Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘТИҖӘ БУЛЫРМЫ?

Биш та бер дә тартынып-нитеп тормыйча, шуны икърар итәргә тиешбез башка терки телдә сөйләшүче халыкларныкына караганда безнең татар теле алфавиты һәм орфографиясе иң буталчы» ы иң пешеп җитмәгәне Андагы күзгә ташланып торган кимчелекләрне бетерү, камилләштерү зарурлыгы турында бер кабынып бер сүрелеп менә инде илле елга якын сүз бара Бу турыда газета-журнал битләрендә йөзләрчә мәкаләләр басылган. Татарстан хөкүмәте Верховный Советы КПСС өлкә комитеты исеменә дә шул ук күләмдә хатлар гаризалар, шикаятләр килгән Ә инде татар радиосы редакциясенә килгән хатларны санап бетерерлек тә түгел Бу мәсьәлә соңгы вакытта тагын да дөрләп китте Сәбәбе билгеле — хәзер милли мәсьәлә милли мөнәсәбәтләр партия һәм хөкүмәтебезнең кичекмәстән хәл ителеогә тиешле булган үзәк бурычларының берсенә әверелде Аны читләтеп, күрмәмеш-белмәмешкә салынып үтеп китәргә маташу зур хата булыр иде Безнең матбугатта да бу мәсьәләгә урын бирелә башлады ләкин шунысы гаҗәпләндерә ни сәбәптәндер татар теленең торышы, язмышы, аның язылышындагы кимчелекләр турында кайгыртучы, борчылучы галимнәр, татар теле белючләре күп санлы укытучылар, укучылар үзләренең аһ-зарларын татар телендә чыга торган газета-журналларда түгел, рус телендә чыга торган ■ Советская Татария -Вечерняя Казань газеталарында бастыралар Димәк, рус телендәге матбугат органнары татар теле турында кайгыртучанлык күрсәтәләр, ә үзебез- нексләр бу мәсьәлә турында ачыктан-ачык хакыйкатьне ярып салып сөйләшүдән шүрлиләр Дөрес. Социалистик Татарстан газетасы укучыларның кайбер хатларына урын бирә, ләкин бу чыгышларда төп мәсьәләләр күтәрелми. аларныи күбесенә татар радиосының Тел күрке сүз- редакциясе дә җавап бирер иде Бер генә хат— Йосыф Җимангуловның алфавитыбызның зәгыйфьлеге турында күз яшен тамызып язган мәкаләсе генә игътибарга лаек (-Социалистик Татарстан-. 1988 ел. 13 март саны) Ул да моңарчы язган йөзәрләгән автодоар шикелле, бер генә мәсьәләгә туктый ни өчен безнең алфавитыбызда саф татар авазлары К F тартыкларына һәм ярымсузык w авазларына әлегәчә урын бирелми7 Дөрес сорау Нәкъ менә шушы ике хәреф турында илле елга сузылып киткән сүз бара да инде Дискуссия дә түгел, бәхәс тә түгел, бер яклы гәп бара Матбугат битләрендә чыгучыларның берсе дә моңа каршы түгел Андый хәрефләр әлбәттә, кирәк бик зарур, дип чыгалар Ә нигә соң. руслар әйтмешли, йок менә инде илле ел буена, арттан ничаклы этсәләр дә. үз урыныннан кузгалмый7 Нигә бу киртәне һич гә үтеп китә алмыйбыз7 Нигә ачык ишекне бертуктаусыз шакыйбыз' Шул хәтле каты калын кабыклы чикләвек микәнни соң бу К. F Моны аңлату өчен илле ел артка чигенеп, татар теле орфографиясенең һәм әлифбасының рус графикасы нигезендә ничек, нинди шартларда кабул ителүенә күз ташларга кирәк Латин графикасына нигезләнгән, әмма элекке гарәп графикасындагы авазларны һәм орфографиясен тулысынча диярлек саклап калган рәвештә безнең язу халыкта җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерелгән ныгыган иде инде Ләкин кинәт югарыдан күрсәтмә төшә русча графикага күчәргә’ Бу турыда Сталинга тизрәк рапорт бирү өчен һәр төрки милләт ашыкпошык, кабалана-кабалана. үзара һич тә киңәшләшеп фикер алышып тормастан. үзенең алфавитын, орфографиясен төзи башлый. Милләтара алфавит орфографияне бер калыпка китерү—унификацияләү турында сөйләшергә вакыт юк Һәркем үзе белгәнчә рус алфавитына үз милләтендә генә булган авазларга өстәмә хәрефләр уйлап чыгара Нәтиҗәдә, элек үзара иркен генә укыла торган төрки телләрдәге әдәбиятларны укый алмый башлыйбыз—татарлар башкортчаны башкортлар татарчаны Б Татарстандә рус графикасы нигезендә яңа алфавитны һәм яна орфографияне аэерләү комиссиясенең башлыгы итеп тел белгече М Фазлуллин тәгаенләнә Бу комиссия составында Фазлуллин тәкъдиме белән кертелгән һәм көнбатыш татар (мишәр) диалектында сөйләшүче тагын берничә кеше була |Л Җәләй X Бади- гый һ. 6.) Проектны хәзерләүдә болардан тыш. М Корбангалиен Ш Рамазанов та катнаша Фазлуллин эшнең башында ук татарлар өчен К. F хәрефләре кирәк тү- I гел чөнки татарда мондый авазлар юк, алар К Г авазларының си.телер-сизелмәс әйтелә торган нюанслары гына ди Аныңча -Ж һ ләрне дә аерым хәрефләр белән I билгеләү кирәкми, алар бераздан соң барыбер югалачак Һ — бөтенләй татар авазы I түгел, ул безгә гарәптән кергән димәк, дини аваз. Бер нәрсә дә үзебездән өстәп-нитеп тормыйча, рус алфавитын үзгәрешсез тулаем кабул итәргә кирәк дип чыга М Фазлуллин (-Яңа алфавит турында Совет мәктәбе- 7 сан 1938 ел: М Фазлуллинның проекты киң җәмәгатьчелек арасында ачык ризасызлык тудыра. каты тәнкыйтькә алына, шуңа да карамастан аның проекты ТАССР Верховный Советының 1939 ел. 5 май Указы белән раслана һәм 1939-10 уку елыннан башлап кочкә керә Ләкин күп тә үтми, бу алфавит һәм яңа орфография кагыйдәләренә каршы күпчелек укытучылар күтәрелеп чыга Алар бигрәк тә. әлеге дә баягы К. Г авазларына алфавитта урын бирелүен таләп итәләр Сузыклар арасында килә торган В хәрефен у. ү белән алмаштырырга кирәк диләр Гәп зурга киткәч бу мәсьәләне ниһаять, хәл итү өчен. ТАССР мәгариф комиссариаты 1940 елның июлендә махсус фәнни конференция чакыра Ләкин анда баш докладчы, бу хәрефләрнең дошманы шул ук Фазлуллин була Күпчелекнең фикеренә колак салмыйча, докладчының элекке ■ концепциясе- үзгәрешсез кала (А Камский Тел конференциясенең кайбер йомгаклары' Совет мәктәбе > 6—7 саннар 1940 ел) • Ватан сугышы елларында К. F очен көрәш вакытлыча тукталып тора Сугыштан соң. фронттан кайтып югары уку йортларын тәмамлап чыккан фронтовик укытучылар. тел белгечләре инициативасы белән бу мәсьәлә тагын кузгатыла 1954 елның январенда бу хәрефләрнең язмышын хәл итү очен. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел. әдәбият тарих институтында тагын да зуррак фәнни конференция ачыла, ул бик кызу, темпераментлы рухта үтте Чыгышларда фикер алышуларда ялкынлы нотыклар сойләп кырыкка якын кеше — галимнәр тюрколог тар язучылар, журналистлар, укытучылар бер-бер артлы чыкты Вәли ага Хангил>>дин Хатип ага Госман, М Зәкиев. Н Фәттах. Ф Месэгыйт. Г Хәбиб. Л Яфаров Р Нә- фыйков һ б лар барысы да' әлеге К. F авазларына алфавитта мостәкыйль урын бирелергә, чын төрки авазларын белдерүче һ. Ж Ө. Ә хәр» фләрен мыскыллап ал фавит ахырында түгел, ә үзләренең традицион урыннарына к .и тарырга кирәк ДИ1 чыктылар Иң соңыннан сүз алган Фазлуллин үзенең элекке карашларын яклап тагын нотык сөйләде - К,. Г белән К. Г авазлары арасында аерма юк диярлек К. F авазлары искелек калдыгы, алар татар телендә мөстәкыйль фонемалар түгел Без ал арны шуңа күрә дә алфавитка кертмәдек алып ташладык. хә:и-р бездә гырлап торулар бетеп бара, бу гырлауны тизрәк бетерергә кирәк (-Совет Татарстаны- 27 февраль 1954 ел» "Совет мәктәбе 3 сан. 1954 ел) Хәтеремдә, шунда бер укытучы Фаллуллинга каршы ярсулы тавыш белән болай диде - Диктант иншаларда, гомумән үз язуларында безнең укучылар нәкъ менә шушы К. F булмавы сәбәпле бик күп хаталар ясыйлар Менә монда чыгып бу авазлар фонема ш хәреф тә түгел, дигән профессор үз гомерендә мәктәпләрдә шушы алфавит орфография буенча берәр дәрес укытканы бармы икән ’ Гомумән мәктәпләрдә булганы юктыр аның ә йомшак урындыкта утырып алар бе иген телебез язмышын хәл итмәкчеләр Атарга бу авазлар бармы юкмы кирәкмг кирәкмиме барыбер Ә менә безгә. татар теле укытучыларына, барыбер түгел безнең очен бу бик мөһим мәсьәлә ■ Фазлуллин 6v нотыгында татар исем фамилияләрендә һ Ж н. О 3 хәрефләрен кулланмаска Миннуллии. Аглнмон ХаДеев Жаудат рәвешемдә изарга кирок дип тә сөйләде Ул мондый фикерлареи -И В Сталинның тел гыйлеме буенча хезмәтләре нигезендә орфографик грамоталылык өчен көрәш- дигән мәкаләсендә үк бәян иткән иде инде (әлеге конференция материаллары җыентыгы 69 бит) Киңәшмәне ялын баручы Мөхәммәт ага Гайнуллин йомгаклау сүзендә б.сыи дид. -Күпчелек иптәшләр К Г авазлары өчен аерым хәрефләр кирәклеген яклап чыктылар без бо- лярдан тиеш н НйТиҗалор ясап алфавитны һәм орфографияне камилләштерергә тиешбез- I Сонет Татарстаны- 27 февраль. 1954 ел) Л»КЙН бернинди дә камилләштерү үзгәртү булмады йок тагын үз урынында калды Шушы ук көннәрдә бу фикерне хуплап -Совет Татарстаны- -Совет әдә- бияты" «Совет мәктәбе- битләрендә дәлилле һәм җитди мәкаләләр басылып чыкты (Р Шакирова В Хангильдин Н Фәттах. М Гыймади. А Тохфәтуллин һ б ) Мәкалә авторлары бертавыштан уртак фикердә булалар • Кайберәүләр К, Г мөстәкыйль аваз түгел, татарча фонема түгел, бары тик К. Г ләрнең вариантлары гына- диләр, җәмәгатьчелекне шуңа ышандырырга тырышалар Дөрес К. F авазлары татарларның көнбатыш (мишәр) диалекты өчен чыннан да фонема түгел Ә бит безнең татар әдәби теле бу диалектка түгел урта диалектка, ягъни Казан арты сөйләшенә нигезләнә Димәк К. F язуда тулы чагылышын табарга тиеш Ләкин безнең кайбер телчеләр аеруча гамәлдәге алфавит һәм орфографияне төзүдә катнашучы күпчелек әлеге диалектта сөйләшүчеләр, бу хакыйкатьне кире кагалар яки аны аңламамыш- ка салыналар, гасырлар буе формалашкан әдәби әйтелеш нормалары белән бик үк исәпләшмәс уендалар- (-Совет әдәбияты-. 3 сан. 1954). Ә бит танылган тюрколог галимнәр Дмитриев. Баскаков Севортян Серебренников бу турыда электән үк кисәтеп килделәр Мәсәлән. Дмитриев үзенең -Происхождение казанских татар* хезмәтендә болай дигән иде: «Татар теленә төп ориентир яки база итеп нәрсәне исәпләргә'1 Әгәр база итеп мишәр диалектын алырга икән — ул чакта К Г авазлары фонема булып саналмыйлар Әгәр инде Казан диалектына ориентация ясарга кала икән, ул чакта бу авазларны язуда билгеләргә кирәк булыр Бу мәсьәләне өр-яңадан күтәрергә һәм шундый таләп куярга кирәк ки. бу таләпнең максаты татар әдәби теленә ныклы фәнни характеристика бирү булсын» К. F хәрефләре өчен көрәш моның белән генә бетми Аны яклап чыгучылар күбәйгәннәнкүбәя бара 1957 елда Казан Тел. әдәбият тарих институты галимнәре- нән М Гайнуллин (председатель) Латыйф Җәләй. Каюм Сабиров. Хәләф Курбатов составында янә дә эшче комиссия оештырыла (Бу составтан бүген X Курбатов кына исән һәм ул минем бу язмаларны раслый ала) Комиссия җиң сызганып эшкә керешә һәм бераз вакыттан соң үзенең проектын тәкъдим итә Анда моңарчы тәнкыйть ителгән алфавит, орфография җитешсезлек- ләре хисапка алына, беренче чиратта әлеге дә баягы К. F авазлары өчен, ниһаять, аерым урын бирелә Бу проект турында аны хуплап республика газета журналларында Уфада татар телендә чыга торган «Кызыл таң« газетасы битләрендә фикер алышулар була Проектны тикшерү өчен тагын да бер киң киңәшмә уздырыла Анда катнашучыларның барысы да бу проектны хуплыйлар X Рәхмәтуллин җитәкчелегендә тагын Хөкүмәт комиссиясе төзелә ләкин аңа тагын күпчелек К, F дошманнары керә Гаҗәп түгел, бу комиссия 1960 елның 22 февралендә өметләнеп көтеп торган кешеләрнең башына салкын су аударгандай, көтелмәгән карар чыгара: яңа проект, шул җөмләдән Ң, F Я Ю Щ. Ц. Э авазлары турындагы яңалык безнең максатка туры килми икенчедән, хәзерге алфавитны һәм орфографияне үзгәртсәк. моңарчы күп санда басылган китапларны яңадан бастырырга кирәк булачак Хәрефләр санын арттыру аларның санын кырыккача җиткерүе момкин болар исә аларны үзләштерүне кыенлаштыра полиграфиядә кирәкмәгән расходларга алып бара Бу -искитәрлек дәлилләр-нең мәгъиәсезлеге башта ук күренеп тори иде Беренчедән. соңгы проектта алфавит һәм орфографияне баштанаяк үзгәртү, реформа ясау турында сүз бармады, кайбер үзгәрешләр кертү турында гына сүз барды К. Г хәрефләрен булдыру, рус алфавитыннан көчләп тагылган Я. Ю. Щ. Ц. ъ. ь хәрефләрен чыгарып ташлау гына күздә тотылды Чыннан да. бүгенге көндәге «Татар теленең орфографик сүзлеге нә күз салсак, шуны күрәбез анда Щ хәрефе астында нибары 4 сүз теркәлгән, барысы да русча шел. щетка, щи Ц хәрефе астында да бер генә татарча сүз дә күренми Икенчедән. К F кабул итсәк, ъ. ь хәрефләре үзеннән-үзе кирәксез булып төшеп калачак (сәгать — сәгәт тәнкыйть — тәнңит» һәм киресенчә полиграфия материаллары экономияләнәчәк Өченчедән, һәмзәле сүзләрдә элекке диакритик билге (апостроф, тискәре өтер) урынына артык һәм бөтенләй урынсыз э хәрефен язу да экономиягә алып бармый Иң аянычы, бу артык көчләнеп, уңайсыз, тискәре ассоциацияләр тудыра мәсәлән, тәэсир сүзе яки яраткан шагыйрәбез Энҗе Мөэминова фамилиясе шундый Билгеле. Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге Хөкүмәт комиссиясенең мондый мантыйксыз - дәлилләре- берәүне дә ышандырмый Киресенчә, учакка кәрәчин сипкәндәй була Шунлыктан әлеге бичара хәрефләр өчен көрәш фронтының сызыгы да киңәя — бирешәсе килми халыкның Тагын редакцияләргә, хөкүмәт партия органнарына күпләгән санда хатлар, гаризалар шикаятьләр, үтенечләр ялварулар ява башлый Татар теленең алфавитын үзебезнең әдәби телгә туры китереп камилләштерү иң беренче чиратта К. F авазлары өчен махсус хәреф булдыру өчен ярты гасырга сузылган нәтиҗәсез көрәшнең кыскача тарихы менә шул Фазлуллиннар. Җәләйләр Рәхмәтуллиннар тырышлыгы белән «ижат» ителгән бу баткаклыктан без әле дә котыла алмыйбыз Ишетүебез буенча, бу төенне чишү максатында изге ният белән инде тагын да бер комиссия тезелгән икән Шуңа күрә, сүзне йомгаклап конкрет тәкъдим әйтәм Минем фикеремчә, хәзерге алфавитыбызның иң ахырында урнашкан саф татарча авазларның э. ә е. ү . ж . Ң. һ яңа алфавитыбызда үзләренең дөрес урыннарын алырга тиешләр Ягъни яңа алфавитта ч артыннан ж. и артыннан э һәм ә. у артыннан ү. г дән соң г белән һ. к дан соң ң. и дан соң ң, о дан соң ө булырга тиеш Ә инде безнең телдә булмаган, рус теле һәм халыкара телләрдән кергән алынмаларны язуда кулланыла торган ц, щ. я. ю, ъ. ь хәрефләре яңа алфавитыбызның иң соңында «өстәмә хәрефләр» дип. алфавитка кушымта рәвешендә ялганырга тиеш дип уйлыйм Телебездә илле ел буе яшәп килгән парадокс (әдәби те-i — Казан аргыныкы. ә орфография һәм алфавит көнбатыш диалектныкы) ниһаять төзәтелергә тиеш