түкми-чәчми сөйләп калырга ашыкты. Аның сүзләренә караганда, кремль төрмәсендә Шамил Усмановны башкаларга караганда да ныграк җәзалыйлар. Көн саен икешәр мәртәбә допроска сөйрәп алып китәләр ике мәртәбә сөйрәп китереп ташлыйлар Кайтканда ул гел аңын югалткан була Ни өчен нәкъ менә Усмановка шулай каныгуларын тәгаен гына әйтеп бирүе кыен Ләкин хәзер сталинчыларның «гаепне таныту» ысулын яхшы беләбез буйсынмаучылар җәза алалар Каршы торучыларга икеләтә җәза бирелә. Башкисәрләрнең гаебен күзләренә карап әй- түчеләр юк ителәләр Чираттагы доп рос лармын берсеннән ул да әйләнеп кайтмаска тиеш була Ләкин Шамил Усманов дошманнарына үзен үтертү шатлыгын бүләк ими. Гаепләү кәгазенә имза салырга дип бирелгән каләмне ул күзенә кадап үзен үзе үтерә Гаепләү акты астында Усмановның кулы юк Аның үлгән көне дә. күмелгән урыны да билгеле түгел Сталин хөкем иткән елларны Революция тарихын яхшы белүчеләрне беренче чиратта юк итәләр Ә Усманов шундыйлардан була. 1919 елның мартында аңа егерме яшь тулып узган гына була әле Шул вакытны хәрби комиссариатка язган хатында ул үзе турында болай ди «Февраль революциясен мин фабрика станогы артында каршыладым Бу революциягә мии беренче көннәреннән үк катнаштым. 1917 елның мартыннан большевиклар партиясе әгъзасы Большевик буларак, корниловщина көннәрендә гарнизон солдатлары арасында актив эш алып бардым Октябрь революциясе көннәрендә Сызрань совдепының председателе идем. 1917 елның ноябрендә һәм декабрендә Казан хәрби округы белән идарә итүче коллегия әгъзасы һәм Казан хәрби округ комитетындагы большевиклар фракциясенең председателе идем. Кызыл Армия тезелә башлаган көннәрне үк Сызрзиь шәһәрендә пулеметчылар отряды тәзедем һәм 1918 елның маенда шул отрядым белән Оренбург фронтына киттем. Тургай далаларындагы сигез айлык походларда үземнең батальон белән Актүбә фронтының сугышларында катнаштым» Ш. Усмановның ел ярымлык биографиясе шундый Революциянең гаять киеренке вакытында ел ярымлык биография дә япь-яшь егетнең дәртен, көчен, бөек революциягә тугрылыгын ачык күрсәтә дип уйлыйм Бу юлларны Ш Усманов шул вакыттагы хәрби көчләр комиссариаты Троцкийга яза. Оренбург фронтында сугышлар вакытлыча тынгач, ул татар полкларыннан гына торган бригада төзү уе белән янып иөри Татар бри гадасы төзү өчен югарыдан ризалык кирәк. Ризалык артыннан Мәскәүгә китә Монда ул төрле оешмаларга керә Ләкин үзенең хак лы булуына берәүне дә ышандыра алмый. Бу мәсьәләне хәл итәргә тиешле булган милләтләр эше буенча комиссар Сталин кабинетына керә алмый газап чигә Ләкин аңардан да ярдәм таба алмый. Ярсып, ачуланып, гаепләп яза ул бу хатын. Үтенми — таләп итә, зарланмый — гаепли Мәскәү оешмаларындагы бюрократларны исемнәре белән атын кемнең кем булуына карап тормый. ■Сезнең игътибарга хатка кушып бер еем язмаларымны салам Алар мин аи ярым эчен дә терле оешмаларга язганнарның уннан бер элеше генә Күпме к*ч түгелде аларны язганда. Реекомиссарларның һәм башка җитәкчеләрнең кабинет ишеген саклап күпме вакыт әрәм булды Эшнең формаль элешен рәсмиләштерергә генә дә күпме кәгазь завга китте Ләкин гел бер җавап алдым—Ашыкмагыз.— У гаи карамады әле — Мәсьәлә хәл ителмәде әле. Аста —өстәге оешмалар каршы килә, диләр Өстә —т Мәсьәләне астагы оешмалар хәл итәргә тиеш.— диләо Бик күп көткәннән соң, ишек бусагасын күп таптаганнан соң, ип. Сталин бүлмәсенә керәм Телдән барын да аңлатып бнрәм Язган кәгазьләремне күрсәтәм — Кетегез, тиздән республикагыз оешыр, анда хәрби бүлек төзелер Шул хәл итәр,— ди. — Иптәш Сталин.— дим аңа тәмам еме темне өзеп Хәзер ни эшләргә соң' Республика оешканны кетеп ятаргамы' Яэ җитү белән фронтларда тагын эш кайнап торачак бит Батальон җитәкчеләрен ул чак бернинди республика да фронттан кайтара алмаячак Ләкин ип. Сталинның милли мәсьәлә белән гомумән шөгыльләнәсе килми — Бу мәсьәлә урыннарда ачыкланырга тиеш. Аннан соң, ник миңа кердегез соң әле сез Иптәш Дзевалтовскийга — штаб начальнигына керегез — Мин анда булдым инде, ул сезгә җибәрде. дип әйтеп торам лабаса Кызыл Мэскәүдәге бу комиссариатта канцелярщина катмар-катмар булып чпчәк аткан Элек теләсә нинди галижәнабләргә керүе, хәзерге революцион комиссар з керүгә караганда, күл җиңелрәк булган» Менә шундый хат. Егерме яшьлек батальон командирының Мәскәүдә үз йомышы бар — татарлардан бригада төзү Бу гаять җаваплы кыен эшне ул үз җилкәсенә күтәрергә әзер Бераздан шулап булачак та Әмма Усмановны гемам чыгырыннан чыгарган нәрсә — бюрократизм. Сталин белән очрашуын ул бу кешегә карага яңа гына туган нәфрәтен яшермичә, балаларча беркатлылык һәм командир кискенлеге белен сөйләп күрсәтә 1 Кызык Усманов үз гомерендә йөзләрчә мәкалә яза. Бу елларны мәкаләләрдә «боек юлбашчы» исемен атау гадәткә керә бара Шамил Усмановның бер генә әсәрендә дә. бер генә мәкаләсендә де Сталин меме юк Киресенчә, 30 нчы елда язган «Тарих сере» хикәясендә ул илебезиеи киләчәгенә күз сала Киләчәктә партиянең абруе шул кадәр кимегән, имеш, башка на ком тар’нялэре аны бөтенләй сайга сукмый башлаганнар Партияләр арасында дошманлык башланырга тора Шул чак бөтендөнья вәкилләре җыелган зур залга В. И Ленин килеп керә һәм бетен мәсьәләне хәл кылып ташлый Ул ил язмышын да уңай як Ленин юлыннан тайпылуның фаҗи< всей Шамил Усманов 30 нчы елларда ук күреп ала Борчылуын кпнаҗез-нисеэ диярлек язып чыга. Усмановиың башына җитәр өчен тырнак астыннан кер эзләүчеләргә шул хикәя үзе ге нә дә җиткән булыр иде. Шул ук 1919 елны Усманов бригада төзергә рөхсәт ала. Үзе аның комиссары ител билгеләнә. Гражданнар сугышында зур шөһрәт казанган Беренче укчы татар бригадасы белән комиссар үзе сугышны башлап җибәрә Деникин гаскәрләренә каршы сугышларда катнаРәсми рәвештә дивизия комиссары званиесен алганда Шамил Усмановна 30 яшь була. Талантлар чын шәхес иреге булганда гына яши алалар... Ә Шамил Усманов бар яктан да талантлы кеше булган Беренче пьесасын ул 1919 елның январендә иҗат итә. Гражданнар сугышына багышланган бу пьеса революция тудырган яңа кешеләр турында безнең әдәбияттагы иң беренче драма әсәре булды Ул меңнәрчә мәртәбә куелып, авторына шул елларда ук шеһрәт китерде Илнең иң уңган, иң үткен, курку белмәс шәхесләрен юк итү чоры килеп җитә. Ш. Усмановна һөҗүм 1930 елда ук башлана. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бу очракта иң көнче, иң булдыксыз, иң карьерист кешеләр калкып чыгалар. С. Карагай - Матур әдәбиятыбызда Кызыл Армия һәм гражданнар сугышып исемле китабында Ш. Усманов әсәрләрендә төп персонажлар — зыялылар. Димәк, язучы революциянең төп көчләрен курми».— дип нәтиҗә чыгара Бу — язучыны политик чатаклыкта гаепләү иде. һөҗүм беренче адымнарын ясаганда әле С. Каратом да зур күсәк күтәрергә шикләнеп тора. Аннары ••Атака» журналында ул Усмановка багышлап эпиграмма ята. әдипне актуаль темаларга игътибар итмәүдә гаепли. Тагын сак кына нәтиҗә ясый Усмановка кборылыш авыр бирелә», ди Бусы да комиссарның политик яктан артталыгын күрсәтү иде ■ Атака» журналы 1932 елның 17-18 саннарында Ш Усмановка баш мәкалә багышлый Бу юлы гаепләүче вазифасын 3. Гали үти. Ул инде Усманов гаебен турыдан-туры «сыйнфый тотнаксызлык» дип билгели. Аны «Үзәк Комитет карарларын аңламауда, зарарлы демагогиясен дәвам иттерүдә» гаепли Безнең республикада репрессия башка төбәкләргә караганда иртәрәк башлана Дөресен әйтергә кирәк, бу яктан без коллективлашуны илдә беренче булып төгәлләгән кебек үк бик алда, планны арттырып үтибез. Г Кутуи һәм аның иптәшләреннән соң, һ. Такташ, аннан соң башкаларга газета-журналлар нахак яла яга башлыйлар Яла ягуларның нәтиҗәсен яхшы белгән әдип бу хәлгә чыдап тора алмый. Бер ялгызы нахак яла ягучылар белән көрәшкә чыта. Кем белә, бәлки, бу көрәшнең тиздән зур фаҗига төсен алачак репрессия күренешенә каршы көрәш икәнлеген һәм моның үзе өчен ни белән бетәсен яхшы белеп эш иткәндер Зариф Бәшири белән Садри Җәләлне яклап ул язучыларның Мәскәүдә үткән пленумында чыгыш ясый. Зариф Бәширине утыртып куйгач. 1937 елны «Комсомольская правда» газетасында «Чаян агуы» исемле зур. гаять дәрәҗәдә кыю мәкаләсен бастыра. Нахак бәла ягучыларның үзләрен халык дошманнары дип атый. Ләкин репрессия тегермәне әйләнә башлаган иде инде 3 Гали 3. Бәширине «аферист элемент», ди. ә С Җәләлгә бәя биреп, аны «совет властена элек тә. хәзер дә сәяси дошман лагерендагы кеше», ди Гаепләр өчен шул дәлил җитә. Ә аларны үлем кочагыннан йолып алырга тырышучы Усманов сыйнфый тотнаксызлыкта гаепләнә һәм Үзәк Комитет карарларына каршы килүче, куркыныч кешегә әйләнә. Усмановка һөҗүмнең икенче баскычында йөгәнне кулга Кави Нәҗми ала. Башта ул әдипнең «Лет ион юлы» әсәрендә политик хаталар барлыгын әйтә, милли чикләнгәнлектә гаепли. Монысы инде махсус әзерләнгән, шул заман өчен бик зур нәрсәдә гаепләү иде. Бу сүзләрен ул язучылар җыелышындагы докладында сөйли, йомгак ясаганда тагын бер кабатлый. Шул ук 1936 елны «Совет әдәбияты» журналында бастырып та чыгара, Шундый абруйлы җыелышта ташланган гаепне тикшерү өчен К. Нәҗми тырышлыгы белән комиссия гө- зелә. 1937 елны комиссия карары басылып чыга Анда («Совет әдәбияты». 4 сан) Шамил Усмановка дүрт гаеп ташлана. Татар халкының горурлыгы булган каһарманы, комиссар, җәмәгать эшлеклесе. талантлы язучы шул дүрт гаеп белән хөкем ителә. Юк итәргә ниятләгәндә кешегә нинди генә яла ягып булмый да нинди генә ахмаклыкны хакыйкать дип атап булмый. Игътибар итегез, менә алар: «1. «Сөембикә» журналы редакторы Сөләймановага пенсия ходатае булып йөрде. 2. Мин эсперантист дип. Төркиядәге әллә кем белән хат алышты 3. Кытай газеталарында эсперанто телендә мәкаләләр белән чыкты. 4. Әтнә районы колхозларында йөри. «Милли юлжурналында алар турында мәкалә язды». Шуннан стандарт нәтиҗә чыга: шпион Усманов югарыда күрсәткән «гаепләр» белән тулысынча килешә. Ләкин алариың һичнинди гаеп түгеллеген әйтә. Шамил Усманов игелекле, кыю. мавыгу- чан. җитез кеше була. Шул сыйфатлары аны заманасына каршы куюга сәбәп булды. Сталин заманы аны шәхес буларак изәргә, мәсхәрәләргә, горурлыгын үтерергә тырышты. Аны үтерделәр. Ләкин зур шәхесне шәхес итә торган бер генә сыйфатын да үзгәртә алмадылар. Ул кыю. гадел кеше булып үлде! 90 еллык юбилее көнендә без аны зур язучы. танылган җәмәгать эшлеклесе, Гражданнар сугышы каһарманы итеп искә алабыз, безнең халык арасында да культка каршы торырлык батыр шәхесләр булган дип. горурланып сөйлибез