Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иске елны озатканда...

Камил Мостафин

Без кирәк!

Реакторны янгын чорнаганда, янганкөйгән чакта тал-тирәк,— утка керүчеләр белән бергә әзер булучылар — без — кирәк. Тукай моңын безнең туган якта үз иткәндә һәрбер саф йөрәк. аның олы, биек кояшыннан ялкын алучылар — без — кирәк. Тормыш бара гаҗәп эшләр аша, без яшибез җирдә бик теләп. Безгә якты, гүзәл тормыш кирәк, ә аңарга, дуслар, без кирәк! Кешеләр Омтылышлар, кичерешләр, талпынулар! һәркайсысы шундый гаҗәп, шундый хәтәр! Күкләр ерак булган чакта, биеклеккә безне таулар, самолетлар күтәрәләр. Без сулыйбыз, без уйлыйбыз, без көләбез,— без үсәбез,— кыен булса була хәлләр. Көчебезне, үзебезне кызганмасак, югарыга безне эшләр күтәрәләр. Таң җилләре алып китсә сүзебезне, төсебезне кар сулары юса әгәр,— тын калдырып, моңландырып туган якны, чор алдында безне җырлар күтәрәләр. Ике давыл арасында җилкән бар. Ике сагыш арасында иркәм бар. Ике кайгы арасында өмет бар. Ике куркак арасында егет бар. ft Теләсәң нишлә — утка, гүргә кер.— ә тетрәтә безне моң һәм сер! Кеше эзли серне китаплардан, эзли аны, кереп кинога, ана кемдер жуйган хатларны бир һәм карашы тонне бир аңа. Детективта герой сәер булсын, ә сораулар булсын бер капчык, гаҗәп хәбәр бу кын. әллә кемнәр читтә йөрсен, көлеп һәм качып... Ә моң,— бу дөньяның ин зур сере.— үзе таба безне һәрвакыт, тоеп була аны. җырлап була, ләкин кайчак булмый аңлатып. Гади хисне ул мәхәббәг итә. хатны әйләндерә повестькә. кайгылы да кайчак, яңгырлы да,— ә күтәрә — күккә, гел өскә! * Сабый кыз уенчык көтә. Кәләш - туй һәм йөзек көтә. Хатын — акча һәм мал көтә. ...Әби карчык хатлар көтә. Ф Түлиләр алкыш белән. Түлиләр алтын белән. Әллә кемнәр түләп куя Намус я акыл белән. Әхмәт Гадел Тормыш төсе - Бер генә төсне яратам мин тормыш төсен...— Диде гүзәл, серле генә елмайды да. «Бер генә төсне яратам мин...» Еллар үтте. Мин дә үттем еллар буйлап. Горам хәзер чиксез дәрья-гомер ярында мин Бер генә төсне яратамын. Бары бер төс- Яшел үлән. Елга. Язгы дөнья... Яшендә дә күрәм хәзер тормыш төсен! Тылсым тулы киңлек төсен, серле төсне. Бабаларым күзендәге өмет төсен... яратам мин' Гариф Ахуновка Кич. Эңгер. Елга суының саллы агышы... Су буендагы урманның татлы сагышы... Мин. Хисем. Моңлы авазым: — Әй-һәй. урманым! — Яшьлегемә багышланган гиңсез корбаным! Җавап кайтар бер сада... юк, кайтмас аваз! — Талгын суда агып киткән чәчәкле шат яз!.. Хозер Ильяс учаклары, Болгардан сәлам... 1 Йөгерә-йөгерә карлар буйлап, сүз эзли каләм... Шул вакыт шатлык күңелдә: уянды урман, һай-һайлап шауларга башлады — куан! Ярларда уянды кешеләр — яңгырый аваз: Тәүерләр. хәзәр, команнар... болгар вә суаз... Бастылар бармак очына әнә камышлар — һәммәсе дә иске белеш, якын танышлар... Уянды күк. Тәңре аты биеде ялтйолт... Күзем ачтым. Күз алдымда ап-ак Идел-Йоот! Ат МОНОЛОГЫ Бәйлә, авызлык каптыр! Без кыйналган мең тапкыр! Без туралган, чәйнәлгән... Ләкин шушы ачы җиргә йөрәк белән бәйләнгән. Картлар сүзе Авыр... Дөнья көтүләре авыр!.. Сулар гизгән олы корабтай бул кодрәтле. филдәй бул сабыр!.. Хозер Ильяс учаклары, Болгардан сәлам - яз. нәүруз аенда яисә ташу акканда, салчыкларга ягып, суга агызган учаклар — Кара диңгез буенда калган болгарларга җибәрелгән иминлек хәбәре. Рәис Риян Иртәнге уйлар Дөнья мәңгелек сәфәрдә. Кайнар агымнар көчле. Авыз ачып торсаң. тормыш Таптар да китәр төсле. Тасма юлларда хәрәкәт — Тоташтан чылбыр кебек... Төчүче халык ашкына Мәйданнарга гөр килеп. Җирдә җилләр, суда дулкын Хәвефкә әверелмәсен Җанфәрман чаба машина... Кояшка бәрелмәсен! Дивана Вәсимә Хәйруллина Озату Аяк асты — чуар яфрак келәм. Елга читләренә боз ката. Авыл башларында, яулык болгап. Җиткән кьгзлар солдат озата. Яулык чите белән сабыр гына Күз яшьләрен сөртә аналар, Ана кулы җыйган'рюкзак белән Армиягә китә балалар. • Монда калсын җыяр ризыгың, дип. Тешләп кит. дип. ипи сыныгын». Сөя әби. үрелеп, җилкәсеннән Бер метро озын оныгын: Онык китү әби күңелендә Күпме хатирәләр уята... ХаТын-кызлар гомер буйларына Солдат көтә, солдат озата. Я7 Сикереп торыгыз, яшьләр, Гичрәк чыгыгыз, картлар. Күрегез, Дивана юкә аркан ишкән. Әнә күрегез, дивананың Чыбыркысы да тора шартлап. Аркан белән күлне күккә асам, ди ул. Чыбыркысы белән кайнар җилне куа. Күлнең суын алып. җиң сыланып Чүлнең комын юа. Комга җан әрәм. ди. Дымга гарык итеп. икмәк үстерәм. ди. комда. Гаҗәп зирәк икән дивана. Сихерләндем, сокландым мин аңа. Тормыш сыный Улым белән берчак автобуста Чөкердәшеп, көлеп барабыз. Шунда безнең сүзгә кушылып китте Алгы рәттә барган бабабыз. Керфек очларына моң утырган. Озын кашлар төшкән салынып. Сабыемның башын сыйпады да Сүнгән учак китте кабынып: — Минем дә бар синең кебек онык.— Йөзе китте аның яктырып. Таныш түгел бабай күзләреннән Кайгы аша чыкты яктылык. — Әйбәт укый, әрифмитикәне Су шикелле эчә. валлаһи! Үзе шаян, үзе бик ягымлы Әй. яратам шуны, илаһи! Сагынырмын инде оныгымны. Интернатка китеп барышым..— Күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә Читкә борды бабай карашым. Минем балам сүнгән бу учакны Бер мизгелгә генә яндырды. Бабай моңы хәзер барыбызны Урап алып өнсез калдырды. Оныклы һәм уллы бу ятимнең Иңбашлары китте калтырап. Сүз тапмадык аны юатырлык. Улым тәмам калды аптырап. Нәрсә диеп аңа аңлатырга Муллык, байлык чоры бәласен? ...Юклык белән түгел, барлык белән Сыный тормыш адәм баласын. Фарсель Зыятдинов Җаның бармы, дип сорыйсың... Җанын бармы, дип сорыйсың. Чумсам кайчак үз дөньяма... Андый чакта минем хакта Әллә ниләр син уйлама. Бар ул. бар ул — минем җаным. Я па да ул. кея дә ул Елый белә, көлә белә. Онытылып сөя дә ул. Бер карауда чишмә кебек Салмак кына ага уйнап. Ак күңелле кешеләргә Сулары пакь, сулары саф. Бер карауда, вулкан кебек. Ут һәм ялкын гына өрә (Андый чакта ераграк йөр — Миңа якын килә күрмә!). Кайчак, кимсенүдән ярсып. Төннәр буе уттай яна... Җаның бармы, дип сорама.— Шул чак... бул син аңа дәва! Җирдә без. белсәгез. Гадидән гадиләр. Шулай да безне бит һәркайда таныйлар Йөзәбез алдагы Ярлар|а без карап. Ярабыз дулкыннар Гомребез нәкъ кораб. Сорарсыз, бәлки, сез «Эзегез калдымы?» Сез үткән юлда хет Бер маяк яндымы*'... Эчкерсез кеше тик Болай дип сорамас Гадиләр померен Җиңел дип уйламас Кара син Иделгә. Уйныймы дулкыннар? — Уйныйлар... Шулай шул. уйныйлар. Ә баксан. юк жил дә. Дулкыннар, куышып. Чабыша Иделгә.— Кузгалган бит алар Корабның эзеннән... Ә кораб күптәннән Офыкка күмелгән... Әзһәр Га би ди Әнкәй Юлыксам мин начар дуска. Бирешмә, дип. авыр хискә. Әнкәй мина киңәш итә; Ә үзе уйлана бик тә. Ә үзе уйлана бик г.».. Юлыксам бәла-казага Үзеңне, дип, җәфалама. Әнкәй мина киңәш итә; Ә үзе борчыла бик i 1 Ә үзе борчыла бик тә. Сизсә минем абынганны, Кһалтма. дип, дәрт дәрманны. Әнкәй юатырга тели; Ә үзе ут йотып йөри. Ә үзе ут йотып иөри. Начар дустан ераклашсам. Абынганда торып бассам. Ул миннән дә нык шатлана: Шушы сүз мен кабатлана Ялгышыңны кабатлама. Ялгышыңны к..- -I 1ама!